Latin

Җаным Тыныч Булсын Кабердә

Süzlärneñ gomumi sanı 1379
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 855
43.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Поэма
Исемдәсең.
Истән чыкканың юк, -
Аксаклаган күрше карчыгы.
Йөзьяшәрсең кебек иде миңа...
Өелгән тау - кабер балчыгы.
Алпан-тилпән атлап, таягыңа
Йөрер идең җайлап таянып,
Әллә кайчан булганнарны сөйләп.
Күргәннәрең бигрәк аяныч...
Синең Хәтирәләр онытылган, -
Тыңлавымдыр булган чамалы.
Гафу ит син, Әби, сине жәлләп
Грамм күз яшем дә таммады.
Яшь чак иде.
Уйлый белмәгән чак.
Мәшәкатьле иде көнебез,
Бала елавына биш уянып,
Үтәр иде озын төнебез.
Тамак төбе белән сөйләр идең,
Французларча.
Сүзкәйләрең колак төбемдә...
Түгел.
Тирәндәрәк.
Онытылмый торган
Нечкә җирдә.
Күңел түрендә...
Төссез яулыгыңа тыга-тыга
Агып чыккан көмеш чәчеңне
Әйтер идең: «Кызым, син тагын тап,
- юк бала бит инде...»
Күргән саен шуны кабатладың,
Ялыктырдың бераз, билгеле.
Туктамадың, беренчесеннән соң
Тагын тапкач.
Инде икене.
«Бер бала - юк бала.
Ике бала - бер бала...»
Минем өчәү - ике буламы?
Әллә егермегә торамы?
Нигә берне юкка исәпләдең?
Сорамадым синнән, Әбекәй.
Сөеп туя алмас дидең микән, -
Балалар бит бигрәк тәмлекәй...
Әллә алдан күреп бердәнбернең
Оясыннан очар чакларын,
Мине ялгыз ана язмышыннан
Син үзеңчә шулай сакладың?
Әллә берне артык иркәләрсең,
Ирсетерсең мактап, дидеңме?
Иркәләдең, олы йөрәгеңне
Җиделәргә бүлеп, җидеңне...
«Бер бала - юк бала...»
Үлсә-нитсә,
Кемгә таянырсың, дидеңме?
Кемгә сыенырсың, дидеңме?
Бер кешене алыштырып булмый.
Югалтуның урыны буш килеш
Кала йөрәгемнең бер җирендә, -
Ул һаман юк миңа,
Юк килеш...
Алыштырып булмый.
Син дә моны
Белгәнсеңдер. Гомер кичереп...
Син дә юксың.
Синең кебек тә юк.
Мин дә киттем аннан күченеп.

2
Бер бала - юк бала...
Өч катлы өй,
Гаражында ике машина.
Биш бүреге. Яхшы, норка инде,
Бер кадерле асыл башына...
Өе тулы җиһаз.
Кыйммәтледән.
Үзе дә шул җиһаз шикелле.
Йөз буялган.
Яшерелгән яше...
- Сез бигрәкләр, ханым, сөйкемле!
Бала үскән.
Бер сакаллы сабый.
Ирнең үз дөньясы. Бикләүле...
Ни тота соң,
Ниләр якынайта,
Бу өчәүне, әллә икәүне?
Өй өч катлы, -
Кайтып югалалар:
Юк бала да, ир дә, хатын да.
Җитеш дөнья көтә бу кешеләр,
Без хәерче алар янында.
Тырышалар
Бер «юк бала» өчен
Тагын йорт төзергә йөриләр,
Әллә нинди зур эш майтаргандай
Әй, зур итеп аны сөйлиләр...
Әй, җыялар, туймас нәфесләрен
Тыярга да хәтта уйламый.
Җыйган саен җитми,
Мескенләнеп:
- Акча юк! - ди алар,
Оялмый...
Дөрес.
Мескен алар.
Күңелдәге
Бушлыклары бирми тынгылык.
Шул бушлыкны тутырырга теләп
Җиһаз җыя алар туктый алмый..
Өй төзи...
Ун бала торырлык...
... Мин дә төзим.
Җыям...
Сатып алам
Сумка-сумка ризык.
Киемнәр...
Ямап кидергән юк,
Кәмсетерләр...
Байлар күп бит хәзер, көлерләр.
Әй, Әбекәй, синең заман түгел,
Дүрт бала да хәзер - күп бала, -
Халкы кими, киләчәге өчен
Илем куркып кына тын ала.
Үзем өчен тапкан балаларым
Кирәгрәк хәзер илемә,
Тумас борын илнең бюджетыннан
Алар өчен акча бүленә.
Демографик хәлне яхшыртырга
Хатын-кызлар чыкты ярышка.
Бала табу - хәерчелек түгел.
Корылган ул хәзер табышка...
Ә синең сүз һаман дөрес, Әби:
Бер бала - юк бала.
Аз акча...
Ярый әле мәхәббәттән туып,
Ана куенында наз тапса...
Аннан бала саен акчаларның
Ага башлый ничә төрлесе:
Биш балага - медаль,
Ун баладан
Газельләрдә генә йөрисе...
Киң күңелле, бала җанлы безнең
Түрәләргә куям сокланып.
Сөюдәнме, акча исеннәнме:
Тормас яшьләр хәзер «сакланып»...
Табарлар да, тутырырлар инде
Ил бушлыгын.
Демография...
Бала акчасын алып, эчеп ята
Медаль тагып кайткан Сафия...
Сафиянең акча җимешләре
Приютның баскыч төбенә
Барган, диләр, качып инәсеннән
Көзнең бер караңгы төнендә...
... Мин дә җыям.
Ашасыннар димен
Витаминнар - алма, апельсин.
Әй, сөямен...
Бала күңелләре
Йолдыз булып җиргә атылсын!
Акча җиткерәлмәм.
Назым җитәр.
Өй дә төзеп булмас сезләргә.
Көч бирермен.
Үз йөрәгең белән
Яшәр өчен җитәр түзәргә...
Гомер бирдем сезгә.
Шул гомерне
Яшәгез төкерми йөземә...
Сезнең өчен яшәр, төзер хәл юк.
Үземнеке җитте үземә...
Минем дүртәү, Әби...
Дүртесе дә
Йөрәгемә бердәй кадерле.
Тик йөрәгем көнгә дүрт сызыла.
...Килдем әле.
Күрдем әле синең каберне...

3
Өзеләм-өзеләм диеп
Төтен чыга
Морҗасыннан бер карт ызбаның.
Үткән саен карап,
Сынап үтәм:
Сирәк кенә ут кабызганын.
Сирәк кенә торып кабызган ут
Яктыртмый да.
Тонык ничектер...
Чаршаулары каткан,
Юылмаган, -
Шуңа тонык төсле электр.
Бу ызбаның гөрләп торган чагы
Хәзер түгел инде,
Электер.
Элек идән тулып йоклап яткан
Балаларны атлап син аша
Таңда эшкә ашыгыр ана идең.
Элек башка идең син, башка...
Җегәрлегең белән таң калдырып,
Биш балаңны карап үстердең.
Йөрәгең биш кенә сызмагандыр...
Күпме авырлыклар кичердең.
Кеше кимәгәнне кидердең дә,
Ашаттың да узып кешедән,
Булмады син үстергән баланың
Ач утырган чагы, өшегән...
Ә син ялгыз бүген салкын өйдә.
Биш балаңның янда юк берсе...
Калмаган да юкка өзеләсе,
Тырышасы...
Артык эшлисе...
Өстәлеңдә ялгыз чәшке белән
Катып беткән ипи кыегы...
Биш бала да була юк хәлендә,-
Туры сүзнең булмый кыегы.
Гаепләмәс.
Әрнер генә бары
Сүнеп барган ана йөрәге.
Өзелеп тапкан,
Баккан,
Ким-хур итми
Үстергән дә,
Тик үзенең
Калмаган да хәзер кирәге.
- Монда калып алар нишләр иде?
Юк бер эше, юлы, колхозы.
Акчасы юк. Җире сөрелмәгән.
Өйләнермен, дисәң, юк кызы...
Юата ул шулай
Үзен үзе.
Әрнүенә,
Сагынуына түзеп.
Каман яклап,
Аклап балаларын,
Ташлап китеп,
Читтә калганнарын.
- Нишләр идең, эчеп ятса монда
Әнә, Рәисә балалары кебек?
Нигә таптым, диеп, үкенерсең,
Көн дә торсаң алкашлыкны күреп!
Минекеләр, шөкер, эшләп йөри.
Җитеш дөньяларда көн күрә,
Посылкалар салып, минем өчен
Күпме вакыт, акча, көч түгә?!
...Пенсиясен алгач, магазиннан
Кәнфит-фәлән алып кайтыр да,
Күршеләрен җыеп, балаларын,
Әй, тотыныр иде мактарга...
Хәзер юк шул
Мактар чәме,
Кәнфит тәме...
Чамалы йөрер хәле...
Ярый әле күрше-күлән яхшы:
Агу-сүзләр сөйләп әрнетми.
Әрнетсә дә...
Чак тын алган җанга
Бәхетсезлек ни дә, бәхет ни?
... Өзелер дә төтен,
Синең янда
Артыр, Әбекәем, бер кабер...
Биш балалы Аналарга, Ходай,
Бер балалык кына бир кадер!..

4
Ачкан идем биек капкасын, -
Бозау хәтле
Эт ыргылды, өреп, өстемә.
Ерткыч тавышына хуҗабикә
Йөгереп чыкты.
Кара кәстүм иде өстендә.
Коры гәүдә.
Коры каты куллар.
Бала юатмаган,
Сөймәгән...
Эчне өзеп бала табуларны
Бу ханым бер татып белмәгән.
Йомшармаган аның тәне,
Җаны.
Түшләр тулып сөте төшмәгән,
Татлы авыртуны белми алар -
Бала теше өзелеп тешләгән...
Ачылмаган бөре килеш кенә
Картайган ул.
Инде ачылмас.
Бәгырь өзмәс «Балам!!!» - диеп,
Янып...
«Ташладылар...» - диеп,
Ачынмас...
Юк баланың кайгысы да юк бит, -
Җиңел генә, рәхәт шикелле,
Корсак үстермәгән, симермәгән,
Гәүдәсе төз, йөзе сөйкемле.
Бәлки, яраттырган, яраткандыр,
Җимеш кенә, ахры, күрмәгән...
Гел рәхәтен күргән бу дөньяның,
Бер газабын аның күрмәгән...
Күрмәгәнме?
Әйе.
Безнең күргән
Газап, кайгы читләп үткәндер.
Тик бик гади кеше шатлыклары
Аны бик бәхетсез иткәндер, -
Аңа тими генә үткәндер.
Аның йөрәге дә,
Өе дә буш.
Хәтере дә -
Төпсез, буш тартма...
Шуңа гаеп, ялгыш адым эзләп,
Караган чагы да юк артка.
Гаеп тагар кешеләре дә юк,
Өзеләсе дә юк «Бала!»- дип,
Шушы җирдә миннән соң балама
Нинди матур эзем кала, дип.
«Юк... Булмады...» - дип өзелә җаны,
Әрнесә дә әрни юк өчен.
Тик нигәдер бу кеше турында
Язарга да хәтта юк көчем...
... Бер бала - юк бала.
Ә һич юкның
Юк, Әбекәй, кайгы-шатлыгы.
Кемнәр килеп, кемнәр сыйпап сөяр
«Юк кеше»нең кабер балчыгын?

5
Минем арттан оныкларың килде,
Чәчкә белән тулды каберкәй.
Сиңа охшап матур, тыйнак алар:
Оныклар - нәкъ үзең, Әбекәй!
Бергәләшеп искә алдык сине,
Алтынга тиң теге сүзләрне.
Инде без дә күпне кичергәнбез, -
Яшь томаны каплый күзләрне.
Кәрбересе өчен балаларның
Без дә өзелгәнбез мең кабат.
Зират каеннарын шыбырдатып,
Ак чәчләрне тора җил тарап.
Заман авыр.
Акча юклык, диеп,
Тормагансың бер дә зарланып,
Җиде балаң туган
Бер-бер артлы
Мәхәббәттән генә яралып.
Үз ризыгы белән туа җиргә,
Кәрбер бала!
Тукта!
Туктагыз!
Тик икедән бер җан яралганда
Заман бозыклыгын тыкмагыз!
Акча дигән кортның явызлыгын
Өлгерерләр әле татырга...
Газиз әниләре янына да
Вакыт тапмас алар кайтырга...
Синекеләр, Әби, нәкъ үзеңчә:
Сабыр уйлы, сабыр холыклы.
Бик тырышып дөнья көтә алар,
Сокландырып бөтен халыкны.
Ишетмәссең зарын,
Бер күрмәссең
Көн уздырганнарын заяга.
«Тәрбияли белгән Әби сезне!» -
Диеп сөйләп тордым бая да.
Кич сүзләре булмас,
Гайбәтләре.
Кеше сөйләмәсләр беркайчан.
Тормышларын күреп,
Исең китеп,
Китәр идең үзең...
Бер кайтсаң...
Өеңнән чүп чыкмас иде,
Бер сүз
Киленең, я кайнә турында...
Телеңдә гел онык исемнәре,
Гел бәйләмең булды кулыңда...
Акылың һәм сабырлыгың белән
Үрнәк булган өчен,
Урының
Кадер-хөрмәтендә,
Түрдә булды
Зур өендә
Кече улыңның.
Әбекәем! Синең сүзкәйләрең
Яңгырый күк колак төбемдә.
Яшәү серең,
Акыл дәрьяң белән
Күз алдымда кебек үзең дә.
«Бер бала- юк бала,
Ике бала - бер бала,
Өч бала - менә бала!»
Нәкъ синеңчә,
Артык иркәләми,
Үстерәмен дүрт бала.
Сөйләп телем,
Булып түзем
Кичкә беләгем тала.
Кайгыларга салган саен
Шатлыкларым арталар,
Үземнең дә кайгыларны
Балалар тараталар...
Дөньям тулы - «менә бала!»-
Юк вакыт юкка-барга.
Бәхеткәйләр тулы була
Тик балаларым барда.
Тик бишне дә юк итәргә
Күп кирәкми, кешеләр!
Бишне тапкач,
Җавабы зур
Биш тапкыр!
Тиешлеләр!!!
Тиешлеләр «Әни» дигән
Исемнең бөеклеген
Акларга сабый җаннарын
Яратып, сөеп бүген...
...Әбекәем!
Җаным синекедәй тыныч
Булса иде кабердә...
Дөньяларда
Шуннан олы
Булмас төсле кадер дә...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.