Latin

Ике Дөнья Арасы

Süzlärneñ gomumi sanı 3632
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1954
37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Өч көн буена яуган яңгыр, ниһаять, туктады. Бистә өйләре өстендә куерган тыгыз болытлар әкренләп кенә тарала башлады. Болыт ертыклары арасыннан, берни булмагандай елмаеп, кояш күренде. Шул әз генә вакытка чыгып алган кояш җылысыннан дөнья рәхәтләнеп изрәде. Моңа кадәр шәлперәеп, туңып утырган агачларның ботаклары таралып, күтәрелеп киттеләр, әйтерсең лә аларга җан инде. Өй кыекларына посып утырган чыпчыклар, чыркылдашып, көтүләре белән чия куагына килеп кундылар.
Бакчадагы тереклекнең җанлануын, көнгә ямь керүен Зөлхәбирә карчык та ишетеп, тоеп утыра. Хәле җиңелрәк чак булса, мөгаен, ул да, улы ясаган кечкенә урындыгын тышка алып чыгып, кояш җылысында бераз җылыныр иде. Чия куагындагы чыпчыкларның әвәрә килүенә карап, аның да күңеле хушланыр иде. Юк шул, булмый. Бу арада хәле аеруча начарланып китте. Көзнең салкынча, дымлы һавасы сулыш юлларын тагын да ныграк ялкынсындырды. Сулыш алу читенләште. Күкрәк читлегеннән хәзер берөзлексез гыжгылдау, сызгыру авазлары ишетелеп тора. Үпкәгә һава көчкә-көчкә генә керә диярсең. Аның бар әгъзасы һава җитмәүдән интегә, йөрәге еш-еш тибә, башы әйләнә, маңгаена салкын тир бәреп чыга. Бу чир белән ул унбиш ел газаплана инде. «Җитмеш яшьтә чакта барыбер ярыйсы булган икән әле,— дип уйлый ул.— Сиксәнгә җиткәч... Авыр... һай, авыр икән. Табигатьнең көзе... Гомер көзе... Шушы ике көз бергә туры килгәндә, чир белән тарткалашу бигрәкләр дә читен икән. Яңгыр болытлары таралса да, чир болытларының һич кенә дә таралыр исәбе юк шикелле...»
Йөткерә-йөткерә шабыр тиргә баткан карчык, хәлсезләнеп, мендәре өстенә ауды.
— Сә-ли-мә-ә! — дип, езек-өзек тын алып кычкырды ул.— Кая кит-тең ин-де-е?
Аш бүлмәсеннән килененең тонык тавышы ишетелде:
— Хәзер. Бераз гына сабыр ит. Чәй генә пешерәм. Килененең тавышында чак кына кырыслык төсмере дә, бераз аптыраганлык, чарасызлык та бар иде шикелле. Алар бер-берсенең холык-фигылен бик әйбәт беләләр. Ни дисәң дә утыз ел вакыт аз гомер түгел шул. Зөлхәбирәнең улы Ринатның вафатына да унбиш ел тулды бит. Ике тол, каенана белән килен, бергә яшәп яталар. Баласы булмавын Сәлимә эчтән янып-көеп кенә кичерсә, каенанасы бу хакта кычкырып ук уфтана: «Ичмаса, бер бала да таба алмадың!» — дип, ярага тоз сала ул кайчакта. Хет уфтап, хет җирләр тырнап ела — дөнья син дигәнчә генә бармый икән шул. Картаясы да, үләсе дә исеннән чыкмады Зөлхәбирәнең. Ә менә шушы тиклем бетеренеп, килен күзенә карап, аннан ярдәм көтеп ятармын дигән уй төшенә дә кермәгән иде. И-и, яшь чагында нинди кеше иде бит ул! Узып киткәндә, идәннәр сыгылып калыр иде.
— Сә-ли-мә-ә! Кай-да йө-ри-се-ең ин-де-е!
Ишегалдында тәмәке көйрәтеп утыручы Сабирҗан да апасының сабырсызлануына игътибар итте. «Бүген күзен йомамы, иртәгәме дип торабыз... Ә ул һаман усаллана» дип уйлап куйды.
Сабирҗан — Зөлхәбирәнең сеңлесенең малае. Шәһәрдәге бер бүлмәле фатирлары кысан, шуңа күрә кечкенәдән үк апасының өен яратты. Монда ишегалды бар, сарае, кечкенә булса да бакчасы. Ринат белән алар сарайдан кермәсләр иде. Аякларын сырлап зур өстәл ясагач, күрше-күләнгә кадәр шаккаткан иде. Сабирҗанны балачактан эшкә өйрәткән йорт бу. И дөнья,.диген! Ринат абыйсыннан соң озак та тормыйча үз әнисен җирләгәч, шәһәр фатирында Сабирҗан өчен бөтенләй ямь калмады.
— Өйлән инде, ичмасам! Болай каңгырып, дуадак каз шикелле йөрмәссең! — дигән иде аңа беркөнне Зөлхәбирә апасы.
— Өйләнгән идем бит инде... Улым үсә,— дип көрсенде Сабирҗан.— Матур җиңгәм кебек хатын туры килмәде бит...
— Ул да фәрештә түгел,— дип, аның сүзен бүлде апасы.
— Фәрештәме, адәмме, хикмәт анда түгел. Ул менә мәрхүм иренең хакын хаклап, синең белән яшәп ята бит әле. Ә минеке... Минеке...
— Менә сөт җылыттым.— Сәлимәнең тавышы Сабирҗанның уйларын бүлде.— Гел синең янында гына утыра алмыйм бит инде,— диде Сәлимә, каенанасына аклангандай итеп.
— Яныма утыр,— дип ыңгырашты карчык.— Нәрсә дә булса эшләт, тик хәлемне генә җиңеләйт...
— һай, минем кулдан гына килсәче... Менә сөт эчеп җибәр. Бераз аруланмассыңмы? — Сәлимә, шулай сөйләнә-сөйләнә, авыруның мендәрен йомшарткалады.
Каенанасының эчкә баткан күзләре, чыпчык чукырлык та ите калмаган йөзе аны уйга салды. Бетеренсә дә бетеренә икән кеше! Бар иде бит аның җилле чаклары! Сәлимәне малаена һич кенә дә алдырасы килмәгән иде инде... Авылдан туйга дип килгән кодагыена беренче көнне үк шул фикерен җиткерде. «Төзелеш измәсенә баткан авыл кызына дип үстермәгән идем улымны!»
Авылдан килгән кодагый акыллы булып чыкты.
— Әйе, кияү бик күркәм егет,— дип элеп алды ул.— Буе-сыны дисеңме, йөзе-бите дисеңме... Тел-теш тидерерлек түгел. Шундый егетнең күзе төшкән кыз да яман булмас!
Өнсез калды Зөлхәбирә. Менә сиңа авыл кодагые! Чыраен сытмады, үпкә сүз чыгармады — ничек оста гына авызын томалады. Яңа бистәнең чәт-чәт килеп торган Зөлхәбирәсен акыллы сүзе белән урынына утыртты да куйды.
Зөлхәбирә генә түгел, туй көнне кияү дә сынатты: мәҗлескә үзенең элек йөргән кызын дәште. Тегесе дә, аерылышкан егетем дип тормаган, тартынмаган — килгән. Алай гынамы әле, кеше күз алдына ук, түргә килеп кукраеп утырган. Элекке «мәхәббәтнең» утлы карашы гел Ринатта гына булды. Ишегалдына биергә чыккач та күзен аннан алмады. Карап кына торса ярый әле, әмма ул алай гына тынычланмады. Уртага чыкты да: «Мин ак танец игълан итәм!» — дип белдерде. Башкалар нидер уйлап өлгергәнче, яшь кияүне җитәкләп уртага алып та чыкты. Бүтәннәр дә аларга иярде. Өйалды ишеге өстенә куелган лампочканың тонык яктысында вальс әйләнүчеләрнең йөзе әле аермачык күренде, әле караңгылык эченә кереп югалгандай булды.
Сәлимә биергә берәүне дә чакырмады, Ринатын гына күзәтте. Менә алар бер әйләнделәр, ике әйләнделәр... Кунак кыз шулкадәр дәрт белән бөтерелә ки, аның итәк җиле йөзләргә бәрелә.
Өченче әйләнештә... Сәлимә аларның бакчага кереп китүләрен шәйләп калды. «Чү, болай авыз ачып торса, Ринатын тартып алулары да мөмкин түгелме соң? Артларыннан барам!» — дип уйлап алды Сәлимә.
Бакчага кереп берничә адым атлауга, аның күзе ботакларын киң җәеп үскән алма агачы ягына төште. Агач күләгәсендә ике шәүлә бер-берсенә сарылып тора иде...
Зөлхәбирәнең гыжгылдык тавышы аны уйларыннан аерды.
— Духтыр чакырт!
— Ярар,— диде килене, күндәм генә.
Җиңгәсенең сабырлыгына, киң күңеллелегенә Сабирҗанның исе-акылы китә. Кешегә авыр сүз әйтмәс, күтәрелеп бәрелмәс. Эчендә нинди зур борчуы булса да, тышка чыгармас. Ул бүген дә төне буе керфек какмады. Әллә ничә тапкыр сөт җылытты, үләннәрдән төнәтмә ясап эчертте. Даруларын бирде. Бу хәл бер бүген генә түгел, көн саен бит. Кеше дөньяга килгән икән, димәк ки, ул аннан китәргә дә тиеш. Бу — гаҗәеп гади, шул ук вакытта катлаулы да фәлсәфә. Үлемнән котылу юк! Иртәгесе таңның һичшиксез атуына ышанган кебек, үлемнең дә беркөнне килеп җитәсенә инанып, аннан курыкмыйча яшәргә кирәк икән. Әнә шул инану котылгысызлыкны бераз җиңеләйтеп җибәрә шикелле. Нишлисең, язмыш! Язмышыңа язылганны күрми, гүргә кереп булмый, диләр. Димәк ки бу газапларны күрү Зөлхәбирә апасының язмышына күптән язылып куелган. Ә кеше дигәнең сансыз-сәламәт чагында уйсыз яшәргә ярата. Чир аяктан еккач кына үлем исенә тешә. Сәламәт чакта... Сәламәт чакта бер кешенең беркемдә эше юк. Фани дөнья алдый, бәндәне бертуктаусыз байлык, мал артыннан кудырта...
Хәер, Зөлхәбирә карчыкны мал артыннан артык куучылар рәтенә кертеп булмый булуын. Әмма... тапканының кадерен белә иде.
Каенанасының бу гадәте белән Сәлимә килен булып төшүенең икенче көнендә үк очрашты. Яшь килен иртәнге чәй әзерләп йөри. Ул әле икенче дөньяда яши сыман. Йөрәге урыныннан купкан шикелле. Аңа моңсу да, рәхәт тә. Бөтен тәненә татлы сызлану таралган. Ул — ир хатыны! Яңа тормыш бераз каушатса да, күңеле шат. Ринатның төне буе пышылдаган назлы сүзләре һаман колагында...
Шулай уйларга уралып ипи кисеп торганда, янына каенанасының килеп басуын тоймый калды ул.
— Кем инде шушылай итеп ипи кисә? — Ул сискәнеп китте. Аларның авылында ипине кулга тотып ашарлык итеп кисәләр. Мич төбендә күпереп пешкән ипекәйне авыз тутырып ашамагач, тамак туя димени?
Килен кулындагы пычак, күз ачып йомганчы, Зөлхәбирә кулына күчте.
— Әндри казнасы бар дип беләсеңме әллә? Үзең эшләп тапканны шулай кисәрсең!
Сәлимә бермәл зиһенен җыя алмыйча торды. Аның бу халәте әни кешегә тагын ошамады.
— Авызыңны ачып ник каттың? — диде ул, үз сүзләренең тәэсире турында тамчы да уйламыйча.— Менә аң бул: ипекәйне шу-шы-ы-лай-й итеп кисәләр.
Сүз әйтерлек түгел: ипекәйне оста кисә каенанасы. Телемнәре ике бит кәгазь калынлыгында диярсең. Күзгә якынрак китереп карасаң... үтә күренмәле.
Сәлимәгә күңелсез булып китте. «Нишләп әле бу беренче көнне үк минем башыма суга? — дип уйлап алды ул.— Эндәшмәсәң, гел шулай булыр».
— Сугыштан соңгы хәерче елларны авылда бәрәңге кабыгын шушылай юка итеп әрчиләр иде. Шәһәр халкы әрчеп тә тормагандыр инде.
Бу юлы Зөлхәбирәнең күзе акайды. Киленнең авызын томалыйм дип, теленнән тәмсез сүз төшүен тоймый да калды.
— һи, авыл гыйбады! Сөйләнеп торган буласың! Бәрәңге кабыгы түгел, культура бу! Иң элек шул ике төшенчәне аерырга өйрән!
Сәлимә каршы әйтер идеме, юкмы — анысы билгеле түгел. Матур җиңгәсен апасы ничек итеп ипи кисәргә өйрәтүен түр якта ишетеп утырган Сабирҗан болар янына чыкты. Зөлхәбирәнең холкын белгәнгә күрә, елмаеп кына:
— Әллә инде... туганым апа матур җиңгәмнең эшен ошатмый... — дигән булды.
Бу сөйләшүнең Ринатка ирешү мөмкинлеген уйлапмы, Зөлхәбирә дә сүзне артык сузмады.
— Ярар, ярар... Менә өйләнерсең, күрербез, — дип чыгып китте.
Тагын ике елдан Сабирҗан өйләнде. Тик алты айдан соң хатыны гына китте. Йөкле иде. «Баланы ятим итмик!» — дип ялварды Сабирҗан. Тегесе тыңламады. Сүзендә нык торды. «Булмый... Кыстама, — диде. — Булмаганын үзең дә беләсең ич... Туры килмибез...» Үзем теләп киттем, ирем кыерсытмады, дигәндерме, алимент сорап, хөкем алдында йөртмәде. Әмма Сабирҗан хатын-кыз янына бүтән барырга курыкты. Ялгыз яшәүне артыграк күрде.
...Җылы сөт эчкәннән соң бераз басылып торган ютәл тагын кузгалды. Авыруның җан тиргә батып ахылдавы, күкрәк читлеген бәреп чыккан гыжлавы урамга ишетелде. Авыру, ярты сәгатьләп азаплангач, тагын тынып калды. Әллә җан бирәме дип куркып, Сабирҗан тизрәк аның янына килде. Исән икән әле, исән! Ирнең эченә җылы йөгерде. Шешенке күз кабаклары астындагы өметсез карашын апасы энесенә текәде.
— Син кем? Танымыйм, — диде ул, әкрен генә.
— Мин — Сабирҗан. Берәр әйбер кирәкмиме?
— Брач дип торам.
Син ни әйтерсең дигәндәй, Сабирҗан Сәлимәгә карады.
— Табиб чакыртыйк соң.
— Әйе шул. Бәлки, уколларының файдасы тияр, — дип килеште Сабирҗан.
— Белмим инде... Аның сулыш әгъзаларында исән күзәнәк юктыр.
Ул арада Зөлхәбирә тагын телгә килде:
— Кара инде... Тагын кайткан...
— Кем кайткан? — дип сорады Сәлимә.
— Ринат инде. Мотоциклына атлана да минем янга килә. Кул изи. Үз янына дәшә... Монда сиңа ни калган? Кит!
— Саташа, — дип куйды Сабирҗан. — Күпкә бармас...
Зөлхәбирә тагын тынып калды. Йокыга талгандай, күзләрен йомды. Әмма аның бу халәте озакка бармады. Ул, кадерле әйберен югалткан кешедәй, нидер эзли, юрган өстен капшый башлады. Шултиклем мавыгып кармалана, хәтта бит урталарына алсулык йөгерде. Ябыгып-талчыгып калган апасының тырышып-тырышып капшануын карап торган Сабирҗанның күңеле йомшарып китте. «Нишлисең, язмыш, — дип уйлады ул, аны озату мәшәкатьләрен күз алдына китереп. — Яңа бистә зиратында Ринаты тирәсендәрәк урын табасы булыр». Карчыкның берөзлексез кармалануына игътибар итеп торган Сәлимә түзмәде, сорады:
— Әни, берәр әйбереңне югалттыңмы әллә?
— Балдагым... Саф алтын ие... Бармагымда юк...
— Балдак белән нишлисең соң?
— Менә... Сабирҗанга бирермен дигән ием...
Ни сабыр Сәлимәнең йөзенә кырыслык йөгерде. «Үлем түшәгендә балдак кайгысы» дип уйлап алды ул.
— Балдагың шкафта. Идәнгә төшкән иде.
— Ә—ә... Ярар, алайсам... Сабирҗанга бир... Өйләнер әле... Аның балаларына булыр...
Сәлимә каршы сүз әйтмәде. Сабирҗанга икән, димәк, Сабирҗанга. Мал, байлык турында Сәлимәнең уйлаганы да юк. Бар тапканы шушы йортка кереп барды... Тик менә шушы хәлендә дә аның баласызлыгына ишарә итүе авыр, бик авыр.
Сәлимә бала табарга гомере буе хыялланды. Ничәмә-ничә тапкыр хастаханәләрдә ятып тикшерелде. Әмма табиблар аннан чир тапмады. Сәламәт, диделәр. Ринатка да тикшерелеп карарга тәкъдим иттеләр.
— Мин нормальный ир, — диде ул хатынына.
— Нормальный дип... Нормальныйга гына карамыйдыр инде ул...
— Әле син башка серләр дә беләсеңмени?
— Ринат, ни сөйлисең син? Кинаяңне аңламыйм!
— Үзең әйтеп торасың ич! Нормальныйга гына карамыйдыр, дип. Значит, тагын нәрсәгә караганын беләсең инде син. Хастаханәдә ирләр дә җитәрлек...
Иренең шушы нахак сүзе Сәлимәнең җен ачуларын чыгарды. Күңел түрендә тырнап торган үпкәле сүзен әйтте дә салды:
— Үзеңнән чыгып миңа бәһа бирмә! Син генә ул туй көнне дә мәткәң белән чыгып сайрашып кердең!
— Юкны лыгырдама! Кысыр тек кысыр инде. Бозауламаган сыерны да асрамыйлар. Миңа да бала таба алмаган хатын кирәк түгел! — Аракысын яңа гына эчеп бетергән шешәне Ринат җәһәт кенә эләктереп алды да Сәлимәнең каршысына килеп басты. Аның күзләрендә иман әсәре күренмәде. Чәчләре тузгып маңгаена төшкән. Калын иреннәре дерелди. — Мин сине хәзер шешә белән...
Сәлимәнең куркудан коты очты. Котырынган ир яныннан ничек тә чыгып качарга кирәк иде. Тышта җил, буран. Озаклап уйлап торырга, ниндидер план корырга чама калмады. Ничек булса да котылу юлын эзләп, Сәлимә тәрәзәгә карады. Әйе, әйе, бары тәрәзә аша гына чыгып кача ул. Пыялага киселү, җәрәхәтләнү турында башына да кермәде... Яланаяк, яланбаш, кыска җиңле халаттан бар көченә тәрәзәгә ыргылды. Бил тиңентен карга бата-чума күршеләргә таба ашыкты...
Зөлхәбирә тагын телгә килде:
— Әйберләремне үзең белеп өләшерсең инде... Бу юлы аңа Сабирҗан җавап бирде:
— Тереләсең әле, апа. Авырмас сөяк буламы? Тыкрык Миң-камалын былтыр гел үлә дип көткәннәр ие. Быел да әнә җир җимертеп йөри.
Сабирҗанның сүзен тыңлап торгандай тоелган Зөлхәбирә тагын үзалдына сөйләнә башлады:
— Тагын киләсеңмени инде? Алып китәргә йөрисендер... Ашыкма, өлгерерсең...
— Апа, нәрсә булды? — диде Сабирҗан, карчыкның кулларын сыйпап.
— Әнә бит... Тагын теге матаен кабыза...
— Күзенә күренә торгандыр, — диде Сәлимә.
— Белмим инде.
Зөлхәбирә аларның сүзләрен ишетми дә, аның үз хәле хәл. Ул мәңгелек белән фани дөнья арасында тирбәлә. Кай арала аңа шундый рәхәт булып китә. Ул оча. Шундый җиңел. Дөнья гел актан гына торган сыман. Берничә минуттан ул тагын фани дөньяга кайта. Чир аны тагын газаплый башлый: сулышы җитми, йөрәге кага, башы әйләнә...
Сабирҗан белән Сәлимә вакыт исәбен югалттылар. Сәгать иртәнге ун тулып килә икән.
Болытлар тәмам таралып бетте. Күршеләрнең әтәчләре, койма башына менеп, бар урамны яңгыратып кычкырды. «Ки-и-к-ри-кү-ү-к-к!» Өй эчендә шомлы тынлык. Бу тынлыктан котыласы, каядыр читкә, еракка китәсе килә.
Сабирҗан, әкрен генә кузгалып, чыгып китте. Сәлимә аш бүлмәсенә атлады. Менә ничәнче көн, ничәнче төн инде аларның утырып ашаганнары, юньләп ял иткәннәре юк.
Сабирҗан тәмәкесен тартып керешкә, авыру тагын уянган иде. Тагын буылып йөткерә башлады. Күкрәк читлеген җимерердәй булып чыккан гыжылдау, җан ачысы белән ыңгырашу күңелгә тиде.
— Кая китеп беттегез? — дип эндәште авыру, көчкә сулыш алып. — Тагын бер генә көн булса да яшәргә ярдәм итегез инде! Мин үлгәч, рәхәтләнеп йокларсыз...
Аның авызыннан чыккан «йокларсыз» сүзе ниндидер киная, ямьсез төсмер белән яңгырады. Бу яңгырашны Сабирҗан авыр кабул итте. Үзеннән дә яшереп йөртә торган саф йөрәк серенә үлем түшәгендәге Зөлхәбирә апасы пычрак ыргыта түгелме соң? «Алла колы! Матур җиңгәм гомер буе ялгыз яшәрмени? Менә син дә китеп барасың ич!» — дип әрнеде ул.
Апасының күзе очлы шул. Энесенең киленендә күңеле барын узган май аенда ук сизенгән иде. Алмагачлар, чия куаклары шау чәчәктә вакыт. Койма буендагы кечкенә ике түтәллек кенә буш урынга җиңгәсе суган утырта. Үремгә кермәгән бер тотам маңгай чәче күзенә төшеп интектерә. Аскы иренен алга сузып, шул тыңлаусыз чәчләренә әледән-әле өреп ала. Ә чәчләр һаман төшә. Сәлимә, эшеннән туктап, кул аркасы белән аларны яулык астына кертергә тырыша. Сабирҗан, карлыган ботакларын кисүдән туктап, дөньясын онытып, җиңгәсенә карап тора. Менә хәзер аның каршысына барып чүгәлисе иде дә шул чәчләрен рәтләп куясы иде. Пешкән алмадай алсуланып торган битләренә кагылып аласы, аның җылысын тоясы иде... Тик Сабирҗан боларны эшли алмый. Күңелендәге назлы хисләрен җиңгәсенә белдерергә көче җитми... Кызык бит: күңелнең иң тирән төпкелендәге кадерле хисне ансат кына әйтеп булмый. Әйе, тирән, кадерле хисне әйтү авыр, бик авыр. Чын йөрәктән чыкмаган хисне әйтеп була... Ә тирәнен... Юк. Сүзгә күчерә башласаң, аның көче, матурлыгы, назы, тәэсире кими шикелле. Кеше миендә алышынып торган уй-фикерләрне дә тиз генә сүзләр калыбына салып булмый бит. Ә Сабирҗан күңелендә йөргән татлы сөю газабы, хыяллары, өметләре, йокысыз үткәргән төннәрнең сере барысы да хис эченә сыйган. Әнә шул тойгыны аңлату өчен сүз табып кара син! Юк, юк... Йөрәгенең иң тирән төпкелендә сакланган бик тә кадерле хисен ансат кына белдерә алмый ул.
Улы ясаган кечкенә урындыкка утырып, кояш нурларында изрәгән Зөлхәбирә энесенең йөзенә чыккан ялкынны, күзләрендә балкыган мәхәббәт кайнарлыгын күреп торды. Карап-карап утырды да түзмәде — Сабирҗанга кул изәде.
— Кил әле монда!
Ир кинәт сискәнде. Уйларын яшерергә теләп, тирән сулыш алды.
— Нәрсә кирәк, апа? — диде ул, урыныннан кузгалмыйча гына.
— Өйгә керик.
Сабирҗан аңа иярми булдыра алмады.
— Син нәрсә? Тилердеңме әллә?! — дип җикерде апасы, ишек бусагасын атлап керүгә. — Оятсыз!
— Тагын нәрсә булды инде? Ник кычкырасың?
— Кара, кара: нәрсә булган дип тора! Җирбит! Беркөнне коедан җиңгәңә су алып биргәнеңне карап тордым...
— Торсаң.
— Авызына кереп китәсең ич! Абыең хатынына күз салып йөргәнче, үз хатыныңны алып кайт!
— Апай, абый тормышына кысылуың да бик җиткән иде. Миңа да кысылма!
Зөлхәбирә зәһәреннән күзләрен кыса төште. Үзе турында начар сүз әйтүләрен ул һич яратмый. «Чит-ят кеше ни әйтмәс, билләһи! Үз энең, үз каның нәрсә дип тора бит!»
— Ничек кысылган инде мин абыең тормышына? Мин аны ялгызым үстердем! Кешедән ким киендермәдем! Кешедән ким ашатмадым! Бар тапканым, табынганым аның өчен булды. Улым өчен эшләдем, улым өчен яшәдем.
— Алайса, шуңадыр инде: өйләнгән көненнән абыйның колак итен ашый башладың. Хатын сүзенә карама... Хатынны бишне табып була... Ана бер генә... Ир була бел! Берөзлексез шулай тукыдың. Җиңгинең читтән торып булса да укыйсы, югары белем аласы килде. Монда да син кысылдың! Имеш, кич белән хатыныңның чит ирләр белән йөрүен телисеңмени? Имеш, укытырсың-укытырсың да... аннары ташлап китәр. Абыйга аракы эчертә-эчертә үз сүзеңне керттең бит! Үз улыңны үзең эчәргә өйрәттең!
Явызлыгын битенә бәреп әйтүне Зөлхәбирә күтәрә алмады, үкси-үкси еларга кереште.
— Мин аның атасыннан өч айлык йөгем белән киттем. Шуннан бирле ир назы күргәнем булмады. Минем бар карап торганым Ринат иде. Үземә терәк булыр дип үстергән идем. Балам үги булмасын дип, кияүгә дә чыкмадым мин...
«Йокларсыз» сүзенә Сәлимәнең дә күңеле рәнҗеде. Әмма ул каенанасына каршы сүз әйтмәде, чәйле чынаягын куеп, тиз генә аның янына килеп басты.
— Әни, нәрсә кирәк иде?
— Үләм бит инде, — дип ыңгырашты карчык. — Укол кадап кара.
— Укол кадаганга бер сәгать тә булмады бит әле. Алай еш кадарга ярамый ич.
— Барыбер үләм бит... Када!
— Сабирҗан, — дип ялваргандай эндәште Сәлимә. — Аның күзләрендә үтенү дә, кызгану да, әллә нинди чарасызлык та, әйтеп бетергесез моң да бар шикелле иде. — Даруханәгә барып кайтасыңмы әллә? Аларның көчлерәк уколлары була. Ипләп сөйләшеп кара. Рецептсыз бирмәсләрме? Хәле авыр бит...
һай, аның шулай өздереп караулары... Үзәкләрне өзеп ала. Андагы җылылык, андагы наз, андагы мәрхәмәт... Телендә сүз булса, сүзеңне, башыңда уй булса, уеңны оныттыра.
Сабирҗан сарайдан велосипедын алып чыкты да, күз ачып йомганчы даруханә ягына элдертте. Аңа ни өчендер бик рәхәт иде. Велосипед тәгәрмәчләре җирдә тәгәрәми — оча шикелле. Күз алдында Сәлимәнең назлы карашы, колагында йомшак сүзе... Ә йөрәк шашып тибә. Ничә еллар буе тик хыялында гына иркәләгән җиңгәсе аның бу халәтен белми дә бит. Юк, болай яшәп булмый. Җаныңда кайнаган хисләрне чыгармыйча, күпме түзәргә мөмкин? Әнә, күктәге болытлар да йөзеп йөри-йөри куералар да яңгыр булып явалар. Язгы кояш җылысында үсемлекләрнең бөресе тулыша да яфрак булып яра... Аның күңелен биләгән хисләр дә күз явын алырдай чәчәкле болыннар кебек матур, яшенле яңгырлардай давыллы, челтер чишмә суларыдай саф. Шултиклем хисне сыйдыра алган кечкенә генә йөрәк сулкылдамый ничек түзсен?!
Моңарчы Зөлхәбирә апасын тыңлап, кеше ни әйтер, дип куркып яшәлде. Арада киртә булып торган апасы да бүгенме, ир-тәгәме мәңгелеккә күчү юлында... Чү, ни уйлый ул? Сабирҗан сискәнеп китте. Кайдан килде мондый мәгънәсез уйлар... Аллам сакласын! Кеше гүренә кеше керә димени? Яшәсен! Бәлки, энесенең бәхетен күрергә насыйптыр...
Сәлимәнең чарасыз моңлы карашын ул тагын күз алдына китерде. Ярата белгән кешеләр генә шундый карашка ияләрдер, дип уйлады Сабирҗан. Мәхәббәт кеше күңелендәге иң мөкатдәс, иң саф хис шул. Ул — икенче берәүне үзеңнән дә артык күреп ярату, кадерләү, аның өчен яшәү бит. Мәхәббәт күңелләрне сафландыра, дөньяңны матурлый, гомереңә мәгънә бирә, сөю-наз диңгезендә коендыра... Әйе, әйе, аның бу турыда укыганы да бар иде бугай. Яратасың икән, аның өчен көрәшә белергә дә кирәк, диелгән иде...
Велосипед педальләре үзләреннән-үзләре әйләнә. Сабирҗанның иңендә гүя канатлар. Аның кычкырып җырлыйсы килә, тик тавышы чыкмый. Игътибар итсә, ни күрсен — даруханәгә килеп тә җителгән. Урамны гына аркылы чыгасы. Хәзер ул даруханәгә керер дә гозерен әйтер. Ул алып кайткан уколны Сәлимә кадар. Авыруның хәле җиңеләеп китәр.
...Бер мизгел! Дөнья кинәт тынып калды. Әле генә Сабирҗан утырып килгән велосипед асфальт читендә ауный. Алгы тәгәрмәч кыйшайган килеш һаман әйләнә. Бер-ике метр арырак Сабирҗан йөзтүбән ята. Велосипедлыны бәрдергән «КамАЗ» машинасының йөртүчесе мәет янына чүгәләгән дә тын гына елый...
Булат һәм, кызылканат
Бабасы, көндәлек гадәти эшне искәрткән кебек кенә:
— Булат улым, иртәгә күлгә барырбыз, — диде.
Сабыр гына әйтелгән бу сүзләр Булатның иңнәренә канатлар үстергәндәй булды. Ул хәзер очып кына йөри шикелле. Әбисенең: «Каз бәбкәләрен ашатыр вакыт җитте бугай», — дип үзалдына сөйләнүен ишетүгә, тураган ипи салынган иске табакны алып, инеш буена йөгерде.
Анда ерак барасы түгел: аларның бакча башы ярга терәлеп тора. Яр буенда — яшел чирәмлек. Әбисе иртүк казларны шушында китерә. Казлар каңгылдаша, бәбкәләр «пип-пип» дип, аларга кушыла. И сөенешәләр, шатланышалар инде! Су салкын түгел микән дигәндәй, берсен-берсе уздыра-уздыра пипелдәшәләр. Шулай «сөйләшә-сөйләшә» ярдан тәгәрәшәләр. Суга кергәч, бергә җыйналып, тагын бер тапкыр гәпләшеп алалар. Аннары чумып-чумып уйныйлар. Су коенып чыккач, томшыклары белән каурыйларын рәтләргә керешәләр.
Бүген яр буена килеп җитәр-җитмәс үк Булат туктап калды. Аның исе-акылы китте: чирәмлек өстенә кемдер бер ат йөге чүп аударып киткән иде. Анда нәрсә генә юк: каз оясының мамыклы саламы, түбән өйдән чыгарылган черек бәрәңгеле балчык, ишегалдыннан себереп алган чүп-чар, бушаган шампунь шешәләре... Чүпнең беразы яр астына ишелгән, беразы чирәмлеккә таралган. Шушы әшәке гамәлне күрүгә, кылт итеп бабасының сүзләре исенә төште.
— Су буена юньле кеше чүп түкми! Суны пычратырга ярамый,— ди ул.— Үз ишегаллары чиста булса да, андыйлар шапшак, пычрак. Үзе чүп түккән суны ук эчә бит ул! Шунда коена!
Мондагы хәлне кайтып бабасына әйтсә, аның кәефе кырылачак инде. Ярар, әйтми торыр. Әнә бәбкәләр дә чирәмне чүп-чардан читкәрәк китеп ашый.
Ачуы чыккан ата каз ысылдап килә тагын. Муенын сузган, күзләре кызарган. Әйтерсең аңа Булат берәр яманлык кылган.
— Килеп кенә кара! Менә сиңа...
Сыгылмалы нечкә тал чыбыгы борыны төбендә үк уйнап торгач, ата каз көч кулланырга базмады, муенын сузып Булатка таба килгән җиреннән ана каз ягына борылды. Бүксәсен киереп бара-бара туктаусыз «сөйләнә» тагын үзе:
— Га-га-га...
Чыбыктан шүрләвен ана казга белдерәсе килмәве әллә каян аңлашылып тора. «Хуҗа малае бит. Чыбык күтәрмәсә дә тими идем мин аңа», — дип аклануы да аермачык сизелә.
Ата казның бу кыланышына исе дә китмәде Булатның. Иртәгә күлгә барасы булгач, өйдәге эшләрне тизрәк бетерергә, бабасына ярдәм итәргә кирәк — бары шул гына. Күлгә уптым-ордым гына чыгып китеп булмый ул. Кирәк-яракны алдан барлап-хәстәрләп куясы.
...Акъяр авылы янында күл бар. Бик борынгы заманнардан ук, урман янәшәсендәге басуны урталай бүлеп, тирән елга барлыкка килгән. Бик тирән ул, элек аның төбенә төшәргә дә куркыныч булган. Әллә шуңа инде халык аны Аю елгасы дип атаган. Кем белә, бәлки, шул тирәдә аюлар да яшәгәндер... Урман эчендә типкән көмеш чишмәләрнең суы шушы елгага агып төшкән.
Авыл агайлары, шул елганы бөяп, маймычлар җибәргәннәр. Хәзер андагы сазан, кызылканат, алабуга, кәрәкә балыкларының исәбе-хисабы юк. Балыкчылар да әллә-ә-ә кайлардан килә. Алла кушса, иртәгә бабасы белән Булат та Аюга (күл исемен кыскартып, шулай дип атыйлар) барачак.
Оныгының куанып, өй эшләренә ярдәм итеп йөрүен мыек астыннан күзәткән бабасы әнә балыкка бару әзерлегенә кереште дә инде. Иң элек кармакларны барлады — калкавычлар көйлеме, җепләре өзелмәгәнме, кармаклар очлымы... Булат та бабасы янында кайнашты.
— Улым, — диде бабасы, — Нәбиулла абыең янына барып кайт әле.
— Нәрсәгә?
— Аюга куна барырга сөйләшкән идек. Әзерләнсен. Аннары ферма артындагы тиреслектән кызыл суалчан казырсың.
— Ур-ра!
Нәбиуллалар Казанда яшиләр. Җәйне Акъярда үткәрәләр. Монда аларның бакчалары бар. Нәбиулла абыйсы да, нәкъ инде Булатның бабасы кебек, балыкка дисәң, дөньясын оныта. Менә бәхет! Иртәгә Аюга өчәүләп куна барачаклар.
Булатның аяклары җиргә тимәде дә, Нәбиулла абыйларының бакчасына очып диярлек килеп керде.
— Нәбиулла абый! — диде дә, сулышы кабып, туктап калды ул.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.