Latin

Хафалы Чемодан

Süzlärneñ gomumi sanı 1053
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 672
45.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Урыс авылындагы бер марҗа әбинең йортында кич кунып чыккан татар студентлары ялгышлык белән хуҗабикәнең дә чемоланын эләктереп киткән иделәр. Моны алар үзләре белмәделәр, шулай эшләгәнбез дип башларына кертеп карамадылар. Әмма аларны төяп илтә баручы автобус, авылдан чыгып, күздән югалырга өлгермәде, марҗа әби авыл советына атылып-бәрелеп килеп керде. Бәхете — гомер исерек участок милиционеры иптәш Тәхәвиевнең айнык вакыты иде. Кичәге аракы сөременнән башы тубал булса да, әлегә акылын эшләтерлек хәлендә икән. Әбинең ашыгычлык белән ялгыш сөйләргә мөмкинлеген фараз итеп, чемоданның чынлап та югалуына үз күзе белән күреп ышанырга кирәклегеннән чыгып, хуҗабикәнең йортына юнәлделәр. Авыл советы белән ике арада юл якын исә дә, иптәш Тәхәвиевкә бу атлаулары Сиваш сазлыгын дошман уты астында кичү кебек үк авыр булып тоелды.
— Менә монда гына иде!— диде марҗа әби, ишек төбенә күрсәтеп.
Тәхәвиев кесәсеннән олы һәм калын лупа чыгарды, күзенә якынайтып, уңга-сулга карый-карый эзләнә башлады. Әмма чемоданның эзе дә күренми иде.
— Әһә, бу үз аягы белән китмәгән!— дип, олы мәгънә белән әйтеп куйгач, борынына көмешкә исе кереп, карават аслатып кына килә-килә, өстәл янындагы киштәлекләргә барып тукталды да, лупасы аша бик олы һәм күтәрәлмәслек булып күренгән бер шешәне тартып чыгарды.
— Бу ни бу?
— И улым,— диде марҗа әби гасабиланып.— Бүген-иртәгә Тәртәбаш Самигулла татарин бер ат йөге утын төшерәм диярәк сүз каткан иде. Аның өчен генә, күчтәнәч!..— дип акланырга тотынды.
— Конфискацияләнә! Сәртәфикате юк!— диде, әмер биреп участок милиционеры иптәш Тәхәвиев. Әмма дә авызы ерык, күңеле шат иде. Эзләгәнен ул шулай тиз табучан инде, нишләтәсең!
Бер шешә көмешкә минут эчендә юк ителде. Чемодан табылмады.
— Димәк ки, аның югалуы хак икән,— диде Тәхәвиев, сүзенең дөреслегенә мең кат инангандай. Ә шулай да: — Әмма...— дип тукталып калуы марҗа әбине шиккә салды. Мескенем, мич арасына кулын сузып, икенче ярты көмешкәне тартып чыгарырга әзер иде, әле дә ярый янып-бетеп авыл советы сәркәтибе Людмила Павловна йөгереп килеп керде дә:
— Депеша!— дип, хатын-кыз бияләе кадәр генә кәгазь кисәген участок милиционеры иптәш Тәхәвиев алдына салды.
Ул укырга маташкан арада авыл советы сәркәтибе Людмила Павловна чыгып та китте. Иптәш Тәхәвиев аның калку артына сокланып карап кала алмавына, биленә кул салырга өлгермәвенә үкенеп, ябылган ишекне борынына тондырылган йодырык хисабында кабул итеп, күз алдында биегән телеграмма хәрефләрнә гайрәте киткән хәлендә күз төртеп торса да, сер бирмәде:
— Алай икән!— диде, аны озаклап бөкләп-бөкләп төреп, куен кесәсендәге акча кенәгәсенә таслап тыгып куйды.
Анда язылганны укыган булса, аңа район үзәгенә барып рапорт язарга һәм чемоданны эзләтү эшенә Казан җитәкчелеген кузгатырга туры да килмәс иде. Ярый, барысын да тәртип белән сөйлик.
Марҗа әби, Аллаһыга шөкер, теге студентларның кайдан килүләрен, җитәкчеләре кем булуын язып алып калдырган икән. Беркетмә төзелеп, шаһитлардан кул тамгалары алынгач, участок милиционеры иптәш Тәхәвиев авыл советы каршында калган бишекле мотоциклына юнәлде, аны бер тибүдә кабызып, район үзәгенә юнәлде.
Милиция идарәсе бу гайре табигый эшне тиз арада прокуратурага ирештереп, ул дәвердә һәрнәрсәгә үзен баш дип белгән коммунистлар партиясенең район бүлеге оешмасы беренче сәркәтибенә хәбәр салды. Моның гадәттән тыш хәл икәнлеген төшенеп алган иптәш сәркәтип шунда ук Өлкә комитетына шалтыратты. Какшамас һәм нык үскән совет социалистик дәүләтенең җитәкчеләре арасында да акыллы кешеләр күп булганлыктан һәм хәбәр нәкъ шундыйларның берсенә ирешкәнлектән, ул моны Мәскәүдәге Үзәк Комитетка ук белдереп торуны кирәк тапмады. Казан университеты партия оешмасы сәркәтибенә генә шалтыратып, каракларны табуны һәм аларга тиешле җәза бирүне аңа йөкләп, иртәгә иртәнге сигездән дә калмыйча шул хакта отчет китерергә әмер итте.
Бу вакытта участок милиционеры иптәш Тәхәвиев район үзәге Сазлык тыкырыгындагы Зәңгәр кибеткә кергән, күзләрен ике-өч әйләндереп, буш торган киштәләргә дә игътибар итмәстән, кибетчедән бер ярты ак аракы китерергә сораган иде. Шунда:
— Әллә бу юлысы түләп алыйммы икән, зур эш башкарам түгелме?— дип масаеп китеп, кесәсеннән акча кенәгәсен чыгарып, аннан кәгазь сумнар урынына телеграмманы алып, теләмәсә дә җәеп укый башлады. Һәрхәлдә бу телеграмма теге, чемоданын урлаткан марҗа әбигә адресланган булса да, иптәш Тәхәвиев анысына ук игътибар итмәде.— Депеша!..
Телеграммада: “Кадерле әбиебез! Сез безне гафу итә күрегез? Чемоданнарыбызны автобуска төягәндә ялгышлык белән сезнекен дә алганбыз. Тагын бер кат гафу итегез! Чемоданыгызны сезнең авыл аша узачак почта машинасы шоферына бирдек. Борчыла күрмәгез дип алдан телеграмма сугарга булдык. Ул шофер чемоданыгызны бүген үк кертеп бирергә вәгъдә итте. Тагын бер кат гафу үтенәбез!— дип, озын һәм күп итеп язылган, моны җибәрү өчен генә дә тотылган акча кимендә бер литр ак аракылык һәм ул бәхетсез чемоданны эчендәге мөлкәте белән бергә сатып алырлык иде.
Тәхәвиев телеграмманы икенче кат укып чыкты да, акылы башында кайнап, аракы алырга керүен һәм кибет төбендәге бишекле мотоциклын да онытып, район милиция башлыгы иптәш майор Радимовның ишегеннән бәреп керде. Сулышын җыярга онытып:
— Таптым!— диде.— Таптым!
— Нәрсәне?— диде башлыгы.
— Чемоданны!
— Нинди чемоданны?
Иптәш майор вакыйганы онытмаган булып чыкты. Сөйли башлауга ук, исенә төшереп:
— Булдыргансың, иптәш Тәхәвиев!— дип, аны зурлап кулын кысты.— Моның өчен сиңа “благодарность”, “премия”, ә бәлки дә бер “йолдыз” өстәрбез, әйе!
Тәхәвиевнең шатлыгы куш иде. Мондый вакытта арттырудан хата булмас дипме:
— Артларыннан куып тоттым, тезләндердем үзләрен. Ябып та куясы идем... Казаннар хәл итәр!— диярәк сөйләнеп ташлады.
Ә студентларны Казан вокзалында ук кулга алдылар. Марҗа әбинең чемоданы аларда юк иде. Таптыра башладылар. Алай да барып чыкмагач, һәркайсыннан аңлатмалар җыеп маташтылар. Җитәкчеләреннән мең кат сораулар алгач, чемоданның әбигә кайтарылуына ышаныч кәгазе китерәчәге белән ризалашып, һәммәсен өч сәгатьтән соң иреккә чыгардылар.
Ул да түгел, бу гадәттән тыш хәлне тикшерергә университет партоешма җыелышы да алынды. Студентларга һәм җитәкчеләренә күтәрә алмаслык авыр һәм олы шелтә бирелде. Әбигә барып гафу үтенү төп таләп итеп куелды. Университетның якты йөзенә төшергән кара буяу табы өчен аларны мәңге гафу итү мөмкин түгеллеге мең кат әйтелде. Студентлар һәм җитәкчеләре соңгы тиен акчаларын җыеп, аларга әти-әниләре дә кушылып китеп, ясалган зыянны кайтару өчен дип, почта аша бу сумнарны шул марҗа әбигә юлладылар. Әле зур сандык алып бирергә дә иткән иделәр. Әмма Өлкә партия оешмасы андый ук юлга бармаска боерды. Студентлардан, ата-аналарыннан, җитәкчеләреннән җыелган һәм марҗа әбинең кулына кергән ул сумнар шулай ишле булып чыкты ки, аңа сыер, сарык һәм тавык-казлар алырга җитте, “Җигүле” машиналы ук булырга намусыннан килмәде.
Шулай да беркөнне:
— Кара әле, ул чемодан эчендә нәрсәләрм бар иде икән?— дип, марҗа әби аны ачып карага итте, әмма иске-москы кием-салым кисәкләре белән тишек оекбашлары гына икәнлеген исенә төшереп, исе дә китмәстән, карават астына эчкәрәк төртеп куйды. Ә күршеләренә:
— Хафасы зур булды, хафасы зур булды!— дип сөйләде.
— Кайсы чемоданың иде?— дигәннәрендә дә, шул кыршылып беткән ямьсез һәм шөкәтсез чемоданы урынына, олы һәм яшелгә буялган сандыгына төртеп күрсәтү гадәтенә керде.
Иптәш Тәхәвиев кенә җәлке, ни тырышты, тик җилкәсендәге пагонына тәки бер “йолдыз” өстәлми калды. Мөгаен Казан белән Яшел үзән арасында адаштырып калдырганнар булырга кирәк. Һәрхәлдә олы һәм калын лупасы аны табып алырга ярдәм итмәгәде!
Сентябрь, 2002.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.