Latin

Глобаль Идея

Süzlärneñ gomumi sanı 6018
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2844
30.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
45.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(хикәя)
Үтерә. Башның зур булуы бер бәла икән ул – гел уйлаттыра да уйлаттыра.

***
Ачыш караңгылыкта ясалды.
Эштән кайтуга ваннага кереп, тозлы су белән коена торган гадәте бар Садриевның.
Көндезге сменадан кайтамы, кичкедән яки төнгедәнме – барыбер коенып чыга. Эшкә киткәндә үк тутырып калдырган ваннага, кайтуга, бер уч “океан тозы” сала да, шул сап-салкын суга кереп ята. Аннары гына җылы су кранын ача. Анысы да булган көннәрдә юынып, булмаган көннәрендә тозлы килеш судан чыга. Коенмыйча да булмый, чөнки корым заводында эшли – техник углерод җитештерәләр. Җиде кат киенсәң дә, тәнгә үтеп, тирегә сеңә торган корымны шулай тозлап юып кына нейтральләштереп була. Моны Садриев
“Наука и жизнь” журналыннан күптән ялап алган. Шул журнал аны гади токарьдан аера да инде...
Ә шулай да бүген ачыш ясалыр дип берничек тә уйланмаган иде.
Төнге сменадан кайтты. Иртәнге як. Баскычтагы пычрак өчен җыештыручыны эчтән генә сүгә-сүгә бишенче катка җәяү менде. Фатирына керде. Итекләрне салырга иелгәндә баш стенага бәрелде.
- Ых, храмыңны!
“Храмы” бу шәһәрдә төзелгән иң беренче йортларның берсе булганга күрә, баш авыртмый, чөнки стена – гипстан.
Әллә бәрелә-бәрелә һәм күп уйлаудан баш та таш кебек катканмы соң инде? Булыр, булыр, ник булмасын!
О-һо, бүген җылы су да бар әле монда! Яхшы гынамы соң! Коенабыз аны!.. Кызык, су молекулалары температураны һава молекуласына караганда нишләп начаррак үткәрә икән?
Ә бит атом дәрәҗәсендә барлык элементларның җылыну тизлеге бер төрле булырга тиеш кебек...
Өй эче тыныч. Хатын – эштә. Малай – мәктәбендә. Шкаф артындагы караватта тынсыз йоклап ятучы Самбист кушаматлы мәчедән башка җан иясе, стенадагы сәгатьтән башка тавыш чыгаручы юк бу өйдә. Шул тавышларга кушылып, хәзер Садриевның ваннада чупылдап суга төшкәне генә ишетелде.
Юк, тәненә сабын тидерми ул монда. Сабын-мунчала белән цехның душында да юынып була ул. Анда теләсә кайсы вакытта да суның җылысы бар, салкыны бар, хәтта гөжләп торган ләүкәгә менеп, чабынып та чыгарга була. Керәсең шунда хәлдән таеп арган килеш, иң биек сәкегә менәсең, тезелешеп утырган ир-атлар арасыннан артка үтәсең, сузылып ятасың. Артта гел урын була, артка беркем дә узмый. Ун минут шунда ятасың. Артыгын ярамый! Артыгы хәлне генә бетерә. Ун минут ятасың, биш минутлап чабынасың. Ике-өч көнгә бер булса да шул мәслихәтне тәнеңнән һәм башыңнан кичермәсәң, дөньялары кадалып китсен! Калган көннәрне җылынып, душта коенып чыксаң да җитә. Ә монда, өйдә, ванна ул, Садриев фикеренчә, аның өчен түгел. Өйдәгесе аның Садриевка тозлы суда коеныр өчен.
Ике-өч минутлап үткәндер. Башта һаман теге тирән уйлар. Вакыт, пространство, материя, температура турында. Галәм төзелеше, атом-молекуляр структуралар турында.
Уйлый да уйлый шуларны Садриев, һәм берничек тә башына тутырып, сыйдырып бетерә алмый. Дөресрәге, тирәнгәрәк киткән саен ул уйларның тагы да тирәнрәк, төпсез тирәнрәк булуын гына аңлый. Менә шуңа исе китә аның, шуңа аптырый. Мәсәлән, ди ул үз-үзенә, планетар системалар төзелешенең атом төзелеше белән ошашлыгы очраклымы?
Элементар кисәкчәләрнең тикторыш халәтендә массасы булмаган кебек, галактиканың да мәңгелек хәрәкәте тукталу аның юкка чыгуына китерәме?
Кинәт, уйларны бүлеп, ут сүнде. Ванна бүлмәсе караңгылык дөньясына чумды. Дөм караңгы. Ишек ярыгыннан энә күзе кадәр дә яктылык керми, чөнки ванна, Садриев фикеренчә, безнең илнең торак программасы шартларында универсаль ябык пространство ул. Аның күп санлы функцияләреннән берсе – фотолаборатория. Ә фотолаборатория яктылыкны яратмый... Чү!.. Чыкты!.. Теләсә нинди химик элементның атомы һәм кояш системасы охшашмы? Охшаш! Планеталар йолдыз тирәсендә әйләнәме? Әйләнә! Элементар кисәкчәләр дә атом төше тирәсендә әйләнәме? Факт!.. Димәк... Садриевның башын әйләндереп җибәргән логик эзлеклелек аның бүгенге даһи ачышына китерде: соң, йолдыз тирәсендә әйләнеп йөрүче миллионлаган планеталарның күпмесендәдер тереклек булгач, атом-төш дәрәҗәсендә дә тереклек булырга мөмкин ләбаса! Ут сүнү һәм абсолют диярлек караңгылыкка чуму хәерлегә булып чыкты. Идея бит даһи, идея – гениаль! Кешеләр параллель тормышларны каян эзли? Материя генә түгел, хәтта яктылык, радиодулкын, хәтта уй да мәңге барып җитә алмаслык ерак планеталардан эзлиләр! Икенче төрле әйткәндә, горизонталь пространствода эзлиләр. И-ех, дөрес эзләмиләр! Вакыт әрәм итәләр! Садриевның кешелек дөньясына зур ачыш бүләк итү мөмкинлегеннән, цивилизация тарихында кискен борылыш күзаллаудан тамагына төер тыгылды. Горизонталь түгел, ә вертикаль юнәлештә эзләргә кирәк бит, ахмаклар, дигән өр-яңа теориядән аның хәтта керфек төпләренә күз яшьләре килеп алды. И-ех, ә?! Бу идея шул кадәр дә көтелмәгән урында, уйламаган-көтмәгән җирдән акылга китереп суга икән – исең китәр, валлаһи!
Ут кабынмады. Нәрсә булды икән инде тагын? Болайга китсә, судан чыгу вакыты турында сигнал бирергә тиешле реле да эшләмәс бит инде... Нинди гаделсезлек, ә! Глобаль идеяләр белән мәшгуль бер вакытта вак-төяк көнкүреш мәшәкатькә нинди зур игътибар таләп ителә! Йә лифт йөрми, йә бәдрәфтә бачоктан су агып торып астагы күршеләрне су баса да, алар белән ремонтын кайгырт, тормышын яңадан көйлә; йә булмаса көн үзәге дими, төн уртасы дими – уйлана башлаганда гына кайсы да булса “бик кирәкле кишер яфрагы” кереп, үз кайгысын колакка эләргә тотына. Утыр аннары, мәсәлән, татарның “бишмәт һәм бәрәңге” милләте булуы турында Морзанурның фәлсәфәсенә “ыһы шул” дип мөһер сугып. Аның сәяси нәтиҗәләрен раслап тормасаң, бөтенләй дискуссия ачарга, димәк, хәлне тагын да кискенләштерергә туры килә. Шуның ише вак-төяк сәбәпләр аркасында кешелек өчен архи мөһим күпме ачыш ясалмый, күпме даһи уйлар тәмамланмыйча кала! Йа хода, күпме уй җилгә оча да, файда китермичә пространствога тарала!
Я-ке-ле-ме-не-о! Менә хәзер дә кешелек дөньясы өчен галактика булган суперпространствоның вертикаль үлчәмдә ниндидер дәрәҗәгә карата бары тик атом төше генә, ә шул ук кешелек дөньясы өчен тикторыш халәтендә хәтта массасы да булмаган атом төшенең башка дәрәҗәгә карата йолдыз системасы, бәлки хәтта галактика булуы турындагы уйларны үстерәсе, тирәнәйтәсе, җәелдерәсе урында шул кадәр дә соры, шул кадәр дә көндәлек, шул кадәр дә эч пошыргыч фикерләргә чуалып әрәм булып утыр инде: ваннада ут нидән сүнде икән?!
Садриев катгый карарга килде: электр уты ник шунда кадалып бетмәсен, ә судан чыкмаска! норманы тутырырга кирәк! Нәрсә, суда утсыз ятып булмыймы әллә? Караңгы булса ни дә, якты булса ни түгелме соң? Иң мөһиме – нинди фикер килде бит башка, ә?!
Күңелгә горурлык хисе кереп тулды. Кәеф күтәрелеп китте. Кемгәдер бер яхшы сүз әйтәсе килә башлады. Их, и-ех, бөтен дөньядагы барлык кешеләргә кычкырасы иде: әй сез, кешекәйләр-мескенкәйләр, космоска ракеталар, күпъеллык экспедицияләр җибәреп, халык акчасын туздырып, вакыт әрәм итмәгез, якыннанрак эзләгез!.. Ләкин...
Ләкин теорияне үстерүгә керешеп булмады – фатирда ишек кыңгыравы чылтырады. Чү, дип аптырашта калды Садриев, электр кыңгыравы эшлиме? Эшли! Димәк, ванна бүлмәсендә генә сүнгән. Кыңгырау тавышы артыннан ук башка килгән беренче кечкенә ачыш шундый булды.
Аның артыннан Садриевның авызыннан канына сеңгән сүзе очып чыкты:
- Ых, хыр-рамнар-рыгыз-зны!
Караңгыда капшана-капшана чамалап, Садриев раковинага борынын сеңгерде. Менә бит, дигән уй йөгерде баш миендә, организм эшчәнлегенең калдыгы булган шул сыекча матдә составындагы атомнарда да миллионлаган тере дөнья булырга мөмкин. Һәм алар да, ракеталар җибәреп, еллар, үзләренчә гасырлар әрәм итеп, берсен берсе эзлиләрдер.
Кызык, аларның гасыры безнең секундның ничә миллиардтан бер өлеше икән? Боларны, ваннадан чыккач, һәм ул ишеккә шалтыратучыны озаткач, теге дәфтәргә теркәп куярга булыр... Балконга рам куясы бар, менә шул эшне эшләгәндә теориягә кайтылыр, уйланырга вакыт булыр. Нервыларны да тынычландыра торган шөгыль арасында баш андый уйларны яхшы пешерә ул. Сменага киткәнче дүрт-биш сәгать вакыт була, димәк, алга – теорияне үстерергә! Мондый теорияне бит теләсә кем уйлап чыгара алмый. Кызык теория бит, шайтан алгыры! Менә шул судагы водород атомы эчендә дә миллиардлаган Кояш системаларын берләштергән галактика бар дигән сүз бит инде бу! Ә ванна бүлмәсендәге абсолют караңгылык алар өчен яктылык та түгел, караңгылык та. Бу очракта хәтта яктылык дигән нәрсә үзе дә чагыштырмача төшенчәгә әйләнеп кала.
Тышкы яктан ваннаның ишеген шакыдылар:
- Физик әфәнде, син ваннадамы әллә? – дигән тавыш ишетелде.
“Уф, бу Хода Бәндәсе нишләп йөри инде тагын, әтрәк әләме булып”, дип уйласа да,
Садриевның җавабы кыскарак булды:
- Ыһы шул!
Шунда ук “чик” иткән реле тавышы артыннан, судан чыгу вакытын белдереп, будильник чәрелдәде. Димәк, ваннада лампочка гына янган булырга тиеш. Алыштырасы булыр. Өйдә лампочка бармы икән соң?!
Хода Бәндәсенең эше хутта аның – оялу-нитүнең нәрсә икәнен дә белми, кирәксә-кирәкмәсә дә йөгерә дә менеп җитә, йөгерә дә менеп җитә. Аның йә “шестерка” стартеры турында консультация аласы бар, йә аны банкада килеш балконда торып өшегән тозлы кәбестә проблемасы тирән борчый, йә аңа ульян ягы мишәрләрендә никах мәҗлесе тәртибе турында “ну, хатәбе бер-ике сүзлек кенә мәгълүмат бир”, чөнки “булачак кияү сезнең яктан бит, малай”... Ә бүген йомышы, чынлап та, бик җитди икән.
- Син, дустым, ачуланма инде, - дип сөйләнә-сөйләнә Садриевларның аш бүлмәсенә үтте ул, һәм күршесенең “чәйнекне генә газга утыртып җибәр әле” дигән үтенечен канәгатьләндергәннән соң дәвам итте, - тагын үземә кирәккәч кенә кердем инде.
“Күренмәсәң соң, сагынып көтеп тә тормыйлар әле”, дигән уй белән Садриев ваннадан чыкты. Халат билбавын бәйли-бәйли Хода Бәндәсе янына кухняга керде. Ә теле кунакчыл аның:
- Кая югалдың соң? Ник бер дә күренмисең? – янәсе.
- Әй, малай, сөйләсәң озакка китәр, сөйләмичә дә түзеп булмый. Аннары синең киңәш тә кирәк әле...
“Әй, Хода Бәндәсе,- дигән иде кайчандыр Садриев бу кешегә,- бөтен җиргә кысыласың, барысына да җитешергә, өлгерергә тырышасың – ниеңә соң болар сиңа?” Танышуларыннан соң берничә ай узгач кына булган шул сөйләшүдән соң Садриев икенче каттагы бу күршесен “Хода Бәндәсе”ннән башка исем белән атаганы да юк. Шул корым заводында станоклар көйләүче слесарь гына димә, озак еллар зарарлы цехта эшләүдән күз төпләре каралса да, йөзе гел балкып, ниндидер гадилек нуры белән яктырып торыр аның; газапланып биш бала үстерүдән дә зуррак рәхәт күргәне булмаса да, битендә җыерчыклар әллә бар аның, әллә юк. Бригадасындагы һәр слесарьның гаилә хәлен белә, мәчет төзелешенә үз инициативасы белән кешеләр җыеп өмәгә бара... Бер дә тик тормый, өйдә ятмый.
Заводта танышып, бер үк йортта күршеләр булып торулары ачыклангач, Садриевка “Хода
Бәндәсе” дә үзенчә исем тапты: Физик әфәнде. Чөнки Садриев бу шәһәргә килгәнче үзенең югары белеме белән авыл мәктәбендә физика укытып мәтәшкән иде.
- Нәрсә булды тагын, - дип сорады Физик эре генә. – Давай, сайрап кара!
Әлләкем булып махсус кылануы түгел бу аның, интеллигентлыгын күрсәтү дә түгел – холкы шундый, нишләсен инде.
Һәм Хода Бәндәсе “сайрарга” тотынды. Аларның бригадасындагы Молотковның инвалид атасына закон буенча бирелергә тиешле “Ока”ны профком тирәсендәгеләр кемгәдер үз кешеләренә “ычкындырганнар” икән. Менә хәзер шул гаделсезлекнең очына чыкмый торып, ни үзе, ни башкалар тынычлана алмыйлар икән, чүт забастовкага барып җитмәгәннәр.
- Үзем генә йөгәннән тартып торам, югыйсә, харап.
Аннары, чәйнекне плитәдән күтәреп алып өстәлгә утыртты да, зарланып алды:
- Һай, үзгәрде заманалар, барысы да алдашырга гына карап тора, малай. Бөтенесе үз тиресен кайгырта. Шулмы икән инде ул демократик җәмгыять, ә?
Судан чыкканда Садриевның исәбе гади һәм ачык иде: бу абзыйны чәй белән сыйлый да, “баш авыртыбрак тора әле” дигәнрәк сәбәп белән аннан котыла. Ул чыгып китүгә, теге теорияне алга таба “сөрә” башлый. Галактикалар һәм атомнар турында иркенләп, рәхәтләнеп, тәмен белеп уйланырга иде исәбе. Балкон рамы өчен агач рейка шомартканда аягүрә дә, башны ике куллап кысып тотып та, терсәкләр белән балкон кырыена таянып та, ял итәргә кергәч, кәнәфигә җәелеп утырып һәм аякларны диванга күтәреп салып та уйланырга иде! Ләкин күршеңдә Молотков кайгысы булганда, ә Молотковның шикаять язарга грамотасы җитмәгәндә нишлисең инде? Дөрес, шул шикаятьне язарга булышасың! Ә яза беләсеңме соң? Анысын синнән сорамыйлар. Андый тәҗрибәң булмаса да, интеллигент дигән даның бармы – бар! Шуңа күрә утыр, яз! Әнә нәрсә ди бит:
- Молотковның иманы камил, атасының бисплатный машинага чираты җиткән булган, әмма списокны “юкка чыгарганнар”. Исбатларга гына кирәк, тикшерергә...
Хода Бәндәсенең бу кереш сүзләрен тыңлаганда Садриев уйланып утырды: әй аллам, чынлап та очына чыгып була дип өметләнә бит инде бу бичаралар, президент тәртип сала дип ышаналар...
Күрше ул арада тыкылдады да тыкылдады:
- Кухнәгез бигрәк бөркү, малай, кая, форточкаңны ачыйк әле... Бер бүлмәле квартир бер бүлмәле инде ул, әйеме?
Садриев эндәшмәде. Ишек артына беркеткән көзгегә карый-карый чәчләрен тараштыргалады, пеләшен каплаштыргандай итте, ак ишеген күгәрек нокталар баса башлаган иске суыткычтан май, варенье чыгарып куйды. Шайтан да икән, хәтта шул май молекуласында да элементар кисәкчәләр – миллионлаган планеталар лабаса!
- Тагын чәй өстимме, күрше?
- Өстә соң!
- Мин әйтәм, бәлки, чынлап та Молотковның атасының чираты җитмәгәндер, ә? Нигә сразы президентка кизәнергә? Монда ачыклап бетерергәдер башта...
Ыһы, белмиләрдер синең хәтле генә! Хода Бәндәсенең компромиссларга исәбе юк:
- Барысы да тикшерелгән, ачыкланган. Тотарга да язарга гына калды. Бөтенебез кул куячакбыз.
Ул озак уйланып утыра торганнардан түгел, тезде дә тезде генә: аныңча, директорын да, профкомын да, шәһәрнең социаль яклау идарәсе башлыгын да бөтен кырын эшләре өчен яхшы гына акылга утыртып алырга кирәк, бу форсаттан файдаланып.
Өстәл астында хуҗасының аякларына сыланып йөргән Самбист көтмәгәндә Садриевның тезенә сикереп менеп кунаклады.
- Пер-рес, оятсыз, - дип, аның колагына чиертте хуҗасы.
Садриевның бу дорфалыгын бик ошатып бетермәсә дә, Самбист әлләни үпкәләп тормады –
“и, мәгънәсез” дигәндәй башын селкеп, идәнгә сикерде.
- Нәрсә-ә, - дип сузды “оятсыз”ның кемгә әйтелгәнен аңыштырмый калган Хода Бәндәсе.
Аның бармагы борын яфрагын чеметкән килеш катты да калды.
- Сиңа түгел лә, - диде Садриев, - мәчегә әйтәм.
Күршесенең зарларын тыңлый-тыңлый, Садриев мәчегә сөт салып бирде. Тик мәче генә аппетиты юклыгын күрсәтеп, койрыгын туры катырып, китеп барды. Аңа мондагы сүзләр категорически кызык түгел иде.
Алгы якка чыктылар. Президентка петиция язу процессы башланды. Хода Бәндәсе кәгазен дә үзе алып кергән. Язарга керештеләр. Садриевның башы башка юнәлештәге уйлар белән тулы булса да, газаплы озак маташу нәтиҗәсендә беренче җөмлә ак кәгазьгә сыланып калды:
“Хөрмәтле президент!”
- Әллә президентны зур хәрефтән язаргамы соң, ничек уйлыйсың, - диде күрше.
Кечкенәдән калдырдылар, чөнки, дип аңлатты Садриев бик популяр рәвештә, слесарь да, президент та һөнәр атамасы буларак тип-тигезләр.
“...Законнарны карусыз үтәүче намуслы гражданин буларак, ярдәм сорап Сезгә – илебез
Конституциясенең төп гарантына – мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрмен...”
Шулчак вакыйгага тагын Самбист кушылды. Бу юлы ул бөтенләй әрсезләнде – президентка юлланган хат туып килүче кечкенә өстәлгә менәргә батырчылык итте.
- Бигрәк пырдымсыз инде мәчегез, - дип ризасызлыгын белдерде күрше.
- Нинди соң инде ул ягъни мәсәлән?
- Ягъни мәсәлән беспардонный!
- Ә-ә!
Әлбәттә, тәпиләре астында нинди мөһим документ туып килгәнне бераз гына булса да аңласа, менмәс тә иде мәче анда. Ләкин белмәде, шуңа менде. Һәм бу юлы да эләкте инде, тагын эләкте. Үпкәләде – карават астына ук кереп шылды.
- Вәт нахал, - дигән комментариен ташлап калды аңа Хода Бәндәсе.
Хат озак язылды. Бик күп көч куелды аңа, интуицияне шактый эшкә җигәргә туры килде.
Ниһаять, төш вакыты җиткәндәрәк төгәлләделәр. Аннары ул хат Физикның портатив машинкасында бастырылды һәм Хода Бәндәсенең култык астына кыстырылып икенче катка төшеп китте.
Төнге сменада эшләп кайт та, юньләп ашамаган да килеш тагын өч-дүрт сәгать буена баш катырып хат язып утырып кара! Җәза бит бу! Мондый таушалудан соң Садриев та йокларга ятмыйча түзә алмады. Йокы аның атом- планетар теориясенә дә бирешми. Ул Физикның күзләрен баса, аңын томалый һәм, ниһаять, горизонталь халәткә сузып сала. Китә
Садриев. Сүнә. Дөнья баштан чыгып югала.

***
Садриевның йокысы да йокы түгел бит ичмасам. Аны һәрвакыт “иртә уяталар”. Уятучылар һаман шулар инде – йә хатын булыр, йә малай. Икесе дә фән дошманнары. Алар өчен дөньяда ачылмаган теория калмаган, шуңа күрә әтиләренең барлык ачышлары, фикерләре – аларга нуль бөтен нульдән нуль.
- Син нәстә, карт, беген урын да җәеп тырмыйча аугансың, капмагансыңдыр ич?!
Иренең принциптан эчмәгәнен белә бит инде, ә барыбер шикләнә.
“Йокысы ярар, - дип уйланды Садриев, аның шулай вакытсыз кайтып кереп уятканына бик үпкәләмәсә дә. – Тик менә теге теорияне уйлап бетереп булмый инде хәзер”.
- Кайттыңдамыни, карчык?
- Әллә катьмаска идеме?
- Сизми калдым диюем инде, - диде дә Садриев, президентка шикаять язу вакыйгасын сөйләп алды.
- Чәй куеп җибәрмәссеңме?
- Бәлки үзең куеп җибәрерсең... Анда аш та бардыр, җылытсак та ярыйдыр, шәт?
Эштән соң очрашуны утыз биш яшьлек “карт” белән аннан яшьрәк “карчык” һәр көнне диярлек шулай, бер-берсенә сораулар белән, башлыйлар. Сөйләшкәндә сизелми үзе. Ләкин аларның аралашу җае шундый: “мин сине яратам” түгел, ә “мин сине яратмыйммы соң инде?”, “телевизорны кабыз әле” түгел, ә “телевизорны кабызмассыңмы икән”.
Садриев газ плитәсе янында чырт-чырт шырпы кабызганда “карчыгы”ның тавышы фатирны яра:
- Минем халатны күрмәдеңме? Эзләп кенә бирмәссеңме?
Ә үзе шкаф артында.
“Карты” аңлый, бик яхшы аңлый: хатын хәзер чишенеп ташлаган да шәрә килеш караватта сузылып ята булса кирәк. Аның “халат китермәссеңме”се хәйлә генә, чакыру ысулы гына.
Тугыз ел бергә торган “карты”на төрттерә ул: яныма килеп, бер кочакламассыңмы икән, малай продленкадан кайтканчы берәр эш майтарырга өлгермәбезме, янәсе...
- Белмим шул, әнисе, китерерменме икән, - дигән була Садриев, һәм аш озаграк җылынсын өчен газны кыса төшә дә “карчык” янына юнәлә. Башның бер тирән почмагында теге уй-фикерләр тагын искәртеп ала: газ яна, температура үзгәрү процессында ул кислород белән реакциягә керә дә яңа төрле газга әйләнә. Аның составындагы атомнар үзгәрми, молекуляр төзелеш кенә бозыла. Бу үзгәрешләр атом дәрәҗәсендәге галактикага тәэсир итәме икән? Шайтан алгыры, әллә нинди яклары бар икән бит әле бу теориянең!
- Нәрсә мыгырданасың анда? Нинди теория ул тагын? Тагын нинди уйлар белән баш катырып йөрисең?
- Юк, юк, әнисе, болай гына...
- Тизрәк килә алмассыңмы икән?
Килә “картың”, килә. Нишләп килмәсен?! Тизрәк тә килә. Шкаф артына керә. Күрә: елкылдап тора торган гәүдәле, шома тәнле яшь хатын ята. Өстендә кием диярлек бернәрсә юк. Мендәрне күкрәк турысына кочаклап йөзтүбән яткан да журнал актара.
Тирләгән, имеш, шуңа чишенгән. Суынып ята, янәсе...
Әмма бөтен ятмышыннан ир белән яшәүнең нәрсә икәнлеген яңа белә һәм аның тәменә әле керә генә башлаган утыз яшьлек хатын-кыз темпераменты чәчрәп тора. Ну сибә хәзер
Садриев красинны бу чаткыга! Айн моментум, ди. Монда инде бөтенләй башка теория, башка практика, башка физика һәм башка корал таләп ителә. Ну, “карчык”, түз генә!
- Ну, карчык, эротикага карап, эротика күрсәтеп ятам димә келисең инде, дамы?
- Нәстә, күрсәтерлегем юкмы әллә?
- Ничек кенә әле! Синдә дә булмаса, кемдә генә булыр ул тагын, - дип сөйләнә-сөйләнә, Садриев хатын янына килеп утырды. Бер кулы үзенең күлмәк төймәләрен чишә, икенчесе хатынның аркасына массаж ясаган булып кылана.
- Ник сорамыйсың, нәрсә булды дип, - диде хатын, журналдагы эротикадан күзен күтәрмичә генә.
- Нәрсә булды чынлап та, ничек болай кызмача кайттың әле?
- Трофимованың туган көне дип әйтмәгән идеммени иртән? Әйтмәгән идеммени?
- Әйткән идеңмени?
Әйткән ди! Тагын нәрсә?! Хатынның бөтенләй башына киткән икән, уйлап кына куйганын да “әйткән идем” дип ята. Эчү килешми шул хатын-кызга, һай, килешми...
Садриев хатынын да күндереп бетерде инде: яшь чакның кадерен бөтен яклап белеп калырга кирәк. Эше дә, теорияләре дә качмас, ә менә хатын, телисеңме-юкмы, шилә дә башлар. Шуңа күрә яшь чакта һәр минут исәптә, һәм менә малай мәктәптән кайтканчы әнисен чамалап өлгерү – беренчедән, изге бурыч, икенчедән, дөньядагы бердәнбер һәм иң рәхәт сәгадәт, өченчедән пешкән җимешне вакытында тәмләп калу.
- Әй, юләрдер дә инде без синең белән, карт, ә?
- Әйтмә дә инде!..
Садриев чалбарын салды. Диванның кырыена утырып, оекбашларын салырга дип үрелгән иде
– тагын ачыш ясады: бәрәч, яланаяк икән бит! Үз хатыныңа кызыгып, бөтенләй баш әйләнгән.
Ниһаять, хатын, чишенеп беткән иренә карады да:
- Шкаф башыннан бер резинка эләктереп төшмәссең микән, - диде.
- Әллә кирәкмәстәме соң, - дип каршы төшеп карады Садриев. – Бит икенче балага нигез салырга вакыттыр инде? Бәлки ни...
- Тү-тү-тү! Оныттыңмыни качянга сүләшкәнебезне?
Бер караганда, бу мишәр кызлары шул ук хатын-кыз инде: шул ук буй-сын, шундый ук күзләр, борын, колаклар. Әмма нәрсәдер тагын бар аларда – Садриев танышуларына ун ел үткәч тә шуны аңлап бетерә алмый.
Менә ул шкаф башындагы киштәдән, бөкләп тезгән керләр арасында капшана-капшана, презерватив эзләде. Аяк очларына үрелеп капшану гына нәтиҗә бирмәде – резинка табылмады. Шкаф янына урындык куеп, шуңа менеп басырга туры килде. Шулай азаплана торгач табылуын да табылды эзләгән әйбер, тик... аны файдаланырга гына өлгереп булмады. Садриев шәрә килеш урындыкта басып тора иде, хатыны “карале” дип әйтергә авызын да ачкан иде, ләкин әлеге дә баягы ишек кыңгыравы чылтырады.
Бу юлы “и-эх, храмнары” әйтелмәде, башка сүзләр яңгырады:
- Типтеме бия тәртәгә, карчык?!
Аңа җавап итеп, хатын елмайды гына:
- Өзелгән өмет – авыздан талап алынган ризык!
Малай кайтты. Өйдә тынычлык бетте. Әйтерсең, үзе генә түгел, ә тулы бер класс бала-чага, ярты Африка халкы килеп керде. Пыр тузды кече Садриев: баштан өстәл тирәсен тентеде: нәрсәнедер иснәнде, нәрсәдер капты, йотты, эчте, аннары суыткычка ревизия ясады, “җылына торсын!” дип мыгырдана-мыгырдана өстәлгә сөт алып утыртты, шул арада үзе бөтерчек урынына бөтерелде, ә теле автомат кебек такылдады:
- Тагын кочаклашып яттыгыз инде, э-эме? Чәй дә җылытмаганнар... Ашыгыз кайнап утыра түгелме? Ботка пешермәдегезме әллә?! Әти, син миңа эшеңнән унҗиделегә шөрепләр алып кайталмассың микән? Хезмәт абыйсы сорады. Егермеләп кирәк!.. О, ә бу нинди журнал инде тагын? Эротикадыр инде, нәстә булсын безнең “продвинутыйлар” өендә... “Салават күпере” килмәдеме, әни?.. Нәрсә генә беләсездер, белмим. Аптыраган сезнең белән!..
Быел Төркиягә барабызмы?
Бәхете тулы гаиләнең көндезге тормышына кичкесе кушылып китте. Үстерерсең монда теория! Үстереп кара! Атом төше дәрәҗәсендәге галактиканың яктылык тизлеген безнең яктылык тизлеге белән чагыштыру өчен мондый шартлар туры киләме соң? Оһ, килми! Һәм гомумән, аның өчен гомер буе ялгыз яшәү кирәктер, мөгаен. Йә тирән уйлар уйлап, ялгыз гына яшәп, гениаль ачышлар ясыйсың инде, йә булмаса өйләнәсең дә, гомер буе “менә иртәгә тотынам, менә иртәгә уйлый башлыйм, менә иртәгә язарга керешәм” дип, үз-үзеңне буш хыяллар белән юандырып гомер яндырасың.
Шулаен шулай, әмма бит хәтта гаилә тәртәсенә җигелгән, шул аркан белән тышауланган килеш тә башка әнә нинди ачышлар килеп керә! Һәм җаен табарга, вакытын табарга кирәк. Уйлап бетерәсе, очына чыгып җитәсе, кешеләргә белгертәсе килә. Халык санын арттыруга гына түгел, цивилизация үсешенә, кешелек җәмгыятенең камилләшүенә дә өлеш кертәсе, тарихта эз калдырасы килә. Әлбәттә, үзеңә алмашка бала үстерү дә кешелек дөньясына өлеш кертү инде ул. Кайсысы мөһимрәк, дип сорау кую да хәтта урынсыз. Тик чагыштырып кара әле: кешелекнең сан ягыннан артуына күпме игътибар һәм нинди шартлар да, сыйфат ягыннан яхшыруына никадәр генә! Биологик үрчүгә, тамак кайгыртуга – бөтен вакыт, барлык көч. Теорияне үстерүгә – аннан-моннан урланган ертык мескен минутлар.
- Шәкертебез син безнең, - дип, каршы төшәргә җөръәт иттеләр кече Садриевка олы
Садриевлар. – Бәлки баштан киемнәреңне алыштырырсың да юынып чыгарсың, ә?
Шәкерт шкаф артына кереп чумды, әнисе – аның шелтәләрен тыңлый-тыңлый аш бүлмәсенә, әтисе – балконга. Ләкин балконга чыгып барган җирдән телевизор төймәсенә баскан иде – анда яңалыклар дикторын күреп, терәлеп калды.
Ләкин бу малай сиңа яңалыклар тыңлатамы соң?! Шкаф артыннан башта аның “Ну, әни, кем шулай ташлап калдыра инде” дигән тавышы чыгып, телевизорга ябышкан әтисенең колагына килеп бәрелде. Аннары әнисенең колготкасы очып чыкты. Кухнядан бу колготкиның хуҗасы килеп чыкты да, елмаеп иренә карады, аннары колготканы түрдәге диванның мендәре астына тыгып куйды.
Шәкерт икесен дә кызу табага бастырды.
Балконга рама ясалмады бүген, теориягә дә үсеп китәргә җай чыкмады. Кечкенә
Садриевның активлыгы әтисенең дә, әнисенең дә бөтен вакытын алды. Класстагы бер малайдан бер генә кичкә алып кайткан видеокассетаны карадылар бергәләп, аннары фильм турында фикер алышулар оештырылды. Өлкән Садриев хәтта космик бушлыкның да чынлыкта бер атом төшенә сыйган пространство гына икәнлеген исбатлау формуласы турында уйлану урынына Шәкертә Сталлоне яки Ванн Дамм кебек булыр өчен “гел бишлегә генә укырга тырышырга һәм спорт белән шөгыльләнергә” кирәклеген сеңдереп утырды. Аннан соң иртәгегә портфель җыю, югалган дәфтәрне эзләү, пенал ремонтлау, кичке гимнастика шулай ук Шәкертнең берүзе тарафыннан гына башкарылмады – бу эшләрдә дә гаилә Шәкерт тирәсенә тыгыз тупланган ядрә икәнлеген күрсәтте.

* * *
Заводка кадәр араны вахта автобусы ярты сәгать чамасы бара. Садриев бу мөмкинлекне беркайан да кулдан ычкындырмый – рәхәтләнеп үз уйларына чумып йөзә. Тирә-юньдәге кешеләрдә, автобусның ыңгырашуында, юлның чокырлы-чакырлы булуында аның бер тиенлек тә эше юк. Эшкә баручы халык уйсыз, моңсыз һәм күңелсез. Тонык ут яктысында бер тирәдәге утыргычларга оешып, биш-алты пролетарий кәрт суга: көлешеп алгандай булалар, сүгенү дә ычкынгалый телләрдән, ә күзләре – бер-берсенең кәртләрендә.
Утырырга урын җитмәгәнгә күрә басып барырга калган ике яшь кызга карап алырга да вакытары юк – “эш”ләре кызу. Ә ул кызлар, башка хатын-кызлардан аерылып, күзләрне кызыктырып торырлык итеп киенгәннәр. Баш өстендәге тотынгычка тотынганнар. Басып барырга “оялган” ир-ат халкының күзе тәрәзәгә терәлгәннәре дә ара-тирә шул кызларның яңгырап алгалаган көлү тавышларына игътибар итеп куйгалый. Оялчаннарының күзе тәрәзәдә булса, кыюракларыныкы – теге кызларың күкрәк турысыннан аяк челтәренә кадәр арада. Алар күзләре белән бу кызларны яраталар, бик яраталар. Кыска итәк кигән һәм тотынгычка үрелүдән ботлары тагын да ачыла төшкән кызга бу ярты сәгать эчендә гаыйк булучылар – ярты автобус...
Хәтта Садриев булып Садриев та, бүген кешелек дөньясы тарихында иң мөһим ачышларның берсенең авторы Садриев та бер мәлгә үз уйларыннан уянып китте дә, кызга карап, күзләренә ял бирде. Теория белән тулы булса да, башы бераз фантазиягә дә битараф түгел бит аның. Тегесен генә кара син аның! Чалбары ничек кысып тора фигурасын! Ә монысы? Ы-ых, храмнарын!.. Заводка эшкә бара димәссең боларны, берәр нинди “Мисс” конкурсына чыгып басканнармыни! Ул юбка белән футболка астында тагын берәр кием кисәге, ай-һай, бармы икән соң?! Булса, нинди төстә икән? Кызыл микән сары микән?..
И-эх, ых-ых! Чукынып кына киткере, сиңа аның трусигының төсе ни чуртыңа, сиңа бит теория мөһимрәк, теория! Менә нәрсә турында баш ват син! Идеяңны үстер, алга сөр, тирәнәйт! Очына чыгып җитәргә тырышып карарга кирәктер бит инде?! Ләкин чыгып булырмы икән? Ай-һай, тирән ич!
Димәк, болай...
Садриев, теориясенең көне буена уйланылган өлешен, ниһаять, логик бер эзлеклелеккә салып, гомумиләштерергә, үзе әйтмешли, системага төенләргә кереште.
Димәк, болай... Элементар кисәкчәләрнең тикторыш халәтендә массасы юкмы? Юк! Җир һәм башка күк җисемнәре шул ук атом дәрәҗәсендәге кисәкчәләр генә булгач, аларның да тикторыш халәтендә массасы була алмый лабаса! Зурлык, күләм, ягъни пространствода алып торган урынның әһәмияте юк монда. Вакыт кына чагыштырмача булып чыга. Теләсә нинди конкрет әйбер , әйтик, әнә шул кызыйның колагында эленеп торган алка составындагы алтын атомы эчендә планеталар бар. Дөресрәге, аны “бар” дип әйтеп тә булмыйдыр, әйтергә өлгереп тә булмыйдыр, чөнки шул “бар”ның беренче авазы әйтелеп, соңгысына барып җиткән арада ул планеталар өчен миллионлаган, миллиардлаган еллар үтеп киткән буладыр... Шуңа күрә дә безнең дәрәҗәдән ул микропланетар дәрәҗәгә күчеп, үтеп кереп тә булмаска тиеш. Чөнки вакыт тизлегенең аермасы аң җитмәслек зур.
Син монда ярты сәгать буе автобусның чокыр санап баруыннан сикерә-сикерә кызлар сыйрагы күзәткән арада үз тәнеңдәге күзәнәкләрне тәшкил иткән әллә ничә миллион атомда әллә ничә миллион тапкыр тормыш барлыкка килеп, меңләгән тапкыр динозаврлар чоры, кешеләр барлыкка килү, сугышлар, космос үзләштерү, коммунизм төзү, планеталар арасында һәлакәтле конфликтлар һәм башка процесслар кабатлангандыр. Ләкин моннан анда, аннан монда үтеп кереп булмый. Булмаска тиеш тә. Икенче яктан, безнең галактика үзе дә кем өчендер атом төше генә, һәм без миллиард ел дип санаган вакыт та кемдер өчен керфек кагып алган ара гынадыр...
- Нигә алдашасың, анда король юк бит, - дигән гайрәтле тавыш, шуннан киткән бәхәс белән карт сугучы кешеләр – кичәге коммунистик хезмәт алдынгылары һәм бүген тәмәке алырлык та акчалары булмаган хәерче акционерлар – автобусның соңгы тукталышка борылуын сизми дә калган иделәр. Садриев бая кызыгып карап килгән кызлар артыннан чыкты. Әмма артларыннан малай-шалай кебек селәгәй агызып барудан өстенрәк булды – берничә адымнан соң ук аларны узып та китте. Арттарак калып баручы егетләрнең сүзләре колакка чалынып үтте:
- Бер төнгә ярап торыр иде әле болар... Ике йөзне кызганмас идем тегесенә.
Кызларның да сүзләре әлләни сер түгел иде бугай:
- Андри Палычның кабинетын күрсәң иде!..
- Кем ул?
- Соң, җиденче цех нәчәлниге...
- Эләктердеңмени әле анысын да? Ну ты даешь!
- Мине монда эшкә нәрсәгә йөри дип беләсең соң, әллә аларның чыпчык хәере хәтле зарплатасы өченме?..
Әй, боларның мәшәкатьләре! Һи, боларның кайгылары! Бу да тормыш инде боларның! Шул да эш! Яп-яшь килеш бит. Булса, бер унтугыз-егерме яшьләр булыр инде икесенә дә, ә әнә ничек тормышны тирәнтен өйрәнеп өлгергәннәр инде! Садриев үзенең гениаль, даһи ачышын боларның чүплек тузаны хәтле вак проблемалары белән чагыштырып карады.
Бичаралар, яннарыннан нинди гений узып барганын сизмиләр шул. Бу пролетариатка эштә казынып ятарга булсын да, хезмәт хакы турында елап йөрергә булсын! Бу кызларга тәти киенергә булсын да, үзләренә карап сокланучылар, кызыгучылар гына кимемәсен! Ы-ых, мескеннәр! Җәлләп тә куйды шулчак бу халыкны Садриев. Аңлатып кара син бу контингентка космосның атомнар арасындагы бушлык кына икәнен!..
Нинди зур ачыш бит! Нинди зур, даһи ачыш! Бу бит кешелек дөньясын гасырлар буе борчып килгән күпме сорауга җавап! Дөнья төзелешенә карашларны йөз дә сиксән бер градуска борачак ласа бу идея! Әлегәчә булган барлык теорияләрнең астын өскә китерәчәк бит бу! Шул канатлы уйлары, баш әйләндергеч хыяллары белән Садриев завод капкасыннан ничек үтеп киткәнен дә сизми калды, цехка да барып кергән. Берзаман җиргә төшсә – чишенеп, киемнәрен алыштырып маташа икән инде. Үтеп-сүтеп киткәләүче иптәшләре белән дә үзеннән-үзе исәнләшелә, кием шкафын да куллар автоматик рәвештә үзләре ача икән. Кеше организмы мондый вакытларда компьютерга әйләнә – программа буенча хәрәкәтләндерепме хәрәкәтләндерә.
- Сәлам Физик әфәнде! – Садриевны дөньякүләм мөһим уйларыннан бүлдергән реплика шул булды.
Каршыда, елмаеп, Хода Бәндәсе басып тора икән. Тәмәкесенең көлен читкә өрде дә, дәвам иттерде:
- Ник чакырмадың? Ашыккансыңдыр инде... Син гел шулай бит!
Синең кайгың гына ди монда – Садриевның башында бөтенләй башка нәрсә! Әллә сине истә тотсын ул, әллә үзенең галактикасы турында уйлап өлгерсен...
Хода Бәндәсенең дәгъвасы урынсыз булса да, аңа җавап тиеш иде. Һәм ул җавап алынды:
- Бүген эшкә бармыйм дип әйткән идең түгелме соң? Шуңа күрә кереп тә тормаган идем шул...
- Кайчан алай дидем, кит әле! Булмаганны...
- Нигәдер шулай дигән идең кебек истә калган шул.
- Ю-ук, син нәрсә?! Без синең белән ул турыда бөтенләй сөйләшмәдек бит!
- Сөйләшүен дә сөйләшмәдек шул ахырысы... Юньле сигарет тартасың бугай, берне сыйлале!
Кабыздылар.
Шул арада яннарына Молотков килеп чыкты. Аның башында үз кайгысы инде. Килә-килешкә бригадирына эндәште:
- Гарипыч, президентка хат мәтәштереп караган идем...
- Һәй, үзең дә яздыңмыни? Ә без тагын менә Садриев белән шул турыда төшкә кадәр вакытыбызны чукындырып утырдык. Йәле, күрсәт “әсәр”еңне! – дип, Хода Бәндәсе үзенең эшчесен ияртеп алып китте.
Садриевның кәеф тагын да күтәрелеп китте – менә ич, конкрет кешегә ярдәм дә күрсәтергә өлгерделәр, нинди кыйммәтле, затлы фикер җимеше дә “пешерелде”. Очып кына йөрде ул, арыганлык сизелмәде дә. Смена буена эше дә әлләни күп булмады: күчәр сыман бөтерелеп эшли торган Камилнең станогында бер подшипник алыштырылды, аннары
Молотковның станогына су килми башлаган иде – шуны рәтләделәр, смена ахырында чуаш
Куләйнең кран-балкасы белән бераз чиләнеп алырга туры килде. Куләй хәйләкәр: слесарьлар кран белән азапланган арада, вентиляция өчен дип сузылган, аркылысы ике метрлы торбаның эченә кереп ята. Вентиляция дигән системаның эшләгәнен завод ветераннары да хәтерләми, шуңа күрә торба эчендә үзе урнаштырган йомшак машина утыргычында рәхәтләнеп черем итә ул.
Кран ясалып бетү шатлыгыннан ремонтчы слесарьлар кәрт сугарга утырырга өлгермәделәр
– унбер туларга соңгы минут калып барганда алар янына смена башлыгы Сабыр Галиеч килеп чыкты. Гадәттә аңа игътибар итүче дә юк, уйнауларын дәвам иткән булырлар иде, ләкин бүген эше бар икән:
- Тәк, - диде ул, беренче итеп Садриевның күзләренә текәлеп һәм нәкъ аңа гына сөйләгән кебек. – Гаспада кәртүжникләр һәм дә кәрт суга белмәүче эшчеләр! Эш бар – миллион түлиләр.
- Нәрсә, нәрсә, - дип, чын күңелдән кызыксыну белдерде чуаш Куләй, түләү турында конкрет башлаганнарына кызыгып. – Нинди эш?
... Сөйләшүләр, аннары килешүләр озакка сузылмады, чөнки “тере” акча эшләү мөмкинлеге кешеләргә уңай тәэсир итте. Үз сменаларыннан соң ял итеп, күңелне алдап тормаска булдылар – Молотков әйтмешли, “с ходу и на ходу” булырга тиеш. Сабыр Галиеч үзенә кирәкле биш кешене тиз җыеп алды: Хода Бәндәсе, Садриев, Молотков, Куләй һәм үзе. – Артыгын алмыйк, - дип аңлатты детальләрне башлык. – Ату исә акчаны күпкә бүлергә туры киләчәк.
Мондый аргументка каршы килүче булмады, гәрчә эшнең биш кенә кешегә бик авырга төшәсен сизенсәләр дә. Ә эш, чынлап та, муен сындыргыч, Куләй әйтмешли, “гурбуныңны чыгаргыч” иде. Иртәгә сайлаулар белән бәйле ял көне булганга күрә, иртән завод туктыйсы, ә заводка бүген кич кенә тулы бер эшелон чимал китергәннәр. Иртәнгә кадәр шул унбер вагонны бушатып бетерергә кирәк, юкса штраф чәпиләр. Чимал кабул итү цехы үзенең көче белән генә өлгерә алмый, имеш. Шуңа күрә башка цехлардан ярдәм көтәләр.
Сабыр Галиеч җитәкчелегендәге “бишлек”кә – бер вагон. Шул вагон өчен – мең ярым сум.
- Дур-раклардыр без, - дип мыгыр-мыгыр сүгенгәли башлады һаман шул Куләй, бераз “гурбуны чыга” башлагач. – Ике меңне сорыйсы калган икән...
- Әйе шул, - диде аның белән килешеп Хода Бәндәсе дә. Аның да муены сына башлаган иде инде бугай, шуңа күрә “тартып алмыйкмы соң?” дигән инициатива белән чыкты.
Тәмәкесе кесәдән чыгып бара иде инде – ачылган авызга кереп тә кысылды. Әлбәттә, аның инициативасы уңдырышлы туфракка төште һәм, әйтергә кирәк, бригада әгъзалары арасында киң яклау тапты. Дәррәү тәмәкегә ябыштылар. Сабыр Галиеч анекдотлар янчыгын чыгарды. Шулай да ике кешенең башында яңа бригаданың уртак тормышыннан башка уйлар өстенлек итә иде. Садриев глобаль вертикализм (менә ичмасам, яңа теориягә лаеклы атама!), ә Молотков инвалид атасына тиешле машина юнәлешендә тирән уйларны бер минутка да истән чыгармадылар - анекдот тыңлап көлсәләр көлделәр, сүз арасында профсоюзны сүксәләр сүктеләр, әмма тулысынча бирелеп түгел. Садриевның бу кешеләргә, гап-гади шул Җир кешеләренә үзенең теориясе турында әйтәсе килә дә бит... Юк, әйтә алмый, чөнки аңламаслар, ә ул аңлатып бетерә алмас кебек. Әле аңлатырлык та түгел шул. Уйлаштырасы күп, конкретлаштырасы, системага саласы, тәртипкә китерәсе...
Шунсыз... Ну, нәрсә дип әйтеп аңлатырга ул идеяны кешеләргә? минем кан составындагы теләсә нинди атомда, планетадагы кебек, тереклек бар дияргәме? Исбатла, диярләр!
Исбатлап була торган түгел, диярсеңме? Алайса, башны катырма фантазияләрең белән, диярләр. Хаклы булачаклармы? Билгеле, хаклы булачаклар. Их, бераз гына белем дә җитеп бетми бугай шул Садриевның үзенә дә. Аспирантурага каласы кеше иде бит ул, югыйсә. Иң югары физиканы кыр урынына сөрәсе, станок урынына сүтеп җыясы иде.
Булмады. Насыйп булмады. Гаилә камыты тормыш сценариена үзенең төзәтмәләрен, өстәмәләрен кертә-кертә тәмам кертеп бетерде. Бер караганда, гаиләдән башка тормышны тормыш диеп тә булмый, ләкин икенче яктан – йә гаилә, йә фән турындагы глобаль планнарың инде. Икесен бергә тарту, ай-һай, мөмкин түгелдер. Алтын балдакка бармакны тыккан көннән соң Садриев та моны аңлаган иде инде.
- Кузгалдыкмы, гаспада куряшниклар, - дигән сүзләре белән Сабыр Галиеч тәнәфескә нокта куйды.
Фикерләр арасында адашкан Садриевка да, үзенең эчке дөньясын ташлап торып, тимер юл рампасында торган вагон янына чыгарга туры килде.
Рампа буендагы башка вагоннар янында авызларын респираторлар белән авызлыклаган һәм шуның аркасында гайре табигый җан ияләрен хәтерләткән кешеләр катнаша. Һавада корым тузаны эленеп тора. Шуның аркасында лампочкалар да тонык кына күренә.
“Гаспада курәшникләр” теләр-теләмәс кенә урыннарыннан кузгалдылар. Респираторларга борыннар тыгылды.
“Аның каравы, шытырдап торган өч йөз сум белән кайтам бит инде”, дигән мескен уй белән Садриев теге теориясенең үкенечен нейтральләштергәндәй итте. Инде ике сәгатьләп эшләсәләр дә, вагонның әле яртысы да бушатылмаган иде. Чимал тутырылган кәгазь капчыкларның күбесе ертылган йә тишелгән, шуның аркасында порошокны яңа капчыкка тутырырга туры килә. Ә ул пырхылдап тора, кабәхәт! Көрәк белән алып капчыкка салган саен, атом бомбасын хәтерләтеп, тузан болыты күтәрелә. Кайбер капчыклар, күтәреп барган җирдән ертылып китә дә, углерод порошогы белән ташкүмер шлагы катнашмасыннан торган аяусыз явыз, зарарлы масса кием эченә, итекләргә кереп тула.
“Менә нигә вагон бушатучыларның күбесе татар икән, - дип, тагын бер ачыш ясады үзенчә Садриев-сәясәтче. – Мондый кара эштә эшләтеп кара, мәсәлән, яһүдне! Мескен татар йә шул чуаш, сукыр тиеннәргә алданып, сәламәтлеген бетерә, үз-үзен кыра, белемгә омтылышын һәм яшәү дәртен югалтып, томаналыкка бата бара, шул кара эштә чиләнү милли традициягә әйләнә, яшь буын да җитәкче карьерасы турында хыялланасы урында, һаман шул мескен биш-алты сум артыгын түләгәннәренә алданып кара эштә буталып ята”.
Шул вакыт җилкәдәге капчык почмагының учтан шуып чыгып барганы сизелде. Әмма тотып калып булмады – капчык, гөрселдәп, бетон идәнгә егылып төште дә шартлап ярылды.
Аннан күтәрелгән корым тузаны Садриевның үзен дә, башкаларны да мәхшәр эчендә күмеп калдырды.
- Йоклама, - дип кычкырды Куләй. Урысчасы чамалы булса да, бер-ике борычлы сүзне урысча чәпәде.
Сабир Галиечның сабыр капчыгы монда да шартламады – ул:
- Карап кына, егетләр, бу сезгә кәрт сугу түгел, - дигән шелтә белән чикләнеп калды.

Авыз-борыннар респиратор эчендә иде – бер-берсенең сүзләрен аңлап ук бетермәсәләр дә, Садриев та сүгенмичә булдыра алмады:
- Типтеме бия тәртәгә!
Капчыгын күтәреп, аның артыннан ук килүче Хода Бәндәсе әллә ишетеп, әллә очраклы туры китереп, үзеннән өстәп куйды:
- Тулды корым үпкәгә!
Кулны туры сузып караганда бармак очлары күренмәслек тузан болыты эчендә бригада әгъзаләренең стратегиясе төрлечә булып чыкты. Сабыр Гали әле вагонда яткан капчыкны җилкәгә селтәргә генә җыенган иде – күтәрмичә катып калды. Хода Бәндәсе исә, киресенчә, складка барып җитәрәк капчыгын төшерде дә, куллары белән селтәнергә тотынды. Садриевның алдыннан атлап баручы Куләй капчык шартлаган тавышка сискәнеп борылды һәм, тузан күтәрелгәч, баскан урыныннан кузгалмады. Молотков үзенең респираторын тезләренә бәргәли-бәргәли кагып тора иде – аз гына артка чигенде дә, капчыклар өеме өстенә чүгәләде. Бер Садриев кына кара болытны рампа уртасында баскан килеш уздырып җибәрергә калды. Тузан, имеш, җиргә ятсын әле, аннары күз күрер. Робот түгел ләбаса алар! Һава ачылгач та эшләргә өлгерерләр. Кая ашыгырга?!
Ниемә дип кырылырга? Үпкәгә тузанның бик интенсив тулуы гына эчне пошыра.
Респиратор да аңа киртә түгел, ә иләк кенә бит! Шул иләк аша күпме углерод атомы тула үпкәгә! Күпме дөньялар! Күпме галактикалар! Хәтта баш миендә дә бар бит алар.
Бәлки баш мие атом дәрәҗәсендәге тереклекне үз эшчәнлегенең продукты итеп чыгарадыр әле... Уйларга... Уйларга да уйларга!.. Ә баш мие эшләүдән туктаса, кешенең хәтере шуңа чаклы саклаган, туплаган мәгълүмат кая китә икән?.. Сораумы? Сорау! Җавабы бармы? Җавабы?.. Бәлки ул атом дәрәҗәсендәге тереклеккә күчәдер...
Шул чак Садриев кинәт арттан ишетелгән сәер тавышка борылды. Ләкин ул тарафта корым болытыннан башка бер нәрсә дә күренмәде... Күренүен күренмәде, тик Садриев бер мизгел эчендә шомлы куркыныч якынлашуын тойды. Әлеге аңлашылмаган тойгы нинди дә булса уйга әйләнергә дә өлгермәде – күз алдында ук электрокар пәйда булды.
Дөресрәге, Садриев аны үзенә килеп бәрелгән мәлдә генә күреп өлгерде. Күреп тә өлгерде, машина аңа барлык тизлеге, бөтен авырлыгы, барлык үтергеч көч-куәте белән килеп тә бәрелде. Гәүдә, әллә ничек килбәтсез кәкерәеп, машинаның маңгаена сыланды да, машина йөртүче, аңга килеп, тормозга басып, бу тимер айгырны туктатуга, җансыз йөк булып бетон идәнгә шуып төште. Уй түгел, ә баш мие еллар буе җыйган мәгълүмат зиһен йомгагыннан чәчрәп чыкты да чиксез киңлеккә, төпсез тирәнлеккә, мәңгелек бушлыкка таралды. Космосның кечкенә генә бер кисәге булган галактика пространствосына, планеталарга әйләнеп, “Әни!” дигән уй тәшкил иткән атомнар очты, “шәкерт улым!” дигән уй кисәге миллиардлаган галактикаларны берләштергән бер атом төше рәвешендә гәүдәдән аерылды; Кояш системасы бер молекула гына тәшкил иткән шул супердөньяда Садриев фамилияле бер гап-гади татар, җаны тәненнән аерылган мәлдә “теория” дигән фикерне дә уйлап өлгерде. Ләкин аның шул уйны баш миеннән чыгару вакыты, Кояш системасындагы Садриев үлчәме белән исәпләгәндә, мәңгелеккә тиң иде.
Садриев мәңгелектә инде. Ул һаман бу дөньядан китеп бара. Аның башыннан ычкынган уйлар, атомны төзегән кирпечләр булып, планеталарга әвереләләр. Яңа дөньялар, яңа тереклек чыганаклары туа тора. Безнең өчен яшәү белән үлем арасындагы бер мизгеллек вакыт кайсыдыр дөньялар өчен Кояш гомере ләбаса. Мәңгелек шулай мәңге дәвам итә...

1995-96 еллар

"Безнекеләр бит ул!" китабыннан
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.