Latin

Фәрештә Кыз

Süzlärneñ gomumi sanı 1061
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 615
52.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
71.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Аның күзләре миңа фәрештәнеке кебек тоелган иделәр.
Кешеләр төрле-төрле булалар. Кайсыларын җиңел генә аңлавы да мөмкин түгел. Ә ул? Ә ул бөтенләй башка иде. Мин «алай икән» дисәм, ул «әйе» ди. «Кирәкми» дисәм, аңа да шулай. Кешеләр болай ук иш янына куш килә алмыйлардыр инде алар? Мондыйларны гомеремдә ничә тапкыр гына очратканым булды? Саный китсәм, бер кулымның бармаклары да җитә бит!
Әле мәктәпкә укырга да кермәгән авыл малаеның хыяллары зурдан булган икән. Имеш, әгәр өйләнсәм, нәкъ шундый кызны алачакмын, башкаларга әйләнеп тә карамаячакмын! Бу минем ниятләп куйган уем, теләгем иде, хәтта яшәү канунымның бер маддәсенә әверелергә тиеш иде түгелме?
Ул көнне кышкы салкынның калын пәлтә аша үтеп кереп чеметергә әзерләнгән чакларының берсе булды. Җиңел чанамны тартып китереп, шуа торган сөзәк яр янына килеп бастым. Җылы өебезнең тәрәзәсе каршында гына ул урын. Артымнан Актырнак исемен йөртүче этебез, йөгереп килеп җитеп, борыннарымны-битемне ялап алды.
— Бәйләнмә әле!
Әмма ул миңа бәйләнми, бәлки яратуын гына белдерә иде. Югыйсә артыгы белән иркә бала булып, башкаларга көн дә күрсәтмәгәнмен бит!
Мин шуарга җыенган яр өстенә чана тарткан бер кыз бала менеп килә иде. Актырнагым аны күрде дә, койрыгын болгап, авызын ергандай итте. Аңа да бу тамаша кызыклы иде булырга кирәк? Минем буйлык шул кыз, яныма менеп җиткәч, исе дә китмичә:
— Сәлам!— диде.
Кем икән бу? Исәнләшеп маташа әле җитмәсә. Сары бөдрә чәчләре башындагы бүрегеннән бүселеп чыгып торалар. Бит очлары кып-кызыл, ә йөзе — елмайган.
— Син кем? Нишләп минем таудан шуасың?— дип ачулы итеп сорап, аңа холкым тарлыгын күрсәтеп алдым. Әмма шунда ук күңелемдә башка төрле сораулар да туып, фәрештә түгелме икән бу диярәк уйлап өлгердем. Әле яңа гына апаларым миңа әллә нинди фәрештәләр барлыгы турында, аларның иңнәрендә ак канатлары булуын бәян итеп, китаптан укып сөйләгән иделәр. Алар бөтен җирдә дә күпләр имеш. Минем ише бала-чагаларны егылып имгәнүдән дә саклыйлар икән әле җитмәсә.
— Бу синең этеңме?— диде бу матур кыз, сорауларыма исе дә китмичә, уйларымда нәрсәләрдер барын башына да китермичә.
— Эт түгел, Актырнак!— дидем, эт һәм Актырнагыбызның бер үк нәрсә булуларын аңларга да теләмичә. Бу фәрештәме, баламы, белми дә икән шуны: эт дип апаларым мине ачуланалар. Ә Актырнак ул — башка. Аны яраталар алар, башыннан да сыйпыйлар.
— Һе, эт булмагач, нәрсә соң?— диде бу кыз.
Әһә, төгәл белдем: бу бала фәрештә түгел! Канаты да юк бит. Этнең мин, ә Актырнакның нәрсә икәнлеген дә белми! И-и ахмак кыз!
— Аны җигеп йөргәнең бармы?
— Абыйның — бар!— дидем, мактанырга җай табып.
— Сөйриме?
— Ала да китә!
— Кызык икән!
Шунда минем дә Актырнакны җигеп, абый кебек дөньяларны шаулатып чаптыртып, чанада утырып йөрисем килеп китте. Әмма өлгерә алмыйча калдым. Капка төбенә абый чыгып баскан икән. Ул инде башлангыч мәктәпнең икенче сыйныфында укый. Дәресләрен әзерләп калган иде. Эше беткән! Сызгыргалап алды, «фи-фи» китереп. Актырнагыбыз абый янына йөгерде. Мин дә, чанамны тартып, капка төбебезгә таба чаптым.
— Абый! Абый, дим... Актырнакны миңа җигеп бир әле?
— Булмый!— диде абый, шунда ук үз юлына кузгалды.— Безнең югары очка менеп төшәсебез бар. Ияреп йөрмисең!
Нигә Актырнак белән барганлыгын бик яхшы беләм: усал малайлар үзен кимсетмәсеннәр өчен шулай итә ул.
— Кайткач, җигеп бирәсеңме соң?
— Ярар,— диде абый,— карарбыз!
Һәм йөгереп-йөгереп китеп тә барды, артыннан Актырнак та иярде. Алар тиз арада юкка да чыктылар. Миңа, тау шуарга дип, яр башына кабат килеп басарга гына калды. Теге кыз исә барып чыкмаган эшемнән көлеп куйды да, чанасына утырып, түбән таба выжлап төшеп тә китте. Хәер, аңардан калышырга уемда да юк иде. Чанама атланып мин дә, шаулап-гөрләп, ура кычкырып, аска таба ташландым. Шәп җилдердем. Теге баланы узып та киттем.
Шулай чаналарда шактый озак ярыша-ярыша тау шудык. Буран кузгала барганын да сизенми калганбыз. Көн шундый да рәхәт һәм ап-ак иде. Кайчан җылынырга өлгергән? Тик ничектер эңгер дә якынлашкан сыман тоелып алды.
— Ә синең ак бураннарга утырып очканың бармы?— дип сорады шунда бу кыз, тәмам хәйранга калдырып.
Без әле һаман да исемнәребезне белми идек. Ул да кызыксынмады, минем дә игътибарымнан читтә калган.
— Юк, алай да буламыни?
— Була, нишләп булмасын!— диде ул, миңа якындагы сикертмәне төртеп күрсәтеп:— Менә шуннан очып күтәреләбез дә, буран канатларына менеп утырабыз.
Һәм ул яр башына йөгереп менеп китте. Мин дә аның артыннан калмадым. Сикертмәгә чананы төбәп төшү дә котны бераз ала иде анысы. Шулай да тәвәккәлләргә булдым.
Кыз миннән өлгеррәк иде. Сикертмәгә таба төшеп тә китте, очып ук күтәрелеп, әллә кая ук җитмәсә дә, шактый гына араны үтте дә лып итеп чанасында карга килеп терәлде һәм мәтәлеп тәгәрәде. Миңа бу тамаша кызык иде билгеле.
— Булдыра алмадың!— дип көлдем аңардан. Ә үзем хикмәт инде менә, күреп торсын: буран канатына утырып очачакмын!
Яр башыннан чанамда төшеп тә киттем, сикертмәдән алга таба очып, күккә күтәрелдем. Нәкъ шул вакытта ак буран канатына туры килеп, аның өстендә шактый ара җирне уздым. Әмма инде чанамнан төшеп тә каласым килә башлады. Ә ак буран мине канатында очырта да очырта иде. Харап кына булдым ахрысы! Бу кызның сүзләрен тыңларга кирәк идеме? Җитми идеме элеккечә рәхәтләнеп шууым? И юләр баш, ак буран канатына утырырга белдем! Ә ничек төшәргә — әмәлен күз алдына китерә алмыйм. Харап итеп еракка-еракка илтеп ташласа?
Шунда лып итеп чанам борыны белән каты карга килеп төртелде дә алга таба шуып китте. «Ура!»— дип кычкырып җибәрдем.
— Ну очып та күрсәттең, малай!— диде бу кыз, миңа сокланып.
«Мин бит ул!»— дип күкрәк кагып, әйләнә-тирәмне карасам, шул кыз чамасы гына араны сикертеп узганмын бит! Ә минем күземә әллә ниләр күренде, уем аша күпме хәсрәтләр узды. И хыял, син нинди ялганчы икәнсең! И күзләр, сез никадәр сукыр икәнсез!
Шунда караңгылык тәмам куерып ук иңә башлады. Урам ягында Актырнагыбызның өргәләгән тавышы ишетеп алды. «Әһә, абый аны чанама җигеп бирәм дигән иде бит!» Шуны уйладым да өебезгә таба йөгердем. Актырнагыбыз, каршыма килеп, битемне ялап алды. Мин абыйны эзләп кычкырдым. Ул җавап бирмәде. Өйгә кердем. Абый анда каз маенда пешкән коймак белән баллап-тәмләп чәй эчеп утыра иде. «Миңа калдырмый, ашап бетерә инде ул!»
Өсләремне тиз-тиз салып, битемне дә юарга онытып, мин дә аңа «ярдәмгә» ташландым. Ярыша-ярыша ашый торгач, бал белән коймакларны бер кабуда диярлек йота башладык... Ашлык суга торган комбайннан бер дә ким түгел инде без ашаганда, көлтәсе-көлтәсе белән ашлыкны йоткан кебек сосабыз гына!
Ул кичне теге кыз да, Актырнакны җигеп йөрү теләге дә онытылган. Икенче көнне чана шуарга чыгып баскач кына алар исемә төште. Ярар, Актырнакны җигеп йөрергә аннары өйрәндем, анысы. Әмма теге кыз башка бервакытта да күренмәде. Әллә үпкәләдеме, әллә чыннан да фәрештә идеме икән ул? Ничәмә төрле кызыкларга, иң кирәге — ак буран канатына утырып очарга өйрәтеп калдырды бит ул мине. Әмма әле хәзер дә:
— А-у, син кайда, фәрештә кыз?— дип, аңа эндәшәсем, аны чакырасым, аның белән кабат очрашасым килә.
Әллә чыннан да шулай итимме икән?
07-10.01.2010.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.