Latin

Эстәсәм

Süzlärneñ gomumi sanı 152
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 111
38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
45.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Эстәсәм[10], галәмдә сән дик яр булгай-булмагай,
Булса булгай, сән кеби гамьхар[11] булгай-булмагай.

Бу җиһанның шәһренең базарының сәүдәсе күп,
Кыл бу сәүдәне, янә базары булгай-булмагай.

Ат сәнең астыңдадыр, йөргел, бу йирнең хәдден ал[12],
Нагаһян[13] ул ат сәнең астында булгай-булмагай.

Карчыга кулыңдадыр, аула бу күңлең шәһрене[14],
Нагаһян ул карчыга өндәүгә килгәй-килмәгәй!

Җан илә иман, икәүләб, бер өйдә бал эчәр,
Нагаһян ул икесе бер өйдә булгай-булмагай!

Та терек[15] сез, дусларым, бер-береңә гыйззәт кылың[16],
Ваһ, бу үлем! Үзгә дәм[17] нагяһ булгай-булмагай.

Хафиза[18]! Ширин кәлам[19] сүзлә, телеңнең барында,
Нагаһян, килсә әҗәл, тел сүзгә килгәй-килмәгәй!

[10] Эстәсәм – эзләсәм, теләсәм.
[11] Гамьхар – (минем өчен) борчылучы, кайгыртучы.
[12] Хәдден ал – чиген ал, чигенә чык.
[13] Нагаһян – кинәт, көтмәгәндә, искәрмәстән.
[14] Аула бу күңлең шәһрене – (тыңлаучы карчыга кулында чакта, ягъни көч-ихтыярың барында) күңелеңне юк-бар бозык уй-ниятләрдән тазарт аулап тор
[15] Та терек – тере-исән чакта.
[16] Гыйззәт кылың – ярдәм ит, яхшылык эшлә.
[17] Дәм – вакыт (очрак, мөмкинлек).
[18] Xафиза – китапларны яттан белүче (шулай дип, шагыйрь үз-үзенә дәшә).
[19] Ширин кәлам – татлы сүзләр.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.