Latin

Экологик Чиста Агу

Süzlärneñ gomumi sanı 398
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 299
53.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
69.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(юмореска)
Ит ашау өчен кесәң калын булу шарт. Шуңа да ит турында сүз чыкса, Сәйфетдин, тешсез авызын сыра чүмече кадәр җәеп: «Ит ашау килешми безгә, теш арасына кысыла ул», — дип шаяртырга ярата. Пенсионерларның төп азыгы нәрсә булсын инде?! Бәрәңге, әлбәттә. Шуңа күрә дә ул җәй җитүгә үзенең уч төбе кадәр бакчасында ята: чүбен утый, китмәнли, су сибә. Тик менә колорадо коңгызлары белән генә эше пешми. Кулына чиләк тотып, бәрәңге арасыннан үрмәләп тә, ятып та чүпләп карады ул жукларны. Һич бетерер хәл юк. Каян гына килеп чыктылар, каһәр суккырылары. Бәрәңге яфрагы ашаганчы, бүтән яфрак беткәнмени аларга?! Әнә, әрекмәннеке үзе зур, үзе сусыл, рәхәтләнеп аша гына, югыйсә. Юк шул, алар да пенсионерлар шикелле бәрәңге яраталар. Чүпли торасың, үрчи торалар, бәрәңге яфракларын кимерә торалар.
Инде бернинди чара да калмагач, жукларны агулап карарга булды Сәйфетдин. Тик агу каян табасы? Базарда сатыла торганнарын бик кыйммәт, диләр. Өстәвенә, зәһәрлеге дә әллә ни түгел икән. Жукларны гупчем үтерми, ди. Сатучылары су куша торганнардыр инде. Аннан соң, химикатлар кулланырга шикләнә дә иде Сәйфетдин. Ул агу дигәне бәрәңгегә дә эләкмичә калмыйдыр. Барлы-юклы пенсия акчасына агу сатып ал да, шуны кыш буе ашап ят, имеш!
Беркөнне тукталышта автобус көткәндә, күрше бакча массивыннан бер карт:
— Минем бакчамда казылган коеның суы маминт үтерә ул каларада жукларын. Менә дигән экологик чиста агу. Бибиҗамал җиңгәгез гел шуны сибә. Бер живой жук та калмый. Напавал үтерә, — дип сөйләнеп торган иде.
Сәйфетдин баштарак ышанмаса да, тора-бара уйлана калды. Әнә бит, кайдадыр дәвалый торган үзлеккә ия «источник»лар да табалар. Ә моның коесыннан жук үтерә торган су чыкмас дип кем әйтә ала. Бәлки, шуңа барыргадыр. Экологик яктан чиста агу, диде ахрысы. Ятып калганчы, атып кал, дигәндәй, бәрәңгегә шуны сиптерсәң, бәлки...
Шуларны уйлагач, әлеге бакчага юнәлде Сәйфетдин. Бакча хуҗасына гозерен сөйләп биргән иде, тегесе мыек астыннан елмаеп куйды да:
— Күпме кирәк, шуның кадәр алып кит, бушлай бирәм, миндә исәпсез ул андый экологик чиста агу. Ну, жукларны әйбәт үтерә дә соң. Ышанмасаң, әйдә күрсәтәм, — дип, өй каршында торган өсте ябык чиләкнең өстен ачып җибәрде. Ә анда ярты чиләктән артык колорадо коңгызы.
— Менә бит берсе дә исән түгел. Барысы да үлгән, — дип хихылдады теге адәм. — Бибиҗамал җиңгәң җыеп кергәч, өстенә шул коедан алган суны гына сипкән идек, югыйсә...
Аның сүзләрен куәтләгәндәй, бакча капкасы ачылып китте һәм ишек алдына чиләк тоткан карчык килеп керде.
— Сабирҗан, бу хәшәрәтләр чыгып качмасын тагын, өстенә теге экологик чиста агуны — кое суын сибеп куй, — диде ул, кып-кызыл жуклар мыжлап торган чиләген карты алдына утыртып.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.