Latin

Дүртьюллы Күренешләр (шигырьләр)

Süzlärneñ gomumi sanı 190
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 165
56.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
69.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
73.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.

* * *
Каян килгән бу сафлылык кинәт,
Үзе җиләс, үзе таныш бигрәк,
Нинди назлы һәм аһәңле теле –
Иртән миңа исте татар җиле...
* * *
Кышлар үтте, язлар килеп җитте,
Җылы якка йортлар очып китте
Ял итәргә, алар бит ял итми,
Ә җәй көне диварлар кирәкми...
* * *
Нинди гүзәл таңнарым тынлыгы,
Ничек күкләр белән сокланмаска!
Матур гомер – аның озынлыгы
Йөз ел булса иде запаста...
* * *
Гомер – бүләк, бирүче – табигать,
Аның белән бүлешергә әзер мин,
Килеп сорагыз! Мин, дуслар, юмарт,
Белеп ал гына гомер кадерен...
* * *
Шигырь – ул мәһабәт сарай,
Анда пыяла, көмеш, алтын, якут,
Ә шигърият – мескен ятим малай,
Шул сарайда аңа почмак та юк...
Шагыйрь соң сарайны төзеп бирә,
Үзе тулай торакларда дөнья күрә...
* * *
Без дөньяга вакытлыча килдек,
Вакыт җиңде, уйлап карасак...
Җиһан инде көлдә ятар иде,
Әгәр дә балалар тудырмасак...
* * *
Матди дөнья үсә туры юлдан,
Кеше аңы әйләнмәле йөри,
Мин матдәдән һәм аңнан ясалган,
Һәм юлымны бернәрсә дә белми...
* * *
Иртән чыксагыз бакчага,
Чыкка чыланыр аяклар –
Чыкны җыйсагыз чиләккә,
Ул гади су булып калыр...
* * *
Үскән саен без олырак,
Олыгайгач акыллырак –
Акылланып аңлыйбыз без:
Бигрәк тә аз белемебез...
* * *
Язмыш безгә өстән бирелмәгән,
Без язмышның күлмәгенә төрелмәгән,
Әмма язмыш – чегән хатын – сезне алдаласа,
Борчылма. Шуңа ул баласын ашата ләбаса...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.