Latin

Догадин онытма, әй ике күзем

Süzlärneñ gomumi sanı 381
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 248
40.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
"Догадин онытма, әй ике күзем"
(өзекләр)

...Изем тәүфыйк бирде, тәмам кылдым уш,
Йадекәр мәнеңдин сиңа куйдым уш...

...Алтынбога ирде ул сабики атлигъ,
Үзе галим-ү хәлим һәм теле татлигъ.

Иярә килдем һәм аның катынга,
"Колый" тиб әйүрләр аның атынга1;

Килеб Искәндәргә2 тәҗрид өчен,
Алаен тиб кяфердән мөэмин үчен3.

Биләсендә килдем нийәте газа,
Текәтдем китабны4 уш анда яза...

...Бетедем китабын хатасын бакыб,
Бу зәхмәт чиккәнем белгәйсән укыб.

Атагым ма "Бәркә Фәкыйһ"5 тиб анчак,
Үзем мөэмин-ү мөслим, ма аслым кыбчак6.

Минем берлә килгән, табыб дөньялык,
Миңа бирде йазмак, укымак, белек.

Моның берлә мәшһүр Мисырда үзем,
"Фәкыйһ" тиб әйүрләр, әй ике күзем...

...Бетедем ма йаздым бу бер кач сүзем,
Догадин онытма, әй ике күзем...

...Шәкәргә нәзар кыл, камышка бакма,
Бу ахмак наданның сүзенә йакма.

Бу ахмак бүре тик, гакыйллар-куй ул,
Бу бүре куйынга куйармы һич йул?!.

...Тарих йите йөз ел сиксән бишендә7,
Сәфәр аеның егерме бишендә,

Йул үзрә ни булса, бетедем китаб,
Хатымны зәгыйфь тиб кылмагыл гыйтаб...

Тәрҗемәсе:

...Аллам тәүфыйк бирде, тәмам кылдым моны,
Миннән сиңа ядкәр итеп куйдым шуны...

...Алтынбога иде аның элекке исеме,
Үзе галим һәм тәрбияле, теле татлы.

Ияреп килдем миң аның белән бергә,
"Колый" дип әйтерләр аның исемене;

Килеп Искәндәргә сугышыр өчен,
Алам дип кяфердән мөэмин үчен.

Бергәлектә килдем изге сугышка,
Тәмамладым бу китапны анда язып...

...Яздым китапны хатасын тикшереп,
Никадәр хезмәт түккәнемне белерсең укып.

Атым Бәркә Фәкыйһ дип булды мәгълүм,
Үзем мөэмин-мөселман, аслым – кыпчак.

Минем белән килгән (ягъни Алтынбога) чара табып,
Миңа язу, уку, белем алу мөмкинлеге бирде.

Моның белән Мисырда мәшһүр үзем,
"Фәкыйһ" дип әйтерләр (үземә), әй ике күзем8...

...Яздым мин бу күп сүзләрне,
(Шуның өчен) мине догадан мәхрүм итмә, әй ике күзем...

...Шикәргә күз сал, камышка бакма,
Бу ахмак наданның сүзенә карама.

Ахмак (кеше) бүре кебек, акыллылар – куй ул,
Бүре куйларга (сарыкка) куярмы һич юл?!.

...Тарихның җиде йөз сиксән бишенче елында,
Сәфәр аеның егерме бишендә,

Юлда ни булса да, китапны яздым,
Язганымны зәгыйфь дип, кылмагыл шелтә...
1 Күрәсең, Алтынбога, Мисырга килгәч, үзенә "Колый" кушаматын ала.
2 Искәндәр – Мисырдагы шәһәр исеме.
3 Сүз тәре йөртүчеләргә каршы сугыш хакында бара.
4 Бәркә Фәкыйһ Котб китабын күчереп язу турында сүз алып бара.
5 Фәкыйһ – шәригать кануннары белгече, юрист.
6 Дәшти – Кыпчакның, ягъни Алтын Урданың төп халкын кыпчаклар тәшкил иткән. Бәркә Фәкыйһ чыгышы белән шушы мәмләкәттән.
7 Һиҗринең бу елы милади белән (ягъни хәзергечә) 1383 нче елга туры килә.
8 Ике күзем (иккүзем) дип дәшү мишәр татарлары телендә хәзер дә очрый.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.