Latin

Чыгарылыш кичәсе өчен

Süzlärneñ gomumi sanı 2397
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1311
35.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
49.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Тормышыбызны ямьләндереп, йортыбызга бәрәкәт өстәп, ап-ак биләүсәгә төреп, кош тоткандай сөенеп алып кайткан идек без сине шифаханәдән. Яңа гына, әле яңа гына иде ул көннәр. Беренче елмаюың, беренче ясаган адымың, беренче әйткән сүзләрең... Истә, һәммәсе дә истә. Балалар бакчасында ясап алып кайткан уенчыкларыңны да кадерле хатирә итеп саклыйбыз әле без. Ә беренче укытучың ничек яратып каршы алды үзеңне. Хәер, аннан соңгыларын үзең дә бераз хәтерлисеңдер. Гомерләр уза икән ул, Уза да китә икән... Кай арада үсеп киттең дә, кай арада егет булып җиттең?! Тормыш мәшәкатьләре белән буталып, без аны сизми дә калганбыз. Кадерле улым! Бүген син кулыңа өлгергәнлек аттестаты алдың. Тырышып укуың, хезмәт сөюең, намуслы, акыллы булуың, спортны яратуың мөгәллимәләрең тарафыннан югары бәяләнде. Класс җитәкчеңә, барлык укытучыларыңа, тәрбиячеләреңә, техник хезмәткәрләргә, шушы мәктәпнең хуҗасына, аларның ышанычын аклаган өчен, зур рәхмәт синең үзеңә. Без— әтиең, әниең бүген синең белән бергәләп, шушы мәктәп белән хушлашабыз. Оныкларыбыз булганга кадәр безнең, зур өметләр баглап, мәктәпкә озатыр, дулкынланып көтеп алыр кешем юк. Шулай, бу бары тик шулай. Кадерле улыбыз! Сине мәктәпне уңышлы тәмамлавыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез, югары уку йортына керү турындагы теләкләрең тормышка ашып, олылайган көннәребездә безнең терәгебез, ышанычлы ир, мәрхәмәтле ата булуыңны телибез. Балакаем, илгә лаек кеше булып үс, Мактаулардан син ирәймә, авырлыкка түз. Кайда гына йөрсәң, торсаң да син, Тик берсе дә туган җир булмый. Аналардан ирләр тумый— малай туа, Аларның да һәр туганы ир булмый. Ирләр булып калу өчен Тормыш бездән бик күп нәрсә таләп итә. Сабыр итеп һәр мизгелләр сынау көтә— Кыл өстеннән кемнәр үтә... Ничәү үтә?! Күңелкәең һәрвакытта чиста, пакь булсын. Балакаем, намускаең сөттән ак булсын. Явызлыкның, алдашуның оеткысы Ул ак сөтне тапламасын, керсез, саф калсын. Шуны бел син: зур бәхеткә Озын, тайгак юллар китерер. Син бит— минем төзеп китәр, Матур киләчәккә илтер, Алтын күперем. Алтын күперем. Очрашу кичәсе өчен Кайда да булса, кайчан да булса, Бер күрешү— үзе бер шифа. 20 ел үткәннән соң, Бер күрешеп, сөйләшик әле, Елашыйк та, җырлашыйк әле. Бер күрешү— үзе бер шифа дип, Эч серләрне сөйләшик әле, Хәсрәтләрне уртаклашып Шатлыкларны бүлешик әле, Күңелләрне бушатыйк әле, Классташлар, очрашыйк әле. Тол калган әнкәйгә Шулай яшь кал сиксәндә дә, Туксан, йөзгә җиткәч тә. Бик кадерле син безгә, Кирәксең һәммәбезгә. Янам, көям, утлар йотам, Синең яннан киткәч тә. Олыгайган көннәреңдә Без булырбыз таяныч, Син— сәламәт. Җаның тыныч, Шунысы— безнең куаныч. Үз гомереңдә, әнкәй күпме Кичердең син авырлык. Синең кылган изгелегең Уйласаң, таң калырлык: Зур китаплар язарлык. Мин бәхетле бүген, бик бәхетле, Әнкәем бар үрнәк алырлык, Ялгыз яшәүләре җиңел түгел, Бирсен Ходай көч һәм сабырлык, Безнең әнкәй истә калырлык, Шундый әнкәй: һәйкәл салырлык. Яшь әтине, әнине котлау Бәхетле, тәүфыйклы итеп Үстерегез нәнине. Тәүфыйк булса, бәхет була, Онытмагыз шул сүзне. Итагатьле, нәзәкатьле, Сәламәт булып үссен! Йортыгызга шушы сабый Чиксез бәхет китерсең. 1 яшь тулгач котлау Безнең өчен кемнәр булыр Синнән дә кадерлерәк? Улым! Син бит безнең өчен Көтеп алынган бүләк. Сиңа карап туя алмый Әткәең һәм әнкәең. Язмышларың ап-ак булсын, Иманлы бул, бәбкәем. Яңа елда туган балага Яңа елның ак карлары, Яңа бәхет китерсен. Ап-ак чаналарга төяп, Кыш бабай белән Кар кызы Күчтәнәч алып килсен— Сине гел сөендерсен. Исем алгач Бүләкләрнең кечесе юк, диләр, Була аның, бары, олысы. Олы бүләк белән тәбриклибез Кушып шуңа йөрәк җылысын. Сиңа бирелгән шул олы бүләк Олы бәхет кенә китерсен. Хезмәттәшләреңнең сиңа булган Олы ихтирамын җиткерсен. Өч улыңа Ходай тәүфыйк бирсен, Йөз аклыгы сиңа булсыннар. Үз парларын табып, сезнең кебек, Бердәм, тату гаилә корсыннар. Тормыш сынаулары калды артта, Авыр, урау юллар үттегез. Тормыш чәчкәң— ак чәчәгең белән Гел шатлыкта гомер итегез, Үзең бүләк диеп, үзең бүләк диеп, Чөкердәшеп кенә икегез. Январьда туганнарга Җир өстенең җем-җем ак карларын Килә сиңа бүләк итәсе. Дөньядагы матур сүзләрнең дә Иң җылысын килә әйтәсе. Тормыш юлың һәрчак балкып торсын, Ягымлы, шат булсын күңелең. Озын гомер, бәхет-шатлык белән Бер кайгысыз үтсен гомерең. Фоатыңнын кадерен белеп кенә, Яшә әле җирдә куанып. Сәламәт бул, борчу-хәсрәт күрми, Тормышларың торсын нурланып. Гомер буе язсын әле безгә «Рәмиләкәй!»— диеп дәшәргә. Кайгы күрми, бәхет-шатлык белән Бергә-бергә озак эшләргә. 35 яшь— кыз чак бит әле ул, Язсын 100 яшькәчә яшәргә, Яшь гомерең китәр үтеп тә, Искә алырсың көтеп-көтеп тә. Сабыр да син, гади, кешелекле, Кылганнарың бары игелек. Сәламәтлек юлдаш булсын сиңа, Бәхеткәең булсын гомерлек. Февральдә туганнарга Февральнең салкын кары Сиңа китергән җылы. Туган көнен һәр ел саен Чын-чынлап булсын котлы. Сагышлар булса мыскаллы, Шатлыклар булсын потлы. Бүгенгедәй гел елмаеп яшә, Күзләреңдә нурлар сүнмәсен. Йөрәгеңнән чыккан яхшылыклар Изгелекләр булып әйләнсен. Бәхеткәең охшаш булсын иде Яңа яуган ап-ак карларга. Фәрештәләр кунсын иңнәреңә Туган көнең белән котларга. Кадер-хөрмәт сиңа насыйп булсын, Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең, Кияү белән бергә озак-озак Сау-сәламәт узып, бергәләшеп, Сикәлтәле тормыш юлларын. Бергә булулары бик күңелле, Дип җырлыйлар безнең Сарманда. Аралашып кына, бергә-бергә, Гомер итик әле һаман да. Мартта туганнарга Туган көнең белән, Илдар! Туганнан туган энем. Итагатьле, игелекле, Юктыр килмәгән җирең. Юмарт та син, ярдәмчел дә, Нечкә, йомшак күңелле. Миләүшәң, Ирек яныңда— Үзе бәхет түгелме?! Су буенда тал-тирәк, Тал тирәккә су кирәк. Әтиеңә-әниеңә Туганнарга син терәк. Котлы булсын туган көннәрең, Юлларыңа гөлләр сибелсен, Март аеның саф җилләре сиңа. Бәхет-шатлык кына китерсен. Күңелең түрендә һичкайчан, Март кояшы сүнмәсен. Бәхетле язмыш йолдызы Гомер буе китмәсен. Туган көнең белән котлап, Яз Патшасы баш ия. Сиңа ак бәхетләр теләп Мисхәт белән Дания. Апрельдә туганнарга Апрельдә туганнар Минем якын туганнар: Һәм бөек Ленин бабай. Чынлап әйтәм: бу шулай. Абыема— 50 яшь, Ышанасы да килми: Үзе чибәр, үзе яшь, Йөзләре нурлы, көләч. Компьютер «хата» җибәргән: 50 түгел, 30 яшь. Балкыр микән абыем, Җиңгәчәем булмаса, Тирә-якны нурландырып. Чулпан йолдыз янмаса, Яннарында угланнары Һәм кызлары булмаса. Альбомымда— фоторәсем Мин кечкенә, җитәктә. Яр буенда ялгыз казлар, Инеш ага Симәктә. Карап торам тирәккә, Сагындыра бигрәк тә, Хисләр кайный йөрәктә. Гомер узды, үткәннәрдән Истәлекләр калды нибары. Көтелмәгән бәхет китерсен Сиңа язган шигырь юллары. Майда туганнарга Ак майларда ак бәхетләр Алып килсен киләчәк. Юлларыңа хуш ис сибеп. Балкып торсын гөл-чәчәк. Туган көнең котлы булсын, Тыныч үтсен көннәрең. Язлар кебек наз китерсен Җәйләрең һәм көзләрең. Гомер буе хәсрәт күрми, Аяз булсын күкләрең. Шатлык нуры чәчеп торсын Елмаюлы күзләрең. Май белән! Май белән, яз белән, наз белән! Килә торган киек каз белән! Сез тугансыз бу дөньяга Ак чәчәкләр ата торган миләш белән, Яңа сер, яңа киңәш белән. Без— хатын-кыз. Без мәхәббәт газапларын сагынабыз, Янган уттай, кайчак, дөрләп кабынабыз, Кайчагында абынабыз-егылабыз, Иртә-кичен туктамыйбыз, гел чабабыз, Һәрчак уяу, чөнки— гаилә сагында без. Шатлыкларны шашып каршы алып, Кайгыларны яшьсез күтәреп, Бала үстереп, көн-төн тормыш куып, Сизмибез дә еллар үткәнен. Алда сезне олы юллар көтә. Бәхетләргә, диләр, юл урау. Чәчәкләргә кырау төшсә— узар, Мәхәббәткә тимәсен кырау. Май аеның ап-ак чәчәкләре Ак бәхетләр сезгә китерсен. Шатлык-куанычлар, сәламәтлек, Озын гомер Ходаем бирсен. Бергәләшеп әле бик күп тапкыр Үткәреребез туган көннәрне. Илле генә түгел, алтмыш, житмешне дә, Сиксән, туксан, хәтта йөзләрне. Амин! Июньдә туганнарга Җәйнең матур көннәрендә Син дөньяга килгәнсең. Әтиеңә, әниеңә Сөенеч китергәнсең. Йөзең айдай, сүзең балдай, Ягымлыдыр карашың. Ирең ничек яратмасын Син Сандугач баласын. Бик күпләрне көнләштереп Яшисез бергә-бергә. Мәхәббәт ялкыннарыгыз Сүрелмәсен гомергә. Балаларың дәүмәтләрен Язсын әле күрергә. Йомшак ефәк чәчкәйләрең Җилфердәсен җилләрдә. Көзләрең дә язлар булып, Кышларың да җәйдәй булсын, Йортыңда нур балкысын, Бәхет, шатлык тулып торсын, Кояш гел елмаеп торсын Олыгайган көннәрдә. Ходай сиңа насыйп иткән Җир йөзенә туарга. Пар атларда апкайтканнар Сабантуйлы айларда. Бәхеткәең ташып торсын, Йөрсәң дә син кайларда. Июльдә туганнарга Июль— елның иң шәфкатьле Иң бай һәм муллык ае. Әнкәем июльдә туган, Өстәлдә— балы, мае. Утыз яшьтән ялгыз калып, Син бит безне үстердең. Мәхәббәтең тигез бүлеп, Һәммәбезне үз күрдең. Иртәдән кичкә кадәрле Ферма юлын таптадың. Бер тәгам ризыгың булса, Бездән башка капмадың. Әнкәебез янда булгач, Ятимлекне тоймадык. Пар канатлылар янында Шөкер, ким-хур булмадык. Кай арада гомер үткән: Әнкәебез җитмештә. Кемгә ничек: безнең өчен Син әле утыз биштә. Августта туганнарга Котлы булсын туган көнең, Матур булып атсын таңнарың. Игелеген күрү насыйп булсын Сез үстергән һәрбер баланың. Минем өчен һәрвакыт үрнәк, Минем өчен һәрвакыт кирәк. Гомер юлларымда тик син генә Таянырдай ныклы тал-тирәк. Гомер үтә. Инде күпме еллар Син генә дип тибә ул йөрәк. Рәхмәт әйтәм барлык туганга Син минеке генә булганга. Рәхмәт әйтәм әткәй-әнкәйгә Сине миңа бүләк иткәнгә. Гел шатлыкта, гел муллыкта Үтсен синең көннәрең. Август ае алмасыдай Балкып торсын йөзләрең. Алгы көннәрдә дә бәхетебез Булсын иде тулы, түгәрәк. Синнән җылы алып һаман шулай Гомер кичсәк иде бергәләп. Сентябрьдә туганнарга Сентябрьдә син дә бер, Сентябрьдә мин дә бер, Дип әйтмиләр юкка гына— Җирдә муллык бермә-бер. Кызыл туеңны үткәрдең Моннан унбиш ел элек. Йөрдең елмаеп, көлеп, Мин бик бәхетле диеп. Чын мәхәббәт бүләк итте Сөйгән ярың— Атласың. Башыңа да китермәдең Яшь килеш тол каласың. Юанычың булып калды Артур белән Булатың. Ходаем сабырлык бирсен, Акла син ирең хакын. Бирешмичә авырлыкка, Сынмыйча җил-давылда, Матур яшә, бәхетле бул, Тагын, тагын, тагын да. Ләйсән яңгырлары белән Хәсрәтләрең юылсын. Озын гомер, сәламәтлек— Теләгебез шул булсын. Октябрьдә туганнарга Озын гомер бирсен Хак Тәгалә, Тыныч булсын һәрчак җаннарың, Кочак-кочак бетмәс куанычлар, Төяп килсен туар таңнарың. Табигатьнең иң саф, чиста чагы, Яшел уҗым болын, кырларда Күз тимәсен холкың-фигылеңә, Безгә рәхәт җирдә син барда. Бәйрәм белән тәбриклибез, Телибез бәхет кенә. Нурланып торсын йөзләрең, Бәхетләр иңеп кенә. Кайчаң керсәң, бүлмәңдә нур бөрки, Каршылыйсың якты йөз белән. Кайгы-хәсрәт җиңеләеп китә Синең әйткән йомшак сүз белән. Гомерне бит еллар билгеләми, Яшәү дәрте булсын күңелдә. Сәламәтлек, бәхет, куанычлар Юлдаш булсын сиңа гомергә. Бәйрәм белән сезне, якын дустым! Балкып тор син гел иртә-кич. Яхшылыкны җирдә ятмый, диләр. Гел яхшылык кына эшлә син. Ноябрьдә туганнарга Ни арба да, ни чана, Ни яңгыры, ни кары— Ноябрь ул. Шушы айда Тугандыр сөйгән ярым, Ул— минем Газинурым. Күркәм йөзе, тәмле сүзе, Мәхәббәте сүрелмәс. Йөреше— салмак. Җилкәсендә Бер кашык су түгелмәс. Чаптарларың, һай, елгырлар, Гел уҗым ягын карый. Йөгәнеңне бераз гына, Кысып тотсаң да ярый. Күптәнме соң япь-яшь егет идең, Үтте гомер: үстең, ныгыдың. Бала җанлы ата гына түгел, Бабай булдың: туды оныгың. Туган көндә синең, Газинур, Чәчеп торсын йөзең якты нур. Чөкердәшеп яшә ярың белән, Бәхетле бул, амин, шулай бул! Декабрьдә туганнарга Ап-ак карлар яуганда, Декабрь уртасында Син дөньяга килгәнсең, Әтиеңне, әниеңне Шулай сөендергәнсең. Үсеп җитеп, белем алып, Матур гаилә коргансың. Ике олан алып кайтып, Ирне куандыргансың. Барлык хәсрәтләр онтыла, Бер елмаеп җибәрсәң. Рәхәтләнеп чын күңелдән Эчкерсез бер сөйләшсәң. И Ходаем! Киләчәгең Тагы да матур булсын. Сиңа бәхет-шатлык теләп Яңа ел кары яусын. Өегезнең нуры булып, Ирегең балкып торсын. Кызың, улың— бәгыръләрең Амин, бәхетле булсын. Чын йөрәктән котлавыбыз Җыр булып сезгә барсын. Бүгенге бәйрәм гомергә Истәлек булып калсын. 50 яшь Ярты гасыр дисәң, күп булыр күк. Илле дисәң бик аз тоела. Үтте гомер аккан сулар кебек, Ә сулары кая җыела?! Аккан сулар бергә кушыла-кушыла Барысы бергә коя диңгезгә. Туган йортка, туган нигезгә Җыясың син шулай безне дә. Рәхмәт сиңа, рәхмәт барысы өчен, Югалтмыйсың әткәй нигезен. Син саклыйсың, һич кер кундырмыйча, Туганлыкның изге һәр җебен. 55 яшь 55 ел узып киткән Сизми-сизелми генә. Тормыш юлын синең кебек Матур үтәр кем генә... Син бәхетле: гаиләң тигез, Инсафлы балаларың. Кылган гамәлләре белән Кабатлый аналарын. Акыллы да, сабыр да син, Тыйнак һәм итагатьле. Гомерең буйларына сау-сәламәт, Булсаң иде чиксез бәхетле. Картлыкның кызлар чагы Сары көздә сары яфраклар да Җир өстенә коелып бетә. Җиң сызганып эшләп йөргән чаклар Сизелмичә үтә дә китә. 55 яшь. Беләсезме, Картлыкның кызлар чагы. И! Бер сагынырсың әле Кая диеп кыз чагым. Бүген сиңа бәхет тели Лачын кебек улларың, Кызларың— йолдызларың, Кияүләр, оныкларың, Дус-ишләрең, якыннарың, Барча-барча туганнарың, Кода-кодагыйларың. Күргән хәсрәтләргә түздең, Сабырлык бирде Ходай. Сәламәт бул, кайгы күрмә, Яшь аралаш гел елмай. Алтмыштамы, алтмышта... Шатлык та күп, сагыш та. Туры юлдан тайпылмадың, Атламадың ялгыш та. Алтмыштамы, алтмышта... Рәхмәт әйтеп язмышка, Кайгыларга бирешмәдең, Гашыйк булдың тормышка. Алтмыштамы, алтмышта... Сикереп мен акбуз атка, Җиз кыңгыраулар так та, Җилдерт бер юртакта. Алтмыштамы, алтмышта... Ал әле бер җырлап та: «Карурман»ны, «Гөлмәръям»не Яки «Абау, Гөлкәем»... Җырлый иде әткәем— Сөенеп тыңлый әнкәем: — Бәхетең булсын, бәбкәем. Алтмыштамы, алтмышта... Шатлык та күп, сагыш та... Юл куймыйча сагышка, Яшә, дустым, шатлыкта. Бирешмичә картлыкка, Уңыш өстәп «Уңыш»ка Кал син мәңге яшьлектә, Алтмышта да, алтмышта... 70 яшь Җитмеш яшь ул— картлыкның уртасы, Гомер үтте диеп уйлама. Әнкәй исән, балаларың янда, Бәхетле син, әткәй, дөньяда. Синең кебек беркем яраталмый, Оныкларың: Айгөл, Гөлназны. Синең кебек беркем бирә алмый Иркәләүне, сөю һәм назны. Авырлыклар килсә, елмаясың, Нур чәчә күзләрең көлгәндә. Беләсеңме, әткәй, син бит безнең— Әлдермештән Әлмәндәр. Күпме генә бәхет теләсәк тә, Бик аз булыр кебек тоела. Кирәк чакта ярдәм кулы суздың, Шәфкатьле син һәрбер балаңа. Шуңа сине бары да яраталар, Дус-ишләрең йөри килгәләп. Сау-сәламәт булып, туксанны да Үткәрергә язсын бергәләп. Амин! Көмеш туй (25 ел) Кай арада гомер үткән, Көмеш туегыз җиткән, Балалар таралып беткән, Оныклар туган күптән. Көмеш булса да туегыз, Көмеш түгел чәчегез. Кәефегез күтәренке, Нурлар чәчә йөзегез. Гаиләңне югалтмый саклау— Ботка ашау түгел ул, Болын буйлап җырлый-җырлый Чәчкә җыю түгел ул. Ир— баш, хатын— муен булып, Яши белергә кирәк. Сезнең кебек тату булып Яшәүчеләр бик сирәк. Гаилә бөтен, ныклы булыр Булалсак сездәй сабыр. Аз да түгел, күп тә түгел, Тоз ашасак пот ярым. Җил-давылдан, кар-бозлардан Саклап тормыш чәчәген. Ялгызлык ачысын тоймый, Яшьлек мәхәббәтең җуймый Озак-озак яшәгез. Буйдакмы син, пар канатмы Тормышыңны җайлап кал. Язмышлардан узмыш ясап, Теләгәнең сайлап ал. Булыр әле, көтик әле, Чыгар берзаман фәрман: «Хатынга чыдаса— орден, Иргә түзгәнгә— медаль». Алтын туй Әткәй-әнкәй! Ярты гасыр элек Икәү бергә тормыш кордыгыз. Ничә еллар буе безнең өчен Сокланырлык үрнәк булдыгыз. Акты сулар, исте йомшак җилләр, Инде без иллегә җитәбез. Пар канатлы итеп үстердегез, Рәхмәт сезгә, рәхмәт, диябез. Нинди тәмле ризык, нинди матур әйбер— Чыгарасыз безгә өлешен. Әллә ничек үтеп китә гомер, Булмый шунда бик еш күрешеп. И кайтасы килә кайчагында, Төшләремә килеп керәсез. Уянып китсәм— ирем, ике улым, Өзелеп сагынганмын, күрәсең. Әле ярый, безнең барыбызның Тормышлары булды түгәрәк. И Ходаем, бриллиант туйны да Үткәрергә язсын бергәләп. Бриллиант туй (75 ел) Ун мең парның тик берсенә Бриллиант туй насыйптыр. Санаулы көн тиз үтә ул, Үткәрергә ашыктыр. Җыелдылар оныклары, Аларның балалары, Балаларның балалары, Кемнәрдер калганнары. Ап-ак булып утыралар Бабай белән Акъәби. —Әче!— диләр. Ишетмиләр, Әйтсәләр дә әллә ни. Ишетәләр: бабай үткен, Әбине алды кочып, Куйды «чүп» итеп үбеп, Тора кеткелдәп көлеп. Акъәби яулык читенә Куйды авызын сөртеп. Бер оныкчык сөйли башлый шунда, Үтә шаян, әйе, үтә җор. — Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән Җырланмаган әле сезнең җыр. Тормыш җиленә бирешми Озын юллар үттегез. Бер сукмактан атладыгыз Гел янәшә икегез. Ходай күпме гомер бирсә, Бергә яшәргә язсын. Бриллиант туй булса булсын, Тик соңгы туй булмасын. Ак бабам, Ак әбием! Гомерегез озын булсын. Безләргә дә сезнең кебек Йөзгә яшәргә язсын. Өй туе Адәм баласына фарыз Үткәрергә өч туйны: Кызыл туйны, бәби туен, Өченчесе— соңгы юлга Зурлап озату туен. Пәйгәмбәребез сөннәте— Үткәрергә өй туен. Яңа йортның нигезе Корычтай ныклы булсын, Ут-күзләрдән, явызлардан Фәрештәләр сакласын. Җаннарыгыз тыныч булып, Куанычы күп булсын. Үзегезнең нигездә Картаю насыйп булсын. Бәрәкәтле йорт булсын, Дусларыгыз чын булсын. Туганнар ныклы булсын Дошманыгыз юк булсын. Балалар иманлы булсын, Күңелләре саф булсын. Олылыйган көнегездә Сезгә таяныч булсын. Оныклар да сезнең өчен Олы юаныч булсын. Яшәгез бергә гомергә, Амин, ул шулай булсын. Яңа сауган җылы сөттәй, Карашлар җылы булсын. Бәхетегез тулы булсын, Яңа йорт котлы булсын.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.