Latin

Чишмәле Балалары - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4874
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2142
38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
2017 – Экология елы
Нәзер су ярата инде, көненә ничәмә тапкыр коенса да туймас, әнә, тагын да йөгереп барып башы белән буага чумды. Аңа, әлбәттә, Гаян да кушылды, алар шулай агылай да тагылай инде. Ә Сәфәр күбрәге кызынырга ярата, шуңа да ул, бер киерелеп алды да, җайлабрак ятты. Тик, күзләре Нәзернең ачык калган китабына төште, нәрсә укый соң бу су бакасы бертуктаусыз, дип бәләкәй таш белән бастырылган китап битенә күз ташлады. «Изгеләр чишмәсе» дип аталган поэма икән. «Эх-ма, чукып карга булмассың, укып мулла булмассың, күпме генә шигырь укыма, шагыйрь булмассың әле Нәзер. Безнең ни, авыл баласының шул инде, тракторчы, комбайнер, я булмаса төзүче булачакбыз. Бәхетлеләр, әнә, Себергә йөри. Тик, нечкә күңелле Нәзер белән мин анда түзәлмәбездер шул,»- дип уйланды Сәфәр.
- Кызыкмы? – дип сорады ул судан чыккан Нәзердән, китапка ишарә ясап.
- Кызык.
- Нәрсә турында?
- Изгеләр чишмәсе турында, укый беләсең лә үзең.
- Харап икән. Изгеләр чишмәсе безнең якта да булган.
- Нәрсә? Чынлап әйтәсеңме? – дип гаҗәпләнде Нәзер.
- Әйе. Миңа Сөнгатулла картәти сөйләгән иде.
- Нишләп алайса хәзер юк, кая булган соң ул?
- Юкка чыккан, - диде битараф кына Сәфәр.
- Алай булмый ул, - дип белдекле кыяфәт белән сүзгә кушылды Гаян. – Ничек инде чишмә югала, ди, җиргә сеңгән сулар барыбер бер юл табып җир өстенә килеп чыга инде ул.
- Мин кайдан белим инде. Картәти булмаганны сөйләмәс, элек булган, хәзер – юк, шуның белән вәссәлам, - дип тавышын күтәрә төште Сәфәр.
- Кызганыч, синең картәтиең былтыр үлде бит инде, сорашып булмый.
- Аның каравы, минем картәти бар, - диде Гаян.
- Синең картәтиең Сөнгатулла бабайга караганда ничә яшькә кечерәк, беләсеңме?
- Булса соң. Минем картыйга аның әтисе, яки картәтисе сөйләгән булуы мөмкин.
- Менә монысы дөрес, - дип килеште Нәзер.- Димәк, анардан сорарга мөмкин.
- Ә нигә кирәк әле ул сиңа? – дип битарафлануын дәвам итте Сәфәр.
- Алайса, син башта менә бу поэманы укып кара, аңларсың.
Нәзер акрын гына китабын укый башлады, башта шулай ваемсыз кыланган дуслары торган саен аңа якынрак тартылды, аларның кичерешләре йөзләренә чыккан иде. Ә Нәзер, поэманы тәмам иткәч, китабын шап иттереп ябып куйды, янәсе, менә шундый хәл, мин укыдым, ә сезнең юньсез фикерегез мине кызыксындырмый.
- Карагыз әле, бу чишмә үзе бер тарих китабы кебек булып чыккан бит, шундый вакыйгаларга шаһит булган, искитәрлек, - дип куйды әсәрләнгән Гаян.
- Шулай шул менә. Авылның горурлыгы булган ул, аның томаланып калуы бик кызганыч.
- Нәкъ безнең авылдагы кебек инде, бездә дә Изгеләр чишмәсе булган бит, - дип куйды Сәфәр, аның битарафлыгы күптән юкка чыккан иде.
- Хәзер булса иде ул чишмә, югыйсә авыл Чишмәле дип атала, ә чишмәсе юк. Бу поэмада нәкъ безнең авылны язганнар шикелле.
- Чыннан да, әйдәгез, малайлар, шул чишмәне эзләргә тотынабыз, - дип бөтенләй үк дәртләнеп китте Нәзер.
- Ә ял итү, су коену, бакча утау?
- Тырышырга туры килер, аның каравы, авылда Изгеләр чишмәсе булыр, бабайлар шунда килеп дога укыр, ә без аны киртәләп алырбыз, тирә-ягына чәчкәләр утыртырбыз.
- Мин риза, диде Гаян.
Бераз икеләнеп торганнан соң Сәфәр дә ризалыгын белдерде. Чыннан да, әгәр дә Изгеләр чишмәсен тапсалар, бөтен халык малайларны мактаячак, ә Сәфәрне искә алучы да булмаячак. Юк, авыз ачып калырга ярамый.
- Ә мин күптән риза инде, - диде ул үзенең икеле уйларын сиздермәс өчен.
- Димәк, хәзер кайту белән олылардан сорашыгыз, кем нәрсә белешә хәтерегезгә киртеп куегыз, - дип команда биреп ташлады Нәзер.
Малай үзе аеруча нык дәртләнгән иде, гүя соңга калудан курыккандай, ул тиз-тиз киенә башлады. Әтисенең эштән кайтуын чак көтеп алды. Рәхмәтулла абзый улының гадәти булмаган соравына ни әйтергә белми аптырап башын кашып торды.
- Кайчандыр бала чакта ишеткән идем мин бу хакта. Тик, кем белсен инде аны хәзер. Техника заманы бит, авылга газ керттеләр, электр линисе, юл төзеделәр, туйралык артында сазлыкны киптерделәр, ике буа будылар, ничә урынга чүп, тирес өйделәр, дүрт-биш урында карьер казып таш актарып маташтылар. Казылмаган җир калмады дияргә була. Кайда күмелеп калды икән соң? Туктале, Кызылбай тавы астында урман төпләп иген басуы булдырганнар иде, чишмә ул бит тау астында була, бәлки, шундадыр.
Икенче көнне малайлар янә очрашты.
- Минем әти Кызылбай тавы астында булырга мөмкин, дип әйтте, - дип сүз башлады Нәзер.
- Ә минем әти аргы буа астында калмады микән, - ди.
- Чишмарал кулында зур итеп күпер салдылар, юл полотносын ике өй биеклеге кадәр күтәрделәр, шунда күмелмәде микән, - ди минем картәти. – Ул хаклырак түгелме соң. Чөнки Чишмарал ул чишмә аралыгы дигән сүз, ә хәзер анда бер генә чишмә ага, белдегезме, - дип ачып салды үз хәбәрен Гаян. Янәсе, аның сүзе иң ышанычлысы.
- Менә сиңа башваткыч, болай булса эш өч мәртәбәгә арта түгелме соң? Нишлибез?
- Мин ярдәмгә Ризаны чакырам. Сез дә берәр малайны чакырыгыз да, парлашып, иртәгә үк эзләргә чыгабыз.
- Бик дөрес фикер. Шулай итик булмаса. Көрәкләр алыгыз, ашамлык та кирәк булыр. Сез шуңа игътибар итегез, кайда су саркып тора яисә үләннәр икенче төрле, яки чокырлы урын бар, шунда казыныгыз,- диде Нәзер.
- Ә мин ничек эзләргә беләм. Казлар яткан җирдә су була икән.
- Бик акыллы фикер, алайса син казларыңны күтәреп бар да, кая ятканнарын көтеп утыр, - дип Гаянның тәкъдименнән көлде Сәфәр.
- Беләсезме, калын тимерчыбыктан таяклар эшләп алырга кирәк, - дип тәкъдим кертте Нәзер.
- Анысы нигә?
- Дымлы җир йомшак була. Төрткәләп эзләү өчен.
Малайлар шулай карар итте һәм иртәнчәк өч пар эзтабар авылның өч ягыннан чыгып та китте. Нәзер белән Риза өлешенә иң кыены туры килде, ахры, асфальт юлның олы күпере янында эзләнделәр алар. Тау битләвен, яр буйларын тикшереп чыктылар, бер өметле урын табалмадылар, димәк, чыннан да чишмә юл полотносы астында калган булырга мөмкин. Берәр җирдә тамчылап булса да су тибеп чыкмый микән дип ике якта да борыннарын җиргә төртә язып эзләнеп йөределәр. Шуннан тау кадәр өелгән юл полотнасын казырга керештеләр, тик монысы бөтенләй дә мөмкин түгел икән, чөнки авыр самосваллар дәү-дәү ташлар ташыган, аларны ни кузгатырлык, ни ватарлык түгел иде. Өстенә үлән үсеп киткәнлектән монда туфрак дип уйлаганнар иде, ялгыштылар малайлар. Күпердән астарак бу ерынга икенчесе килеп кушыла, анда челтерәп чишмә ага. Ләкин анысы инде икенче чишмә, ә югалганы түгел. Көннең кичкә авышканын күреп, арып-талып кайтырга юнәлделәр. Сәфәр белән Рөстәм, Гаян белән Фәриз дә уңышка ирешә алмаганнар иде.
- - -
Кайда соң бу Изгеләр чишмәсе? Үзсүзле малайларның гарьлегенә тиде бу хәл, нишләп инде без табалмыйбыз соң, дип үз-үзләренә сорау бирде алар һәм яңадан өлкәннәрдән төпченә башладылар. Ләкин һаман да «кем белсен, тегендәдер, мондадыр» кебек сүздән башканы ишетә алмадылар. Шулай да, беркем дә бу бит әкият, легенда димәде, элек булган ул, диләр. Булган икән, табарга мөмкин. Өч мәртәбә чыктылар алар көрәкләр күтәреп, буш кайттылар. Тау асларын, яр буйларын ничәмә мәртәбә карап чыкканнардыр, монысы да нәтиҗә бирмәде. Инде хәзер көз дә якынлашты, казлар да үсте, аптыраудан аларның кайларда йөрүен дә күзәтеп карадылар дуслар, тик авыл эчендә ике буа булганлыктан, йорт кошлары әллә кайда дымлы җир эзләп йөрмәде. Нишлисең инде, аларны чишмә эзләргә өйрәтеп булмый иде.
Ә бер көнне җиргә кар ятты. Ничектер, җиңел генә төшеп ятты да, эремәде. Салкыннар башланды. Изгеләр чишмәсен таба алмаганлыктан малайларның кәефләре кырылыбрак йөри иде, ап-ак йомшак кар аларның бу хәсрәтләрен оныттырып куйды, шикелле. Кыш килгәндә кем генә шатланмый соң! Җитмәсә, Гаянның әтисе аучы, ягъни ул Гаянга мылтыгын биреп торырга мөмкин. Ныклап кыш башлануын көттеләр дә, Нәзер, Сәфәр һәм, әлбәттә, мылтык хуҗасы Гаян, ауга чыгып киттеләр.
- - -
Ничек әле: «Анда җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява»,- дип мактаганмы Тукай үз авылын. Эх бөек Тукай, бөек Тукай, әгәр син Чишмәле авылының кышкы иртәсен күргән булсаң ничек кенә язар идең дә, нинди генә сүзләр тапкан булыр идең икән. Юк-юк, бу матурлыкка хәйран-вәйран булып телсез калыр идең син, сүз тапмас идең. Беләсезме, чатнама суыклар атна-ун көнгә сузылса нәрсә була? Карның өске катламы ката, анда инде идәндә йөргән кебек йөрергә була. Ләкин шулай да, салкын һәм аяз көнгә карамастан, каты катлам өстендә яңа гына күктән төшкән кар бөртекләре була, алар яумый, ә гамәлдә аяз күктән берәмтекләп-бөртекләп кенә коела. Ашыкмый гына, әйләнеп-әйләнеп кенә, кояш нурларында уйнап иркәләнгәндәй генә төшеп яталар да энҗе-мәрҗәннәргә әйләнәләр. Менә шул матурлыкны сүз белән аңлатып кара инде. Бу гүзәллек табигать табышмагы. Әйтик, каршыңда кызгылт-сары төстәге кар бөртеге җемелди, якынрак килеп карыйм дип кузгалуың була ул инде төсен үзгәртеп куя. Бер кар бөртеге ничә төскә керә ала соң, менә гаҗәп. Я ул югалып куя һәм аның урнына башкасы ялтлап чыга. Ләкин аякларына чаңгылар элеп алган малайларның бүген кар бөртекләре белән качышлы уйнарга ниятләре юк иде, аларның үз мәнфәгатьләре бар. Төлке! Бу сиңа буадан балык тоту түгел, ә чын аучылык. Дөрес, мылтык берәү генә, Гаян аны төлкегә түгел, каен төбенә атарга да иптәшләренә бирмәячәк, ләкин төлке атып алсалар без аттык дип сөйләве ни тора. Гаян мылтыклы кеше, димәк, горур, алдан бара.
- Гаян, - дип сорау биреп куйды Сәфәр, - ике төлке очраса, нишлибез, берсен миннән аттырасыңмы?
- Әлбәттә, берсен аткач икенчесе сине генә көтеп утыра инде ул.
Малайның көлүе аңлашыла иде, шулай да Сәфәр яңадан сорау бирде:
- Бүре килеп чыкса, нишлисең?
- Эшләмим. Миңа тими бит ул.
- Нигә?
- Минем арттан зуррак малайларның килгәнен күрмәсмени, сезне ашый ул.
- Хы, - дип кенә әйтә алды Сәфәр. Инде сүзгә Нәзер кушылды.
- Шулай да мылтык тагып йөрисе килә бит әле, Гаян.
- Минем кебек төнге мунчада кара тир түгеп эшләгез дә, аннан йөрерсез.
- Аңламадык.
- Беләсезме, әти миңа нәрсә диде? Гармун алып кайтып бирде дә, менә шунарда өйрәнми торып мылтык ягына күзеңне тачырайтма, диде. Мин бер көн шыгырдаттым, ике көн.. Шайтан тавышлары килә. Башым бетте инде, ди әни. Тоттым да киттем Илдус абыйларга, ул безнең туган кеше бит инде. Кайсы төймәләргә баскаларга өйрәтеп бирде. Шунда әйтте инде, гармунда төнлә мунчада гына өйрәнеп була икән. Бер атна ләүкәдә кундым. Шуннан инде өч көйне әтигә ярым-йорты шыгырдатып күрсәттем. «Ярый, алырсың. Тик мылтыкны кешегә тоттырма!»- диде. Менә шулай, ачуланмагыз, гармунны кешегә бирергә ярый, мылтыкны – юк.
Өч малай төлке куу дәрте белән атлый торгач инде ике үр менеп үткәннәр иде. Монда ара-тирә вак-төяк әрәмәлекләр күренеп кала, төлке, куян күптер инде. Шулай уйланып барганда, алда чыннан да төлке күренде, ерак иде әле ул, ләкин төлке иде. Хәзер «аучылар» сак кына, сөйләшми генә бара башладылар. Чаңгыларын шуытып кына атлыйлар. Төлке әйләнеп-тулганып уйнап йөри, боларда гаме дә юк, шикелле. Дуслар һаман якынлаша, тагын чак кына барсалар мылтыктан атарга да мөмкин булачак. Ләкин шулчак төлке йөгерә башлады. Тик, күздән югалмады, бераз барды да тукталды, утырып куйды. Үзе әллә кая карый, малайларны күрәме-юкмы, белмәссең. Өч дус сак кына янә якынлаша башлады. Төлке яп-якын, ул шул тиклем яхшы күренә, сикереп торып куып тотасы килә. Бу юлы инде малайлар корсакларына ятып шуыштылар. Хәзер, хәзер, хәзер дип тибә Гаянның йөрәге, тагын ун метр гына якынлашасы иде. Һәм тагы да шул ук хәл: төлке лерт-лерт йөгергәләп китте дә барды. Үзе шәп тә чапмый бит, малайларны сизеп, куркып чапканга ошамый.
Менә шулай кабатлана торгач, дуслар ничә чакрымнар үткәннәрен сизми дә калганнар. Төлке исә, боларны үчектергәндәй, уйнап-уйнап йөрде дә, агачлыкка кереп тә китте. Бер иңкү урын иде бу, егермеләп имән һәм вак-төяк куак. Әллә кайда яшеренә алмас җәнлек. Малайлар югалган төлкенең эзләрен яңадан тапмакчы булып куаклыкны кат-кат әйләнделәр, аннары аны аркылыга-буйга үттеләр, ә хәйлә капчыгы суга төшкәндәй юк булды да куйды. Инде хәзер эзләүдән дә файда булмас, бер үткән эзне кар күмә бара иде. Шунда гына дуслар сепертмә буран кузгалуына игътибар иттеләр. Кайтырга кирәк иде. Менә бәла, баярак кына төлке куганда бияләйләре, чалбарлары лычма су булган икән, алар бик тиз шакырдап каттылар, өшетә башлады. Җил көчәя, бик тиз суыта бара иде. Бераз атлагач, туктап каранырга керештеләр, ләкин бер генә нәрсә дә күренми иде инде. Бары тик җил улый һәм искиткеч тизлектә кар оча. Көтмәгәндә караңгы төште. Шулкадәр озак йөрделәрмени, авылга кадәр хәзер кимендә ун-унбиш чакрым бар бит, дип шомланды дуслар. Иң аянычы, алар авылның кайсы якта икәнен аңлый алмый иделәр.
Адаштык. Бик куркыныч сүз бу. Йөрәкне өшетә. Кешенең кәрәшү көчен ишеп-ишеп ашый. Мондый чакта бәндә төрлесен уйлый, ә малайлар ярый әле өчәүбез, бүре-фәлән очраса күмәкбез, мылтыгыбыз, чаңгы таякларыбыз бар, дип юанышкан булдылар. Ләкин аларга үлем ыржайган бүре рәвешендә түгел, ә адәм затын чарасыз калдырып мыскыллаган буран булып яный иде. «Туңып үләбез бит,- дип уйланды малайлар. - Бозга әйләнеп катып калмас өчен хәрәкәтләнергә кирәк, ә моның өчен хәл юк. Урман табарга кирәк, агачлыкта буран көчле булмый». Ләкин, күпме генә йөрсәләр дә, бернинди агач заты юк, менә гаҗәп, көндез бит кая карасаң да агачлык, әрәмәлек күрергә була иде.
Сәфәр алдан бара. Класста ул иң көчле чаңгычы. Кинәт ул күз алдында юк булды, тик «ай!» дигәне генә ишетелеп калды. Алда яр булган икән, Сәфәр егылып төшкән, җитмәсә, бер чаңгысы чатнаган, сынып чыгарга тора. Җилкәсенә кар тулып беткән. Менә хәзер ул өши дә өши инде. Монда җил улкадәр көчле түгел, ләкин суык шул ук. Юк, тик утырсалар мотлак туңачаклар. Әмәлен табарга кирәк. Бер урманга юлыгып учак ягарга.
- Малайлар, кемнең шырпысы бар? – диде Нәзер.
Эндәшүче булмады.
- Гаян, син бит аучы, шырпың булырга тиеш?
- Онытканмын.
Аңлашылды, хәзер инде учакка да өмет калмады. Карны казып ятыйк та инде, шунда я исән калырбыз, я үләрбез. Дуслар ничек җитте шулай чокыр казыдалар да, сыенышып яттылар. Ләкин, өстән капларга берни дә булмагач, салкын тагын да ныграк сөякләренә үтте, хәрәкәтләнми яту файда бирми иде.
Күпме вакыт узгандыр, белүче юк, селкенеп тә карадылар, бер-берсен кочаклап ятып та тордылар – барыбер салкынга түзә алмадылар. Җитмәсә, кузгалырлык хәл калмады, ашарга да алмаганнар бит.
- Без кайдабыз соң?- дип җан ачысы белән кычкырып җибәрде Сәфәр. Аңа аеруча кыен иде, түземлеге калмаган.
- Малайлар, - дип җаваплады хәлсез тавыш белән Гаян. – Уйлыйк әле, чыннан да, без кайда, мондый тирән ерганак адым саен очрамый бит. Мин өченче ел шундый бер ерганак күргән идем, тик җәй көне иде, шул түгел микән?
- Я, тиз сөйлә, кайда иде ул?
- Без бит Ташлыелга авылы ягына таба килдек, әйеме? Анда минем әнинең абыйсы яши, шуларга кунакка барган идек. Без төшкән чокыр шушы ташлы елганың башы түгел микән?
- Дәрес сөйлисең, без шушы юнәлештә килдек шикелле, - диде Нәзер.
- Шулай булса, авыл моннан ике генә чакрымда булырга тиеш, менә бу якта.
Туңып барган балалар кыймылдый башлады. Тик чокырдан менеп булмый, карт көртләре кәрнизләр ясап аска дугаланып тора иде. Бик зур кыенлык белән генә бер урыннан күтәрелә алдылар. Җил хәзер нәкъ каршыга иде, ул күздән яшьләр сыгып чыгара, ә күз яше шунда ук туңа иде. Өшегән куллары, шарф очлары, якалары белән бит-күзләрен туңудан сакларга тырышып малайлар алга ынтылды. Хәл күптән беткән иде. Инде ашыйсы да килми шикелле. Бары тик сүнмәгән җан, өмет аларны алга атларга мәҗбүр итә иде. Алда, инде килеп төртелер якынлыкта гына, бер шәүлә күренде. Багана! Элект линиясе ләса. Димәк, авыл яп-якын. Ярты чакрымлап атлаганнар иде, тонык кына булып бер яктылык күренде, ферма водокачкасындагы лампочка иде бу. Дәүләтша абыйларга төнге сәгать икеләрдә кар-бозга әйләнеп беткән өч малай килеп кергәч, хуҗалар куркыбрак киткән кебек булды. Боларның аяк-куллары туңган булса, нишләрсең. Ярый әле Гаянның Маһитап ак әбисе бик өлгер булып чыкты, ул мич култыгыннан алып малайларга җылы пималар кидерде һәм тиз генә мич башына менеп ятарга кушты, өсләренә кат-кат туннар япты.
Монда ифрат җылы иде, яңа гына икмәк пешеп чыккан. Пары чыгып торган икмәк, кура җиләкле кайнар чәй малайларга җан кертә башлады. Хәер, алар үзләренең җылынганлыгын, исән калуларын аңлап өлгермәделәр шикелле, тирән йокыга талдылар. Икенче көнне бик соң гына, анда да таныш тавышлар ишетеп кенә, уянып киттеләр.
Чишмәле авылында боларны югалтканнар икән, барлык ирләр җыелып чыгып бик озак эзләгәннәр. Иртән Нәзернең әтисе Рәхмәтулла авыл хакимиятенә барса, анда Мөҗәһид абый аны көтеп утыра икән.
- Әле генә Ташлыелга авылыннан Дәүләтша исемле кеше шылтыратты. Малайлар анда икән, өчесе дә исән, арып йоклап яталар, - диде.
Шуннан, билгеле инде, әтиләр «ә» дигәнче ат җигеп Ташлыелга ягына чаптыралар.
- - -
Адашканнан соң Нәзерне әти-әнисе бик нык кисәтеп куйсалар да, үз күрәчәген күрми чебен дә очып йөрми икән. Кышның кәнди уртасында бер бәйрәм бар – Яңа ел дип атала. Ә Яңа ел инде чыршысыз булмый. Чөнки борын заманда чыршыны урман иясе, җанлы агач дип белгәннәр. Шуңа да бизәгәннәр, кадер-хөрмәт күрсәткәннәр. Шулай итсәң ел имин, уңышлы килә, маллар үрчемле, бәндәләр исән була, ди.
Шуларны уйлап, Нәзер балта алды да урманга китте. Сеңлесе Карлыгачны бизәлгән чыршысыз калдыралмый бит инде ул. Ә чыршы дигәнең бары тик ерак урманда гына бар, әлеге шул теге чакта малайларны адаштырып куйган җирдә. Ләкин бүген куркасы юк, кулда үткен балтасы, барасы да кайтасы. Йөгерә-атлый турыга гына баргач, урманга бик тиз килеп җитте Нәзер. Тик, Яңа ел чыршысын сайлау алай ансат түгел икән, иң матуры кирәк бит. Ә монда агачлар күккә ашкан, бәләкәйләре сирәк очрый. Менә бер сылу тора, үзе ямьле, үзе төз. Ылыслары ничек ялтырый, бу бит уенчык элмичә дә бик матур. Нәзер балтасын чабам гына дигәндә кинәт чыршы ботаклары арасыннан ике кызылтүш пырхылдап чыкты һәм чыр-чу килеп, әйләнә-әйләнә очып йөри башладылар. Әллә малайны әрлиләр, әллә инде «бу чыршыга тимә» дип ялваралар. Нәзер уйланып торды, аннары: «Ярый, бусы кошларныкы булып чыкты. Икенчесен кисәрмен әле, урманда чыршы бетмәгән»,- дип ары китте.
Малай ялгышмады, бераз эзләнгәч моннан да матуррагын очратты. Хәтта балтасын алырга ашыкмый, сокланып карап торды. Инде урман гүзәлен төбеннән чабып алам дисә, ботак астыннан ап-ак куян чыгып чапты. Кайчыколакның оясы шунда микән. Димәк, бу чыршыны алып булмый да булмый инде, куянга торак кирәк, мин үземә табармын әле, дип Нәзер тагы да ары китте.
Йөри торгач, өченче чыршына очратты ул. Матурлыкка монысы тегеләреннән һич тә калышмый. Ярый, моның ботакларын имгәтмичә генә кисеп алам да, кайтып китәм, дип уйлый Нәзер. Балтасын алып чыршы төбенә чүгәләсә, башына кар кисәге килеп төште. Малай аптырабрак калды, кайдан килеп төште соң бу кар, ул бит карлы ботак астында тормый, чыршыны дер селкетеп карларын койган иде. Ярый, бу чыршыны барыбер алырга кирәк инде, югыйсә озак йөреде, күк йөзе дә томаланып бара. Балтасын ныклап тотып чыршыга чабам дигәндә башына тагын бер йомарлам килеп бәрелде. Малай бу юлы ныклап аптырады. Ни хикмәт бу? Нәзер башын күтәреп карана башлады, әһә, янәшәдәге дәү чыршы ботагында тиен утыра икән, шул ыргыта, ахры. Үзенә калса, бу чыршы минеке, тия күрмә, дип аңлатырга тырышадыр инде. Шундый матур җан иясен ничек тыңламыйсың. Нәзер бу чыршыны да исән калдырырга мәҗбүр булды.
Әнә шулай бер файдасызга йөреп вакыт уздырган арада бик тиз көн караңгыланып, буран да чыккан икән. Кай тарафка карасаң да һични күренми башлады. Инде битләрне чеметеп каты кар бөртекләре оча иде, агач башларын ия-бөгә җил дуларга тотынды. Нәкъ теге вакыттагы кебек, дип уйлап кына өлгерде Нәзер, авылның кайсы якта икәнен онытты да куйды. Димәк, тагын да адашты. Әтисе әйткән иде бит, бу урманда кешеләр еш адаша, йөрмә анда дигән иде. Олыларны тыңламасаң шулай була ул. Ачуың килмәсмени, ничек инде ул ике тапкыр тоташ урманда адашып йөри. Юрамал кыланган кебек. Кеше ышанмаслык хәл. Хәзер әти-әни нишли инде, тагын да мине эзләп чыгарлар микән? Менә тиктомалдан бәла. Куянны кызганды, тиенне җәлләде, ә аның үзен хәзер кем коткарыр. Шушындый күңелсез уйлар белән бик озак йөрде әле Нәзер, тәмам арып, хәлдән таеп беткәндә бер олы чыршыга килеп юлыкты. Малайның атларлык хәле калмаган иде инде, аның чамалавы буенча, хәзер кимендә төн уртасы булырга тиеш, димәк, арытаба эзләнүнең файдасы юк, кола яланга чыгып туңып үлгәнче менә шушы чыршы төбендә йоклап алу яхшырак булыр.
Карт чыршының түбәнге ботаклары озын була, аска бөгелеп тора. Кыш көне шушы себеркеләргә кар кунып, аларның очларын җиргә тигәнчегә кадәр бөгеп куя. Ә ботаклар астында куыш кала, хәтта коры, ылыс түшәлгән йомшак җир була анда. Нәзер ботакларның карын коймаска тырышып, аларны сак кына аралап керде дә ятты. Монда җил үтми, тыныч икән. Дөм караңгылыкта калгач, кесәсендә шырпы барлыгы да исенә төште. Нәзер салам калынлыгы гына чыбыклардан учак ягып кулларын, аякларын җылытып маташты, бер стакан су кайнатырга да көче җитмәгән учактан әллә ни файда юк иде, ләкин кар белән капланган ботаклар астында салкын түгел иде инде. Һәм арыган Нәзер йоклап китте. Ә уянып киткәч, тиз генә ике ботакны ерып көнгә чыкты һәм чын шатлык кичерде: буранның эзе дә юк, чалт аяз көн, күктә кояш көлә, ә җирдә әллә нинди төсләр белән миллионнарча кар бөртекләре җемелди иде. Чыршылар иртәнге сафлыкта бигрәк тә матур күренә. Ләкин Нәзернең аларны харап итәсе килми иде инде. Ул бәләкәй балтасын билбавына ныграк кыстырып куйды да, тизрәк кайтырга ашыкты.
Өйдә эләкте инде үзенә! Әти-әнисе малайны тетте генә. Күрше-күлән дә ризасызлык белдерде: «Без әллә сезнең ул юньсез малаегызны төн саен эзләп йөрергә тиешме?»- диючеләр булды. Аның каравы, Нәзер иптәшләре арасында геройга әйләнде. Кыш уртасында, урманда беръялгызы төн кунган кеше бит ул! Димәк, йөрәкле, ышанычлы малай, мондый адәм белән дуслашырга була. Тик менә Карлыгач алдында гына кыенрак иде.
- Гафу ит инде мине, туганым, чыршы алып кайтмадым, - диде ул сеңлесенә һәм урманда күргәннәрен сөйләп бирде.
- Ярый, абый, борчылма, син дөрес эшләгәнсең, тере чыршы бигрәк матур бит ул, хайваннар кинәнсен әйдә. Аның каравы, яз көне без бакчага чыршы утыртырбыз, ул ел буена безгә бәхет теләп торыр.
- Бик акыллы сөйләдең әле, туганым. Янында зур агач үсеп утырган йорт чыннан да бик күркәм була ул, - дип хуплады кызны абыйсы.
Өч көннән Яңа ел җитте. Тышта инде караңгы, ә өй эче яп-якты. Өстәл тулы тәмле ризык. Тик беркем дә ашарга утырмый. Нидер көтәләр кебек. Менә ишек ачылып китте һәм салкын парларын ияртеп бер бабай килеп керде. Ап-ак сакаллы, җылы туннан, өс-башына кар бөртекләре кунган.
- Ура! Кыш бабай! Безгә Кыш бабай килде, - дип шатланып кычкырып җибәрде Карлыгач.
-Дөрес, балакаем, мин Кыш бабай. Беләсеңме мине кем җибәрде? Урмандагы иң олысы, абыең Нәзергә таныш чыршы туп-туры сезгә килергә кушты.«Анда бик сөйкемле, бик акыллы бер кыз бар, шуңа бүләк итеп бир!»- диде. Исәнме, кызым, мин сиңа бүләкләр белән бергә гомерлек бәхет тә алып килдем әле. Ярый, анысын үскәч аңларсың, ә хәзер син минем бүләкләремне кара.
Кыш бабай Карлыгачка бик матур курчак алып килгән икән, үзенә таман бишеге дә бар, әллә ничә күлмәк тә куйган Кыш бабай. Карлыгач шатлыгыннан нишләргә белмәде, ә кунак сүзен дәвам итте:
- Кайда әле яхшы укыган, әти-әнисен тыңларга сүз биргән акыллы егет Нәзер? Аңа да бүләгем әзер. Бүләкнең дә иң кәттәсе. Мә, ал, улым, файдасын күр.
Кесә телефоны булып чыкты ләса бу. Их, Нәзер бу хакта күпме хыялланган иде. Хәзер ул белер ничек яшәргә! Малай чыннан да бәхетле иде. Дөрес, ул Карлыгач түгел, Кыш бабайның килүен, бүләкләр бирүен әтисе оештырганлыгын аңлый иде. Бәлки әтисе, тагын да югала башласаң телефоннан хәбәр бирерсең, дип киная белән сайлагандыр әле бу бүләкне. Ләкин аңа карап әйбернең кадере кимеми, Карлыгач та, Нәзер үзе дә бик бәхетле иделәр бу кичтә.
- - -
Фәриз бер көнне Нәзергә район гәзитен китереп тоттырды. Малайның көн-төн китап укуын, күпне белүен тиңдәшләре аңлый иде инде, класста иң көчлесе ул булмаса да, сүзен тыңлыйлар, исәпләшәләр иде. Менә бит, Фәриз дә, ни уйларга аптыраганлыктан, Нәзер янына килгән. Гүя ул аңа әкияттәге бабай, хәзер менә әфсен-төфсен укый да шушы хурлыклы гәзитне юкка чыгарып куя.
Гәзит хурлыклы түгел инде, ә менә анда басылган мәкалә авыл халкын бизәми иде. Нәзер аны дикъкать белән укып чыкты.
Атка атланган командир алдан килә. Артында зур булмаган җәяүле отряд.
Аклар инде кызылларның якынлашуын күптән белә иде, алар, каен төпләренә яшеренеп, винтовка төзәп яталар. Беренче ату яңгырый. Кызылларның командиры, күкрәген тотып, атыннан авып төшә. Отряд офицерның гәүдәсен алып тиз-тиз ышыграк урынга чигенә.
Икенче көнне кызыллар зур көч белән килеп, авылны яулап алалар. Офицерны Чишмәле авылы буендагы урманга якын җирдә җеназалап куялар.
Вакыт уза. Командир кабере өстендә каен үсеп чыга. Берәрсе утыртты микән, әллә җил алып килдеме орлыгын. Әмма шунысы бар, печән чабучыларның чалгысы кисмәде бу чыбыкны, тракторларның сабаны урап үтте. Чөнки һәркем белә иде – монда кабер, монда офицер каены. Соңрак офицер каены турында бер укытучы шигырь дә язган иде әле.
Совет властен кадерләгез, зинһар,
Андый гадел власть юк җирдә.
Хаклык яклап, туган илне саклап
Күпме кан түгелгән бу илдә.
Менә шундый иде бу шигырьнең соңгы сүзләре. Саклый алмадык шул. Их, нигә дөнья шулай икән, политиклар, патшалар бәхәсләшә, ә халыклар җан бирә?
Еллар үтте, заманалар узды, җилләр исте, уңнан, сулдан, әллә кайдан, хәтта океан артыннан. Авылда калган халык җир сөрми, иген икми яшәргә өйрәнде. Шуның өчен иген кырларында урманнар үсеп чыкты. Офицер каены шулар арасында югалды, хәзер инде кызыл командирның каберен белүче дә юк. Шулай инде, халык өчен җанын фида кылган кеше беркемгә кирәкми.
Аның каравы, халыкны кырган Иван Грозный, Тевкелев кебек палачларга һәйкәл куя башладылар. Берзаман Власовка да куймаслармы? Белеп булмый, дөнья бу, нәрсә генә булмас дисең.
Ә кадерсез кабер кайдадыр шунда ята бит әле. Дин әйтә, кешенең җаны үлми, ди. Кызыл командирның да рухы торып калды микән. Ул бу тормышны, бүгенге көнне күрә микән, белә микән? Халык азатлыгы өчен көрәштеләр, хәзер халык юк – авылда ике дистә карт-коры да, тагы да үлеп бетәлми калган дүрт-биш сәрхүшбаш. Җир өчен аклар-кызыллар бер-берсен үтерделәр. Хәзер җир, әнә, беркемгә дә кирәкми, кысыр ята. Кем хаклы бу тормышта, кем хаксыз, кем гадел дә кем явыз?
Белмибез шул, ә әрвахлар эндәшми. Алар дәшмәсеннәр, дөресен әйтмәсеннәр, күзебезне ачмасыннар. Берни аңламый, уйланмый яшәве тынычрак. Бүген азатлык өчен көрәшүчеләрне хәтерләү «модада» түгел. Шуңа да аларны оныту, каберләрен урман басуы хәерле. Шулай бит?!
- Хы, кара нәрсә дигән. Азат тормыш өчен көрәштә гомерен кызганмаган кешенең каберен карамадылар, бөтенләй онытып куйдылар, дигән. Бәлки, без аны карамаганбыздадыр, ләкин без берни белмәдек бит. Ә ник белмәдек соң? Карале, ни өчен әле без Изгеләр чишмәсен белмибез, офицер каберен белмибез, чыннан да берни белми торган маңкорт халык булып чыгабыз түгелме? Ни өчен олылар сөйләмәгән? Чөнки безнең белүебезнең әһәмите юк дип санаганнар. Ул гына җитмәгән, мәктәптә туган як тарихын укып йөрегән булабыз бит әле. Оялмыйча. Нәзер шулай тиргәнде дә, гәзитне алып кайтып әтисенә тоттырды.
- Дөрес язылган шул. Чыннан да без малай чакта офицер кабере бар иде, киртәсе дә, баш очындагы ташы да саклана иде. Ни арада шулкадәр гомер узган да барысы да онытылган, - диде Рәхмәтулла абый, мәкаләне укыгач.
- Кайда иде соң ул?
- Чаукалыкның аргы ягында, шунда урман авызында инде ул кабер. Хәзер аны табып була ди мени, киртәсе юк, ташын туристлар кутарып ташлаган иде, ә урнында инде яшь каенлык үсеп утыра. Белмим инде, ничек табарга мөмкин соң, эзләргә аның вакыты бармы тагын, җәй көне мәшәкать болай да баштин ашкан.
«Ярый, синең вакытың булмаса, безнеке бар»,- дип уйлады Нәзер һәм малайлар белән киңәшергә булды.
Фәриз, Сәфәр алтынчыда, Нәзер белән бер класста укыйлар, ә менә Гаян белән Риза бер яшькә бәләкәйрәкләр. Шуңа бер буш класска җыелырга туры килде. Мәкаләне барсы өчен кычкырып яңадан укып чыгарга кирәк иде. Ләкин шулчакны класска Зөләрә белән Тәслия килеп керде.
- Монда нишлисез сез, сыпырыгыз өегезгә, безгә идән юарга кирәк! – диде төксе итеп Зөләрә.
Укучылар идән юмый, ләкин Зөләрәнең әнисе мәктәптә җыештыручы булып эшли, әле ул авырып киткән. Шуңа да кыз әнисе өчен идән юа, һәм малайларга әнисе вазыйфасыннан карап, олыларча боерык бирә иде. Ә Тәслия аңа ярдәм итә. Алар бит ике сыңар бер кием.
- Без тәмәке тартырга җыелмадык, курыкма, Зөләрә. Син биш минутка гына ашыкмый тор, без менә моны укыйк әле, - диде Нәзер олыларча төпле сүз белән.
Кызлар, бер-берсенә карашып алдылар да, риза булдылар, малайларның серен белергә дигәндә алар атлыгып тора инде ул.
Мәкалә барсының да башын идерде.
- Болай булгач, без ике нәрсәне беръюлы эзләргә тиеш булабызмыни инде? Ай-хай. Былтыр җәй буена Изгеләр чишмәсен таба алмадык бит әле, - дип куйды Риза.
Эшкә соңыннан гына кушылган малайның шулай дип торуы Нәзергә ошамаса да, ул эндәшмәде, әрепләшер вакыт түгел. Монда нык итеп башны эшләтергә кирәк. Барыбызныкын беръюлы.
- Икесе бер төрле эш инде ул, уйлап карасаң, димәк, ике эзләнүне бергә алып барып була, - дип төпле фикер әйтте Гаян.
- Малайлар, бу офицер зираты сезгә Изгеләр чишмәсен дә эзләргә ярдәм итә түгелме соң?- дип сорап куйды Тәслия.
- Ничек инде? – дип гаҗәпләнде малайлар.
- Анда офицер үзенең отряды белән юлдан килгән диелә түгелме соң?
- Юлдан килгәндер инде, билгеле.
- Ә бит Изгеләр чишмәсенә дә башка авыл кешеләре юлдан килгән. Минемчә, шул ук юлдан булырга тиеш.
Фәриз сикереп торып кызны мактарга тотынды.
- Ну синдә баш, Тәслия. Прәме академик. Без, малайлар, инде бер ел баш ваттык, ә син «ә» дигәнче аңладың. Чыннан да шулай, без бит, яңа юл, асфальт яныннан эзлибез. Җитмәсә, аның иң текә тауга күтәрелгән урныннан. Вәт ахмаклар. Элек бит мондый урынны урап юл ярганнар. Димәк, безгә искә юлның кайдан үткәнен белергә кирәк.
- Дөрес, әйтәсең, дус. Ә иске юлны якынча чамаларга да була. Әти әйтә, офицер кабере каен урманы янында иде, ди. Үзе үлгәч аның мәетен әллә кайда күтәреп йөрмәгәннәрдер инде. Шунда, юл читендә генә ашык-пошык җирләгәннәр дә ары киткәннәр. Хәрби кешеләр бит.
- Әйе, шулай булырга мөмкин, димәк, эш җиңеләя, - диештеләр малайлар. Аларның йөзләре яктырып китте. Менә шулай, класска очраклы рәвештә генә килеп кергән Тәслия боларның олы башваткычын чиште дә куйды.
- - -
Язга таба көннәр озая, озайган саен тизрәк үтә икән. Көн саен бернәрсә булып торгач, Нәзернең дә боегырга вакыты юк. Бүген, әнә, Себердә эшләгән Айрат абыйсыннан хат килгән: «Май аенда, бәлки, отпускага кайтырмын әле», - дигән. Бик шәп булачак, малайларга булышырга, җир казышырга көчле, таза-сау кеше өстәләчәк. Нәзер бер яклап шатлык кичерсә, абыйсы алдында үзен «гаепле» дә тоя иде һаман. Үзенең юләрлеген ул беркемгә дә сөйләгәне юк, әнә шуңа күрә дә бу хатирә намусын бимазлып хәтердә йөри дә йөри.
Ничек булды соң әле бу? Әйе, нәкъ менә бүгенге кебек өйгә эшне эшләп утырганда дәфтәре тулды. Сумкасында запасы да юк икән. Бәла түгел инде монысы, әнисе әллә күпме дәфтәр алып куйган, сандыкта саклый, тик менә ул үзе каядыр чыгып киткән икән. Малай шул сандыкка карап-карап алды, уйланып, икеләнеп торды. Биредә бернинди гаеп эш юк кебек, йозаксыз мөлкәтне ачасы да аласы, шулай да сорамыйча актарыну яхшы түгел бит әле. Шул ук вакытта өйгә бирелгән мәсьәләләрне дә эшләп куярга кирәк. Уйланып торгач, Нәзер тәвәккәлләде, япмасын ачып ташлап, сандыкның киң капкачын күтәреп ачып куйды. Әнисенең яулык, күлмәк кебек әйберләрен туздырмаска тырышып, кулын төпкәрәк тыкты. Бармаклары каты, түгәрәк нәрсәгә тигәч, кызыксынуы җиңде, шуны тартып чыгарды.
Кулъяулыкка төрелгән прәннек иде бу. Бөтен түгел, зур гына итеп тешнәлгән, таш кебек каткан үзе. Шунда барсы да Нәзернең исенә төште. Былтыр аның абыйсы Айратны армиягә алдылар. Китәр чакта, инде озатырга килүче дуслары белән ишеккә юнәлгәндә, әни кеше кинәт талпынып китте.
- Улым, туктале, - диде ул һәм, өстәлдәге савыттан прәннек алып, Айратка сузды. – Менә шуны зур итеп тешнәп ал әле. Калганын кайткач ашарга язсын, балам.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Чишмәле Балалары - 2
  • Büleklär
  • Чишмәле Балалары - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4874
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2142
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Чишмәле Балалары - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 3980
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1895
    40.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.