Latin

Чәй Эчкәндә

Süzlärneñ gomumi sanı 414
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 282
53.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
72.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(юмореска)
Хәдичә әби, коймагын пешереп, чәй генә әзерләп йөри иде, ишектә күршесе Галимә әби күренде.
­Исәнме, ахирәткәем!
Колагың каты булса, коймак исен әллә кайдан сизәсең, - дип үз-үзенә
сөйләнә-сөйләнә, Хәдичә әби чәй ясавын дәвам итте.
Галимә әби өстәл артына утырды.
- Нәрсә, Галимә, улларың кайтмады?
Галимә әби саңгыраурак булганга бу сүзләрне аңлап бетермәде.
- Юк, юк, кулларым талмады. Бәрәңгене утап бетерә яздым инде.
Хәдичә әби тагын, тавышын күтәреп кабатлады:
- Улларың кайтмадымы, дим?
Монысын чукрак әби дә ишетте:
- Юк, шул, кайтмадылар.
Алар шулай чөкердәшә-чөкердәшә, тирләп-пешеп, яңа туган коймаклар белән чәй эчәргә керештеләр.
- Күршекәем, беркөнне Уфага барган идем бит, - дип башлады хикәятен Хәдичә әби.
- Әйе, шуннан? – Галимә әбикәй, яулыгын салып куйгангамы, яхшырак ишетә башлады.
- Кызымда кунакта булдым. Бик әйбәт яшәп яталар. Киткән чакта кызым, песиеңә ашатырсың, дип, теге телевизорлардан күрсәтәләр бит... – Хәдичә әби исенә төшерә алмый торды. - “Кит – кит” инде. Менә шуны биреп җибәрде. “Мә, әнкәй, песиеңә, Каракайга ашатырсың”, диде. Кайткач, Каракаема биргән идем, әйләнеп тә карамады, чукынган. Ят нәрсә булгач, шикләнгәндер инде.
- Кем бикләнгәндер дисең, ахирәткәем? – Галимә әбинең сукраклыгы яңадан “кайтты”.
- Шикләнгәндер, димен. Песине әйтәм! И-и, колак үзеңдә. – Хәдичә әби, күршесенең аны бүлгәненә сукранып куйда да сүзен дәвам итте. – Шуннан телевизор карарга утырдым. Теге сериалны - “Тропиканканы”, инде.
- Кемне терәп киткән дисең?
- Терәп киткән димим инде, киноны, Тропиканканы” әйтәм!
Галимә әбигә барып җитте.
- Ә-ә, шулаймыни? Мин дә карап барам аны...
- Тукта әле, ахирәткәем. Мин сөйләп бетергәнне көт. Берзаманны, теге күршем Закир килеп керде бит. Үзе исерек, аягында көчкә тора. Куенында башланмаган “яртысы” да бар. “Күршекәем ачуланма, тышта салкын, ә өйдә - “аждаһа”, ди. Синдә генә монауны бөклим инде”, ди. Миңарда аның кайгысымы, киномы? Тик, кино карарга гына комачауламасын... Ишек төбенә үк утырды да, тавышы чыкмады тегенең. Мин телевизор караганчы аракысы белән “көрәште”. Карасам, теге чыгып бара. “Күршекәем, ачуланма инде, мин синең консерваңны ашап бетердем, бигрәкләр дә тәмле булды”, ди.
“Бәррәч, мин әйтәм, песи ашамаган иде, ә бу сәрхуш суктырып ук куйган. Әле тагын мактап та тора.”
Хәдичә әби сөйләп бетерде дә, көләргә тотынды. Ул көлеп туйгач, сүзне Галимә әби башлады.
- И-и, ул нәрсә? Менә беркөнне, син ахирәткәем Уфада чагында, шул ук Закирың магазиннан бер ярты алган да, кантур артына кереп теген “төшергән”. Чыккан да икән теге, кайтып җиттем дип уйлап, ишекне ачкан да, идәндә үк ятып йоклаган. Төнлә уянып китсә, прсидәтелнең машинасында йоклап ята икән. Үзе соңыннан миңа, баш төзәтергә кереп, сөйләп китте.
Хәдичә әби ахирәтенә кушылып көләргә тотынды.
Ике әбикәй, шулай көлешеп-серләшеп, ләчтит сатып кичкә кадәр утырдылар.

“Өмет” № 23, 27 февраль 1996 ел.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.