Latin

Бурыч Мәсьәләсе, Яисә Дөнья Бозылу

Süzlärneñ gomumi sanı 92
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 87
58.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
75.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәят
Мәйханәдән чыккан мужиклар сөйләшеп торалар. Ак икмәккә май итеп ягарлык татлы көннең борынына сасы тәмәке төтене очырып, арадан берсе әйтеп куя:
— Бозылды дөнья!
— Бозылды, бик бозылды!— ди икенчесе.
— Җыен наркоманнар белән тулды, паразит, хәшәрәтләр!— ди өченчесе.
— Алардан котылу чарасы юк...— дип сүгенеп, тәмәкеләрен төпчекләренәчә тартып бетереп, кабат мәйханәгә кереп тә киттеләр.— Әйдә, тагын да йөзәрне! Бурычлы — үлми ул, бурычсыз — көн күрми!
Ә миңа, узып барышлый, боларның сүзләреннән бер хакыйкать ачылды: адәм балалары үзләрен яхшылардан хис итеп, ачуланыр өчен түбәнрәкләрне табалар икән түгелме? Моңа кадәр мәйханәчеләр түбән затлардан саналалар иде, хәзер — наркоманнар.
15.02.04.


Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.