Latin

Борынгы Болгарлар

Süzlärneñ gomumi sanı 5069
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2350
32.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
46.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Борынгы болгар иле
Инде мин сөйли торган чаклардан мең елга якын заман үтеп китте...
Бу заманнарда Иделнең сулары бик киң дә бик тирән; хәзерге Иделнең болынлы ягы су ташуы вакытындагы шикелле елганың агымнары астында капланган иде. Иделнең тау ягында кара урманнар, явыз җанварлар белән тулы; кырларның да бик күп урыны бер дә сукаланмаган ямь-яшел печәнлек, чуп-чуар чәчәклек [белән] капланган; чикләвек куаклары илнең күп җирен тутырып утыралар; карлыган, бөрлегән шикелле җимеш куаклары, кыр алма агачлары яшел болынлыкларда шаулап үсеп утыралар иде. Болынлыкларны үтеп бераз күтәрелгәч тагы аю, бүреләр белән тулган кара нарат урманнары башлана; алар эченнән чылтырап салкын чишмәләр агып чыгып вак елгаларга коялар; бик күп балыклар сикереп уйный торган бу вак елгалар бергә коелып олырак елгалар ясап, анабыз Иделгә шаулап коеп торалар иде...
Менә шушы заманнарда ук безнең бабайлар — болгарлар Иделнең таулы һәм кыр якларында күп-күп калалар ясап торганнар. Шул бабайларның зур шәһәрләре хәзерге Спас шәһәре янындарак, Иделнең Кама (Чулман) елгасына якынлашып килгән урынында бер, заманасына күрә зур щна шәһәр салган булганнар. Бу шәһәрне Болгар каласы дип йөргәннәр. Менә мин сезгә шул кала вә шул болгар халкы хакында бер әкият язам; ләкин бу башкалары шикелле ялган әкият түгел; бу әкият калын, борынгы китаплардан укып белгән әкият.
Шәех Сәгыйд исемле табиб дөньяны өйрәнү, җир-сулар күрү өчен туган шәһәре Багдадтан чыгып китеп, башка гарәп сәүдәгәрләре кәрванына иярде...
Сәгыйд картның биленә кәмәр итеп бәйләгән бераз алтын тәңкәләре, бер хурҗин (карҗин) дарулары, Шамда сатып алган үткен кәкре кылычы, илле данә очлы уклары белән каты киерелә торган җәясеннән башка бер нәрсәсе дә юк иде; ләкин аның карҗинендә.бер кадерле нәрсәсе булса, бер озын төргәк ак кәгазе, өч камыш каләме белән бер каләм сала торган савыты, кара савыты бар иде. Ул бу кәгазьгә һәрбер күргән гаҗәп нәрсәсен яза бара торган бер яхшы гадәт ясаган; бер-бер җиргә туктап ял иткәндә, кешеләр ял иткәндә Сәгыйд карт утырып язарга яратадыр иде. Озак юллар үткәч, таулар, кырлар, сахралар, диңгезләр үтеп килә торгач, Сәгыйд ияргән сәүдәгәрләр белән Әстерхан диңгезен үтеп, Иделнең диңгезгә коя торган урынындагы ул заманда «Итил» [дип] аталган зур шәһәргә барып җиттеләр.
Әүвәлге зур биналар черегән, базарлар бушаган, сарайлар ватылган, яндырылган иде...
Бу кадәр зур шәһәрнең бушап калуы, ташландык бер шәһәргә әйләнүе Сәгыйдне таң-гаҗәпкә калдырды; ул шунда бер яһүд мәгъбәденең хәрабәсендә бер почмакта утырган бер ак сакаллы яһүд картын табып:
— И шәех, китапларда без бу җирдә зур шәһәр, гөрләп торган бер базар, ялтырап торган сарайлар булганлыгын укыйдыр идек, кайда китте болар? — диде.
Яһүд карты җылап-җылап Хәзәр исемле бу дәүләтнең башына килгән һәлакәтләр, шимальдән килгән гаскәрләр, Урал тавы артыннан чыккан күчмәләрнең һөҗүмнәрен сөйләп, бу мәгъмүр шәһәрне туларның уклары көл иткәнен, туларның кылычлары халыкны кискәнлеген, ил шул һөҗүмчеләрнең ат аяк асларында харап булганлыгын сөйләде...
Юк тәкъдиргә ышанучан гарәп тәкъдирнең ачысына ачынып зур фикерләргә талды. Дөньяда бер-бер артлы килтәң мәдәниятләр вә аларның үсүләре, кайсысының бетүләре хакында уйларга кереште. Теге яһүд карты:
— Улларым, сез монда юкка гомер уздырмаңыз, мәгъмүр шәһәр, маллы базар күрәсегез килсә, моннан егерме көнлек .юлга, Шимальгә таба шушы елга белән күтәрелегез, безнең шәһәрләр беткәч, Шимальдә, балта-пычак кермәгән урманнар арасында, күчмә халыкның ат аяклары аз баса торган җирләрдә шул ук Хәзәрләрнең кардәшләре — болгар исемле бер төрек кабиләсенең мәдәни бер өлкә ясаганлыкларын, базар да шунда күчкәнлеген сөйләде.
Гарәпләр, хәрабәләр арасында эзли торгач ач калган бер хәзәр төреген табып, көймәләренең җилкәннәрен киереп юлга төштеләр.
Көн киттеләр, төн киттеләр; җил булганда җилкән белән, ул булмаганда юлдагы күчмә төрекләрне яллап, алардан коллар сатып алып вә үз колларын кушып, көймәләрне тарттырып вә иштереп киттеләр.
Ун көннән соң Иделнең ике ягын чолгар алган ком сахралары югалып, ямь-яшел хәтфәгә төртелгән таулар, уң якта ямь-яшел палас төсле болыннар р*фата башладылар...
Сәфәрнең унберенче көнендә бер фаҗигалы вакыйгага очрадылар.
Иделнең сахралы ягында дөяләргә, атларга атланган озын сөңгеле халык яр буена чабып төшеп кычкыра, бакыра башлап, боларның туктауларын сорый торган галәмәтләр күрсәтә башладылар. Бөтен гарәп сәүдәгәрләре кылычларын билләренә тактылар, күбәләрен өстләренә киделәр; сугыш такыясын башларына куйдылар; ук-җәяләрен хәзерләделәр. Ләкин болар туктамадылар. Күчмә халыклар да атларын йөздереп суга керергә теләсәләр дә, Иделнең агымнарына чыдый алмыйча кире чыктылар. Ләкин безнең табиб чыдамады, аны бу халыкны күрәсе килүе басты:
— Җәмәгать,— диде ул,— бу халык хакында мин китапларда күп укыганым бар; болар яэжуҗ-мәэҗуҗ җенесеннән; болар белән сугышып булмас; әгәр юнанилар фәлсәфәдә маһир булсалар, болар шулкадәр сугышта маһирләр, ләкин болар кунак сөяр халыклар; болар белән танышу сез — сәүдәгәрләргә дә файдасыз булмас; мине җибәрегез, мин төшеп меним — диде.
Сәүдәгәрләр файда сүзен ишеткәч күзләрен тозландырдылар; суга якорь аттылар. Төрекчә белгән Сәгыйд тә кораб өстеннән боларга:
— Яу түгел, ил! (Дошман түгел, дус),— дип кычкырды.
Тегеләр дә дуслык галәмәтләре күрсәттеләр. Хәким, дару янчыгын алып, кечкенә көймә белән күчмә төрекләр янына төшеп китте.
Халык инде тынычланган иде; сөңгеләр кулдан төшкән; батырлар да атларын тышаулап җибәргәннәр. Сәгыйдне ике аксакал килеп башлыкларына илттеләр.
III
Сәгыйд кулындагы дәвалар тутырган янчыгын алып, иелеп тирмә ишегеннән керде... Түрдә аягын бөкләп, йомшак киез өстендә мендәргә терәлеп, сирәк кенә ак сакаллы, кысык күзле, яньчек озын гына борынлы, чыккан яңаклы бер карт, алдына салган кәкре кылычын тотып утыра, бер кулы белән бер тустаган кымыз эчәдер иде. Аның уң ягына озын киез эшләпә шикелле тутый кош канатлары таккан янә кысык кара күзле, кечек борынлы, симез битле, ак тешле бер хатын утырган, сул ягына да шулай ук киенгән картрак бер хатын утырган, картның артында исә янә берничә
хатын утырганнар; алдагы киез өйнең идәненә җәйгән ак киез өстендә бик күп кешеләр утырганнар. Карт, Сәгыйд керүгә, бик кызып сөйләгән сүзен кисте; һәммә кеше кызгылт төсле зур кара ачык күзле, куе кара сакаллы, ак чалмалы, яшел кием кигән Сәгыйдкә караштылар.
Сәгыйд бик түбәнчелек белән картка сәлам биреп, кул кушырып алдында торды. Карт, бу күчеп йөри торгач Идел буена килеп чыккан, кыпчак төрекләренең бер кабилә башлыгы икән. Сәгыйд моны күрү белән үзләренең Гарәб-стандагы гаширәт башындагы шәех урынындагы кеше икәнең аңлады.
— Нигә монда килдегез, яу беләнме, әллә сәүдә беләнме? — диде карт.
Сәгыйд тә төрекчә:
— И шәех, безнең монда килүебездән максат сугыш түтел, бәлки сәүдә, әмма минеке булса, кешеләрне дәвалау,—
диде.
Картның алдында тезләнеп утырган, ертык киемле, аркасына куй тиресе генә элгән, яланбаш, яланаяклы, муеннарына шөлдерләр таккан, озын чәчле, ач яңаклы, күзләре котырган хәйванныкы төсле әле бер якка, әле икенче якка карап тора торган бер кеше Сәгыйдкә ачу белән карады. Бу кеше бу мәҗүси төрекләрнең шаманы яисә дин башлыгы иде.
Бу кеше дә халыкны дәвалау, им-том итү, багу белән шөгыльләнгәнгә Сәгыйдне үзенең авызыннан аш алучы бер дошманы итеп карады.
Карт Сәгыйдкә утырырга урын күрсәтте; Сәгыйд тә утырды. Яшь кенә ике углан зур савыт белән мәҗлескә симез елкы ите салган савыт кертеп куйдылар. Тагы ике углан куй тиресеннән ясаган баш күнәк белән шыпырдап кайнап торган кымыз китерделәр. Карт җиңнәрен сызганып, билендә асылынып торган пычагын кынысыннан тартып алып, ит арасындагы йөрәкне кисеп авызына капты; соңра итнең бик симез җирен кисеп алып, бавыр белән катыштырып Сәгыйдкә согындырды. Гарәп, ат итеннән бик чирканып кына, согындырган кисәкне бик түбәнчелек белән авызына капты. Шул рәвешчә карт дәрәҗәсенә күрә нәүбәт белән һәммә кешегә согьшдыра башлады; теге баш күнәкне ачып, бер яшелле-зәңгәрле балчыкны буяп ясаган җамаякны алып, элек Сәгыйдкә сонды, соңра кунакларның һәммәсенә сондырып чыкты; карт шунда Сәгыйдтән кала, иң элек уң ягында утырган олы хатынына эчерде. Сәгыйд күз очы белән генә бу хатыннарга карап алып, хатыннарның монда качмаганлыкларына һәм гаять хөрмәттә булганына шаккатты. Ул Багдадтагы хатыннарның ике дивар эченә ябылып утырганлыкларын исенә төшерде дә, хатыннарның качмауларын яратмады; чөнки ул ислам җирләрендәге хатыннарның кысынкылыкларына өйрәнгән, аларны кеше дип тә белми торган ул заман мөселманнарының берсе иде.
Халык кымызны эчеп алгач, кызып, исерешеп киттеләр. Әллә кайдан җырчы кызлар килеп керделәр, әллә кайдан биюче кыз вә егетләр пәйда булдылар. Болар картның кабиләсе белән күчеп йөргәндә төрле җирләрдә сугышлар кылган чагындагы тоткын әсир-коллар, иделәр.
Халык тагын да эчте, тагын да исерештеләр. Менә биюче вә җырчылар да чыгып киттеләр. Кояш байый башлады. Карт киез җәйгән сәкегә ятып картларга:
— Кая, картлар, әйдәгез бераз җырлап җибәрегез, борынгы батырлар, үткәндәге бабайларның батырлыкларын хәтерләп алыйк! — диде.
Уртага сирәк кенә озын сакаллы бер карт кулына сигез кыллы думбра алып, чыгып җырларга һәм думбраны чиертергә тотынды...
Сәхраның үзе күк озын, кояш баткандагы Идел төсле моңлы җырлар картның матур, көчле тавышы белән җырлана башладылар... Карт җыр белән Шардкан батырның хикәясен җырлый башлады: аның Иран чикләрендә үсүен, аның Кара диңгез буендагы Таис шәһәренең янында румнар белән көрәшүен; аның Дон буендагы далаларда бүреләрне куып җитеп сугуын, аның Кавказ чикләрендә «Каф тавы» итәкләрендә торучы халыкларның батырлары белән көч сынашуларын; аның кулына лачын алып, акбүз ат өстендә, казлар бәрдерүен, аккошларны лачынның бәреп төшерүләрен сөйләп җырлый башлады... Шардкан батырның җәя күк кәкре кара кашлы, кара күзле, озын чәчле бикәгә гыйшык тотуын, аңарга өйләнүен, аның балалары булуын, ниһаять батырның шөһрәт алып, картаеп үлүен җырлады...
Инде төн булган иде; бөтен тирәяк караңгыланган; төрекләрнең яккан утларыннан һәм Идел уртасында якорь салып калган гарәпләрнең көймәсенең эчендәге фонарьлардан башка бары күктә чуп-чуар йолдызлар гына бар иде... Сәгыйд кайтырга ашыга башлады:
— И шәех,— диде ул картка карап, — минем иптәшләрем көтә торганнардыр, миңа рөхсәт бир, ләкин миңа да вә безнең иптәш сәүдәгәрләрнең илчесенә хөрмәт иткән өчен бу бүләкне кабул ит,— дип, билендәге якутлар утыртып Дәмәшк шәһәрендә ясалган хәнҗәрен чыгарып бирде...
IV
Бу кыпчак кабиләсенең урамыннан исән-сау үтеп, сәүдәгарләр җилкәннәрен киереп, ишкәкләрен салмак кына салып Идел белән өскә күтәрелеп киттеләр. Сәүдәгәрләр эчендәге карт шәех Кәрим Сәгыйдкә карап: — Инде моннан да котылдык, биш-алты көннән соң бөек Болгар шәһәренә җитсәк кирәк... — диде.
Вакыйгән, иртәгесен инде ике яклап урман каплаган ярларга җитеп киләләр иде. Уң яктагы ямь-яшел кырлар биек тал вә тирәк агачлары белән капланган, сул яктагы текә ярлы таулар да калын имән, каен вә кайсы җирләрдә нарат урманнары белән капланган. Сәгыйд бу урманнарга карады да:
— Ие, монда күчмә төрекнең ялкын атының тояк эзләре юк инде; ләкин сәйях Ибне Фазланның мин Багдадта күргән китабына караганда, сөйләвенә караганда, монда әле куркыныч һаман да бетмәгән; бу . елларда болгар иле өстенә тагы бер бәла туган... Еракта-еракта, кояш кызарып бата торган урыннарда, Балтик диңгезе артында бер тау, таш арасында бер халык тора, боларны Шималь кешеләре яисә нарманнар дип әйтәләр; болар кечкенә генә көймәләргә 30—40 кеше утырып, шул диңгезне балык шикелле кичәләр; елгадан елгага көймәләрен тартып алып чыгып, шушы Иделнең башланган җиренә барып чыгып, җилкәннәрен киереп китәләр; калаларга барып җитеп, әгәр коймалары зәгыйфь булса, аларны талыйлар, әгәр кулларында маллары күп булса, анда саталар; калаларны алганда әсир төшкәннәрне богаулап алып, көймәләренә салып, шуннан Итил шәһәренә илтеп, безнең җир сәүдәгәрләренә саталар... Менә туларның очравыннан һаман да әле куркырга урын бар...—
диде.
Шәех Кәрим билендәге кәкре кылычына карап:_
— Аларга җавап бирергә безнең иптәшләребез бар...—
диде.
Бу көн кич безнең юлчылар Идел буенда җем-җем иткән ут күрделәр. Боларны алып баручы Курт исемле, Итил шәһәренең бер хәзәр кешесе, фарз баганасы төбендә карап утырып баручы Сәгыйд һәм шәех Кәрим янына килеп:
— Менә, агалар, бу утны күрәсезме, бу инде болгарларның мәмләкәт чигендәге бер ныгытмаларының уты; монда' безне туктатачаклар һәм малыңыздан беренче мәртәбә тамга акчасын алачаклар,— диде.
Чынлап та иртәгә азан вакытында көймә яр өстендә бүрәнәдән салган ныгытма янына килеп җитте; ныгытмадан унлап гаскәр чыгып, каекка утырып, сәүдә көймәсе янына килеп җиттеләр.
— Илме, яумы? — диделәр алар. Сәгыйд тә төрекчә белгәнгә:
— Ил! (дуслар),—дип җавап бирде һәм аларга көймәгә керергә рөхсәт бирелде.
Гаскәрләрнең башлыклары сәүдә корабындагы малларны карый башладылар; андагы ефәк материяләр, андагы көмештән ясаган, матур шигырьләр язып бизәлгән көзгеләрне; андагы дарчин, борыч шикелле кызу җирләрдә үсә торган нәрсәләрне, андагы һәйбәт кызыл, яшел, сары, ак төсле тулаларны, зур бакыр савытларга салынган шарекъның кып-кызыл якут төсле шәрабларын; көмеш күк ялтырап торган күбәкүз кйемләрне; калын кәгазьгә яисә юка тирегә язган китапларны актардылар; һәркайсыннан берникадәр алып, тамга басып, икенче мәртәбә Болгарга җиткәнче тамга малы алмаска дип язу биреп, китәргә рөхсәт иттеләр. Юлчылар тагы җилкәннәрен киереп, ишкәкләрен Иделнең ап-пак суларына батырып алып," юлга рәван булдылар. Бер.аз киткәч, юлчылар туктап ял итәр өчен кырыйга чыктылар. Алар мондагы чикләвек Куандыкларының күплегенә исләре китте. Сәгыйд тә:
— Бу куаклар монда бик күп була, көз көне болгарлар моны җыялар да, безнең җирләргә кадәр илтеп саталар; бездә «җөз болгари» (җәүзи болгари) дигән тәмле чикләвек шул,— диде.
Теге шәһәрдә юлчылардан рөхсәт сорап, Феодул исемле бер рум сәүдәгәре үзенең ике колы һәм өч карзин җәнлек тиресе белән көймәгә кереп утырган иде. Сәгыйд Визанс-ка барып йөрүе аркасында (ул заманда Истамбул шәһәрен шулай атыйлар иде румча беләдер иде. һәр нәрсәне белергә, өйрәнергә һәм белгәнен язарга ярата торган бер кеше булганга Сәгыйд хәзер Феодул янына барып утырды.
— Синең Болгар шәһәренә барганың бармы? — диде.
Рум да үзенең Шималь илләренең бик күбесендә йөргәнлеген белдергәч һәм Сәгыйд тә Феодулның иске рум китапларын укыган бер кеше булганлыгын сизеп, аның белеме белән файдаланырга тотындьк
— Бу урманнар, сазламык җирләргә болгарлар кайдан килеп утырганнар? — диде.
Феодул да, көймә өстендәге палас өстенә утырып, сөйләргә кереште:
* Текстта шулай, Византия сүзеннән бозылган. (Ред.)
— Безнең моннан ничә йөз ел элек язган язучыла-рыбызның калын-калын китаплары бар. Шуларның берсендә мин шулай укыдым: безнең аллабыз Гайсә туганнан биш йөз ел үткән бер заманда Кара диңгезгә коя торган Танаис (хәзерге Дон) елгалары буенда, Маятис (Азов) диңгезе буйларында, Кунис елгасы (Кубань) буйларында, хәзер бәҗа-нак вә кыпчаклар күчеп йөри торган җирләрдә, болгар аталган бер күчмә төрек кабиләсе күчеп йөреп көн күргән. Рум кайсәре дүртенче Константин заманында болгарларның ханы Кубрат үлгән; бу чакта халык бик ишәйгән булган; бу җирләрдәге кырларның печәннәре халыкның малларын туйдыра алмый башлаган; шуның өчен бу халык дүрт кисәккә бүленеп, Кубратның дүрт улы командасында төрле җирләргә киткәннәр, шулардай Баян исемлесенең кул астында булганнары асыл ватаннарында калганнар, әмма шу-лардан берсе Шимальгә таба бара торгач, менә шушы дул-- кыннарын Хәзәр диңгезенә кадәр куып илтә торган Иделнең урта бер җиренә килеп утырганнар.
— Бу җирдә соң болгарлар килгәнче бер кем дә булмаганмыни? — дип сорады Сәгыйд.
Ул арада румның хикәясен тыңларга төрекчә белүче һәммә юлчы килеп утырдылар.
— Булмыймы соң, булган; бу Идел буе ничә гасырлардан бирле кешеле булган; монда болгарлар килгәнче ак чәчле, кысык күзле, озын сакаллы, тәбәнәк кенә буйлы, урманнар эчендә аучылык һәм игенчелек белән көн күрүче финнар булганнар; ләкин алар хәзерге көндә инде болгар ханының кул астында, аңарга ясак түлиләр, ләкин һәркай-сының үзләренең хөкемдарлары бар; аларның эчке эшләренә болгар патшасы катышмый...— диде.
Шул арада шәех Кәрим дә килеп җитеп:
— И руми юлдаш, бу болгарлар соң ничек итеп бу кадәрле мәгъмүр дәүләт төзи алганнар; менә без әле юлда шуларның теле белән үк сөйләшүче кыпчакларны очраттык, нәкъ безнең Хиҗаздагы- бәдәви әграбиләр (гарәп) шикелле яшиләр,— диде.
Феодул:
— Мин ул кадәр белекле түгел, ләщин үзебезнең борынгы философларыбызның китапларында укыганым бар: әгәр бер-бер халык сәүдә юлы өстенә килеп утырса, ул халык чит халыклар белән катышу вә сәүдә аркасында байый, бер гө-руһ кешеләр килеп чыгу аркасында, аларда калалар да салына; белем дә арта, тәртип тә ясала, диләр, менә болгарлар да шулай...
Шул арада Сәгыйд әйләнеп иптәшләренә сөйли башлады:
— Идел елгасы заманыбызның иң зур юлы, моннан көймәдән төшми дип әйтерлек Шималь диңгезе (Балтик) буена барып чыгып була, һәм Иделдән көймәләрне өстерәп барып, Танаич (Дон) елгасына да килеп җитеп, аннан Мая-тис диңгезе белән Кара диңгезгә чыгып, Константиниягә (Истамбул) барып җитеп була, бу руми дөрес сөйли,— диде.
Югарыдагы сүзләр сөйләгәннән соң дүрт көн үтте. Безнең гарәпләр мондагы җәйнең кызуыннан зарланмасалар да, бер нәрсәгә гаҗәпләнделәр; июнь аеның башлары иде. Көн бик озын, шәфәкъ бөтенләй батмый, кояш та бик аз гына тау артына күмелеп тора да, яңадан ялтырап башын күтәрә иде. Ифрат диндар гарәпләр арасында һич эш юклыктан моназарә күтәрелде: шәфәкъ батмагач ястү намазын ничек укырга? Төрлесе төрле фикерләр әйттеләр; ләкин бер төрле дә килешә алмадылар. Мөселман шәех Кәрим чыдамады:
— Теләсәгез нәрсә әйтегез, бу җир мөселманнар өчен лаек җир түгел, ястү укый алмыйча җәй буенча гөнаһ кылып торыр хәл юк; мин белмим, ислам хәлифәсе ни өчен бу җиргә голяма җибәреп, боларны моннан йөз ел элек 921 елда мөселман итәргә тырышкан...
Чынлап та болгар хөкүмәтенең башында Әлмуш дигән кеше торганда, болгар хөкүмәте Багдадтан илчеләр чакырып китергәннәр һәм шунда рәсми мөселман булганнар иде. Бу сүзне тыңлап торган Сәгыйд:
— И җәмәгать,— диде,— болгар ханы Әлмушка дин ге-яә кирәк түгел, бәлки аларга Багдад, Шам, Күфә базары вә анда малларын сатарга урын, Болгар шәһәрен ныгытыр өчен ныгытмалар ясарга осталар кирәк. Шуның белән бергә аларга дошманнарыннан саклау өчен, шулай итеп мәмләкәтне тынычлатып, сәүдәгәрләрне күбрәк килә торган итү өчен бер иттифакчы .(союзник) кирәк иде, шуның өчен алар безгә илче җибәрделәр, шуның өчен ислам кабул иттеләр, — диде.
Шушы сүзләрне сөйләшеп, гәпләшеп утырган чакта, көймәнең койрыгын тотып баручы бер кеше:
— Мөбарәк булсын, сәүдәгез уңсын, Шәһәри Болгар күренде! —диде.
һәммә кеше көймәнең өстенә чыкты.
Ерактан иртәнең томаны эчендә бер шәһәр күренде. Шәһәр Иделнең буена ике чакрым кадәр җирдә Иделнең сул ягындагы бер таурак җиргә салынган иде. Юан-юан сигез манара күккә күтәрелеп тора; Бизанс (Рум) чиркәүләрен вә мөселман төрбәләрен дә искә төшерә торган зур, калын гөмбәзле биналар күренә башлады; Идел буенда ифрат күп сәүдә вә сугыш көймәләренең фарзлары, мачталары урман шикелле күренде. Көймә якынлашканнан-якын-лашты; җәнүбтән каты җил көймәнең җилкәннәрен кош канаты шикелле киергән, көймәдә аккош шикелле агымга каршы булса да очадыр иде. Тиз заманда Болгарның кырыендагы биек агач коймалары күренде; аларның арасында гаскәргә койманы мөдафәга кылу өчен ясалган манаралар сизелә башладылар, озакламый шәһәрнең эчендәге эре ак таштан салынган сарай, мунчалар, аның алдындагы сигез манаралы мәчет, сарайны чолгап алган таш койма; кала эчендәге таш, бүрәнә, хәтта балчыктан ясалган вак йортларга кадәр күренә башлады. Шәһәр ныгытмасының : тышындагы бистәләрнең вак йортлары, рум бистәсенең чиркәү гөмбәзе күренде...
Хәзәр Курт Сәгыйд янына килеп: — Бу ел еллык базар (ярмарка) тагы да шәп ахры, мин бу кадәр күп көймә күргәнем юк иде...— диде.
Вакыйган, безнең юлчыларның көймәсе көчкә урын табып килеп туктады. Яр читендәге болындагы шау-шу, көймәләрдән мал ташучыларның күплеге Куртның фикеренең раслыгын белдерәдер иде. Безнең юлчылар, малларын егерме атка йөкләтеп, тигез кыр белән шәһәргә таба киттеләр.
Безнең бу кечкенә генә кәрван элек каланың чигендәге фөкара кварталыннан үтте. Балчыктан ясалган йортлар, землянкалар үзләренең кечкенәлеге, ямьсезлеге белән безнең сәйяхләрнең дикъкатен җәлеп кылды. Безнең Сәгыйд тә үз-үзенә генә: «Никадәр тәкъдирнең усаллыгы, читтән караганда бу зур шәһәр бер бәхетле кешеләрнең каласы шикелле. Монда да, безнең Багдадтагы шикелле, кешеләр эчендә тигезсезлек бар икән!» —дип уйлады да, атыннан төшеп бер балчык сылап ясалган йорт янына барды. Моның ишек алдында бер ябыгып беткән кеше туламы, нәрсәдер йон җептән бер нәрсә сугадыр иде. Янында өч кечкенә бала тузып беткән киемдә комда пычранып" уйнап йөриләр. Портның ишеге ачык, эчтә таланып беткән күлмәкле бер хатын уртага аскан казанда бу чыгарып нәрсәдер пешерә һом кашык белән болгатадыр иде. Өй эчендә берничә чүлмәк, идәндә яшел буяулы бер агач сандык һәм бәрән тиресеннән ясалган аунап ята торган берничә туннан вә болгар күненнән ясалган тузган бер итектән башка нәрсә юк; өйнең бер тәрәзәсе генә булып, ул да карындык иде. Сәгыйд урам буйлап мал йөкләткән атларны вә иптәшләрен куып җитәр өчен җәһәтләп барганда бер ишек алдында бер станок белән бер кешенең чүлмәкләр ясап утырганын күрде. Вакыйган бу вак сәнгатьчеләрнең вә фокараның урамы иде; чөнки тагы бер өй алдында берәүнең бик азапланып таш чукып кабер ташы язып утырганын күрде; бу кешенең матур күфә язуы белән язып утырганын күреп Сәгыйд бу кешегә барып сәлам бирде һәм төрекчә аннан сорап, кабер ташы язучы булганын һәм бу юлы үзенең күршесе алтынчы Бикбулатка ядкарь итеп бер таш язганын белде. Вакыйган, ташка шушы сүзләр язылган иде:
Екитләр күрки, күңелләр дүзки,
Галимләрне агызлаган ятим, тол, Үксезләрне асраган Муса углы,
Алтынчы Бикбулат зиярәте торыр...
Сәгыйд бу фокараның никадәр солтан, халифә, сәид булма-салар да, никадәр югары фикердәге кешеләр булуларына хәйран булып иптәшләре артыннан йөгерде. Калага кергәнче (чөнки болар каланың эчендәге гарәп кәрван сараена таба ниятләп баралар иде) безнең юлчылар элек рум кварталын, соңра әрмәниләрнекен үттеләр. Боларныңһәркайсының кварталын аерым кечерәй койма ко/ршап алган иде; ләкин боларның һәммәсенең үзләренә махсус кәлисәләре булуын шәех Кәрим яратмады; ул Сәгыйдне дәшеп алып:
— Бу ислам мәмләкәте өчен ярый торган эш түгел...— диде.
Ләкин Сәгыйд төрек халыкларының:
— Зәгыйфь иманлы халык (әлтөрек зәгыйфь әлайман) булганлыкларын сөйләп узды. Болгарның иң зур капкасына килеп туктадылар. Болар килеп туктауга тимерләп ясалган авыр капка ачылды; ук, җәя тоткан кешеләр капка өстендәге манараның тышлы ныгытмаларына чыгып тезелеп хәзерләнделәр вә аларның башлыгы, кем вә ни өчен кил-гәнлекләрен сорадылар. Шәех Кәрим исә Сәгыйдкә болар-га шулай әйтергә кушты:
— Без сәүдә өчен һәм бөтен җир йөзенең хәлифәсе Моктадир биллаһның хапга хатын алып килдек! — диярсез.
Авыр капка шыгырдап ачылды; гаскәрләрнең башлыгы чыгып язуларны карады, бераз малны актарып карады, соңра боларны кертеп җибәрде. Болар шул ныгытмадан
Башка барлык чыганакларда «Шәһидулла» дии бирелгән. (Ред.)
ерак түгел гарәпләргә махсус Кәрван сарайга барып төштеләр. Кәрван-сарай ак таштан ясалган булып, хөҗрәләргә бүленгән, беренче гарәп вә Иран сәүдәгәрләре белән шыгрым тулы иде.
VI
Сәгыйд иртә үк гадәтенчә мунчага китте. Мунча гарәп ысулында салынган, һәр яктан җир астыннан чүлмәк трубалар белән китерелгән су юлларыннан сулар агып торадыр иде. Сәгыйднең дикъкатен җәлеп кылган бер нәрсә булса, ул да мондагы бер гаҗәп эш булды: болгарлар кызу бүлмәгә кереп каен агачыннан ясаган себерке белән үзләрен кыйныйлар иде. Ул чыдамады, сорады. Аңарга мунчага кергән бер болгар мөәззине моның хасиятен сөйләп бирде.
— Гаҗәп шифалы нәрсә бу, моның аркасында безнең бер патшабызның кызы яман зәхмәттән котылган, шуннан ;соң бу бездә гадәт булып киткән!— диде..
Сәгыйд мунчадан туп-туры базарга китте.
Шәһәрнең урта бер җирендәге киң мәйданда базар корылган. Ничә меңләп халык төрле-төрле телләрдә шаулап торалар. Бер кырыйда тау шикелле итеп тире өелгән дә шуның өстенә менеп ак тула чикмәнле, сарык йоныннан эшләпә кигән, озын сакаллы, сары йөзле, кысык күзле фин, яшелсу материядән казаки кигән, башына ука белән чиккән такыя кигән бер болгар белән сатулаша; бер җирдә бер гарәп сәүдәгәре кулындагы бер зур кисәк ефәк материяне күрсәтеп, бер болгарның алдына өелгән сусар тиресе белән алмаштырмакчы була. Икенче бер җирдә озын каракүл очлы бүрек кигән иранлы алдына тезеп куйган бик матур паласлар сата; икенче бер почмакта тактадан ясалган кибеттә кылыч, ук, сөңге, калканнар сатыла; аның күршесендәге икенче бер кибетнең алдына гарәпчә «Болгар күне» дип язып куелган; шунда бер төрек кызыллы, аллы, аклы, зәңгәрле кажул тиресен бәйләп маташалар, озын мыекльь, башына каты бер бүрек кигән әрмәни аңарга алтын гарәп динары санап биреп тора; урамның теге ягында . читек саталар, араларында кырдан килгән бер кыпчак аягына читек киеп, карап утыра...
. Сәгыйд бу кадәрле күп халыклы базарны бары Басра шәһәрендә генә күргәне бар иде, шуның өчен исе китте. Шуның өчен ул һәммә кибеткә дә кереп чыгып сәүдәне белешергә, Болгарда эшләнә торган нәрсәләр белән танышырга, соңра Идел буе хакында X гасырда язучы гарәп язучысы Әл-Мәсгудиның «Мәруҗ әдзеһәб» (Алтын кырлар)
исемле әсәренә шәрех язарга уйлады. Элек ул күнче кибетенә кереп сәлам бирде; хуҗа палатканың эчендә үзенең угылларының сәүдә кылганнарын карап утырадыр иде; бу күпнең кайда эшләнгәнен сорагач, хуҗа аңарга шундый мәгълүмат бирде:
— Безнең җиребездә аяклы мал бик күп; без хәзинәгә дә шуның белән салым түлибез; бу күннәр безнең болгар иленең пайтәхетендә, Кашан, Суар, Биләр, Җүкәтау шәһәрләрендә эшләнә; без моны оста буйый беләбез, шуның өчен без Хәзәр диңгезе артындагы илләргә дә сатабыз. Күрше кибеттәге читекләр дә шул ук шәһәрләрдә эшләнә; бу нәрсәләрне безнең колларыбыз эшлиләр яисә менә шәһәр кырыйларындагы бистәләрдә торган һөнәрмәндләр эшлиләр дә без аларга акча түлибез. Безне күршеләребез руслар да итекле халык дип йөриләр. Хәтта аларның беренче нәсрани динен кабул иткән князьләре Владимирның безнең хакта әйткән сүзләре халык арасында йөри. Имеш, Владимир үз тирәләрендә таларга нәрсә беткәч, безнең шәһәрләребезне барып таларга кирәк дип үзенең борадәрё белән киңәш кылган. Борадәрё аңарга әйткән имеш: без чабаталы халык, безгә чабаталыларга каршы барырга кирәк, болгарлар итекле халык дигән имеш...1
Бу күп сөйләшә торган болгар яныннан узып, Сәгыйд базарның уртасына кереп китте. Ләкин халык нәрсәгәдер кырыйларга таралырга башлады. Халык кала капкасына таба йөгерә башлады. Сәгыйд тә тамаша өчен шулар артыннан китте. Каланың зур капкасы ачылган иде. Каршыдагы нарат урманы арасыннан бик матур шөлдерләр авазлары килә башлады, һәр яктан:
— Сәхрадан (Азиядән) килә торган кәрван!—дигән тавышлар ишетелә башлады.
Чынлап та, урман артыннан йөзгә якын бер-бер артлы килә торган дөя кәрваны күренде. Аларның өстендә башларына төлке томык (бүрек-малахай) кигән төрекләр утыралар иде. Каршыларына шәһәрнең эченнән ун атлы, өсләренә көбәкүз, башларына тимер шлем кигән,'кулларына кәкре калкан тоткан, яннарына кәкре кылыч аскан гаскәр каршы алырга чаптылар.
Озакламый йон-ябага, тире-яры һәм коллар төягән дөя ләр базарның уртасына кереп чүктеләр. Колларны дөяләрдән төшереп, хуҗалары берничә болгарның күрсәтүе буенча базарның шәркый кисәгенә алып киттеләр. Сәгыйд тә шулар артыннан барды. Менә иң галәбәлек урын базар ның шушы кол сата торган урынында иде!
Өстен такта белән япкан зур амбарлар астында бик күп коллар утыралар. Кайсысында зәңгәр күзле, сары чәчле славян кызлары, кайсысында кара-кучкыл Дагстан кызлары утыралар, таза ир колларның аяклары зәнҗирләр белән бер-берсенә багланганнар. Җирдә, амбарның кырыенда, кызу кояш астында, тузан астында аунап яталар. Хуҗалары болгарлар, кыпчаклар кулларына чыбыркы тотып йөриләр, алучы гарәп вә румнар килеп караганда ат базарындагы шикелле:
— Торыгыз, нәрсәгә аунап ятасыз!—дип чыбыркы белән сугып торгызалар.
Озак үтмәде Сәгыйдкә килеп тәртип саклаучы бер гас кәри:
— Юл бирегез, кыпчаклар кол китерәләр! — дип кычкырды.
Сәгыйд читкәрәк китеп әйләнеп караса, кыска гына камзол кигән, башларына тимер калпак элгән вә үткен сах-ра атларына менгән кешеләр әйдәп бер гөруһ кол китерәләр иде. Боларны качмасын өчен бер-берсенә баглаганнар иде.
Сәгыйд кол вә җарияләр сатулашучы бер гарәп янына килеп:
— Бу коллар кайдан киләләр?—дип сорагач, гарәп үзенең ватандашына:
— Бу болгарлар һәрвакытта рус вә алар белән болгар арасындагы бортаслар белән кол алу өчен сугыш кылып торалар; соңра алган колларын Җәнүбтән сахра төрекләре дә менгезеп саталар; бу болгарларның еллык базарларындагы иң зур сәүдәләре дә шул кол белән, колны без дә, гаҗәмиләр (иранилар), әрмәниләр вә румнар алып Багдад, Басра, Шам, Константиния базарларына алып барып сатып файда итәбез, — диде.
Ахшам вакыты җиткәч кала эчендә йөреп, арып, Сәгыйд иптәшләре янына Кәрван сарайга барып егылды.
Шәех Кәрим Сәгыйдкә иртәгә хан янына барачагын вә анда барып хәлифәнең язуын бирәчәген белдерде вә Сәгыйдне дә үзе белән алып барачагын сөйләде.
VII
Сәгыйд вә Кәрим бик матур гәба (гарәп чикмәне) вә башларына ап-ак чалма киеп, хәлифә бүләк итеп җибәргән нәрсәләрне алып, кичә базарда алган атларга атланып сарайга киттеләр.
Сарай вә хөкүмәт тора торган урын шәһәрнең таулыграк гареб тарафыннан таш койма белән коршап алынган җир-
дә иде. Койманың эчендә алты манаралы ак таштан мәчет, өч-дүртләп биек гөмбәзле йорт бар иде.
Кәрим кичә үк ханга хәбәр җибәртеп белдергәнгә, капкадан кунакларны бик тиз керттеләр. Кунаклар керүгә өсләренә болгарларның гадәтенчә бик күп вак бакыр вә көмеш тәңкәләр сиптеләр. Капкадан керүгә матур киемнәр кигән кешеләр каршы алдылар. Кунаклар сарайның ишеге төбенә килеп җиттеләр. Ишек алдында озын чуар чикмән кигән, кулларына озын сөңге, билләренә кылыч таккан, сул кулларына ялтырап торган, төрле шигырьләр язган калкан тоткан кеше тора иде.
Бүлмәләрне үтеп бер зур залга керделәр. Моның ишек алдында тагы ифрат озын буйлы ике гаскәри тора; бүлмәнең түрендәге биек бер җирендәге палас өстендә башына чалма чалган бер кеше утыра, аның ике ягында да йөзләре ачык ике хатын утырадыр иде. Ханның алдында түгәрәкләнеп төрле симез түрәләр утырганнар; ханның уң ягында бер чалмалы баш рухани сәед утырадыр иде.
Сәгыйд вә Кәрим барып ханның алдында тезләнеп күрештеләр, соңра мулла белән күрешеп, ахырдан һәркайсы белән күрешеп чыктылар.
Хан утырырга кушты; кунаклар да хан алдына җәйгән палас өстенә килеп тезләнеп утырдылар да кулларындагы нәрсәләрен хан алдына куеп:
— Җир йөзенең патшасы хәлифә тарафыннан сезгә җибәрелгән бүләк вә мәктүб!—диделәр.
Хатны укырга сәедкә сонды; ул укыганда һәммә кеше аягүрә торып тыңладылар. Соңра хан торып:
— Хәлифә сәламәтме, угыллары исәнме?..— дип сорашырга тотынды, әмма илче шәех Кәрим дә шулай ук ваклап җавап бирде һәм хәлифәнең сәламен сөйләде.
Хәзер уртага ит һәм бер савыт белән эчемлекләр килде. Хан гадәтләреңчә үзе согынып, кунакларны согын-дырды. Кытай касәләренә салып бал бирделәр:
— Эчегез,— диде хан,— бу эчемлек балдан ясалган, моны «сыҗу» дибез... Кәрим вә Сәгыйд исерткеч хәрам, дигән булып эчмәделәр. Соңра хан икенче савыттан бер эчемлек салып сондырып:
— Менә бусы безнең махсус эчемлегебез, бу язларда бездәге каен агачыннан чыга торган су! — диде. Шул рәвешчә сыйлану башланды...
Кәрим сүз арасында сәедкә сөаль бирде:
— Гаҗәп икән сезнең мәмләкәтегез; монда сөтрә юк икән; хәтта мин бүген су коеныр өчен елгага төшкән идем, ирләр белән хатыннарның бергә коенганлыкларын күрдем...— диде.
Сәед тә бу гадәтнең мәҗүс гадәте булып, никадәрле го-ляма тырышса да, әлегә бетерә алмаганлыкларын сөйләде. Ләкин шундагы бер ак сакаллы симез карт ханнан рөхсәт алып әйтте:
— Кунаклар, безнең илебез халкы бик яхшы, бергә коенганга карап бездә хатыннарны хурлау юк; бездә шуның ечен мондый эшләргә каты җәзалар куелган: әгәр бер-берсе хатыннарны хурласа, без ул кешенең ике аягы вә ике кулыннан баганага бәйләп, башыннан ахырына чаклы пычкы белән кисеп төшерәбез... Бездә сезнең хәлифә җирендәге кебек хатыннарны яшерергә хаҗәт юк...— диде.
Соңра Кәрим сүз арасында:
«Ни өчен сезнең шәһәр кырыендагы йортларыгызның күбесендә кеше юк, йортлар ябык?»—-дип сорады. Аңарга хан:
— Безнең халык кыш көне генә кала вә авылларда торалар, җәй җитте исә иген игәргә һәм малларын көтәргә кырга чыгалар, шунда көзгә кадәр торалар...— дип сөйләргә тотынган иде, бер гаскәри кереп:
— Күршебез Суздаль русларыннан илчеләр килгән, сезнең хәзинәгезгә бик күп төлке, сусар, тиен вә башка тиреләр һәм бихисап мичкәләр белән бал китергәннәр, сезнең кабул итүегезне сорыйлар! — диде.
Хан да «керсеннәр» дип әмер бирде.
Бүлмәгә зур сакаллы, зәңгәр күзле, сары чәчле славяннар кереп, башларындагы киез эшләпәләрен алып, хан алдына килеп кулларын җиргә тиерделәр. Хан да алар белән күрешеп сөйләргә кушты; шулардай ак сакаллысы, алга-рак килеп басып:
— Олуг хан, безнең князебез, сезнең күршегез һәм бөтен Суздаль иле халкы җибәрде. Безгә Гайсәнең каһәре төште, башыбызга бәла яуды; ике ел инде корылыктан игеннәребез корыды, халкыбыз ачка үлеп бара, малларыбызны да ашап бетердек, сездән иганә сорарга килдек! — диделәр.
Хан да картларга мөрәҗәгать кылып:
— Нишләргә кирәк?—дип сорагач бер карт торып:
— Без инде үткән елларда, минем яшь вакытларымда ничә мәртәбә бу күрше кардәшләребез русларны котылдырып калдык, инде дә иганәт кулын сузарга кирәк! — диде.
Хан да:
— Кырык көймә белән ашлык җибәрергә! — дип әмер бирде.
Хан хатыннары белән, кунаклар белән күрешеп, хәлифәгә бүләк җибәрәчәген һәм җавап язачагын белдереп, эчке бүлмәләрнең берсенә кереп китте. Сәид тә кунак гарәпләрне мәдрәсәләрне карап йөрергә иртәгә чыгарга өндәде.
Безнең юлчылар кайтып киттеләр.
VIII
Сәгыйд бүген кич белән бер мәдрәсәнең мөдәррисе, Багдадта укып кайткан Әхмәд бине Ногман дигән кешегә китте. Болгар халкы аксөякләре арасында кунакта йөреп туеп беткән Сәгыйд монда бөтен гарәп гадәтенчә бер тормыш вә аш-сулар очратып, ватанына кайткан шикелле булды. Бик озак вакыт хилафәт, аның сәясәте, Багдадтагы гыйлем вә Күфә белән Басара галимнәре арасындагы фәнни мөнәзарәләр, бу арада гына чыккан Ибн Рәшид белән Гәззали исемле философлар арасындагы бер-берсенә каршы китаплар язышып кычкырышулар хакында сөйләшкән соңында Сәгыйд мәсьәләне тагы болгар иленә борды:
— Сездә гыйлемлекләрне өйрәнү ничек бара? — диде. Мөдәррис тә: , ?
— Безнең шәһәрдә берничә кәтатип (ул чакта мәктәпне шулай атыйлар иде) бар; анда укыйлар; мин менә каләм вә мантыйктан дәрес бирәм. Безнең үз галимнәребез тарафыннан язылган тип вә башка гыйлемлекләргә даир китаплар бар. Моннан йөз еллар элек үлгән Ногман бине Са-бит исемле бер галимнең болгарның үткән заманнары хакында язган тарих китабы бар. Безнең галимнәребез ерак җирләргә барып, төрле урыннарны тикшерәләр; мәсәлән, Шимальгә менеп, этләр җигеп барып безнең галимнәребез кыш көне бер дә көн булмый торган, җәй көне бер дә төн булмый торган урыннарны тикшергәннәр. Бездә язу һөнәрен бик яраталар; Күфә һәм соле язулары белән язучы осталарыбыз бар; бәгъзе назым белән язучы шагыйрьләребез дә бар.
Сәгыйд бу сүзләрне тыңлаган соңында:
— И шәех, сез илегезнең болай рәхәттә күпме вакытлар торасына ышанасың? — дигән сөальне бирде.
Мөдәррис:
— Бер нәрсә дә-дөньяда мәңгелек түгел. Безнең тормышыбыз да шулай; бездән гаребтә булган җирләрдә яңа зур патшалыклар үсеп киләләр; боларны без «сакляб»
япсо «рус» дибез. Алар белән инде безнең Идел елгасының башлары өчен күптәннән көрәш бара, әгәр аларга Идел-псүң югары агымы керсә, урта агымына да кулларын салырлар; шуның өстенә тагы ерак Шәрекъта, «Чин-Мачин» (Кытай) җиренә чиктәш күчмә төрек вә монгол дигән халыклар эчендә берхәрәкәт бара: ничә еллар инде ул җирләрдә корылык хөкем сөрә; үзләренең саннары көн-бәкөн үсеп тора, куркамын ки, ул җир халыклары тормышка яхшы урыннар эзләп безнең Урал тауларын үтеп, монда килеп чыкмасыннар; Урал тауларындагы без чыгара торган тимер, җиз, бакыр, көмеш учакларын кулларына алмасыннар; әгәр шулай итсәләр, безнең эшебез харап! Менә без шулай итеп яэҗүҗ-мәэҗүҗ чыгудан куркабыз...— диде.
һәм чынлап та, кояш батышыннан һәм чыгышыннан болгарларга куркыныч үсеп киләдер иде.
Текстта шулай. «Халифәт» булырга тиеш. (Ред.)
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.