Latin

Бизнесмен Барый

Süzlärneñ gomumi sanı 477
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 363
53.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
71.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(юмореска)
Барый быел барысының да борынына чиртте. Авылдашлары: «Бер тамчы яңгыр юк, бөтен утырткан яшелчә-җимеш, бәрәңге үсәлми көеп бетә», – дип эссе җәйнең бер болытсыз күгенә карап «ах»-»ух» килә. Синоптикларның иртәгәсе көнгә һава торышы турында фаразларының «иртәгә» дигән сүзләре генә дөрескә чыга бит, дип күршеләре зарланганда Барый хәйләкәр генә мыек астыннан елмаеп утыра. Чөнки ул бакча артында гына агып яткан елгадан бакчасына су сибә. Шәһәрдә яшәүче улы куәтле электр насосы, озын шланг алып кайтып бирде. Көн кичкә авышкач, эссе бераз сүрелгәч Барый һәр кичне бакчасына су сипте. Бу эшкә ул шул кадәр мөкиббән китте, оныклары булышырга дип килсә аларга шлангны бирмәде. Мондый эсседә суның һәр тамчысы кадерле бит. Ә бала-чага су белән шаяра, төрле якка сиптереп уйный башлый...
Күршеләренең бәрәңге сабагы ярты карыш кына булды да саргайды. Ә Барыйныкы бер метрга җитте, бераздан ап-ак чәчәккә күмелде. Кишер, аш чөгендере, кыяр-помидор турында сөйләп торасы да түгел – бар да гөрләп үсә. Үзләренә дә, балаларына да кыш буена ашарга, артып калганын сатарга да җитәчәк болай булса. Пенсиясенә иш янына куш булыр. «Карт, син бик мавыгып китмисеңме бу су сибүең белән. Насусың электр счетчигын «зыр» китереп әйләндерә бит», дип карчыгы Габидәнең чәпчүенә дә колак салмады.
Көзен уңыш җыер вакыт җиткәч, авыл халкы Барыйның куш йодрык кадәр бәрәңге, чиләк кебек кәбестә, чынаяк кадәр помидорларын күреп «аһ» итте.
Безнеке ашарга да җитми, булган бәрәңгене орлыкка гына салып куйдык, – ди күршесе Сәлим. – Сатып алып ашарга туры килә инде.
– Утыртырга дигәне дә бармака башы кадәр генә бит әле, – дип сүзгә кушылды икенче күршесе Сәлмән.
– Теләүчеләр булса, сатам, – диде Барый канәгать төс белән. – Хакы базардагыча инде. Улым шәһәрдән хакын белеп кайткач, риза булсагыз рәхим итегез...
Риза булмаган кайда ул. Барый бәрәңге сата икән дигән хәбәр авылның теге очына барып җиткәнче үк сатып алып бетерделәр. Ваклары да калмады.
Барый бәрәңге саткан акчаларын исәпләп, төреп сандыкка салып, күңеле булып чәй эчәргә утырды. Юкә балы кабып, эссе чәй уртлан гына иде ишек шакыдылар. Өйгә өч ят кеше килеп керде.
– Исәнмесез, чәйләреге тәмле булсын! Без районның электр челтәрләре җәмгыятеннән. Электр счетчикларын тикшереп йөрибез, – диде култык астына папка кыстырганы.
– Әйдәгез, түргә узыгыз. Мактап кына йөрисез икән, – диде хуҗа кеше.
– Электр кулланган өчен соңгы тапкыр кайчан түләгән идегез!?
Бу сораудан Барыйның чынаягы кулыннан төшеп китә язды.
– Җәй башында түләгән идек... – диде ул урыныннан торып.
– Бик яхшы, – дип, теге кешеләр аякларын да салып тормыйча эшлекле кыяфәт белән түргә үтеп, электр счетчигын тикшерә башладылар. Берсе калькулятор алып озак кына нәрсәдер исәпләде, аннары квитанция тутырды. – Бик зур сумма җыелган, аны тиз арада барып түләргә кирәк. Югыйсә электр чыбыгын кисеп китәчәкбез!..
Алар ничек көтелмәгәндә килеп керсәләр, шулай ук чыгып та киттеләр. Барый күзлеген эзләгән арада, карчыгы Габидә квитанцияне карап өлгергән икән.
– Бизнесмен Барый, өч тиенлек куян, биш тиенлек зыян ясадың бит! – дип кычкырып җибәрде. – Электр өчен түләргә бит бәрәңге саткан акчага икебезнең пенсияне дә кушарга кирәк!
Карчыгының бу сүзләрен авылдашлары берәрсе ишетеп торгандырмы, юкмы – анысы билгесез. Әмма, шушы көннән аңа «Бизнесмен Барый» дигән кушамат тагылды...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.