Latin

Бичара Кыз

Süzlärneñ gomumi sanı 1713
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 796
44.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Драма

Ике фасыл1, дүрт пәрдәдә

ӘШХАС2:

Биктимер – бер кара бай кеше.
Фәрихә – байның хатыны.
Маһитап – аларның бик матур кызлары.
Фатыйма – аларның асраулары.
Сәхибә – имче хатын.
Яучы.
Җантимер – бик бай кешенең углы, ямьсез, аңгыра.
Җанбай – яхшы гына галим бер егет.
Җанъяр – Җанбайның дусты.

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Беренче фасыл

Маһитап (ялгыз). Аһ, һавалар, аһ, мәхлуклар... йа кадир Алла! Аһ, бәнем әхвалем... (Бу вакытта Фатыйма керер.) Сандугачлар сайрый, агачлар яфракка бөреләнә, нәфис хуш җилләр исәдер. (Бераздан соң янә.) Аһ, галәм көннән-көн үзгәрәдер. Ләкин бәнем хәлем ничек үзгәрер: кояш чыгуы кебиме яки кояш батуы кебиме?

Бу сүзләрне тәмам кылганда Фатыйма килеп:

Фатыйма. Кояш ба-а-атуымы, белмим.
Маһитап. Һай, оятсыз, нигә юрыйсың?
Фатыйма. Туташым, бәгърем, юрамаска, шулай булырга охшагач (дип, Фатыйма чыгар).
Маһитап (бераз уйда). Аһ, бу Фатыйма, йөдәдем бу Фатыйма­дан... Бер сүзнең ахырын сөйләп бетерми, пыр итеп чыгып китә, кешене хафага салып. Тукта, чакырыйм, сорыйм әле. Фатыйма! Фатыйма! Һай, чукрак, Фатыйма!!!

Фатыйма керер.

Маһитап. Ух, калмады кычкыра-кычкыра тамагым. Фатыйма, җаным... Әйт, җаным, бая гына ник "шулай булырга охшагач", дидең. Әллә бер-бер хәбәр ишеттеңме?
Фатыйма (хафаланыбрак). Ни... ишетми ни, йә... Сезне бит Тимербайның углы Җантимергә бирәләр, имеш, дип, халык өстенә таралган.
Маһитап. Булмас! Аһ! (Башын тотар. Бу вакыт Фатыйма чыгып китәр.) Аһ, аһ! Расмы икән бу эш? (Егыла. Бераздан торып ) Бакчы син, мине шул кабахәткә бирергә. Әгәр бу эшләр була калса, мин ни эшләрмен? (дип, егыла.) Ааа... аһ, күрәлем3, нәйләр4, нәйләрсә, гүзәл әйләр. (Бу арада анасы Фәрихә керер, Маһитап бераз караңгырак.)
Фәрихә (кызына карап). Кызым, ни булды сиңа, авырыйсыңмы әллә?
Маһитап. Юк... юк... әни, авырмыйм...
Фәрихә. Юк, кызым, авырый торгансыңдыр... тукта, Сәхибәң абыстайны алдырыйм (дип, чыгып китәр).
Маһитап (торып). Ха-ха-ха... Әни мине авырый дип белде. Мин авырмыйм. Миңа ир зәхмәте тигән, кайсыдыр Сәхибә абыстайның файдасы тими аңа... Аһ, Раббем, мин нәрсә күреп көләмен?.. Юк, Маһитап, көлмә, көлмә, ела, ела!.. (Еглар.) Уф, мине... Җантимергә бирсәләр? Мин ни эшләрмен. Юк, юк, бармам... бармам... Минем ризалыгымнан башка бирмәсләр. (Көзге каршысына барып, көзгегә карап.) Аһ, гүзәл кыз, гүзәл кыз... Чынлап укмы син шул кабахәт Җантимер куенында булырсыңмы? Аһ, минем бу сөалемә5 җавап бирүче бер дә юк... Аһ, җавап, җавап! Ярабби, синнән башка мәдәт6, сорый торган зат юк... Ярабби, барча галәмнең халигы7 син, син... син, синнән башка юк, Раббем!.. Рәхмәтеңнән ташлама, ярабби!

Бу арада имче хатын Сәхибә керер.

Сәхибә. Ах Алла, әстәгъфируллаһелгазим... Әстәгъфируллаһелгазим... Һай, бик каты авырый икән! Җен зәхмәтедер, ахры... Бик кычкыра икән (дип, кызның янына барыр). Бәбкәм, кай төшең авыртты?
Маһитап. Кит, шайтан, бер җирем дә авыртмый!
Сәхибә. Чү, чү, чү... (дип, кызның башын тота) Әйшә-Патыйма кулы8, минем кулым түгел.

Маһитап башыннан Сәхибә кулын ала.

Маһитап. Үз кулың ич (дип, алып ташлар). Әби, мин саташ­мадым да, авырмыйм да... Әби, зинһар, миңа рәнҗемә, сезне орыш­тым.
Сәхибә. Юк, кызым, юк... Рәнҗемим, бәбкәм.
Маһитап. Әбием, җаным, кил, утыр... Мин синнән бер сүз сорыйм: син карчык кеше, дөрес әйтерсең.
Сәхибә. Сора, кызым, әстәгъфирулла, ялган сөйләргә.
Маһитап. Әби, син кияүгә бардыңмы?
Сәхибә. Бардым, бәбкәм...
Маһитап. Үзең яратканга бардыңмы? Көчләп бирделәрме?
Сәхибә. Үзем сөйгәнгә бардым.
Маһитап. Ничек?
Сәхибә. Менә, кызым, мин сиңа сөйлим. (Үзе як-ягына кара­ныр, үзе борынын сөртер.) Менә бервакытны мине әниләр кияүгә бирәселәре булды. Карыйм... Карыйм... болар мине икенче кешегә бирәләр. Күрдем, эш болай ярамый. Бервакыт әтиләр, әниләр уракка чыгарга хәзерләнәләр иде. Мин башымны авыруга салып калдым. Әни әйтте: "Алайса, кызым, менә мин чыкканда Хәбибә абыстайга әйтә китәрмен, синең яныңа иптәшкә керер", дип чыгып киттеләр. (Янә авызын сөртеп алыр.) Шуннан Хәбибә абыстай килде. "Әби, исән килдеңме?" дидем. "Аллага шөкер", диде. Безнең авылда Хәбибә абыстайдан яхшы хатын юк иде. Алла рәхмәтен итсен бичарага. Шуннан соң, сүздән-сүз киткәч, мин үземнең хәлемне әйттем. Хәбибә абыстайның шундыйга азрак осталыгы бар, диләр иде. Хәбибә абыстай әйтә: "Кызым, миннән бер яхшылык булсын, мин сиңа бер эш ясыйм", дип, бернәрсә өшкереп бирде. Аннан соң бер дога бирде: "Боларны, иртә белән әтәч кычкырганчы, бусагага кыстыр", диде. Мин шуны шулай эшләдем. Хәбибә абыстайга бер оч киндер дә бирдем. Шуннан соң, син күр дә мин күр... Әтиләр, торган җирдән кайтышып, үзем теләгәнгә биреп куйдылар. Мәрхүмә рәхмәтле Хәбибә абыстай шул эшне миңа да өйрәтте. Менә мин шуны үзебезнең авылда бер кызга ясап биргән идем, кул белән койган кебек булды.
Маһитап (тез чүгеп). Әби җаным, ана бул, миңа да яса!..
Сәхибә. Ярый, бәбкәм, хәзер, тәһарәтем дә бар (дип, почмакка барып утыра).
Маһитап. Аһ Алла, ниләр кылам... ниләр кылам... никадәр гөнаһ кылам... Дога, дога! Доганы бусагага куярмын... әй Раббем...

Сәхибә хәзерләп бирер. Маһитап кием шкафыннан бер асыл күлмәк алып бирер, Сәхибә китәр.

Сәхибә. Хуш, кызым, минем кулым түгел, Әйшә-Патыйма кулы. Хәерле сәгатьтә булсын! (Чыгар, Маһитап бер кулындагы әйбергә карап, бер имче хатынның юлына карап калыр.)

Пәрдә төшәр.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

Биктимер байның залы. Яхшы бер йорт күренер. Биктимер бай язу өстәле янында, аның янында хатыны утырадыр.

Фәрихә. Йә, сиңа әйтәм, яучы килсә ни әйтим?
Биктимер. Ни әйтәсең, килмәгән яучыга...
Фәрихә. Фатыйма, Сәхибә әбине чакыра барганда, Җанти­мерләрнең капкасы төбендә асраулары белән сөйләшкән. "Бүген сезгә яучы җибәрәләр", дигән. Шуңар күрә әйтәм. Син базарга чыкканда килсә, мин ни әйтергә дә белмәм дип әйтүем.
Биктимер. Ни әйтерсең, тәвәккәлләп бирербез.
Фәрихә. Сон, сиңа әйтәм, Маһитап яратырмы икән? Уртарак, диләр.
Биктимер. Тагы кемгә бирмәкче буласың?
Фәрихә. Соң, миңа Маһитап шулай дип әйтсә, дип әйтәм.
Биктимер. Мин риза булгач, әйтмәс!

Бу арада Фатыйма керә.

Фатыйма. Бикә абыстай, яучы килде.
Биктимер. Яхшы, хатын, мин чыгып торам (дип, чыгып китәр).
Фәрихә. Бар, әйт, керсен.

Яучы керә. Фатыйма артыннан керер.

Яучы. Уф, ух, уф, ух... баскычыгыз бик биек икән, уф, тыным бетте. Уф, уф, исән-сау торасызмы? Ух... йә, бер дога кылыйк. (Дога кылалар.)
Фәрихә. Әлхәмделиллаһ, бик исән торабыз, үзең исән-сау йөрисеңме?
Яучы. Шөкер, бик исән йөрим... Кара әле, кем... Фәрихә, ни хәлегез бар, ни ниятегез? Уф, кара әле, кем, Фәрихә, бу чакта егетләр сайланган. Юньле кеше бер дә юк. Ух-ух-ух... Йөдәдем инде бу ютәл белән. Дару да итеп карадым. Ух-ух-ух, бер дә файдасы булмады. Егетнең ашавы-эчүе юк. Тәвәккәлләп бирү кирәк иде.
Фәрихә. Без, ахры, Аллага тапшырырбыз, истихарә9 дә кылды­рып карадык, ахыры хәерле булсын!
Яучы. Бик яхшы, бик яхшы... Насыйп булса, бу эшне озаклат­мыйк. Сәфәр ае кергәнче булса иде.
Фәрихә. Инша Алла, шулай итәрбез.
Яучы. Соң, шулай да кайчан дип әйтим?
Фәрихә. Алла боерса, үзем хәбәр итәрмен әле, бу арада кызлар җыймакчы булабыз. Шуннан соң бер килеп китәрсең.
Яучы. Йә, кем, бер дога кылыйк. (Дога кылалар.)

Яучы чыгар. Фатыйма озата чыгар. Фәрихә, Биктимер керер.

Фәрихә. Сиңа әйтәм, орышсаң орышырсың, мин вәгъдә бирдем инде.
Биктимер. Ник орышыйм, бик яхшы, бик яхшы.
Фәрихә. Тукта әле, сиңа әйтәм, бер йомышым бар әле. Кара әле, рөхсәт итсәң, кызлар җыяр идек, дип әйтәм.
Биктимер. Минем эшем юк, җыйсагыз җыярсыз! (дип, чыгып китә.)

Пәрдә төшәр.

ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ

Җанбай йорты. Җанбай бүлмәдә өстәл янында газета карап утыра. Вакыт кич. Бу арада ишектән берәү керә башлар.

Җанбай. Кем бар?
Җанъяр. Җанъяр Болгатаев!
Җанбай. Һа, мәрхәба, дустым, рәхим итсеннәр!
Җанъяр. Әссәламе галәйкем, дустым, исәнме?
Җанбай. Әлхәмделиллаһ, бик сәламәт, сезнең догагызда.
Җанъяр. Бер хәбәр ишеттем дә чыдый алмадым... Сезгә килеп әйтим дидем.
Җанбай. Их, их... нәкъ Болгатаев син.
Җанъяр. Ха-ха-ха.
Җанбай. Йә, сөйлә, ни ялганың бар?
Җанъяр. Менә бүген Биктимернең кызына кияү керә.
Җанбай. Һе, син шул эч пошыра торган сүз сөйләрсең.
Җанъяр. Син тагы кеше өчен кайгырасың.
Җанбай. Гаҗәп кеше син, мин дә кайгырмыйм, кызларның ата-аналары да кайгырмасын, алар өчен кем кайгырыр? Безнең халыкка бай булсын, бай булса, бар да ярый.
Җанъяр. Вакыйгән10, бик дөрес әйтәсен. Ярый, хуш, минем барасы җирем бар. Хуш. (Чыга.)
Җанбай (аягүрә торыр. Арлы-бирле йөрер. Үз-үзенә). Ах Алла, дөнья бу, дөньяда ниләр булмый. Безгә яхшы әле. Бакчы, бүген Маһитапка зиндан11, зиндан! Бак, нинди хафа, бичара, юк аны кызганучы. Ник башка кеше кызгансын аны, үзенең ата-анасы кызганмаганны... Аһ, бәгърем, берәү дә кызганучы юк. Юк, юк, мин кызганам, мин кызганам, мин кызганам... Юк, тукта... (Бераз уйлап.) Ни булса да булыр, бер эш кылырмын. (Чыгып китәр.)

Пәрдә төшәр.

ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ

Биктимер байның залы. Утлар яндырылган, кияү урыннары хәзерләнгән. Бер асыл чаршау янында, чаршауга кереп, Маһитап утыра. Ишекне әкрен генә ачып, Җанбай килеп керә.

Җанбай. Аһ, җаным, сонга калмаган икәнмен.

Бу арада, "Кияү килде бугай", дип, яучы килеп чыгар, икенче ишектән яучы килеп, Җанбайны күрер.

Яучы. Чү, җаным, бу ни хәл? (дип, бик җәһәтләп чыгып китәр, җиңнәрен селкеп. Җанбай әкрен генә килеп кызның чаршавын ачар.)
Җанбай. Аһ, бәгърем, мин сине бу зинданнан коткарырга килдем. Зиндан бу сиңа! Зиндандыр, бак, кара миңа!..
Маһитап (Җанбайның муенына асылынып). Аһ, җаным, рас әйттең. Аһ, ни кылыйм?

Бу арада Биктимер, Фәрихә, яучы, Фатыйма кереп, кызның кочаклашып торганнарын күреп, хәйран булалар...

Җанбай (Биктимергә карап). Һай, зөбани12! Һай, җәллад13! Ни кылдың үзеңнең газиз балаңа!

Бу арада Фәрихә килер.

Фәрихә. Чү, җаным, бу ни эш?
Җанбай. Һи, зәнки14, бәдбәхет15, кит!!! (Янә Биктимергә карап.) Һи, һи, һи, җәллад!!! Син, син җәллад!!!

Бу арада кияү Җантимер килеп керер, кергәндә сөртенер, үзе ямьсез һәм исерек.

Җантимер. Ааа... Кая, кияү-ү-үне каршы алмыйсыззз...(Җан­бай белән Маһитапның кочаклашып утыруларын күрер дә.) Әй, син, минем хатынны ник алдың?
Җанбай. Кит! Бәдбәхет!.. Әнә синең хатының... (дип, асрау Фатыйманы күрсәтер. Җантимер Фатыйма янына бара баш­лар, алпан-тилпән.)
Яучы. Юк, юк, бәбкәм, әнә шул синең хатының (дип, Маһитап­ны күрсәтер, Җантимер янә килә башлар).
Җанбай (кияүгә). Кит!!! (Бу вакыт Маһитап Җанбай куены­на тагын да кереп.)
Маһитап. Аһ, җаным, зинһар, бирмә!
Биктимер. Аһ, оятсыз, хур иттең!
Җанбай. Һәй, һәй, җәллад, минме хур иттем? Син үзең җәллад! (Маһитапка карап.) Әй, бәгърем, хафа булма, һәрвакыт мин синең белән, дөньяда вә ахирәттә...
Биктимер. Кара, йөзе кара, ни әйтә.
Җанбай (Маһитапка карап.) Котылырсың бу зинданнан, һай, җаным (дип, маңгаеннан үбеп алыр).
Биктимер. Кара, кара, ни эшли... (Бу арада кияү, Фатыйма янына барып, аның белән уйный. Фатыйма төртеп-төртеп җибәрә. Биктимер моны күрә, кул селкеп, читкә карар. Кияү, әйләнеп-тулганып, янә Маһитап янына килер, килгәндә гаять исереклектән егылыр.)
Җантимер. А-а, мине болай ясадыгызмы, мин, мин-н дә сезне бик кызык итим (дип, Та-та-ллак! дип кычкырыр. Бу вакыт Маһитап сискәнер).
Маһитап. (Җанбайны тагын да кочаклабрак). Җаным, ко­тылдым, аппагым!! Мин синеке...
Җанбай. Бәгърем! (Үбәр.) Бәгърем. (Үбәр.) Минеке булдың! (Үбәр.)

Биктимер авызына бармагын куеп исе китеп торыр, башкалар да шулай булыр.

Пәрдә төшәр.

Тәмам.
_________________________
1 Фасыл – бүлек.
2 Әшхас – катнашучылар.
3 Күрәлем – күрермен.
4 Нәйләр – ни эшләр, ни итәр.
5 Сөаль – сорау.
6 Мәдәт – ярдәм.
7 Халигы – яратучы, бар итүче (дини).
8 Әйшә-Патыйма кулы – гади кул түгел, "изгеләр кулы", ярдәме тия торган кул мәгънәсендә. Имче карчыклар шул сүзләрне әйтә торган булганнар.
9 Истихарә – төшлек салу. Бер эшнең соңы уңышлы булып-булмавын төштә күреп белү өчен дип, тәһарәтләнеп, намаз укып, йокыга яту, яки шул йоланы башкаруны икенче бер кешегә тапшыру.
10 Вакыйган – чынлап та.
11 Зиндан – төрмә.
12 Зөбани – газаплаучы, дини мифологиядә тәмугта яндырып торучы газап фәрештәсе.
13 Җәллад – баш кисүче, палач, бик кансыз, мәрхәмәтсез кеше.
14 Зәнки – кара эчле, тупас, усал кеше.
15 Бәдбәхет – әшәке, начар, явыз.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.