Latin

Башкырт Кызы Гөлбану

Süzlärneñ gomumi sanı 1898
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1029
46.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
69.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(хикәя)
Авылда Барый белән бер елны туган ир балаларның саны сигез булып, кызлар исә, башкырт кызы Гөлбануны исәпкә алмыйрак торганда, бары тик җиде генә иде. Корбан бәйрәменә дә бер атна гына вакыт калып бара. Аңарчы, һичшиксез, һәрбер егет һәм кыз парлашып, бу бәйрәмдә үзенең кем белән “йөрүен” билгеләп куярга тиешле иде. Чөнки әнә шул кордашлар үзләре генә бер төркем булып уен җыячаклар, ул уенда һәр егеткә аның “үз кызы” биергә төшәчәк.
Барыйның кордашлары, бу ундүрт яшьлек малайлар, кызларны һаман да бүлешеп, кайсы кыз кем белән йөри дип исәпләргә кирәк булуын хәл кылып җиткермәгәннәр иде әле. Араларыннан иң үткене, Фатыйх, беркөнне кичкә таба, көтүдән кайтучы сыерларны каршы алырга барган урында үзенең кордашларын җыйды. Алар башка кешеләрдән читкәрәк, тирес һәм тизәк өемнәре арасына китеп, бәйрәмгә хәзерлек мәсьәләсе буенча “киңәш”кә утырдылар.
Сүзне Фатыйх башлады:
– Болай өстерәлеп йөрсәк, бәйрәмнең бер дә рәте-чираты булмаячак. Бөтен кеше бездән көлеп бетәчәк. Безнең кызларның хәзер бишесе парлы, икесе парсыз. Аннан, Гөлбану да бу бәйрәмдә безнекеләр белән йөри икән...
Арадан берсе, Вәли дигәне:
– Ул Гали башкырт кызына да без табарга тиешмени инде? – дип сорады.
Тагын берничәсе:
– Безнең кызлар арасына кайдан килеп кысылган тагын анысы да!
– Ул хәерчене сөяргә кеше табып булырмы соң? – диештеләр.
Фатыйхның ачуы кабарып китте. Аның борын очы һәм бит урталары кызарды; кечкенә генә соргылт күзләре иптәшләренең әле берсенә, әле икенчесенә текәлде. Ул, үзе утырган тирес өеме өстеннән кинәт кенә сикереп торды да:
– Гөлбануны начар кыз дип берегез дә әйтә алмас, анысы! Ул бик акыллы кыз. Безнең кызлар аны яраталар, Гөлбануга егет табып бирмәсәгез, без беребез дә сезнең белән йөрмибез, диләр... Шуның өстенә, ул безнең кордаш. Менә шул инде, Зәйнәп белән Зәйтүнәне ике кеше ала да, калган кешегә Гөлбану була, – диде.
Әлеге Вәли, Фатыйхка каршы төшеп: “Гөлбануны алай бик мактагач, нигә үзең сөймисең?” – дип әйтмәкче иде. Ләкин, башкаларга хәтле мин әйтеп өлгерим әле дигәндәй ашыгып:
– Алайса, мин Зәйнәпне сөям! – дип кычкырды.
Вәлинең бу теләгенә каршы килүче юкмы, дигән шикелле итеп, Фатыйх һәркайсысына берәм-берәм күз йөртеп чыкты. Вәлинең Зәйнәпне сөюенә каршы килүче табылмады. Каршы килерлек тә түгел иде. Вәлигә Зәйнәп калган өчен Фатыйх үзе дә шатланды. Чөнки Барый белән Галимулла арада иң юаш малайлар, алар кемгә дә риза булачаклар; әмма Вәлинең үз дигәне булмаса, бөтен эшне таркатып, бозып җибәрүе мөмкин иде.
Шулай итеп, үзләренең “сөюче”ләрен табарга тиешле ике кыз калды. Барый боларның кайсысын сайлап алырга да белмичә аптырап утырды. Зәйтүнә, үз чәчен үзе җыя алмаган шалапай һәм килделе-киттеле сүзләр дә кыстыргалап сөйләнүчән җиңелчә акыллырак бер кыз булып, Гөлбану аңар караганда күп мәртәбәләр өстен, чагыштырмаслык рәвештә сылу һәм акыллы иде. Барый үзенең йөрәге, күңеленең иң нечкә хисләре белән Гөлбануны ярата, аны якын күрә. Ләкин, көтүче башкырт кызы булганлыктан, авыл егетләре аны читләтәләр; аңардан көлергә, аны кимсетә, хурлый торган такмаклар әйтергә яраталар. Гөлбануны сөю, авыл яшьләре арасында шундый сүз, исем чыгару – аңардан көлүчеләргә каршы ныклап килеп көрәшкә чыгу яки, анлык көчең, куәтең булмаса, башыңны түбән иеп кенә йөрү, аның белән бергә кушып үзеңнән көлүләренә дә риза булу, эчтән генә тынып калу дигән сүз иде.
Фатыйх, Барыйның күңеле кайда тартканын аңлаган шикелле:
– Инде алайса, Галимуллага Зәйтүнә, Барыйга Гөлбану булыр, – диде. Аннан соң: – Тик карагыз аны, беребезне-беребез мыскыл итеп йөреш булмасын! Бәйрәм үткәнче ничек тә түзәргә кирәк, – дип өстәде.
Барый өчен шатлыклы бер күренеш буларак, иптәшләренең кайберләре аңар түгел, ә Галимуллага көлеп, мыскыллы гына бер караш белән карап куйдылар. Күзләрнең беленер-беленмәс кенә булып кысылгалауларыннан, авыз кырыйлары белән генә башкарылган көлемсерәүләрдән моны аңларга була иде.
Икенче көнне алар кызларга хат язу өчен җыелдылар. Нәкъ әкияттәге шикелле, сигез кызга сигез егеттән бер хат барырга тиеш иде. Хатны да шул ук Фатыйх, арада бердәнбер яза белүче һәм кызлар белән егетләр арасында йөреп шомарган, мондый эшләргә өйрәнеп беткән кеше язды. Бу юлы алар Барыйларның лапас түбәсенә җыелганнар иде. Фатыйхны уртага алып, кайсылары чүгәләп кенә утырдылар, кайберләре печән өеме өстенә ятып яки терсәкләре белән таянып тордылар. Фатыйх исә башта бик озын итеп, бизәкле-бизәкле сүзләр белән хатның баш өлешен язды. Аннан соң: “Гөлсемгә Фатыйхтан сәлам, Зәйнәпкә Вәлидән сәлам” дип тезеп китте дә, иң азактан гына “Гөлбануга Барыйдан сәлам” дип, хатның бу икенче өлешен дә бетерде. Өченче өлеше итеп күп кенә җырлар язылды. Ә инде дүртенче өлешен язганга кадәр кызларга нинди бүләк җибәрү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк иде. Моның буенча күп кенә сүз көрәштерүләр булып алды. Монда да беренче башлап Вәли каршы килде:
– Нинди бүләк тагын аларга? Сөя башламаган, тагын бүләк тә җибәр! Бер төнне марҗаларның бакчаларына барып кыяр урларбыз да, илтеп бирербез үзләренә!
– Хәзер аларга карбыз-кавын да тансык вакыт. Карбыз Тавына барып чәлдереп кайтабыз да, бетте, – дип өстәде Галимулла.
Фатыйх аларга каршы чыгып:
– Әйе, чәлдерерсең сезнең белән карбыз! Чәлдертерләр менә! Аннан тагы, бакчадан урлап китергән нәрсәне хатка язып тормыйлар инде. Бәйрәм вакытында гына бөтен авылга көлке булмакчы буласызмы? – диде.
Ахыр килеп, кызларга бүләк итеп җибәрү өчен сагыз сатып алырга булдылар. Моңар һәркайсысыннан өчәр тиен акча кирәк иде. Егетләрнең бәйрәм үткәрүгә дип җыеп һәм саклап килгән акчалары хисабыннан анысы тиз җыелды. Кибеттән йодрык зурлыгындагы сап-сары сагызны алып китергән вакытта Фатыйх хатның соңгы өлешен дә язып бетергән иде инде. Хатны да, сагызгы да Фатыйх үзе тапшырырга булды...
Ләкин бәйрәмнең барыбер рәте-чираты булмады. Үзара үпкәләш һәм тарткалашларның башы әлеге сагыздан килеп чыкты. Сагызны Гөлсем үзе иң якын күргән өч-дүрт кыз белән генә бүлешкән дә, башкаларга бөтенләй күрсәтмәгән. Хатны да укымаган – кемгә кайсы егеттән сәлам барлыгын гына әйткән. Дөрес, бу уңай белән Фатыйхның сөеклесенә “Сагыз Гөлсем” дигән кушамат тагылды. Ләкин, нишлисең бит, аның белән генә эш рәтләнмәде.
Шулай булса да, бу вакыйга Барый өчен бөтенләй эзсез булып калмады. Әнә шул хәлләрдән соң Барый белән Гөлбану арасында ниндидер якынлык хисе туып, бер-берсенә хөрмәт белән карау ялкыны кабынып калды. Һәм ул ялкын көннән-көнгә, айдан-айга, елдан-елга киңәя һәм көчәя барды.
Ләкин өч-дүрт елсыз алар әле кара-каршы очрашып сөйләшә дә, аңлаша да алмады. Аларга икәүдән-икәү генә калырга туры килгән очраклар күп булды, ләкин алар, бигрәк тә Барый, мондый мөмкинлекләрдән файдаланмый иде. Бер көнне шулай булды. Котырык Муллагалиләр янындагы тар гына тыкрыкның бер ягыннан Гөлбану, икенче ягыннан Барый килеп чыкты. Иртә белән иде. Барый, кулына йөгән һәм богау ачкычы тоткан хәлдә, болыннан ат алып кайтыр өчен бара; Гөлбану исә, җилкәсенә ипи капчыгы асып һәм озын чыбыркысын җирдән сөйрәп, көтүгә чыгып бара иде. Менә алар бер-берсенә килеп җиттеләр, капма-каршы очраштылар. Ләкин Барый аз гына уңгарак борылды; башын түбән иеп, Гөлбануга карамыйча гына читән буеннан үтеп китте. Гөлбану тукталып калды. Нәрсәдер әйтергә, йөрәгенең иң тирән җиренә кереп урнашкан нечкә хисләрен аңар белдерергә, сиздереп калырга теләп авызын ачты. Ләкин йөрәккә нык, кискен рәвештә тәэсир итә алырлык ялкынлы сүз дә, аны әйтү өчен кирәкле булган кадәр көч тә таба алмады... Шулай да ул бәхетле иде. Барыйның оялып кызаруында, киң җилкәле юан гәүдәсен селкеткәләп һәм уңайсызланып кына атлап баруында Гөлбануның күңеленә шатлык һәм юаныч бирә торган нәрсәдер бар, нәрсәдер сизелә иде. Һәм ул: “Берәр кеше күреп алыр да, мыскыл итеп бөтен авыл буенча сөйләп йөрер, дип курыккандыр, күрәсең”, – дип уйлады, үзен-үзе юатырга тырышты. Гөлбануның карашынча, аның Барыйга булган мәхәббәте кулда сакланып кына тотылырга тиешле бер савытка, юка, бик юка итеп эшләнгән һәм чиктән тыш кыйммәтле саналган пыяла савытка охшый иде. Әгәр дә аны зур игътибар белән генә саклап тотмасаң, кем дә булса килеп кагылса, җиргә төшеп ватылачак, челпәрәмә килеп бетәчәк бит...
Ә менә бер вакыйгадан соң алар үзләренең хисләрен бөтен кеше алдына чыгарып салдылар, ачыктан-ачык сөешә башладылар.
Җәй көне иде. Көндезге эссе вакыт. Кармаклар тотып күл буеннан барган чагында, Барый, су читендә яп-ялангач килеш басып торган Гөлбануны күрде. Аның буе-сыны тигез, гәүдәсе туры иде; чом-кара озын чәчләре мәрмәр шикелле ап-ак юеш тәне, аз гына чокырланып торган аркасы өстенә ябышып, сыланган кебек булып тора. Ул әле генә судан чыккан һәм тәненең беркадәр кибүен көтеп, киенергә җыена иде. Барый аңар бөтенләй якынлашып калды, ә кыз яны белән, аз гына аркасын биребрәк торганлыктан, аның килүен һаман да күрми иде әле. Егет башта чиктән тыш сокланып, кызның матур, искиткеч гүзәл сынына текәлеп караган килеш таңга калып, үзалдына онытылып килде. Ләкин артык якынлашырга, аның янына ук барып җитәргә мөмкин түгел, һич тә ярамый иде. Шунлыктан ул кулындагы селәүчән калаен юри генә җиргә төшереп җибәргән булды. Калайның аяк астындагы вак кына чуер ташларга бәрелүеннән туган тавышка Гөлбану сискәнеп китте һәм кинәт кенә тавыш ишетелгән якка таба борылып карады. Барыйны күргәч, ни эшләргә дә белмичә, йөгереп киредән суга барып төште. Куе кара чәчен аксыл зәңгәр су өстендә дулкынландырып һәм көчле таза күкрәге белән суны нык-нык этәреп, тагын да эчкәрәк йөзеп китте.
Барый, Гөлбануның күлмәкләре яткан урыннан аз гына читләтебрәк, суның янына ук барып туктады. Кармак сапларын, нечкәрәк кенә талга тезеп тоткан балыкларын һәм селәүчән калаен җиргә, күл буендагы юеш ком өстенә куйды да, аягындагы катасының йөзе яртылаш күмелгәнче су эченә керде. Тап-такыр итеп кырылган башына һәм битләренә су чәчрәтте, юынган булып чуалды.
Ул арада Гөлбану да кырыйгарак килде. Ләкин, аз гына иелебрәк булса да, муеныннан түбән урынын су эченнән чыгармады. Шул ук вакытта Барый, Гөлбануның нәрсә дә булса әйтергә, сөйләшә башларга җыенуын сизеп калды. Ә бу үзе егет кеше өчен гаять зур кимчелек һәм түбәнлек булачак иде. Ничек кенә булмасын, бернәрсәгә торгысыз, бөтенләй мәгънәсез сүз генә булса да, башлап егет кеше тарафыннан, бу урында Барый авызы белән әйтелергә тиешле иде. Һәм ул, Барый, Гөлбануга кадәр сүзне үзе башларга ашыгып:
– Үзеңне чуртан да алып китәр әле, алай ялгызың гына су коенып йөрсәң, – диде.
Гөлбануның күңеле шат, йөзе якты, шомырт кара күзләре бәхетле елкылдыйлар иде. Һәм ул, ягымлы гына елмаеп:
– Чуртаны чуртан, менә син куркытып йөрәгемне яра яздың әле... Минем кебек җылап калыр кешесе булмаганнарны чуртан алып киткәннән ни булыр дисең? – диде.
– Алай димә, Гөлбану. Бәлкем, бардыр. Бәлкем, синең өчен әллә кемнәрнең үзәкләре өзелеп, бәгырьләре киселеп йөри торгандыр.
– Белмим шул. Кемнең генә үзәге өзелә икән. Бер егет әйткән ди бит: бер кызны ун ел буе сөеп йөрдем, шул ун ел буенча кызның әти-әнисе түгел кыз үзе дә берни сизмәде, дип. Шуның кебек кешеләр генә булмаса инде...
Кемдер чиләкләрен шалтыратып суга төшеп килә иде. Гөлбану, ярым пышылдаулы аваз белән генә:
– Ай, кеше килә!.. Тагын бер очрашып сөйләшербез әле, яме, – диде. Куллары белән суны этеп, артка таба, эчкәрерәк китә башлады.
Барый исә, бөтенләй батыраеп:
– Бүген үк күрешик, – диде. Үзенең җиргә куйган әйберләрен тиз-тиз генә җыеп алды да, гайбәтчеләр теленә кереп Гөлбануга җайсызлык килмәсен өчен, авылга таба ашыкты.
Ә каршыга килүче аның Сәрвәр җиңгәсе иде. Ул, Барыйны шаяртып:
– Карагыз аны! Сиздем эшегезне, коярмын тешегезне! – диде. Гөлбануга таба ымлап сул күзен кысарак төште дә, кашларын нык кына итеп сикерткәләп куйды. Аннан соң, “уйнап әйтмим, чыны шулай” дигәндәй бер тон, игътибарлы караш белән:
– Кызның асылын, менә дигәнен эләктергәнсең, янагай! Үзе су сөлеге кебек матур, сылу, үзе акыллы! Мин сиңа күптәннән әйтергә җыенып йөргән идем бу турыда. Кара аны, ычкындырырга тырышма инде! – дип өстәде.
Барыйның шатлыгы тагын да артып китте. Җиңгәсенә ниндидер яхшы сүзләр әйтәсе, рәхмәтләр белдерәсе килгәндәй булды. Ләкин ул, башка вакытларны җиңгәләре белән сөйләшкәндә шундый күп сүзле, шундый тапкыр телле Барый, бу урында бер сүз дә таба алмыйча аптырап калды. Шулай да ул нәрсә булса да әйтергә дип артык көчәнеп, үзен-үзе ирексезләп карамады. Гөлбану белән шундый матур, шундый күңелле итеп сөйләшүдән соң аңар үз уйлары белән ялгызы гына калырга, шул сөйләшү тәэсире белән туган ләззәтнең тәмен тагын да озаграк татып йөрергә кирәк иде. Ләкин җиңгәсе эндәшми генә үтеп китә алмады, сүзне шунда ук икенчегә борып:
– Һу-у, балыкны бик күп тоткансың икән! Кайсы күлдән тоттың моны бу кадәр? – дип сорады...
Кич белән Барый һәм аның дуслары Гөлбанулар урамыннан җырлап уздылар:
Җаек буйлары ямьле, Җаек сулары тәмле;
Җаек суын эчкән кызлар нәзекәй билле, ак тәнле.
Шул көннән алып егет-җиләннең Гөлбануны үчекләп, мыскыл итеп җырлаулары бетте. Хәзер инде аның яклаучысы, аңар хөрмәт итеп, башкалар белән тигез, хәтта алардан артыграк та дәрәҗәдәге кыз итеп карый торган егете бар иде. Шулай итеп, Гөлбану Яңа Черкас авылында санга, кеше һәм кыз исәбенә кереп китте.
1940 ел, Олы Әтнә.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.