Latin

Башкала

Süzlärneñ gomumi sanı 349
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 255
56.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
67.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
74.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Илдән чыгып, илдән барганнар бар...
— Хаба!..
Шәһәр урамнарының тыгызлыгына сыеша алмаган авазлар күккә таба үрмәләделәр:
— Хаба... Хаба... Хаба!..
Кемдер кемгәдер эндәште. Ә ул кемдер каядыр китеп югалды. Җилкәгә җилкә, сыртка борын диярлек атлаган халык ишекләргә, җир асты юлларына, чатларга сыеша алмыйча акты да акты. Колакларына орылып киткән “Хаба” сүзен һичкем искәрмәде. Бары тик Хәбибрахман гына уңына һәм сулына каранып алды. Кемдер аңа эндәшкән булырга тиеш сыман иде.
Күктән көзге яңгыр ишелергә әзерләнеп, салынган хәлендә торды. “Хаба!”
Илдән чыкмаган булса, Хәбибрахман кем мәртәбәсенә ирешәсе иде икән? Мөгаен, бәхетенә кинәнеп, бүген мунча яккан булыр иде.
Авыл... Ул һаман да бәрәңге ашый торгандыр! Менә трактор гөрелдесе белән бар тарафларны уятып Габделбәр узып китәр...
Алар бергә үскән иделәр, бер мәктәптә укыдылар, бер парта артында утырдылар, киләчәк көннәре хакында бергә хыялландылар. Габделбәрнең яшьли спорт уеннары белән мавыгулары, аның киләчәктә дөньяны һичшиксез яңа үрләр белән шаккаттырачагына Хәбибрахман шикләнмәде. Үзе дә аннан калышмаска теләде. Әмма вакыйгалар тезмәсе бер дә алар теләгәнчә генә бармадылар шул...
— Хаба!..
Хәбибрахман борылып карады. Ни күрсен, артыннан куып килгән кеше аңа бик таныш йөз — Габделбәр иде. Тик менә картаебрак киткәнме? Ә юк, исерек икән.
— Син кем? — диде аңа Хәбибрахман, танырга теләмичә.
— Хаба! Бу мин — Габди!— диде Габделбәр, шешенгән йөзеннән аккан яңгыр юлларын сөртеп.
— Нинди Хаба? Нинди Габди?— диде Хәбибрахман, тагын да аптырагандай кыланып.— Беренче күрәм, беренче ишетәм!
— И туган,— диде Габделбәр, телләрен ялап, иреннәрен чәйнәп,— үтермә, бир бер йөз граммлык кына?.. Үтермә!
— Урамда очраган теләсә кемгә акча таратып йөрергә мин “Әндери казнасы” тотмыйм ла,— диде Хәбибрахман, Габделбәрдән җиңел генә котылырга теләп.
— Бирмәсәң, үләм!.. Син мине үтерүче, белеп тор!— дип, шунда ук Габделбәр һөҗүмгә күчкәч, түзмәде Хәбибрахман:
— Мә!— дип, аңа ун сумлык акча сузды.
— Бу аз шул хәзер,— диде теге, тагын да чытыр ябышып.
— Мә алайса, тагын!..
Хәбибрахман аңа бер-бер артлы суза-суза, илле сумлыкка кадәр барып җитте. Шунда теге дә канәгатьләнеп, аны бара торган юлына җибәрде.
“Ярый әле калага киткәнмен, авылда булсам, көн дә кереп, көн дә очрап тенкәмә тиеп беткән булыр иде!”— дип, Хәбибрахман сөенә-сөенә бу тирәдән ерагаю ягын карады. Вакыйга онытылганчы ул шушы юлыннан читкә бер генә адым да атламаячак инде хәзер.
Әмма тагын колагы киселде:
— Хаба!.. Хаба!.. Хаба!..
Май, 2002.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.