Latin

Бәрәңге Бәрәнҗәсе

Süzlärneñ gomumi sanı 586
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 444
49.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Бәрәңгенең бәрәнҗәсе барлыгын белмисездер әле. Хәер, бер дә уфтанмагыз, хәзер аңлатып бирәм!
Авылыбызның ике ташбашы бар. Бала чакларыннан бирле эштән гайре нәрсәне күрмичә, һаман да әти-әниләренә ярдәм итеп, җәйләрен чөгендер һәм бәрәңге басуларын эшкәртеп гомерләре үтсә, көз, кыш һәм яз айларында ихатадан чыга алмыйча мал карый, утын яра, тирес түгә иделәр. Абыйлы-энеле булсалар да, буйга-сынга бер чамадарак үзләре. Кулга — каты, телгә — туры, хәйләгә — оста, уенга бик тә хирыс исәләр дә, кеше сүзенә тыңлаучанлык күрсәтеп, сабырлыкта үҗәтлек галәмәтләре дә бар боларның.
Авыл шундый җир инде ул. Йорт хайваннары белән чагыштырма итеп әйткәндә, ат холыклы кешеләре дә, кәҗә, сарык, хәтта әтәч, тавык, каз токымы адәмнәре дә бар.
Искәрткәнемчә, теге ике малай, ягъни Гали белән Вәли, карап торуга төскә-биткә күз тиярлек кенә булсалар да, һаман эш белән йөкләтелгәнлекләре, ә ашаганнары ипи белән чәйдән узмаулык сәбәпле ат исемен йөртеп, бик ачу килгәннәрдә:
— Чыгынлама!— дип ачулана, хәтта «Тәртәгә типте!.. Тирес чанасын аударды!.. Аякны изде!..» кебек гыйбарәләр белән аларны үртәп ташларга бер дә рөхсәт сорап тормыйбыз. Инде дә бөтенләй саруны кайнатсалар, иң кәттә сүзләрдән саналган кәлимәне чәнчәбез:
— Ишәк!
Моңа инде боларның эчләре кайный, җеннәре котыра. Атның ничек ишәк аталасы килмәсә — боларның да шулай.
Бәрәңге бәрәнҗәсен нәкъ шушы ике ташбаш авылга тараттылар. Мөгаен үзләрен белә-белгәннәреннән бирле эшләп-эшләп тә тамаклары туймаган, дәрес укыганнарында «дүрт»тән югары билге алу хакында уйлап та карамаган, «икеле» белән «өчле»не үз күргән Вәли белән Гали чынлап торып «тәртәгә тибәргә» уйлаганнар булса кирәк. Имеш, бәрәңге бәрәнҗәсен ашаган кеше күзгә күренми башлый икән дә хикмәтләргә ирешә, ди. Галинең абыйсы Вәли аны тапкан, капкан да йоткан, хәзер кайда гына йөрсә дә адәм күзе аны хәтта шәйли дә алмый. Моны безгә Гали килеп сөйләде.
Дәлилгә өлкәннәрдән ишеткән хикмәт сүзләр үзебездә дә җитәрлек иде. Динар, зәңгәр күзле, сары чәчле, гомерен су буенда рәхәт гизеп үткәрүче күрше малае, шунда өстәп тә куйды:
— «Рөстәм маҗаралары»н укыганыгыз бармы?
— Әйе шул! Бар-бар! Абага чәчәген ашагач, һичкемгә күренми башлаган. Шунымы әйтәсең?— Рамилнең сүзләрне элеп алып, кара күзләрен тагын да шомыртландырып, чүмеш башын артка җибәреп әйткәннәренә абыйсы Баттал кушылды:
— Ә тылсымлы башлыкны?.. Аны кисәң дә күренми башлыйсың!
Һәммәбезне Әлдермеш гаҗәпкә калдырды:
— Бер химик шундый дару уйлап таба, эчәсең, күренми башлыйсың! «Гаиб кеше» китабында укыдым, белдегезме!
— Шыттырма!— Баттал юри үртәргә ярата торган малай, Әлдермешне махсус үчекләве бу.
— Хәзер китапны алып киләм!— Әлдермешнең үзсүзлелеге Галигә җитә калды:
— Бар, китер!
Өстергән саен йөгерергә Әлдермеш юләр түгел инде, анысы. Әмма бу юлы утырган җиреннән чынлап та сикереп торды. Яр буенда чишенеп, коенырга җыенып утыра идек. Шунда су эченнән «мелт» итеп Вәли килеп чыкты.
— Алдакчылар, әнә бит ул!— дип, иң беренче күреп алган Әлдермеш кычкырып җибәрде. Вәли безнең янга таба ярга йөзеп килде. Чыкты.
— Кара әле бу бәрәңге бәрәнҗәсенең хикмәтен, суга кергәнемдә мине берегез дә күрмәде, чумып чыктым, сихере бетте, куәте китте!— дип, үкенгән кыяфәт ясап әйтеп куйды.— Тагын капсам, суга кердем юк! Укытучыларны да кызык итәм әле! Мәктәпкә йөри башлагач, бөтен журналларга «бишле» тутырам.
— Алдама!— диде Динар, бая әйткән сүзләреннән кире кайтып.— Тал арасына кереп чишенгәнсең дә...
Шунда Вәли, аяк астында гына яткан киемнәрен алып, безгә аларны күрсәтергә теләгәндәй селки-селки киенә башлады. Бу ышандырырлык дәлилләрдән иде. Авызлар ачылып калды, Гали белән Вәли:
— Киттек, әнкәй ачуланыр, әткәй орышыр, бәрәңге кырын очлап бетерәсебез бар,— дип, соңармаска тырышып, гадәтләренчә эшкә кузгалдылар.
Әмма киенә-киенә, артларыннан без дә иярдек. Бәрәңге бәрәнҗәсе чынлыкта ничек булырга тиешлеген белмәсәк тә, аның гайре табигый бер нәмәрсә икәнлегенә иманыбыз камил иде. Китмәннәребезне күтәреп, күмхуҗ басуына килеп кердек. Бил бөккән Гали белән Вәлигә барып кушылдык. Бәрәңге бәрәнҗәсен тапса, ул аны безгә һичшиксез күрсәтергә сүз бирде. Менә-менә китмәннәребезгә эләгер, чүп арасыннан күренер, аны ашарбыз да кеше күзенә күренми башларбыз кебек төсле иде.
Июнь, 1999.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.