Latin

Бакыр Бозау Артыннан - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4391
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2297
33.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
48.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Авыл аякка басты. Моңа кадәрле, сукыр әтәчкә ияреп йөргән нәфселе тавыкларыннан гайре җан иясе барлыгы сизелмәгән җәйге челләләрдә урманнарга таралып печән чапкан, көзге салкыннар һәм яңгырлар ирешә башлаганда ук борынын мендәр астына тыккан Сасмак халкы, язгы бозлар кузгалганда гына шаулап аккан Казан-су елгасы кебек булып нигәдер бу юлысы октябрь аенда ук хәрәкәткә килде. Бөтен гаеп бары тик Гыйльмениса түтинең утыздан узып та кырыкка җитә алмыйча һаман акыл табуга ирешмәгән, әмма дә Ходай рәхмәте аркасында өйләнеп өлгергән, бер-бер артлы алып кайтылган ыштансыз ташбаш малайларына борын төрттерерлек эш майтара алган Сабирда гына иде.
Авыл иң әүвәле колаклы булды. Сүзнең егәре буш тегермәнне дә онлы итә, диләр, хак икән. Колакка кергән ул сүзләр күпереп китте, йөрәкләргә очкын салды һәм кайнарланып, кабынып, зур утка әверелде. Йортлардагы сыңар-сыңар янган алтмышлы лампалар йөз иллелене узып, кырыклылар ике йөзлелегә әверелеп, сүнеп тә тормастан, төннәр буена яна башладылар. Авыл йокысыз калды. Бу кадәрле галәмәтнең Сасмакта Париж Коммунасы вакыйгасыннан бирле булганы юк иде.
Сабирның катыкчы хатыны Шәмсия Казанга киткән, имеш, көянтәсен сындырган да, кайта алмыйча ята икән дип хәбәре килеп ирешкәч, ире, мескенкәй, алагаем гәүдәсен сөйрәп, калага үзе юл алган. Бер көн буена эзләгән хатынын. “Күмхуҗ базары”нда Арча хатыннары каймак, эремчек, сөт һәм катык сата торган рәтләрне ун әйләнгән. Шәмсиясе менә шушында гына булырга, сынган көянтәсен кочаклап елап утырырга тиеш, имеш. Юк икән шул! Кая ди ул! Сабирның уңлы-суллы йөрүләренә гаҗәпләнгән Арча хатыннары:
— Каймактан авыз итегез!
— Сөтемне кабып карагыз!
— Эремчектән... Эремчектән!
— Катык!.. Катык!..— дип кыстыйлар икән моны.
Сабир:
— Куегыз әле каймагыгызны, ташлагыз әле сөтегезне, катык кабар хәлмени! Хатынны менә шушында гына дигән иделәр. Шәмсиямне эзлим. Көянтәсе сынган. Өченче көн өйгә кайтканы юк,— дигәч, телдән-телгә чыштый-пыштый сүз киткән.
— Көянтәсе Тукай урамында сынды,— ди икән берсе.
— Булыр сиңа, Камал театры янында сынды,— ди икән икенчесе.
— Юк ла инде... Ул яшьли сөйгән егете Вәлиулланы очраткан иде. Шундадыр. Аны күргәч, кайсы хатынның көянтәсе сынмыйча калганы бар?— ди сөйли икән өченчесе. Әмма Сабирның колагына гына ирешми. Ул инде ит рәтенә күчеп, аннан Шәмсиясен эзләштереп маташа.
Итчеләрдән бер юан һәм гайрәтле мишәр:
— Бу Әрчә кадыннары нәмә дия суалмакта анда? Сәүкә олавы бүсылмакдырмы, әнәтерәк?— дип әйтүгә, күршесе:
— Алайлама, болайла!— дип, аңа кул изәп, авызына колагын куйдырып:
— Шәмсиянең Фатих әзмәвер кулында “көянтәсе сынган”, белмисеңмени?— диярәк әйтүенә, тәмам барысы бергә бер авыздан хахахайлап алгач кына, “көянтә сындыру”, ягъни хатын-кыз мәсьәләсендә үтә дә беркатлы Сабирның күңеле жу итеп, оятка калмас өчен бөтенләй икенче кыяфәткә кереп, Шәмсияне белмәгәнедәй:
— Итне каян аласыз, егетләр? Бу кадәр калҗалар каян килә? — дип юри генә, сүзне башлап китү өчен боларны сөйләштерә башлаган.
Мишәрләрнең авыз ачыла, күз уйный, теленә сүз килергә өлгерми, бу тагын:
— Нинди ашлык симертә икән боларны?— дип сорый.
Алар тагын җавап бирергә җитешми, ул кабат сорауларын тезә.
Мишәр түзми:
— Кара әле, агай, шушы кадәр чокым булдың инде, башымны катырдың... Әйтсәм-әйтим: чуашлар үстерә боларны!— дип тезеп китә.
— Нинди чуашлар?— ди Сабир да, әлегә уенда уен булган хәлендә.
— Аксубай чуашлары!— ди мишәр.
— Анда да алар бармыни?— ди тагын да Сабир, белмәмешкә сабышып.
Тегесе бер дә уйлап тормаган:
— Урыс белән чуашның булмаган җире юк инде!— дип җавап биргән.
Безнең агай аның ул сүзен: “Урыс һәм чуаш халкы бик тә булган, бик тә уңган халык икән!”— дип аңлаган һәм алар алдында баш ияргә әзер икәнлеген белдереп чактан гына кушаякланмаган. Имеш, инде дә сәҗдә итеп, ни максатта килгәнлеген дә онытып, шул бөек халыкларга атап мәдхия җырлый башласа да һичнинди гайбәт сөйләрлек эш чыкмас икән!..
1
Менә шул уен Сабирны харап итте дә инде. Нинди максатта монда йөрүен онытыпмы, әллә мал-туар дигәндә башаяк килүгә барып җитүе сәбәплеме, ул, көянтәсе сынган Шәмсиясен эзләү хәвәсеннән чыгып, чуашларга кимендә бер-ике бозау, өч-дүрт сарык алырга бару өчен яр буе шофер Хисмәтне котыртырга һәм кара көзгә кадәр юлга чыгарга кирәклеген башына мең кат киртләп, сәфәренә олы өметләр багылау белән бергә, энәсеннән җебенә кадәр планнар да кора башлады. Әмма күңелендә туктаусыз туып торган сорауларга да җавап табарга теләп, аларны мишәрнең колагына яудырырга тотынды һәм шунда ук җаваплар да ала торды:
— Анда бозау кыйммәт бәяме?
— “Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер!”
— Юлы авырмы?
— “Олы юлдан — пыяла!”
— Озак йөреләме?
— “Иртә чыккан — юлы уңган!”
— Кешеләре нинди?
— “Ашлы-туйлы!”
— Чәй-шикәргә ничек?
— “Суның — зәһәре, балның — бәһәре!”
Тагын нинди соравы калганлыгын уйлап маташса да, болай да аңлашыла инде диярәк Сабир, канәгатьлек кылып, ишеккә таба юнәлде һәм шул барышы белән авылынача кайтып җитте. Әзмәвер Фатихны да, чукынчык Вәлиулланы да белешеп тормады. Агыйделнең аръягы белән чагыштырганда алар беркем дә түгел иде.
Өенә кайтып кергәнендә, кызарып пешкән калач кебек, түгәрәкләнеп, тәмам бәхеткә ирешкәнен яшермичә, канәгать төстә аяк бөкләп өстәл башында май, каймак, җимеш-мимеш һәм дә мең төрле татлыдан да, баллыдан да ризык тезеп чәй эчеп утырган хатыны Шәмсияне күргәч кенә Казанга ни өчен барганлыгын исенә төшерде һәм аңа кочакларын җәеп якыная башлады. Аның чамасыз күтәрелгән куллары чукмардан да зуррак күренеп, кочагына кергән тегермән ташын да он итәр кебек тоелса да, хатыны:
— Иркәм, җанашым, бәгырем!— диярәк өстәл башыннан төшеп, иренең назына чумды.— Кайларда йөредең, җан кисәккәем, шушы кадәр югалып?
Бу сорауны һәрхәлдә ул бирергә тиеш түгел иде. Инде генә эреп киткән Сабирның күз элмәгенә шул чагында мич арасына чиләкләре белән бергә куелган көянтә эленде. “Йа Хода, бу ни хәл? Көянтәсе исән-сау икән!”— дип уйлап, моны теленә үк чыгарды:
— Бәрәкаллаһ, көянтәң сынмаган икән лә!
Хатыны җиңелчә калтыранып куйды. Коты чыкмакчы идеме? Әмма кочагындагы Шәмсиясенең бу калтырануы Сабирның нәфсесен генә кузгатканлыктан, тәкатеннән узып, шик-шөбһәгә тарымыйча калды. Бәхетне адәм баласына Аллаһы тәгалә бер бирсә, чумырып ук тапшыра шул, башаяк чумарлык итеп!
Шәмсия исә:
— Яңасын алдым!— дип, ни дияргә белмәүдән көянтә мәсьәләсен чишеп салды.— Өч көн эзләп йөрдем. Таптым, чукынганны, урман ягы марилары алып килгән иде!
Сабирның да бу сүзләргә канәгате килде:
— Яхшы булган, әлхәмдүлиллаһ!
Хатынын кочагыннан чыгарып, Сабир көянтәгә таба үрелде. Алды. Уңлы-суллы әйләндерде дә сөйләнде, әйләндерде дә сөйләнде:
— Нәкъ элеккесе кебеген каян таптың? Буявы да тегеседәй яшел, нәкъ шулай ук кыршылган, элмәкләренең кадакларын да минемчә итеп какканнар, шул ук рәвешен китереп кәкрәйтеп тә куйганнар әле! Сөбханаллаһ!— дип тезеп-тезеп китте.
— И ирем,— диде Шәмсия.— Кулларың бигрәкләр дә уңган икән. Бөтен дөнья синең өлгегә карап эшли!..
Эһ Шәмсия! Җитмәсә иренең беләгеннән дә сыпырып куйды, күзен дә кыскандай итте.
Шул хәрәкәтеннән соң көянтә кайгысы онытылды. Дөньялары тәмам түгәрәкләнеп, Сабир да өстәл башына кунаклап, Казаннан алып кайткан мал-туар һәм чуаш мәсьәләсен исенә төшереп, мишәрдән ишеткән: “Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер!”— дигән сүзен теленә мендереп, авызын ерып җибәрде. Иренең күзләре уйнап, тамагының кырылуында сәбәп барлыгын сизенеп-белеп гадәтләнгән Шәмсиясе:
— Ни иде, иркәм-җанашым?— дип, уртага сорау салды.— Май ашадыңмы әллә?
Сабир, үз рәхәтенә чумып дигәндәй, елмайган хәлендә сөенеп утыра бирде. Шәмсиянең көтмәгәндә күңеле кайнарланды, бәгырен шик энәсе тишеп үтте: “Тукта әле, берәр хәлне, аны-моны сөйләмәгәннәрдер бит? Бигрәк елмаеп, әллә кем булып утыра әле бу!” Бераздан бу уе баш мие амбарының бушлыгында торнадо-туфан кебек бөтерелеп, тел тегермәненең канатларын кузгатып җибәрмәсенме?
— Син нәрсә, шул сүзләргә ышандыңмы?— дип, коелып төште Шәмсия.— Әзмәвер Фатихның тоткыны булырга диме инде? Юк сүз ул, ирем-бәгырем, аның, тотса, ташны сыгардай кулларына бүтән бер генә килеп кердем юк! Аллаһ сакласын, туйдырып бетерде инде ул. Сиңа, Сабирым, җитәме соң! Йомшак итеп кенә тотасың, ваклап-ваклап кына үтәсең...
Ә Сабир һаман да елмаеп, үз бәхетенә чумып утыра бирде. Күзләренең зәңгәрлегенә кушылып сер тама. Аның саен сөекле Шәмсиясе җиде йозак астына бикләп куйган кыңгыр эшләрен уртага чыгара бирә:
— Син Вәлиулланы уйлыйсыңдыр инде? Юне юк аның! Көянтәм сыну хакында базар хатыннарына ул гына сүз тараткан. Бер кем дә түгел! Күпме итәгемә уралып йөрде. Билләһи, аңа бирәсем юк!.. Ни... Бер-ике тапкыр ялгышуыма хәзер дә үкенеп бетә алмыйм. Каймагыма, сөтемә хуҗа булмакчы иде. Натурлата түләтергә теләде. Нишлим соң? Барысын да белеп кайттыңмы? Билләһи, моннан түбән, тәүбә-тәүбә, Аллаһ сакласын, көянтәмне сындырмам!
Шәмсия сөйләде дә сөйләде. Аның саен ире Сабир сабырлык утравында уйларының рәхәтлегенә хәйран калып утыра бирде. Инде ул Агыйделне кичеп чыккан, көтүе белән мал-туарга хуҗа булып алган бай кешедәй үзен хис итте. Хатынының сүзләре бер колагыннан керә торды, хәтер тартмасында тукталыр урын таба алмыйча, арлы-бирле сугылып, икенче колагыннан чыга барды. Әмма уйларыннан вакыт-вакыт айнып та киткәләде, аңлый гына алмады: бу нинди бетмәгән көянтә сыну хәсрәте соң әле?
Ул да түгел, Шәмсиясе аның аяк астына егылып елый ук башлады:
— Ирем, бәгырем, ятим итмә?!. Балалар хакына! Авыл халкы алдында оят бит! Кая барыйм соң? Фатихка да минем көянтәм сыну гына кирәк. Вәлиулласы да мәлгунь! Мәңге бакый көянтәмне кабат сындырмам!
Ант суларын мең эчеп кенә калмыйча, инде вәгъдә дәрьясына баштүбән чумып тончыгыр хәлгә җиткән Шәмсия, тәмам бушангач, һаман кымшанмый үз алдына серле елмаеп утырган иренә күтәрелеп карарга җөрьәт итте. Шунда гына, башка бер хәл булырга кирәк монда диярәк, аяк өстенә басты да, иренә төртеп:
— Син нәрсә, мине мыскыллап көлеп утырган буласың? Әллә Гайниҗамалыңны очраттыңмы?— дип, тик томалдан җикеренә башлады.— Бетмәде инде шул тәкәрлек чебешенә мәхәббәтең!
Уйларыннан айнып китәргә өлгермәгән Сабирның күңеле, Агыйделнең аръягында әлегә туарга да өлгермәгән мал-туар көтүен калдырып, үзенең ничә көннәр яме китеп торган, әмма да инде Шәмсиясе күренүгә бөтенәеп өлгергән йортына кайтып төште. Теле кабат ачылды:
— Нәрсә этенәсең?
— Этенми сиңа,— дип тузынды Шәмсиясе.— Йоклап утырганыңны белгән булсаммы!
Әмма шунда Сабиры аңа аягыннан егылырлык сүз әйтте:
— Сер бар, киңәшәсе иде!
Күпме гомерләрен бергә яшәп тә, иреннән мондыйны ишетмәгән Шәмсиягә бу сүзләр алама акылын яктыртып кояш чыкканыдай тоелды.
2
Сабирның сере шофер Хисмәтнең дә күңеленә май булып ятты. Бу хакта кешегә белдермәскә һәм, эшне озакка сузмыйча, Аксубай-Чистай якларына юлга чыгарга килешенделәр. Юкса, кара көзгә калсалар, ул арада кыш та башланып китсә, соңарырга мөмкин иделәр. Әмма, Шәмсияне искә алмаганда, боларның икесе генә бүлешкән сернең күмәчен авыл халкы күптән инде уртага куеп, телем-телем кисә иде. Һәммәсе дә Агыйделнең аръягына бозау, сыер, сарык ише мөгезле һәм мөгезсез мал-туар артыннан юлга чыгарга җыенды.
Хисмәт белән билгеләнгән вакыт иртәнге сәгать биш иде. Аннан алдагы кичтә генә билгеле булды: аларга югары оч Мөдәррис иярергә тиеш икән. Хисмәтнең хатыны ягыннан карендәше, ягъни дә кайнеш тиешле кешесе булганлыктан, аны калдырмаячагы аңлашылды. Әмма болайга китсә, ярты авылны үзе белән алачак икән диярәк фикер йөртергә өлгергән Сабир, ризасызлык белдереп, буза куптаргандай кыландырып та маташты әле:
— Ни хәл бу? Каян килгән? Кешегә тишмәскә сүз куешкан идек бит!— дип кабарынды-бүртенде, әмма Хисмәт өстәл уртасына бер шешә ак аракы китереп утырткач, артыгын сөйләшеп тормастан баш кына боргалады да, беренче стаканнан соң үзендә булмаган акылын бик очсызга калдырмаска тырышып сата башлады: — Белсен колагың!..
Хисмәтнең белем колакта түгел иде, әмма дә Сабирның һәр сүзен аңа элеп утырды. Шул утырудан тагын да шактый җәелеп, икенче ярты аракы чыкты һәм бусы инде икесен дә тәмам харап итте.
Иртәдә алар юлга чыга алмадылар. Таң белән ашкынып килеп җиткән Мөдәррис боларны, хатыннарын да ярдәмгә чакыртып, өйләгә кадәр урыннарыннан кузгата алмады.
Мескеннәрнең кичкә генә күзләре ачылды. Бер башланган дип, яңа йорт бурасын күтәрергә әзерләп куйган Хисмәтнең әрҗәсе белән аракысына хуҗа булып өлгергәннәр дә, яртысына ук җитеп, бушатып та ташлаган булып чыктылар. Хисмәт иң беренче шушы хәлләрне исенә төшереп:
— Уртактан!— дип, Сабирга кичәге сүзне кузгатып карады. Әмма шешәдәше ләм-мим эндәшмәде.
Алар ул кичтә тә китә алмадылар. Юлга кузгалу тагын бер көнгә соңартылды.
Урамга чыксалар, Хисмәтнең капка төбендә торган машинасының әрҗәсенә дә, янына да халык тулган. Кайсы утырырга, кайсылары, инде тәмам зарыгып, төшәргә дип этешә һәм төртешә иделәр. Сабир белән Хисмәтне күреп алуга, һәммәсе дә тынып калдылар. Арадан беркатлыраклары:
— Китәбез, кузгалабыз, иншаллаһ!— дип куйды.
Бу сүзләр кабатланып, халык күңеле дулкынланып алды, хәтта почмакка сеңгән хәлләрендә җылынырга җитлегеп маташучылар да баш калкыттылар. Бу сәгатьнең дә җитәчәген иртәнге дүрттән бирле көткән халыкның бәхете куш киләсе иде, Хисмәт:
— Коелыгыз! Эшкә барып кайтасым бар!— дип һәммәсен өркетте. Әмма кузгалырга теләүчеләр табылмады. Халыктан җиңел генә котылу мөмкин түгел иде. Сабир:
— Калсыннар!— дип, Хисмәтне читкәрәк алып китте.— Болар таңгача сакларга әзер. Машинаңны күмхуҗ гаражына илтеп бикләп куй!
Моңа кадәрле хатынына да күтәреп сүз әйтә алмаган Сабирның куәтенә бу очсыз хакка гына кулга керергә торган мал-туар көтүенең һәм мөгезлесе, һәм мөгезсезе яңа рух өргән, авызындагы телен ачкан, аны булдыксыз бозаудан мир үгезе ясап өлгергән иде инде. Нишләп шулай булмасын ди? Аны бит Агыйделнең аръягында “бер энәгә бер сыер” көтә! Байлык кешене кеше итә ул, мескеннән дә хан ясый. Аның хакындагы хыял гына да адәм баласын котыпкача йөгертә, диләрме? Һе, халык хак әйтә ул!
Хисмәт шунда ук Сабирның әмерен җиренә җиткерергә дип ашкынып кузгалса да, эләктереп өлгергән сердәшенең кулларыннан беләге ычкынып китә алмыйча, бу икенең чалбар балаклары кабат үзара уралдылар.
— Син болай ит,— диде Сабир, киңәшләшеп торуны әллә кайчан оныткан хәлендә әмер биреп,— күмхуҗ гаражына илтеп биклә, төнге каравылчыга, рәис үзе кушты дигән булып, кеше-кара күрмәгәндә аннан аны алып чык, Дүрт куак артына китереп куй. Шуннан гына шылырбыз. Ә халыкка, иртәгә кибет буенда, сәгать алтыдан да соңармый кузгалабыз дип әйт. Бетте-китте!
— Анда нинди каравылчы булсын?— диде Хисмәт, уенда машинасын күмхуҗ гаражына куярга өлгереп, әмма аннан чыгара алмыйча газапланып.
Сабир, бәхеткә, бу сүзләрен шунда ук төшенде.
— Ярар, бик яхшы!— диде, кулыннан ычкындырды.
Хисмәтнең сүзләренә һичкем ышанырга теләмәде. Әмма өенә таба кайтып киткән Сабирны күргәч кенә:
— Бүген бармаулары хак икән!— дип, коелыша башладылар.
Шулай да тәмам ышанып бетмәүчеләр, монда хәйлә барлыгын сизенүчеләр Хисмәтнең әрҗәсендә күмхуҗ гаражларына кадәр утырып барып, йозак салуына кадәр карап тордылар да, ялгызы боегып биктә калган машина өчен кайгырып кайтып киттеләр. Арада әллә каян ишетеп килгән Камай авылы урыслары да бар иде.
— Гомер булмаганны!— дип зарланышты халык.— Мәңге бакый Хисмәт машинасын үз капкалары төбендә кундырды, бүген генә закон үзгәргән икән!..
3
Авыл төн буе йокламады. Лампаларның йөз дә иллелесе Ленин бабай ягып калдырган электр утын туйганчы яндырды. Машина тавышы ерак юлдан үтеп киткәндә дә тиз генә аркаларына бишмәт эләргә өлгереп йөгереп чыккалаган халыкның ни күзе, ни зиһене ял күрмәде. Ә төн уртасында, чәй дә эчеп тормастан, Сабир бакча артлап кына Хисмәтләргә килеп керде. Буылып өргән этләр авылны кабат аякта йөртергә өлгергән иделәр.
— Ул китте инде!— дип, ишек артыннан гына җавап бирде Хисмәтнең хатыны.
Сабирның борыннары, сасы тәмәке сөременә күнегеп беткән, башка төрле исләрне танырга да теләмәгән булса да, Хисмәтнең җылы юрган астыннан чыккан җанашының бәгырьгә үтәрлек йомшак тән хушбуен сизенеп, күңелен кытыкландырды.
— Әллә ачып тормаска итә инде?— дип мыгырданды ул.
Әмма шунда ук җавабын да алды:
— Ачмыйм шул! Суык керә!.. Сабир иртәрәк килсә, Өч тирәк төбенә барсын дип әйтергә кушты. Соңармаска әйтте. Энем Мөдәррис тә килеп китте инде,— дип Сабирның күңеленә коткы салды.
— Мин бит аңа Дүрт куак төбенә килергә куштым, нинди Өч тирәк инде ул тагын?!.— дип котырынасы итте.
Әмма Хисмәтнең хатыны сүзендә нык торды:
— Куакмы, тирәкме, агачмы, талмы, юкәме, каенмы, имәнме, тупылмы...— дия-дия, урман һәм су буйларында очраган һәртөрле үсентеләрне гүяки санап чыгарга итте. Ул шулай әйтә калды, Сабир, өенә кайтып, алдан әзерләнгән биштәрен эләктерде дә, йокы аралаш сөйләнеп яткан хатынына колак салды:
— Нәрсә дисең?
Юньле җавап һәм адәм күңеленә ярарлык сүз ишетмәгәч:
— Бусы да ычкынган бугай,— диде дә, Дүрт куак төбе дип йөртелгән урман башы юлына юнәлде. Хатыны:
— Гайфулла, Вәлиулла, Фатих, Ибрай...— диярәк әллә дога укый, әллә кеше исемнәрен саный-саный саташып сөйләнгән хәлендә йоклап калды.
Сасмак халкы йөз иллеле лампаларын хөкүмәт бабайның кыйммәткә ага торган очсызлы электр утына ялгаган хәлләрендә төннәрен сак колак белән йокысыз үткәреп ятмакта иделәр. Менә иртәнге дүрт җитәчәк һәм алар ашкынып Хисмәтләргә җыелышачак инде. Ә ул вакытта Сабирлар — әллүр, Агыйделнең аръягында аларны көтеп торган мөгезле һәм мөгезсез мал-туар көтүенә килеп керәчәкләр дә, сайланып һәм ялындырып кына сатып алу эшенә керешәчәкләр.
Дүрт куакка таба элдергәндә Сабир калкулык сыртыннан гына Өч тирәк ягын да карап алды. Күзгә төртсәң — тишәрлек төннең караңгылыгына ияләшеп өлгерсә дә, андый-мондый чит шәүләләр барлыгын шәйли алмады. Әмма шунда Мөдәррис аның котын алды:
— Таптап китәсең бит, мөгезсез сыер шикелле өстемә киләсең!..
Хәл алыштыргач, тәмәке кабыздылар. Ул арада авыл ягыннан узып баручы олы юлда машина күренде. Тавышына караганда бу — Хисмәтнеке иде!
4
Агыйделнең аръягына җитешеп килгәндә таң аткан, кибетләр ачылган, Сабир белән Мөдәррис исә “юл аягы”ннан соң черем итеп алырга өлгергән иделәр. Сасмак халкы исә, мәҗнүн булып калулары белән ризалашмыйча, ул көнне таң атканчыдан алып кичкә кадәр күмхуҗ гаражларыннан Хисмәтнең машина белән кайтып килүен һәм, барчасын төяп, Агыйделнең аръягына алып китәсен көттеләр. Әмма Аллаһыдан бу эш насыйп ителә калса, үзләре үк бер әрҗә халык булачакларын, сатып алган мал-туарга урын да калмаячак икәнлеген башларына кертеп караучылар да бар иде. Шулай да алар кемнең дә бәлки төшеп калачагына яки Агыйделнең аръягына ирешкәч адашачагына, һич югы бер сарык та алмыйча буш кайтачагына өмет тоттылар. Тиздә һәркайсы бер-берсенә шул күзлек аша карап, кемләрен кимсетмичә, үзләрен һичшиксез байлык иясе сыйфатында тоя башлады. Бары тик кичке дүртләр якынлашып килгәндә генә, Хисмәтнең машинасында Сабир белән Мөдәрриснең инде караңгы төндә үк олы юл чатына чыгып утырып китүләре тәгаенләнеп, хакыйкать мәгълүм булды. Кибет янында да өченче көн җыелышып көткән халык, бер ара буза куптарып, ахырда алдануларын тәмам төшенеп, сатлыкка дип тезелгән шешә тулы киштәләрне кайгыдан бушатып бетерә язгач, туйлар ясап таралыштылар. Кайсы берләре:
— Аларның авылга әйләнеп кайтасылары, күрше булып яшиселәре дә бар әле!— дип, янарга теләп әйтсәләр, бүтәннәре, арттырып җибәреп:
— Кирәкләрен бирербез!— диярәк зәһәрләнеп тә алдылар.
Болары ук артык иде. Хәер, кем белә, сабантуйлары бар, башкасы. Әгәр дә кибет суына тамакны чылатсаң, ике дөньяңа бер морҗаны чыгарып була да була инде ул.
Ә бу вакытта Хисмәтнең машинасы Чистайны узып барышлый кибет төбенә тукталып калган, һәммәсе дә өч кешелек “баеп” өлгергән иделәр. Мөдәррис белән Сабир үз халәтләренә кайтырга өлгерсәләр дә, Хисмәткә бары кызып барырга гына туры килде. Очраган беренче авылга тукталырга, аны-моны белешеп тә тормастан, күңелләренә хуш килгән түтидә фатир төшәргә һәм таралып ял итәргә сөйләшенделәр.
Ходаның рәхмәте, изге юлда йөриләр икән, нәкъ уйлаганнарынча һәм теләкләренчә барып чыкты. Фатирга алган әби аларның “кибет суы”на бай икәнлекләрен күз сирпүдән төшенеп алды һәм хәтта түр ишекләрен дә киң ачты.
— Марҗада харам юк!— диде Мөдәррис, иркен сулыш алып.— Ишетәсеңме, Сабир?
— Нәрсәне?— диде, черем йокысыннан баш калкыткан юлдашы.
— Марҗада харам-тыю ише чикләр юк!— диде Мөдәррис, ризык һәм аракыларны тутырган ике сумканы да үз тирәсеннән һәм нәфсесеннән ерак куймаска теләп.
Сабирның башы эшләп җиткәнче, машинада төшүгә туңып өлгергәнче, Мөдәррис капкадан кереп тә китте. Артыннан юлдашлары җитешкәндә ул инде ашкынган хис атын авызлыкларга өлгергән иде.
Керә-керешкә өстәл яныннан урын алдылар. Беренче стаканнан соң ук Хисмәтнең күзенә йокы төште. Өстәл янында терәлеп үк торган караватта ишелгән ак мендәрләргә башы тиюгә йоклап та китте. Юл ерагы Сабир белән Мөдәррисне дә йончыткан исә дә, алар, төн каршында бирешергә теләмичә, аракыларына алданып шактый озак утырдылар. Әмма ирлек гайрәтләре сынып, алҗып һәм мәлҗерәп, ахырда барыбер йокыга киттеләр. Фатир хуҗасы, кунаклардан кулына кибет күчтәнәчен эләктерүгә, ничек аларны калдырып түр ягына кереп киткән булса, шулай кире чыкмады.
Йокы, дөньялыкның рәхәт һәм камил мизгеле буларак, кешеләрне төшләрендә генә дә бәхетле итә алу көченә ия. Аннан һичкем мәхрүм түгел сыман...
Икенче көнне, кичтән авылларына килеп кунган малчыларның уянуын көтеп, инде зарыга башлаган халык арасында тавыш чыкты. Шаулашып сөйләшүләре төрткәләшүгә кадәр барып җитте. Инде генә сугышып китәрләр сыман иде. Кычкырыша башладылар. Шунда ишек төбенә шәрә башлы, какча йөзле, мескен кыяфәтле Мөдәррис чыгып басты. Мондый да шөкәтсез татарны беренче тапкырлары күргәннәре сыман чуаш һәм урыс халкыннан торган кавем авызларын ачкан хәлләрендә болдырга текәлеп тын калды. Уйларында ни икәнлеге үзләренә дә мәгълүм түгел исә дә, күзләреннән:
— Бу кеше мал-туар сатып алу артыннан йөремәс, моңа сыңар кәҗә генә кирәктер!— дигән икеләнү вәсвәсәсенең билгеләрен генә табарга мөмкин иде.
Әмма Мөдәррис аларның карашыннан моны сизмәде, тоеп алырга өлгерсә, шулай өрәгенең каты булып, боларны телсез калдыруы белән, кайтып, хәтта хатыны алдында мактанырга мөмкинлеге туар иде. Хәтта ачылып калган авызларына да игътибар итмәде шул!
Халык таралышасы иде. Ярый әле Сабир килеп чыкты. Кызыл бурсык йөзе, үгез кыяфәте, бер капканда бәлешең кереп китәрлек авыз амбары, авыр ишекләр кебек каплап, аны ябып бетерергә тырышкан салынкы калын иреннәре — һәммәсе асыл сыйфатларын тәмам бөтенәйтеп, бәрәкәтен арттырып ук күрсәтә иделәр. Инде дә сукса, тимереңне өзәрлек беләге мизгел эчендә марҗа хатыннарының эченә җылы йөгертте. Майкачан гына булына карамастан, ул хәтта, көзге иртәнең суыгын тоеп, аз гына куырылып та куймады. Менә ир иде бу, ичмасам! Баһадир!
Халык артка чигенде. Хуҗаларына ияреп килгән маэмайлары һәм чучкалары кайсы-кая шылдылар. Хатыннар Сабирга таба тартылып куйды. Инде дә болдырга ук бәреп менәселәр иде, ишектән ыспай кыяфәтле Хисмәт килеп чыкты. Гомеренә муенына бәйләнгәне авылдашларына беленмәгән муенчак-галстугы ак яка астына пөхтәләп утыртылган, сабан туйларында гына кия мөмкин булган кара эшләпәсе кыңгыр салынган, җитмәсә култык астына кыршыла төшкән күн папка кыстырган иде ул. Халык үлде-бетте.
— Бусы — боларның башлыгы, бухгалтер-фәлән булырга кирәк!— дип пышылдашып алдылар.
— Кара моны!— дип, уч төбе белән күзләрен сөртә-сөртә аңа текәлде Мөдәррис.— Безнең Хисмәт түгелме соң бу?
— Үзе... Нәкъ үзе! Кайнеш!— диде Хисмәт, сер бирмичә генә.— Безнекеләрне танырга вакыт инде!
Сабирның теленә сүз җыела алмады. Бер Хикмәткә, бер Мөдәррискә, бер халыкка карап-карап куйды. Җылы һәм мул карлы кышны алып киләчәген белдерергә теләгән көзнең елак җиле исеп-исеп куйды. Башына йөгерергә иткән каннары шунда гына таралып, Сабир мәһабәт олы авызын ерып җибәрде дә сүз катты:
— Безнеке икән!
Хисмәт болдырдан тыныч адымнар белән акрын-акрын, аяк бутамый гына төште. Аның мондый елкылдап торган затлы күн итеге барлыгын хатыны да белмәгәндер, мөгаен. Әллә инде сандыгы белән кием-салым төяп килгән бу? Өйләнергә уйламыйдыр ла? Һе, булыр да!
— Күр әле!— дип, янындагы Мөдәррискә төртеп алды Сабир. Имеш, җизнәң нишли, күрәсеңме?
Әмма Мөдәррис үзе дә хәйран иде. Тәненә суык йөгерепме, әллә оятыннанмы, тәһарәтен яңартырга да оныткан Сабир ишектән кабат өйгә чумды. Бу хәйран тамашаны калдыралар димени, өстенә бишмәтен элеп, кабат чыгып, Мөдәррис янындагы урынына басты. Аның, шушы алагаем гәүдәнең, ни барлыгын, ни юклыгын халык бу юлысы сизенми дә калды. Сабир белән Мөдәрриснең махмырда булулары аркасында башлары эшләп җиткермәве факт иде, яшереп-нитеп торасы түгел!
Хисмәттә алар кайгысы күренмәде. Дөресрәге, йомышы бик тә каты буалып, ярым аек баштан уянуы һәм аягына басуы аркасында, өстенә ни эләкте шуны киеп чыгу гына түгел, култык астына папка эләктерүенең сәбәбе — аның эчендә кәгазь ише нәмәрсә булмасмы дигән уй гына иде. Ул үзе болай ук пөхтә һәм адәмчә киенгәнмен дип башына да кертеп карамады. Галстук дигәне дә чөйдә эленеп торган марҗа хуҗабикәнең солдаттан кайтасы улын көтеп торган киемнәре белән бергә иде. Итек һәм эшләпәләр дә шул мөлкәттән икәнлеген уйлап караучы да булмады. Хәер, Хисмәтнең үзендә ул кайгы түгел. Җиңел адымнарын ашыктырып һәм чама-хәл кадәри генә тыя төшеп, каралты-кура артына элдерткәнендә, халык:
— Барин!.. Барин үзе!.. Кайткан!.. Царь батюшка!— дип, чукыныша калды.
Каралты-кура артына чумган Хисмәт бераздан җиңел сулыш алды. Шунда гына аркасыннан нидер эткәләп алуын сизенде. Бу мөгаен да очлы мөгезле бер-бер хайван иде булырга кирәк!
Хисмәт артына таба борылмакчы булды. Әмма теге мөгез аны бик каты эләктергән иде.
Хисмәт кулы белән аркасына үрелде. Гөнаһ шомлыгы, бу мөгез дигәне җилкәле элгеч булып чыкты. Ул аны пинжәк эченнән кыенлык күрми генә тартып алды. Тегене-моны эндәшмичә янына куйды да, култык астындагы букчаны ачты. Аннан кырыкмаса-кырык төрле вак-төяк фотосурәтләр коелдылар. Арада “Правда” гәҗитенә төрелгәне дә бар иде. Аны сүтеп җибәрүгә, чибәр йөзле, түгәрәк чырайлы марҗа кызы килеп чыкты. Ул гүяки Хисмәткә күз кысты. Әмма андамыни кайгы? Хисмәт “Правда” гәҗитен урталай умырырга, олы йомыш таләбенчә ерткаларга дип җайланды. Шунда күзләре олы хәрефле язмага төртелде. Үтә нык үсеп киткән, инде алга киткән социализмга ирешәчәк совет халкы алдында торган коммунистик бурычларны укып чыгарга башына килмәсә дә, таныш хәрефләр аның дикъкатен үзләренә тарттылар. “Менә яшәгәнбез бәхетле илдә!”— дип сөенеп куйды ул, үзләренең инде бишенче ел капитализм сукмагында адашып йөрүләреннән сагышланырга өлгергән хәсрәтсез күңеленә якты уй кояшын кабызып. Әмма дәртсез хыялларын шаулашкан халыкның:
— Барин кайткан! Барин!— дигән сүзләре томаладылар.
Ул курага калган лапас ышыгының тарау такта тишеге аша шул якка бакты. Алга чыккан олы гәүдәле, зур һәм калын сакаллы бер урыс карты:
— Үзе, нәкъ үзе!— дип, ашыгып-бүлдереп һәммәсенә аңлата, халык эченнән кайберәүләр:
— Кайта башларлар инде, Ходайга шөкер! Падишаһыбыз үзе кайтып төшмәгәе!— дип, сүз иярә аңа кушыла тордылар.
Бу сүзләргә колак тотып торган Хисмәтнең, ни хикмәт, йокылы-уяулы караган телевизордагы кинофильмнардан алынган һәм коридоры белән бергә тутырган сигез сыйныфлы белеменнән калган хәбәрдарлыгы акыл түренә бүлтәеп килде дә чыкты:
— Барин?— дип пышылдады ул, нигәдер аны ике мөгезле һәм кәҗә сакаллы адәм буларак күзаллап:— Барин!
Шунда ук хәтеренә мескен һәм фәкыйрь крестьяннарны кыйнаучы алпавытны хыял һәм белем оеткысына тугылап өлгерде. Әмма шаулашкан халык кайгыда түгел, киресенчә, сөенә генә иде. Ул арада Хисмәт каралты-кура артыннан җиңел адымнар белән килеп чыкты. Җилкәле элгеч һәм фотолы букчаны кыстырган уң кулына кадәр алга-артка җәһәт-җәһәт йөри иде. Халык аның алдында бүрекләрен салды, борыннарын җиргә төртеп исәнләште, кайсы берләре хәтта җиргә тезләнергә өлгерделәр:
— Хуш, мәрхабә, барин! Мәрхабә!
Хисмәт, болдырга ыргылып, ишектән өй эченә чумды. Мөдәррис белән Сабир ишек алдында иде, бу тамашага хәйран хәлләрендә тораташ кала бирделәр. Алар Гражданнар сугышы елларында үзләренең авылларында, инде тарих исемен дә оныткан Хәйрулла кибетченең ларында Әстәхи алпавытның кече улы Наумның, Учредительное собраниегә депутат буларак барышлый Казанда тоткарланып, аннан Сасмакка кадәр элдереп, кышны уздыра качып ятканын да, бу егетнең хатын-кыз мәсьәләсендә кубыз уйнатырга осталыгын да һәм күрше йорттан яшь сәүдәгәр хатыны Бибисараның көймәсендә малай калдырып киткәнлеген дә, түбән очтан югары якка күчерелгән раскулаченный нигездә шул гасырның илленче елында гына туачак Хисмәтнең әтисе Ногман абзый аның баласы икәнлеген дә, елау-сыктауның ни икәнлеген белмичә үсүен дә башларына кертеп карый алмый һәм, әгәр кемдер дәлилләп сөйләсә, ышанырга да теләми иделәр. Әмма дә кибетче Хәйрулланың ышкыланган лар тактасында кызыл калын хәрефләр белән “КДга дан!” дигән язуның барлыгын һәм бу “КД”ның һичшиксез кодасына аталганлыгын, анда һичбер “Конституцион-демократия” сүзләрен күрмәүләрен дә искәртергә мөмкин. Аны Хисмәтнең дә укыганы бар иде. Ул лар сүтелеп, такталары озак еллар авыл кибетенә киштәлекләр хезмәтен үтәде. Әмма кызыл карандаш белән калын итеп язылган шул хәрефләр генә юылмады, сөрткән саен балкый гына барды. Бу — Әстәхи алпавытның кече улы, Учредительное собрание депутаты Наумның Сасмакта калдырган икенче зур истәлеге иде.
Хәер, андый гына хәлләр тормышта булгалый тора. Әмма дә Сабирлар килеп туктаган авыл халкы тәмам шаша калды. Бүген-иртәгә туфан кузгала икән дисәләр, мөгаен да көмешкә суыруларыннан алар туктамас һәм шушы кадәр хакыйкатьләрне барлый белеп буза куптармас, йокыларыннан калмас иделәр.
5
Акчаны Хисмәт тә, Мөдәррис тә ике бозау һәм өч сарыклык кына алып килгән булып чыктылар. Әмма дә Сабирның Шәмсиясе тырыш хатын булып чыкты. Иренең колагына да мең тукыды:
— Кара аны, дуңгыз булып йөрмә анда! Акчабыз күп түгел, сатып ала башласаң, үзең дә күреп торырсың. Бирүче очсызланырга яратмый ул, кемнең алдатасы килсен! Кыйммәтсенмә! Безгә дүрт тана бозау, үгездән дә ярый, алсаң, шул җиткән. Сарык дип дуңгыз тыкмасыннар!— диде.
Һе, әллә Сабирын юләр дип белде инде, дуңгыз белән сарыкны аермаска!
Бу кадәр малга хуҗа булу өчен йөрәк тә кирәк, куәт тә сорала иде. Үзе бер көтү шул болар.
Көзлектә үк итнең килосы алтмыш биштән үтеп бара иде. Шул хисап белән санаганда да, тояклы мал юньле хуҗаның кулыннан алты мең тәңкә чамасыннан китәргә тиеш иде. Ун меңгә менмәгәе!
Сабир бу исәп-хисапны бик тиз ясап өлгерде. Әмма: “Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер!”— дигән сүз белән гамәл итеп карарга булды. Һәм иптәш агайларына:
— Кышлау таналарны да биштән арыга менмибез!— диде.— Халык монда күндәм тоела. Бик кичкә калмыйча китеп тә барырбыз!..
— Аллаһ боерса, диген!— Мөдәррис суфийана һаваланып алды.
— Алла кушса!— дип куйды Сабир да.
Хисмәт ашыгырга уйламый иде булса кирәк. Акылдан ул акчаларын санап мәш килә һәм унбиш меңенә нәрсә генә алачагын уйлап баш катыра, Сабир кебек мулдан кылана алмаячагына уфтана иде. Кешегә акча каян киләдер? Әмма гомере буена тәгәрмәчтән төшми эшләгән Хисмәттә ул юк иде. Ә менә көннәр буена корсак киереп өендә яткан Сабирда, әнә, акча белән буа буарлык! Юк, дөрес түгел бу дөнья, баштанаяк дөрес төзелмәгән, кирәкле юлдан китмәгән. Бүген генә аны борып җибәреп булмый шул, хәерсез!
Сабир бу вакытта акчаларын кисәкләп-кисәкләп уң-сул һәм ас-өс кесәләренә тутырып куйды.
— Санаганда җиңел була ул!— диде.— Буталмыйсың!
Әмма бу хәйләгә хатыны өйрәтеп куйганы хакында һичкемгә белдермәде. Үз акылына җитеп ирешкән, имеш. Аңа карап Мөдәррис тә барлы-юклы акчаларын шулай кыландырды. Тик Хисмәтнең генә, ачуы килү аркасындадыр, акчаларын бүлгәләп маташасы килмәде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Бакыр Бозау Артыннан - 2
  • Büleklär
  • Бакыр Бозау Артыннан - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4391
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2297
    33.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Бакыр Бозау Артыннан - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4415
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2301
    33.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Бакыр Бозау Артыннан - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 1157
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 706
    44.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.