Latin

Бәхет Эзләгәндә

Süzlärneñ gomumi sanı 1772
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 966
46.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
67.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Бу эшкә инде байтак вакыт булды.
Март урталары иде.
Баку белән Дербент арасында бер кечкенә станциядә безне поезддан төшерделәр: билетсыз килә идек.
Поезд кузгалып гөрләп китте; без, әлбәттә, калдык...
Кич иде. Сыек кына томан эчендә күкрәк киереп тора торган газамәтле* таулар белән киерелеп, җәелеп йоклаган шикелле ята торган Каспий диңгезе арасында, киң генә тигез җирдә, тимер юл станциясенең килешсез кызгылт биналары, табигатьнең газамәте каршында, сыерчык ояларыннан да әһәмиятсез, кечкенә, кызганыч булып күренә иделәр.
*Газамәтле – искиткеч бөек.
Станциягә кердек. Буфетчы әрмән шешәләрен җыештырып маташа, дүлмән бүрекле бер кеше лампалар тирәсендә әйләнә. Тик кенә каранып торучылар да бар иде.
Безнең арттан ук озакламый жандарм килеп керде. Ул буфет янына барып тәмәке кабызды, аннан соң безнең янга килде.
– Сез ник поезддан калдыгыз? – диде. Иптәшем бераз каушабрак:
– Эш эзлибез... – диде. Жандарм кыска гына:
– Әйдә юлыгызга, юлыгызга... Монда постоялый двор түгел! – дип куйды вә сөйләгәне көйгә бер кулын түбән тотып ишеккә таба чайкый, гүя станцияне әрчегән, себергән төсле итә иде...
Чыктык. Диңгез яктан салкын җил өрә, арт якта кояш таулар артына ышыкланып бара... Диңгез ачык күренми, аңар хәтле әле берничә чакрым әрәмәлек, комлык китә... Диңгезгә таба өч-дүрт чакрым алда, берничә җирдә нефть коеларының вышкалары, кадап куйган шикелле, югары озаеп торалар.
Без, чыккач, бераз тирә-якка каранып тордык. Аннан соң бер-беребезгә карадык... Әйе, шулай – башка төрле булырга рәте дә юк, була алмыйдыр да!
Артта таулар, алда диңгез, ике якта нефть белән буялып беткән кара юл, рельслар ерак-ерак сузылып киткәннәр... Бер караштан һәммәсе тигезгә туры килә!
Иптәш ни өчендер элек ике кулы белән дә башындагы бүреген тотып карады, аннан соң алга күрсәтеп:
– Әйдә әнә шул промыслоларга барабыз. Бәлки танышлар булыр, – диде. Тиз үк янә өстәде:
– Булмаса да барыбер ич...
Әлбәттә, барыбер иде.
Киттек. Кичке салкын белән аяк асты ката башлаган, артык пычрак түгел. Такыр юл булмаса да, вак кына чыбыклар арасында эзләр, сукмаклар күренгәли. Без юлсыз туп-туры алдагы вышкага карап бара идек. Алдан җил өреп, чыбыкларны шуылдата, колакларда курай уйный... Барырга да азрак уңайсызлый... Алай да поезд кузгалып киткән вакыттагы кебек күңелсез түгел, киресенчә, күңелле инде хәзер. Бара бирсен! Бер дә инде аның кирәге юк хәзер. Без үзебезнең иптәшләр, эшчеләр янына барабыз... Алар хәзер, мөгаен, казармага җыелганнар, ашый-эчәләр, кайсыберләре җырлап та җибәрәләр булыр...
Поезддан төшерделәр; төшермәсәләр, Дербентка барадыр идек бит. Анда баргач, тиз генә балык промыслоларына яллана алсаң ярар да иде... Әгәр дә эшләр уйлаганча чыкмаса, анда озаграк торырга туры килсә? Безнең бит икебезгә барлыгы сиксән тиенләп кенә акчабыз калган... Әмма монда ни булса да шәһәр түгел... Тиз генә эшкә ябышып китүең дә якынрак ихтимал тота. Менә нефть промыслолары. Диңгез буенда балык промыслолары китә...
Без юл буенда шулай уйлаша, сөйләшә бардык. Ләкин... монда да без уйлаганча ук булып чыкмады.
Эшчеләр белән тулы, кайнап торган промыслоларга дип килсәк, төрле җирендә җил сызгырып торган ташландык вәйранәләр* шикелле буш биналар янына килеп чыктык. Казармаларда шылт иткән тавыш юк. Эчләре караңгы... Вышка тирәсендә дә һичбер җан иясе күренми, үзе генә җил эчендә катып тора... Тик читтәрәк кечкенә бер флигельдә азрак ут яктысы күренә. Тышта әле артык караңгы түгел; шәфәкъ кызыллыгы караңгылыкны азрак сыеклатып тора.
*Вәйранәләр – җимерекләр
Без флигельгә якынлашканда, арттан бик калын тавыш белән эт өрә башлады. Сискәнеп артыбызга әйләнсәк, бер кеше бозык русча тел белән:
– Ни кирәк сезгә монда? – диде вә этенә ачуланып, өрүеннән туктатты да безне сораштыра башлады.
Ул үзе тәбәнәк кенә, башында озын йонлы зур бүрек булып, тавыш вә сыйфатыннан карт кеше икәнлеге аңлана иде.
Ул безне өйгә алып керде.
Ишектән кергәч тә, кара сакаллы, кырык бишләр чамасында, бөтен гәүдәле бер кеше гаҗәпләнгән сымак күзләр белән безне каршы алды. Карт безгә аны күрсәтеп:
– Сезнең земляк! – диде.
Монда алар өч җан торалар икән: шул ак сакаллы дагстанлы карт, бер Россия татары һәм бер авыру хатын.
Якташ ачык кына йөз белән безне кабул итте. Без башта өс киемнәрне салмыйча гына утырмакчы булган идек, ул безне, кунаксыткан рәвештә, чишенергә кыстады.
– Өй җылы, чит кеше юк, үзебез генә... – ди.
Аның чыраендагы гаҗәпләнү галәмәте тиз үк бетте; без аның каравылчы икәнлеген белгән шикелле, ул да безнең өс-баш килешебездән үк гади эшчеләр икәнебезне аңлаган иде.
Безнең күңелләр тиз үк җылынып китте. Өстәл янына утырыштык. Ул безнең кайдан килгәнне вә кайларда булганыбызны сораша иде. Без, әлбәттә, саранлык кылмый идек. Аерым-аерым сызыкларыннан эләктереп, берәр ел электән башлап бүгенгә хәтле булган, ягъни поезддан төшерелү вакыйгасына кадәр башыбыздан үткәннәрне бер-беребезне бүлеп-бүлеп өлгерештән сөйли идек.
Ник сөйләмәскә – өй җылы, плитада чәй кайнап тора...
Өй эче ярыйсы гына зур. Бүлмә-фәлән юк. Ишектән кергәч, бер якта зур плита, икенче якта карават. Алгы якта янә карават белән өстәл, аңар каршы якта хәстә урыны. Стеналар ялангач, тик бер якта ике көпшәле бер мылтык, бер револьвер вә берничә кием; хәстә ягында бер читтә тартып куйган күк чаршау вә берничә күлмәк асылынып торалар.
Без сөйләп утырганда, карт чыгып киткән иде. Хәстә түшәмгә карап тора вә без сөйләгәнне дикъкать белән тыңлый шикелле иде. Минем иптәш кыш урталарында «Садун» шахталарына барып та эш начарлыктан нинди кыенлыклар күргәнебезне сөйләп торганда, хәстә хәрәкәтләнде вә йөзен яктыга таба әйләндереп:
– Хәлил абый... – диде.
Ул шулай дигәч, якташ аптырап киткән төсле булды:
– Әйе... хәзер сорамакчы идем... – диде вә безгә мөрәҗәгать итеп: – «Садун»да булдыгыз икән сез... Анда Вәлиев фамилияле бер егет булырга тиеш, – диде.
Хәстә тагын хәрәкәтләнде дә Хәлил абыйсының сүзенә ялгады:
– Гомәр исемле...
Без аны белми идек. Белсәк шәп буласы икән дип хис ителде вә уңайсыз булды.
Нинди Гомәр икән ул? Болар аңа әһәмият бирә, хосусан бичара хәстә... Була бит кайчагында, бер дә вазифаң түгел эш өчен дә үзеңне җаваплы булган кебек хис итеп аласың. Түнгән күзләрен өмет белән тутырып ачкан шул мескенгә үзенең кирәкле кешесе турысында сөйләп, аны шатландыру, һич булмаса тынычландыру нихәтле күңелле булыр иде.
Дөрес, «Садун»да унлап татар бар иде. Ләкин безгә алар белән танышырга туры килмәде. Чөнки без анда өч-дүрт көн, чак кына ашарлык хак белән: көнлекләп таш ташыдык та, артык эш юк дип, безгә «исәп» бирделәр. Без аннан унбер кеше җәяү кайтып киттек. Андагы искедән эшләүчеләр дә эшнең начарлыгыннан зарлана, алай да җәй башына хәтле эшләү ниятендә иделәр. Татарлардан чибәр генә егетләр һәм дә ир уртасы кешеләр бар иде. Кем белсен – кайсысы Гомәр булгандыр.
Хәлил агай безгә аны менә ничек сөйләп бирде:
Ул Хәлилгә кияү тиеш икән: әлеге хәстә сеңлесенең ире. Алар элек Бакуда нефть коеларында эшләгәннәр. Аргы җәй башын монда яңа эш ачылгач, яхшы гына хакка ялланып, бире килгәннәр. Җәй буе эшләп, кышка каршы хуҗалар ни өчендер эшне туктатканнар. Болар ул вакыт эшләр яхшы дип ишетеп «Садун»га китмәкче булганнар, ләкин шул вакытта гына Мәрфуга бик көчле бизгәк белән авырган. Нишләргә? Гомәр таза, яшь кеше. – Хәлил аны озаткан, үзе Мәрфуга терелгәнче дип монда каравылчылыкка ялланып, аның белән калган. Башта теге еш-еш кына хатлар язса да эшләрне мактамаган. Соңрак бер хат та язмый башлаган. Шуннан бирле Мәрфуга һаман авырый икән. Хәлил аны больницага да илтеп караган, алмыйча кире кайтарганнар.
Хәлил агай йотыгып-йотыгып – җаны әрнеп булыр – шуларны хикәя кыла, Мәрфуга, түшәмгә караган көе, хәрәкәтсез ята; ул гүя безгә хәтере калган: «Садун»да булганнар: хәбәр китермәгәннәр... дип үпкәләп ята иде...
Без чәй эчеп бетергәндә, карт кайтып керде. Карт кергәч, Хәлил безгә:
– Мин әле чыгып йөрим, сез баба белән шулай утырыгыз, – диде.
Үзенең караватын күрсәтеп:
– Ятсагыз, менә карават, икәү дә урнашырсыз, без барыбер баба белән чиратлашып кына йоклыйбыз, – диде.
Ул чыгып китте. Карт плитада кулларын җылыта иде. Бераз вакыт өнсез, тавышсыз гына тордык. Тышта җил әллә нәрсәләргә генә шакылдатып сызгырып тора, әллә нинди чинаган, улаган тавышлар ишетелгән кебек була иде...
Шул арада карт кайдадыр иске вә алама гына күренештә мандолинага охшашлы бернәрсә чыгарды да утырып кылларын рәтли башлады вә берничә мәртәбә үткен генә чиертеп тә җибәрде.
Без хәстә янында бу эшне килештермәдек.
Иптәшем картның үзенә дә моны сөйләде.
Аңар каршы Мәрфуга бик мөлаем тавыш белән:
– Уйнасын... Мин яратам... – диде.
Менә карт уйный башлады...
Бу чагында бер гасырны үтәдән-үтәгә чыга язган ап-ак сакаллы, сары чырайлы, батык күзле бу картның үзенә карасаң, сазының кыллары арасыннан янып, елап чыга торган нәгъмәләр* үткән заманны, Кавказ тауларының һәм Каспий диңгезенең үтмешен, Волга буйларының кичмешен, тагын әллә ниләр, әллә ниләрнең язмышын көйли иделәр... Әгәр каршыдагы черек караватка, иске урында сәләмә юрган ябынып түшәмгә карап яткан, сулган чырайлы, кипкән иренле, сүнәргә якынлашкан хатынга карасаң, шул ук нәгъмәләр «дөньяда вәфа юк...» дигән төсле иттереп елый иделәр... Тыштагы шакылдаулар, җил сызгырулары, чинау, улаулар – һәммәсе дә картның каты бармаклары белән моңлы саз тавышлары арасына кушылып югала иделәр.
*Нәгъмәләр – тавышлар.
Шул вакытта хәстә, түшәмгә караган көе, ни уйлый иде икән? Туган иленме? «Садун» шахтасынмы? Юкса, икесен дәме? Әллә боларны да кичеп, бигрәк тә гали, бигрәк тә киң җирләрдәме оча иде?
Без ярты төннәр узгач кына йокларга яттык. Иртә белән якташ безгә:
– Балык промыслоларында эш хакы яхшы була, ләкин әле бераз иртәрәк. Эшләр башланганчы монда торырсыз, – диде.
Без аларда өч көн тордык.
Хәстә хатын начарланганнан-начарланып, актык сулышларын сулый иде. Көндезләре һичбер сүз кушмый хәрәкәтсез ята, кичләрен саташа, суккалана иде.
Без алардан киткән көн иртә белән ул дөрес кенә күренә иде. Башы авырганлыктан зарланып торды. Мендәрен төзәтергә кушты. Төсе-башы да рәтләнгән кебегрәк күренә иде. Абзасы кулыннан бер ярты чынаяк чәй эчте. Аннан соң күзләрен йомып, байтак вакыт хәрәкәтсез ятты. Балавыз кебек сары чырае бераз алышынып, бит урталарына шәфәкъ кызыллыгы кебек сыек кына матур бер кызыллык чыккан иде. Күкрәге, җил артыннан тигез вә газамәтле рәвештә салмак кына хәрәкәтләнеп торган диңгез кебек, түбән батып сулыш бирә, өскә калкып сулыш алып тора иде. Тәрәзәдән кергән кояш яктысы гүя аны назлата, иркәли, пришан* чәчләреннән, озын керфекләреннән сыйпый, арык кулларын җылыта, үбә. Ул камил сәгадәт* тынычлыкта йоклаган мәгъсум* бала төсле ята иде. Ләкин бу тынычлык озакка бармады, без китәр алдыннан ул тагын газаплана, тагын саташа башлады. Ул елап-елап бәйләнешсез сөйли, вә сүзе саен тыны бүленә, сулышы бетә иде. Һәм дә кайбер сүзләрендә безне дә катыштырган кебек була иде.
*Пришан – тузгыган.
*Камил сәгадәт – тулы бәхет.
*Мәгъсум – гөнаһсыз, саф.
– И раббым! Барып та... әйтмәгәннәр... Әнкәем килер... Ул юк... Ул әйтмичә кайдан белсен. Ул килер дә иде... Белми... Аңар әйтмәгәннәр...
Бераз тукталып, түшәмгә карап тора да, тынычланган кебек була. Тагын сөйләнә башлый:
– Әйттегезмени?.. Менә рәхмәт... Килә дисез... Менә әнкәй кинәнер! Әйдә алыгыз... Китәм! Хәзер инде китәбез... Үзе килә... Җаным, әйдә инде!.. Шулай озак торалармыни?.. Менә рәхмәт...
Ул шулай саташып сөйләгәндә, Хәлил, бер дә эндәшми иягенә таянып, эчтән елый. Карт плита янына терәлгән, идәнгә карап нидер уйлый иде.
Хәлил агай безне озата чыкты. Кояш байтак күтәрелгән иде. Һава саф, алдыбыздагы офык манзарасы гадәттәгедән дә ерак вә матур күренә иде,
Хәлил, күңелсез вә кайгылы чыраена эшлекле рәвеш биреп:
– Әнә шул кашка чыккач та, Дадашов промыслолары күренер; шулай туп-туры барыгыз... – диде. Без бер егерме адымнар киткәч, артыбыздан янә кычкырып:
– Дадашов яхшы хак бирмәсә, Шагаловка барыгыз... Аралары ерак түгел, – диде.
Аннан бирле инде ничаклы вакыт үтеп, нихәтле җилләр исте, нихәтле сулар акты, – шулай да җәй башы салкын вә күңелсез кичләрдә шул әлеге ялангач флигельдәге кичке манзаралар хәзерге кебек минем күз алдыма килә... Гүя ул һаман хәстә хатын, түшәмгә караган көе, югалган ирен көтеп ята... Дагстанлы карт һаман саз чалып утыра... Хәлил дә ике көпшәле мылтыгын култык астына кыстырган, башын түбән салып, һаман буш казармалар арасында йөренә.
1911
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.