Latin

Авыл Мөгаллимнәре - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4401
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2395
35.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
«Мин авыл мөгаллиме булырга хыялландым һәм,
ниятемне тормышка ашырып, бәхет таптым!»
Дустым хәбәреннән.
I
Без икебез дә бәхетле идек!
«Алар рәхәт яшәделәр дә инде!» — дип артыбыздан әйтеп калалар икән, бу чын сүз булыр. Әмма тормыш һаман матур гына ага димени? Көннәребез бозылып китсә, Сәлимәм матурым, чибәрем, бәгырем мине тынычландырырга ашыга: «Бөтен дөньясында бәрәкәт юк бит! Имин булыйк, сау-сәламәт! Җайланыр әле, сабыр итик, җайланыр!» — дип, ягымлы сүзләре белән күңелдән юк-бар уйларымны куа. Йомшак кулларын ике җилкәмә куя:
— Син — корабым, мин — җилкәнең бу тормыш диңгезендә...
Ә мин аңа кушылып өстим:
— Иминлек булса, йөзәрбез сәгадәт киңлегендә!
Хәсрәтемнән аерылам, Сәлимәмне кочакларыма күтәреп алам да тирбәтәм, иркәлим, үбәм һәм сөям. Бөтен тәнем буйлап, һәр күзәнәкне, мускул һәм сөякне кузгата-кузгата тыелгысыз, идарә итеп булмый торган, башбаштак һәм җилле бер хис йөгерә, мине бөтенләй диярлек үзендә эретә; акылымны, фикеремне, уемны, хәсрәтемне, җанымны һәм шуның кебек мең төрле сыйфатларымны затлы һәм татлы теләккә әверелдерә. Иреннәрдә иреннәр наз таба, бәхет, иминлек. Әйләнә-тирәм чайкалып китә һәм шунда сәгать суга. Иске, борынгы сәгать. Авыл сәгате. Капкачсыз, пыяласыз. Фатир хуҗабыз Дания әбинең йорт җиһазларыннан миңа иң ошаганы; беренче күрүдә үк: «Монда иң серлесе — мин!» — дип хәбәр салган кебек булган иде әле ул, мактанчык.
— Хәтерлисеңме без бу фатирда сәгать ничәдән бирле яшибез?
— Хәтерлим, Сәлимәм, хәтерлим. Нәкъ көндезге унике иде. Ә хәзер — төнге!
— Ә бу сәгатькә карасаң, вакыт бер дә узган төсле түгел, һаман шул унике!
— Төнге... Көндезге түгел шул! Сәлимәм миннән көлә, үземне шаярта.
— Былтыргы түгел, быелгы! Мин килешәм.
— Көзгә бер ел була!
— Әйе, бер ел...
Сәлимәм китап укуын дәвам итә, мин үземнең язу эшенә чумам. Аның авыр да түгел, җиңел дә әйтелмәгән серле һәм бераз үртәлеп: «Әйе, бер ел...» — дигәне күңелемә кереп оялый. Эшемне яңартып җибәрә алмыйм. Бер-бер артлы барча вакыйгалар хәтер сандыгында кайнашып алалар.
Әйе, август ахыры... безнең моңда яши башлавыбызга төгәл бер ел тулачак. Әмма мин ул узылган көннәремнең берсен генә дә әрәмгә, заяга, бушка үткән дип әйтә алмыйм. Чөнки Сәлимә белән тормышым бәхет һәм сәгадәт эчендә бит!
Без икебез дә яшь мөгаллимнәр, ягъни укытучылар. Иң кирәге, сайлаган һөнәребезне, кылган гамәлләребезне дөрес дип беләбез, эшебезне яратабыз.
Сәлимәм дә, мин дә бу тирә кешесе түгел. Ул — Стәрлебаш ягыннан, башкорт суын эчеп, иркен һавасын сулап, нигъмәтенә шөкер кылып үскән татар (ә ул үзен болгар дияргә ярата) сылуы. Ә мин исә — татар туфрагында аунап җитлеккән «милли шалкан»! Әйе-әйе, «милли шалкан»!
Студент чакларымда, Казан университетының филология факультетында укыган дәверемдә, химия-технология институтындагы сабакташ дустан телемә күчкән «шалкан» сүзен кирәксә-кирәкмәсә дә әйткәләп кыландыра идем, бара торгач, үземә тагылып калды. «Милли шалкан» кушаматын гадәтемнән арындырыр өчен Сәлимәм бирде. Ә мин бөтенләй үпкәләмим моңа. Телемнән төшереп калдырырга туры килсә дә, бик дөрес, урынлы әйтелә торган сүз дип уйлыйм. Чөнки шалкан ак була, чиста, түгәрәк, бераз әчкелтем дә, төчкелтем дә дигәндәй, нәкъ татарның үзе төсле. Кем-кем, әмма мин милләтемнең нинди балчыктан икәнлеген бик яхшы беләм дип уйлыйм. Юккамы татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап, инде бер ел әдәбият укытучысы булып эшлим?
Иртәгә укучыларым минем фәннән имтихан тотачаклар. Арада шигырь язучы бер кызга гына ышанычым җитеп бетми. Хыялыйлыгы аркасында танып белүнең кадерен аңлап җиткерми, буталып бетә. Әмма әдәби әсәрләрне су кебек эчә, һәр каһарманын, һәр вакыйгасын, хәтта очраклыларын да бик яхшы хәтерли, сөйләп бирә. Тик анализы гына юк. Кереп китә дә башы ката. Аңа һәммә мөгаллим хәер-хаһлы, яраталар, сокланалар, аның белән мактаналар. Дөрес эшлиләр. Бу укучы мәктәбебезнең генә горурлыгы түгел, илкүләм шәхес булачак әле. Мантыйкый-логик фикерләвен үстерүгә дә һәрдаим игътибарын бирсә иде ул! Ел буе өйрәттем, үзе дә аңлый:
— Абый, күңелемә канатлар үсә дә телем аның артыннан оча бугай минем. Колакларым һәр сүзен ишетә. Әмма акылым — юк! — дип аклангач:
— Сеңлем, әле алга таба да укыйсың бар. Казан университетына барам, дисең. Анда, беләсеңме, Сәгадәт абыең, Марсель абыең, Флёра апаң, Диләрә апаң кебек үтә дә таләпчән, мантыйктан башка һичнәрсәне кабул итә алмый торган олуг, акыллы, дәрәҗәле академик, профессорлар укытачак. Тәлгать абыең, Азат абыең, Хатип, Альберт абыйларың — зур галимнәр белем бирәчәк. Алар әле үзләре дә танылган язучылар; җитмәсә, мәртәбәле исемнәр алган шәхесләр. Ул язучы, профессор һәм академик абыйларың: «Тукта, бу баланың хыялы чиксез, белеме сай!» — дип нәтиҗә чыгарып куйсалар? Шуның өчен киңәшемне һичвакыт онытма: укыганда, фикерләгәндә, имтиханда мантыйк-логика, чын белем кирәк, аннан башка кешенең акыл-белем дәрәҗәсен билгеләү һич мөмкин түгел! Ә хыял, иҗади ашкыну яшь вакыттагы шигъриятеңдә юлдаш булса да, язмышыңа киртәләр куймасын!
Без шунда сөйләшүне бетерәбез. Әлфия исемле бу бала тулысынча минем белән килешә, рәхмәт әйтә. Бүтән укытучылар, хәтта Сәлимәм дә сөекле укучыма карата артык таләпчәнлектә үземне гаеплиләр.
Әмма, ни хикмәт, Әлфия сүзләремне кабул итте, мантыйкка тартылды. Хәтта математика укытучысы да аның сәләтенә соклана башлады. Тик шунысы: май кояшы яшь шагыйрәне тагын адаштырып, хыялга батырды. Ә иртәгә — имтихан, чыгарылыш имтиханы...
Укучылар өчен генә түгел, миңа да тәүге хезмәт сынауларымның берсе бу. Моңа кадәр аларга кем генә дәрес биргән булса да, быел миннән сабак алдылар. Чыгарылыш сыйныф. Фикерләре, дөньяга карашлары оешып кала торган чаклары аларның!
Эшкә урнашкан вакытымда мин «яшел сакаллы» оптимист идем. Мәктәп директоры — йөзгә-биткә мөлаем гына, кара күзле, пыяла күзлекле, сабыр-таләпчән йөзле Асия Мифтаховна, ул әле математика укытучысы да:
— Сиңа татар теле һәм әдәбиятын бирү ярамас, аны кем дә укытыр. Тарихны, географияне ал,— дип караса да, мин үз сүземдә тордым:
— Юк! Ул фәннәргә кыстамавыгызны үтенәм. Мин — татар теле һәм әдәбияты мөгаллиме. Әгәр дә кирәгем юк икән, баш тартыгыз, бүтән мәктәпкә күчәрмен! Борчылмагыз! — дип кырт кистем.
Асия Мифтаховнаның, мондый үҗәт кешене күреп, күзлеге маңгаена күтәрелде. Әмма кешеләрне яхшы аера һәм таный белүе ярдәм итте булса кирәк, бераздан соң карар бирде:
— Яхшы! Ана телен укытырга шушындый чибәр, гәүдәле ир-егетнең атлыгып торуы мине сөендерә. Өлкән сыйныфларда белем бирерсез!
— Рәхмәт!
Минем башка сүзем юк иде.
Монда хатыным Сәлимәгә дә эш күп булып чыкты. Ул да минем белән бер елларда университетта укыды, урыс теле һәм әдәбияты мөгаллиме дигән диплом алып чыкты. Без үзара әүвәлге курстан бирле белешеп йөрдек-йөрдек тә, өченче уку елы башында якынаеп, бишенченең ахырында туй ясадык. Туй дип инде, өч бүлмәгә өстәлләр куеп, кем нәрсә китерә ала, шуннан табын көйләп, мәҗлес кордык та һәр әйтелгән теләкне тормышка ашырачагыбыз хакында сүз бирдек һәм шуның белән бетте, вәссәлам. Туганнарга хәбәр бирдек, әмма чакырып азапламадык. Язгы кыр эшләре вакыты иде. Соңыннан барсын да йөреп чыктык һәм юллама буенча шушы Бөгелмә якларына килеп, почмакка-почмак диярлек сөзешеп торган меңгә якын йортлы авылны сайладык. Хәер, ронода да башка төрле фикер юк иде. Якында шушы ук җирле советка караган тагын ике кечерәк салалары бар икән, алардан балалар монда йөреп укый. Шул кече авылларның бигрәк тә берсе, тау-калкулыклар арасына сыенып утырганы миңа, артыграктыр — Сәлимәмә ошады.
— Шунда оя корыйк! — диде җанашым, барып кайту белән үк.— Җәяү йөрербез, өч чакрым ерак ара түгел. Юллары да яхшы, яшәү өчен дә тыныч, имин күренә.
— Гомер буе ерак йөреп эшләү арытыр бит?
— Машина алырбыз.
— Шулай бик телисеңмени?
— Әйе, бәгърем, бик тә!..
Башкорт һавасына кинәнеп оешкан холкы-фигыле, күңеле-омтылышлары җиңеп чыкты. Без үз оябызны быел ук корырга ниятләп тә куйдык. Әмма ул иске бер йорт нигезен яшәрлек итү өчен ел түгел, гомер кирәк булыр әле!
Бу уйларыбызны мәктәп директорыбыз белән уртаклашуны кирәк таптым. Асия Мифтаховна үзем дә җавабын таба алмаган сорауны бирде:
— Гомер буе ничек шулай күрше авылдан йөреп эшләрсез соң?
— Ачуланмагыз инде. «Җаны теләгән — елан ите ашаган» диләр бит! Шулай ниятләдек!
Минем катгый һәм юлдан борылмый торган кеше икәнлегемне яхшы белгәнгәме, артык сүз кузгатмыйча гына килеште дә куйды:
— Ярый инде алайса! Насыйбыгыз икән, бәрәкәтле булсын! Ул авылда бер дә терәк санарлык ихата калмаган иде, бәлки җан кертеп җибәрерсез?
Колхоз идарәсендә:
— Үзәккә йорт салып бирәбез! — дисәләр дә, Сәлимәмнең инде ныгытып куйган хыялларын җимерәсем килмәде. Сүземнән кайтмадым. Асия Мифтаховна да мине яклап чыкты. Утырыш аның сүзләрен бертавыштан хуплады. Ахырда колхоз рәисе, үземне котлап:
— Кадагын да эзләп йөрисең түгел, склад тулы, барысын да бирәм! — дип белдерде, ышанмыйчарак калган идем, һич ялган сүз булмады.
Март башында карар чыгардылар, апрельдә, карлар эри башлаганчы, бураны да күтәреп куйдылар. Без белми дә калдык диярлек.
Болар барсы да көтелмәгән рәхәтлек һәм бәхетләр иде.
Шуларны уйлый башласам, Мөхәммәт абый Мәһдиевнең татар романтизмына багышлаган лекцияләре исемә төшә һәм: «Әгәр дә кеше үзе сайлаган юлына тугры калса, максатына тайпылышсыз атласа, башкаларга хөрмәт күрсәтсә, ул һәрвакытта бәхетле була һәм һәр җирдә бәрәкәт таба!» — дигән сүзләре күңелемдә кабатланып, эчем-тышым нурлана.
Шулай да бу шатлыклар үземә генә түгел, хезмәттәшләрем, яңа тапкан авылдашларым, Сәлимәм белән дә бәйле икәнен аңлыйм, бик үк ышанып та җитмим. Үземә карата таләпчәнлекне тагын да арттырам. Башкалар белән танышып-белешергә вакытым җитми. Әлегә авылдагы күп серләрне белмичә яшим. Сәлимәм дә минем янәшәмдә, фикерләр-гамәлләр уртак.
II
Инде соң икән, йокларга ятмый ярамас...
Кинәт тәрәзә өлгесен шакылдаттылар. Мин дә, Сәлимәм дә сагаеп калдык. Төн уртасы түгелме? Көткән кешебез дә юк. Берәрсенең йомышы төшкәндер бәлки?
Яткан җиреннән Сәлимәм юрганын баш очына кадәр күтәрде. Бер-бер ят күздән шикләнүе иде.
Мин пәрдәләрне ачтым. Утны сүндердем. Тәрәзә артында һичкем күренмәде. Ишеккә таба атладым. Бу авылда әлегә дошманлашкан кешем юклыктан, курку өчен сәбәп тә күренми иде. Әмма тәрәзәне кабат кактылар. Әллә ничек сәер булып китте. Өлгеләрне кузгатырлык итеп дөбердәткән төсле иде.
— Мин куркам! — диде Сәлимәм, нидәндер тагын да шикләнеп.
Аны тынычландырырга ашыктым:
— Бер дә борчылма. Тәрәзәне алып кермәсләр, мин чыгыйм әле...
— Мин дә...
— Юк, юк! Үзем генә!
— Берәр яманы булса?
— Тимәсләр әле, борчылма...
— Башыңа сукмасыннар.
— Кем?
— Алай димә, тормыш бозылды! Дөньяда усаллар күбәйде!
— Ярар, борчылма. Берәрсенең йомышы төшкәндер.
Шулай дигәем булды, тәрәзәне кабат кактылар һәм мин эшнең нәрсәдә икәнен күреп, көләргә тотындым.
— Ни булды?
— Бәрәңге элеп куйганнар! Укучыларыбыз шаярта.
Ишек ачып, хуҗабикә йоклаган бүлмә аша тыныч кына узгач, өйалдына чыктым. Бакча ягыннан сөйләшкән авазлар ишетелде. Алар кызлар иде. Берсе — Әлфия. Имтихан кайгылары юк икән үзләрендә!
Өйалды ишеге ачылган тавыш аларны өркетте, кайсы кая качтылар. Мин исә артларыннан куарга теләмәдем, кисәтеп кенә калдым:
— Иртәгә имтихан бирәсегез бар бит, Әлфия сеңлем, кайтып йоклагыз!
Бауга эленгән бәрәңгене һәм аны тартып-тартып хәрәкәтләндерү өчен бәйләнгән кәтүк җебен өзеп, күрсәтү өчен Сәлимәмә алып кердем. Ул барысын да күреп, кемнәр икәнлекләрен белеп үк калган икән.
— Иртәгә акылга утыртыйк үзләрен, тапканнар шаяртыр кешеләрне...
Үз хатирәләрем эчендә кайнашканга Сәлимәмнең фикере белән килешмәдем һәм аны тынычландырырга ашыктым:
— Кирәкмәс! Алар яшендә мин дә шулай шаярткалый торган идем. Усаллык белән түгел бит...
Әмма Сәлимәмнең ачуы кабарган иде. Ул суынырга теләмәде. Мондый халәтендә үзен беренче тапкыр диярлек күрә идем, шунлыктан ничек юатырга да белмәдем.
— Яклама шул Әлфияңне!
Аптырап киттем:
— Сәлимәм, ни сөйлисең? Ничек минем Әлфиям булсын әле ул?
— Бөтен мәктәп белә!
— Ничек?
Сәлимәм җавап бирәсе урынга елап җибәрде. Аны юатырга теләдем. Яңа килгән укытучыларның тәрәзәләренә ничек бәрәңге элеп, бер тапкыр үземнең дә шаяртканым барлыгы хакында сөйләдем.
— Ул вакытта мин бит шушы балалар төсле юри кызык ясаган идем. Укытучы апага мәхәббәтем билгесе дип һичкем кабул итмәде. Мөмкин эшме соң? Инде алар үз чордашларына гыйшык тоту яшендә. Укытучы апа-абыйларны җиденче сыйныфта гына яратасың ул. Аннан соң хөрмәт кенә кала, чын мәхәббәт соңрак килә. Минем сиңа гыйшкым шикеллесе...
Әмма Сәлимәм бу сүзләремә колак та салып тормады, күзләреннән яшьләрен һаман да сөртмәде. Бәгыремне кочагыма керттем. Чәчләреннән сыйпадым, Һай, яратам мин аның шушы хуш исле, йомшак, акылымны адаштыра торган толымнарын!
— Йә инде, җитәр! Әйдә, йоклыйк!
— Бәгырем! — Сәлимәм тынычланган төсле иде. Юк икән: — Ул кызга минем ни өчендер ачуым килә. Тыңламый, дәресләремдә ел буе шаярып утырды. Мине кәкре борынлы, ямьсез хатын итеп ясап, өстәвенә такмак та язып, башкаларны да миңа каршы котыртты.
— Кайчан?
— Бөтен мәктәп сөйләде бит!..
— Нигә мин белмим?
— Сиңа һичкем кирәк түгел, гел үзеңне генә кайгыртасың, кешенекен сукыр бер тиенгә дә санамыйсың. Шуңа белмисең!
— Ялган сүз бит бу, Сәлимәм, ялган сүз! Көлке!..
— Минме?
— Юк, бәгырем, мин көлке!
Сөйләшүнең алга таба әһәмияте юк иде. Чыннан да, мәктәпнең вак борчуларына чумуым сәбәпле, Сәлимәмне күп вакытлар бөтенләй оныткалыйм шул. Дөрес әйтә, мин үз дөньяма яшеренеп барам булса кирәк, күбәләк курчагына
әверелеп киткән кебек. Эшемнән гайре һичкем һәм һичнәрсә кызыксындырмый башлады ахрысы.
Сәлимәмне иркәләп кочагыма тагын да кыстым. Аны бик тә яратам бит. Акылымнан шашардай булып, үлеп-бетеп яратам.
Тәрәзәдән ай карый, йолдызлар күз сала. Мин Сәлимәмнең иреннәрендә иреннәремә наз табам, йөрәкләрнең дәрте бергә кушыла. Калку, ак, йомшак күкрәкләрен, сылу билен кочам һәм без адашабыз. Үбешеп туя алмыйбыз. Дөнья хәсрәтләре онытыла...
— Безнең балабыз булачак!
Сәлимәмнең бу сүзләрен ишетмим, сорыйсым килә: «Ничек? Йорт салмыйча балага бармаска килешкән идек!» — дияргә телим. Әмма батырчылыгым җитеп бетми.
— Безнең балабыз булачак. Мин сиңа егет алып кайтып бирәм!
— Юк, беренчесе — кыз!
Акылым урынына күңелем җавап бирә. Сәлимәмнең буена үреләм:
— Ничә айлык?
— Юләр...
— Нигә юләр?
— Ничә минутлык диген?
Аптырап калам. Сәлимәм көлә:
— Моңа кадәр сакландык, бүгеннән — бетте. Йорт салу — синең кайгы. Эшлә! Ә мин сиңа малай бүләк итәргә телим, яңа йортка керүгә — сөенче!
— Кыз!
— Минемчә булачак, бәхәсләшмә, бәгырь! Минемчә булачак!
Күзләрем йомыла. Туачак баламны җитәкләп болында йөрүем күз алдына килә. Татлы хыял безнең икебезне дә эретә.
III
Имтиханга соңга кала язганмын. Ярый әле хуҗабикәбез, йомышы төшеп, безнең якка кергән. Сәгать тукмакларын тартуыннан уянып та киттем, аһ та иттем.
— Бүген эшкә бармыйсыз дип торам. Уятырга-уятмаска белмәдем,— дип акланды Дания әби.— Ялга чыктылар түгелме соң укытучылар?
Сәлимәмне кайнар түшәктә ялгызын калдырып, бер йотым чәйдән канәгатьлек таптым да чыгып йөгердем. Асия Мифтаховна көлеп каршы алды:
— Рөстәм Әхмәтовичның җилкәләренә канатлар үскән бүген, очып килә! Беренче имтихан алуыгыз белән тәбрик итәм! Уңышлар телим!
Рәхмәттән башка аны-моны әйтү юк инде, сынау алыначак кабинетка ашыктым. Ни хәлләр икән анда?
Әмма борчылуларым бер мизгелдә юылды да төште. Сыйныф нурланып тора, такта һәм өстәлләр ялтырый. Иң әһәмиятлесе — бөтен җирдә чәчәкләр.
— Исәнмесез, Рөстәм Әхмәтович!
Башлап эндәшүче — Әлфия. Әмма минем аңа үпкәм бар. Дөресрәге, минеке түгел, хатыным Сәлимә Назыйфовнаныкы. Шунлыктан игътибар бирү юк! Ул тагын сәлам бирә. Мин ишетмим, һәммәсенә утырырга боерам. Имтихан тәртипләрен кабат аңлатам, сәгатемә карыйм:
— Өч минуттан каршыгызга комиссия килеп утырачак. Бу сынау сезгә зур тормыш юлына ышанычлы адымнар белән керү өчен капка ачсын! Барыгызга да уңышлар телим!..
Шунда ишек ачыла һәм Асия Мифтаховна артыннан ияреп имтихан комиссиясе керә. Дөнья бер мәлгә тигезләнеп калган үлчәү тәлинкәләре хәленә килә. Директорның таләпчән кырыс карашы укучыларны утыртып куя. Сынау башлана. Мин үземне тәүге имтихан бирүче бала хәлендә сизәм. Шулай да сынатасым килми. Ышанам, бик ышанам укучыларыма. Күз белән һәрберсен тынычландырырга тырышам. Әмма Әлфияне урап узам. Аңа ачуым килә. Ничек алай минем бәхетемне, минем Сәлимәмне кимсетергә батырчылык иттең син, әй, кызый!..
IV
Июль урталары җитеп, печәнгә төшәр вакытлар иде. Минем өч атнам мәктәпкә бүлеп бирелгән урманнан утын кисү белән үтте дә китте. Асия Мифтаховна:
— Рөстәм Әхмәтович, яңа урынга ихата корасыгыз да бар, үзегезгә кирәкчә агач булыр, эшкә яраклысын да, утынын да карарсыз шуннан,— дип хәер-хаһлы теләген белдергәч, баш тарта алмадым.
Көне-төне диярлек эшләргә туры килде. Куна-төнә яттык. Сигез ир затына, бергә-бергә күтәргәндә, бүрәнәләр алай ук авыр тоелмады. Беренче көннәрне һич тынгылык бирмәгән чебен-черки, кигәвен ише мәлгуньнәргә дә күнегеп беттек. Битне сакал, тәнне кер басты. Йөзләр каралып, каләм тибрәтүгә генә күнеккән куллар-бармаклар ташка әверелде. Ике атналык дигән эш егерме көнгә җитте. Шулай да күңелем шат иде. Юк-бар бәхәсләргә катнашмадым, эчүгә дә артык игътибар бирмәдем. Сәлимәмне сагынсам да, алда уздырачак шатлыклы һәм тыныч көннәремне хыялымда күзаллап, сабыр итә идем.
Укытучы булганыбыз өчен безгә ике машина утын бирделәр. Аннан тыш тагын төзелешкә яраклы ике йөк агач кайтардым. Барып чыкса, мунча һәм кечерәк терлек абзарын күтәреп кую өчен җитәр кебек иде. Утынны да иптәшләрем эшкә барырдайлардан сайлап бирделәр.
— Сәлимәңә мич ягу өчен йомычкаң күп булыр әле,— диделәр.
Урман эшенә киткәнче үк йортны нигезгә күтәреп, осталар түбәгә тотына калган иделәр. Яңа күршебез белән Сәлимәм сөйләшеп, төзүчеләргә аш әзерли, ул да көне-төне ял күрми иде.
Колхоз рәисе түбәбезне яхшы итеп эшләттергән:
— Нинди шифр ди ул? Калай юкмы әллә? — дип осталар бригадирын эт итеп сүккән. Шуннан соң бу, монда бер-бер сер бардыр дигән фикергә килеп, хатынымнан:
— Безнең рәис белән туганлыгыгыз юктыр бит? — дип белешкәләп тә маташкан.
— Үзе шулай яхшы кеше инде,— дип кенә җавап кайтара алган Сәлимәм.
Мин дә моның сәбәбен белми идем.
— Ничек шулай ярдәм итәргә уйлады икән? — дигәч, Сәлимәмә ничек тә аңлата алмадым. Шулай да:
— Кешелекле кеше... Асия Мифтаховна үтенгәндер! — дигән фикергә килдем.
Беренчедән, хуҗаларның хәер-хаһлы булулары, икенче яктан, авыл халкының безне туктаусыз игътибар күзендә тотулары һәртөрле шик-шөбһәләргә дә төшергәли иде. Әмма чит-ят җирдә оя кору өчен һәммәсенең яхшы күңелле булулары кирәк. Бу исә киләчәк тормышыбызга ышанычны арттыра барды.
Әйткәнемчә, печән өсте җитеп, утын мәшәкатьләрен яңа эшләр алыштырды. Йортыбызның түбә-кыеклары эшләнеп беткән, түшәм-сайгакларын һәм кәчәк-тупсаларны гына ясыйсы калган иде. Боларны төзелеш бригадасы колхоз үзәгендәге мастерскойда әзерләп китерәсе булганга, без дә печәнгә төшәргә уйладык.
Гадәтләре буенча авылда болынлыкларны бригадир бүлеп бирә икән. Болын дип инде, печәнлекләре — тау аралары, көтү керә алмый торган урыннар булып чыкты. Өсләренә урман авып торса да, аны караучылары үзләрен карт алпавытлар кебек хис итеп, анда кешене кертмиләр, ди. Хәтта җиләккә дә хатын-кызлар таулыкларга йөриләр, урман ягын яратып бетермиләр икән.
Мин бригадирны эзләп киттем. Габдулла абзый шәп борынлы, җыерчык йөзле, гәүдәле зат. Ихатага да ул урын күрсәтте, печәнлек хакында инде килеп сүз кузгаткач:
— Энем, ни бит әле, быел бер дә буш урын күренми. Соңардың. Нигә иртәрәк хәбәр салмадың?..— дип башын кашыды.
— Габдулла абзый, эштән аерылып булмады бит...
— Шулай инде анысы...
Каршысына бер ярты чыгарып куйдым, ул аптырабрак калды. Ни әйтергә моңа дигәндәй тагын башын кашып алды.
— Теге вакытта да сыйлап булмады үзегезне дип кенә инде, Габдулла абзый. Менә, йортны салып бетерсәк, Аллага тапшырып, мин әйтәм...— Мөмкин кадәр үзләренчә сөйләшергә тырыштым.
— Анысы инде, энем, йоласы шулай куша. Өй туе кирәк булыр. Әле бүген дә рәис сораштырып алды: «Ничегрәк, Габдулла абзый, язучының йортын бетерәләрме әле?» — ди. Аллаһы насыйп итсә, авылда бер була, дидем. Туйларга исәп дисеңме?
Ул үзенең акыллы һәм хәйләкәр кеше икәнлеген белдерергә теләп авызын ачты.
— Беләбез барысын да...— дип киная итте дә тагын колак артын кашып куйды.— Ач моны алайса, алып килгәнсең икән инде, арылып та киткән. Бибикамал әбиең дә каршы әйтмәс, эш күп булды бүген.
Түр яктан хәбәр килде:
— Тавык ите белән алма мич кашында, Габдуллаҗан, сыйла кунакны!
Торып китәргә кузгалмакчы идем, үз йортына кеше кертеп өйрәткән Габдулла абзый беләгемнән тотты, зур сер әйткән төсле пышылдады:
— Намазга җыена. Тәһарәтен бозасы килми, шуңа бу якка чыкмавы... Әйдә, берәрне!
Йомышымны хәл кыла алмаганлыктан күңелдә шатлык юк иде. Мондый вакытта аракы кабасы киләме соң?
— Мин кузгалыйм инде...
Габдулла абзыйның күзләре сәер караш ташлады.
— Үпкәләмә әле, энем. Барысын да сөйләшеп бетермәдек, сүзне башладык кына бит. Печән өчен кайгыралар димени?
Ул арада хатыны да түр яктан чыкты. Исәнләште. Өстәлгә киң табада тәмле исләр чыгарып пешкән эре бәрәңге белән аралаш тавык итен китереп куйды. Габдулла абзый чынаякларга тигезләп аракы салды:
— Тот әле йомрыңны...
Мин аның әмеренә буйсындым. Йомры дип чынаякларны атауларына инде күнегеп җиткән идем, әмма бәрәңгене алма сүзе белән йөртүләрен кабул итеп бетерә алмадым. Печән хәсрәте дә күңелдән китмәде. Сәлимәм белән мал-туар асрый башларга, колхоздан буаз тана сорарга исәпләп тора идек. Кышлык печән хәстәрли алсак, бирми калмаслар дигән өметем дә бар иде.
— Кайгырма, егет! — Габдулла абзый йомры дигәнен көрәк куллары белән күтәрде. Бармаклары арасында ак чынаяк гүяки тавык йомыркасы кебек кенә иде, саксыз кысса, сытылып китүендә дә шик юк.— Үзе актыр, үзе сафтыр... Исәнлек өчен!
Мин аңа иярдем. Әмма савытым шактый тирән булып чыкты, каплап бетерә алмадым. Габдулла абзый тагын да кукраеп, түгәрәкләнеп китте. Аның янында минем эре сөякләрем читән казыгы рәвешендәрәк иде. Ул сүзен кабатлады:
— Кайгырма, егет!.. Әгәр дә мал асрау ниятең бар икән — изге эш. Димәк, син безнең авылга яшәр өчен килгәнсең. Бик шәп!.. Табам мин сиңа печәнлек. Бар ул. Наратбаш тау сыртының уң ягында бик матур урын күрерсең. Анда умарталык иде. Инде өч ел ул якка кеше йөрми. Сазлыгы да киңәйде. Тракторлар белән килеп, дегет эзләп, мөртәтләр бозып киткәннән соң көтү дә кергәне юк. Печәне быел матур, диләр. Барасың, күрәсең, чабасың, аласың... Бөтен болыны белән синеке. Быел чистартсаң, киләсе елга шәп печәнлек булачак. Элекләрне җиләге дә күп, яхшы иде. Быел анысы ук юктыр инде...
Габдулла абзый эре бәрәңгеләрне бөтен килеш кабып, кыздырылган тавык ите белән бергә йота бирде. Аның шулай тәмләп ашавы һәм ышандырып сөйләүләре хәмердән бераз кәефләнеп киткән аңны тагын да канатландыра, күңелне җырга тарта иде. Әмма йомышым тәмамланган булу сәбәпле кузгалу җаен карадым. Ачуланып калгандай итсәләр дә, китүем белән риза иделәр. Габдулла абзый үзе капка төпләренә кадәр озата чыкты, кергәндә искәрми калган бозау кадәрле ялкау эте өреп алды, аңа күрше ихаталарда ләңгелдәгән вак-төякләр кушылды. Иңеп килүче кич иртәгә көннең эссе буласын вәгъдә итә иде.
— Кара, энем кем, кергәләп йөр... Йомыш белән генә димени. Сөйләшкәләргә. Дус булырбыз. Бибикамал әбиең дә сезне гел мактап телгә ала. Аллаһы боерса, таякка калган авылыбызны аякка бастырырсыз, җан кертерсез төсле. Менә минем кечкенә малай да, сезнең хакта ишеткәч, авылга бөтенләйгә кайтырмын дигән кебегрәк әйткән. Әбиеңне сөендергән. Картлык көнендә терәк кирәк бит ул!
Артыгын сөйләшеп-сөйләштереп аптыратмадым. Сәлимәмне озак вакытлар күрми торудан сагынуым сүрелеп җитмәгән иде. Хушлашып, рәхмәт әйткәч, китеп бардым. Хатыным инде бер ай ялгызы яшәгән күршедәге фатирыбызда ут сүнмәгән иде әле. Хуҗабикәбез Гафифә әби дә өйдә юк, ярты гомере шәһәрдә уза икән. Әле кичә тагын китеп барган, пенсиясен алырга. Атна-ун көнсез кайтып кермәячәк, ди. Бер баргач, өч улын, дүрт кызын йөреп чыгачак.
V
Иртәнге кояш белән диярлек уянып, җылы-рәхәт урында Сәлимәмне тагын ялгызын калдырырга кирәк таптым. Йокым туйган иде. Әллә алда яшисе көннәр өчен хәсрәтләрем шулай аякка бастырамы, әллә инде авыл тормышына өйрәнелеп җителдеме, белмим? Кулга каләм тотып язасым, китап алып укыйсым түгел, бәлки чалгы айкап чабасым килә башлады.
Хуҗабикәнең келәтенә юнәлдем. Такта белән генә терәтелеп куелган ишеге авыр ачылды. Эчендә бер карышлап диярлек тузан утырган иде. Түрдәге хан заманы шкафның пыялаларында артымнан ияреп кергән кояш нурлары чагылды. Мин аңа-моңа кагылырга теләмәдем. Эз калдырып, йорт хуҗасын нигә юкка борчырга?
Авыл келәтендә чалгы эленә торган урын була, керүгә сул якта, югарырак, бәбкәлеккә җайланган чөйдә. Юньле төбәкнең гадәтендә шулай. Нәрсәне-нәрсәне, чалгы ишене теләсә кая ташлап йөрмиләр. Җайлы-җайсыз киселүең бар.
Әбинең карты ни җитте генә кеше булмаган икән. Бер пар олы-кече чалгылар янында озын саплы тырма, өч җәпле сәнәк һәм ярыкка кыстырылган тупас һәм йомшак янавычларына кадәр шушында иде. Боларга мөгаен биш-алты ел тимәгәннәрдер. Һәрхәлдә үз тәртипләрендә тормас иделәр.
Сөенечем ташып чыкты. Чалгыларның какшаган чөйләрен урыннарына утыртып, йомшак янавыч белән ышкып алдым. Ишегалдында үскән үләнне чабып карадым.
— Һай хуҗа абзый, гафу, исемеңне белмим, әмма дә чын кеше булгансың икән! Мәңгелек җәннәтләр насыйп әйләсен үзеңә! — дип, хак күңелдән дога укып, «Әлхәм»не кушып җибәрдем. Үземә дә рәхәт булып китте.
Өйгә кереп, электр плитәсен утка ялгадым. Чәйнек утырттым. Ул арада сыеры, сарыгы, бозавы бергә сан өчен дә тулмый кими барган көтү авылдан чыгып китте. Тыныч эндәшеп кенә Сәлимәмне уяттым. Ә аның торасы килми ятты, иркәләнде.
— Рөстәм, мин шундый матур төш күрдем, яшел болын, саф чишмәләр...
— Менә шунда барабыз да инде бүген!
— Чынмы? Ялганлыйсыңдыр әле, юри шаяртасыңдыр...
— Син җиләк җыярсың, ә мин печән чабармын...
— Ә җиләк калды микән соң әле?
— Нигә калмасын? Июль уртасы гына бит! Егерме алтылары җитсә, кибә башлыйлар. Хәтта кошлар да сайраудан туктый...
— Көз җитә аннары... Яратмыйм мин яңгырлы, салкын, күңелсез көзне, яратмыйм!..
— И-и, бәгырь! Көзгә бик тә, бик тә ерак әле, июль генә бит.
— Барыбер дә...
— Ярар, тор инде. Яшел болын, саф чишмәләрне өндә дә йөреп кайтырбыз.
Алгы бүлмәдә чәйнек ташый башлагач, Сәлимәмне көтеп тә тормастан, плитәне сүндерергә чыктым. Табын ясау хәстәренә керештем. Ул арада хатыным да торды, аңа ишегалдында юынырга су салып тордым.
— Салкын-н-н...
— Әйдә, матурым, чәйнектән кайнарын чыгарам,— дидем, куырылып китүенә борчылып.
— Кирәкми! Миңа моннан да рәхәт су юк төсле,— дип, ул рәхмәт әйтеп елмайды.
Югары очтан кемнеңдер трактор үкертеп төшүе авылны тәмам уятып, хәрәкәтне башлап җибәрде. Көннең эссе булачагына чалт аяз күк, җилсезлек, кошларның инде хәзердән агач күләгәсендә мәш килүләре хәбәр вә дәлил иде. Габдулла абзый әйткән печәнлекнең кайда икәнлеген төгәл генә белмәсәм дә, калкулыктан-калкулыкка күчеп сузылган юлның очына төбәлдем. Ул урманга кереп югала иде.
— Җәяү генә барырга туры килер инде, Сәлимәм!
— Әлбәттә җәяү, Рөстәм! Мин җәяү йөрергә яратам. Табигатькә хозурланып, ашыкмыйча, җай, ипләп кенә.
— Ул вакытта, әйдә, киттек!
Иртәнге чәйне шулай тәмамлап, Сәлимәм кулына җиләк җыю өчен бидон тотты, мин исә сумкама янавыч, бер-ике утырып тамак ялгарлык ризык һәм кечерәк чиләккә тутырып бәрәңге алдым, икенче кулыма җилкә аша чалгы салдым. Безнең белән бергә утлы кояш та атлады, адымнарыбызны санап диярлек барды.
Беренче калкулыктан күтәрелгәч, артка борылып карадык. Яшеллек эчендә чумып утырган авыл үз уйлары вә теләкләре белән кыйблага таба сузылган да безгә кул болгый сыман иде. Яныннан аккан саф, зәңгәр инештә төркем-төркем ак нокталар күренде. Казлар. Су коенырга төшкәннәр.
Ә урта бер җирдә диярлек безнең яңа салган сары йорт түбә калайларында нур уйната.
— Мулла нигезе дигәннәр иде, начар урын булмас,— дип куйды Сәлимәм, авыздан сүземне өзеп алып.
— Мин дә шулай уйлыйм.
Беләгемнән иркәм кысып тотты. Күзләрендә татлы уйлардан күчкән сәгадәт яктысы, йөзендә шатлык иде.
— Без — бәхетлеләр, шулай бит!
— Аллага шөкер диген!
— Диям, диям, Рөстәмем минем, кат-кат шулай диям!
Без юлыбызны дәвам иттек.
Икенче, биегрәк күренгән калкулыкны узгач, урман янында зур гына мәйдан күренде. Мин печән җиребезне күзләдем. Бер башында чишмә, итәгендә сазлык дигән иде, нигәдер юк бит әле андый урын монда?
Әмма игътибарым гына җитмәгән. Юл чатланып киткәч, уң тарафта, урманнан шактый читтәге яулык кадәр бер болынның итәге камышлык икән. Әгәр дә кыр үрдәге аваз бирмәсә, ул тарафка борылып карыйсы түгел идем.
Яулык кадәрле болын дигәнем күз ялганы гына булып чыкты. Чынлыкта шактый киң мәйдан икән. Умарталыктан калган тартма һәм ватык рамнар урыны-урыны белән куак булып үскән таллар ягында өелеп тора, кайбер җирләрдә тракторлар батып-казып ташлаган урыннар бар, әмма печәне калын, хуш исле һәм җиләк кенә иде. Монсына бигрәк тә Сәлимәм сөенде, бар дөньясын онытты, күңелен таратып җибәрде.
— Һай эреләр, кып-кызыллары да бар,— дип сөйләнә-сөйләнә җиләк җыярга кереште.
Мин исә чишмә янына киттем. Буралап эшләнгән, улаклы, борынгыларның табигатькә мәхәббәтен дәлилләүнең үзе иде ул. Хәйран булдым. Суын эчтем, тешкә тимәде. Әмма сусавым шунда ук басылды. Тәмле иде. Кабат учыма алдым, битемә бөркедем, бөтен тәнемә рәхәт җиңеллек йөгерде. Мин гүяки дөнья мәшәкатьләреннән азат кылынып, изгеләр арасына килеп кердем.
— Йа Ходам, могҗизаларыңа хәйран иттем, әлхәмдүлиллаһ!
— Исәнме, бабай!
Бу сәер сорауга күтәрелеп карасам, Сәлимәм үртәп тора икән. Учыма җәһәт кенә су алдым да аңа сиптем.
— Рөстәм, шаяртма инде, бәгырь! Минем дә авызым кипшеде.
Кулымны суздым.
— Кил, бәгырь, суы саф, татлы!
Сәлимәмне яныма китердем, аның исләре-акыллары китте. Еллар буе торып, инде тәмам суы сеңеп беткән чишмә бурасы тар һәм озын яфраклы тал куаклары арасында сыенып утыра, олы һәм тирән улагы чиста, әмма яшел суүсемнәр үсеп, зөбәрҗәткә әверелгән иде.
— Нинди бәхет, нинди сөенеч! Суы да суы, эчеп туймаслык.
Сәлимәм чишмәгә рәхмәт әйтте.
«Менә монысын дөрес эшләдең, бәгырь! Рәхмәт шушындый татлы булганың өчен! Мең рәхмәт!»
Бераздан мин дә эшкә керештем, әмма, өч-дүрт атлам чабуыма, чалгым агачка килеп төртелде. Ул умарта утырту өчен кагылган казыкларның беренчесе генә булып чыкты. Суырып алдым. Алар монда күп икән. Менә ни өчен бу болынга бер кеше дә кызыкмаган! Кайсын сындырып, кайсысын чыгарып, яки кагып мәшәкатьләнергә туры килде. Шуннан соң гына иркен сулап, беләкләрне сызганып, каерып-каерып чаба башладым. Сәлимәм ак яулыгын бөркәнде дә, усаллана барган кигәвеннәрдән качып, җиләк җыя бирде. Бер сәгатьләп пешеп эшләгәннән соң туктап учак яктым, алып килгән чиләгемә су тутырып, кайнатырга таган астым, көлгә бәрәңге тәгәрәттем. Төшкелеккә җитешәчәк болар!
Яңадан печән чабуга керештем. Җырлыйсым килеп китте. Әмма бу яктан бер дә сәләтем юклык сәбәпле тыела калдым һәм шунда, гүяки үтенгәннәрмени, Сәлимәм тыныч кына итеп шаян җырны телендә тибрәтеп җибәрде: «Дисәнә». Татарның егет-кызларны үрти торган җыры.
Чалгым чыннан да үтми башлады. Кабат янадым. Әмма җае югалды, көе китте. Бераз арыган да идем. Тукталдым. Учак янына килеп, шунда кайнаша башлаган Сәлимәмә күз ташладым. Аны кочасым, яратып сөясем килү дәрте күңелне кузгатты. Тик урыны да, вакыты да бу түгел иде.
Чәй кайнап чыккан, бәрәңгеләр пешкән. Табын әзерләргә вакыт җитте. Чишмә янына барып, битне-кулны, муен һәм күкрәкләрне юдым. Тәннең арыганлыгы шунда ук бетте диярлек. Күңел ризыкка тартылды. Яңа пешкән чикмәнле бәрәңгенең хуш исе, борыннан үтеп, тамакны кытыклый иде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Авыл Мөгаллимнәре - 2
  • Büleklär
  • Авыл Мөгаллимнәре - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4401
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2395
    35.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Авыл Мөгаллимнәре - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 3685
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1971
    36.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.