Latin

Атлантида - Роберт Әхмәтҗән

Süzlärneñ gomumi sanı 651
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 474
38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(Яңа мөһаҗир)
Тубый агач төбенә
Утырыр идем, солтаным.
Тубый агач көйләрен
Тыңлар идем, солтаным...
Сабый чакта әбием әйткән мөнәҗәттән
Татар Иле, синме Атлантида,
Күп гасырлар эзлим мин сине?..
Ачы язмыш, табалмаслык итеп,
Үзгәрткәндер бары исемеңне...
Атлантида, бәгърем, эзлим сине,
Илне югалттыкмы гомергә?
Эзлим сине, сине упкан сулар
Дулкыннарын бәрә бәгырьгә.
Атлантида, син бит Татар Иле, -
Охшап калган, охшаш кабергә.
Кандашларның сары сөякләре
Кычкыралар төптән хәзер дә!
Атлантида, ерак Атлантида,
Телсез калган халык шикелле.
Тыны бетсә дә бит,
тирәнлектән
Дәшми ләм-мим...
Балык шикелле.
* * *
Бир фатиха, бабам, олы юлга,
Кайда минем нәсел-нәсәбем?..
Мин дөньяга килдем сезне уйлап,
Сезнең хакка янып яшәдем.
Син гүреңнән, бабам, эндәшәсең:
Кыйблалардан нинди хәбәр бар?
Безнең тарих җыеп алган уңыш
Хәрабәләр, бабам,
Хәрабәләр...
Болгар туфрагында өнсез калдым,
Ике учка кысып башымны:
Җаһил кяфер анда чиркәү салган,
Нигез итеп кабер ташыңны!..
Беркем тирмәсенә ут төртмәдек,
Хөсетлекне ни дип белмәдек.
Кабер ташын юкса нигез итеп,
Ай урынына тәре элмәдек!..
Халык көлгән чакта еламадык,
Халык елаганда көлмәдек...
Орчык җыры Болгар туфрагында,
Чулпы җыры сөйли ни хакта?
Исемеңне, татар, тот югары,
Кяфер белән кермә никахка!
Улый шакал
Тарих сахрасында:
«Татар, батар,
батар корабың!..»

Үләт козгыннары очкан чакта,
Син, кардәшем,
Синдбад кебек алга карадың!
Әкияттәге сыман
юлың буып,
Юлларыңа таулар өйделәр.
— Дөньялыкта сиңа зиндан булыр,
Кояш күрмә, пишке! — диделәр.
Татар барда хәтәр бар, дип, кяфер,
Күзең чокып,
Тарих даласына җибәргән...
А, ни хикмәт! —
Дошман каршысына
Килеп чыккан укчы — Җикмәргән!
Буең кыска, акылың сыек булсын —
Коршаганнар сине калыпка.
А, могҗиза! —
җаһил каршысында
Әверелгәнсең гигант Алыпка!
Сихерчеләр тарак ташлаганнар —
Юлларыңда баскан карурман...
«Карурман»нар җырың булып калгач, -
Таш йөрәгең, иблис, ярылган!
Сихерчеләр көзге ташлаганнар —
«Йотам!» диеп, туфан калыккан...
Тылсымыңа — тылсым: дәрьяң корыган,
Мөмкинмени
Хыянәтне яшерү халыктан?!
* * *
Атлантида,
Сине океан йоткан,
Убылганнар Атлантидалар.
Татар Иле,
Кояшларга тотынып,
Сине саклар
җаны фидалар!
*
Синең белән авырыйм ничә гасыр,
Миндә — Атлантида авыруы!
Ул канымда минем ыңгыраша,
Авыруларга юкмы даруы?
Анам карынында чактук әле
Яшәгәнмен синең тәнеңдә.
Мин — бер молекула,
Бер күзәнәк, —
Сагынам сине шул ук хәлемдә!..
Сагынам сине, ерак Татар Иле,
Атлантидам минем, кояшлым!
Атлантида булып батма берүк,
Тәмугларга салма бу башны!
Йә, аваз бир, кыпчак,
кардәш коман,
Йә, аваз бир, үле мәмләкәт!
Йә, торыгыз, Биләр, Тубылгытау,
Тор, Җүкәтау, —
Сүзеңне әйт,
Калыйм канәгать!
Эзлим сине, Болгар-Атлантида,
Юк, малыңны түгел — җаныңны!
Офыккача
ут елгасы булып,
Көрәшләрдә аккан каныңны!
Эндәшегез, кандаш, нәселдәшләр,
Гомер буе көтә Ил-табын...
Сагынышкансыздыр,
еллар кичеп,
Изге туфрагыңа
кил, табын!
Үткәннәрдән бер моң кайта саркып:
- Тубый агач төбенә
Утырыр идем, солтаным.
Тубый агач көйләрен
Тыңлар идем, солтаным...
Ак күбәләк булып рухлар кайта,
Барлык ыру көйли бергәләп:
- Кораеш атлы еланга
Бездин күптин-күп сәлам,
Кораеш атлы еланга
Бездин күптин-күп сәлам!
* * *
Бер Ходаем гына, тик ул әйтер:
«Аваз бирдем сиңа, тел бирдем.
Явыз кавем аны кисә торды,
Үсә торды,
Сиңа гел бирдем!
Файдалан син аны, игелеген күр,
Сакла, татар, иблис-азгыннан,
Сакла, бәндәм, шайтан төкермәсен!.
Тәкъдиреңә шулай язылган.
* * *
Кичке намаз. Кем ул җирне үбә?
Сәҗдә китеп чал бер карт тынган.
Болгар туфрагына ятып үкси,
Кайткан да ул
океан артыннан!
И әремнәр тибри талгын җилдән,
Иркәләнә җаннар бик соңлап.
Соң булса да, кичер, газиз туфрак,
Тәһлил әйтә кошлар сулкылдап!..
Кошлар канатының җилләреннән
Ак чәчләре, кылган шикелле,
Уйнадылар газиз ыруымның — Мөһаҗирнең,
Җан авазы кырга сирпелде:
Йә, Ватаным, саумы!
Кайттым сиңа,
Күрәм сине яңа заманда.
Исән икән синең кәрваннарың,
Сарайларың исән һаман да!
Исән икән, шөкер, Колгалиләр,
(Гали затлар нигә кол булсын?!)
Ә Сөембикәң, Колшәрифләр юлы
Кәгъбә якка илткән юл булсын!
Тукайларың азан әйтә синдә,
Өлгер, ыруым, син дә азанга.
Тик без генәмени — кайта Хәтер,
Җиде гасыр кичеп Казанга*.
Кичке намаз. Дөрли Хәтер уты.
*Җиде гасыр кичеп — Явыз Иванның Казанны алуы күздә тотыла.
Сәҗдә кыла бөгелеп үләннәр.
Азатлыгың өчен үлгәннәр дә,
Хәер-догаң көтеп, ут каршына
Курпы булып шытып килгәннәр!
Җаһил җаннар, ягез, ук атыгыз,
Теләгәнчә җанны кыйнагыз, —
Иманыбыз таза, ут кошыдай*,
Колшәрифкә —
Барыр кыйблабыз!..
Баткан чакта коллык дәрьясына,
Җаның бәргәләнгән чагында,
Төрле кыйтгаларда дога кылган
Туганнарың булды яныңда —
Изге җаның
Кыл өстендә торган чагында!..
...Яшәсен лә мәңге халкым рухы,
Гали, Рөстәмнәргә тиң бит ул...
Татарстан,
Төптән күтәрелгән
Атлантидам,
бәгърем,
син бит ул!
1999
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.