Latin

Аның Тукай Буласын Белмәгәннәр

Süzlärneñ gomumi sanı 1927
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 929
51.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
71.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(истәлекләр) 1946 елның апреле. Партиянең Әтнә район комитеты, Тукай көннәрен үткәрү өчен, Кушлавыч авылына Әтнә районы мәгариф бүлеге инспекторы Нәфикъ Халик улы Яһудинны билгели. Түбәндәге язмалар аныкы. (Марс Ягудин әзерләде). *** 24.IV-46. Минем соңгы көннәрем Тукай белән узды. Бу көннәрдә мин, дөньяның башка кайгы-хәсрәтләрен онытып, фәкать Тукай белән яшәдем: Тукай көнендә сөйләү өчен докладка әзерләндем, Тукай шигырьләрен һәм аның турында язылган шигырьләрне укыдым. Ә менә бүген мин Кушлавыч авылында. Сөекле шагыйребезнең төп йортына килдем. Кушлавыч авылы үзенең тышкы күренеше белән артык матур түгел: йортлар бик таркау утырганнар – анда өч өй, монда биш-алты өй, тегендә ун-унбиш өй... Гаять тирән елга авылны урталай ярып уза. Бу елга, авылны таркауландырып күрсәтү ягыннан күңелсезлек тудырса да, анда язгы кар сулары ашыгып агалар, елганың ике ягы агачлар белән бизәлгән. Язгы кар суларының еракка ук ишетелерлек рәвештә шаулап агулары, тиздән ямь-яшел яфраклар белән төренеп бизәнергә вәгъдә итүче әлеге агачлар – авылга килеп керү белән – күңелгә тулылык бирәләр һәм авыл турында яхшы караш тудыралар... Кушлавыч авылының кешеләре бик ачык йөзле һәм күңелле кешеләр икән. Менә авылга җитәр-җитмәстән үк миңа олы гына яшьтәге бер апа – колхозчы хатын очрады. Ул сыерын һәм сарыкларын кардан әрчелгән үләнгә чыгарган да, төш җитәрәк сыерына бер савыт бәрәңге кабыгы китергән икән. - Нишлисең бит инде, ел авыррак бит хәзер, малларга азык җитми. Үлән чемченеп, көнне үткәрсеннәр шунда, дип чыгарган идем дә, сыерымны кызганып бәрәңге кабыгы алып килдем. Аның теге сарыкларына җитә инде, үлән, җитүен, ә менә сыерның авызына бик үк эләгеп бетми шул – кыскарак, - ди бу апа. Аның бер кулында бәрәңге кабыгы китергән савыт булып, икенче кулында – бау белән бәйләп тоткан коры-сары каты үлән сабаклары: - Аз-маз файдасы тимәс микән дип алып кайтам әле шунда, утын ягы бездә авыррак булып тора, - ди ул, тулы гына йөзле ак чырайлы апай. Мин Тукай турында сорау биргәч тә, апаем кинәт кенә җанланып китте. Ул минем һәрбер кечкенә генә сорауларыма да иренмичә җавап бирә иде. Башта мин, уен-көлке белән: - Апай, бу авылдагы Тукай дигән кешене беләсезме сез? – дип сорадым. Ләкин ул миңа җитди һәм ипле генә уйланып җавап бирде: - Тукай ... Ул бит, энем, бу авылда бик күптәннән тормый инде. Аннан соң, мәрхүм, ул бик күптән, патша хөкүмәте заманында ук, үлгән инде. Хай, ул үлмәгән булса-а!.. Үзе дә шул, тагын әллә нәрсәләр язып бетергән булыр иде. - Ә соң, апай, Тукай туып-үскән йортны сез белмисезме, монда кайсы тирәдәрәк икән ул? - Тукай туып-үскән йорт дип, аның туып-үскән йорты үзе юк бит инде. Ул туган өйнең нигез урыны гына бар. Анда инде, башка өй салынып, ул өй дә хәзер би-ик искергән инде... Тукайның миләш агачы, аның шомырт агачлары бар, алары саклана. Менә шул сезнең шикелле каладан, ерак-ерак урыннардан килгән кешеләр ул агачларны карап китәләр... Монда әле хәтта Казаннан укучы балалар да киләләр, Тукай авылын карыйбыз дип... Безгә тагын өчесе дә яшел телогрейкалар кигән кызлар очрадылар. Алар, безнең Тукай турында сөйләшүне ишетеп, туктап кына тыңлап торалар иде. Аларның икесе авыл советында эшләүче хисапчы-секретарьлар, берсе уку йорты мөдире икән... Урыны-урыны белән пычрак ера-ера, чылтырап аккан кар суларыннан атлап чыгып килә торгач, әлеге апай белән без мәктәпкә якынлаштык. Мәктәп элекке мәчит йортында икән. Шуның янында гына Тукай нигезе. Әнә ул! Әнә, китапларда рәсеме чыккан тәбәнәк кенә агач өй. Ул инде иске һәм балчык белән сыланып беткән. Аның ишегалдында бер хатын йөри, уң аягын күтәреп, ике култык таягына таянган бер ир кеше тора, шунда ук кечкенә-кечкенә генә балалар чуалалар. Менә шул өй Тукай нигезенә салынган да, бик күптәннән инде, бу кешеләр шунда торалар икән. Ир кеше үзе Ватан сугышы инвалиды булып, семьясында җиде җан асрала икән. Соңрак мин аларның үзләре белән дә сөйләштем. Бу өйнең салынуын абый белән апай үзләре белмиләр дә икән әле. Алар кечкенә вакытта, ягъни моннан 30-40 еллар элек салынган өй инде бу. Апай кешенең атасы эшләткән йортка, бу абый йортка кергән икән. Читкә китү булса да, апайның тагын Гадел исемле олы улы булып, ул Әтнәдә тракторист булып эшли икән. Мин Әтнәдән килгән булгач, апай үзенең улы турында да сорашып алды. Тик мин аның улын белми идем. Моңар апайның азрак кәефе китте. Ул, бик гаҗәпсенгән рәвештә: - Кара аны, ул алай Әтнәдә торгач, ничек инде сез минем улымны белмисез. Минем улым Әтнәдә тракторист булып эшли ич – Гадел Хәкимов. Кара аны, сез белмисез икән, Тукай шикелле бик уңган, бик-бик зиһенле егет ул – минем улым. Аны Әтнәдә барысы да беләләр... Шушы ук көнне мин Тукайны белгән берничә карт белән сөйләштем. *** Галиев Касыйм, Кушлавыч мулласы: - Мин үзем Яңа Шимбернеке. Кушлавыч авылында 45 ел торам – үзем 73 яшьтә. Бу авылга мин мулла булып килдем. Миңа кадәр монда Габделхәер хәзрәт мулла иде, ә ул – Тукайның атасы үлгәч килгән кеше. Габделхәер мулла 1901 елда үлде, мин дә шул елны килдем... Бу Кушлавычта Тукай нәселеннән өч буын мулла булып торган: Тукайның атасы Гариф, Гарифның атасы Галим, Галим хәзрәтнең атасы Шәмсетдин. Гариф хәзрәт үзе дә шул Тукай шикелле шагыйрь булган, тик аның шигырьләре бер дә калмаган инде... Гариф хәзрәт бик шаян, шат, уен-көлкеле кеше булган. Тукай – бик ябык кына, чандыр гына бер малай иде. Мин аны набор эшенә кайту вакытында күреп беләм. * Асия абыстай, Касыйм мулланың хатыны: Ул, Кушлавычка кайткач, чат язу эшендә булган. Һаман өйдә утырып язган. Кергән кешеләр белән дә юньләп сөйләшмәгән. Безнең әтиебез әйтер иде инде, мин кергәч, бер дә сөйләшмәде диер иде – менә турысы гына шул... Чат язу эшендә булган... Бер чыкканымда ди торган иде әти, Гариф хәзрәт биеп җибәрде ди торган иде, киез итек кигән иде, ди. Бик җиңелчә, уенчак булган ул... Хупҗамал исемле карчык, Фәтхулла җәмәгате, сөйләр иде. Ул Тукай кечкенәдән бик усал булды дип әйтә торган иде. Тукайның анасы шуларның күршесендә генә булган. Тукайны ике яшьлек вакытында күтәреп керә торган иде дә ди, ул безнең шкафларга менеп, савыт-сабаларны ватып бетерә торган иде, ди. Тукайның анасы баласын күтәреп керә башласа, теге җәфа тагын керә инде, дип тора торган идек, ди ... Аның шулай зур кеше булып китәсен белмәгәнбез инде. Белсәк, барысын язып, бөтен әйберләрен саклап барган булыр идек ... Мин аны шул наборга кайткан вакытында бер мәртәбә генә күрдем, анда да әллә ни сөйләшеп утырмадык. Аннан соң мин аны Казанда Рамазанов номерында яткан вакытта бер күрдем. Ул вакытта кәефе юк иде, авырта иде... Анда да әллә ни сөйләшеп утырып булмады... Безнең әтиебез Казанга барганда Тукай янына кергәләп-чыккалап йөргән. Шул вакыт аның тора торган урынында бик күп рәсемнәр булган... Минем әти кергән вакытта ул ботинка киеп ята иде ди. Әтинең юлдашы: «Габдулла, рәсемнәр бик күп икән өеңдә», дигәч, «кермәсә кирәк түгел әле, тар итеп», дип, бик җиңел генә әйтте дә куйды, ди. Әти шуны исенә төшкән саен әйтеп көлер иде. Безнең әти аның шигырьләрен бик ярата иде, аларны яттан белә иде, менә ничек итеп язган бит дип әйтә торган иде ... Хәзер Тукай туган өйнең нигезе генә бар. Шул нигез янында башка өй. Анда хәзер башка кешеләр торалар. Тукай туган өйнең нигезенә алар ел саен кабак утырталар, кабак бик уңа анда, кабак. Тирес сибәләр дә, ел саен кабак утырталар. * Ситдыйков Зиннәт, Кушлавыч авылы колхозчысы, 72 яшьтә: - Тукайның атасы Гариф хәзрәт безгә кодарак тия иде – якын ук кода түгел, ераграк кода. Аның атасы Гариф кагарга ярата иде, шешә төбен кагарга ярата иде. Ул безнең әти белән шунлыктан дус иде... Габдулла атасыннан туып кына калды инде... Үги атасы аны яратып җиткермәде... Инде хәзер моңа урын юк бит инде, читтән килгән баланы берәү дә яратмый бит ул, аны Урманай Гыйззәтулласына бирделәр. Мәрхүм яратмады үзе аны. Аннан качып кайта... Кырлайдан да качып кайта бу... Беренче башлап Тукай безгә наборга кайтудан өч ел элек кайтты. Мин аны Казанда Сәйдәш казармасында очраттым. Аның өе тәрәзә буендарак иде, җырлап утырыр иде ул шунда, мин аны тәрәзәдән генә барып карар идем. Тукай шул, мәрхүм, мине күрде дә, «ә-ә, Зиннәт абый, бик яхшы килүеңә, мин дә кайтыйм әле синең белән», диде. Шунда ул иптәшләренә нәрсәдер әйтте дә, тиз генә киенеп чыкты. Без Болгар номерына киттек. Анда әле мине кертмиләр иде – чабаталы дип. Чабаталы мужикларны кертмиләр иде анда. Шуннан капка төбендәге кибеткә минем чабаталарны салып бирде дә, аннан ботинка алып кидерде. Кереп пәрәмәчләр, пилмәннәр ашадык. Без анда өч сәгать утырдык – кояш баер алдыннан гына чыгып киттек. «Тормышларыгыз ничек, игеннәр буламы-булмыймы? Авылда ни хәлләр бар?» – дип сораша иде. Чыккач, чабатаны кибеттән тагын кире алдык... Ул китте үз эшенә, мин киттем үземнең квартирама – кояш баеган иде инде (көз көне иде бу үзе, сабан урагы бетмәгән иде әле). Ул: «Син, Зиннәтулла абый, миңа карама инде, мин үз вакытым белән кайтырмын», - диде. Шуннан өч көннән соң кайтты. Бездә 15 көн торды. Бик язар иде. Язар иде, язар иде дә, аннан укыр иде дә җыртып ташлар иде. Язар иде дә, җырлар иде дә – җыртып ташлар иде. Без мужик халкы инде, эштән бушамый идек. Ул бернәрсә дә эшләмәс иде, язар да утырыр иде. Үз балабыз шикелле бер табында утырып ашар иде. Уен-көлке сүзләр сөйләп, үзенең башыннан үткән авыр хәлләрне сөйләп утырыр иде. Кичен, әнә теге болынлыкта безнең уен була торган иде, Габдулла белән шунда яшьләр-кызлар янына уен карарга чыга торган идек. Ул бик чибәр иде. Чиста гына киенеп, хушбуйлар сибеп җибәрә... Аның чибәрлегенә исе китмәгән кеше булмый иде инде, кызлар аның артыннан өелешеп кенә йөриләр иде. Ә болай үзенең кызлар янына куна барып, кочаклашып йөргәне юк. Һәрвакыт минем белән чыгып, минем белән бергә кайта торган иде... Муллалар янына барып йөргәне юк... Шуннан соң өч ел узгач, ул наборга кайтты. Анда да башта безгә кайтып төште. Көзнең пычрак вакыты иде. Но бу кайтуында ул бездә озак тормады: бер генә кич кунды да, икенче көнне үк Мәңгәргә бару өчен Әтнәгә китте. Озак торырга, бу ураза вакыт иде. Безнең авыл халкының барысы да ураза тота ул вакытта. Картлар арасында җайсызлангандыр инде. Ул үзе ураза тотмый иде. Шулай өйлә вакытында гына кайтып төште ул безгә бер юлдашы белән – Мәчтүрә малае, Мәңгәрнең. (Мәчтүрә дигән хатын Уральскига барып сөлге-ашъяулык сатып йөри. Шуннан таныш... Ул улын үз аты белән Казанга Тукайны алмага җибәрә. Н.Я.). Юлдашы да ураза түгел икән. Шуннан Тукай мине чакырып алды да, кил әле монда, Зиннәтулла абзый, дип, Ситдыйк абзыйга әйт әле, без чәй эчеп алыр идек, диде. Әти абзарда эшләп йөри иде. Барып әйттем, Габдулла, шулай, чәй эчәр идек дип әйтә, дип. Ярый, минем чокырыма ул кереп ятасы түгел, әйт, самовар куеп бирсеннәр, диде. Үзләрендә аларның кала күмәчләре, ак булкалар бар иде... Өйдә өчебез генә. «Кая әле, Зиннәт абый, син дә ашап-эчеп ал, теләсәң», - диде Габдулла. Ишекне бикләдек тә, мин дә алар белән бергә ашап-эчеп алдым. Моны инде берәү дә белмәде... * 24.IV-46. Кич. Мин квартирада. Мәктәп мөдире Зиннәтуллин авыл советына эш белән китте дә, без аның хатыны белән икәү генә калдык. Хәйруллина Хәлимә иптәш үзе Калинин өлкәсендә туган икән дә, сугыш елларында Горький шәһәрендә заводта эшләп, күптән түгел генә ире белән монда, Кушлавыч авылына килеп чыккан. Ул монда яңа кеше һәм бернәрсә дә эшләми икән. Мин Сибгат Хәкимнең Тукай турындагы поэмасын сугышка кадәр үк укыган идем инде. Бүген, шагыйрьнең туган җиренә үзем килеп, аның туган йорт урынын, ул йорт урынындагы миләш һәм шомырт агачларын үз күзләрем белән күргәч, үземне сөекле шагыйребезнең кечкенә вакытта уйнап йөргәндәге тәпи эзләренә басып йөрим кебек хис итүләр сәбәпледер инде, шагыйрьнең бала чагына тагын бер мәртәбә һәм тулырак итеп кайтасым килде. Шул уй һәм теләкләр белән мин «Шагыйрьнең бала чагы» поэмасын укый башладым. Мин аны кычкырып укыдым һәм Хәлимә ханым да кызыксынып тыңлап утырды. Укыйм. Хәлимә ханым, тыңлаган саен игътибарын арттыра төшеп, «Хай, җаным!», «Ах, мескенне!» кебек сүзләрне әйтә-әйтә, Тукайны кызгануыннан нишләргә дә белми утыра. Бервакыт мин күз төшереп алам. Хәлимә ханымның йөзе бөтенләй кызарып, борыннары бүртенеп үк киткәндәй булды. Тукайның ана кулыннан асрауга китү көннәрен һәм ананың шигырьләрен укый башлагач, Хәлимә ханым бөтенләй сулкылдап-сулкылдап җылый иде инде. Бу хәл минем дә хис һәм тойгыларыма нык тәэсир итте. Күңелем артык нечкәреп, күземә яшьләр килеп тыгылды. Ләкин мин, Хәлимә ханымнан җайсызланып, ничек кирәк алай түздем, күз яшьләремне кире йотып, әлеге дәһшәтле юлларны укып үттем. Аннан соң поэмада ачы кызгану һәм җиңел юмор, яшь аралаш уен-көлке үрелеп бара башлый... Монда инде Хәлимә ханым да җылавыннан туктады. 1946 ел, Кушлавыч авылы.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.