Latin

Аллаһы Каһәре

Süzlärneñ gomumi sanı 207
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 168
51.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Нәсер
Әгәр дә Аллаһының каһәре булса, ул минем дошманнарыма, гөнаһасыз була торып та җанымны аяк асларына салып таптый-таптый җәберләүчеләрем өстенә төшәр иде, дөнья йөзендә яшәүчеләргә гыйбрәт өчен бу хәлләр телләрдән-телләргә таралыр иде. Юк, мин үпкәләп әйтмим, хикмәт анда гынамыни? Җаным әрни, җаным! Өзгәләнмичә генә, суелып-суелып китеп әрни. Миңа ул дошманнарымны онытырга кушалар, аларга үпкәләмәскә киңәш итәләр. Кешеләргә сөйләсәм, ышанмаслардыр инде!
Аллаһының каһәре булса, беленми калмас иде, төшәр иде лә ул!
Инде менә, тормышта минем дә урыным барлыгын башкаларга күрсәткәннән соң, дошманнарым хакында да уйларга, гомерем елларының санлы төймәләрен кайтарып булмастай итеп чигереп куярга тиешмендер, мөгаен. Тагын бер кат хәтердән кичерергәдер?..
Ә күңел ачылырга теләми.
Гүяки ул дошманнарымның сурәтләре каршымда дию кыяфәтләрендә пәйда булалар да, хәзер өстемә ябырылырлар төсле. Ә мин кайда, кемгә сыенырмын?
— Аллаһы!..
Алар да аңа сыеналар. Алар да намаздадыр, алар да догададыр, уразада... Аларның да гомере хисаплы еллардан гыйбарәт шул!
Кешеләрдә бер-берләренә карата сөешмәү-өнәмәү кебек табигый тойгылар да бар әле. Ягъни, адәм балаларының бер төрлеләренә икенчеләре ни өчендер охшамый, хәтта моның сәбәбен дә белә алмыйлар...
Адәмдә адәмне өнәмәү бар инде ул. Кыяфәттә генә түгел, хикмәт хәтта эчке дөньяларының төрле-төрле диңгез тамчыларыннан яратылган булуыннанмы, әллә инде бөтенләй дә өченче дөньяның катнашы барлык сәбәбеннәнме, төгәл генә ачыклап әйтә дә алмыйм. Адәмнәргә Аллаһы каһәре шушы түгелме икән?
Декабрь, 2000.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.