Latin

Әл-Кыйсьмес-Сани Мин Китаби «Мөстәфадел Әхбар Фи Әхвали Казан Вә Болгар» - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4268
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2135
30.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
44.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(«Казан һәм Болгар хәлләре турында
файдаланылган хәбәрләр» исемле китапның икенче томы)
РОССИЯ ТАРИХЫННАН СӘХИФӘЛӘР
Казанның Россия составына кертелүе һәм татарларның яңа шартлардагы халәте
Россия 961(1552) ел ахырында татарларны җиңеп, Казан шәһәрен һәм аның тирә-юнен яулап алганда кальга эчендә сигез манаралы бер җамигъ мәчет ', «Таҗик ермагы» *дип йөртелгән урында тагын бер мәчет һәм мәдрәсә була. Галимнәрдән, хөрмәткә лаек габбасилардан һәм бөек сәедләрдән ' күпмедер шәхесләр булып, аларның башында нәкыйбел-әшраф2 дип танылган мелла Шәрифкол исемле бер зат тора. Ул ислам ханнары һәм шәһәр халкы алдында ихтирамга һәм зур хөрмәткә лаек була.
'Җамигъ мәчет — баш мәчет, җомга укыла торган мәчет.
«Росия князьләре Казан ханнарына илчеләр аша хатлар күндергәндә, мелла Шәрифколга да махсус хат һәм бүләкләр җибәрә иделәр»,— дип сөйлиләр. Ахырда, россиялеләр Казанга һөҗүм иткәндә, ул үзенең иярченнәрен җыеп мәдрәсәгә керә һәм мәдрәсә түбәсенә чыгып россиялеләр белән бик каты сугыша. Руслар аны мәдрәсә түбәсеннән чәнчеп төшерәләр һәм ул шулай итеп шәһит була...
Шулай да Казан Россия составына кергәч мөселманнарның дин һәм дөнья эшләренә комачаулык һәм кысынкылыклар булмый *. Татарлар арасында туган дәгъва һәм низагларны, мәеттән калган малны бүлү һәм васыятьләрне үз меллалары һәм олылары җиренә җиткереп хәл кылалар. Теләгән җиргә һәм теләгән рәвештә мәчет, мәктәп һәм мәдрәсәләр бина кылганнар. Кемне ихтыяр итсәләр, әгәр ул риза булса, имам иткәннәр. Имамнарны кире кагуда да мәхәллә һәм авыл халкы мөстәкыйль булган. Балаларга исем бирү, өйләнү, мәетләрне күмүдә һәркем үз ихтыярында булып, моңа кем дә булса читтән катнашмаган, ягъни Россия дәүләте бу эшләргә һичнинди каршылык кылмаган.
Шуның өстенә, бистә халкы, ягъни шәһәрнең төп халкы булган мөселманнар үзләре әһле ислам телендә— «йомышлы мөселманнар» **, ә россиялеләр каршында «татар сәүдәгәрләре» исемендә танылып, һичнинди комачаулыксыз, тулы ирек белән һәртөрле сәүдә һәм алыш-биреш алып барырга хаклы булганнар. Бу хәл 1220(1805) елга чаклы дәвам иткән. Моннан соң «йомышлы мөселманнарның» бу хокуклары һәм сәүдәдә яшәп килгән тәртипләр бетерелгән. Сәүдәгәрләр дүрт дәрәҗәгә бүленеп, дүртенчесе «мещан» дәрәҗәсенә төшерелә. Беренче дәрәҗә сәүдәгәрләргә бөтен Россиядә, хәтта чит илләр белән дә сәүдә итү хокукы бирелә. Икенче дәрәҗәдәгеләрдән чит илләр белән сәүдә итү хокукы алынып, алар —
1 С ә е д — башлык, җитәкче, Мехәммәд пәйгамбәр нәселеннән булган кеше.
2 Нәкыйбел-әшраф — бөекләрнең җитәкчесе,
Россиянең барлык өлкәләрендә, өченче дәрәҗәдәге-ләр — кайбер өлкәләрдә генә, ә мещаннар исә фәкать үз шәһәрләрендә генә сәүдә һәм алыш-биреш итәргә хокукль! булып кала. һәркайсы, дәрәҗәсенә күрә, хәзинәгә билгеле күләмдә салым түләү, мещаннардан башкаларның гаскәр хезмәтенә алынмау тәртибе кертелә. Авыл халкының исә асыл затларыннан башкалары ике төркемгә бүленә һәм берсе — «казакъ» *, икенчесе «ясаклы» ** исеме белән атала. Ясак-лылардан бары имана *** алынып, чирүгә ! бару хезмәтеннән азат ителәләр. «Казакъ» җәмәгатенә исә кирәк чакта чирүгә бару бурычы йөкләнә...
Авыл халкының «казакъ» дип аталганнарына кайбер чакта, солдат бирү өстенә, сугыш кораблары өчен урманнардан зур имен агачлары кисеп, билгеләнгән урынга ташу хезмәтләре дә йөкләнә. Вакыты белән солдат бирүдән азат ителгәнлектән, бу хезмәтләр бик мәгъкуль саналган, чөнки аларга казнадан җан башыннан хәтта бераз хезмәт хакы да бирелгән. Безнең бабаларыбыз — шушы «казакъ» дип йөртелгән төркемнән. Петр I 1123(1711) елда Казанга килеп, башта «лашман» хезмәтенә**** 700000 кеше билгеләнә. 1133(1721) елда махсус штаб ачылгач, бу сан киметелә һәм 120000 гә калдырыла. Шул вакытлардан башлап сугыш көймәләре ясау туктатылганчы һәм лашман хезмәте беткәнче халыкка имән агачын кисү кискен рәвештә тыела. Әгәр берәүнең имән кискәне исбатланса, ул яман җәзага тартыла һәм аңа үлем куркынычы яный. Моннан соң, 1260(1844) елларда, ут көче белән йөри торган көймәләр уйлап табыла, Россия мәмләкәтендә дә ут көймәләре ясала башлый, агачтан сугыш көймәләре ясау һәм аңа бәйләнешле хезмәтләр бетерелә. 1276(1859) елларда «лашман» хезмәте дә, атлысы булсын, җәяүлесе булсын, тәмам юкка чыгарылып, лашманчы казакътан һәм ясаклыдан бертигез солдат алына башлый.
Башта бер өйдән бер генә кеше алына. Соңыннан үзеннән соң берәр кешесе булмаганда һәм күп кешеле гаилә барында аз кешеле гаиләдән солдатка алмау кебек законнар чыга. Ләкин эш башкаруда зур кимчелекләр булганлыктан, бу шартлар тиешенчә сакланмый, халыкка күп золым һәм җәберләр кылына. Чираттагы кеше читтә булса я качса, бөтенләй чиратта тормаган кеше алына.
1 Чирү — гаскәр.
Шуның аркасында чираттагы кешеләрне кулга алып, качмасын дип богаулап куеп, ун-унбишәр көн, хәтта артыграк та каравыл астында тоталар иде. Хәтта безнең заманда да мондый законсызлыклар эшләнә, чираты җиткән кешене, качмасын дип, һичнинди гаебе булмаган икенче берәүнең аягына богаулап куялар, һәрвакыт, ни генә эшләргә туры килсә дә, хәтта йоклаганда да һәм бәдрәфкә чыкканда да икесе бергә булалар. Бу үз күзебез белән күргән хәлләрдән. Шулай ук безнең заман хәлләреннән: берәр кеше ниндидер эш буенча ерактан шаһит итеп чакырылып, теге һәм бу мәшәкать аркасында вакытында килә аямаса, баш бирмәүче дип җәза бирәләр, ә килсә, бөтенләй гаепсез-гә үзен ябып куялар. Болар — мәслихәт белән эшләүне юкка чыгару күренешләре.
84 нче интихабтан ' башлап, мөселман урынына русны һәм киресенчә алу тыела, ә 1271(1854) елда бу шарт бөтенләй бетерелә. Ара-тирә бу законнарда вак-төяк үзгәрешләр булып торса да, алар турында сүз озынайту һәм тәфсилләп сөйләүдән тыелып, дәшми калабыз. Ниһаять, 1291(1874) елда расланган яңа низам буенча, һәммә халыктан, башлыча 21 яше тулган егетләрдән кирәк кадәр солдат алына башлый. Казан сәүдәгәрләре арасыннан, мөселманнардан беренче булып, Шәмсетдин бине Сәгъдеддин әл-Күгәр-чени углы Җәләлетдин солдатка алына. Юныс бай балаларыннан ике кеше өчен акча түләү билгеләнә. Фәкать ата-аналарының берәрсе эшкә яраксыз яки ятим, авыру һәм зәгыйфь кардәшләре булып, башка ярдәм һәм тәрбия итәрлек кешеләре булмаганнар гына бу кагыйдәгә кертелмиләр һәм солдатка алынмыйлар. Солдат хезмәте башта егерме, аннан соң егерме биш елга чаклы һәм артыграк та сузылып, хәзер унбиш, ә күбесенчә алты ел хезмәт соңында рөхсәт белән илләренә кайтарылалар.

Петр I
Россия дәүләтенең Романовлар династиясеннән мәшһүр һәм мактаулы падишаһы Петр бине Алексей бине Михаил бине Федор бине Никита — «Беренче Петр» яки «Бөек Петр» дип танылган'һәм Россия дәү-
1 Интихаб — сайлап алу. Бу очракта солдат хезмәтенә алу.
ләтендә «император» исемен беренче алган заттыр. .Ул 1094(1682) елдан падишаһ, 1120(1708) елдан император булып', 1137(1725) елда дөнья куя. Күп вакытлар дошманнарыннан өстен чыгып, зур фидакарьлек һәм тырышлык белән Россия шәһәрләренә һәртөрле һөнәрләр һәм сәнгатьләр кертеп, законнар төзеп, илне нык агартып, тәртипкә сала. Ул заманга чаклы Россия мәмләкәтендә ел исәбе дөнья яратылыштан исәпләнгән була. 1113 ел һиҗридә дөнья яратылышыннан башлап 7208 ел саналган булса, милади тарих буенча 1700 ел була. Олуг Петр, башка христиан илләренә ияреп, дин һәм дини кануннар нигезендә һәр яктан ихтирам ителергә һәм олыланырга тиешле хәзрәте Гайса галәйһиссәламнең тууыннан исәпләнгән милади тарихка күчәргә әмер бирә. Шулай итеп, 5508 елны алып ташлап, Гайса туган елны тарих башы дип исәпләп, 1 январьдан башлап милади тарих белән «1701» ел дип саный башлыйлар. Шул заманнан бирле рус халкы милади тарихны кулланып эш итә. Айлары рум һәм юнанча 2 исемнәр белән гыйнвар, февраль һ. б. дип санала.
Спасе өязе Иске Рәҗәп авылы кешеләренең игенчелек, печәнлек һәм урман җирләрен, шулай ук күршедәге башка авылларның чикләрен билгеләп язылган һәм хәзинә3 мөһере белән расланган ышаныч язуларында һәм шул авылның имамнарыннан булган мелла Зәйнелгабидин бине Габделкәрим исемле шәхеснең тәрҗемәсендә мондый юллар күренде: «Тарих 7203 ел декабрьнең унөченче көне илән указ олуг. Газыйм падишаһ хәзрәте — олуг князь Петр Алексеевич, барча олуг һәм кечек, ак падишаһ, Россия йортын үзе тотучы, үзе биләүче, указ куәте белән Казан өязенең Рәҗәп авылы татарлары югарыда язылган җирләрне сукалау һәм печәнен чабу очен укадиләр4 илән биләргә олуг падишаһ хәзрәтенең бердән ясак белән тармакка, ягъни түләмәккә, бу замандагы аңлатуны Казанга түләргә яздым». (Сүзе тәмам.)

1 Мәрҗани биредә төгәлсезлек җибәргән: Петр I 1708 елда түгел, 1721 елда император була.
2 Рум һәм юнанча — грекча,
3 Хәзинә — бу урында дәүләт мәгънәсендә.
4 Укадиләр — угодьелар — файдалана торган җир биләмәләре.
Әмма мөселманнар һәр очракта һиҗри тарихны кулланып, айларны: «Мөхәррәм, сәфәр, шәһре рәбигыль-әүвәл, шәһре рәбигыль-ахир, җөмадиел-әүвәл, җө-мадиел-ахир, рәҗәб, шәгъбан, шәһре рамазан, шәүвәл, зөлкагдә, зөлхиҗҗә»,— дип саныйлар. Фәкать игенчелек эшләре өчен, кояш хисабы белән яз башыннан башлап, «хәмәл, сәвер, җәүза, саратан, әсәд, сөнбөлә, мизан, гакърәб, кавыс, җәди, дәлү, хут» ' дип, гарәби исемнәр кулланалар. Ә кайчакта, мөселман гарәпләрдә йөртелгән сөрьяни 2 исемнәр белән, «азәр, нисан, айяр, хәзиран, тәммүз, аб, эйлүл, тиш-рин әүвәл, тишрин сани, кянун әүвәл, кянун сани, шо-бат» дип саныйлар. Ул заманнарда Казан мөселманнары унике хайванга бәйле төрки тарихын да белгәннәр һәм кулланганнар.
Бу урында Олуг Кавал имамы мелла Сәлимҗан бине Дустмөхәммәд исемле шәхеснең бер китабында язган сүзе үзгәртмичә китерелә: «Руслар хисабы буенча 7208 ел булган иде. Бактылар, Гайсаның тарихынча 1700 ел булган. Ул Адәм галәйһиссә-лам тарихын ташладылар, ошбу—1700 елдан алдылар да, Гайсаның тарихын «мең дә җиде йөз дә бер» дип саный башладылар. 1708 ел булды, пәчин елында 5508 ел тәмам ташланды. И аңлы кеше, бел, кояш елының өч төрле хисабы бар: берсен — «фарсилар хисабы» диерләр. Аның белән Болгар кешеләре файдаланганнар. Берсенә — «Румия хисабы» диерләр. Аның белән христианнар файдаланганнар. Берсе белән барлык шәһәрләрдәге мөселманнар файдаланганнар. Димәк, хәмәл хисабын барлык мөселманнар белергә тиеш, чөнки намаз вакытлары аның белән
' X ә м ә л — сарык бәрәне, март ае.
С ә в е р — үгез, апрель ае.
Җәүза — игезәкләр, май ае.
Сарвтан — кысла, июнь ае.
Әсәд — арыслан, июль ае.
Сөнбөлә—- ашлык башагы, август ае.
М и з а н — үлчәү, бизмән, сентябрь ае.
Гакързб — чаян, октябрь ае.
К а в ы с — җәя, ноябрь ае.
Җ а д и — кәҗә бәтие, декабрь ае.
Д ә л у — су чиләге, январь ае.
Хут — кит балыгы, февраль ае.
Әлеге айлар зодиак тамгасы буенча һәр милади айның 22 сеннән алып алдагы айның 22 сенә кадәр булган араны күрсәтәләр. 3 Сөрьяни — ассирияле.
беленә, кояш баю аның белән беленә. Тагын белегез: элек фарси нәүрүзе ', ун көннән соң румия нәүрүзе, аннан ун көннән соң хәмәл нәүрүзе була. Шәһ-ре Болгар галимнәре «бапа нәүрүз, карт нәүрүз, эсселек нәүрүзе»,—• дип күрсәттеләр, һәрбер нәүрүз һаваның берәр үзгәрешен күрсәтә». (Сүзе томам.)
Югарыда телгә алынган мелла Сәлимҗанның вафа-ты кайсы елда икәне билгеле булмаса да, 1182(1768) елда, 36 яшендә ул әле исән була.
Югарыда телгә алынган Петр I 1116(1704) һиҗри елда мәмләкәт халкын тәмам тикшереп, никадәр халык бар — исемнәре белән тәфсилләп, саннарын дәфтәрләрдә беркетә һәм 1134(1721) һиҗридә, шуңа таянып, җан башыннан имана2 түләү кертә. Бу тикшерү рус телендә «беренче ревизия» дип таныла. Икенчесе 1157(1744) елның ахырында аның кызы Елизавета патша заманында була. Өченчесе— татарлар арасында «Әби патша» дип йөртелә торган мәликә Катерина бик;те Алексей әс-сания3 гасырында — 1178(1764) елда; дүртенчесе шуның ук гасырында — 1196(1781) елның ахырында — барс елында; бишенчесе •— сигез ел үткәч; алтынчысы — аның оныгы Александр бине Павел бине Петр гасырында, 1226(1811) елда; җиденчесе — 1231(1815) елда; сигезенчесе — 1250(1834) елда; тугызынчысы — 1266(1849) ел ахырында, икенче оныгы Николай бине Павел гасырында; унынчысы — аның углы, гасырыбызның падишаһы Александр II бине Николай заманында, 1273(1856) ел ахырында үткәрелде.
Әлеге Петр I гасырында, 1116(1704) елдан башлап, берничә кешедән сайлап солдат алына башлый. 1120(1708) елда Россия мәмләкәте «губерна» дип исемләнгән өлкәләргә бүленә.
Оренбург шәһәре
Казан чигендә олы бер өлкәнең гүзәл, нык һәм сәүдә үзәге булган шәһәредер. 1147(1734) елның азагында мирза Котлыгмехәммәд бине Тәвәккәл бине Мәмәш бине Дәүләтмөхәммәд бине Уразмөхәммәд хан, Россия гаскәре белән килеп, бу шәһәрне төзетә. Рус дәүләтенә күп хезмәтләр күрсәтеп, ул генерал-майор дәрәҗәсенә ирешә. 1160(1747) Һәм 1167 (1753) елда исән булганлыгы мәгълүм*. Хәзерге көнгә кадәр Оренбургта өч мәчет төзелде.

1 Нәүрүз — яңа ел башы.
2 Имана — салым.
3Катерина бинте Алексей „ Алексеевне II.
әс-сания — Екатерина


КАЗАН ТАРИХЫННАН СӘХИФӘЛӘР
Казанның истәлекле урыннары, урам һәм мәйданнары, базарлары
Хәзерге көндә кальга капкасыннан башлап университетка хәтле сузылган төз һәм киң урам һәм кальга капкасыннан чыгып, ике якка төшеп киткән урамнар — ислам хөкүмәте заманында да шулай булган. Бу заманыбызда борынгы мөселманнардан калган истәлекләрдән бер манара бар. Аны мөселманнар — «хан мәчете» дип, руслар «Сөембикә манарасы» дип атыйлар. Кальга эчендә хәзер банк урнашкан бина һәм «дом» дип йөртелә торган губернатор сарае янындагы «Таҗик ермагы» исемле ермакта бер мәчет һәм мәдрәсә булган.
Болакның көньягында, хәзерге «Печән базары» дип йөртелгән урында, мөселман каберлеге булган. Руслар Казанны алганда, Шаһгали хан, гаскәр белән килеп, Зөя тамагында Зөя шәһәрен салган һәм шул тирәдә булган чуваш, чирмеш, калмык кебек халыкларны Россия кул астына керткән. Казанга һөҗүм вакытында Шаһгали хан алар [руслар] яклы булып килгән, Казан мөселманнары хәзерге «Җиһанша мәчете» ' каршындагы чиркәү урынында булган Нугай капкасыннан чыгып, бик каты сугышканнар. Шуннан соң Шаһгали хан, каберләр өстендәге агачларга яшеренеп, Болакны кичкән һәм Арча кыры ** тарафына үткән. Шәһәрне руслар алганнан соң *** да мөселманнар бераз вакыт мәетләрен шул каберлеккә күмгәннәр... Йосыф бине Исхак бине Исәнкол бине Рах-манколый бине Рәхмәтулла бине Габдеррахманның ике углы — Хәсән белән Хөсәен: «Безнең Рахманко-лый исемле бабайның Печән базарында аракы сатучы

1 «Җ иһанша мәчете»— хәзерге Г. Тукай һәм Г. Камал урамнары чатындагы 15/14 номерлы йорт. Профтехучилище урнашкан бина.

Мохтар бине Әднакол әл-Җәбәли капкасы төбендә күмелгәнлеген, кечкенә чакта атасы Исхак белән бергә килеп аны зиярәт кылганлыкларын атабыз Йосыф сойли иде»,— диләр...
Тагын, Баязид бине Хәмид бине Арслан йортының (ул хәзер Гобәйдулла бине Габдулла бине Габдеррә-шит әл-Кәчеви йорты дип йөртелә) бакчасында борынгыдан билгеле бер зират бар.
Тагын, Апанай Хафиз «Зәңгәр мәчет» ' каршындагы каберлектә күмелгән, ә аның углы — Исмәгыйль бабай ике бистә арасындагы каберлектә күмелгәнлектән, ике бистә арасындагы зират соңрак оешкандыр дип уйларга мөмкин...
Халык телендә йөргән хәбәрләргә караганда, ислам хөкүмәте вакытында яз аенда Болгар шәһәрендә, ул харап булгач, Казан шәһәрендә зур бер базар булган, Анда Хаҗитархан, Кырым, Дагыстан, Харә-зем, Урта Азия, Кашгар якларыннан, Россия шәһәрләреннән, Кытай сәүдәгәрләреннән күп кеше килеп, зур җыелыш, күңел ачу һәм тамашалар уздырылган. Шаһгали хан Зөя крепостен төзеп, анда базар оештыргач, Казанда тәртипсезлекләр күплектән, Казан базары сүнә һәм Зөягә күчә. Соңыннан Казан тәмам руслар кулына күчкәч, Сура елгасының Иделгә кушылган урынындагы Васильсурск шәһәренә, аннары Нижний2 тарафындагы Исад дип йөртелгән урынга каршы якка күчерелә. Шул урында яшәгән дип уй-ланылган Макар исемле изгеләренә нисбәтән, ул базар үзенә «Макарья» исеме ала һәм татар телендә, шуннан үзгәртелеп, хәзер дә «Мәкәрҗә» дип мәшһүр һәм танылган.
1231(1815) елгы янгында андагы кибетләр һәм башка биналар янып бетә. 1232(1816) елда аның урынына Ока елгасының Иделгә кушылган җирендә кибетләр төзелә. Бу хәзерге зур биналары һәм башка төрле төзелешләре белән мәшһүр бик зур һәм төзек бер базардыр. Монда йөз миллион тәңкәлек, хәтта артыграк та мал җыелуы һәм әйләнештә булуы билгеле. Ул базар асылда шәһре Болгардан Казанга күчерелгән базарның дәвамы. Соңгы заманнарда җәен җомга көннәрендә берничә авыл берләшеп, бер-бер артлы төрле урыннарда «җыен» дип аталган бәйрәм ясыйлар һәм туган-тумача, дус-ишләр бер-берсенә кунак булып йөриләр. Бу бәйрәм шул Казан базарыннан калган бер күренеш дип сөйлиләр.

1 «Зәңгәр мәчет» — Татарстан һәм Нариман урамнарының сул як почмагында, китап кибете артында урнашкан бина.
2 Нижний — Нижний Новгород, хәзерге Горький шәһәре.

Казанда табылган борынгы кабер ташлары
Хәзерге көндә Казан шәһәрендә беренче мәчеттә ' сөннәт бүлмәсендә 2 үз вакытында кабер өстенә куелган таш бар. Уң ягында: Калә ән-нәбие галәйһис-сәлам: Әд-дөнья сәгатен фә-әҗгаләһа тагатән 3, дип язылган. Сул якта язганы кубып төшкән, тик бер «ка-лә эл» сүзе генә калган. Алгы якта: Калә аллаһе тәгалә: көлле мин галәйһа фанин вә ябка вэҗһе раб-бикэ зөл-җәлали вә ал-икърам. Тарих тукыз йөз утыз алтыда Шаһмөхәммәд Бикмөхәммәд углы Мөхәммәд-гали бәк зөлкагдә аенда (кяфер кулыннан) шәһид4, диелгән. Бу ташның аркасында язганы: «Бу ләүхәне углы Тәңре Колый бәк бина кылды»5. Бу ташның озынлыгы ике кәз6дән бик аз ким, киңлеге өч чирек, калынлыгы бер чиректән артыграк. Барлыгы «сө-лес» язуы үрнәгендә язылган, алты юл юк. Ул таш Әхмәд бине Исмәгыйль әл-Казани әл-Айбашиның әйтүенә караганда, 1230(1814) ел һиҗридә Казанның югары урамында 7 чәй кибетләрен бина кылганда табылган. Ул шул урында читек-башмак сәүдәсе белән утырганда моның почмактагы кибет урыныннан килеп чыгуын үз күзе белән күргән. Моннан соң ул ташны мелла Ибраһим әфәнде губернаторның рөхсәте белән беренче мәчеткә китертеп, урта бүлмәдә кыйбла [көньяк] ягындагы көнчыгышка караган почмакка куйдырган. Ул таш анда торганда намаз укучыларга тарлык һәм шик китергәнлектән, аны төньяк почмакка күчерттем. Бу таш чыккан урында тагын дә каберләр булган дип уйларга нигез бар. Хәзер дә «Зәңгәр мәчет урамы» ' һәм «Яңа урам» дигән урыннарда биналар өчен нигезләр, ә 1290(1872) елда мунча өчен су юлы казыганда каберләр һәм кеше сөякләре чыкканлыктан, кайсыдыр заманда ул тирәләрдә дә каберлек булганлыгы беленә...

' Беренче мәчет — хәзерге К, Иасыйри урамындагы мәчет (К, Насыйри урамы, 17 нче йорт).
2 Сөннәт бүлмәсе — мәчет гадәттә ике бүлмәле була. Шуның ишектән керүгә беренче бүлмәсе «сөннәт бүлмәсе» дип атала.
8 Пәйгамбәр галәйһис-сәлам әйтте: дөнья — бер сәгатьлек. Сез аны гыйбадәт белән үткәрегез.
4 Аллаһе тәгалә әйтте: «Дөньядагы бөтен нәрсәләр бетәчәк, бары олылыкка һәм хөрмәткә лаек аллаһ үзе генә мәңгелек. Тугыз йөз утыз алтыда (1529) Шаһмөхэммәд бәк углы Мөхәммэдгали бәк Зөлкагдә аенда (ай хисабынча 11 нче ай) шәһид (үтерелде). Кулъязмада «аенда» сүзеннән соң «кяфер кулыннан» дигән сүз бар. Ләчин цензор аны сызган.
6 Бу ташны углы Тәңре Колый бәк ясатты.
6 К ә з — аршын.
'Казанның югары урамы — хәзерге Ленин урамы.

ТАТАРЛАРНЫҢ ҮЗИДАРӘ ОРГАННАРЫ
Мөселманнарның Дини идарәсе, аның әгъзалары һәм рәисләре
1192(1778) ел сентябренең егерме икесендә, чәршәмбе көнне, Россия дәүләтенең Оренбург кальгасында бер мөфти һәм өч казыйдан торган «Мөхәм-мәд дине җәмгыяте идарәсе» ачыла. Шул заманда бу идарәдә эш башында торучы Мөхәммәдҗан мөфти була. Кайбер сүзләргә караганда, бу идарәнең ачылуы, Коръән басылуга рөхсәт бирелү һәм мөселманнарны башкаларның җәберләвеннән ;гыю — Кечек Кайнарҗа килешүе шартларының берседер.
Госманлы [Теркия] дәүләтендә румиле гаскәр казые, анатолияле гаскәр казые, иранлы гаскәр казые дәрәҗәсендә галимнәрдән өч зат булып, алар өстендә шәйхел-ислам2 һәм мөфти тора. Шуңа охшатып безнең мәмләкәттә оештырылган «Ислам дине җәмгыяте» әгъзалары да казый дәрәҗәсендә өч зат булып, алар өстендә торучы рәис — мөфти билгеләнә. Ләкин казыйлар һәр өч елда чиратлашып алышыналар. Башта казыйлар фәкать мөфтинең ихтыяры һәм теләге белән, «казый булырга фәлән һәм фәләннәр җибәрелсен» дигән язуы буенча билгеләнә иделәр. Ә соңгыраклары Казан шәһәрендә мөселманнардан оештырылган «ратуша» 3 исемле махсус идарә әгъзаганы.

1 «Зәңгәр мәчет урамы» — хәзерге Нариман үрамы.
2 Ш э й х е л - и с л а м — дини кануннарны аңлатучы иң өстен
кеше.


Ратуша— XVIII—XIX йөзләрдә Россиядә шәһәр идарәсе оркараганда, бу — безнең мәмләкәтебездә «Хашиям хыялый» китабыннан башлап, «Гакаиде Тэфтазани» шәрехен укыган затларның беренчесе. Бабасы исә, Мансур әфәнде — әүвәлдә Мортаза әфәнде шәкертләреннән булып, соңыннан Бохарага сәфәр кылып, кайбер сүзләргә караганда, Россия бу якларны яулап алганнан соң, Идел буеннан барып Бохарада укыганнарның беренчесе. Фарсы телендәге «Тәракыйбе Мансурия» китабы аңа нисбәтләнә. Мелла Мөхәммәдҗан мөфти Бохарада казый Габделваһһаб һәм башкалар янында укып белем ала. Сыра я шәраб эшләүдән калган калдыкны кушып пешерелгән икмәкнең хәләлме, түгелме икәнлеген сорап, Бохара галимнәреннән фәтва ' ала. Моның ярамаганлыгы, хәрәмлеге турындагы фәтваны мелла Габделгафур бине Хуш-бай, хәлфә мелла Рамазан һәм мелла Гомәр исемле шәхесләр бирә. Бу фәтва безнең якка килеп ирешкәч, әлеге мәсьәләдә ызгышлар һәм маҗаралар булганлыгы билгеле. Ә фәтваның тәфсыйле әлеге мелла Габделгафурның Каргалы галимнәре — мелла Габдеррә-шид, мелла Исхак бине Габделкәрим, мелла Габдер-рахман хәзрәтләргә язган хатында теркәлгән. Әмир Даниал бине Ходаяр гасырында булган бу вакыйга вакытында әмир янына болгарлардан бары югарыда исемнәре китерелгән дүрт кешегә керергә рөхсәт булган, башкаларга мондый рөхсәт бирелмәгән.
Мелла Мохәммәдҗан мөфти, мәмләкәтебезгә әйләнеп кайткач, Россия дәүләте вәкилләренә һәм олыларына үзен мәгърифәтле һәм алар тарафдары итеп күрсәтә ала. Руслар белән аралашып яшәүдән курыккан һәм аларга буйсынырга теләмәгән казакъ, башкорт һәм башка кабиләләрне төрле юллар белән кызыктырып һәм куркытып буйсындыруда катнаша һәм бу юлда зур нәтиҗәләргә ирешә. Нәтиҗәдә ул, 1191(1777) елның азагында иленә кайтканнан соң, зур дәрәҗәләргә ирешә, аңа орденнар бирелә. Аның Россия каршындагы хезмәтләре яхшы дип табыла, үзенә кылыч бирелә, хәтта генерал дәрәҗәсенә ирешкән дигән сүз халык арасында йөри.
Соңыннан аның таләбе беләнме, яисә Россия дәүләтенең кирәк табуы нәтиҗәсендәме, яки башка берәр сәбәп аркасындамы, Дини идарә ачыла, ә идарәнең эш башында торучы һәм мөселманнарның мөфтие итеп ул билгеләнә.

1 Фәтва — күрсәтмә.
Ул, зур ышаныч казанганлыгы сәбәпле, «моңа үзе теләгән урынга мәчет салырга рөхсәт» яки «бу шәхес фәлән эшкә лаек»,— дип, берәр кисәк кәгазьгә язып мөһерен сугып бирсә, барысы да үтәлә торган булган. Аңа бу ышаныч арзанга төшмәгән булса кирәк. Ул хәтта казыйларны да үзенең өй хезмәтчеләре урынында тота һәм теләсә нинди эшкә куша торган булган. Ләкин соңга таба дәрәҗәсе шактый төшә. Тора-бара казыйлар көч табалар. Хосусан мелла Габделҗәббар бине Мөстәкыйм әл-Кайбычи, казый булганга, ике дусты белән мөфтигә каршы чыгарга ант итешеп килешә. Нәтиҗәдә зур ызгыш-талашлар, каршылык күрсәтүләр була. Ахырда Дини идарә вакыйгалары прокурор тикшерүенә куела һәм аның имзасы белән туктатыла. Мөфти үзе: «Йөзе генә кара булсын, барысына да Габделҗәббар сәбәп булды»,— дип әйтә тгорган булган.
Мөфтилеген файдаланып, «мелла» исемен сатып, күп дәүләт җыйган. Үлем сәгате җиткәч тә 50 000 тәңкә акчасы булып, өстенә ятып җан биргәнлеге халык телендә йөри.
Кем дә булса мөәззинлек эше өчен имтихан бирергә баргач: «Мөәззингө вакыт белү шарт, беләсеңме, ясигъ намазы вакыты кайчан керә?» — дип сорый торган була. Имтихан бирүче җавабында: «Хәзрәт, шәфәкъ кызыллыгы беткәч керә»,— ди икән. Тегесе тагы да кайтарып: «Ә шәфәкъ нәрсә?» — дип сорый. Әлеге кеше кулын кесәсенә сугып: «Хәзрәт, агы да, кызылы да бар»,— дип, ул вакытта әйләнештә булган 25 сумлык ак кәгазь, 10 сумлык кызыл кәгазьне чыгарып күрсәткәч, мөфти: «Аңлы һәм лаек кеше икәнсең»,— дип, бу кешене хуш күргән.
Шулай да мәрхүм атабыз — мелла Баһаветдин, мелла Фәтхулла ахун Орывый, мелла Байморад бине Мөхәррәм әл-Мәңгәри һәм башкалар һәммәсе аның фазыл һәм камил булуын, зур белемгә ия икәнлеген бердәм рәвештә таныйлар. Халык телендә дә бик галим буларак танылган. Бер кешедән дә моның киресен әйткәнен күргәнем дә, ишеткәнем дә юк. Әмма язып калдырган әйберләре, фәтваларының рәвеше, алыш-биреш кәгазьләре, хатлары язу сәләтенең зәгыйфь булуын, аларны авырлык белән кимчелекле итеп язуын, гыйлеменең азлыгын һәм фарсы теленнән йомшак булуын, гаҗизлеген ачык искәртәләр. Бу фәкыйрьнең фикере: аның гыйлеменең Фәтхулла
ахуннар дәрәҗәсендә булмыйча, бәлки алардан күп мәртәбә түбән булуына һичнинди шигем юк, хәтта Габдессәлам мөфти кадәр белеме булуы да бик бәхәсле..,
...Нигезсез лаф орган, үзе нәрсәнең нидән гыйбарәт икәнен дә белмәгән, теге яки бу китапта күргән фикерләрне урынлы-урынсыз кыстырып, язуын «матурлап» фәтва биргән мондый кешене ничек галим һәм фазыйләтле дип санарга кирәк! Ләкин ул вакытта бу як галим-голәмәсе бик садә һәм тәкәллефсез булган. Бохарадан укып кайткан кеше бик аз булган, ә булганнары киемнәре, сүзләре һәм хәрәкәтләре белән үк аерылып торган, сөйләмнәре ярым-йорты һәм бозык булса да, фарсы һәм гарәп сүзләре катыштырып, халыкның исен китәргәннәр. Шуның өстенә, дәрәҗәләре, абруйлары һәм сүзләре үтүе үзләреннән күп югары булганлыктан, белмәгәне — белмичә, белгәне—-белеп, барысыннан бигрәк куркудан, аларны таныганнар һәм ышанып, буйсынып яшәгәннәр. Ул гасырларда, хәтта атабыз мәрхүм гасырына кадәр «Бохарадан укып кайттым» дигән мелланы кешедән өстен зат дип хисаплаганнар, хәтта фәрештәдәй күргәннәр. Соңга таба болар күбәеп киткәч, аларның хакыйкый хәлләре ачылды, аларга игътибар да күп теште һәм үзләренә халыкның ышаныч ялкыны сүнде.
Тәрҗемәи хәле сөйләнә торган зат, озын гомер сереп, якынча илле ел мөфти булып, үз милкендәге җирдә, Уфа шәһәреннән алтмыш чакрым ераклыктагы Ат җитәр исемле авылда 1239((1823) елда вафат була һәм... шунда ук җирләнә. Пычрак, тәртипсез һәм тәүфыйксыз Мирзаҗан исемле («Мирзакай» дип танылган) углы кала. Ул өйләнмичә марҗа тоткан, аның белән типтергән, хәзер дә дин исламда булмаган балалары күптер. Мөфтинең хатыны озын гомер сөреп, 1277(1860) елга кадәр яши, ахыр гомерендә Уфага килеп, барлык булган мөлкәтен дин исламда булмаган оныкларына васыять итеп яздыра һәм аны Дини идарәдә теркәтеп раслата...
Икенче мөфти. Габдессәлам бине Габдеррә-хим бине Габдеррахман бине Мөхәммәд әл-Бөгел-мәви әл-Габдери. Чыгышы белән Бөгелмә Үөязенең Габдеррахман авылыннан. Каргалыда мелла Габдеррахман бине Шәриф әл-Кирмәни һәм башкалардан гыйлем алып, Оренбургта ахун һем мәчетенә имам
Өченче мөфти. Габделвахид бине Сөләйман бине Сөгълүк бине Габделхаликъ әл-Җәбәли әл-Әр-бәшчи. Тумышы белән Тау ягыннан, Нижний өязенең Әрбәшчә дигән авылыннан, мишәр Таифәсеннән. Атасы мелла Сөләйман ахун Орыда имам һәм ахун була. Мелла Габделвахид Петербург шәһәренә барып, дәүләтле зур байларга хезмәт һәм сәүдә итү кәсебенә керешә. Мелла баласы булганлыктан, шунда булган сәүдәгәрләр аны үзләренең йөргән җирләрендә намаз укыганда имам итә торган булалар. Шушы аралашудан файдаланып, Петербургта булган мөселманнардан имза һәм тамга җыя һәм алар белән килешү төзи, имтихан биреп указ ала һәм имам була. Күпмедер вакыт Петербургта гомер итеп, Россиянең вәкаләтле олы кешеләренә укымышлылыгын күрсәтеп, мөфти Габдессәлам вафатыннан соң мөфти булуга ирешә һәм 1256 (1840) елда Уфа шәһәренә килә. Аның Уфа кальгасына килгәч булган хәлләре халык телендә йөри. Ул китап сөюенә, галимнәр белән аралашырга яратуына, Госмания дәүләте китапларын, газеталарын һәм язмаларын карап бару өстенә кайбер рус әсәрләрен дә укуына карамастан, чын мәгънәсендә гыйлем иясе була алмаган. Шулай да терки телдә язылган язмаларны шул телдә, үз дәрәҗәсенә күрә камил рәвештә, көче җиткәнчә аңлата иде. Тыйбб китапларын файдалана, дару үләннәренең күбесен белә, гарәпчә, фарсыча һәм башка чит телләрдә булган язмаларны төрки һәм рус телендә аңлата иде. Мөфти булгач, Россиянең олылары белән азмы-күпме аралашырга, эшне үзгәртеп һәм төзәтеп корырга, шәригатькә яраклаштырырга теләге бар иде. Ләкин гыйлеме азлыктан һәм ярдәм таба алмавы сәбәпле, көч-куәт туплый алмады. Шуның белән бергә, байлар һәм дөнья кешеләренең һавалы нәфесләренә иярде, аларга ярарга тырышты һәм алар теләгәнчә эш итәргә бөтен көчен куйды. Тормышында садә һәм тәкәллефсез иде. Хәтта идарәсендә булган түбәнрәк сәр-кәтибләре белән, аягына итек киеп, эт алып, мылтык хатыйб була. Анда булган Россия вәкилләренә үзен мәгърифәтле һәм алар белән бердәм итеп күрсе-тә. Оренбург губернаторының таләбе һәм үтенече нигезендә, Мөхәммәдҗан мөфти вафатыннан соң Оренбург мөфтие була... 1254(1838) елда, звлхиҗ-җәнең уннарында вафат булып, Уфа каберлегендә җирләнә...күтәреп, үрдәк, куян атарга чыгар иде. Үзенә махсус ясалган оясында һәркайчан зур эте ятар иде...
Габделвахид мөфти егерме еч ел мөфти булып, Уфа шәһәрендә дөнья куя. Җеназасын мелла Хөснетдин ахун укып, 1279(1863} елда, сәфәр аеның.'., көнендә Уфа каберлегендә җирләнә. Җитмеш биш яшендә була. Шәрәфетдин һәм Мәхмүд исемле ике углы булып, Мәхмүд исемлесе бала вакытта вафат була. Кызы Мәхбүбкамал Казанда хаҗи Ибраһим бине Исхак бине Мостафа бине Мортаза бине Давыд бине Йосыф бине Мөхәммәд бине Афак никахында булып, фәкать бер Мәрьям исемле кызы бар. Углы мелла Шәрәфетдиннең баласы калмады. Ул 1305(1877) елда вафат булды.
Дүртенче мөфти. Хаҗи Сәлимгәрәй бина Шаһингәрәй бине Йосыф бине Котлыгмөхэммәд бине Тәүкил бине Мәмәш бине Дәүләтмөхәммәд бине Уразмехәммәд хан бине Ундан бине Шигай хан бине Җадик хан бине Җани хан бине Барак хан бине Ко-ерчык хан бине Ырыс хан әл-Чыңгызи, татар ханнары балаларыннан. Югары бабаларының хәлләре ханнар турындагы бүлектә тәфсыйлләп искә алынды. Уразмөхәммәд хан 1000(1591) елда Мәскәү патшасы Борис бине Федор исемле затның теләге һәм кушуы буенча Ханкирмән шәһәрендә хан булып, 1019(1610) елда вафат була. Котлыгмөхэммәд мирза 1147 (1734) елда, Россия гаскәре белән килеп, Оренбург шәһәренә нигез сала. Россия дәүләтенә күп хезмәтләр итеп, генерал-майор дәрәҗәсенә ирешә. Бу нәселдән башкалар да, шушы дәүләткә хезмәт күрсәтеп, бик күп җир-суларга һәм урманнарга хуҗа булалар. Әллә ничә авыл халкы, шул хисаптан Тирсә һәм Килем авыллары, аларның коллары иде, җыйнап кына әйткәндә, Россия хөкемендәге мөселманнардан әле-гә кадәр болар кадәр бай һәм дәүләт иясе булган кеше мәгълүм түгел. Бу коллар 1275(1858) елның азагында, Кырым сугышыннан соң халыкка ирек бирелгәч, барысы да азат булалар. Котлыгмөхәммәд мирзаның 1160(1747) елда исән булганлыгы мәгълүм. Имамы — Бәтчә ахун дип танылган мелла Ибраһим бине Түләк исемле зат була. Мөһере — Бохара мөфтие һәм казыйларының мөһерләре кебек зур һәм шул үрнәктә «Ибраһим бине Мөхәммәд" Түләк мөфти» дип язылган була...
Тәрҗемәи хәле сөйләнүче хаҗи Сәлимгәрәй мирза Россия дәүләте гаскәрендә күп еллар хезмәт итеп, ... дәрәҗәсенә ирешә, 1269(1852) елда ул хаҗ сәфәренә юнәлә, Истамбулда кайбер чиркәе олыларына ияреп солтан Габделмәҗид хәзрәтләре янына кереп, аны сәламләп чыга. Габделвахид мөфти вафатыннан соң, 1282(1865) елда Оренбург мөфтие итеп билгеләнә. Дини идарәнең яңа бинасы ачылгач, июнь аеның егерме бишендә, сәфәр аеның унөчендә, җомга көнне идарәгә урнашып, вазифасын үтәргә керешә. Мөфти булгач, Казанга берничә тапкыр килеп китә. Бер тапкыр Тифлис ягына да барып кайта. Сәяхәт кылырга ярата торган була. Бик еш сәяхәт итү һәм кәсеп итү битлеге астында берәр яшерен эш тапшырылып, шуны үтәп йөрмәде микән, алла белсен! Кешеләргә дус һәм яхшы күренергә тырышса да, үзе гыйлемсез, җөрьәтсез бер бәндә була, һәр коткы салучының сүзенә авышканлыктан һәм карашларында тотрыклылык булмаганлыктан, үзлегеннән бер эш тә эшли алмый. Күп кенә башлаган эшләре тәмамланмыйча ярты юлда кала. Күп вакытларда үз әмерен үзе боза.
Байлыгы зур, дәрәҗәсе югары, теле белән әсир итә торган зат, шул ук вакытта яхшы язучы буларак, күп кенә файдалы эшләр эшли ала иде, ләкин булмады...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Әл-Кыйсьмес-Сани Мин Китаби «Мөстәфадел Әхбар Фи Әхвали Казан Вә Болгар» - 2