Latin

Әҗәл Миңа Да Өч Тапкыр Бакты

Süzlärneñ gomumi sanı 1421
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 850
46.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(хикәя)
Безнең кулыбыз белән язмышның бер җебе генә үрелә. Шул җепнең очы, бәлки, әти-әниебезнең бер-берсенә мәхәббәтеннән башланадыр, ләкин нигәдер без язмыш җебе туган көнебездән сузыла башлый дип уйлыйбыз.
Язмыш җебе... Ул үтә нечкә һәм теләсә кайсы мизгелдә өзелеп китәргә мөмкин. Язмыш җебе өзелүен без үлем белән тиңлибез, ә үлем дигән төшенчәне Әҗәл белән очрашуга кайтарып калабыз.
Әмма Әҗәл белән очрашу әле ул үлем түгел, ә үлеп бару процессының бары тик башлангыч, юнәлеше билгеле булмаган, яки туктап ук калган бер чоры гынадыр. Шушы чорда кешенең язмышы хәл ителә дә инде: яки ул үлә, яки ул исән кала. Үлчәү иңсәсе кайсы якка авышуын хәл итәдер дә инде Әҗәл. Фәнзаман Батталның каршына өч тапкыр килеп баскан әнә.
Үземнең дә Әҗәл белән кимендә өч тапкыр очрашканым булды.
Беренче очрашу сабый чагымда, 1958 нче елда, миңа дүрт яшь чамасы чакта булган. Безнең гаилә шул вакытта Балык Бистәсе районының Зур Мәшләк авылында яши иде. Исеме «Зур» булса да, бу авыл чагыштырмача кечкенә генә авыл иде. Аның үзәк урамына аркылы баручы тыкрыклар тоташкан. Үзәк урам тау башыннан башланып тау итәгенә таба бара. Шуңа күрә аның бер башын Югары оч, ә икенче башын Түбән оч дип йөртәләр. Безнең йорт шушы урамның урта бер тирәсендә урнашкан иде.
Ул көнне безнең йортыбыз каршында, урам аша якта өлкәннәр, шулар арасында әти дә, күмәкләшеп бура бурыйлар иде. Тирә-юньгә яңа гына каезланган агач исе таралган, ап-ак йомычкалар җир өстенә җәелгән, балта тавышы тантаналы рәвештә тукылдый. Бура янында йөк автомобиле дә тукталган. Шул машина янында бер төркем ир-ат шофер белән нәрсәдер турында киңәшләшеп басып тора. Мин абый белән җитәкләшеп үзебезнең өй ягыннан урам аша әти янына дип чыгабыз. Шул мәлне Югары очтан Түбән очка таба барган, тау астына тәгәрәп төшү аркасында зур тизлек җыйган, ажгырып килүче мотоцикл пәйда була. Балталар тукылдаганга күрә, мотоцикл тавышы, билгеле ки, ишетелми. Киңәшеп торучы ир-атлар мотоциклны күреп алып, машина әрҗәсе астына кереп ышыкланалар, абый кырыйга качып өлгерә, ә мине исә шул мотоцикл бәреп еракка очырта. «Бала бетте, бетте бала!» – дип кычкырышалар. Зәңгәрләнгән гәүдәмне өйгә алып керәләр, сәкегә салалар. Әнием: «Балабыз үлем түшәгендә ята», – дип, авылыбыздан җиде чакрымдагы Биектау авылында яшәүче әтисен чакырта. Бабай килеп җиткәндә минем Әҗәл белән очрашу мизгелләре булгандыр. Бабам догалар укып торган, догалар укып өшкергән һәм, ни хикмәт, мин иркенрәк сулыш алып җибәргәнмен, тернәкләнә башлаганмын. Әҗәл ни сәбәптер бу баланы (мине) якты дөньядан алмыйча китеп барган. Бәлки ул, язмышымны өзмичә калдырып, ниндидер тиешле гамәлләр кылсын бу бала дип миңа йөкләмәләр калдыргандыр.
Шушы вакыйганы искә төшергәч, бу хәлләр очраклы микән дип уйланып куям. Җентекле анализ ясаганда шунысы ачыклана. Беренчедән, кечкенә генә авылда 50 нче елларда каян мотоцикл барлыкка килгән ди? Бу бит хәзерге замандагы кебек бихисап транспорт чаралары белән шыплап тутырылган чор түгел. Икенчедән, балталар тавышы мотоцикл тавышын ишетелмәслек дәрәҗәдә басып торган. Өченчедән, нигә бу вакыйга дүрт яшьлек сабыйны сайлаган? Дүртенчедән, галимнәр әйтүе буенча, кеше дүрт яшьлек чорны һич тә хәтерендә калдыра алмый, ә мин бар булганны кинофильмда әйләндерелгән хәлне күргән кебек хәтерлим.
Шуннан бирле гомер буе ниндидер югары көчләр мине үлемнән һәм авырлыклардан саклап килүен тоеп торам. Ләкин Әҗәл дә үзе турында әледән-әле искәртеп торды. Икенче тапкыр ул миңа 1972 елда һөҗүм итте. Алдагы елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Балык Бистәсе районы «Сельхозтехника»сының Котлыбөкәш бүлекчәсенә трактор двигательләрен төзәтү цехына слесарь булып эшкә кердем. Монда эшкә керүемнең сәбәбе бер генә, анда әти эшли иде. Әтидән тыш цехта Шәрифҗан (Шәрәп) абый да эшли иде. Мин гадәттә двигательләрне сүтәм, әти җыя, ә Шәрифҗан абый обкатканы һәм башлангыч сынауларны үткәрә. Ярты елдан соң әти башка эшкә күчте һәм миңа инде двигательләрне үземә генә җыярга туры килде.
Шулай беркөнне җыю өстәлендә двигатель блогына терсәкле валны урнаштырып маташуым. Артымда, сынау стенды янында Шәрифҗан абый кайнаша. Кинәт мине ниндидер сәер көч аска таба кискен генә иелергә мәҗбүр итте. Шул ук секундта баш өстеннән, зырылдап, нәрсәдер очып узды. Ул цех эчендәге бетон колоннага гөрселдәп килеп бәрелде һәм шул колоннадан чиләк зурлыгындагы бетон кисәген умырып та алды. Баксаң, стендтан ялгыш ычкынып киткән кардан икән бу. Артыма борылып карасам, Шәрифҗан абыйның йөзе ап-ак кәгазьдән дә ак иде...
Әҗәл бу юлы да читләтеп китеп барды. Язмыш җебе өзелергә вакыт җитмәгән булгандыр, мөгаен. Бу вакыйганы искә төшергән саен, бер мөһим сорау туа: куркынычны һич тә абайламыйча торган чагымда нинди көч шулай иелергә мәҗбүр итеп үлемнән саклап калган соң? Бу сорауга әлегә кадәр җавап таба алганым юк...
Ул елны яз ничектер тиз узып китте. Июнь аенда мине күрше авылдан бер егет эзләп килде. «Авыл хуҗалыгы институтына кермәкче идем дә, миңа иптәш кирәк, әйдә, бергә-бергә документларны шул институтка биреп кайтыйк», – диде ул. Шулай эшләдек тә. Керү имтиханнарын тапшыру вакыты килеп җитте. График буенча беренче имтихан математикадан. Иптәш егетемнем имтихан нәтиҗәсе әйбәт булып чыкмады, һәм ул соңрак хәрби хезмәткә алынды. Ә миңа исә «бишле» куйдылар, башка фәннәр буенча да билгеләр яхшы булды. Шулай итеп, иптәш егетемнең тырышулары институтка мине кертүгә кайтып калды.
Казан авыл хуҗалыгы институтында безне материалистик рухта тәрбияләделәр. Тик алай да матерализм нигезләрен какшатырлык сәер хәлләр килеп чыга торды. Өченче курсны тәмамлаганнан соң безне механизаторлар булып эшләп практика узу өчен хуҗалыкларга тараттылар. Азнакай егете Азат, башкорт егете Филүс һәм мин Саба районына, Ленин исемендәге алдынгы хуҗалыкка эләктек. Берничә атна без Үзәк авылында заводтан яңа гына кайтарылган комбайнны җыйдык, ә аны җыеп бетергәч, өчебезне дә шул комбайн белән хуҗалыкның Баландыш бүлекчәсенә күчерделәр. Комбайнда ике кеше эшләргә тиеш. Азат белән Филүсне яңа комбайнда калдырдылар, ә мине Камил абый комбайнына комбайнчы ярдәмчесе итеп билгеләделәр. Камил абый бик күнелле, җор кеше булып чыкты, аның белән тиз уртак тел таптык. Камил абыйның комбайны иске булса да, яхшы эшли. Шуңа күрә ашлыкны егуга без башкалардан иртәрәк чыктык. Көннәр бик кызу торды, ә комбайнда температура тагын да югары. Таң тишегеннән башлап кичке караңгыга кадәр эшлибез, тир тозына һәм тузанга батып кайтабыз. Беркөн иртән машина-трактор паркына килеп җитүем булды, кинәт башыма чыпчык кунды. Кунды да, очып та китте. Башыма ниндидер бер рәхәт кагылу булды бу. Тик алай да бу ниткән сәер хәл соң? Җәй көне чыпчыклар кеше янына килергә дә курка, ә монда башыңа ук менеп кунсын инде!.. Камил абый килеп җиткәч, комбайнны эшкә эзерләдек һәм кырга чыктык. Төштән соң Камил абый: «Энем, мине кичкә туйга чакырдылар. Бүген иртәрәк китәм. Юынып-чистарынып киемнәремне дә алыштырасы бар. Син бераз эшлә дә, комбайнны кайтарып куярсың», – диде дә, китеп барды.
Кич тиз килеп җитте. Кайту юлына чыктым. Паркка зур капкасыннан түгел, ә әйләнеч юлдан керәсе иде. Бу юл тау астына таба бара һәм упкынга берничә метр кала текә борылыш ясый. Шул юлдан төшә башладым. Сизәм, комбайн гадәтидән артыграк тизлек белән куалый башлады. Тормозга баскан идем, йөрәгем жу итте – тормозлар тотмый. Комбайн тагын да чабулап китте. Тапшыруны тиз генә кечерәк торышына күчерә башладым. Тәҗрибә юк ич, болай эшләргә ярамагынны белмим... Комбайн упкынга таба оча, санаулы метрлар гына калды. Инде нишләргә?! Бердәнбер чара – штурвал! Штурвалны уңга бордым... Комбайн янтайды, аның бер ягы күтәрелде, шул мәлне Әҗәл күзләремә тутырып карады. Әҗәлнең күзләре – төпсез упкын иде!.. Комбайн кайсы якка авышыр, кая сикерергә? Хәер, бу очракта комбайн өстеннән сикерү бер ахмаклык кына булыр иде...
Ә комбайн... сукаланган кырга кереп китте һәм тәгәрмәчләренә басты. Әҗәл тагын, инде өченче тапкыр, кире чигенде. Нәрсә аны борылып китәргә мәҗбүр иткән? Чыпчыкның нәрсә турында кисәтәсе килгән икән: туй буласы турындамы, яки фаҗига турындамы?
Кире борылып, иң кечкенә тапшыруда, вариаторның иң кечкенә торышында янә юл буйлап төшеп, парк эчендәге авыл хуҗалыгы машиналары арасындагы катлаулы лабиринт аша узып, комбайнны урынына куйдым. Иртән Камил абый: «Энем, комбайнны урынына бик оста куйгансың. Моны мин үзем дә болай ук булдыра алмыйм!» – дип мактады. «Камил абый! Авыл хуҗалыгы институтында безне бик яхшы эзерлиләр!» – дидем мин вәкарь белән.
...Мондый хәлләрне азмы-күпме гомер иткән һәр кеше искә төшерә аладыр. Әҗәл белән соңгы очрашу нинди булыр икән дип уйланып йөрүчеләр дә бихисаптыр.
Без һәрдаим үзебезнең язмыш җебен озынайтып барабыз. Һәр адымыбызны тәгаенлап барабыз, ике юлдан бары тик берсен, дөрес юл дип исәпләнгәнен генә сайлап алабыз: яки «әйе», яки «юк». Бу яктан караганда, үткәннәр турында үкенү мәгънәсен югалта сыман. Без сайлаган язмышка бары тик Әҗәл генә төзәтмә кертә ала.
Кеше организмы бик катлаулы конструкция. Биологлар аны берничә системадан тора дип раслыйлар. Әгәр дә аның бер генә системасы булса да эштән чыкса, организм үлә. Тик алай да кешене хайваннардан аерып торучы мөһим бер система бар, ул – үзәк нерв системасы. Шушы үзәк нерв системасы башка системалардан өстенрәк булып тора, башка системаларның халәтен билгели. Кешенең үлеме дә шул системаны җуюга кайтып кала.
Хәлиткеч көнне чыпчык кеше башына ник кунган? Чыпчык үзәк нерв системасына ниндидер гадәти булмаган хәбәр китергәнме, яки тәэсир ясаганмы? Чыпчык башка кунганны искә алып, бу көнне ниндидер көтелмәгән хәл булуы турында уйланып, мондый вакыйгага алдан ук психологик яктан әзер торуым хәлиткеч булганмы әллә? Заманында Рим шәһәрен казлар коткарган кебек, комбайнчыны чыпчык коткарган булып чыкмыймы? Әллә чыпчыкның теге хәлгә бер катышы да юкмы?..
Чыганак
Ринат Нуруллин. Әҗәл миңа да өч тапкыр бакты // Казан утлары. – 2012. – №10(1080). – Б. 178-180.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.