Latin

Ачылган йозак

Süzlärneñ gomumi sanı 1532
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 856
45.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Слесарьлык эшен мин үзем торган шәһәрдә, Смирнов исемле кустарь хуҗа кул астында өйрәндем. Өйрәткән өчен мин хуҗама өч ел буенча бушка хезмәт иттем. Суын, утынын ташыдым, йомышына йөрдем. Аннан бушаган сәгатьләрдә мастерскойда чуен кырдым, мех өрдерттем, чүкеч суктым. Өч ел эшләгәч, артык катлаулы булмаган, простойрак эшләрне үз бантыма эшләп чыга торган булдым. Шуннан соң хуҗа миңа көненә утыз биш тиен хезмәт хакы куйды. Мин акча эшләп табучы слесарьга әйләндем.
Безнең мастерскойга әллә ниткән төрле заказлар китерә торганнар иде. Барысыннан күбрәк йозак эше була; өстәл, ишек, сандыкка йозак куярга, яисә ачкычы югалган йозакларны ачарга, яисә икенче ачкычлар ясарга китерәләр. Болар-ның барысын да мин яратып эшли торган идем. Катлаулы, чуалчык механизмлы йозак кулыма эләксә, мин аны сүтеп, ничек корылганын белергә тырыша идем.
Беркөнне бер сәүдәгәр безгә кечерәк бер акча сандыгы китерде. «Аның ачкычын югалттым, сандыкны ачып, яңа ачкыч ясап бирегез. Ике сәгать эчендә эшләп бирсәгез, сезгә шулкадәр гонорар бирәм»,— дип, хезмәт өчен тиеш суманың биш өлешен әйтте.
Хуҗаның күзләре ут булды. Ул бу эшне, миңа тапшырмыйча, үзе эшләргә алынды. Җиң сызганып эшләргә кереште. Сандыкны алай да әйләндерде, болай да әйләндерде, каерып та карады. Бер эш булдыра алмагач, мине ярдәмгә чакырды. Мин йозакны яхшылап карадым да, отмычка-ларымнан берсен сайлап табып, сандыкны ачып җибәрдем.
Хуҗамның кәефе килде. «Молодец, йозак остасы булырсың, бу юлда ерак китәрсең. Тик кара: бозык юлга аяк баса күрмә», — дип, мине канатландырып куйды.
Шуннан соң мин йозак эшенә аерым ихлас куйдым: китаплардан карап, иң чуалчык йозакларның механизмнарын
өйрәндем. Нинди генә катлаулы йозак китермәсеннәр, бер-ике минут эчендә аны ачып ташлый торган булдым.
Берничә ел вакыт үтте. Тормыш дулкыннары мине үз шәһәребездән ерак булган Антроповка фабрикасына китереп ташлады. Мин фабриканың мастерскоенда ремонтный слесарь булып эшли башладым.
Мастерскойның башлыгы — механик мине, ни өчендер, бер карауда ук дошман күрде. Миңа иң түбән хезмәт хакы куеп, иң кара, иң авыр эшләргә билгели башлады. Минем йозакчылык һөнәрем файдаланылмыйча ята иде.
Беркөнне мастер, миннән бер генә тиски аркылы эшләгән карт слесарь Аникин янына килеп, аны каядыр бер эшкә җибәрде. Аникин бер егерме минуттан бик гарьләнгән кыяфәт белән кайтып килде дә, тимер чыбык кисәкләренең очларын бөгеп, отмычкалар ясый башлады.
— Василий Петрович, кайда идең? — дип сорадым.
— Конторада, директорның өстәл тартмасы ачкычы югалган. Шуны ачарга кирәк. Каһәр төшкән йозак, һичбер отмыч-кага бирешми,— дип, инструментларын ящигына тутырып, ашыгып китте. Бераздан мастер, карт слесарь Беляев янына килеп:
— Михаил Васильич, яле, син барып кара. Аникин булдыра алмый, ахрысы,— дип, картны җибәрде. Беляев мастерскойда иң тәҗрибәле, оста слесарьлардан санала, башкалар булдыра алмаган эшләрне булдыра торган иде. Әмма бу юлы ул да эшне башкара алмаган, күрәсең; ярты сәгать маташкач, ул да кайтып, ашыгып-пошыгып отмычкалар ясый башлады.
— Әллә йозак бирешмиме? — дип сорадым мин аңардан.
— Ачып булмый шул каһәр сукканны. Бик нык ясалган.
— Өстәл капкачын күтәреп ачарга иде,— дидем.
— Алай эшләп тә карадык, мөмкин түгел. Өстәле корычтан ясалган шул. Утта янмый торган материалдан. Шуңа күрә йозагын ачуы да кыен.
Җан түзмәде, шыпырт кына мастерскойдан чыгып, конторага киттем. Фабрика конторасы бездән ерак түгел, тау башына урнашкан. Яшел түбәле, ике катлы, курчак шикелле матур итеп салынган бу өй үзенең киң тәрәзәләре белән фабрикага карап тора иде.
Контораның өске катында директор кабинетына илтә торган ишекләр ачык. Ишегалдында, коридорда контора управляющие, главбух, баш приказчик, аяк очларына басып, арлы-бирле йөренәләр. Фабрика тормышының һичкайчан да бозылмый торган регламенты буенча аларга директор хозурына доклад белән керергә вакыт җиткән. Ә монда эшләр начар; бай кабинетында механик, мастер, Аникин, Беляев, тагын берничә кеше өстәл янында тирләп-пешеп маташалар.
Бай үзе бүлмә почмагында, тәрәзәдән карап тора. Болай караганда тыныч кыяфәтле күренә. Тик ул, сирәк-сирәк, иреннәрен генә чәйнәп ала. Ә карт хезмәтчеләр яхшы беләләр: бай иренен чәйнәсә, хәерлегә түгел инде. Берничә кеше штрафлану, берничәсе урынсыз калуын көт тә тор.
Механик, аксыл саргылт мыек-сакаллы, хуҗаларга ярап, иткән хезмәтләрендә картайган карт бүре кыяфәтле кеше, аптыравыннан ни эшләргә белми. Мин, кабинетка кереп, аның борын төбеннән үтеп, өстәл янына узганны күрмәде дә. Бөгелеп йозакны карадым. Йөрәк шаулап китте: бу миңа таныш схема белән ясалган йозак иде.
Утта янмый торган шкаф яисә сандыкларның йозаклары гадәттә бик катлаулы итеп ясалган була. Аларны ачу өчен кулда ачкыч яисә отмычка булу гына җитми; бәлки, йозак механизмының клавиатурасы кайсы номерга, яисә кайсы хәрефләргә куелырга тиеш икәнен белеп, аны рәтләгәч кенә ачкыч белән ачарга мөмкин. Әгәр билгеле парольне белмәсәң, аны әллә нигә дә ача алмыйсың.
Бәхеткә, бу йозак андый катлаулы ук түгел, аны, һәрхәлдә, тырышканда, отмычка белән ачып була иде.
Бу вакытта механик минем янга килде.
— Син монда ни эшлисең, сине кем җибәрде? — дип мыгырданды.
— Менә йозакны ачып карарга уйлыйм. Вакытында бу эшкә осталыгым зур иде,— дидем елмаеп.
Механик, минем елмаюымны әллә үзеннән көлү дип санады инде, бердән күперенеп, кабарынды да:
— Чакырмаган җиргә тыгылма. Вон моннан! — дип аяк тибеп кычкырды.
Бер сүз әйтмәстән, борылдым да кайтып киттем. Гарьлек тамагыма ачы төен булып тыгылды. Шунда барып тыгылуым өчен үземне-үзем тирги башладым.
— Моннан соң инде үзләре килеп аякка егылып, ялынып, ялварып сорасалар да барасым юк! — дип, күңелемә бик нык беркетеп куйдым. Үзем артык ул турыда уйламаска карар бирдем.
Ә күңелдә һаман шул йозак. Аның катлаулы механизмы, чуалчык пружиналары киләләр дә күз алга басалар. Аның ачкыч тишегенә ике отмычка тыксаң, хәзер ачылып китәр күк күренә иде.
Менә минем янга мастер Москвин килде. Аның кыяфәте, болай, эш юктан йөреп килеп чыккан кешенеке шикелле, игътибарсыз гына. Минем яныма туктады.
Фохри, сине йозак ачарга оста диләр, дөресме? — диде. Пик артык оста булмасам да, Аллага шөкер, бүгенгәчә кулыма :>локкән бер йозакны ачмыйча калган юк әле,— дидем.
— Алай булса, хәзер үк конторага барып, һөнәреңне күрсәтеп кара әле. Анда байның өстәл тартмасын ачарга кирәк.
Бугазыма терәлгән гарьлек төене әүвәлгедән дә ачы булып күренде. Шулай булса да, мөмкин кадәр тыныч тавыш белән җавап бирдем:
— Кайда инде ул безгә директор кабинетында өстәл ачулар! Андый эшкә бездән күп карт, күп тәҗрибәле слесарьлар, мастерлар, ахырында механик үзе бар. Алар булдыра алмаганны без булдыра алабызмыни инде?
Мастер, «алай булса ихтыярың» дигәндәй, борылып янымнан киткән иде, ләкин берничә адым атлагач та, онытылган әйберен әйтергә теләгән кеше шикелле, кире кайтты. Бу юлы аның кыяфәте кискенләшкән, күз карашы гадәттәгечә авырайган иде.
— Я, инструментларыңны ал да марш конторага, живо! — дип кычкырып куйды.
Минем гарьлек зәһәрле шатлыкка әйләнде. Кәефем килүдән шатланып, көлеп җибәрдем.
— Ә, шулаймыни? «Марш конторага!»мыни? Ә анда барсам, механик «марш урыныңа!» дип кычкыра... Юк инде, господа. Мин сезгә алай итеп йөрергә хәерче малай түгел. Ул йозакны ача беләм. Ләкин бармыйм. Расчет бирсәгез дә, конторага аяк атламыйм.
Болай нык торгач, мастер аптырап калды. Бер сүз әйтмәстән, мастерскойдан чыгып китте.
Озак та үтмәде, минем янга Василий Петрович Аникин килде.
Ул минем җилкәгә кулын куйды да:
— Я, Фахрейка, әйдә, көчеңне сынап кара. Безне дә бәладән коткар,— диде.
Механик мине конторадан куып җибәргәч тә, аңда шушындый бер сөйләшү булган.
Бай борылып өстәл янына килгән дә механиктан:
— Я, ачтыгызмы? — дип сораган. Механик каушап калган.
— Ачарбыз, Садрый Тимофеевич, ачарбыз.
— Мин ул ачарбызны күп ишеттем. Миңа сүз түгел, эш кирәк. Әгәр егерме минуттан ачмасагыз, аннары үзегезгә үпкәләгез,— дигән.
Механик, үз нәүбәтендә, мастер белән слесарьларга баскан:
— Унбиш минут эчендә йозак ачылмаса, барыгызның да хезмәт хакын киметәм. Слесарьлар түгел сез, сапожниклар,— дигән.
Василий Петрович, егерме бинт елдан артык эшләгән карт мастеровой, әле күптән түгел генә герман фронтыннан газ белән агуланып бөтенләйгә гаскәрдән котылып кайткан, үз бәясен үзе бик яхшы белгән кеше, бу ультиматумга бик гарьләнгән. Ул, инструментларын өстәлгә ташлап:
— Болай таяк астында эшләргә мин кол түгел! — дип, конторадан чыгып китмәнче булган.
Механик тавышын йомшарта төшкән:
— Алай кызуланырга ярамый. Ачарга кирәк, ачарга. Күрәсең бит, бөтен контора безне көтеп тора.
— Алай булганда, әгәр чынлап та ачарга теләсәгез, Фах-рейканы чакырырга кирәк, ул бу эшнең остасы,— дигән Василий Петрович.
Механик белмәмешкә салышкан.
— Кайсы Фахрейканы?
— Әле генә сез куып җибәргән Фахрейканы. Ул йозак мастеры. Монда ул гына ачса ача алыр.
Механик мыгырданган:
— Аны баштарак әйтәсе калган. Бар, чакырып китер! — дип, мастерга мине чакырырга фәрман биргән.
Мастер минем яннан:
— Килми! — дип хәбәр китергәч тә, механик Василий Петровичның үзен җибәргән.
— Отмычкаларыңны ал да әйдә һөнәреңне күрсәт,— диде Петрович,— югыйсә бай каршында безнең бөтенебезнең базары төшә. Чынлап та, жалованьеларыбызны киметеп кую ихтималы бар. Мин үзем аннан курыкмыйм, расчет алам да башка фабрикага китәм. Ә Беляевның семьясы бар. Ул кая да бара алмый.
Мәсьәлә алай куелгач, мин артык сөйләшеп тормадым. Отмычкалар бәйләмемне алдым да конторага юнәлдем.
Мин кергәндә конторада бер таркаулык сизелә, директор кабинеты яныннан аяк очлары белән генә басып үтәләр иде.
Контора управляющие үзенең кара мыекларын чәйни-чәйни бөтенләй юешләтеп бетергән, главбух шушы бер сәгать эчендә бөтенләй саргаеп өлгергән, бай үзе берөзлексез иреннәрен чәйнәп тора иде.
Мин туры ук өстәл янына уздым. Бөгелеп йозакны карадым. Аның механизм төзелеше белән танышу өчен, элек озын борынлы разведчик отмычкасын тыгып, пружиналарын капшадым. Берничә пружина эләгеп селкенгәнен кулым сизде. Бердән ике-өч отмычканы тыгып, пружиналарны йөртә башладым. Пружиналар бөгеләләр, ләкин йозакның теле селкенми, бирешми иде. Аптырап киттем. Маңгайдан эре тир тамчылары тама башлады.
«Әллә ача алмыйча хур буламмы?» дип, элеккедән дә зур бер ихлас белән эшкә керештем. Кинәт йозак теленең шылт итеп төшеп киткәнен сиздем. Аны миннән башка берәү дә ишетмәде.
Маңгай тирләремне сөртеп алдым да, урындыкка утырып, махорка төрә башладым.
Бер читтә мыекларын кабартып карап торган механик яныма килде дә:
— Я, ничек, буламы? — дип сорады.
Аңа җавап бирмәдем. Тәмәкене кабызып алдым да бер кул белән өстәл тартмасын тартып ачып җибәрдем.
— Менә сезгә! Василий Петровичның:
— Молодец, Фахрейка! — дигәнен ишеттем. Директор безнең янга килде.
— Ачтыгыз? — дип, механикка карады. Шатлыклы тавыш белән:
— Мин ачтым! — дидем.
Директор, иреннәрен чәйнәп, механикка, аннан миңа карады да, янында торган главбухка:
— Василий Иваныч, йозакны ачучы слесарьга егерме сум награда яз! — дип әмер итте.
Ул вакытта минем көндәлек жалованьем илле тиен булганлыктан, бу сума минем өчен зур шатлык иде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.