Latin

Абау, Фоат, Син Нишлисең?

Süzlärneñ gomumi sanı 265
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 201
43.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Татар, олы кунак чакырса, сый-хөрмәте белән өстәл сыгып кына калмый, ак мунчасын да колак куырырлык итеп яга. Бу кадәр сый-хөрмәтләргә “ай-вай”, “ай-вай” дип хәйран итеп, ханнар мисалында мәртәбә тотып кына йөрисең, адымнарың вак-вак, сәйлән тезәсеңмени!
Шулай бервакыт Фоат якташ язучы Зәки абыйны кунакка алдырган. Сыйның бәрәкәтеннән корсаклары шартларлык булган, сүзнең татыннан тәрәзә кысаларын бүсеп бал агып чыккан, җыр-бию тамашасына җыелган фәрештәләр итагать бозганнар. Бәхеткә мунча да өлгергән.
— Барабызмы?
— Һи, нинди бармаган ул, иртәгә — сабан туе, көне дә салынып тора. Юынып чыксак, дөньялар арчылып китмәсме?
Зәки абый кыстата торган кешеләрдән түгел инде ул безнең.
Ләүкәгә үк менеп утырганнар, мунча чарачасына инде. Эссесен азсынып, Фоат якташ гөбердәп кайнап утырган суны олы лакан чүмече белән алган да башкорт бакыры кебек кызарган ташка бөркемәкче икән, уң-сулы буталыпмыдыр, Зәки абыйга томырган. Берәү булса, билләһи, мунчаңны ниргәсеннән бозып, мичен өстеңә аударып чыгып китәр иде. Зәки абый:
— Абау, нишлисең син, Фоат?— ди икән, сабыр гына, үзенең кунак кына булуы мәртәбәсен бер дә төшермичә.
Якташ, бичаралыкка төшептер, аңламый да калган идеме икән, бик тә хушланып чабынырга да керешкән. Кунакны кимсетеп булмый бит инде, чабынып бетергәч, ләүкәгә Зәки абыйны сузып яткырган да, и төя ди моны, и төя ди, пәһлеван гәүдәле кунагы түшәм белән ләүкә арасында тегенең себеркесенә ябышып, кулъяулык кебек ияреп йөри икән.
Хуҗа, хөрмәтне зурдан куеп, гамәлдә ипсезрәк кыланып ташлаган. Әмма Зәки абый һаман да сер бирми, арып туктаган якташка:
— Абау, Фоат, нишлисең?— дия икән.
Инде кунак-муйнак беткән, Зәки абый китәргә кузгалган. Әмма якташ монда да алдатмаган. Зәки абыйга, аның “Жигули” машинасы урынына, үзенең “Мерседесы”н кабызсыңга ачкычларын тоттырып маташа икән. Монда да:
— Абау, Фоат, нишлисең син?— ди икән Зәки абый.
27.02.04.


Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.