Latin

Зур Гөнаһлар - 3

Süzlärneñ gomumi sanı 1212
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 829
44.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
Мәмәт, Габделгафур һәм Ибраһимның җинаятен тикшерү тәмам булгач, хәбесханәдә аларның өчесен бергә бер бүлмәгә яптылар. Ябылуларына инде менә өч атна үткән иде. Бүген өчесе бергә бүлмәдә сөйләшеп утыралар. Ибраһим, Мәмәт белән Габделгафурга эндәшеп:
– Эшләребез начар... Тизме окружныйда каралыр икән? – диде.
– Әлбәттә, начар... Безне унбишәр елга каторжный хезмәткә һичшиксез хөкем итәчәкләр, – диде Мәмәт һәм сүзен болай дип дәвам итте: – Төрлечә уйлап карадым, әмма каторжный хезмәттән котылырга һич тә бүтән юл таба алмадым. Безнең өчен иң җиңеле, хәерлесе-моннан, хәбесханәдән качу... Юкса хәлебез мөшкел.
– Качарга?! Качу, әлбәттә, яхшы булыр иде, ләкин ничек качарга?!-дип сорады Ибраһим.
– Инша Аллаһ, качып була... Ничек качарга икәнен үзем өйрәтермен, ләкин моның өчен кырык-илле сум акча кирәк. Синдә акча бармы? – диде Мәмәт.
– Акчадан тоткарлык булмас, тик качарга юл гына тап.
(Ибраһимнан 25 сум акча алгач, Мәмәт, төрмәдә эшләүче буяучылар төшке ашка киткәндә, аларның җитәкчесе Гомәрдән аракы алып килүен үтенә һәм шәһәрдәге бер иптәшенә язу язып җибәрә.-Ш. С.)
XXV
Ике сәгать чамасы вакыт үткәннән соң, Гомәр абзый һәм башка буяучылар хәбесханәгә кире әйләнеп кайттылар. Гомәр абзый Мәмәт әфәндегә әйтелгән өч савыт аракыны да, кәгазьдә язма рәвештә соралганны да алып килгән иде.
Гомәр абзый башта Мәмәткә аракыларны бирде, аннары кечкенә генә кәгазь кисәгенә төрелгән нәрсәне тапшырганда:
– Монысының кешесен көчкә таптым, бик ерак тора икән... Моннан чыккач, ашарга да бармыйча, туры аны эзләп киттем,-дип куйды.
– Бик яхшы, бик яхшы... Дуслык шулай була ич... Инша Аллаһ, мин дә сине онытмам, – дип, Мәмәт аракыны һәм әлеге кечкенә кәгазьдәге нәрсәне алды да, ашыгып, Ибраһим белән Габделгафур янына китеп барды.
Буяучы Гомәр абзый исә, бернинди шик-шөбһә тотмыйча, кәгазьгә төрелгән нәрсәнең ни икәнен белмәде дә, кызыксынмады да.
Мәмәт, ябылу бүлмәсенә кайткач, аракы савытларының берсен ачып һәм бер-ике рюмка аракысын эчеп, кулындагы кәгазьдә булган порошокны аракы савытына салды да, яхшы гына селкеп-болгап: "Догада булыгыз!"-дип, шул аракылы савытны алып буяучылар бүлмәсенә юнәлде. Анда кергәч:
– Менә, иптәшләр, аз булса да гаеп итмәссез... Шушы тереклек суын эчеп җибәрегез әле! – диде.
Буяучылар: "Бу зур гөнаһ ич... Без аракы эчмибез", – дип тормадылар, аракылы савытны дүртесе дә шатлык белән кабул итеп, Мәмәт бүлмәдән чыгып киткәч тә тамчысын да калдырмый эчеп бетерделәр.
Аракы савытына салынган порошок йоклаткыч дару-дурман иде. Аның тәэсире шулкадәр көчле булды ки, биш-ун минут эчендә буяучыларның дүртесе дә, һуштан язып егылган кешеләрдәй, бер-бер артлы аяк өстеннән идәнгә авып, үлем йокысы белән йоклый башладылар.
Алар шулай йокыга талгач, бүлмәгә Мәмәт, Габделгафур һәм Ибраһим кереп, үз киемнәре урынына буяучыларның эш киемнәрен өсләренә киделәр дә, кулларына тегеләрнең коралларын тотып, буяучылар сыйфатында, "Йа, кичерүче Алла! Үзеңә тапшырдык!" дия-дия, хәбесханә бинасыннан чыга башладылар. (...)
Капканы саклаучы солдат алардан:
– Кемнәр сез?-дип сорады.
– Кемнәр сез?! Күрәсез ич: буяучыларбыз... Капканы ач!-диде – Мәмәт.
– Ярар, ярар, сабыр итегез,-диде капка сакчысы һәм: "Әйдә, рәхим итегез, боерыгыз!"-дигәнне аңлаткандай, каерып капканы ачты.
Ялган буяучылар, күңелләреннән Аллага шөкерләр әйтеп, капкадан чыгып җиткәндә генә, арттан тагын:
– Сез буяучылармы?-дип сораган тавыш ишетелде. Качаклар борылып карадылар. Мәмәт, эндәшүченең хәбесханә караучысы икәнен танып:
– Әйе, без буяучылар, – дип җавап бирде.
– Бик яхшы... Эшләрне бетердегезме? Дүрт кеше идегез, берегез кайда?
– Юк, эш бөтенләй үк бетеп җитмәде әле. Без алданрак киттек, мунчага барабыз. Беребез калды, калган эшләрне тәмам итәргә, – диде Мәмәт.
italki
– Менә минем эш бүлмәсендәге тәрәзәләрне буярга кирәк иде... Әйдә кереп карагыз әле.
– Зинһар, безне туктатмагыз, иртәгә карарбыз.
– Юк, юк, бүген карап чыгыгыз. Иртәгә кирәкле буяуларны алып килеп буяп та алырсыз,-диде хәбесханә караучысы, үз сүзендә нык торып.
"Йа Аллаһ, мәдәд44!" – дип, буяучылар хәбесханә караучысы белән бергә аның эш бүлмәсенә керделәр. Анда нәрсәләрдер язып хәбесханәнең сәркәтибе утыра иде. Ул, ялган буяучыларны күреп, шөбһәле тавыш белән хәбесханә караучысыннан:
– Болар нинди буяучылар?-дип сорады.
– Болар хәстәханәнең өстәмә бүлмәсендә эшләүче буяучылар,-диде хәбесханә караучысы.
– Юк, юк! Болар ул буяучылар түгел... – диде сәркәтиб. – Ул буяучыларны мин иртә килгән вакытларында күргән идем. Болар ул кешеләр түгел.
Бу сүзләр качаклар өчен шактый куркынычлы булса да, Мәмәт курку-каушау әсәре күрсәтмичә:
– Юк, без иртә якта килгән буяучылар түгел... – дип аңлата башлады. – Алар өйгә ашарга кайткач, хуҗабыз аларны профессор Закталовның өен буярга җибәрде... Алар яхшы, оста буяучылар... Хуҗа безне алар урынына хәбесханәгә юллады, – дигән вакытта хәбесханә сакчыларыннан берәү, бүлмәгә йөгереп кереп:
– Тизегез!.. Тизрәк, әйдәгез!.. Әйдәгез!.. Арестантлар качтылар!..-дип сөрән салды.
– Кемнәр?! Кайчан качтылар?!-диде хәбесханә караучысы, тәмам каушап калып.
– Әйдәгез... үзегез карарсыз...
Сакчының шул җавабыннан соң, хәбесханә караучысы белән сәркәтиб, буяучыларны бөтенләй онытып, куркынычлы хәбәрне китергән сакчы артыннан, кемнәр һәм нинди юл белән качканлыгын белер өчен, ашыгып төрмә бинасына таба элдерттеләр.
Мәмәт, Габделгафур һәм Ибраһим исә, сабырлык белән, ашыкмыйча гына атлап, хәбесханә караучысының бүлмәсеннән туп-туры капкага таба юнәлделәр һәм, Исраил балалары судан коры чыккан кебек, хәбесханәдән "коры" чыгып котылдылар.
XXVI
Үлемгә тиң мәрт йокысы аркасында хәбесханәдән котылып калса да, Маһруй электәге авырулары яңарудан һәм каберстанда яткан чагында, аннары аннан өйгә кайтканда салкын тидерүдән, кул-аяклары өшүдән шактый заманнар хәстә булып ятты. Җиһангир белән Маһруй, тәмам терелеп, сәламәтләнеп җиткәч тә, Казанда тору мөмкинлеген тапмыйча, шәһәрдән китеп гаиб булдылар45. Кай җиргә, нинди шәһәргә һәм ничек киттеләр-бу эшләр шулкадәр яшерен эшләнде ки, моны "Зур гөнаһлар" исемле романны язучы автор үзе дә белә алмады.
* * *
Олуг юрист, мәкерле һәм фетнәчел Ибраһим Галиевнең һәм Габделгафур белән Мәмәтнең качканнан соң кичергән хәлләрен киләчәктә язачак "Мөртәд" исемле романымда сөйләрмен***.
_________________________
9 Нәкәс (накәс) – кешелексез; тупас, саран.
10 Хәйләи шәргый – шәригать, дин исеме астында төрлечә алдашу, хәйләләү.
11 Риба – арттырып түләү (процент) шарты белән бурычка акча бирү.
12 Тәравих – уразада кич белән укыла торган намаз.
13 Xотбә – вәгазь, нотык.
14 Мәгънәсе: мактаудан булсын Аллага... бар галәмнең хуҗасы, иясенә.
15 Валлаһе әгъләм – Алла белә; Алла күбрәк белә ("кем белә" мәгънәсенә якын гыйбарә).
16 Иншалла – Алла теләсә; Алла кушса (гыйбарә).
17 Бәднам – яманат.
18 Маһруй – фарсыча "ай йөзле" дигәнне аялата (маһ – ай, руй – йөз, чырай).
19 Кадимнән бирү – борынгы заманнардан бирле.
20 Дана – укымышлы, белгеч.
21 Мәккәй Мөкәррәмә, Мәдинәи Мөнәүвәрә – Кадерле-газиз Маккә, Нурлы-якты Мәдинә – бөтен дөнья мөселманнарының хәзерге Сөгуд Гарәбстанындагы изге шәһәрләре.
22 Бу урында "мелла" сүзе "белемле кеше", "гыйлем иясе" мәгънәсендә.
23 "Һәфтияк" – Коръәннең кыскарак сүрәләрен, аятьләрен эченә алган җыентык. Исеме фарсыча "җидедән бере" дигән мәгънәне аңлата. Элекке мәктәп-мәдрәсәләрдә дәреслек буларак та кулланылган.
24 "Аллаһ дигел бәдәвам" – "Бәдәвам китабы", татарлар арасында киң таралган дини-әхлакый эчтәлекле, көйле, тезмә әсәр. Дүрт юллы һәр строфасы "Аллаһ дигел бәдәвам" ("Берөзлексез Аллаһ дип кабатла") сүзләре белән тәмамлана.
25 Пассаж – Казанның элеккеге Воскресенский (хәзерге Ленин) урамында 1880 – 1883 елларда төзелгән, кешеләр йөри торган, урта өлеше пыяла белән ябылган зур йорт. Анда кибетләр, кунакханә, концерт залы (соңрак кинотеатр) һ б. урнашкан булган. Хәзер – реставрациядә.
26 Черек күл – Казанның Ленин урамына параллель (Кремль калкулыгының көнчыгыш итәгендә) урнашкан уйсулыктагы бакча-парк. Казан ханлыгы чорында бу урында чишмәләр агып, бер-берсенә ермаклар аша тоташкан күлләр тезмәсе булган.
27 Балык базары – Казанның үзәгендәге Балдак (Кольцо) мәйданы урыны. Элек монда ит, балык, яшелчә ише төрле ашамлыклар белән сату иткәннәр, кунакханәләр булган.
28 Нашәргый хәмел – шәригатьчә никахсыз (уйнаштан) балага узу.
29 Зәүҗем – ирем.
30 Малдар – бай, маллы, дәүләтле (кеше).
31 Печән базары – Казанның Иске татар бистәсендә (Болакның көньягында), хәзерге Париж Коммунасы һәм Галиәсгар Камал урамнары арасындагы мәйданны биләп торган базар. Эреле-ваклы кибетләр, сәүдә фирмалары тезелеп киткән бу урын шәһәрдә татарлар сәүдә итә торган төп урын булган. Шушы тирәдә соңрак татар газета-журнал редакцияләре, матбагалар, "Болгар", "Амур", "Сарай" кебек кунакханәләр калкып чыга. Печән базары 1930 нчы елларга кадәр яшәп килде.
32 Тәфтиш – тикшерү, ачыклау.
33 Йәстү намазы – кояш баегач укыла торган (бишенче) намаз.
34 Гыйлем тәхсыйль итеп – гыйлем-белем үзләштереп.
35 Мөназыйр – шәригать кануннары һәм мәсьәләләре буенча диспут (мөназәрә, бәхәс) остасы, бәхәсләшүче.
36 Табигъ – буйсынучы, гражданы исәпләнүче.
37 Тәбәгасенә – буйсынуына, гражданлыгына.
38 Шәһадәт – таныклык.
39 Дәфен кылыну – җиргә тапшырылу, күмү.
40 Кәшшафелкъолуб – күңелләрне ачучы (бу урында "аракы" мәгънәсендә).
41 Сәттарелгойуб – гаепләрне яшерүче (бу урында "яшерен аерым бүлмә" мәгънәсендә).
42 Һиҗрәт – күчеп китү.
43 Хилгат (хилгъәт) – югары дәрәҗәле кешеләр тарафыннан бүләк ителгән ("кидерелгән") кыйммәтле өс киеме (халат).
44 Мәдәд – ярдәм, булышлык.
45 Гаиб булдылар – юкка чыктылар, күздән югалдылар.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
  • Büleklär
  • Зур Гөнаһлар - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4419
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1986
    36.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Зур Гөнаһлар - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4300
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1973
    37.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Зур Гөнаһлар - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 1212
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 829
    44.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.