🕥 31 minut uku

Зоя Космодемьянская Турында - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 4061
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2183
33.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
47.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Ничек мондый суыкта ул яши?
  Сөйләп биримме?
  Балаларын югалтып,
  Башка балаларны сөйрәп,
  Саклап йөргән аналар турында.
  Кешеләр яхшы аңлады
  «гөмер»дип cөйләнгән
  Бик табигый сүзнең чын,
  Яшерен мәгънәсен.
  Шуңа күрә ярсып дигәндәй,
  Саклыйлар үзләрен. Нигә?
  Әгәр Илен саклар өчен кирәк
  булып калса? Уйлау жиңел генә.
  Алдыңгы чиккә чыкмый гына,
  Арган гәүдәңә гайрәт кушу яхшы.
  Бик яхшы.
  Жиңеш көненә житәм, дип
  Уйлаучыга, дан!
  Аңлыйсыңмы, Зоя?
  - Мин барын да аңлыйм.
  Иртәгә дошманга якын барам.
  Мине алар сизмиләр.
  Күрмиләр.
  Мин тотылмыйм,
  Кул-аягым бәйләнми,
  Ленинград, Ленинград!
  Мин сиңа булышам.
  Приказ гына бир.
  Нинди приказ булса да үтим.
  Сиңа жавап биргән төсле
  Бермә-бер
  Йөрәк кагуы белән бергә
  Канонада-туплар ата.
  Югары тавыш белән - Кронштадт,
  Шунда ук Малахов курган
  Жавап бирә Кронштадтка.
  Мең чакырымлап ил хәсрәтен үтеп,
  Жилкән булып тоела болытлар.
  Севастополь,
  Ничек соң сөйлим мин аны?
  Рус артиллериясы каты гөрселдәп
  9-нчы дулкын өстен ялтыратып,
  Корабль кебек, көч жыеп
  Ярга килеп сугылды.
  Бу шәһәрне дә
  Син әле күрмәдең.
  Кешеләр чыга яр буена,
  Ә су, шуңа ямансулый.
  Геройство, батырлык -
  Нәрсә ул?
  Мин аны белмим.
  Севастополь ...
  Өндәми бераз торыйк ...
  Ул, шул вакытта тере иде әле.
  - Аңлыйм!
  Аңлыйм.
  Иртәгә барып ягам.
  Ат базарын, складны,
  Приказ гына бирегез.
  Севастополь, мин иртәгә булышам.
  Мин житез, дошманга күренмим.
  Ие, син яуга күренмәс:
  Ә кинәт ...
  Шунда ничек?
  Шунда нәрсә?
  Син шуңа әзерме?
  Тынычлык арта һәр якта.
  Жавапсыз гына, кыз
  Урыныннан күтәрелә,
  Еракта-еракта гаскәр үлә ...
  Әнисе хәлсезләнеп елый, кысыла,
  Әтисе зур таш булып егыла,
  ыңгыраша.
  Тол хатын, ни эшләр?
  Ятим калганнарны кочаклап,
  Ул да хәсрәтләнә.
  Тып-тын, төн эче.
  Кайда, нәрсә булып ята ишетәсең.
  Хәсрәттән какшаган
  Жисемдә яшәүче кеше:
  Мин, дускайлар, сезгә
  булышырга телим!
  Мин әзермен.
  Мин барына да чыдыйм,
  Приказ бирегез.
  Әйлә-тирәдә тынычлык,
  Тып- тыныч ...
  Шулай ук суык,
  Дерелдәми,
  Көчсезләнми,
  Хәлсезләнеп бетми дә ...
  Язмышың синең иртәге көнеңдә.
  Сулыш алуым авыр,
  Тавыш та шул
  Миңа житми.
  (поэма)
  ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
  Кич карның балкуыннан якты.
  Жил сукмакларны
  Каплап күмеп куйды.
  Рус авылында һәм башка авылда
  Яшәүчеләр, авыр вакыт булса да,
  Үз дәртләре, исе һәм хисе белән
  Елылык һәм сулыш алалар.
  Юлчы, артыңа искә борыл, юлчы,
  Әкияттәге кебек йөрмә адашып.
  Кара чыршы ботакларында
  Яшерен айның нәфислегендә
  Кар кисәге эленеп тора.
  Без кунак итеп каршы алабыз,
  Кунакка түрдән урын бирәбез.
  Эссе чәй белән елытырбыз,
  Хуш исле елы сөт эчерербез.
  Утыр семечко чагырсың,
  Кичен өйдә яхшы, күңелле!
  Рус халкы, безнең халык
  Бер-бересен сөеп, юата белә;
  Ә ул йөрәккә яхшы,
  Бездән нигә син читләшәсең?
  Барыда бит элекке төсле,
  Печь еп-елы булганчы ягылган,
  Әмма, бакыр самовар артыннан
  Ишетелә чит берәүнең тавышы
  Иләнгән сарыкның тиресе
  Әшәке булып, буялган.
  Кешеләр тынычсызлана,
  Куркыныч, үлем алдында.
  Чакырылмаган кунак булып,
  Хайван һәм үләксә исе
  Алардан аңкып тора.
  Арырак кит син аларның
  Ярсып торган ачуыннан.
  Әйләнеп үт безне,
  Безнең кунар урыныбыз хәвефле,
  Югал урманда, кырда, көрттә.
  Рус кешесе,
  Уң юл телибез без сиңа.
  Иңбашыңны күтәр әле,
  Нигә йөрисең бөкерәеп?
  Тизерәк читкә табан борыл.
  Монда кешеләрнең авылы иде,
  Ә хәзер хайваннар өне.
  Без куанып, ирек һәм бай яши идек
  Ә хәзер чандырлы, яман
  жирдән дә ярлырак.
  Караңгылы-яктылы вакыт иде,
  Немецлар армиясы
  Бер юлчыны китерде,
  Аннан допрос алырга.
  Чит кешеләр сөйләшүе –
  Ямьсез генә, эт өрүеме?
  ... Аны өйгә алып килделәр.
  Сырган курткасын тартып
  Өстеннән чиштеләр.
  Анда карчык печь яга,
  Авызыннан ут ялкыны чыга.
  Котылып, давылланып ...
  Итекләрен аягыннан көч
  Белән тартып чыгарды.
  Свитер, гимнастерка чиштеләр.
  Бар киемен
  Баштан аякка кадәр.
  Бар жирен кармалап эзләп,
  Яхшылап тентеделәр.
  Кечкенә балалар печь түбәсендә
  Карыйлар, сулыш алмыйлар.
  Тыныч, йөрәк, акрынлап эшлә,
  Яу сизмәсен борчылуыңны.
  Курку түгел бу, каушап,
  аптырап калу гына.
  Иңбашы мускулсыз, куллар нечкә.
  Син сырган штанда гына калдың,
  Иске өй киеме – кофтада.
  Анда монда күренеп китә аның
  Әнисенең жамап куйган,
  Штопать иткән билгеләре.
  Һәрбер штопка юлында,
  Складкасында әни кулының
  Кадерле исе. Истәлек кебек.
  Барын да, ничек үстең,
  Ничек син сулыш алдың,
  Бу жомарланган кофтаны да,
  Син үзең белән китердең –
  - фашист солдатлары күрсен.
  Офицер
  Кагәзен чыгарганда
  Яхшырак утырырга тырышты.
  Син торасың аның алдында.
  Үткер генә.
  Рус милләтле.
  Ачык рәвештә.
  Бу инде төш түгел,
  чыннан да шулай.
  Менә килеп житте көткән сәгать.
  Тонык тавыш белән допрос башлана.
  - Әйт!
  - Мин бер нәрсә белмим.
  Шул гына.
  Бу минем беткәнем инде.
  Бетмәде шул, кыенлык әле алда.
  Алар дошманнар.
  Ә мин – гаскәр ролендә.
  Менә килде шул көткән минут.
  - Әйт, әйтмәсәң капут буласың!
  Ул, офицер исерек кебек алпан-тилпән аңа якыная.
  - Син кемсең? Исемең ничек?
  - Әйт хәзер!
  - Минем исемем Татьяна.
  (Дөресен генә әйтимме?
  Нигәдер син
  Миңа үземнең кызым кебек якын,
  Чөнки, куркыныч минутта
  Үзеңне минем кызымның
  Исеме белән атагансың.
  Нечкә генә соры үлән сабагымы?
  Без икебезне бүлгәләп, таратты.
  Алып китте сине, жан кисәгем,
  Әллә кайда татар авылына.
  Миңа бик куркыныч!
  Аннан да авырырак булмаса иде.
  Син ничек анда яшисең?
  Песине газаплыйсың,
  Курчакны суда коендырасың,
  Сикереп жырлар жырлыйсың.
  Яңгыр шаулап ява
  Арыш басуында,
  Болыт Мәскәүдән ары үтә,
  Пространство гүелди арабызда,
  Һаман хәсрәтләнәм,
  Әмма бушка гына борчылам.
  Ничек кенә болай булып чыкты,
  Нигә без әле ике якта?
  Сугыш озын фронтка әйләнде.
  Әтиең дә һәлак булды
  сугышның мәйданында.
  Без икебез ялгыз бу дөньяда,
  Синең белән, мин ... шулай да.
  Без нигә аерым яшибез?
  Тәгъдир шулай чишелгән.
  Каты жилле көн.
  Алдыбызда томанлы күренеш.
  Жавап көтте микән тынычлык?
  Зенит орудиясы ата башлады;
  Ә газаплаучылар алдында
  Кыз өндәми пытка-газап көтеп,
  Үзенең исеме урнына
  Синең исемеңне атады.
  Илем минем,
  Миңа башка юл юк.
  Барлык синең рана, борчулар
  Синең омтылыш көчең
  Аткан пуля булып үтсен
  Минем гәүдәм аркылы.
  Кызым,
  Китергә бир мөмкинлек.
  Менә дәл шулай.
  Гафу ит, кыйммәтлем.
  Үскәч шунда сөйләшербез.
  Миңа вакыт!
  Кайгырып йөрәге янса да,
  Бөтенләй янып бетми.
  Пытать итеп- газаплауга түзеп,
  Башка бер кыз үзен
  Синең исемең белән атады.)
  Хозяйка балаларын
  Чоланга алып китте.
  Тычканнар чыгырдый,
  өйдә кәбестә исе.
  - Әнкәй, нигә аны кыйныйлар?
  - Дөреслек өчен, кызым, тыныч, тыныч бул.
  - Әни, тишектән кара әле, кара!
  Аның күлмәге канлы.
  Миңа авыр, әнкәй, мин куркам! ...
  - Өндәмә, кызым, тынычлан ...
  - Әнкәй, нигә ул кычкырмый?
  Ул тимер кебек ныктыр?
  Тере булса күптән кычкырыр иде.
  - Тыныч бул, кызым, акрын ...
  - Әнкәй, әгәр ул үлеп китсә, дөреслекне үтерү булырмы?
  - Тыныч, кызым, тыныч бул ...
  Юк
  Кызым, дерелдәми генә
  тыңла мине.
  Тыңла.
  Сиңа унбер генә яшь.
  Әгәр ерткычлар нәрсә генә
  эшләмәсен, ул бер дә еламаса
  Бирелмәсә,
  Үлеп китсә,
  Ул һәм аның дөреслеге
  Үлемнән дә көчлерәк булганы,
  Шулай аңларга кирәк.
  Гөмер буе онытылмасын
  Бу куркыныч, коточкыч төн.
  Иң яхшы, көчле кеше булуын
  Сиңа аңлатып белдерергә телим.
  Бу кызның гажәп көчле булуы
  Илһамлыгы синең каныңа
  Катнашма булып, сине йөртсен.
  Үскәч, зурайгач эссе йөрәк белән
  Аны искә алып, беләм дип
  Дөреслеген күрсәтерсең.
  Жир йөзендә су бармы? Юқмы?
  Һава кебек, син аны,
  Зур, зәңгәр суны,
  Күп-күптән
  Эчеп карадыңмы?
  Исеңдәме,
  Ничек ул тәмле булып тоела?
  Телең, иренең белән этәрәсең,
  Ә ул йөрәгеңә кадәр тиз генә
  Агып барып житә.
  Су эчү ...
  Исеңә ал, ничек булған иде?
  Тукта!
  Стаканнан да эчәргә була,
  Эчтең - ә савыт бушап кала.
  Кояшта янган кулың белән
  Суны сосып алырга була.
  Инешкә йөгереп барып,
  Яңгырда жыелган суны ятып
  Йотып-йотып жибәрсәң,
  Аны эчсәң,
  Туйганча эчеп жибәрсәң ...
  Юк, бу төш,
  Уйдырма гына, хыял.
  Эчү, ул бит шундый бәхет!
  Су эчсәң, русча жырлаган кебек,
  Елга, жиләс жилне сизгән кебек.
  Салкын су агымы ...
  Бик әйбәт булып тоелыр иде ...
  - Эчергә су бирегез ... - дип
  Хәлдән тайган кыз сорый.
  Пиаласыз янган лампочканы
  Көеп карая башлаган ирененә
  Явыз ерткыч
  Тидерер өчен якынайта.
  Бу баланың ирене.
  Коры ут ялкыны булса да,
  Үз сүзлегендә торган
  Кысыңкы, кара ирен.
  Әле күп еллар үтмәде,
  Бу иреннәр күп көч сала иде,
  Әйтергә кыен,
  Иң кирәкле
  «Әни» дигән сүзгә.
  Бу иреннәр жыр жырлый иде,
  Төшендә бераз кузгалып,
  Әкият ишетсә дулкынланып,
  Яз көннәре жиләккә буялып,
  Мәктәптә иптәш кызына
  Уңышлы сүз эзләп, арттан
  Астыртын әйтеп тә жибәргән.
  Баланың иреннәре,
  Коры янган ут ...
  Жәл, аяныч ...
  Иреннәре хатын-кызларча
  Үз теләге белән сүрәтләнгән.
  Бу иреннәр башка иренгә тимәгән,
  Башка берәүгә әйтмәгән
  «Сөям»,
  «Сөеклем», - димәгән,
  Пешекләп катырган мөһерме?
  Ничек авырлыкка чыдарга?
  Ә ул, ирен буйсынган?
  Үлем алдында кысылса да
  Ул дерелдәми,
  Явызны дошман күреп,
  Дәһшәтле рәвештә, эндәшми,
  Эрелек итеп, сүз катмый.
  Бу баланың иреннәре,
  Коры янган ут,
  Юешлекне дулкынсынып теләп,
  Кузгалмый,
  Кыштырдамый,
  «Көрәшәм» дип, биргән сүзен
  Антын онытмый.
  Газапланган чагында
  Татьяна булып,
  Сөйләү сәләтен югалта.
  Күзендә яшь юк,
  Катып калгандай була.
  Аяк киеме юк, күлмәктә генә
  Зояны кардан йөргезәләр.
  Үзенең жиңел йөрешендә очып,
  Дошман акыруы белән аяк басып.
  Күләгәсе ай яктылыгында
  Кар өстендә ачык күренә.
  Моның барысы
  Чынлап та булган вакыйга.
  Ул үзе генә, ялгыз булды.
  Без кайда булдык?
  Өйдә, бүлмәдә утырдыкмы?
  Ничек бу сәгатьтә
  Без сулыш алганбыз?
  Бер жир шарында,
  Бер үк кояш нурларында,
  Чиктән икенче яктамы?
  Коточкыч бер нәрсә бар монда!
  - Зоя, бу, син? Әллә башкамы?
  Чәч тотамын кар баскан,
  Чәче кыска киселгән.
  - Бу, мин. Табигый хәлдә
  Курыкмагыз.
  Мин өндәмәдем.
  Допрос бетте.
  Ничек булса да ...
  Зоя егылмаса иде.
  - Жикеренә бит:
  - Рус! – дип.
  Син артка китәсең.
  Гитлер солдаты мәсхәрәләп,
  Тагын сине мыскыл итә.
  Алдымда рус гаскәре,
  Яшь егет, тиешле формасында –
  Шинель кигән өстенә.
  Явыз йөзле гитлер солдаты -
  Нинди соң билге, тамгалары?
  Ул исеңдә булырга тиеш синең.
  Син, Гитлер солдатын, аны
  Артыннан күзәтә барып,
  Хөкем итергә тиешсең.
  Ул яраланып, карга егылып
  Үләрдә газапланып,
  Аз да булса уйга батып,
  Зояның күргән эзен күрсен,
  Эшләгән усаллыгы исенә төшсен.
  Алладан кичерем сорасын.
  Юк! Тукта, тукта.
  Аерма билгеләре бик күп,
  Минем исемдә алар каламы?
  Буйы ничек? Кечкенә буйлымы?
  Жирән төстәме? Кара кучкылмы?
  Алла белә аны!
  Мин белмим. Нишләргә?
  Син болай гына ит ...
  Кем булса да аны сук.
  Ә! Таныдым ...
  Ә ... менә бу, дәл үзе.
  Алайса,
  Куркыныч тудырып,
  Аның өстенә мен.
  Нык тот исеңдә:
  Бу, шул солдат.
  Зояны жәзалап бетереп,
  Петрищево буйлап
  Кардан йөргезгән.
  Син үз кулың белән
  Аны карга егып,
  Сугып үтермәсәң,
  Ялкынланган яшь йөрәгең
  Яхшылык күрмәсен дип,
  Бәхет, тынычлык сиңа теләмәсмен.
  Күңелем каргаган кебек булыр.
  Ул күрсен.
  Үз күзе белән ул күрсен,
  Төн эчендә дә рус авыллары
  Көндезге кебек якты.
  Хәзер декабрь. Ай яктылыгы
  Бөтен Илебезне ак төскә тутырды.
  Жил исеп,
  Төтен, янган утның исен,
  Безгә якын китерде.
  Жиңел гәүдәң белән
  Алга, югарыга омтыл, Зоя.
  Адымнарың соңгы елгы,
  Ялан аяк йомшак басып йөргән,
  Сине фани дөнья мәшәкатеннән
  Мәңгелек дөньяга житкезер
  Алга турыдан-туры юл күрсәтер.
  Төтәп янып тора лампасы,
  Суынып беткән миче дә.
  Дус, син йоклыйсыңмы?
  Йокымсырап калгыйсыңмы?
  Ие, ... ниндидер якты инеш,
  Суның кырые, текә һәр ягы ...
  Шулай тоела янган йөрәгенә.
  Маруся янына казлар
  Ашыгып йөзеп килделәр.
  Зур канатларын кагып
  Алар кычкырышалар ...
  Су житә Марусянең тезенә кадәр,
  Ә, нигә яна икән ак аяклар ...
  Сез, казлар, очыгыз,
  Суны болгатмагыз,
  Сезне алып кайтсын өйегезгә ...
  Балалар жырыннан
  Немецның газаплаган жиренә
  Ага бу елга, яшелләнеп.
  Син суга карыйм дип, утырып,
  Көтмәгәндә киттең егылып.
  «Елга» дигәнең китте янып,
  Әйләнә-тирәң бары да янды.
  Килегез тизерәк, булышыгыз!
  Алар мине генә көтеп тора.
  Тревога бирегез, хәбәр бирегез!
  Мине уттан коткарыгыз!
  Әллә допрос барамы?
  Шуңа этләр өрәме?
  Әллә ниләр булып китте:
  Торган жирләр барысы янып,
  Авыллар янган кебек тоела.
  Ә кайдадыр аяк тавышы,
  Нык басып атлыйлармы?
  Күрәм, таудан түбән киләләр,
  Егылып жиргә төшәләр.
  Куркып, биреләләр дә алар,
  Шунда ук үлеп бетәләр.
  Барабан, барабан тавышы,
  Труба, жиңеш көен уйный.
  Партизаннар, партизаннар килә
  Бик көчле гаскәрләр килә.
  Хәзер бетә ул, авыру бетә,
  Аз гына калды, чыда, чыда.
  Тиздән күрерсең таныш йөзләрне,
  Бирмәсләр янырга тәнеңне.
  Урамыңда яшәгәннәр барысы,
  Мәктәбеңдә укыганнар барысы
  Сиңа булышырга ашыгалар.
  Янмый тирә-яктагы авыллар,
  Кыйнаудан аның тәне яна.
  Йөргән аяк тавышы ишетелми -
  Кемдер балта белән суга капканы.
  Тиз иелми бит чыршы бүрәнәсе.
  Эшафот та әзердер инде.
  - - -
  Йокламагач караңгы чырайлары,
  Көл-тузанда аунап торганмы?
  Таң атуга комендатурадан
  Китереп куя Зояның киемен.
  Карчык белдерми тартынуын,
  Дерелдәп үзенең куркуын.
  Иске ойыкны тарта-тарта
  Кигезә ул синең аягына.
  (Яктылык жиле искән кебек -
  Тиз генә аның исенә килә:
  Берчак ул кызын киявгә бирә,
  Саклап ул аны киендәрә.)
  Куансалар да, курыкса да
  Күзен кысыңкырап,
  Кипкән ябык
  Күкрәккә тиенкерәп ...
  Туй пулаты -
  Гүрнәчәме үлем жәзасы?
  Саф, ап-ак күгәрчен бит.
  Иркәләделәр,
  Яратып сөйделәр,
  Үстерделәр,
  Ә чит кешеләр
  Озата аны озак юлга.
  - Туганнарың сиңа нинди
  исем бирделәр?
  Ничек Алла тәгала алдында
  искә алырлар?
  Жавап юк. Кыз
  Кыз күзенең чите белән генә
  Керфекләрен йөртә ...
  Немецлар приказы буенча
  Карлыккан офицер өреп
  Ишектән чыга.
  Ике офицер скамьядан торып,
  Аягы сынык урындыкка утырып
  Караңгы чырайда сорый:
  - Кайда сезнең Сталин?
  - Постта, үз хезмәтендә, - дидең син, Зоя.
  (Нигә караңгы чырайлы алар?
  Алдан ук, жавап бирергә
  туры килер әле, дип
  курыктылар, микән?)
  Уйланыгыз, дуслар!
  Шул сәгатьтә,
  Шул дәһшәтле елда,
  Болай жавап бирү
  Аның өчен жиңел булдымы?...
  ... Жир өстендә таң атуы якыная,
  Томанда төтен алсулана, дигәндәй
  Ул яхшылыкны уйларга тырыша.
  Бу яңа бәрелешнең
  Һәм хезмәт башлануның көне.
  Яңа серле станоклар
  белән идарә итәләр ...
  (Йөзендә булган кайгы
  Билгеләрен яшерергә тырышып)
  Хатын-кызлар өйдә эшләп
  Өйрәнгән куллары белән
  Яңа машина детальләрен
  Эченнән тартып чыгара.
  Семафорлар,
  Тимер юллар,
  Анда кечкенә станциялар.
  Каткан жир өстендә
  Тәгәрмәчләр шытырлаган тавыш.
  Абайлап чорнап куйган танклар
  Мәскәүгә юл тота.
  Ерактагы өйдә уяналар,
  Ата-анасыз калган балалар.
  Туганнары да юк,
  Үз Иленнән башка, аларда
  берәү дә юк.
  Юындырып, елытып,
  Башыннан сыйпап,
  Аягына кигез итек кидерүче,
  Пусть растут! , - дип
  Өстәл артына утыртып
  Сөт коеп бирүче ...
  Бу – Сталинның постта булуы.
  Бу
  Кайда карама, горизонт буе,
  Кояш болыт артына батып,
  Киң булып жәелгән
  фронт буйлатып
  Безнең армия, Совет армиясы
  Сугыш алып бара.
  Бу, йөрәк тибешенә кадәр,
  Кибеп янган күкрәктә
  Күңелсез, артка чигенгән
  Атналарны истә тотып,
  Алга! Алга!
  Жиңеш көне алда,
  дип, шуңа ышану.
  Бу инде,
  Безнең самолетлар
  Очып югарырак күтәреләләр.
  Сугыш, хезмәт –
  Томанлы жил кебек кенә.
  Бу – Сталин постта, -
  дигән аңлатма.
  Бу –
  Дошманнарга каршы чыгып, Приказ буенча каты торып,
  Кычкырып жибәрмәү. Син барасың,
  Бер дә сөренә күрмә,
  Үзеңнең өстән күмерләнгән
  Аягыңда нык тор!
  - - -
  Бик суык!
  Яп-якты юл, иртәнге
  Синең язмышың.
  Тизерәк булса иде!
  Юк, тагын азырак!
  Юк, әле тиз түгел ...
  Бусагадан ...
  Юл буйлап ...
  Теге баганага кадәр ...
  Шунда житәргә кирәк бит,
  Бу озын юл беткәнче яшәү ...
  Әллә көтмәгәндә бер хәл була,
  Кайдадыр мин укыдым ...
  Мөмкин! ...
  Яшәү ...
  Аннан соң яшәмәү ...
  Нәрсә инде бу?
  Бер көнне күрү ...
  Аннан бер көнне дә күрмәү ...
  Ничек бу?
  Нигә карчык елый?
  Кем аны рәнжетә?
  Мине аяп елыймы?
  Нигә ул айый мине?
  Кирәкми миңа
  Жирдә яшәү дә.
  Авырган жирең дә бетә ...
  «Яшәү» дигән сүз ...
  Яктылык була,
  Һәм кар,
  Бу кешеләр.
  Бары да була.
  Ничек иде. Шулай була.
  Алай булмас!
  Әгәр дар агачы яны белән
  Көнчыгышка бара бирсәң -
  - анда Мәскәү!
  Бик каты «мама!» дип кычкырсаң.
  Кешеләр карый.
  Тагын да сүзләр бар ...
  - Иптәшләр,
  - Тормагыз,
  - Карамагыз!
  (Мин тере, әле тавышым ишетелә)
  Үтерегез аларны,
  Агулап,
  Яндырып бетерегез!
  Мин үләм, ә чынлык,
  дөреслек юлы жиңә!
  Туган ИЛЕМ! –
  Сүзләр тавышланып чыга,
  Соңгы рәт төсле түгел.
  - Барыбызны асып бетерә алмассыз, без күп!
  - Без миллионлап! ...
  Тагын бер минут.
  - Кизәнеп күзе арасына сугу.
  Тизерәк булса иде,
  Дошман тимәслек булып,
  Эшне бердән бетерсә иде.
  Инде приказсыз-нисез
  Соңгы адымын эшли.
  Син үзең кыю күтәреләсең
  Ящнек өстенә, бер генә адым,
  Үлемгә
  Һәм алга.
  Әйләнәңдә немец солдатлары,
  Рус авылы,
  Синең үз халкың.
  Менә шул!
  Суык, кар, томанлы һава.
  Төтеннәр алсу ... Елтыр юл ...
  Илем!
  Фашистның жәенке итеге
  Зоя аягы астыннан
  Ящикне тибеп читкә этәрә.
  - - -
  (Зоя турында язырга теләдем,
  Яндыр мине, берәүнең интегүе
  Үз жәфам булсын миңа.
  Аның белән бергә тыным бетсен.
  Зоя турында язырга теләдем,
  Ул терелеп сулыш алсын дип.
  Рус халкы данлы аналары кебек
  Таш йөрәкле, усал булсын дип.
  Ана күз яшьләрен түгеп кенә,
  Хәсрәтләнеп яшәмәсен дип.
  Нәфрәт – ул, сүз генә түгел.
  Ул – зур көч,
  Ут ялкынын бер сугудан
  Ялгышмыйча сүндерә ала.
  Бу, мин белмәгән чит кыз, Зоя
  Меңләгән анага кыз булсын дип.
  Үз балагызны жиңеш юлына
  Озатуда, Зояны истә тотыгыз дип.
  Зоя турында язылган әсәрне
  Мин тәржемә итергә теләдем,
  Балалар да, аналар да бит куп,
  Усаллыкка юл япсыннар дип.)
  Мин татар теленә тәржемә итүче дә Кушып куйыйм:
  - Чыгыш Укуы буенча,
  Зояның жаны теге дөньядан
  (кайтмаган булса)
  Әйләнеп кайтсын дип.
  Кайткандыр, нигә кайтмасын?
  Яхшы кешенең жаны,
  Үзен уйламый,
  Башкаларны кайгыртса,
  Ул Уку буенча, әйләнеп кайта.
  - - -
  Зоя турында язырга теләдем,
  Әсәрне укыган кешегә
  Карлы юлдан йөреп, дошман тылына
  Ул бара яткан кебек тоелсын.
  Шинель астында яшерен граната,
  Аңа задание бирелгән.
  Барыда житди рәвештә.
  Әллә аны немец солдаты
  Жәзалый, допрос оештыра?
  Ул чын күңелдән үзеннән үзе сорый:
  - Эшли аламмы?
  Бераз уйлап:
  «Эшли алам!» – дип шатлана.
  Зоя дошманнан шәфкәтлек сорамады.
  Нәфрәт – сүз түгел, ул – көч, горурлык һәм дошманга жирәнеп карау.
  Син, сугыш хәрәкәтләре мәйданында,
  Рус солдаты,
  Кайда гына булмыйсың
  Онытма аны, задания
  Ярәшкән, сөйгән кызың кебек булсын.
  Хәтта, гаугалы күз яше белән генә
  Синең солдатлык күз карашың
  Сүнеп бетмәсен.
  Зоя турында болай язырга теләдем:
  Юл табып син үзгәрмәсәң иде.
  Аның, Зояның батырлыгы
  Алга омтылган күзкарашы –
  Жиңеш көненә бер адым,
  Мөмкин ярты гына адымдыр,
  Ә алга омтылу,
  Алга бару инде, артка түгел.
  Бер адым жиңешкә -
  Бу бик күп файда бирде.
  Үткән чакны искә ал, яхшылап уйлап,
  Таләпчәнлек белән әйт,
  Берәр адым эшләдеңме
  Жиңешне якынайту өчен,
  Илебезнең алга баруы өчен?
  - - -
  Якыннар,
  Иптәшләр,
  Күршеләр,
  Барлыгыгыз, кемне сугыш сынады,
  Әгәр һәрбер кеше фашистка каршы,
  Алга бер адым атлаган булса,
  Куанычлы жиңеш көне тагыда тиз
  Якынайган булыр иде!
  Артка юл юк!
  Дәһшәтле көч белән аякка бас!
  Нәрсә генә син эшләмисең,
  Син – сугышта, көрәштә.
  - - -
  Мин Зоя турында язасым килде,
  Үз Илемне язам дип санадым.
  Бар жирдә чыклы чәчәкләр,
  Ачык шәүләле иртәнге нурлар ...
  Язасым килде Зоя турында,
  Үлсәм, үлим аның белән бергә.
  Син элмәктә кысылганда,
  Мин арканны муйныңнан алдым.
  Шуңа күрәме,
  Шигырьдә булса да яшәсен.
  Мин әле тереме?
  Дөньяда яшимме? –
  дип сорасын)
  - - -
  Зояның фото-рәсемен сакла.
  Мин мәңге оныта алмасмын, ахыры.
  Бу яшь кызның гәүдәсе,
  Үле дә түгел,
  Тере дә түгел.
  - - -
  Бу мрамордан төзелгән Зоя
  Тыныч кына карда ята.
  Аяусыз элмәк нәфис муенын кискән.
  Аның артка ташланган кыяфәтеңдә
  Таныш булмаган өстенлек билге бар.
  Шулай сөйгәнен көтәләр,
  Яшерен генә эчтән балкып
  Серле сылулыкта матурланып торган
  Кызның ут ялкыны белән,
  Ләкин, син карда ятып, сөйгәнеңне
  Озак көтеп ятып калдың.
  Ул – солдат шинель кигән,
  Аның юлы көнбатышка киткән.
  Мөмкин, ул ерак та түгелдер,
  Бу куркыныч жирдән, кайда
  Кызның күкрәгенә карлар төшкән.
  Мәңгелек көчтә һәм хәлсезлектә
  бердәмлек бар.
  Син суыксың, ә мине сагыш көйдерә.
  Сиңа аналык сизем кермәгән,
  кайнамаган,
  Елы баланың авызы күкрәгеңә
  тимәгән.
  Инде карда ятасың.
  Син безнең өчен жаныңны бирдең,
  Гәүдәңне артка ташлап, тыныч кына
  ятыр өчен горурлы йөз белән!
  Геройның хәрби киеменә,
  Авыр тутыккан корыч киеменә,
  Батыр гаскәрнең изге гозурлыгына.
  Син безнең сөеклебез бул,
  Дөреслекнең, көчле булуыбызның
  Символы бул.
  Безнең ышанычлылык,
  Синең үлемең кебек бөек булсын.
  Синең кар каплаган каберең яныннан -
  Көнбатышка,
  Көнбатышка үтәләр!
  Солдатлар ант итеп,
  Присяга биреп үтәләр.
  
  ЭПИЛОГ
  Шул беренче көндә үк,
  Сугыш башлануы халыкка беленгәч,
  Мин сугышның бетүен
  Алдан ук уйлый башладым.
  Ничек булыр, сугышның беткән көне?
  Жиңеш көне!
  Билгеле, кояшлы көн булыр!
  Һичшиксез жәй көне булыр!
  Без яраткан шәһәр чәчәк булып атыр.
  Самолетлар һаман очып торыр.
  Электр яктылыгында Мәскәү
  Матур төстә балкыр.
  Без барырбыз Тверской буйлап,
  Төрле яңа жырлар жырлап,
  Музыка тыңлап, шатланып,
  Бер-беребезне кулдан тотып,
  Кочаклашып, тантана итеп.
  Үләннәр арасыннан йөреп.
  Без барыбыз
  Көлеп шаярып, дошманны
  Жиңдек дип куанышып,
  Без барыбыз бергә!
  Һәрбер өйгә кайттылар
  Ирләр, уллар, ата, абилар.
  Сугыш туктады!
  Фашизм бетте!
  Жырлап, куанып рәхәтләник,
  балалар кебек.
  Беренче ел үтте, бик тиз,
  Бер көн кебек.
  Ун еллык куаныч кебек,
  Күз ачып йомган кебек,
  Йөз ел үткән кебек булып,
  Сугыш авырлыгы сизелде.
  Артка чигенгән ел күпләр һәлак булды,
  Бик күп кан түгелде.
  Газап чигүләр, югалтулар исәп-сансыз.
  Артка карап исеңә ал, ниләр күрмәдек –
  Акылың ышанасы килмәс.
  Бик күпләр юк,
  Каберен дә табып булмый.
  Истәлек тә башына куеп булмый.
  Ә без тере, көчебез житте.
  Күпме көч бездә булган,
  Уйга китереп тә булмый.
  Без көчле икәнбез үз үзебездән,
  Таштан, корыч кораллардан.
  Бар көч каныбызда. Жаныбыз белән Күреп, яратып та, чыдап та чыктык.
  Яшибез,
  Әле торабыз.
  Без шулай торырбыз да!
  Бер ел үтте ... Яшибез.
  Без үстек, берәүләр чал чәчле булды.
  Бу бары буш сүз генә!
  Ул килә,
  Ул була,
  Ул көн житә.
  Жинеш Көне!
  Без бу көнне күрәбез,
  Уйлый алсак, сөйләшә белсәк,
  Сулыш ала-ала, яшәргә теләсәк,
  «К бою!» дигән командага
  Очып торуны дәвам итсәк.
  Таң яктырып ничек булса да атыр,
  Сулыш эсселеге белән елынган,
  Кайгы, хәсрәт күреп туйганнар,
  Күпләрне искә алырлар,
  Ләкин, еламасбыз.
  Елый алмыйбыз,
  Төтене ачы бигерәк,
  Кояшның яктылык бирүе дә сирәк.
  Ул, шул көн булыр,
  Бәлки,
  Беренче жәйдә, уйлаганча түгел.
  Жир йөзенә тынычлык кирәк.
  Сүз күбәйтми,
  Яшен яшьнәми,
  Парад оештырмый гына
  Жир язмышы бүген чишелде.
  Бер нәрсә дә,
  Жырлар да кирәк түгел;
  Итекне чишеп, аякны елытып,
  Юынып, ашап,
  Тынычланып йоклап алу гына ...
  Ләкин, без өйдә утыра алмыйбыз,
  Бергә жыйналып,
  Бераз жырлап та алырбыз
  Акырын гына,
  Русча,
  Үзебезнең жырны.
  Аякка басып, тынлык саклап
  Һәлак булганнарга дан, искә алыйк.
  Бу көн өчен алар корбан булды.
  Тәрәзә караңгылау пәрдәләрен йолып,
  Таза утлар яктырсын дип теләп торыйк.
  Югары һавада һәлак булганны уйлап,
  Көлә-көлә елап, күңел күтәреп йөрик.
  Урамнарны сайламый,
  Ничек булса да ярар, - дип,
  Танышларның аз булуы өчен
  Танымаганны кочаклап тынычланыйк.
  Минем дусым, яшьтәшем, күршем!
  Күп борчудан соң, бу көн безгә бүләк.
  Сугыш бетте,
  Фашизм галәмдә юк.
  Һәлак булганнарга дан, шөһрәт
  Шуңа шатланырга кирәк.
  Кояш булсын!
  Яктылык булсын!
  Сирень чәчәк атып торсын!
  Төн уртасына кадәр бергә булыйк ...
  Менә, икенче көн дә житте,
  Жиңеш Көне үтеп,
  Көндәлек, гади эш көне килде.
  Балта, мотор, йөрәк сугу тавышы ...
  Художник үз сәнгать эшенә әйләнә,
  Тирән сулышг алып керешә.
  Дерелдәми кулы, кискеч тоткан.
  Кулына көч биреп, винтовка тотып,
  Ул дошманга каршы чыккан.
  Күп солдатның берсе булган.
  Нәрсә әйтим икән кискечкә?
  Нигә ул авыр ташны сайлаган?
  Өйен, эшен, якыннарын ташлап,
  Меңләгән яу белән сугышкан.
  Аннары көчәйгән зур кулы белән
  Гранитны чокып, скульптура ясап
  Жиңеш йөзен ачык күрсәткән.
  Нинди ераклыкка күз саласың?
  Танылмаган, билгесез,
  Ә үзе бөек?
  Гәүдәсенг артка ташлап,
  Карда яткан искиткеч кызның
  Йөзенә текәләп карап,
  Без Зояның чыраен
  Мәңгелек кыяфәтендә күрәбез.
  
  
  
  
  
  
  
  
  
  МУСА ЖӘЛИЛ
  (15.02.1906 – 25.08.1944)
  Муса кебек чын батырлар
  Жир йөзендә бар микән?
  Шулай илен, халкын сөйгән
  Батыр егет күп микән?
  Авыр тормыш күреп үскән,
  Эссегә, салкынга күнгән.
  Кеше белән сөйләшә белгән,
  Эшләсә - белеме житкән.
  Күп тоткыннар арасыннан
  Австриец Андрены тапкан.
  Аның белән фикерләшеп,
  Кирәгенчә дуслашып,
  «Илемә хәбәр житкезә күр»дип,
  Шигырьләрен тапшырган.
  Язган Н. Абдулкәримова
  МУСА ЖӘЛИЛ (Залилов) Мустафович 1906 елда, Оренбург губерниясында туган. Әтисе иртә дөньядан китә. Әнисе бик түземле, нык характерлы, улының жан-байлыгы үсүенә тәэсир итә. Авыр гына тормышта, ярлылыкта үсә. Әнисенең кер юып алган хезмет хакы бик аз була. Яхшы укып, »Хөсәния» исемле атаклы мәктәпне бетерә. «Кызыл йолдыз» газетында аның беренче мәкаләсе чыкканда, аңа 13 яшь кенә була. 1922 - корылык ел, авылда ачлыктан үлгәннәр күбәя. Муса Казанга китеп, бераз вакыт сукбайлар арасында тинтерәп йөрә. Аннан рабфакка кереп урнашып, укый башлый. Соңрак МГУ-ның Литература факультетын бетерә. 1931-1932 ел. балалар журналы редакторы була ... Мәскәү Дәүләт консерваториясында Әдәбият бүлеген башкара, Казан опера театрында эшләгән еллары бар. Муса Жәлил «Алтынчәч», »Ильдар» операсына либретто яза. 1939 елда Татарстан Язучылар Союзының рәисе булып ук сайлана.
  1941 елда сугышка чакырыла. Озата баручылар поезд кузгалганда, күзләрен сөртә-сөртә, Муса Жәлилнең жырын ишетеп көлешәләр:
  ... Үз башына булса икән
  Бу Гитлерның ярсуы.
  Армияда Төнъяк-Батыш Волховский фронтта, «Отвага » газетына Мусаны корреспондент итеп куялар. Кайда, нәрсә булып ятканын вакытында белеп, материал жыеп газетны чыгару уңай булмый.
  Ул, бала чагында ук музыка яратып, жыр, романс язырга күңел куя. Аның бу белгечлеге фашистлар кулында әсирлектә булганда, концерт оештырып, тоткынлыкка төшкән ир-егетләргә шигырьләр биреп, жырлатып, кирәкле жирендә жырның сүзләрен үзгәртеп, патриотик вазифасын үтәп, фашистны «эчтән черетергә» кирәкле була. Тегеләр татарча белмәгәч, аларга үзебезнең жиребезне, туганнарны сагынып жырлыйбыз дип аңлаткан булалар икән. Сталинград сугышыннан соң немецның армияга жибәрер яшьләре азая. Әсирлеккә-пленга төшкән, татар, башкир, мордва кебекләрне «Руслар башка халыкны рәнжетә» дигән булып, төрле легионнар оештыралар. Советлар Союзына каршы тәрбияләп, аларны фронтка жибәрергә уйлыйлар. М. Жәлил һәрбер легионнан 1-2 кешене табып, концертта үз шигырьләрен биреп укытып, үз Ватаны өчен армый-талмый көрәшергә чакыра. Сугышка жибәргән беренче легион немецның үзләренә каршы корал тотып, партизаннар ягына чыккан.
  Сугыштан соң чит илләргә, Германияга тиешле кешеләр жибәреп, архивларны тикшереп, фото рәсемнәр карап, гуаһ-раслаучылар белән күп сөйләшеп, дөреслекне белеп, унике елдан соң гына, 1956 елда Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
  (Рәсми хәбәрләр : Музей квартира М.Джалиля – w 1464, официальный сайт www.tatar.museum.ru/ Jalil/ default.һtm)
  Казакстан шагыйре Жанат Бесбаев Муса Жәлилнең батырлыгына хайрән калып, 2009 елда «... Муса Жәлил исемен тагын да яңғыратамын« дип, «Соңғы сағат, соңғы жырлар» исемле қазақча китап чыгара. Үзем Муса Жәлил турында күп укыған булсам да, бу китапны қызыгып укып, 2-3 ай эчендә, бераз ахырын үзгәртеп, китап башында Мусаның кем икәнлеген аңлатып, үз шигыремне кушып, Ж. Бесбаевның язганнарын татар теленә тәржемә иттем.
  Кадерле укучылар, Сезгә китапның кайсыбер юлларын тәкъдим итәм:
  Кешеләр йоқлап ятканда
  Дошман һөжүмгә ташланды.
  Олы Ватан сугышы
  Менә шулай башланды...
  Чабата бәйләп аякка,
  Казаннан киттек еракка.
  Каргалы чуваш авылында
  Керештек окоп казырга.
  Кырык градус аязда –
  Чатлама суык көннәрдә.
  Су үтеп юка итектән,
  Киптерүгә куйганда
  Сыңары янып киткән дә,
  Чылгау урап аякка
  Башкалардан калышмый
  Йомышымны ялгадым ...
  Жаным! Бәгырем!
  Икмәк кадерен белегез.
  Үткән сугыш елларында
  Йөрәк кенә ялгарлык та
  Табылмады бер чеметем.
  Пешкән тагам түгелеп,
  Ач калды миллион адам...
  Үртәнде урман, агачлар
  Юк булды күп калалар.
  Өй-йортларын югалтып
  Елады бала, аналар.
  Сөйгәненнән аерылып,
  Елады кыз-киленнәр.
  Кулына корал ала алмый
  Үзенең Илен яклый алмый
  Кайгырды карт бабайлар ...
  Якыннарыннан аерылып,
  Елады жисер аналар.
  Ялан аяк, ялан бот,
  Кара йомышка, тоткынга
  Юнәлтелде чит илгә
  Унбиш яшәр балалар.
  Дошман йомшатып жегәрне
  Яулап алмакчы Мәскәүне.
  Ике-өч айның эчендә
  Мәскәүгә якынлады, ... да
  ТАНАУЫ ЯУНЫҢ
  ТЕРӘЛДЕ!
  ...............................................
  Андре:
  Ә әманәтең? Соңгы сүзең?
  Нәрсә тапшырасың?
  Муса:
  Әманәтем – Туган телем -
  Куйнымдагы ике дәфтәр.
  Илемә житкез син шуны!
  Мин үземне таптадым,
  Мин Илемне сатмадым!
  Мин телемне сакладым! ...
  Палачлар килә якынлап
  Тиз, тиз, тиз кәгазь тап!
  Балта астында булсалар да
  Батырлар илен сатмады.
  Минем сүнмәс жырыма
  Дошман балтасы батмады ...
  
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.