🕙 9 minut uku

Зәңгәр Күлдә Ай Коена

Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 1196
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 678
43.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
  Төннәрен барлык кешеләр йоклап беткәч, бакалар бакылдаудан, кошлар сайраудан, яфраклар шаулаудан, җилләр исүдән туктагач, Зәңгәр күлгә төшеп, Ай коена икән. Чөнки ул чисталыкны бик яраткан. Бөтен тәнен исле сабын белән ышкый-ышкый икән дә күлнең ин тирән җиренә чума-чума рәхәтләнә икән. Шулай әллә ничә тапкыр тәнен сабынлап, әллә ничә тапкыр чумып чыкканнан соң, ул күп итеп төнбоек чәчәкләре җыярга тотына икән. Чәчәкләрнең дә төрлесен түгел, иң акларын, тәмам ачылып җиткәннәрен генә җыйган ул. Ике учы тулганчы төнбоек чәчәкләре җыйганнан соң, Ай, үзенең болыттан ишеп ясаган баскычының йомшак басмаларына сак кына баса-баса, күккә күтәрелә икән. Күккә менеп җиткәч, кулындагы төнбоек чәчәкләрен әле бер якка, әле икенче якка ыргытып уйнарга тотына икән. Ә ул ыргыткан төнбоек чәчәкләре, күкнең түшәменә кадалып, йолдыз булып яна башлыйлар, ди. Әгәр төн уртасында урамга чыгып күккә карасагыз, Айның үз учындагы чәчәкләрен күккә кадап йөрүен күрер идегез, мөгаен. Ул чагында төн көндезге кебек яп-якты була, чөнки яңа гына Зәңгәр күлдә коенып чыккан айның тәне чип-чиста, җилләр йоклагач, болытлар да бүредән курыккан сарык көтүедәй чабышып йөрми, ояларында, әкият тыңлап, тыныч кына ята бирәләр. Ә Айга рәхәт, ашыкмый гына дөнья гизә, йолдызлар бер-берләренә зөбәрҗәт ташлар ыргытышып уйный башласалар: «Әй, балалар, артыгын шашмагыз. Ыргыткан ташларыгыз җиргә килеп төшәр дә берәрсен һәлак итәр. Шуннан соң кешеләрнең безгә ачуы чыгар», — дип, йолдызларны тыеп тора икән.
  Һәр көн шулай төн артыннан төн туган, күкнең биек түшәмендә йолдызлар җемелдәшкән, һәр төн шулай Зәңгәр күлдә коенырга Ай төшкән.
  Ә бер төнне, гадәттәгечә, Ай күлдә чума-чума коенып ятканда, кинәт кенә җил уянган, чөнки җилнең җирдәге койрыгына, ялгышып, бер сукыр тычкан китереп баскан. Җил, койрыгы авыртуга түзә алмыйча, үрле-кырлы сикергән. Аннары авырткан җиренә сулышын өрергә тотынган. Җил койрыгына шулкадәр өргән, ди: аның әруеннән кул читендәге камышлар шаулый башлаган. Әнә шулай итеп сукыр тычкан - җилне, җил - камышларны, камышлар су өстендәге дулкыннарны уяткан. Йокысыннан вакытсыз уянган дулкыннар күл өстендә галәмәт тавышлар чыгарып чабышканнар. Кайбер усалраклары күлдә үсеп торган төнбоекларны йолыккан, кайберләре, кулы авыртканчы, ярим кыйнаган, ә кайберләре, су читендәге бака ефәкләрен йолкып-йолкып, эчкәрәк, Ай коенып ята торган төшкәрәк китергән. Ай, су керүе белән мавыгып, җилнең йокыдан уянуын да, дулкыннарның ачуланышып төрле якка йөгерешүләрен дә күрми калган. Ә инде күргәч, судан атылып чыгыйм дигән икән, яр буеннан дулкын куып китергән бака ефәгенә уралган да калган. Ай әле тегеләй ыргылган, әле болай ыргылган, әмма бу ефәк ятьмәдән ычкына алмаган. Айның тыны бетә баплаган.
  - Коткарыгыз, батып үләм, - дип кычкырган ул бар көченә.
  Аның тавышын иң беренче булып карт Чуртан ишеткән.
  - Нәрсә төнне куркытып кычкырасың? - дигән ул Айга.
  - Чуртанкай, - дигән Ай, - зинһар, коткара күр. Синең тешләр бик үткен, бу ефәкне «эһ» дигәнче ерткалап атачаксың.
  - Бик коткарыр идем дә, тешләрем сызлап тора шул, - дигән Чуртан, Айның батуына сөенеп. Чөнки ул Айның шундый матур, шундый якты булуына, бөтен дөньяны сокландырып торуына бик көнләшеп йөргән икән. Аннары Айның ашамыйча-эчмичә яши алуына да бик эче пошып йөргән булган Чуртанның. — Без монда көн саен тамак туйдыру турында уйлыйбыз, әллә кемнәрнең кармакларына эләгәбез. Ә син, эшләмичә, рәхәт кенә яшисең, — дигән Чуртан.
  - Минме эшләмим? - дигән Ай. - Мин, беләсен килсә, төне буе бөтен дөньяны яктыртам. Мин булмасам, төнге юлчылар барыр юлларын таба алмаслар, диңгезләрдә кораблар батар, караңгыда юлбасарлар, караклар бер гөнаһсыз кешеләрне таларлар.
  Чуртан аның сүзен бераз гына тыңлап торган да, Айның һаман саен тирәнрәк бата баруын күреп, бәладән башаяк дип китеп барган. Ай тагын бар көчен җыеп кычкырган:
  - Коткарыгыз, батып үләм.
  Бу юлы Айның тавышын бер бик ямьсез, чатан аяклы, карлыккан тавышлы Гөберле бака ишетеп килган.
  - Әй, син нәрсә, - дигән ул Айга, — безнең ефәкне урларга килдеңме әллә?
  - Коткарчы, зинһар, - дигән Ай, - тыным бетә. Күктә ялтырап торыр вакытым җитә. Кешеләр күктә минем юклыкны күрерләр дә хафага калырлар. Ә минем кешеләрне бер дә кайгыга саласым килми.
  - Ярар, коткарырмын, - дигән Гөберле бака, - тик башта син минем тавышымны тыңлап кара. Матур сайрыйммы мин?
  Бака әллә нинди тавышлар чыгарып бакылдарга тотынган. Тавышы аның авызына су кабып гәбердәткән кешенеке кебек гәбердәгән-быкырдаган.
  - И, матур сайрыйммы?- дигән Гөберле бака. - Тавышым минем сандугачныкыннан матуррак бит, әйеме?
  - Сандугачныкыннан матур дип булмый инде анысы, – дигән ялганларга оирәнмәгән Ай. - Ләкин син аңа бер дә борчылма. Син бит бака - баканың үз җыры, сандугачның үз җыры.
  - Ә-ә, шулаймы? - дигән Гөберле бака. - Әгәр бөтен күлгә ишеттерерлек итеп: «Гөберле баканың тавышы сандугачныкыннан матуррак», - дип кычкырмасаң, сиңа бу күлдән чыктым юк. Я, кычкырасыңмы, мин көтәм. Өчкә хәтле санаганчы, авызыңны ача алмый торсаң - китеп барам. Я, башладык: бер... ике... өч...
  - Юк инде, - дигән Ай, - мин ялганлый алмыйм. Ялганласам, минем йөзем каралачак, ә кара йөзле Айның кемгә кирәге бар?
  - Алайса үзеңә үпкәлә, - дигән дә китеп барган Гөберле бака.
  Ай, соңгы көчен җыеп, тагын кычкырып җибәргән:
  - Әй-әй-й! Коткарыгыз, батып үләм.
  Бу Зәңгәр күл буенда гына бер балыкчы яши икән, балыкчынын, Аисылу исемле кызы булган. Шушы балыкчы кызы Айсылуның ни өчендер ике як битенә дә уч төбе кадәрле кап-кара миң үскән булган. Үзенең шул миннәреннән оялып, Айсылу урамга да төннәрен генә чыга икән. Менә шушы Айсылу исемле кыз күл буенда:
  Битләремдәге миңнәрем
  Бетми, күпме юсам да;
  Бәхетлерәк булыр идем,
  Бака булып тусам да,-
  дип моңаеп җырлап йөргәндә, Айның ярдәм сорап кычкырганын ишеткән. Ишеткән дә, аны-моны уйлап тормастан, күлгә таба йөгергән. Айның инде ныклап кычкырыр хәле дә калмаган булган. Ул бер баткан, бер калыккан.
  - Әй сөйкемле Ай, матур Ай,- дигән Айсылу,- әз генә түз. Мин хәзер... - Кыз бөркәнеп чыккан шәлен иңеннән алып ыргыткан да, йөзә белмәвен дә онытып, суга ташланган. Ике чумып, бер калкуга, ул инде Ай янына барып җиткән. Тик аның үзенең дә кулларына, муеннарына бака ефәге уралган. Әмма кыз үзе турында уйламаган, тизрәк Айны коткарырга тырышкан. Калын бака ефәген ул бөтен көченә ерткаларга, өзгәләргә тотынган. Менә бермәлне ефәк арасыннан Айның түп-түгәрәк, яп-якты йөзе күренгән.
  - Рәхмәт, чибәркәй, — дигән Ай чын күңеленнән, - коткардың.
  - Алай әйтмә, — дигән Аисылу, – мин чибәр түгел, мин ямьсез кыз. Шул ямьсезлегемнән оялып, мин көндезләрен урамга да чыкмыйм.
  Ай үзенең баскычы буйлап күккә таба үрмәли башлаган, Айсылуга әллә нинди ягымлы, матур сүзләр әйтәсе килгән аның, ләкин вакыты бик аз калган булган. Чөнки күккә менеп йолдызларны кабызыр вакыт җиткән. Күккә менеп җитә язгач, ул түбәнгә караган да Айсылуга болай дип кычкырган:
  - Чибәркәй дип, мин ялганламадым. Син, чынлап та, дөньяда иң-иң чибәр кыз. Әгәр минем сузләремә ышанмасаң, йөгереп, өеңә кайт та көзгегә кара.
  Кыз, йөгерә-йөгерә, өенә кайткан. Ут кабызган. Курка-курка, көзге каршына килгән. Озак кына көзгегә карарга йөрәге җитми торган. Ә караса... Ә караса, көзгедә гүзәлләрнең гүзәле бер кыз басып тора икән. «Мин түгелдер, бу бүтән берәр кыздыр», — дип, Айсылу үзенең битләренә кагылган - көзгедәге кыз да шул ук хәрәкәтләрне кабатлаган. Айсылу озын толымнарын, сүтеп, иңнәренә тараткан — көзгедәге гүзәл дә шуны ук эшләгән.
  Бик озак ышана алмаган Айсылу моның үзе икәнлегенә. «Битемдәге олы ямьсез миңнәр кая китте икән соң?» - дип уйлаган ул.
  Мин дә башта кызның миңнәре кая китте икән соң дип уйлаган идем. Хәзер белдем инде: Ай аның йөзенә, үзен коткарган өчен, якты нурларын ягып калдырган икән. Шуңа хәзер иң матур кызларга:
  Ай туганда тудыңмы әллә,
  Ай нуры бар йөзеңдә, — дип җырлыйлар бит. Ә Ай үзенең якты нурын бары тик күңеле матур кешеләрнең йөзенә генә яга ала. Чын-чын. Әгәр минем сүзләремә генә ышанмасагыз, кемгә дә булса яхшылык эшләп карагыз, шунда сез айның тылсымлы нурларында коенгандай матурланып китүегезне күрерсез.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.