Latin

Зәңгәр Көндәлек

Süzlärneñ gomumi sanı 4569
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2022
37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(хикәя)
- Кит моннан, алкоголик! Урамда гына исереп ятуың җитмәгән, подъезга кереп аунамасаң.... Хәзер үк ялтыра моннан! Югыйсә мин милиция чакыртам, - дип пыр тузды Тәклимә әби, ишеге төбендә аунап ятучы күршесе Азаматны күреп.
“Милиция” сүзен ишеткәч, әле генә унбиш суткадан чыккан Азамат сискәнеп китте.
- Әй... Юктан давыл куптарма әле, Тәклимә тути. Әз генә баш төзәтергә дә ярамыймени? Ачкычымны югалтканмын, квартирамны ачалмыйм. Җәллә әле әзрәк. Бәлки акча белән ярдәм итерсең. Мәңге рәхмәтле булыр идем үзеңә, - дип җалварды исерек, идәннән торырга тырышып.
- Кабәхәт нәрсә! Оялмыйсыңмы?! Дуңгыз булып беткәнсең бит. Синең рәхмәтеңне мин нәрсә эшләтим? Кесәмә салыйммы да ипигә ягып ашыйммы? Убирайся! – дип җелтерәтеп дигәндәй Азаматны урамга куып чыгарды әби.
Аягында чак басып торган Азамат нишләргә дә белмәде. Аяклары аны үзләре каядыр алып киттеләр. Көтмәгәндә бер усал малай аңарга алма чүбе бәрде дә, йөгереп китте. Кызлар аңа җирәнгеч караш ташладылар, эскәмиядә утыручы корткалар Азаматка карап гайбәт сатты.
- Хайваннааааар!!! – дип бар тавышына кычкырды Азамат.
Бар дөнья яңгырап китте. Тик Азаматның тавышына бар галәм битараф калды. Бары икенче каттагы тәрәзәдән көлү генә һаваны ярды.
Ә бит кайчандыр барсыда Азаматны ярата, аны Алла урнына күреп, аның белән бер йортта яшәүләренә горурлана иделәр. Кызлар мәхәббәт хатлары язып, чәчәк бәйләмнәре җибәреп, төннәр буе шалтыратып җәфалап бетерә иделәр. Ә егетләр Азаматка охшарга тырышып, аның төсле киенеп, чәчләрен кистерделәр. Кайчандыр яшьләрнең кумиры, кызларның хыялы булган Азамат Искәндәровны бүген дүрт класс белеме дә булмаган бер кортка “алкаш һәм кабәхәт” дип атады.
Азамат паркка килеп эләккәнен аңлады. Эскәмиягә утырды. Җәйге аяз кичтә парк тулы яшь парлар. Берәүләре җитәкләшеп тратуар тигезли, икенчеләре кочаклашып елгага текәлгән, өченчеләре кешеләргә игьтибар итмичә, үбешеп тора.
Лилия белән Азамат та паркта йөриләр, очрашалар иде. Алар да, шушы җитәкләшеп йөргән парлар кебек, Агыйдел ярларында хыялларга бирелеп тора иде. Ул чаклар!!! Икеседә яшь, дәрт ташып тора, алда бары яхшы планнар. Беркем һәм бернәрсәдә аларны җимерә алалмас кебек. Тик... Кадерен белмәде шул Азамат ул бәхетле минутларның. Их, кирегә әйләнеп кайтып булса, сулар үргә агып та сәгать телләре кирегә әйләнсә, Лилиянең соравына Азамат “Әйе”, - дип җавап бирер иде. Хәзер Лилиясе өчен бар карьерасыннан, бөтен җырларыннан баш тартыр, яраткан гитарасы белән дә аерылыр иде.

Азамат уйларыннан йокыга киткәнен сизмидә калды. Таңгы салкыннан уйянып китте ул. Күктә йолдызлар җемелдәсә, паркта фонарьләр яна. Төн булсада-якты.
Азаматның күзе эскәмиянең читендә ятучы зәңгәр дәфтәргә төште. Гомерендә кеше әйберенә кагылганы булмаса да, зәңгәр тыш җәлеп итте аны.
Ул як-ягына каранып, әйтерсең берәр нәрсә урларга җыена, “тыелган җимешкә” үрелде. Калын, зәңгәр тышлы дәфтәр. Азамат дулкынланып беренче битен ачты. Җыйнак, балалар язуы.
“1 сентярбь 2008ел. Миңа ун яшь тулды. Мин бишенче класска бардым. Хәзер безгә яңа укытучылар керә. 4 “а” белән безнең “б” классларын куштылар. Бер зур класс килеп чыкты. Ярый Эльвина минем класста калды. Ул булмаса миңа нык кыен булыр иде. Мәктәптән соң дусларымны җыеп туган көнемне уздырдым. Рәхәт инде туган көн уку көненә туры килсә. Әнием яңа дәфтәр бүләк итте. Мин аны көндәлек итеп башларга булдым. Яңа укытучыбыз әйтә, кешегә сөйләмәгән серләрегезне язып барыгыз ди. Менә мин дә шулай итәрмен. Зурәтиләр авылдан матур костюм җибәрделәр. Иртәгә киеп барам мәктәпкә.
Ләкин минем теләгем генә кабул булмады. Мин әтием туган көнемә килсен дә, котласын дип теләгән идем. Хәттә Кыш бабайга хатка да язган идем. Әнием әйтә, ул эшли ди. Соң шулай булса да, бер генә көнгә китә алмый микән?”
Азаматка кечкенә сабыйның йөрәк серләрен уку кызык тоелды. Бу дөньяда аңардан да бәхетсез җан иясе бар икән. Ул әтисен көтә, ә Азамат Лилияне. Мөгәен бу баланы әтисе ташлап киткән яисә ул үлгән дә, әнисе сабыена әйтергә курка. Кем белсен?
Икенче биттә бер кыз бала, әти һәм әни ясалган рәсем.
“... Бу рәсемдә без әни-әтием һәм мин паркта йөрибез. Авылдан зурәнием бүген безгә килде. Миңа шокаладлар алып килгән. Чәй эчкәч, мине уйнарга чыгарып җибәрделәр. Ләкин урамда бер кемдә юк иде. Мин кирегә өйгә кердем. Анда зурәнием белән әни кычкырып сөйләшә иде. “Кызым, балаң турында уйла ичмасам. Күпме шул кешенең килерен көтеп була? Яратса, килер иде инде. Ун ел эчендә бер нинди хәбәр-хәтере дә булмады үзенең. Ә син яшьлек хыялларыннан һаманда арыналмыйча аны көтәсең. Ул бит үзенең юлын, язмышын сайлады. Җитәр. Рәсим әйбәт егет. Укыган, эшли, әле авылда яши. Әгәр риза булып, өеңә кертсәң, Уфага килер. Бергәләп яшәрсез. Соң безне уйла. Бердән-бер кызыбыз ирсез бала табуын нинди йөз белән күтәреп йөрергә кирәк. Ярар, мин мин инде, барсына да түзәм. Соң әтиең. Гомере буе балалар укыткан, бар җирдә дә үрнәк булган кеше. Кызын фәхишә дисеннәр инде”, - дигән зурәнинең сүзләренә әнием елап җибәрде. Миңа, бернәрсә дә аңламасам да, кыен булды”
Азамат бу көндәлекнең хуҗасын белмәсә дә, кыз баланы җәлләп куйды. Хәтта, айнып киттәндәй булды. Ул зәңгәр дәфтәрне култык астына кыстырып өенә таба юл алды.

Республиканың иң якты, күренекле артисты булган чагында Азамат шушы өйдә фатир сатып алган иде. Заманча ремонт ясап, үзенең постерлары белән бизәп, яңа техника белән җиһазландырды. Әйе, Азамат Искәндәров кайчандыр сәхнәнең сандугачы булды. Йөзләгән кыз аның белән очрашырга хыяллана иде. Гастрольләре дә гөрләп-шаулап үтте. Ә яздырылган кассеталарын шундук сатып алып бетерә иде моң сөючеләр.
Ә хәзер, ул беркемгә дә кирәкми. Төннәр буе хатлар язып, шылтыратып җәфалаган кызлар да юк. Аның белән бер өстәл артына утырырга хыялланган кешеләр дә әллә кая булганнар. Элек акчаның чутын белмәгән Азамат, хәзер бурычлардан чыга алмый. Фатирында бар кыйммәтле әйберләрне сатып бетерде. Куренекле чагын исенә төшереп, Азамат уфтанып куйды.
Юк! Сагынмый ул чакларын. Ә аларның әрәм үткәненә үкенә. Җыр артыннан җыр язып, төннәрен репитицияләр ясап, атна, айлар буе гастрольләрдә йөреп, тормышның иң кирәкле, иң кыйммәтлесен күрмәде, белмәде ул. Мәхәббәтне! Ул Азаматны урап узды. “Яратам. Синсез яши алмыйм”, – дип йөргән кызларда бер төнлек булып чыктылар.
Азамат тагы көндәлек битләрен ачты.
“...Бүген безгә кунакка бер абый килде. Рәсим исеме. Үзе ямьсез, әниемнән буйга беләкәй. Миңа әфлисун алып килгән. Ә минем аңа аллергия бит. Картәнием аш пешереп аңа салып бирде. “Рәсим улым, менә Лилия пешерде”, - дип алдашты. Ә әнием аска карап утырды. Соңыдан картәнием белән мин тышка чыгып киттек. Ул мине мәчеткә алып барды. Сакаллы бабайга акча бирдек тә, ул әллә нинди телдә нәрсәдер сөйләде. Кызык инде...”
Бала аңламаган вакыйганы, Азамат яхшы күз алдына китерде. Димәк, катрәнисе балалы кызына ир димли. Элеккеге артист укуын дәвам итте.
“...Рәсим абый безгә зур сумкалар тотып яшәргә килде. Хәзер мин әнием белән йокламыйм. Миңа йокларга урынны әни залда җәя. “Куркам әни”, - дигән идем, - “Син зурсың. Курыкма”, – ди.
Ә кичә: “Рәсим абыеңа “Әти”, - дип эндәш” – ди. “Соң улмы минем әтием?” .
“Юк! Синең әтиең дөньяда иң матур, чибәр кеше”, – диде. “Ә ул кайда?” дигәч, елап җибәрде.”
“Әтисе үлгән мөгаен”, - дип уйлап куйды Азамат. Алайса ни өчен бергә түгелләр? Аерылышкан ир белән хатын бер-берсен ямьсез сүзләр белән тирги, ә бу хатын “иң чибәр, иң матур”ы ди. Көндәлекне укып, йоклап киткәнен сизми дә калды Азамат. Төш вакыты җиткәндә йокысыннан торды. Элек сәгать җидедән торып репитициягә йөгерә иде, аннан концерт, көй яздырырга, бию кабатларга... Һәр минуты санаулы. Ә хәзер... Азаматның йондызы сүнде. Җыр түгел, бер юл да тудыруы авыр аңа. Аны илһамландыручы музасы югалды...
Ул һәр концертында залда Лилияне эзләде. Аның күзләрен очратырга хыялланды. Ләкин йөзләгән кеше арасында ул юк. Аны онытырга теләп теләсә кем белән вакыт уздырды. Чит илдә дә эзләде бәхетен. Юк. Барыбер яңа җыр Лилия күз алдына килеп баскач кына туа иде. Бер тапкыр Азамат, Лилияне залда кабат тапмагач, банкеттан соң исереп кайтып, бергә төшкән бөтен фотоларны ертып, чүп савытына ыргытты. Айныгач, үкенде. Бөтен чүп савытын чокып чыкты...
“Әнием Рәсим абый килгәннән бирле елмайганы булмады. Миңа да ул кайтса, кыен. Ят кеше булганда бер ни эшләп булмый. Әнием кичә тагын концерт карап елады. Теге аңа ошаган абый җырлады. Матур җырлай ул. Бездә аның бар кассеталары бар. Гәзиттәге фотоларын да әнием кисеп, саклап бара. Кешегә дә әйтми. Ояла микән?”

Азамат белән Лилия студент чакта танышты. Җырчы булырга хыялланган Азамат, кызның йөрәген аңа багышлап җырлар язып тиз яулады. Алар буш вакытларын бергә үткәрергә тырышты. Кино, театр, кафелар да йөреп, җәйләрен паркларда утырып, сессияләрен бергә әзерләнеп вакыт узганы сизелмәде дә. Бервакыт студентлар концертына продюссер, музыка академиясендә укыткан укытучы да килде. Азаматның булдыклы, сәләтле икәнен шундук аңлап алды ул һәм икенче көнне үзенең эшенә чакырды. Егет дәртләнеп, шатланып продюссер янына барды. Ул Азаматны бер студияга кертеп җырлатып карады, ә соңыдан бер еллык контракт тәкъдим итте.
Авылдан шәһәргә җырчы булырга хыялланып килгән егетнең башы әйләнде. Киләсе айларда репитицияләр, яңа җырлар өйрәнү, яздыру, концертлар башланды. Танылу аңа тиз килде, бәлки шуның өчен дә ул “йолдызлык чиренә” тиз биреште. Тыныч, оялчан егетне шундук кызлар уратып алды. Лилия белән урамда китеп барганда да, ят кызлар автограф сорап яисә фотога төшәргә теләп, кызны көнләштерә иде.
“Бүген әнием белән Рәсим абый тиргәште. Ни өчен белмим. Аннан ул чыгып китте. Әнием тагы елады. Җәллим мин әниемне. Кыен аңа. Ялгызы генә. Ярай мин бар. Тик мин дә кечкенә. Аңа ярдәм итә алмыйм. Их әтием булса иде. Яныбызга килсә иде...”
Телефон шалтыравы Азаматны укуыннан бүлде. Дусы элеккеге артистны баш төзәтергә чакырды. Берәр кешенең эчәргә чакыруын көтеп кенә торган Азамат, бүген дусына: “Юк эшем бар. Бүген булмый”, – диде.
Ул тагы зәңгәр көндәлек битләрен карап чыкты. Азамат кызның мәктәптә бер партада утырган малайга карата беренче мәхәббәт хисләре турында язылганнарны укып тормады. Ул көндәлектән кызның әнисе турындагы битләрне эзләде.
“Кичә зурәнием Рәсим абый белән мине зоопаркка җибәрде. Әй кыен булды инде. Нәрсә сөйләшергә дә белмәдем. Ул да минем белән сөйләшмәде. Маймыл белән фотога төштем. Ул шундый кызык”.
“Яңа ел. Әнием йомшак куян уенчыгы бүләк итте. Рәсим абый бернәрсә дә бирмәде. Әнигә әллә нинди коробка гына бирде.
Кичә әни белән бергә елканы бизәдек. Нык матур булды. Ярата ул минем әни елка бизергә. Кичен Рәсим абый эштән кайтты да нәрсәгә дер ачуланып, тиргәшә башлады. Без бизәгән елканы аударды... Бөтен бизәкләр, уенчыклар ватылды. Әнинең иң яраткан йөрәк рәвешендәге уенчыгы да чәлпәрәмә килде. Соңыдан әни аны учына алып үксеп елады. Әнине юатырга тырыштым. Ә Рәсим абый: “Елка уенчыклары өчен елап утырма”, - дип әнигә сукты. Миңа нык кыен булды”.
Бу сүзләрне укыгач, Азамат таныш булмаган ялгыз хатынны җәлли башлады. Аның кызның әнисенә ярдәм итәсе, юатасы килеп китте. Тик... кем ул? Элекке артист! Шул “элекке” сүзе булмасын иде. Кешегә ярдәм итү түгел ул үзенә дә ярдәм итә алмый бит.
Көндәлектә яңа ел турында укыгач, Азамат үзенең иң бәхетле яңа ел төнен исенә төшерде. Әлбәттә, ул Лилия белән каршылаган яңа ел иде. Алар икесе дә, ул елны авылга кайтмыйча, тулай торакта калдылар. Дуслары фатирга дәшсәләр дә - бармадылар. Аларның икесе генә буласы килде.
Лилия матур итеп бәйрәм табыны әзерләде. Ә Азамат чын чыршы булмаса да, бәйрәм төсе булсын дип, урамда үскән чыршыдан ике ботак сындырып алып керде. Аларны бизәр өчен кызыл төстә йөрәк рәвешендә ике уенчык та сатып алды.
“Елка”ларында бары ике уенчык кына эленеп торса да, Лилия белән Азаматка ул дөньядагы иң матур бәйрәм чыршысы кебек тоелды. Алар иң бәхетлеләр иделәр бу төнне...

Азамат уйларыннан арынып үзе дә сизмәстән гитарасын кулына алды. Өйендәге бар кыйммәтле әйберләрне сатып, эчеп бетерсә дә гитарасын сатмады ул. Гитарасыз калу – аңа үлем белән тиң иде. Бу инструмент аның бәхетле тормышыннан калган бердән бер әйбер. Сәхнәгә, матур тормышка - бердән бер ачкыч. Азаматның, матур тормышның ишеген югалтса да, ачкычы белән хушлашасы килмәде. Ни тиклем эчәсе килсә дә, эчке тавыш Азаматтан көчлерәк булып, гитарасын саттырмады.
Төрле кибетләр дә грузчик булып эшләп, сөялләнеп беткән Азаматның бармаклары гитары кылларын чертте... Онытмаган икән әле ул уйнарга. Күңеле җырлый икән әле. Сүзләр үзеннән үзе килеп чыктылар, моң агылды . Җыр туды...
Син булмасаң,
Кышны җиңеп, язлар килерме?
Кояш та үз җылысын,
Җәлләми, кешеләргә бирерме?

Сайрармы сары сандугач
Кунып талларга.
Төшәрме җиргә көмеш чык
Җәйге таңнарда.

Чәчәк атармы бакчамда
Минем гөлләрем?
Гасыр булып сузылыр
Синсез көннәрем.

Син булмасаң мин үзем дә
Бу дөньяда булмамын.
Яшәсәм дә гомеремнең
Бер ямен дә тоймамын.


Азамат җырын язып бетергәндә төн иде. Бу элеккеге артистка кызык тоелды. Ул бүген бер тамчы да эчмәде. Акча юклыкка түгел, ә илһам килгәнгә. Иҗат иткәнгә. Хәтта Азамат үзен бер ничә ел элек яшәгән тормышында икәнмен дип хис итте. Тик... чын барлык башка иде. Азамат җырының сүзләрен тагын бер кабат укып чыкты да, элекке продюсерына шалтыратты.
- Алло, Винер, бу мин... Азамат... Искәндәров, – дип кыйюсыз гына эндәште ул телефоннан.
- Азамат? Син нәрсә?! Сәгать ничә икәнен беләсеңме?! Төнге өчтә шалтыратмасаң... – дип тиргәште продюсер. – Тагын эчәргә сорыйсыңмы? Мин сиңа йөз тапкыр әйттем һәм тагын бер кабатлыймын – мин сиңа бер тиен дә бирмимен. Син әле былтыр алган бурычыңны да түләмәден һәм түләмисең дә.
- Юк. Мин акча сорап түгел... Мин җыр яздым...- диде Азамат.
Бу сүләрне инде күптәннән ишеткәне булмагач, продюссер аптырап китте. Азаматка ышаныргамы юкмы - белмәде.
- Синме? – дип сорады ул.
- Әйе. Мин. Сезгә кайчан күрсәтергә була?
Продюссер белән иртәгә соңга очрашырга сөйләшкәч, Азамат бераз дулкынлануыннан тынычланды. Бу минутларда аның әллә нинди уйлар, хыяллар биләп алды. Бу җыры Азаматка сәхнәгә кабат юл ярачагын белде ул. Бәлки ул яраткан тормыш кире кайтыр? Ул тагы концертлар бирә башлар? Лилиясе аны күрер дә, бәлки гафу итәр? Азамат хыллана-хыяллана көндәлекне ачты.
“...Ун алтынчы январь. Әнием тәмле итеп торт пешерде. Теге ул яраткан җырчының кассеталарын тыңлады.. Плакатына озак кына карап утырды. Шул тиклем ярата микән ул шул җырчыны? Әлбәттә, ул Рәсим абыйга караганга матуррак... Ләкин ул кайда икән?
Аннан әнием мине паркка чана шуарга алып барды. Мин әнине аңламаем. Ул һәрвакыт бу көнне үзе моңсу, үзе гел елмая. Сәбәбе булмаса да – торт пешерә. Мин моңа шат кына инде. Бик тәмле килеп чыга шул аның торты. Шуның өчен дә мин ун алтынчы гыйнварьне көтеп алам”.
Ун алтынчы январь... Бу бит Азаматның туган көне. Кайчандыр ул туган көннәрен шаулап-гөрләп ресторанда бар сәхнә йолдызлары белән уздыра иде. Ул анда бирелгән кыйммәтле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре, әйтелгән җылы, кайнар теләкләр турында сөйләп тә торасы юк. Ә соңгы өч ел аны бер кем дә - сөю белдергән көермәннәре дә, һәрвакыт бергә булабыз дигән җырчы дуслары да Азаматның туган көнен исенә төшермәде.
“Тагы җитә шул мин яратмаган бәйрәм. Егерме өченче февраль. “Минем әти” дигән темага инша язырга. Минем бит әтием юк. Кем турында гына языйм икән? Укытучы: “Абыең турында яз”, – ди. Соң минем абыйем да, энекәшем дә юк бит. Гел күрше абые турында язырга ялкытты. Бүген әнидән аптырагач сорадым: “Кайда минем әтием? Ни өчен барсының да әтисе бар, ә минеке генә юк.” Ә ул һәрвакыттагыча: “Ул еракта эшли”, - дип әйтер дип уйласам, әни башка әйбер сөйләде. Бу юлы әнием: “Әтиең синең белән минем яныма бер кайчан да килмиячәк. Ул үзенең юлын сайлады инде. Без аңарга кирәкмибез. Мин аны гомерем буе көттем, хәзер өметемне өздем. Башкача көтмимен. Син дә көтүдән тукта, кызым. Аның үзенең, безнең үзебезнең тормыш. Безнең юллар беркайчан да очрашмаячаклар”, - диде.
Картәнидән әтием турында сораган идем, ул: “Рәсим абыең синең әтиең”, – ди. Юк инде. Ничек Рәсим абый минем әтием булсын? Минем дус кызымның әтисе аңа һәрвакыт тәм-том сатып ала, уенчыклар да бүләк итә. Ә Рәсим абый мине бер тапкыр кулына алып сөйгәне дә булмады, туңдырма да алмый. Әнием “көтмә” дисә дә, мин барыбер аны көтәм. Килер әле ул минем яныма. Килер, күрер, кочагына алып сөяр әле...”
Нәни кызның бу сүзләре Азаматның йөрәген өзде. Ул бар булмышы белән ятим кызны җәлләде. Аны, әтисе урынына, барып сөясе килде. “Ничек бу дөньяда йөри икән ул кеше? Кайдадыр кызы бар икәнен, аның ялгызы, әтисез үскәнен белеп?” – дип ачуы килде.
Икенче көнне Азамат рәхәтләнеп юынды, кырынды. Шкафындагы иң чиста киемне сайлап киде. Фатирындагы буш шешәләрне чыгарып тукте. Гомумән, кеше рәвешенә керә башлады. Хәтта, аны подъезда күрше әбисе күреп, танымады.
- Собханалла улым, матураеп, яшәреп киткәнсең бит. Шулай гына бул. Әллә берәр сылуга гашыйк булдыңмы? – дип төпченде Тәклимә тути.
Артист карчыкның кызыксынуын канәгатьләндермәде. Чөнки ул үзе дә хәлен аңлап җиткермәде. Ул яңа җырын яздыру уе, зәңгәр көндәлекне укыу белән генә яшәде.
Азамат студияга якынлашканда әллә нинди аңлашылмас хисләр кичерде. Икенче өйенә әйләнгән студиягә ул өч ел инде килгәне булмады. Кайчандыр аңы килүен алдан күреп, үрә басып каршылаган охранник бу юлы Азаматны ишек төбендә үк туктатты да документларын сорады.
“Мин Венер Камаловичка”, – дигәч кенә, диванда утырып көтергә рөхсәт иттеләр.
Сәгать телләре сукты да сукты, ә Венер Камалович һаман да килмәде.

Азамат балачагыннан артист булырга, сәхнәдә җырларга хыялланды. Тик мәктәпне тәмамлагач, язмыш аны сәнгатьтән ерак булган техникумга алып килде. Ләкин Азамат монда да хыялына хыянәт итмәде. Төрле сәнгать түгәрәкләренә йөреде, студентлар язында, фестивальләрдә катнашты. Бер тапкыр студентлар концертына яшь продюсер Винер Камалович та килде.
Йөзгә чибәр, төз, матур, моңлы тавышлы егетне күрү белән анардан йолдыз килеп чыгачагын ул шунда ук аңлады. Концерттан соң ул Азамат янына килеп, иртәгәсен студиягә чакырды. Икенче көнне Азамат куркып, дулкынланып студиягә килде. Аны тыңлап карадылар. Бер атнадан беренче җырын яздырды. Аннан ул җыры белән телевизион конкурста катнашып, җиңү яулады. Озакламый аның беренче дискы дөнья күрде. Азамат зур һәм тиз адымнар белән йолдызлык тавына менә башлады. Дискыннан соң, Винер Камалович артистны республика буенча гастрольләргә җибәрде. Ул елны Азамат техникумын тәмамлый иде, алда имтиханнар, диплом язу тора. Азамат үзен ике ут арасында калган кебек хис итте. Егет кайсы якка ярылырга да белмәде.
“Нәрсәгә ул сиңа шул диплом? Бары ул һөнәр буенча эшләмиячәксең бит. Менә гастрольләрдән соң – синең бурный карьераң башланачак...” – дип күндерде аны продюссер. Шулай итеп Азамат дипломлы да булалмады.
Лилиясе күпме генә үтенсә дә, ул чемоданнарын төяп гастрольләргә юл алды.
- Азамат, нәрсәгә кирәк сиңа шул гастрольләр? Сәхнә, халык, чәчәкләр, алкышлар, акча... Соң алар булмаганда да без бит бәхетле идек? Барма. Китмә, – дип ялынды Лилия.
- Мин бит артист булырга балачагымнан хыялландым. Ә хәзер минем хыялымның тормышка ашкан мәле. Ә син миңа ярдәм итәр урынына, киресенчә, комачаулыйсың! - дип кычкырды сөйгәненә Азамат.
- Мин болай яши алмыйм. Синең бетмәс банкетларың, кызларың, репетицияләрең мине ялкытты. Синең белән урамда да тыныч кына йөреп булмый бит хәзер! Я фотога төшәргә, я автограф сорыйлар. Мин моңа башкача түзә алмыйм. Әгәр син гастрольләреңә китәсең икән – мине башкача күрмиячәксең. Ишетеңме?! - дип елап җибәрде Лилия.
Азамат сөйгәнен кочаклап, үбәр урнына, чемоданын алып, бүлмәдән чыгып китте. Ул чагында Лилиянең бу сүзләре буш куркыту гына дип уйлады ул. Лилия шаяра гына. Азамат гастрольдән кайтуына сөйгәне аны җылы итеп каршы алыр, кочаклап үбәр дип ышанды. Тик... тулай торак бүлмәсендә Азаматны бер кем дә каршы алмады. Лилиянең ахирәтләреннән сорашты ул. Ләкин берәү дә Лилия турында хәбәр белмәде. Аннан Азаматның ачуы килде: “Мин Азамат Искәндәров. Шундый күренекле йолдыз булып, әллә нинди авыл кызы артыннан йөрергә тиешме? Киткән икән – юлы туры булсын! Яшәрмен әле ансыз да. Минем сызгыруым була – йөз кыз шунда ук килеп җитә. Онытырмын”, - дип уйлады...
Ун ел узды. Ләкин Лилия һаман да Азаматның йөрәгендә. Сәхнәгә чыккан саен, залдан күзен алмыйча ул Лилияне эзләде. Төннәрен уздырган һәр кызда Лилиянең күзләрен, исен, холкын күрәсе килде. Тик алар берсе дә Лилияне алыштыра алмады.
Башта якты янган йолдызы да, тора бара сүнә башлады. Сәхнәгә яңа җырчылар үрләде. Азаматта әкренләп ялкаулашты. Я концертка бармый, я җыр языуга соңлый. Винер Камалович та артисттан кәнагәть булмады, Азаматтан яңалык таләп итте. Ә аның бар көче сүнгән иде. Белми иде ул нәрсә җырларга, нәрсә турында язарга. Илһамы юк иде аның. Аптырагач ул эчә башлады. Тынычлана иде Азамат аңын югалтканчы эчкәндә...

Азаматның фаеда утыруын күргәч, Винер Камалович башта аптырап калды.
- Азамат, тагын акча сорарга килдеңме? – дип сорады ул.
- Юк. Миңа акча кирәкми. Мин җыр язган идем, - дип кыюсыз гына эндәште Азамат.
Җырчының сүзләренә ышанмады күренекле продюссер. Шулай да элекке дуслык хакына Азаматның жырын тыңлап карарга булды...
- Әйе. Тавышың бик карлыккан. Мин сиңа спиртлы эчемлекләр эчмә дип юкка әйтми идем бит. Тавышыңа үз йогынтысын ясаганнар. Кирәген биргәннәр, - дип Азаматны тиргәргә тотынды Винер Камалович. - Ә җырыңа килгән дә, бу әлбәттә хит. Онытмагансың икән! Есть порох в пороховницах. Тик, Азамат синең вакыт күптән узды. Сәхнәгә, эстрадага Азамат Искәндәров кирәкми. Бәлки бу җырыңгы без яшь җырчыларга тәкъдим итеп карарбыз. Син үзеңне яңа амплуада, композитор һәм автор буларак күрергә әзерме? - дип сүзен тәмамлады.
Азамат канатланып очып, студиядән кайтып китте. Җәйге көн аңа тагын да нурлырак, яктырак тоелды. Азаматның фатирына кайтасы килмәде. Ул паркка килде. Азамат буш эскәмияне табып, шунда юнәлде. Кесәсеннән зәңгәр көндәлекне чыгарып, укырга тотынды.
“Рәсим абый башкача безнең белән яшәми. Әнием аның киемнәрен сумкага төяп, подъездга чыгарып куйды да ишекнең йозагын алыштырттырды. Без Рәсим абый эштән кайтканчы, Айгөл апаларга киттек. Анда кундык. Иртән өйгә кайтканда, Рәсим абый һәм аның сумкасы юк иде. Курше әбие әнигә Рәсим абыйның ишеккә тибеп, тиргәшкәне турында сөйләде.
Ә бер көн Рәсим абый тагын безгә килде. Әнием ишекне ачмады. Рәсим абый ишекне какты, тиргәште. Ә без әнием белән өйдә курыкып утырдык. Әнием Рәсим абыйдан качыр өчен, фатирны сатып, яшәү урынын үзгәртергә уйлый. Нишләрбез инде?”
Азамат зәңгәр көндәлекне укып караңгы төшкәнен, һава торышының бераз салкынайганын сизми дә калды. Ул эскәмиядән торган вакытта, кулындагы дәфтәр җиргә төшеп китте. Кинәт көндәлек эченнән төшкән бер кәгазъ бите Азаматның күзенә чагылды. Ул справка иде. Һәм монда яшәү урыны да язылган.
Азамат тиз генә кәгазь битендәге язуны укып чыкты да, күп уйлап тормыйча, адрес буенча юл алды.
Кирәкле урам шәһәрнең икенче чигендә булса да, Азамат тиз барып җитте. Кирәкле йортны да бик тиз тапты. Ул дулкынлана-дулкынлана 12нче фатир ишеге алдына килеп басты. Тимер кара ишектә ап-пак кнопка-звонокка карап, Азамат тынсыз калды. Аның йөрәге ешьрак тибә башлады. Әйтерсең, ул ишек алдында түгел, ә берәр упкын читендә тора. Ул үзенең ни өчен шул кадәр дулкынлануын аңламады.
Азаматның болай ишек төбендә, бүлмәгә керергә базнат итмичә торуы беренче генә түгел. Нәкъ ундүрт ел элек, имтимахан бирә торган аудиториянең ишеге төбендә дә ул үзен кулга ала алмый, курыкып, калтырап торды. Артыннан, аның кебек абитурентлар, “Уңышлар! Тынычлан!” – дип кычкырсалар да, Азамат куркуын басып, үзен кулга ала алмады. Җитмәсә, таныш булмаган кешеләр алдында хурга калып торуы да күңелен кырды.
Шул чакны яшь, чибәр бер кыз Азамат янында пәйдә булды. Ул Азаматның кулларын тотып, учына бер көмеш тәңкә салды.
- Бу минем талисманым. Мин аны сиңа биреп торам. Ул сиңа уңыш китерер. Менә күрерсең, имтиханыңны “бишкә” бирерсең. Тынычлан, - дип эндәште.
Азамат кызның күзләренә карады. Егеткә бу сылу дөньяда иң чибәре, иң гүзәле булып тоелды. Ул кыз – Лилия иде. Азамат аңа елмаеп рәхмәт әйтте дә, аудиториягә кереп китте.

Элеккеге җырчы звонокка басмый, ишек алдында торган чакта лифт ачылды. Анда олы яшьләрдәге апа күренде. Азаматны күрү белән ул:
- Сезгә кем кирәк? Ни өчен минем фатир алдында таптанып торасың? – дип кычкырып җибәрде.
Азамат кесәсеннән көндәлекне чыгарып:
-Бу сезенеке түгелме? – дип сорады.
Апа дәфтәрне яхшылап карач, аңыкы түгел икәнен әйтте. Азаматның: “Бәлки бу дәфтәр сезнең оныгыгызныкыдыр?” - дип төпченүенә, “Минем балаларым юк”, - дип җавап кайтарды.
Азамат кызны күрүгә өметен өзеп лифтка таба атлады. Тик апа аны туктатып:
- Бу фатирны миңа бер балалы хатын саткан иде. Бәлки ул кызныкыдыр? Тик кызганычка каршы, мин аларның кайда күчкәннәрен белмим, - диде.
Азаматның тәмам кәефе төште. Ул урамга чыкты. Эх! Аның бит шул кадәр көндәлекне язган кызны күрәсе, аның белән танышасы килә иде. Ят кыз Азаматның күңеленең кылларын тибрәтте. Бераз борчыды, бераз кызыксындырды, бераз җәлләтте.

Артист үз йортына якынлашканда дусы килеп чыкты.
- Коллега! Хәлләрең ничек? – дип елмайды ул Азаматка.
Ирек белән Азамат бер йортта яшиләр. Берәрсенең эчәргә табуы була, шунда ук икенчесенә баш төзәтергә йөгерә. Рюмка артыннан рюмканы бушатып ике дус төннәрен уздыра. Дусларның аракы эчүдән тыш тагын уртак нәрсәсе бар. Ирек тә Азамат кебек җырларга ярата. Аның тавышы сандугачтай моңлы. Тик аңа вакытында Винер Камалович кебек продюссерлар очрамаган. Шуңа күрә дә ул сәхнә үрләренә менмәгән, йолдызлык чире белән авырымаган, күренеклекне татый алмаган. Ирекнең җырлавын тыңлау бәхете бары туганнарына яисә аның белән бергә шешә бушатучыларга гына тия.
Элеккеге артист Азамат һәм артист була алмаган Ирек бер-берсенә “коллега” дип эндәшәләр.
Ирек кабарып торган кесәсенә күрсәтеп:
- Менә! Хатынның заначкасын таптым, - дип шатлыгы белән бүлеште. - Әйдә сиңа. Минем өйдә балалар. Хатын да көндезге сменада эшләде. Әле фатирда утыра.
Азамат коллегасы сүзәләрен ишеткәч, нишләргә дә белмәде. Әйе, бер атна элек Ирекнең тәкъдименә ул йөгереп, шатланып китәр иде. Тик бүген аның бер грамм да йотасы килмәде. Тик зиһененең кайсыдыр өлеше һаман зәм-зәм суы сорады. Ул икеләнде. Азамат кесәсендәге зәңгәр көндәлекне куллары белән кыскач, “Юк, Ирек, минем бүген эшем бар”, - диясе килсә дә, коллегасын иңбашыннан кочаклап,
-Кит инде. Мондый җәйге кичтә фатирда утырмыйк. Әйдә паркка киттек, - дип дусын үзе белән ияртте.

Азамат репертуарындагы җырларын башкара-башкара шешәдәге зәм-зәм суын кәметте. Кайчандыр бу җырларны ул аның иҗатын яраткан тамашачыга яисә түрә, җитәкчеләр алдында җырлый иде. Ә хәзер аны бары слесарь булып эшләгән Ирек кенә тыңлый.
- Абый, сез авырыдыгызмы әллә? Сезгә ярдәм итәргәме? – дигән бала-чаганың тавышына Азамат күзләрен ачты. Ул кичә ни булганын, “концертының” ничек тәмамланганын исенә төшерергә тырышты. Тик хәтер бернәрсәне дә искә төшерергә теләмәде. Азамат эскәмиядә ятканын күргәч, бу төнне паркта үткәргәнен аңлады. Ә “коллегасы” кайда булган соң? Үзенең фатиры булып та, урамда йоклап йөрүенә ачуы килеп китте.
Янында басып торучы кызны күреп, Азамат бик гажәпләнде. Кыз бала шундый мөләем. Үзе исерек иргә карап елмая. Күзләрендә бернинди курыку хисләре юк.
- Абый, сезгә ярдәм итәргәме? – дип эндәште ул, Азаматка карап.
Күпме исерек килеш ятты ул урамнарда? Берәр кешенең Азаматка ярдәм кулы сузганы булмады. Барсы да җирәнгеч караш ташлап яисә күрмәмешкә салышып, аның яныннан узып китә иде. Ә бу бала, һич курыкмый исерек янына килеп, ярдәм итәргә тели. Азаматның күзләрендә кызның мәрхәмәтлегеннән яшьләр ялтырады. Ул үзен җәлләп куйды.
Ул яшьләрен сөртә-сөртә кызга карады. Эскәмиягә торып утырырга тырышты. Азаматның зәңгәр көндәлекне укып, берничә көн эчми торган вакытта кигән чиста киемнәре пычранып беткән. Аңардан аракы исе аңкый.
- Исемең ничек? – дип сорады ул кыздан.
- Алсу. Ә сезнеке? – дип эндәште кыз.
- Минеке? Минеке Азамат. Нишләп йөрисең паркта ялгызың?
- Әнием монда минем. Ул парк янындагы кибеткә кереп китте. Мин беркөн шушында югалткан дәфтәремне эзләп йөримен, - дип моңсу гына әйтеп куйды Алсу.
- Ул синең дәфтәрең зәңгәр төстә түгелме?
- Әйе! Сез каян беләсез? – дип гаҗәпләнде кыз.
Азамат кесәсеннә көндәлекне тартып чыгарды да, Алсуга сузды. Ул башта ышанмагандай Азаматның кулындагы көндәлеккә карап торды. Аннан дәфтәрне алып, Азаматны кочаклады.
- Рәхмәт инде сезгә, абый. Мин аны югалтканмын дип уйлаган идем, - дип шатлыгыннан кычкырып җибәрде.
Азаматта кызны кочаклады. Ир, кочагына кечкенә сабый сыенгач, үзен шундый көчле, зур итеп хис итте. Үзен батырдай тойды.
- Җибәр кызымны, - дигән тавыш Азаматны уйларыннан арындырды.
Алар янына бер хатын йөгереп килде. Азамат кызны куларыннан ычкындырып, хатынга карады...
- Лилия!!! Төшме бу әллә өнме?
Азаматның озак еллар буе көткән сөйгәнен кочаклап аласы, үбәсе килде. Ул эскәмиядән торып, Лилиягә таба атлады, тик аяклары исерекне тотмады. Элеккеге җырчы асфальтка егылды һәм аңын югалтты...

Балачак. Кешенең иң бәхетле, иң шаян чагы. Бу вакытта бар хыялларда тормышка ашыр кебек тоела. Тик, чынында барсы да ниндидер сәбәпләр аркасында башка төрле килеп чыга. Азамат та, сәләтле улын сөйгән әнисе дә, аны киләчәктә алкаш итеп күз алдына китерми иде. Бу хакта хәтта уйламадылар да.
“Күрәчәк. Язмыштан узмыш юк”, - дип үзен акларга тырышты Азамат. Ләкин аракыга исермәгән миенең бер өлеше, язмышның монда гаебе юклыгын аңлый иде. Барсынада Азамат үзе генә гаепле.
Элеккеге җырчы аңына килде. Аның күзләре кояш нурлары сибелгән тәрәзәгә төште. Тәрәзәнең пыяласы чатнаган. Азаматның да тормышы, гомере шундый ватык. Тик, чатнаган пыяла салкын җилне өйгә үткәрмәгән кебек, Азаматның да ватык тормышын төзәтергә өмете бар.
Ул як ягына каранды. Кайда ул? Бүлмәдә зур-зур тартмалар тора. Әйтерсең, бу фатирга яңа гына күченеп килгәннәр. Тик кемнәр? Азамат аңын югалтканчы нәрсә күргәнен исенә төшерергә тырышты.
Лилия!!!
Ул бит ун ел буе күрмәгән, күпме кыш, күпме жәй очрашулар эзләгән Лилиясен очратты.
Азамат, башы бик авыртса да, урыныннан сикереп торды.
Кинәт бүлмәгә бер кыз йөгереп керде. Алсу Азаматка елмаеп:
- Хәерле иртә, әтием. Әйдә чәй эчәргә. Әнием тәмле пирог пешерде, - дип җырчының кулларыннан җитәкләде. Алар аш бүлмәсенә чыктылар.
Анда биленә ап-пак алъяпкыч бәйләгән гүзәл хатын плитә янында тәмле исләр чыгарып, пирог өлгертә иде. Лилия Азаматны күреп сүзсез калды. Азамат та ни әйтергә белмәде.
“Димәк, зәңгәр көндәлекне язучы Лилиянең баласы. Аларның кызчыгы. Мәхәббәт җимеше.
Алсу соңгы тапкыр әнисе белән Рәсим исемле ирдән качырга теләп, фатир эзләүләре турында язган иде. Алар монда күчкәннәр, күрәсең. Күренекле җырчы, абруйлы кеше булган вакытта аны ташлап киткән Лилия, бүген адәм актыгы, алкашка әйләнгән Азаматны өенә алып кайткан. Ул мине гафү итте микән? Кабат бергә булырга риза микән?” – дип уйлады Азамат. Тик фикерен әйтергә, аңлатырга сүзләр тапмады. Ә алар кирәкми дә иде. Чөнки ун ел буе сагынганны, көткәнне Лилиянең карашлары, күзләре “сөйләде”.
Азамат алдында Лилия нурланып, балкып китте. Ун ел буе күргән авырлыклар да, әйтерсең онытылдылар. Хатын күзләрендә бары нур, мәхәббәт кенә чагылды. Бер сүз эндәшмәсә дә, Лилиянең Азаматны башкача үзеннән җибәрмәве, аның белән бар сынауларны да үтәргә дә әзер булуы аңлашылды.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.