🕙 1 minut uku

Заманга иярү турында

Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 77
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 72
43.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
  Гаҗәплән инде күреп бу заманны
  Һәм аңа ияреп азган адәмне.
  Аермыйлар хәрәм эштән хәләлне,
  Галимнәр тыймас булды аларны.
  Тәкәбберлек итә вак* байдан артык.
  Беләмен дип сөйли галимнән артык.
  Ата — улны, ана кызны тыялмый,
  Күреп яхшы-яманны, гыйбрәт алмый.
  Улы, тыеп атасын, сүзгә башлый,
  Түгел сезнең заман, дип сүгә башлый.
  Кадер итмәс агага, аксакалга,
  Бу хәл хилаф түгелме соң акылга?
  Тектерерләр биек якалы туннар,
  Җибәреп чәч, сакалны кырыр анлар**!
  Адәмдә ничә мен, тәрле фигылы бар,
  Яманнар рәтенә кермә, зинһар!
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.