Latin

Замана Кызы - 4

Süzlärneñ gomumi sanı 4284
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2301
34.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
Иң беренче итеп хатын ирен юмаларга кереште: кара инде бу Әмдәзияне, үзе кеше арасында эшли, өстенә бер юньле кием кигәне юк; гомере үтеп бара, бозау саткан акчасына өс-баш юнәтергә кирәк , диде. Һәм шулай эшләделәр дә: өчәүләп базарга барып Әмдәзиягә яхшы күн куртка, зәңгәр чәшке бүрек, кыйммәтле көзге итекләр алдылар. Шулай итеп баштанаяк киендерделәр. Менә бит, киендереп куйгач, Әмдәзиягә дә кеше төсе керде, хәтта кыярсыман озынча йөзе дә бераз түгәрәкләнгәндәй булды. Алама кием генә ул кызны - әби, әбине пәри итә, ә яхшы кием бүкәннән дә чибәр ясый.
Әмдәзияне киендергәч, Канифә икенче операциягә күчте.
Мәхмүт ферма мөдире булып эшләүче Галим абзыйга – Илназның әнисенең энесенә - пенсиягә чыкканда колхозның бераз тотылган пикабын бүләк итәргә вәгъдә биргән иде. Канифә Әмдәзия хакында үзенең уй-планнарын иренә дә аңлатып, бүләкне хәзергә бирми торырга киңәш итте.
Атна- ун көннән Канифә, Галим абзыйның хатынын кибеттә очратып, аның иренең пенсиягә чыгуы турында сүз кузгатты. Хатын машина өчен борчылуын яшермәде: «Картлык көнебездә булса да кеше кебек машинага утырып, печәненә, җиләгенә йөрербез дип хыялланган идек, булмады инде, Мәхмүт әллә нигә генә сүзеннән кайтты бит. Югыйсә кырык ел фермада черегән кешегә иске машина гына жәл булырга тиеш түгел иде дә»- диде уфтанып.
Сөйләшә торгач, ул Канифәнең тел төбен аңлады. Хәтта куанып та китте. «Башлы-күзле булса, әйбәт булыр иде шул, теләсә кайда кагылып-сугылып йөргәнче, яше дә шактый инде»,- диде ул, Илназны күздә тотып.
Мәхмүтнең машина йөртүчесе Илназларга чыбык очы туган иде.Хәер, Чишмәбашта бер-беренә туган булмаган кешене табу авыр; шундый сәер авыл инде ул: авылдашлары белән генә диярлек тормыш коралар, читтән кыз алу (андый хәл була-нитә калса, ул киленне гомергә дә үзләренеке санамыйлар, читкә кагалар), читкә кияүгә чыгу бик сирәк хәл. Әмдәзиягә кияү димләү эшенә Канифә аны да тартты. Шофер күптән инде буралык агач дип йөри иде, эш пешсә, агач булачагын хатын аңа сиздереп куйды.
Атна-ун көнгә Канифә бианасын, аның карышуына да карамастан, өенә алып кайтты, ә Әмдәзиягә мондый киңәш бирде: «Илназ кибет каравылчысы бит. Зур акча белән кайтырга куркам, озатып куй әле, диген. Әйбәт итеп өстәл әзерләп куярга онытма, коньягыңны да жәлләмә».
Өйләнү, кияүгә чыгу мәсьәләсендә сүзнең тәэсире бик зур. Юкка гына димче диңгез кичерер димиләр бит. Шулай итеп Илназны Әмдәзиягә борып та куйдылар.
Аны Әмдәзиягә Яңа ел алдыннан өйләндерделәр.
Ах, ул көн! Ах, ул төн! Канифә бер елады, бер куанды.
Менә Илназ, Әмдәзияне чанадан күтәреп алып, ак мамык мендәргә бастырды. Мендәргә сиңа, Канифәнең йөрәгенә диген. Булачак бианасы киленгә бал белән май каптырды - әйтерсең Әмдәзиянең әрем телен шул гына тәмләтә ала!
Әле никах мәҗлесендә үк, күпме генә яшерергә теләсә дә, кояшка борылган көнбагыш кебек,Илназ кайда булса, күз карашы шунда булган хатынны егет искәрми кала алмады.
Әмдәзиянең ишле-кушлы булуына җире-күге белән сөенгән Мәхмүт ул төнне тынычлап йоклап китте, ә Канифә үзен утлы күмер өстендә басып торгандай хис итте. Юк, алай гына да түгел, теге бәләкәй чагында аягын ярган очлы яшел пыяла кисәге хәзер аның йөрәгенә кадалды. Шуны йөрәгеннән тартып алырга теләп, хатын төне буе әле сукыр кычыткан төнәтмәсе, әле песи үләненнән ясалган дару эчте. Алар да ярдәм итә алмагач, яшел ясмык кебек вак кына элениум төймәсен берьюлы икене йотты. Уф, йөрәккәе! Төннәренә чыдаса, көннәренә түзәр иде. Төнне шулай җәзаланып, янып, көлгә кала язып үткәрде. Исхакыйның намазлы-ниязлы остазбикәсе түгел иде шул Канифә.
Кияү белән кәләшне, яңа кода-кодагыйларны ашка алдылар. Кунакларны өстәл артына урнаштырып йөргәндә, Канифәнең нәфис ефәктән беленеп торган тулы беләкләре Илназга чак кына орынып алды. Хатын бурлаттай кызарып чыкты, эчен ут алды. Алар бер –берләренә мәгънәле генә караш ташладылар.
Озакламый Мәхмүтнең әнисе үлеп китте. Буш калган йортка Әмдәзияләр кайтып утырды. Себерләрдә йөреп тә акчага, хатын-кыз тәрбиясенә, кадер-хөрмәткә тиенмәгән Илназ авылдагы менә дигән бай йортның хуҗасы булып алды. Аяклар батып тора тоган йомшак келәмнәргә басып йөри, чыңлап торган затлы чынаяклардан чәй эчә, алтын-көмеш йөгертелгән кашыклар тотып ашый башлады. Тирә-күрше:»Үзенә утын әзерләргә дә иренгән ялкауга күк капусы ачылды шул»,- диеште. Шулаен шулай инде ул, ялкаулыгы да, эчүе дә бар. Канифә бу турыда белүен бик белә. Белсә дә ни хәл итсен – ярата. Мәхәббәтең бакага төшсә, күл буеннан кайталмассың диюләре хактыр.
Ниһаять Канифәнең янган йөрәзген басарга җай чыкты. Мәхмүтне бер атнага Казанга укырга җибәрделәр. Әмдәзиянең кибеттә эш көне иде, Канифә, бу турыда белмәгәнгә салышып, аларга чылтыратты: «Газ беткән иде. Әмдәзия килсә, икәүләп баллонны алыштырырыек дигәнием, алаймени, эштәмени?»- дип гаҗәпләнгән булды ул. Сүз дә юк, Илназ ярдәмгә ашыкты, ә дигәнче килеп тә җитте. Ул килгәч, баллон онытылды, Илназ алдында декольтесе тулы күкрәкләрен, күз төшсә, оялырлык итеп ачкан күлмәктән дулкынлануын яшерә алмаган әсәренгән хатын гына калган иде.
Алар, еш булмаса да, очрашкалый башладылар. Җае да чыгып торды: Мәхмүт юлдан кайтып кермәде, балалар күп очракта Канифәнең әнисендә кунакта булалар иде. Күзгә күренеп яшәргән, матурланган хатын очынып кына йөри башлады. Илназның иркәләүләре, озак итеп, оста итеп суырып үбүләре, комплиментлары (хатын-кыз колагы белән яратканны каян белә диген?) Канифәнең тормышын бөтенләй үзгәртеп җибәрде. Чынлап та, үзе килбәтсез, үзе кырыс Мәхмүт белән моңарчы ничек түзеп яшәгән ул? Әнә Илназ да:»Мондый озын, юан ботларың белән ничек кенә шул Мәхмүткә чыктың соң син?- дип гаҗәпләнә. (Үзенең дә тере гариплеккә өйләнгәнен онытып булса кирәк.) Аңа килгәндә кырыклы кәтүк җебе идем дип әйтә алмый бит инде аңа Канифә. Әле бит аның Мәхмүте үзенә күрә генә түгел. Канифәне мактау кайда, юньләп иркәләгәне дә юк. Бар белгәне эш, дөнья куу. Ә Илназ бөтенләй башка. Кайнар кочагы, утлы иреннәре , тәмле сүзләре белән бәхеткә күмә.
Мәхәббәтнең күзе сукыр диләр, шуңа да Канифә Илназның, чын ирләрчә тормыш йөген тартып барасы урынга, мәхәббәт уены уйнап, үзенә гашыйк хатын –кызлардан файда күреп яшәүче бер затсыз нәрсә икәнен уйларлык хәлдә түгел иде. Ә Мәхмүт? Ул да канәгать иде. Вакытында җаен китереп, байлык туплап кала белде. Иртәгәге көннең ничек буласын белгән юк. Бүген –көнендә, сәгатендә - умырып калырга кирәк. Тәртибе дә, түрәсе дә алышынып торган дөньяда бернәрсәгә дә ышаныч юк. Дөрес, Мәхмүт түрәне дә кол итәргә сәләтле тырнаклы кеше. Шулай да кулыңа керергә торган дәүләтне вакытында эләктереп калу мәхкул. Гаиләсендә дә тәртип. Ике улы –күз нурлары, һәрвакыт кояштай балкыган хатыны бар. Менә сеңлесе дә кеше арасында ким-хур түгел, ир хатыны булып яшәп ята. Тик шунысы бар инде – Илназ эчәргә ярата. Әле беркөнне Мәхмүт, кирәкле кәгазьләрен өйдә онытып калдырганга күрә, юлга чыккан җиреннән борылып кайтса, Илназ, эчеп-исереп, аларга кергән дә түрдәге тахтада мышный-мышный йоклап ята. Канифә еларга җитешеп зарланды.Аракы таптыра, ди, һич чыгарып җибәреп булмый, ди, әле Әмдәзиягә чылтыратып әйтергә тора идем, ди. Ни хәл итмәк кирәк, һәр нәрсәнең уңы да, сулы да булганлыктан, таза-матур ир белән торган Әмдәзиягә түзәргә генә кала шул. Ә гомумән алганда, Мәхмүт эченнән генә тьфү- тьфү, күз тимәсен, бәхетемне ходай күпсенмәсен дип куя. Бигрәк тә улларына бәхет, тәүфыйк тели. Аллаһы тәгалә күрәчәкне күп итмәсен. Әле менә ике атна элек кенә күрше совхоз директорының утыз җиде яшьлек улын күмеп кайттылар. Фаҗигале язмыш! Ата-анага үзләрен гүргәчә озата барачак кара кайгы! Күргәннәргә сабырлык бирсен, башкаларга күрергә язмасын. Мәхмүтнең мәрхүмне күргәне бар иде. Артист халкы кебек чибәр, югары белемле хокук белгече, пешкән кура җиләге кебек хатыны һәм нәкъ үзе төсле чибәр улы. Нәрсә җитмәгәндер инде аңа? Башта эчүгә сабышкан, аннан наркотикларга күчкән. Хатыны куып чыгаргач, ике еллап анда-монда кагылып-сугылып яшәгән, бер җирдә дә эшләмәгән, аннан хәбәрсез югалган. Алты айдан соң Иванское дигән кечерәк бистәдә урыс зиратына күмелгәнлеген ачыклый алганнар. Шуннан казып алып кайтып күмделәр. Ә бит совхоз директоры районда гына түгел, республикада танылган дәрәҗәле кеше. Нинди гөнаһлары өчен шундый җәзага таргандыр инде ул? Бик кызганды аны Мәхмүт. Ә Канифә, бу хәбәрне ишетеп, телсез калды, хәтта атна-ун көн авырып йөрде – мәрхүм аның сыйныфташы булган икән.

Мәченең тырнагы бияләендә.
Мәхәббәттән бүрткән бөреләр шартлап ярылырга торган кояшлы апрель көне иде. Канифә, урамга сату белән килгәннәр. дип ишетте дә яшелчә орлыклары алырга китте. Әнә кибет каршындагы мәйданда кечерәк кенә базар сыман урын. Пенсия биргән көн булгангадыр ( авыл хәзер пенсия акчасына яши), халык ишле күренә. Илназ да шунда. Канифә бердән яктырып китте. Әнә ул яланбаш басып тора. Язгы җил Канифә шундый яратып сыйпый тоган куе чәчләрне тарый. Тик Илназ Кан ифәне искәрмәде. Ул, дрән баганасыдай, өнсез-хәрәкәтсез баскан да әллә нинди җәберләнгән сыман күз карашын төркем уртасына төбәгән. Нәрсә бар соң анда? Канифә игътибар белән Илназны күзәтте. Ә Илназ? Ул, һушы киткәндәй, Айсинәгә карап тора икән бит. Менә Айсинә халыкта әби галошы дип йөртелә торган кызыл эчле галош сатып алды, аннан азык-төлек саткан якка юнәлде. Илназның күз карашы аны озата калды. Күрсәнә бу ловеласны! Көпә-көндез төш күргәндәй басып тора. Канифә бармы да юкмы аңа.
Апрельнең якты көне бердән караңгыланды. Кояшны әллә болыт каплады, әллә батты ул. әллә сүнде. Салкын җил исеп куйдымы шунда. Көне дә, дөньясы да кисәк кенә ямьсезләнде.
Менә ничек икән?! Канифәнең коньягын эчеп, кара уылдыгын ашап, йомшак ятагында аунап, кем дип хыяллана, хәшәрәт! Канифәнең ачудан тыны кысылды. Айсинәне кәгазь урынына ерткалап ташлыйсы, Илназны тотып яңаклыйсы килде.
Ләкин өенә кайтып, аек акыл белән фикерли торгач, Илназны, үзе дә сизмәстән, аклый башлады. Күз төшәрлек ир-ат бит. Ымсындырып торучы булгач, ымсынмый калмас шул. Айсинәсен әйтер идем. Гәүдәсе гәүдә булса ярар иде. Җир чеметкән нәрсә. Аяклы бәла булды бит. Гел юлына аркылы төшә дә тора. Ә юлга аркылы төшкәнне нишләтәләр? Алып ташлыйлар, билгеле. Моны юләр дә белә.
Очрашкач, Канифә Илназга аны-моны сиздермәде. Ашап-эчеп, бер –берен иркәләгәч кенә, коньяк пары башына киткән Илназның дулкын чәчләрен бармаклары белән аралый-аралый Канифә сак кына Айсинә турында сораштыра башлады. Эш болай булган. Әле укыганда ук Айсинәгә гыйшык тотучы бер Камил генә булмаган икән. Илназ да Айсинә дип хыялланган. Тик, Камилдән аермалы буларак, арык гәүдәсе, сипкелле йөзе, өтек киемнәре белән (алар гаиләдә сигез бала үскәннәр)Айсинә янында бөтерелә алмаган. Ерактан гына яраткан. Бу ярату егет мәктәпне тәмамлагач та басылмаган. Илназ инде бер генә кызга да гашыйк була алмаган: һәберсен Айсинә белән чагыштырган. Дөрес, ул Ссбердә бер хатын белән яшәп караган, ләкин яратып китә алмаган. Монда кайтуы да Айсинә өчен булган. Хәтта аны иреннән тартып алу турында да хыялланган, тик менә аны үзенә сиздерми дә диярлек өйләндереп куйганнар. Галим абыйсы белән җиңгәсе бик димләгәннәр, әнисе елап-елап үтенгән, ул каршы тора алмаган.
-Ә Айсинә?- диде Канифә.
- Нәрсә Айсинә?
- Соң ул ничек? Яратамы диюем
Илназ уйга калды. Бераздан әкрен генә:
italki
- Мәктәптә күрмәде дә ул мине. Ә хәзер яратырга да мөмкин. Ире бигрәкләр кадерен белми бит аның,- диде. Аннан тавышын көчәйтә төшеп:- Өйләнер алдыннан аның миннән, чынлап та Әмдәзиягә өйләнергә булдың мени, дип сораганы булды. Яратмаса, шулай сорар идеме? Ярата торгандыр,- диде ул, хыялга бирелеп. Аннан кисәк кенә:
- Син теге вакытта, очрашу кичәсендә, ни өчен аңа ак чәчәкләр бирдең?-дип сорап куйды.
-Ә нигә,- диде Канифә,- ярамый иде мени?
- Белмим, ак чәчәкләр агулы була дип укыганым бар.
Кара син аны, әллә ниләр укып ята икән.
Канифәнең шикләнүләре артыгы белән дөрескә чыкты. Мондый очракта вакыйгаларны һич тә үз агымына куярга ярамый. Контрчаралар күрергә кирәк.
Канифә тулы бер стратегик план корды.
Иң беренче, ата-аналардан шикаять яздырырга. ( Бер сәнәк салам, печән өчен генә дә колхоз рәисенә тулысынча бәйле булган авыл кешеләре арасында андый ата-ананы табу проблема түгел.) Икенчедән, укытучылар арасында да Айсинәне астыртын күрә алмаучылар, кара көнчелекләреннән нишләргә дә белмәүчеләр барлыгын Канифә белә. Халык, укытучылар да искәрмә түгел, башына сугып, куркытып торган җитәкче булса, әйе-әйе дип, башын тагын да түбәнрәк иеп эшли дә эшли, ә инде дмократия дип, дилбегәне чак кына бушатсаң, тәртәгә тибәргә күп алмый. Сталин шундый зур империяне ничек тоткан дип беләсез? Куркытып, билгеле, гаепсезләрне дә җәзалап. Канифә инде күптән төшенде: кешенең явыз табигатен ачлык яисә куркыту белән генә бастырып торып була.
Анан килеп бу эшкә җирле үзидәрә рәисе Хәмәтне тартырга була. Беренчедән, аның кебек Мәхмүт Шиһпович дип кенә торган эттәй ялагай куштанны көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмассың, икенчедән, ул, бетле хәерче, әтрәк-әләм, чүп-салам, ике тәрәзәле өйдән чыккан нәрсә (аның мәктәптз хуҗалык эше буенча урыбасар булып эшләгән җиреннән Канифәгә тиеш урынга – югары партия мәктәбенә - укырга китүен хатын һаман гафу итеп бетерә алмый иде ) энесе мәктәп директоры булып эшләгәндә нинди шәп хуҗалык төзеп куйган иде. Мәктәпне талкуларын һаман дәвам иткән булырлар иде әле, эчкән өчен энесен төшереп, Айсинәне куйганнар. Канифә чамалый, бу эштә Айсинәнең гаебе булмаса да, җирле үзидәрә, мәктәпкә ярдәм итәсе урында, гел аяк чалып тора. Шулай булгач, Хәмәт Айсинәгә каршы көрәшне җитәкләргә бик теләп алыныр. Ә Мәхмүтне котыртуны ул Әмдәзиягә йөкләр. Ире, башка берәү дип хыялланганга күрә, хәләл җефете белән юньләп йокламасын, мунча кермәсен, терсәге белән этеп-төртеп торсын да, хатын моңа ничек түзсен, күз яшьләрен туганына түкми, кемгә түксен.
Шулай итеп утлы күмерне Канифә кеше кулы белән тотар.
Айсинәгә килсәк... Аның җиңелү ачысын татыячагы көн кебек ачык. Нигә дисәң, Канифә белә, Айсинә хәйлә-мәкер, алдашу-йолдашу юлына басмыйча, турыга эш итәчәк. Аннан соң иҗат кешесе булганга (ул музыка ярата, шигырьләр яза,) интеллигентларча йомшак табигатьле, җитмәсә кешегә ышанучан. Бер сүз белән әйткәндә, хискә бай, акылга сай. Сталин андыйларны «небожительница» дип атаган.(«Халыклар атасы» Анна Ахматова турында шулай әйткән диләр.)
Канифә, озакка сузмыйча, эшне оештырып җибәрде. Җәза машинасы үзенең аяусыз эшенә кереште.
Тик көткән нәтиҗә генә күренмәде. Мәктәпкә бер-бер артлы килгән комиссияләр Айсинәне эшеннән алырлык сәбәп таба алмадылар, вак-төяк кимчелекләрне күрсәтү белән канәгатьләнделәр. Ул арада яз, җәй үтте, көзләр җитте. Аптырагач, Мәхмүт җирле үзидәрә бухгалтериясенә мәктәпнең финанс эшләрен тикшертү өчен ОБХСС китертте- гаеп табылмады. Пешмәгәннәр! Рәисе, бухгалтеры, кассиры – барысы бергәләп, Айсинәне өнәмибез, дип торалар, ә шуны батырырдай бер-бер нәрсә эшләп куя алмаганнар. Уф! Булса да булыр икән каты чикләвек. Канифәнең ашына кара таракан булып төшкән бу нәрсәдән ничек котылырга соң? Канифә озак баш ватты һәм кинәт миен яшенсыман бер уй яктыртып китте. Менә юләр, нишләп башта ук шулай эшләмәгән ул? Соң бит бу мәсьәләне Мәхмүтнең күптәнге дусты, әле яңарак кына район башлыгы булып билгеләнгән Брагин хәл итә ала. Ул элекке елларда - райкомның тимер юл һәм сәнәгать бүлеге мөдире булып эшләгәндә - кайсы колхоздан бал – май, ит ашаганын онытып бетермәгәндер бит әле.
Чынлап та Брагинның бер ым кагуы җитте. Аның ымын мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасар хатын бик тиз төшенде. Бу хатын ( җирән чәчен сыерчык канатыдай ялтырап торган яшькелт –карага буяп йөргәнгәме, аны кобра дип йөртәләр иде), озак еллар райкомда эшләп (райком кешеләре барысы да диярлек туксанынчы еллар башында, кабыгын алыштырган елан сыман шуышып, юлның каршы ягындагы башкарма комитет бинасына күчеп беттеләр), яшьлегендә шактый кабинет хуҗаларының хатыннарына күз яше түктергән , ә хәзер, илленең теге ягына чыгу сәбәпле, эш урыны өчен калтырап торучы иде.
Мәгариф бүлеге мөдире дә бу эшкә теләп алынды. Беренчедән, главаның йомышын үтәп, аңа эттәй бирелгәнлегеңне расларга була, икенчедән, ул туры сүзле, алны-ялны белми эшләмичә дә хуҗага ярарга мөмкин икәнен төшенмәүче Айсинәне бик үк өнәп бетерми һәм күптән инде аның урынына районда үткәрелә тоган җыелышларда мәктәпнең завучын – ялтыр-йолтыр килеп торучы шома балыктай үткен, чибәр хатынны - күрергә тели иде. Шуңа да ул җиңел кулдан Айсинәне директордан азат итү турында приказ әмәлләп куйды. Укыту – тәрбия эшенә тиешле дәрәҗәдә җитәкчелек итмәгәне, узган уку елында илле алты гына дәрескә кергәне( гәрчә мөдир Айсинәнең бер йөз илле алты дәрескә кереп, аларны анализлаган язмаларын бармаклары белән төртә-төртә үзе санап чыккан булса да), мәктәпнең материаль – техник базасын ныгытмаганы (Айсинәнең мәктәпне исерек директордан соң ташландык хәлдә алып, төзекләндерә алуына, теплица төздерүенә һәм бигрәк тә компьютер кабинеты булдыра алуына гаҗәпләнсә дә), балаларга кайнар аш оештырмаганы ( моның чеп-чи ялган икәнен белеп торса да) өчен 254 нче маддә нигезендә директор вазифасыннан азат итәргә диелгән иде приказда.
Октябрь аенда Айсинәне мәгариф бүлегенә чакыртып алып, приказ белән таныштырдылар. Әгәр директорлыктан азат итү турында үз теләге белән гариза язмаса, шушы приказ нигезендә эшеннән чыгарылачагын кисәттеләр. Ләкин кая ул? Хатын нишләптер югалып калмады, «Юк» дип кырт кисте.
Аптыраган мәгариф бүлеге мөдире киңәшкә хакимият башлыгы урынбасары янына китте. Бергәләп Чишмәбашка юнәлделәр.
Җирле үзидәрә рәисе йоклап ятмаган икән. Айсинә өстеннән әллә никадәр компромат җыярга өлгергән. Арада чынга охшаганнары да, тузга язмаганнары да бар. Ничек булса да ярап тора.
Үзидәрә депутатларын җыйдылар. Хатынының киңәшен тотып, Мәхмүт, гәрчә ул депутат булса да, мондый матавыклы эштә кул пычратып торырга теләмичә, гаиләсен алып, район үзәгенә Брагиннарга кунакка китте.
Мәктәп завучы елый-елый (иблиснең күзе сидекле була) Айсинәнең үзенә нинди ялалар якканын, ничекләр итеп кимсеткәнен сөйләде. Укытучыларга май аеның эш хакын бер атна соң бирде дип тә өстәде ( төп-төгәл 26 нчы майда – үзенең туган көнендә эш хакы алганын хәтерләсә дә). Бу кадәр дә рәнҗетелгән завучны депутатлар бик тә кызгандылар, һе, кара син аны, нинди явыз икән ул Айсинә!
Җирле үзидәрә рәисенең чыгышы бигрәк тә үтемле булды. Айсинәме? Улмы? Ул бит бер кешегә дә буйсынмый, хәтта үзидәрәгә дә чакыртып китереп булмый. Анда печать, миндә печать дип кенә җибәрә икән ул. Мәктәптәге эше дә ташка үлчим. Әнә түгәрәкләр эше канәгатьләнерлек түгел дип, үзидәрәнең чыгарып куйган карары да бар. Завуч сүзләренә караганда, Айсинә укыта да белми. Әнә бит алтынчы сыйныфтагы унөч укучының бишесе диктантны «2» легә язганнар һәм гомумән директор булырга түгел, укытырга да лаек кеше түгел дип, битенә чыпта каплпган рәис Айсинә өстенә тагын авыл урамнарыннан да җыелган гайбәтне кушып, лаканы белән шакшы сипте. Оста, үтемле итеп сөйләде ул. Юкка гына югары партия мәктәбендә укыган мени ул? Һәм юкка гына СССР таркалганнан соң азатлык алган Балтыйк буе илләрендә мондый мәктәп тәмамлаган демагогларның дипломнарын аннулировать итеп, биш ел дәвамында бернинди җитәкче эшкә куймаска дигән карар кабул иткәннәрме?
Бу җыелышта сыйныфтан тыш тәрбия эшләрен оештыручы хатын гына ( ул Айсинәнең бергә алтын, меңгә җиз икәнен аңлый иде) ык-мык итеп торды. Аннан ул да:»Ни инде, мин алда сөйләгән иптәшләргә кушылам»,- диде, үзеннән бернәрсә дә өстәргә теләмичә, һәм шул ук вакытта башкача әйткәндә иренең – амбар мөдиренең- эш урыныннан колак кагачагын исәпләп. Депутатлареың берсе, фельдшер хатын, пенсиядә килеш эшләгәнлектән, эш урынын югалтудан шулай ук курка иде. Үз дөньясы болай җитеш кебек булса да, улына өй җиткерәсе бар шул әле менә, үзеннән-үзе денем өчен түгел, көнем өчен дияргә туры килә.
Тугыз депутатның өчесе дәшми калып, алтысы хуплап, карар кабул иттеләр. Утырышка Айсинәнең чакырылмавы аларга комачаулады гына түгел, киресенчә, аяк-кулларын чиште (үзе юкның күзе юк ич), район түрәләренең басымы да тәэсир итми калмады.
Җыештыручы хатын артыннан карарның күчермәсен мәктәпкә Айсинәгә җибәрделәр. Анда түбәндәгеләр язылган иде.
« Татарстан Республикасы Актүбә районы Чишмәбаш җирле үзидәрә утырышы карарыннан күчермә № 8 23 октябрь 1995 ел.»
Утырышта катнашучылар исемлегеннән соң көн тәртибе күрсәтелгән: « Чишмәбаш урта мәктәбе директоры Газизова Айсинә хакында район башлыгы исеменә ата-аналардан язылган хатны тикшерү.
Хат уңаеннан билгеле булган фактларга нигезләнеп фикер алышканнан соң, Чишмәбаш җирле үзидәрә Советы түбәндәге карага килә.
1. Үз вазифаларын тиешле дәрәҗәдә башкармаганы, рөхсәтсез эш урынында булмау фактлары сәбәпле, коллективның кайбер членнарын эзәрлекләгән һәм коллективта түзеп тора алмаслык мораль-психологик атмосфера тудырганы, ата-аналарның директордан риза булмавы сәбәпле, җирле совет утырышына соңгы вакытта өч тапкыр чакыртылып та санга сукмый катнашмаганы өчен район хакимиятеннән һәм район мәгариф бүлегеннән урта мәктәп директоры Газизова Айсинәне эшеннән азат итүне сорарга.
2. 1995 елның май аенда укытучыларның хезмәт хакын билгесез вакытка кадәр тоткарлап тору факты билгеле булу сәбәпле, А.Ф. Газизованың бу эшен тикшерүне хокук органнарыннан сорарга».
Икенче көнне Канифә мәктәптә Айсинәнең завуч Газдәгә»Нигә соң «Требуем расстрела» дип урамга чыкмадыгыз, югыйсә утыз җиденче еллардан калышасыз бит»,- дигәнен ишетте. Елан! Һаман чагарга маташа, ә гаризасын язмый.
Хәсрәт җилләре бер исә башласа, тиз генә туктатырмын димә. Бәла ялгыз йөрми дигәннәре дә дөрестер. Айсинәнең ул арада әнисе үлеп китте, инфаркт булган диделәр. Әнисен күмеп кайтуга, үзе дә авырып егылды, хастаханәгә кереп ятарга мәҗбүр булды. Үзидәрә рәисе участок хастаханәсенең баш табибыннан аның чынлапмы авыру икәнен
(бәлкем ул, белмәссең, эшеннән чыгаруларыннан качып, вакытны сузар өчен генә авырганга сабышып ятадыр?) чылтыратып соравына табиб нишләптер:»Элек колхоз рәисләре генә эштән качып йөрүче исерекләрне шулай барлыйлар иде, сез хәзер рәттән тотынгансыз икән»,- дип ачуланган, имеш.
Айсинә хастаханәдә чагында ире (ул хәзер тракторда эшли иде) бер йөк салам белән тотылып, судка эләкте. Терелеп тә җитә алмаган хатын тагын суд мәшәкатьләре артыннан йөрергә кереште.
Чынлап торып еласаң, сукыр күздән яшь чыгар дигәндәй, тырыша торгач, Айсинәдән тәки гариза яздырдылар бит. Һәрбер даһилык гадилеге белән даһи дигән тәгъбирне күздә тотыптыр инде, рәиснең җирле үзидәрәгә егепме өч укытучының унөчен чакыртып педсовет үткәрүе ( бу аның компетенциясенә керәме, аның моңа хакы бармы – бу кадәресе рәисне борчымады, урысның «Не мытьем, так катанием» дигән мәгънәле гыйбәрәсе бик тә туры килә иде бу очракка) һәм «Директорның эштән китүен таләп итәбез» дигән карар чыгартуы җитте. Дөрес, сөйләүләренә караганда укытучыларның кайберләре педсовет икәнен белмичә, сайлау алды агитациясен оештырырга кушалардыр инде дип барганнар һәм карарга кул да күтәрмәгәннәр икән дә, тик моны игътибарга алучы булмаган. Хәер, ата-аналар, коллектив дигән исем астында нинди генә манипуляцияләр ясалмый инде ул?
Мәктәп директоры итеп милләте белән башкорт дип саналса да, татарча чат-чот сөйләшә торган (хәер, ул башкортча белми дә иде) математика укытучысын билгеләделәр.
Мәгариф бүлеге мөдире, теләсә дә, завучны директор итеп куя алмады. Район башлыгының аппарат җитәкчесе башкорт хатынының авылдашы икән. Шулай да Газдә, көрәшергә һәм җиңәргә ярата торган кеше буларак, канәгать калды, ахыры; сүзен сүз итте бит.
Яңа билгеләнгән директорның күптәннән инде мәктәпнең саф татар телендә укытуына эче пошып, үзенең дә ике малаен күздә тоткан хәлдә: «Менә татар мәктәбен бетереп, кайда укырга керә ала да, ничек укый инде алар? Казанда татарча укыта торган вузы да юк бит аның. Шулай булгач нигә бу Татарстан татарча укытуга ябышып ята икән? Татар белән башкорттан кала башка халыклар күптән инде русча укытуга күчеп беттеләр»,- дип сөйләнеп йөри иде, директор булып алуга иң беренче эше итеп ата-аналардан рус сыйныфы ачу турында үтенеч кәгазенә кул куйдыртып чыкты, аннан балаларын рус сыйныфына бирергә теләүләре турында гаризалар җыйдыртты.
Менә бит, ата-аналар да дөрес фикер йөртәләр. Кем генә баласының вузда укуын теләмәс, ә анда уку бары тик русча гына. Айсинә шуны да аңларга теләмәде бит, иске - изге дип ябышып ятты. Мәктәп диварларын Тукай шигырьләре белән бизәкләтеп бетерүен, барлык факультатив сәгатьләрне диярлек гарәпчә язуны, дин тарихын өйрәтүгә бирүен әйтәсеңме? Нигә кирәк диген? Мәдрәсәмени? Башка фән укытучыларының ачуы чыкмаслык та түгел, акчаны сәгать саныннан аласың бит.
Канифәне гаҗәпләндергәне һәм ачуын китергәне шул булды: Айсинә, берни булмагандай, укытып йөри башлады. Менә көт син аны шушы кадәр хурлыктан соң бауга менәр дип. Шулай да, бауга менмәсә дә, китми хәле булмас. Мәктәптә Айсинәгә карата игълан ителмәгән (хәер, игълансыз да укытучылар гына түгел, мәктәпнең бөтен персоналы хуҗаның алардан элекке директорга карата нинди мөнәсәбәт таләп иткәнен яхшы төшенәләр) бойкот урнашты бит инде. Берәү дә аның белән сөйләшми, мәктәпкә бергә килү, бергә кайтып китүдән тайчана. Әле беркөнне Канифә шундый күреннешнең шаһиты булды. Айсинә, дару эчәргә су эзләп булса кирәк, ашханәгә кергән. Пешекче су урынына ярты чынаяк чәй биргән булса кирәк. Моны искәреп алган директор яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып, пешекчегә ябырылды:
- Нишләп кухняга чит-ят кешеләр кертәсең?Ни дип аны монда сыйлап ятасың? Якын итсәң, өеңә чакырып кунак ит!-дип ярсыды.
Ә завучны әйткән дә юк инде . Элекке хуҗасына кисәтү ясамаган, берәр этлек эшләмәгән көне юк. Кичә үзенең тапкырлыгыннан үзе бик тә канәгать булып сөйләп торды. Хезмәт укытучысы (ул инде һәр авыл мәктәбендәгечә тиешле педагогик белемгә ия булмаганлыктан, дирекциянең мәрхәмәте аркасында гына укыта бит) Айсинәне дәрескә кергән җиреннән туктатып, берәр минут чамасы тегене-моны сораштырган булып, тоткарлап торган, шул арада бу эшне оештыручы завуч килеп чыкмасынмы! Ә дәресләр беткәндә инде белдерүләр тактасына Айсинәне дәрескә соңга калганы өчен кисәткән приказ элеп куелган була. «Тагын шундый ике приказ, - һәм Айсинәнең мәктәптә эзе дә калмаячак»,- ди завуч, көлә-көлә.
Булыр, булыр, ишектән кусалар, тәрәзәдән керә торган ул әрсез алабайдан барысын да көтәргә мөмкин, бите юмаган.

Беати поссидентес. (Ия булучылар бәхетле.)

Көзге елак көнгә капма-каршы буларак, Канифәнең бүген күңеле аеруча күтәренке. Әйе, ул тормышта бөтен нәрсәгә иреште. Булдыклы ире, ике баласы, байлыгы һәм сөйгәне бар, үзе хәзергә, тьфү – тьфү, сау-сәламәт. Кешегә шуннан артык ни кирәк? Менә әле күптән түгел генә шаулатып өй котлаттылар. Авылда гына түгел, тирә-якта бер аларның өйләре. Казан тирәсендәге байларның коттеджларыннан бер дә ким түгел: ике катлы, асты ак кирпечтән, өсте агач, ишек-тәрәзәләр пластиктан, идән-түшәмнәр ак чыршыдан, ул бүлмәләрнең күплеге, ул ике катлы веранданың зурлыгы! Аскы катка мунча, сауна, гараж да сыйган. Җәйгә ишек алдына бассейн да ясатып куйсалар, менә дигән булыр. Әле бер ай элек кенә егерме өч мең долларга «Шевроле блейзер» алып куйдылар. Шушы кадәр дәүләтнең хуҗабикәсе бит ул Канифә! Кара болыт булып, күген каплап торган Айсинә дә тиздән китеп югалачак. Ә аннан инде Илназ үзенә генә калачак. (Гыйбрәт кебек Әмдәзияне үзенә көндәш итеп санап тормас бит инде.) Илназның, Айсинәне күрми торгач, онытмый хәле юк. Урыс әйтмешли «Из глаз долой, из сердца вон» булыр.
Бүген төштән соң Мәхмүтнең Казанга чыгып китүе булды, Канифә тизрәк Илназны чакырып алды. Инде кич җитеп килә. Канифә чәй өстәле әзерли башлады. Өстәл уртасындагы зур бәллүр вазага кара, яшел төстәге эре-эре виноград тәлгәшләре, мандарин, киви, банан ише нәрсәләр салды, кечерәк вазага кисеп, чистартып, ананас кисәкләре тезде, чынаяк зурлыгындагы гына, бизәкләп эшләнгән агач савыт белән аксыл төстәге юкә балы куйды, эреле-ваклы касәләр белән төрле-төрле җиләк-җимеш кайнатмалары, мелхиор савытларга салынган «Мишка на Севере», «Красная шапочка», «Ананасовые», «Резеда» конфетлары да килде өстәлгә. Хатын «Наполеон» тортын, җир җиләге салып пешерелгән рулетны кискәләп куйды да юка фарфор чынаякларга куян каныдай куе («Ахмад» маркалы чәйнең чыгышы бик әйбәт икән) хуш исле чәй агыза башлады.
Ялкау кешеләргә хас булганча, Илназ баллы ярата. Әнә үзе дә киерелә-сузыла йокы бүлмәсеннән чыгып килә. Канифәнең «Чәй эч тә, кайтып, мал-туарларыңны карап кил»,- диюенә Илназ: «Әй, карар әле. Әмдә - эшне, эш Әмдәне ярата»,- дип кенә куйды. (Әмдәзияне ул шулай Әмдә генә ди.) Көлешеп алдылар. Шулай шул, алар – абыйлы-сеңелле Мәхмүт белән Әмдәзия – икесе дә эшкә беткән нәрсәләр, егылганчы эшлиләр. Эшләсеннәр әйдә, ат та эшләргә яратылган бит.
Канифә утларны кабызды, репродукторны борды. Казан сөйли:
- Сукранам мин, кар арасыннан карый да ай көлә.
Мин, фәкыйрь, михнәттә - гүя чарлагыннан бай көлә.
Тукаймы соң әле бу? Әйе шул. Бу шигырьне мәктәптә өйрәнгәннәр иде бит. Канифә, пәрдәләрне тартыйм дип, тәрәзә янына килде. Күзе аска – урамга төште. Ә анда...
Җәй көне, су трубалары сузабыз дип, урамның каршы ягына тирән канау казыганнар иде. Хәзер, көзен, канау төбенә яңгыр сулары җыелган . Чү, берәү шунда канау төбенә төшкән түгелме соң? Нишли ул анда? Ә-ә-ә, исерек бугай ул. Бәй, Наил бит бу, ә өстә, чокыр кырыенда торганы Айсинә ич. Ул, Наилне чыгарырга теләптер инде, аңа таба таяк суза. Тик тегесе таякка ябышса да чыга алмый. Исерек бит, гәүдәсен тота алмый, аяк-куллары да тыңлаусыз. Айсинә шактыйдан чиләнә булса кирәк. Чәчләре тузып, ак челтәр шәле астыннан бер якка чыгып таралганнар. Пальтосына пычрак чәчрәгәнме шунда. Менә ул турайды. Чәчләрен җыйнап, шәле астына кертте. Бармаклары балчыкка буялган, ахыры, битендә буй-буй пычрак эз калды. Айсинә елый иде. Әйе, вэ виктис – җиңелгәннәргә хәсрәт. Хатын, кулъяулыгын чыгарып, битен-күзен сөртте дә тагын аска иелде. Наилне тартып алмакчы булып азапланды. Кинәт, аягы таеп китте дә, чокырдагы суга шуып төшеп китте, артыннан кызыл балчык кисәкләре ишелде, тирә-якка пычрак су тамчылары чәчрәде.
Ул арада инде күптәннән ишеләм-ишеләм дип торган иләмсез кара болытлар җиргә кадәр иелделәр дә, җире-күге су стенасы белән тоташты. Тирә-як бердән караңгыланып китте. Җир өстенә пычрак көзнең ямьсез кара киче иңде.
Канифә авыр калын пәрдәләрне тартып куйды.

Кадыбаш.
10 нчы апрель 2001 нче ел.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
  • Büleklär
  • Замана Кызы - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4548
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2451
    33.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Замана Кызы - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4589
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2390
    33.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Замана Кызы - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4546
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2313
    34.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Замана Кызы - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4284
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2301
    34.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.