Latin

Замана Кызы - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 4589
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2390
33.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
49.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
Килүләренә декрет ялына киткән рус теле укытучысы урынына яңа кеше пәйда булган. Айсинә исемле яшь кенә кыз. Ул сыйныфтан тыш эшләрне оештырачак, ике параллель тугызда укытачак икән.
Кызлар, шул исәптән Канифә дә, аны беренче дәрестә үк бик кызыксынып, игътибар белән күзәттеләр. Ул уртачадан бераз тәбәнәгрәк буйлы, озынча түгәрәк алсу-ак йөзле, күзләре яшькелт – соры, кара кашлары бик матур кыйгач дуга ясап торалар, тулы иреннәре ясап куйган бантик сыман. Елмайганда бит очлары уймакланып, күзләре яктырып китә. Үзе тулы гәүдәле кебек булса да (бигрәк тә аяклары тулы, төз), биле өзелеп китәр дәрәҗәдә нечкә. Ә чәчләре? Андый чәчләр, мөгаен беркемдә дә юктыр. Чак кына дулкынланып, күпереп торган кызгылт-коңгырт чәч көлтәсе таралып, ярты аркасын каплап тора.Әллә парик инде? Шул кадәр дә үзе куе, үзе матур булып ялтырап торгаан чәч булса да булыр икән! (Тәнәфестә кызлар, чәчен махагон төсенә буяган, дип сөйләштеләр. ) Өстенә ак блузка, яшел итәк һәм шундый ук төстәге,сәйлән белән чигелгән жилет киеп балалар каршына баскан бу яшь кыз башка укытучыларга бөтенләй охшамаган. Юк, төсе-бите, киенүе генә түгел, үз-үзен тотышы, дәрес аңлату рәвеше, сөйләшүе һәм тагын сүз белән аңлатырга мөмкин булмаган тагын әллә нәрсәләр аны тирә- юнендәгеләрдән нык аера.
Яшь булса да, Айсинә апалары бик күп белә икән. Балаларны авызына каратып кына тота, шигырьләрне шул кадәр дә оста итеп яттан сөйли, артистка диярсең; язучылар, аларның әсәрләре турында дәреслекләрдә булмаган әллә никадәр белешмәләр бирә. Әллә булмаганны да сөйләп, арттырып җибәрә инде.Беркөнне немец шагыйре Һетеның шигырьләрен өйрәнгәндә ни ди бит, имеш, бу даһи җитмеш дүрт яшендә унтугыз яшьлек фон Леветцовка гашыйк булып, аның кулын сораган, кыз да шагыйрьне кире какмаган, имеш, тик Һетеның балалары гына бу никахка юл куйдырмаганнар; ә бу мәхәббәт тәэсирендә Һетеның гүзәл әсәре – хәзер без өйрәнәчәк «Элегия» иҗат ителгән, ди.
Үзе үзе инде, тик менә Канифәләрне дә күп укырга мәҗбүр итә. Ул килгәнче бик рәхәт булган икән әле. Ә хәзер сүзлекләр, энциклопедияләр актарырга, библиотекада казынырга, реферат язарга, өйрәнелгән һәрбер зуррак тема буенча зачет бирергә, тагын әллә ниләр эшләргә кирәк.
Яңача укытам диптер инде, әллә ниләр уйлап тапкан була шунда, янәсе мөгез чыгара. Менә бүген дә рус теленнән изложение язарга Канифәләрне актлар залына алып менде. К.Паустовскийның «Чыршы күркәләре салынган кәрзин» дигән хикәсе буенча язачаклар икән. Хикәядә сүз норвеж композиторы Э.Григ турында барганлыктан, Айсинә апалары , текстны укыгач, балаларга пианинода Григның фортепиано өчен концертын уйнап күрсәтте.
Оештыручы буларак та төшеп калганнардан түгел икән Айсинә апалары. Кай арада «Каз канаты» дигән бию түгәрәге оештырып, балаларга үзебезнең халыкның «Асылъяр»,»Сөмбел» кебек биюләрен, украиннарның «Казачогын», литвалыларның «Гайдис», казахларның «Җайдаклар уены», башкортларның «Егетләр» биюләрен өйрәтеп, тиздән сәхнәдә чыгыш ясый башладылар. Җирле радиоузел аша «Мәктәп тәрәзәләре» дигән тапшыру оештырып җибәрде. Айсинә апалары җитәкчелегендә Сигезенче мартка әбиләрне, әниләрне чакырып, «Аулак өй» кичәсе күрсәттеләр. Аннан Ленин туган көнгә, шуңа тоташып диярлек Беренче май, Җиңү бәйрәмнәренә әзерлек китте. Мәктәп гөж килеп торды, барысының үзәгендә Айсинә иде.
Тик боларның берсе дә Канифәне сөендермәде. Аның тирә-ягы боз белән капланган бушлыксыман хәзер. Әле генә очынып, кая басканын белми йөргән Канифәбез хәсрәт диңгезенә чумды – моның сәбәпчесе Айсинә иде. Ул килү белән, Камилне алыштырып куйдылар мени. Шат күңелле, кайчакларда шукланырга да күп сорамаган егет кинәт җитдиләнеп, боегып калды, хәтта ябыкты да кебек. Канифәнең күзе Камилдә, ә Камилнеке – Айсинәдә. Айсинә кайда, эзлисе дә юк, Камил шунда. Менә бүген дә Канифә Камилне эзләп кайда гына сугылмады – тулай торакта да, библиотекада да, спортзалда да юк. Актлар залыннан пианино тавышы килгәнне ишетеп, йөрәге кысылып, Канифә шунда юнәлде.
Айсинә апалары ниндидер көй уйный, биш-алты кыз аны әйләндереп алган. Камил дә шунда. Эче ачытып, йөрәге янып, Канифә алар янына килде. Эчендәгесен сиздермәскә тырышып, мөмкин кадәр ягымлы итеп эндәште:
- Яңа җыр өйрәнәсезмени?
- Юк, болай гына уйнап утырам, теләсәң син дә тыңла.
- Эчем ялкын, тышым салкын,
Сиздерәсем килмидер...- дип җырлады Айсинә апалары, кызлар аңа иярде.
Менә ул Илһам Шакиров җырлый торган «Ай, былбылым» ны уйный башлады.Камил аңа кушылды:
- Ай, был-бы-лым, вай, был-бы-лым,
Агыйделнең ка-мы-шы...
Аның моңлы тавышы Канифәнең йөрәген сагышка чорнады, хәсрәтеннән күзен яшь пәрдәсе каплады, ул, кискен генә борылып, ишеккә ташланды, ә җыр аның артыннан иярде:
- Таң атканда чу-у-у-ут, чу-у-у-ут итә
Сандугачлар та-вы-шы...
Канифә тулай торакка көч-хәл белән сөйрәлеп кайтып кереп, караватына капланды. Караватларны селкетерлек итеп үкседе ул. Бүлмәгә бер-бер артлы кайта башлаган кызларга, тешем сызлый, диде. Ни өчен, нигә болай бу? Нәрсәгә дип язмыш бер биргәнгә барын да жәлләми бирә, икенче берәүгә - шымытыр башы. Менә ул Айсинәне ал инде. Үзе чибәр, үзе белемле. Район үзәгендә туып - үскән, русча укыган, музыка мәктәбендә дә белем алырлык мөмкинлеге булган. Әнисе райпо складында эшли, ди. Шулайдыр, югыйсә Айсинә кигән көмешсыман төлке якалы пальто, якасы белән пардан башлык, чын күннән тегелгән матур кышкы итекләр кемгә берәүгә тигән? Кылтык, шул пальтосы өстеннән озын ак мамык шарфын җилфердәтеп йөргән була бит әле. Шарф пальтоның эчендә булмый, тышында була ди мени? Ояты да юк, шул карт башына- аңа инде егерме ике яшь икән ич- Камилнең башын әйләндермәсә. Елан...
Үксеп, үртәлеп ята торгач, Канифәнең башына уй килде: ул бу еланны Римма апасы белән сүзгә кертәчәк, аннан инде аны мәктәптән китәргә дә мәҗбүр итәрләр. Булды. Ул шулай эшләячәк. Ни дип елап ята әле?
Ләкин Римма апасын Айсинә белән ачуланыштыру мөмкин эш булып чыкмады. Югыйсә Канифә җае чыккан саен Римма апасына Айсинәне чага торды да торуын. Тик рәис хатынының үз планнары булган икән шул: ул Айсинәне иренең машина йөртүчесенә димләргә уйлап йөри, имеш. Менә сиңа мә.
Сабан туе алдыннан авылда ике катлы бик матур мәдәният йорты ачтылар. Бу тантанага Илһам Шакировның концерт белән киләчәге атна-ун көн телдән төшмәде. Ышанып та бетмәделәр: республиканың ерак бер читенә урнашкан районның аулак почмагына шундый олы җырчы килер микән? Ай-һай, икеле.
Ләкин ул килде. Куанычның иге-чиге булмады. Аягында булган һәркем тере Илһамны – җыр сәнгатенең йөзек кашы булган олы талантны - үз күзләре белән күреп калырга ашкынды. Күрше- тирә авыллардан автобусларда, мотоциклларда, йөк машиналарында, велосипедларда, ат җигеп, җәяүләп тә концертка агылдылар. Канифәләр өерләре белән инде кичке җидегә үк килеп җитеп, арттарак булса да урынлы булу бәхетенә ирештеләр. Канифә үз янында бер буш урын да алып кала алды, хәтта. Иптәш кызларына , берәр укытучыга булыр, дигән булды, ә күңеленнән генә Камил килеп чыкмасмы дип өметләнде. Тик ул күренмәде.
Концерт башланыр алдыннан гына Канифә янындагы буш урынга колхозның «Урал» машинасында эшләүче Мәхмүт исемле егет килеп утырды. Иптәш кызлары шундук пышык-пышык көлешә башлады, имеш, менә кемгә урын алып калган икән Канифә. Кыз җир тишегенә кередәй булды. Хикмәт шунда иде: Мәхмүт кеше белән бик аралашмый торган көтегрәк телле егет, гәүдәсе дә әллә нинди килбәтсез шунда. Янбашларын артка сузып, бераз бөкрәебрәк йөргәнлектән, арт аякларына баскан ниндидер шөкәтсез җан иясен хәтерләтә. Әле беркөнне генә дәрестә К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» ын укыганнан соң, тулай торакка чыккач, кызлар:»Монда да шундый Мәхдүм бар бит, әнә агроном Шиһап абыйның Мәхмүте гел шул инде: үзе бөкре, үзенә бер кыз да карамый, җитмәсә, үзенең кем икәнен белмичә, Айсинә апа дип хыяллана икән бит әле»,- дип туйганчы көлешкәннәр иде.
Ярый әле концертбашланып, залдагы утны сүндерделәр, югыйсә Канифәгә бөтен зал аннан көләдер кебек тоела башлаган иде.
Менә ул Илһам Шакиров! Татар җырының, татар моңының визит карточкасы!
Әйтерсең сәхнә түренә бастырып куяр өчен генә яратылган мәһабәт гәүдәле күркәм ир-ат. Кара чәчләр, кара кашлар, коңгырт-кара күзләр. Әйе,әйе, сары да, җирән дә, кызыл да түгел, нәкъ менә кара. Кайдадыр кояш карамаган дымык, караңгы почмакта үскән төссез, нәселсез, тамырсыз черек нәрсә түгел, ә карап торышка ук башка – кояш нурларында мул коенып, кара-кучкыл төсләр алган, Урта Иделнең бәрәкәтле туфрагында чыршы-наратлар белән ярышып үскән, тамырларында затлы нәсел каны аккан атлантлар вәкиле. Безнең халыкта юкка гына»Карадыр- морадыр, кеше арасында торадыр, актыр-күктер – кеше арасында юктыр» димәгәннәрдер инде.
Умарта күчедәй әкрен генә гөжләп торган зал өстенә моңга төрелгән бәрхет авазлар агылды. Бу илаһи моңның гүзәллегенә хәйран булып, зал шул мәлдә үк тынды. Бөтен дөньясын, үзенең дә шул дөньяда барлыгын оныткан тамашачылар бер җан, бер тән булып, өнсез калды. Үзе дә табигать баласы булган авыл кешесе сандугачлар, Агыйделләр турында сәхнәдән агылган җырларны, менә инде ни гомер күңел түрендә йөртеп тә, әйтеп бирә алмаган, менә хәзер генә, Илһам җыры белән генә, чишмә булып бәреп чыккан үз хисләренең өермәсе буларак кабул итә; туган җирнең гүзәллегенә мәдхия җырлаганы һәм бу мәдхия нәкъ менә тамашачының үз кичерешләрен чагылдырганы өчен җырчыга бик тә рәхмәтле иде.
«Иске карурман»нар, «Гөлҗамал» лар , «Син сазыңны уйнадың»нар, «Казан сөлгесе» «Тәфтилләү»ләр , « йөрәкләрне айкап, күңелләрне тетрәндереп, бәгырьләрне телеп, каядыр бик еракка – меңәр еллык тарих тузаннары каплаган анналларда гына чагылып калган бөек тә, фаҗигале дә үткәннәргә алып китте. Бу җырларда тамырларында төрки кан аккан сугышчан сөннәрнең чиннар белән көрәштә тиңдәшсез җиңүгә ирешкәндәге шатлык –куанычлары да, ерак һун бабаларыбызның ярсу атларда, дала тетрәтеп, Ауропаны буйсындыргандагы тантаналары да, Мәңге хан туграсының ике башлы бөркете горурлыгы да, Бөек Болгарның данлы-шанлы үткәне дә, Идел Болгарының башка мәмләкәтләргә үрнәк булырдай яшәеше дә, Алтын Урданың бөеклеге дә, Олуг Мөхәммәтнең бер меңлек гаскәре белән Үкә(Ока) буендагы Белев шәһәре янында Мәскәүнең олы кнәзе Василий II нең кырык меңлек гаскәрен тар-мар иткәндәге тиңсез батырлыгы да, Казан ханлыгының шаулап чәчәк атуы һәм аянычлы фаҗигасе дә, халыкның инде менә ничә гасыр дәвамында иреккә, азатлыкка сусап, бәргәләнеп иңрәве дә - бары да моң булып түгелә, таудай диңгез дулкыннары сыман йөрәкләргә кага һәм үзе белән ияртеп әле хәсрәт упкынына, әле»Без бар, без яшибез, яшиячәкбез» дигән куанычлы биеклеккә күтәрә иде.
Җырга әсәренгән халык, мөккибән китеп, үзенең Илһамын тыңлый һәм бер үк вакытта гүяки соклана да, гаҗәпләнә дә: ярабби, шушы кадәр дә моң чишмәсе, шушы кадәр дә илаһи талант аның үзе тудырып үстергән улымы соң? Ул – ничә гасыр элек дәүләтен, иреген югалткан, бүгенге көндә авыр кара эш белән басылган, изелгән , баш күтәрергә дә кыймый торган, Мәскәүләргә ләббәйкә дип торучы түрәләр тарафыннан кыерсытылучы, теле фәннән, сәясәттән куылып, тарих сәхнәсеннән себереп түгелергә торган- халыкмы шундый гүзәллекне тудырып үстерергә сәләтле? Димәк, ул исән, ул үлми, яши әле. Халык сөеп һәм сөенеп, ирексездән куаныч яшьләре чылаткан күзләре белән, күңелләре мөлдерәмә тулып, үзе тудырып үстергән гаҗәеп шәхескә карый, ә анысы исә, анасының назына, мәхәббәтенә шундый ук ярату белән җавап бирүче улы кебек, халыкны моң дулкыннарында тибрәтә иде.
italki
Илһам абыйсының җыры Канифәнең җәрәхәтле йөрәгенә бераз дәва булса да, аның әрнүен тулысынча баса алмый иде. Кая соң бу Камил? Концертның беренче бүлеге бетте. Утны кабыздылар. Тәнәфес башланып, кешеләр кузгалыша башлады. Ә-ә-ә, әнә ул. Уртадагы рәтләрдә икән. Ә Камилдән алдагы рәттә Айсинә апалары утыра. Үзе генә түгел, бер егет белән. Кем ул? Кызлардан сорашып белде: Айсинә Наил исемле чибәр генә шофер егет белән йөри икән бит. Канифәнең йөрәген басып торган боз кисәгенең бер өлеше эрегәндәй булды. Өметсез шайтан гына диләр, болай булгач, Канифә Камилне үзенә бормый калмас әле.
Ләкин Камил Айсинәдән башка кешене күрми дә, күрергә дә теләми иде. Аның рус теле буенча үткәрелгән бер кичәдә:
- До чего ты хороша,
Сероглазая.
Как нежна твоя душа,
Понял сразу я,- дип җырлаганын тыңлаганда Канифәгә»Ниләргә генә Җир орбитасыннан ычкынып китми икән?!»- дип үрсәләнергә генә калды.
Канифәләр унынчы сыйныфта укыганда, Яңа ел алдыннан Айсинә апалары теге Наилгә кияүгә чыгып куйды. Бу хәбәргә Канифә ни дәрәҗәдә сөенсә, Римма апасы шул кадәр көенде: «Эх, хараплар гына булды багалмадай Айсинә Наилгә чыгып. Аңа тиң гаилә түгел инде алар. Әзерәк затына кара син аның кияүгә чыкканда дип күпме әйттем – тыңламады»,- диде ул көрсенеп.
Ә-ә-ә, алай мени? Айсинә тыңламаса, Канифә колак салачак бу киңәшкә. Димәк, кияүгә матур дип, төс-битенә, гәүдә - кыяфәтенә генә карап чыгарга түгел, ә сайлап, затын, нәсел – ыруын тикшереп чыгарга кирәк икән. Ә Римма апасы белми әйтми инде ул. Үзе әнә нинди булдыклы, мал таба торган ир белән яши бит. (Күрше хатыннары шулай сөйләшә.) Хәер, Римма апасы үзе дә төшеп калганнардан түгел, базарлыклы. Карчык-корчыклар аның артыннан «Мисле пешкән кура җиләге» дип юкка гына сокланып калмыйлардыр инде.
Аллы-гөлле чәчәкләр диңгезе, дулкынланудан бераз каушаган егет – кызларның яшьлек матурлыгы белән балкыган йөзләре, котлаулар, рәхмәтләр, җыр-биюләр, таңга кадәр урамда йөрүләр белән чыгарылыш кичәсе дә артта калды. Ләкин шул кичәдә Камилнең өзгәләнеп:
- На тебе сошелся клином белый свет...- дип җырлаганы озак вакытлар Канифәнең колагында яңгырап, йөрәген телеп торды.

Белем алу – инә белән кое казу.
Шул ук елны Канифә Алабуга пединститутына укырга керде. Ул тарих бүлегенә имтиханнар биргән иде, ләкин конкурстан узмады. Теләсә-теләмәсә дә, әле шул елны гына ачылганлыктан, тиешле санда абитуриентлар җыеп өлгермәгән педагогика факультетының студенты булып куйды. Башлангыч сыйныфлар укытучысы булачак ул.
Көзен колхозда бәрәңге җыеп кайткач, студентларга өч көнлек ял бирделәр. Канифә дә өенә кайтып килде.
Киткәндә кызга, олы юлга җәяүләп чыгып, машина көтеп торырга туры килде. (Ах, шушы юлсызлыклар! Язгы-көзге пычракта бигрәк үзәккә үтә.) Менә бер УАЗик (шулар гына йөрмәсә инде?) күренде. Канифә кул күтәрер - күтәрмәстә үк, машина туктады. Машина йөртүче янындагы хатын Камилнең әнисе булып чыкты. (Алар авылына концерт белән барганнары бар иде, Канифәне төсмерләп калган икән.) Кыз, каушый –каушый рәхмәт әйтеп, арткы утыргычка, дөресрәге, тәгәрәтеп төрелгән келәм өстенә утырды.
- Үзең җайлап урнаш инде шунда, - диде Камилнең әнисе.
Казанга барышлары икән. (Камилнең юридик факультетка укырга кергәнен Канифә ишеткән иде.) Тулай торакта тәртипсезлекләр күп була дип, Камилнең берүзенә бер фатир юнәткәннәр (хуҗалары чит илгә эшкә киткән). Шуның идәненә җәяргә келәм һәм башка кирәк-яраклар илтүләре икән.
Менә бит ничек. Камил аерым фатир биләп, йомшак келәмнәргә басып йөреп, бернинди мохтаҗлык күрмичә укыячак. Бу сиңа Канифә яши тоорган бишәр кешелек , үзе тынгысыз, үзе шыксыз тулай торак бүлмәсе түгелдер инде.
Кыз, кызыксынып, Камилнең әнисен күзәтте. Ягымлы, мөлаем апа, сабыр гына сөйләшә. Әле бик карт түгел, чибәр. Камилнең йөзе әнисенекенә охшаган икән. Бигрәк тә күзләре: шундый ук акыллы коңгырт күзләр. Канифә ирексездән келәмне сыйпады. Шул келәмгә уралып, Казаннарга китәрдәй булды. Эх, китәр иде дә, сөйгәненең аяк асларына келәм генә түгел, туфрак булыр иде!
Җиңелдән укымады Канифә. Әллә русчасы бик шома булмаганга, әллә сәләте шул кадәр генә иде, имтиханнарны авырлык белән бирде. Икешәр-өчәр тапкыр тапшырып йөргән фәннәре дә булды. Монда да ул, мәктәптәге кебек, җаен тапты тагын. Алай итте, болай итте, өчлегә бирсә бирде, әмма ерып чыкты. Тик менә югары математикадан гына, ничә талпынса да, барьерны үтә алмады. Булмый шул ул булмагач, атаң урыс булмагач, Марусядан тумагач, дигән кебегрәк килеп чыкты. Югары математика диләр аны, бәрәңге сабагы гына өйрәнү түгел ул сиңа. Әнә бүлмәдәш кызы, шушы «вышканы» бирә алмасам, асылынырга гына кала инде , дип йөри. Хәер, Канифәнең башына андый юләр уйлар килми килүен. Берәр җае чыкмый калмас әле. Сораштыра торгач, белде: математика укытучысы ике җиткән кызы һәм карт әнисе белән яши икән. Яңа ел белән котлап әни җибәрде дип, Канифә, укытучысы лекциядә чагында, аның өенә ике каз, ике олы мамык мендәр күтәреп барды. Әби каздан да бигрәк мендәрләргә сөенде, тик бу кадәр күчтәнәчләрне һич белмәгән кешедән бушлай гына алырга кыймады. Канифә карчык аша укытучыга үзенең гозерен җиткерде: укытучы хатын студент кызга бер-ике генә консультация үткәрә алмас иде микән?
Үтте, үтте, консультация дә үтте, зачеткага кыз хыялланган «өчле» дә кереп утырды.
Әнә шулай тырмаша торгач, биш ел гомер узды да китте. Канифәбез дипломлы булды. Ә инде дипломның кадерен , аның бәясен иң нык белүче әнә шул «өч»кә укыган кеше булыр. «Дүрт»ле, «биш»легә укыганы дипломны шулай булырга тиеш бер нәрсә дип кабул итсә, «өч» легә укыган бәндәгә дипломлы булу Монблан түбәсенә күтәрелү белән бер. Бу кыйммәтле документны кулга төшергәч, башкаларга әнә шул биеклектән карый да инде ул. Канифә дә искәрмә түгел иде. Кем, кем, ә ул дипломының кадерен беләчәк.
Менә Канифә, дипломын күкрәгенә кысып, авылына кайтып бара. Аларның олы юллардан читтә утырган, әллә инде аллаһы тәгаләнең үзе тарафыннан да онытылган авылларына гомер бакый автобус йөргәне юк. Йөк машинасының әрҗәсендә урын табылса, шуңа да, аллага шөкер, бүген өйгә кайтып керәм икән, дип сөенәсең.
Июнь ахыры. Табигатьнең шау чәчәктә чагы. Хуш исләрдән башлар әйләнерлек. Көн инде кичкә авышса да, җылы, рәхәт. Машина, урманны чыгып, болын юлы буйлап җилдерә. Болын чәчәкләре иркәләнеп, тымызык җилгә башларын игәләп калалар. Борынга каен җиләге, мәтрүшкә, бал исе керә. Әй, бу җәйге көннең рәхәтлеге! Табигатьнең яшел чагының - яшьлек чорының гүзәл мәле!
Канифә татлы да, сагышлы да уйларга чумды. Менә бу болынны чыгып, бер-ике чакрым барсаң, Камилләр авылына керәсең. Кайда икән ул? Укуын бетереп кайттымы икән? Эх, бер күрергә иде дә, туйганчы, күзләр талганчы, аңа карап торырга иде.
Каяндыр, совхозның кортлыгы ягыннан, дәртле музыка ишетелеп киткәндәй булды. Әйе шул, ниндидер көй ишетелә. Машина алга барган саен, ул көчәйде. Менә каян агыла икән ул җыр.Кортлыкка борылган юл чатындагы баганага репродуктор көйләп куйганнар да, шуннан дәртле җыр сибелә:
- Килен төшә бүген авылга,
Авыл чыккан каршы алырга.
- Әйе,- диде шунда машинадагыларның берсе, - киленнең дә ниндие әле – генерал кызы.
- Кит аннан, генерал кызы ук булмас инде.
- Шулай шул менә, генерал кызы. Әтисе татар, әнисе марҗа, ди. Чибәрлеге кино артисткаларыныкы кадәр, ди.
- Анысы Камил үзе дә төшеп калганнардан түгел. Төс-бите дә портрет итеп куярлык.
Канифә кинәт уянып киткәндәй булды. Камил?! Нинди Камил?! Ни сөйлиләр болар? Ул, гаҗизләнеп, юлдашларына текәлде. Шуны гына көткәндәй, тегеләре тагын туйның зурдан кубып үткәрелүе, районның бөтен түрәләре чакырылуы, тагын әллә ниләр турында гәпләшә башладылар. Канифә инде аларны аңларлык хәлдә түгел иде. Шик юк. Бу – аның Камиле. Ул өйләнә. Ул Казаннан чибәр кыз алып кайткан. Бергә укыганнар диме? Әйе, әйе, аның Камиле юк –бар кешегә өйләнмәс. Әйе, әйе, анысы шулай. Тик нигә йөрәге чәнчи, нигә суларга һава җитмәгән кебек тоела? Нигә күзләрен томан баскандай? Ирененә ниндидер тозлы яңгыр тамчысы кунды. Канифә бите буенча ирексездән тәгәрәгән күз яшьләрен яшерергә теләп, читкә борылды. Хуш, Камилем, алтыным, акыллым, матурым!

Аккан су юлын табар.
Канифә үз авылларында укытып йөри. Тик бу эш читтән караганда гына рәхәт икән. Ә эченә керсәң... Тәмуг инде, билләһи менә. Утынын завучы, директоры, инспекторы өстәп кенә тора. Яшь мөгаллимә тагын шунысын да аңлап алды: башлангыч сыйныфлар мәктәпнең иң авыр участогы икән.
Икенче уку елында кыз югары сыйныфларда рус теле укытырга күчте. Тик бу да, башлангыч кадәр үк булмаса да, җайлы эш булып чыкмады. Көн-төн укыйсы, остеохондроз алганчы, күзләреңнең нуры сүнгәнче, өем -өем дәфтәр тикшерәсе.
Кышкы каникулда Канифәне Чишмәбашка методик берләшмә утырышына җибәрделәр. Утырышны Айсинә апасы – ул хәзер завуч икән- үткәрде. Доклад та тыңладылар, рус теле түгәрәгенең эше, рус теле һәм әдәбияты кабинеты белән дә таныштылар, эшлекле уен уйнап алырга да өлгерделәр. Аннан чәй өстәле артында күңелле генә итеп сөйләшеп, гөрләшеп утырдылар. Айсинә апасы Канифәнең аркасыннан сөеп:»Менә бит укучым да минем фәнемне сайлаган әле»,- дип кызның рус теле укытуына сөенүен белдерде.
Айсинә үзгәрмәгән диярлек, тик бераз тулыланып киткән. Йөзе түгәрәкләнеп, балкып тора, күзләре дә элеккечә якты итеп елмая. Аның инде быел беренче сыйныфка укырга кергән кызы бар икән, ә үзе һаман япь-яшь кебек. Ире әйбәт, күрәсең, тамчы да таушалмаган. Хәер, арбаның ал тәгәрмәче каян тәгәрәсә, арты да шуннан тәгәри. Җитешле гаиләдә, тигез канат астында үскән, яшьли авыр эш белән ватылмаган, музыкасын да, чит телен дә өйрәнгән. Матур киенеп йөргәч, әйбәт егеткә кияүгә чыккан да менә хәзер бер хәсрәтсез яшәп ята.
Канифә, шундый уйларга күмелеп, гардеробка киенергә кергән иде, колагына:»Абау, җаным, бигрәкләр шыр сөяк, мунчада күрсәң ничектер әле ул, өстәвенә Хикмәй Хаҗие кебек башын җилкәләре эченә тыгып йөри икән бу нәмәрсәкәй»,- дигән сүзләрне ишетте. Килгән кешене кем шулай тикшерсен инде, җыештыручылар булмый. Шул юньсезләр. Канифәнең ябыклыгыннан аларга ни зыян? Надан халык – аңгыра сарык шул. Тик кенә торсалар ни була? Әле Канифәләр авылында ябыклыктан көлгән кеше юк, киресенчә:»Карама кабык була, матур кыз ябык була» дип җырлыйлар.
Канифәнең бердән кәефе кырылды. Нишләп йөри ул монда?. Кадалып китсен мәктәбе, укучылары, укытучылары. Болай да яратып укытмый ул. Нәрсәгә аңа әллә кемнең балалары өчен тырышырга? Югары белемле башы белән эш тапмый калмас әле. Ләкин нинди эш?
Канифә соңыннан да бу турыда озак баш ватты, тик анык кына бер фикергә килә алмады. Ул арада инде бишенче кышын укыта башлады.
Мәсьәлә уйламаганда чишелде.
Август конференциясенә баргач, ул институтта үзеннән бер генә курс алда укыган Мөслимәне очратты. Аның ире район авыл хуҗалыгы идарәсендә, үзе райком китапханәсендә эшли икән. Менә бит кайда эшләргә кирәк Канифәгә дә - райкомда! Ә нигә эшләмәскә? Ул яшь, югары белемле. Матур киенеп, тегеләй итәргә кирәк, болай итәргә кирәк дип кенә ул да йөри белер. Анысы шулай. Ләкин анда ничек урнашырга? Булса-булмаса, шушы Мөслимә белән элемтәне ныгытырга кирәк, башкача тотыныр җеп юк. Һәм ул шулай эшләде дә. Болай да сусыз юып, җилсез киптерә торган Канифә Мөслимә белән җаннарны эретердәй итеп сөйләште, үзенә, киемнәренә комплиментларны мулдан сипте. Тегесе дә Канифәгә ачык чырайлы булды. Форсаттан файдаланып, Канифә райком китапханәсеннән «Менә бу китапларны бик эзли идем, укытыр өчен кирәк» ,- дигән булып, кирәкмәсә дә берничә китап алды. Ә инде китапларны кире китергәндә, авыл күчтәнәче дип, Мөслимәгә сөт өсте, ак май алып килде. Шуннан башлап район үзәгенә килгән саен Мөслимәгә әле бал, әле җиләк-җимеш кайнатмасы, әле ит, әле сөт ише нәрсәләр, хәтта йон оекбашка кадәр алып килә торган булды. Дөрес, Мөслимә дә рәтсез хатын түгел, ул да Канифәгә чәйдер, каплы конфеттыр җибәрде, буш куймады.
Канифә хәзер авыларында партком тирәсендә урала торган булды. Тиз арада мактаулы лекторга, агитаторга әйләнде. Колхозның беркем дә җитәкләргә теләмәгән комсомол оешмасы секретаре булуга да каршы килмәде. Инде партиягә керәсе генә калды. Тик анда керү ул уйлаганча җиңел булып чыкмады. Ике колхозчыга бер интеллигент алалар икән. Парторг бер сыер савучы белән бер тракторчыны партиягә керегә әзерли башлады. Ниһаять, аларны кандидат итеп алдылар. Шуны гына көткән Канифә, гаризасын күтәреп, парткомга йөгерде. Булды. Бер елдан ул партия әгъзасы булачак, ә аннан инде райкомга бару юлына яшел ут кабыныр.
Шулай еллар йөгерә торды. Канифәгә быел утыз тула. Әнисенең аны үзе исән чагында бик тә ирле-канатлы итеп күрәсе килә, апалары да борчыла. Тик Канифә нишләсен? Ул теләгәне аңа күз салмый, ә исерек колхозчыга барырга аның башына тай типмәгән бит. Фәкыйрь тормышның (ә исерек кеше фәкыйрь кеше бит инде ул) ни икәнен кечкенә чагында булса да бер татыды ич, күрә торып, исерек, ялкау бәндәгә кол булырга, аллам сакласын. Тагын шунысы да бар иде, нишләптер шул исерек траторчы, машина йөртүче егетләр дә (бу турыда аның хәтта үз –үзенә дә белгертәсе килми)Канифәгә күз салмыйлар, әйтерсең ул хатын-кыз түгел.
Көннәрдән бер көнне партком секретаре Канифәгә? «Гаиләң дә юк, әллә булмаса Саратовка югары партия мәктәбенә укырга барасыңмы?»- дип тәкъдим итте. Канифә шатланып риза булды. Мөслимә белән киңәште. Рекомендация ягын кайгыртуны тегесе үз өстенә алды.
Ләкин , инде булды дигәндә генә, менә сиңа мә, райком Канифә кандидатурасын үткәрмичә, Казан биргән бердәнбер урынга Чишмәбаш мәктәбенең хуҗалык мөдирен – инде ничә ел рәттән пединститутка имтихан тотып та, читтән торып укырга керә алмаган кешене - юллады. Райкомның пропаганда бүлеге мөдире аның чыбык очы туганы, имеш.
Шулай да бәхете югалып ук бетмәгән икән әле Канифәнең. Ул шул ук көздә Мөслимә, аннан да битәр аның ире ярдәмендә, райкомга оештыру бүлеге инструкторы булып урнашып куйды. Бу инде сиңа мәктәп түгел, райком диләр аны. . Аннан телефон аша гына килгән сүз дә әллә нинди мәсьәләләрне хәл итеп куярга җитә. Менә Канифә дә монда эшләвененң тәмен тиз тойды. Башта ул үзенең болай да начар булмаган өс-башын бөтәйтте. Мәктәптә эшләгәндә кибеттәге дефицит товарны бер генә тапкыр да ала алмаган булса, хәзер әнә авылга кайткан саен кибетче үзе:»Синең өчен генә калдырганием»,- дип, әле бер, әле икенче нәрсә тәкъдим итеп тора. Анан соң монда, мәктәптәге кебек, җелегең суырылганчы эшлисе дә түгел. Шул бюро-мазар буласы булса, бераз кәгазь кыштырдатасы да, аннан берәрсен кандидат итеп яки партиягә алсалар, тиешле документларны әзерлисе дә шуның белән вәссәләм. Ә эш сәгате үтә ул. Әле үзәк урам кибетләреннән үзеңне күрсәтеп, башкаларны искәреп, бер-ике тапкыр әйләнәсең, әле берәр эчпошыргыч җыелышта утырасың. Китапханәгә кереп, Мөслимә белән серләшергә дә вакыт кала. Серләшү дигәннән, утызның теге ягына атлаган кызның сере бер инде аның: бер юньлесен үзеңә өйләндерү. Ләкин юньлеләре... Ах, юньсезләр! Инде өйләнеп өлгергәннәр, бала-чага үстереп яталар. Дөрес, Канифә болай да начар яшәми. Тик шунысы бар, дөнья булгач, нәрсә булмас. Сине тормышның зәмһәрир җил-бураннарыннан кем ышыклар да, дус-дошманнан кем яклар? Әнә бит, меҗ-меҗ генә Мөслимә калкан кебек торган ире аркасында әллә кем булып йөри. Ир шәпкә хатын шәп диләр шул. Әле бит Мөслимә шундый булдыклы ирдән дә канәгать түгел. Зарланыпмы зарлана. Имеш, ире бик тупас, Мөслимәгә карата игътибарсыз. Елмаеп сөйләшүне, хатыны пешергән ашларны мактауны, китаплар, фильмнар турында фикерләшүне, бәйрәмнәрдә чәчәк бүләк итүне бөтенләй дә белми. Тумырган да сөягән, балта – пычак тимәгән бәндә икән. Эшеннән кала берни белми, ди Мөслимә, офтанып. Ә менә күрше Гутманнар гаиләсендә бөтенләй башкача икән. Банк идарәчесе булып эшләүче Моисей Исакович хатынына кояшым дип кенә дәшә, йорт эшләрендә булыша, әледән-әле, сюрприз ясап, хатынына вак-төяк бүләкләр бирә, чәчәкләр турында әйтеп торасы да юк. Канифәнең ул карт пеләш яһүдне Мөслимәләрдә берничә тапкыр күргәне бар. Дөрестән дә, шундый нәзакәтле ул. Күрешкәндә ханымнарның кул аркасын гына түгел, һәрбер бармагын берәмтекләп үбеп чыга, һәркайсына килешле генә комплимент әйтә., ә инде хатынына булган игътибары турында әйтеп тә торасы юк: пальтосын, башлыгын салдырып элеп куяр, креслога илтеп утыртыр, мәҗлестә аның өлеш тәлинкәсенә өстәлдәге нигъмәтләрне салып торыр, әйтерсең тегесенең кулы юк. Анан алар ирле-хатынлы дүрт куллап пианинода уйнарлар. Әйе, әйтәсе дә юк, алар бер-берләренә шундый да игътибарлы, үзара итагатьлеләр, - бүген өйләнешкәннәр диярсең. Мөслимәнең үзе кебек чибәр җиде, сигез яшьлек ике кызы бар. Шуларны яһүдләрнең игезәк малайларына кияүгә бирер идем ди, хыялый. Безнең татар ирләре хатыннарына хезмәтче итеп кенә карый, ә яһүдләр хатын-кызны кадерли, иркәли хөрмәтли белә, ди. Авылда берәр исерек ирне көч түгеп тапкан акчаңа туендырып, өс-башын карап, әле өстәвенә шуның тукмагы астында күз яше түгеп торсаң, яһүд дип хыялланмас идең дә соң, дип уйлап куя Канифә эченнән генә, ә тышыннан:»Әй дустым,иреңнең кадерен генә белә күр: абруйлы, мал таба, эчми, башка хатыннар белән чуалмый, сиңа тагын кем кирәк?»- дип, Мөслимәне юата. Булсын иде әле Канифәгә дә шундый ир, кадерен белер иде. Мөслимә кебек:»Өйгә кайткач та туфрак бонитеты дип утырма әле»,- дип тәкәллефсезләнмәс иде...
Мөслимә белән районны айкый-чайкый торгач, Канифәгә муафыйк булырдай бер кандидатурага тукталдылар. Авыл советы рәисе булып эшли. Барлык параметрлары туры килә: җитәкче урында, яше дә егерме сигезгә җитеп килә, «Жигули»е бар, үзен салмак-сабыр тота, эчми-тартмый торган озын буйлы, сөйкемле генә егет, әле читтән торып аспирантурада да укый икән. Иң мөһиме, йөргән кызы да юк, диделәр. Кыскасы, моннан да әйбәтрәк кандидатның булуы да мөмкин түгел иде.
Тик, егеткә күпме генә ау салып карамасыннар, эш барып чыкмады. Укуы белән эшеннән башканы белмәгән бер мокыт, ахыры.
Я, ярый, дөньяда буйдаклар бетмәгән. Ил өстендә илле, берсеннән берсе җилле. Әнә авыл хуҗалыгы идарәсендә яңа агроном эшли башлаган. Күрер күзгә күркәм генә мишәр егете. Мөслимә Сигезенче мартка мәҗлес җыйды. Билгеле инде, ире теге мишәр егетен дә алып кайтты. Менә егет дисәң дә егет, ичмасам! Терекөмеш кебек. Ишектән керә керешкә Мөслимә белән Канифәнең кулына кып-кызыл лаләләр тоттырды.Җырларга да, биергә дә бик оста булып чыкты. Кыскасы, мәҗлесне ямьләде. Мөслимә егетне мөмкин кадәр Канифә белән аралаштырды. Кыз да, бар булганча сөйкемле, ягымлы күренергә тырышып, егет тирәсендәрәк әйләнде...
Кунаклар таралыша, хуҗалар аларны озата башлады. Канифә савыт-саба җыйнарга кереште. Өй эче бик эссе булганга, бераз тын алып керим дип, бераздан верандага чыкты. Тәрәзә янына килсә, аста- баскыч төбендә - иңнәренә мамык шәл салган Мөслимә теге мишәр егетенә әкрен генә нәрсәдер сөйләп тора. Башын иебрәк тыңлаган егет кинәт башын күтәрде һәм кычкырып диярлек, каршы әйтергә юл калдырмаслык тон белән:»Минем турыда кайгыртуыгызга рәхмәт, Мөслимә апа, шулай да кирәкми, юк,- диде дә көрсенгәндәерәк итеп, тавышын әкренәйтә төшеп,- ни в анфас, ни в профиль бит»,- дип өстәп куйды. Кыз, моны ишетүгә, өнсез калды. Менә сиңа каткан кара мишәр малае. Канифәгә нинди бәя куеп яткан була бит!

Бирим дигән колына....

Март ахырлары җитте. Канифә, юллар өзелгәнче дип, авылларына кайтып килмәкче булды. Юлда иптәш булыр дип, мәгариф бүлегендә инспектор булып эшләүче, үзе кебек үк карт кыз Мәрьямгә шалтыратты. Тегесе ык-мык итте дә кайтачагын төгәл генә әйтмәде. Кайтмасаң кайтмассың дип, Канифә юлга үзе генә чыгарга булды.
Авыллардан килгән машиналар, гадәттә, чәйханә каршындагы мәйданда тукталучан. Шунда юнәлде. Юлны ашыга-ашыга аркылы чыга иде – чак кына «Волга» машинасы бәрдермәде үзен. Тормозларын ямьсез чиелдатып,машина туктады. Күтәрелеп караса, эчтә Мәрьям утыра. Күрче син аны, кайтуын икеле-микеле әйткән иде, үзе Канифәдән алда чыгып йөгергән. Машинасы да табылган, әле ниндие бит – «Волга». Ә рульдә... рульдә теге Чишмәбашның бөкрерәк Мәхмүт иде. Хәер, хәзер ангы бөкре дә димәссең. Ул тазарган, атныкы кебек озын йөзе тулыланып, адәм рәтенә кергән. Өстендә яхшы күн куртка, башында чәшке бүрек. Аның хәзер Чишмәбашта колхоз рәисе булып эшләгәнен Канифә белә иде, тик райком уздырган җыелыш-утырышларда Канифәнең аңа игътибар иткәне генә булмады.
Канифәне дә машина эченә алдылар. Һе, кара бу шыпырт Мәрьямне, түрә бичәсе булырга йөри түгелме? Ә нигә? Булырга да бик мөмкин. Мәхмүт, болай уйлап карасаң, списать итегәннәрдән түгел күренә. Әнә бит, авыл хуҗалыгы училищесын да, читтән торып булса да институтын да тәмамлаган. Дөрес, сандугач көндезге бүлектә, чыпчык читтән торып укыган, диләр диюен дә. Аңа карап ни үзгәрә? Безнең халыкка чыпчык чыркылдавы ошыерак та төшә әле, сандугач моңын әзләр генә аңлый.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Замана Кызы - 3
  • Büleklär
  • Замана Кызы - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4548
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2451
    33.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Замана Кызы - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4589
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2390
    33.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Замана Кызы - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4546
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2313
    34.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Замана Кызы - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4284
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2301
    34.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.