Latin

Юморескалар Һәм Скетчлар - Фанавис Давлетбаев - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4281
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2319
32.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
46.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Төртү
(Юмореска)
Балтам суга төшкәндәй нишләргә белмичә күңелсезләнеп торганда, кинәт күктән иңде диярсең, күршем – Чаллы эшмәкәре Хәлил пәйда булды. Әти – әниләре безнең кебек, ферма – абзар маршрутыннан башканы белмәгән прастуй кешеләр булсалар да, бу әллә ни белеме дә булмаган үткер малайлары сәүдәдә әвеш – тәвеш килеп кай арада ничәмә кибетнең хуҗасына әверелде, коттежында булып, күреп кайтканнар череп баеган дип шаккатып бот чабып сөйлиләр. Шул миңа эндәшә: «Нихәл күрше абзый, сәламәтлекләр ничек, эшләр барамы?» – ди. Хәлләр энекәш үземнеке алай зарланырлык түгел. Менә балалар гына борчып торалар әле дим.
«Нәрсә булды соң?» – ди бу.
Чаллыда колледжда укыган кызның өчлесе чыккан да степендия түләми башлаганнар, малай ГИБДД га эләгеп шоферлык таныклыгын алдырган. Син энекәш яшь булсаң да дөньяны күп күргән кеше, берәр киңәш бир әле ,дим.
Күршекәем серле генә елмаеп: «Төртергә кирәк, абзый, төртергә диюе булды, үч иткәндәй безнең сөйләшүне бүлеп мобильный телефоны шалтырый башлады. Хәлил: «Әйе, шеф, тыңлыйм. Аңладым, күпме кирәк шул кадәр төртермен... Хәзер машинаны кабызам да килеп җитәм яныңа», - дип ашыгып китеп тә барды. Эчтән генә уйлыйм: Әһә, мәйтәм, үзе дә төртеп кенә җайлый эшләрен. Шуңа тиз баеган да инде ул, накаутка җибәреп көндәшләрен. Мин үзем алай боксчы булмасам да яшь чакта – гайрәт ташып торганда бер төртсәм берәгәйле төртә идем ансы – әллә нинди гәүдәле егетләр дә гөрселдәп авалар иде. Шулчак кинәт кенә искә килеп төште, кан кызыша башлады. Төнне кемгә ничек төртергә хыялланып йокламый диярлек үткәрдем. Иртән фермада тиз генә малларны карап кайттым да кызым белән (Туры килеп торуын әйт әле син аның – якшәмбегә ялга кайткан иде) шагыйрь әйтмешли, киттем Чаллыга туп – туры карап, автобус белән, әлбәттә. Кыздан деканнарының кайсы бүлмәдә утыруын белештем дә балакаемны стипендиядән мәхрүм иткән мәхлүк янына юнәлдем. Утыра өстәл түрендә ниндидер кәгазьләргә мөкиббән китеп башын аска игән декан. Үзен күргәч кызганыч та була башлады. Ник дигәндә, мин абзардан, бу кабинеттан башканы күрмәгән нәмәстә түзә алырмы минем кувалды йодрык төртүемә. Кердем, торам. Декан дигән бәндәмнең ник бер күз керфеге селкенсен! Әллә мәрткә киткән инде, утырган килеш кенә аска карап йокламыйдыр бит? Түзмәдем янына ук барып бастым. Җаны бар икән җир битнең. Ниһаять боздай салкын карашын миңа төбәде. Исәнмесез, Фәлән Фәләневич, мәйтәм, мин Айгөл дигән кызның әтисе булам. Гомергә чыкмаганны, кызга өчле чыгаргансың шуны ачыкларга килгән идем, дим. Бу укып күзе тоңган адәм әйтә: «Нәрсә син адвокатмы әллә? Ник үзе кермәгән? Кызыңа өчлене мин куймадым. Әгәр болай дәвам итсә куып чыгарырга да озак уйлап тормабыз. Дөресен генә әйткәндә балалары начар укыганнарның әти – әниләре ни дә булса төртеп китә. Ә сездән ни он, ни йон дигәндәй берни юк». Сөенсен әле юләр, гөнаһсыз кыяфәт чыгарып, мин мәйтәм, төртергә дип килгән идем дә инде. Я нәрсә төртәсең инде син ди бу нахал, күзләремә туры карап. Күзләреңне йом хәзер күрерсең мәйтәм. Йомуы булды, озак уйлап тормадым, ике каш арасына йодрыкны төйнәп төртеп тә җибәрдем. Декан мәхлугым, укып мие сыекланган барлы – юклы аңын шундук җуйды. Аңына ярты сәгатьтән сон гына килде. Үгезне мөгезеннән алып: «Декан әфәнде, мәйтәм, кызга хәләл билгеләр куеп стипендия түли башлыйсызмы, әллә тагын өстәп төртимме? Декан бер агарынды, бер кызарынды: «Юк, юк уйнамагыз ул йодрыгыгыз белән, икенче төртсәң исән калмавым ихтимал, шуңа күрә кызыңны ничек тә стипендияле итәргә тырышырмын», - ди. Алга китеп булса да әйтим, декан сүзендә торды, кызга ай саен стипендия биреп барыла. Кабаттан барып разборка ясасы булмас кебек.
Тимерне кызуында сугарга кирәк дип, икенче көнне ферма малларын карадым да киттем район үзгенә – Гиб-Гиб-ББ-ДД нәчәльниге янына. Кердем бүлмәсенә. Утыра бер пагонлы бәндә әтәч кебек кукыраеп. Исәнме мәйтәм. Эндәшми. Сөйлим моңа кайсы авылдан булуымны, малайның ничек машина йөртү таныклыгын алдыртуы турында. Бу миңа мыскыллы кыяфәт белән карады да: синең кебек право теләнеп йөрүчеләр күп ул. Эшем менә моннан дип муенына сызып күрсәтә. Тагын берәр атнадан килерсең, бар чыгып тор дип куып маташа бу мине, гөрбиян! Җәһәт кенә башны эшләтәм: Әһә, мәйтәм пагонлы булса да, янда шаһитлар юк, ипкә килмәсә моңа да төртмичә булмас. Мескенгә калган йомшак тавыш белән: «Право мондамы соң?», - дип сорыйм моннан.
«Пока монда, но иртәгә Чаллыга очачак, тю-тю!» – ди бу шатлыклы кыяфәттә мине үртәп.
«Алай булса правоны алу өчен сезгә төртергә кирәктер инде», - дим һаман шул мескен җебек тавыш белән. «Дөрес чамалыйсың мужик»,- ди бу серле елмаеп. Күренеп тора нәрсәгә өметләнгәнне.
Сейфтан алып правоны күрсәтегез алайса, төртү миннән калмас дим хәйләгә күчеп. Правоны алып өстәлгә куя нәчәльнигем. Эчен ачып карарга азапланганда шаң моның ике каш арасына бар булган куәт белән. Үзе төртүгә риза булды бит, ничек инде шундый нәчәльникнең теләген канәгатьләндермисең! Малайның правосын кесәгә ялт алып тыктым да, көтәм моның һушына килгәнен. Ташлап чыгып китсәң, эт канлы җан , милиция чакыртуы бар. Тынычландырырга кирәк бит инде адәмне. Күзен ачуга, ныгытып һушына килгәнче: «Икенче малайның правосын алмаска сүз бирәсеңме, я булмаса тагын берәрне төртимме?», - мәйтәм. Абзый берүк зинһар өчен (ничек ягымлы сөйләшә башлады кабәхәт!) башка өстәмә, малаеңа түгел, үзем эшләсәм, оныкларыңның правосына да кул тидермәм,- ди. Шулай дигәч алпан – тилпән атлап чыгып киттем моның бүлмәсеннән. Хәзер Ги-Ги-ББ-ДД нәчәльниге белән юлда очрашсак ул машинада, мин атта бер – беребезгә елмаешып честь биреп китәбез.
Теге эшмәкәр Хәлилне әйтәм чистый әүлия кеше икән. Төртергә кирәк дип шул акыллы киңәшен бирде бит. Төрткәнне бик яраталар икән ул өстәгеләр. Күрше Хәлилнең блаты зур, киләчәктә страховка өчен миңа акылга җиңелрәк дигән белешмә алып кайтып бирсә, иллә дә шәп булыр иде. Менә ул вакытта төртеп күрсәтер идем, канны кыздырганнарга! Әйтергә онытмыйм тагын, күрдем күрше Хәлилне, әле яңа гына. Белешмәне ничәү кирәк шул кадәр алып кайтып бирәм мин сиңа, бөтен кеше шәһәргә сызганда авылда гомерлеккә калуың белән син моңа абзый күптән лаек инде ди. Аңа ничек итеп төртүләремне сөйләгәч эчен тотып егылып көлде күршекәем. Ну Таһир абзый ди, мин сиңа акча төртергә кирәк димәкче идем, аңлап бетермәгәнсең. Аңламавың әйбәт тә булган, күпме акча янга калган ди. Әле җитмәсә үзенә Чаллыга тән сакчысы булып килергә өнди. Мин дә үз чиратым- да әүлия күршемә: «Берәр ришвәт сораучы мәхлукка төртергә кирәк булса акчаңны әрәм итмә, үземне чакыр», - дим. Шулай егетләр, абзагызның дан казанасылары алда әле. Канны кыздыручылар булганда күп сорап тормыйбыз. Төртәбез аны, төртәбез!
Прокурорга хат
(Юмореска)
Хөрмәтле прокурор әфәнде! Сезгә бу хатны Тигәнәкле авылыннан, эшләп бөкересе чыкса да һаман да җан тәслим кылмаган терлекче Шәрифҗан яза. Хикмәт шунда мәктәпнең директор җитәкчелегендәге укытучы – садистлары минем малайны ничек телиләр шулай җәберлиләр. Ничә тапкыр мәктәптә укыйсы килми әтәй, анда миңа фәлән җирем дә калмаган дигәч шикләнгән идем аны, баланы кысмыйлар микән дип. Хәзер тучны беләм, ул укытучы газраилләр кысу гына түгел сытып ташларлар иде улымны, кулларыннан килсә. Ярый әле якларга газиз әтәсе – мин бар. Ни булган соң дисезме? Ашыкмагыз язып бетергәч ни дә булса аңларсыз, бәлки. Малайга биология дәрсендә кеше анатомиясен сөйләргә кушкан укытучысы. Ферма терлеген урлап суйганда гел катнашып килгән малай җиңел сорау эләккәнгә сөенеп һәр әгьзаны бармагы белән төртеп күрсәтеп аңлатып чыккан. Җенес әгьзасына килеп җиткәч халык телендә ничек әйтелә – менә бу шул була дигән. Дәресләр калдыра торган гадәте бар. Алдагы дәрестә мөгаен фәнни атамасын өйрәткән булганнардыр. Ә бу ничек белгән шулай әйткән инде. Аннан бу әгъза аталандыру функциясен үти дип, укытучылары кебек төчеләнеп тормаган, фәлән эшләү өчен кирәк дип конкрет әйтеп биргән. Классларында укучылар эчләрен тотып тәгәрәшеп көлә башлагач, укытучы кыз бала, минем малай өчен үзе оялып ахры, елап атылып дәресне ташлап чыгып киткән. Шундук хәлне директорга җиткергән. Теге тинтәкләрнең көлүләре артык көчле булган ахрысы, тәрәзә пыялаларына кадәр коелып төшкән. Аны имеш минем малай көлүләрен үзен мыскыллау дип кабул итеп, аягындагы ботинкасын салып алып берсенең башына төбәп биргәндә, теге кабәхәте тик кенә басып торасы урынга кинәт иелгән һәм ботинка шәп кенә очкан көйгә шалт тәрәзәгә барып эләккән. Пыялалары имеш шуннан коелган. Малайны батырырга кирәк бит. Шунда тамашаны бетерәсе урынга болай дәвам итәләр. Имеш малайның тимер дагалы ботинкасы тәрәзәдән очып чыгып җиргә төшкән вакытта күзләре барып төртелгәч кенә томанлы күрә торган пенсионер укытучы Гайнулла мәктәп янындагы юлдан үтеп барган булган. Шуннан шул – ботинка моның баш шәрифенә дыңгылдап килеп төшкән. Болай да чиртсәң дә үләргә торган ул сукыр тавык чалгы белән кисеп аударгандай колга буйлары белән юлга аркылы ауган. Ә анда юлдан машинасы белән праваны әтиләре акчасына сатып кына алган өйрәнчек шофер Самат узып бара икән. Ул туң баш каушавыннан тормозга басасы урынга скорость таягын тагын да тизрәккә күчергәндә эһ дигәнче теге колганың аяклары өстеннән үтеп тә киткән. Үтердем дигән уйдан һушын җыялмый юл читендәге трансформаторны сөзгән. Машинада, трансформаторда изелеп ләпәшкәгә әйләнгәннәр. Ә теге тәпәчнең үзенә әллә ни булмаган – башы тишелеп, йөзе сытылган да, аякларына өстәп җиде кабыргасы гына сынган. Әйтсәм әйтим инде, хәзер ике үләт тә бүлниснең травматология бүлегендә хәл җыеп яталар. Ул колга Гайнулланың аякларын тагын бер егерме сантиметрга кыскартсалар кешегә әзрәк охшап калыр иде бәлки. Озын булганга башы биргән әмер аякларына барып җитмәгән дә инде аның. Ул салам торханнар төзәлерләр анысы, малай җәлке, малай, иптәш прокурор. Мин сиңа әйтим, икенче көнне бөтенесе җыелып, тетмәсен тетәргә уйлаганнар малайның, линейка дигән нәмәстәләрендә. Һәр укытучы моның ел буена кылган тәртипсезлекләрен санап чыккан – йөздән дә артып киткән. Сез зиһенле, укымышлы кеше иптәш прокурор, аңлыйсыз инде, милициядәге кебек, мәктәпләрендәге бөтен тәртипсезлекне бер минем малай өстенә өйгәннәр. Җитмәсә мәктәптән куу белән дә янаганнар әле. Соңгы сүзне директор әйтергә тиеш булган. Ә ул дорфа калай әтәч, малайга: «Син эт җан, укырга телисеңме юкмы?»- дип маңгайга төбәп аткандай сорауны туры биргән. Ә малай аннан да турырак итеп: «Фәлән җиремә бик кирәк иде мәктәбегез. Ачуны китерсәгез кайттым, киттем», - дип егетләрчә җавап биргән.» Малайның яртысы кадәр генә булган кәтүк директор, баланың якасына үрелүе булган, тегесе чәнти бармагы белән төртүгә җиргә очып барып та төшкән. Малай тәртипле бит, директорга өстәп тормаган. Җиңүче кыяфәттә туп – туры өйгә кайтып киткән. Хәзер мәктәпкә атсалар да бармыйм- ди. Алай чакыручы да күренми. Менә хәзер аңладыгызмы инде иптәш прокурор тәртип бозарга үзләре спровацировать иткәннәрен, аффект хәленә китереп җиткергәннәрен. Тел төбен төшенгәнсездер, малайга мораль зыяннары өчен ул укытучылар шайкасыннан хет бер йөз мең сум булса да каерып булмасмы диюем. Акчасыннан сезгә дә,судьяга да өлеш чыгармый калмас идем әле. Ферма исән чакта терлекләр дә үз кулымда. Ит белән дә булышмый калмам.
Тагын бер кат сезгә хөрмәт белән Тигәнәкледән Шәрифҗан абзаң.

Сихәтле китап
(Юмореска)
Хөрмәтле язучы әфәнде!
Сезнең ул кирпеч калынлыгындагы китабыгызны сатып алгач, баштарак нигә кирәк инде бу беркем укымаган халтура дип борчылган идем, кесәдән чыгып очкан өч йөз сум акча да иллә дә кызганыч тоелган иде, ә юк, хәзер соңлап булса да алай түгеллегенә төшендем. Бу китабыгызны урамда бер шома кыз: «Абый җаным, бик интелегентный кеше күренәсез, күзлек тә кигәнсез, менә бу китапны алып җибәрегез әле», - дип янына җыелган кешеләр алдында үтереп мактаганга гына, ни булса шул булыр дип, алган булган идем. Ние белән шәп соң минем китап дип кызыксынасы булыр. Әйтсәм әйтим инде, моңа кадәр төннәрен башка әллә нинди күңелсез уйлар килеп йокысызлыктан интегә идем. Менә сезнең китапның беренче битен ачып укый башлавым була, үземнекеннән дә буталчыграк уйлар өермәсенә юлыгам да, башым тубалга әверелеп шундук гырылдап йокыга китәм. Икенче битенә күчәргә вәпше куркам, мәрткә үк китәрмен дип уйлыйм. Йокысызклыктан эчкән капчык – капчык дару – сәдәфләрнең берсе дә кирәкми хәзер. Гомумән, өйдә сезнең китапны кулланмаган җан иясе юк хәзер дип әйтсәм һич ялгышмамдыр. Әнә хатын кайнаган чәйнек астына да, кызган таба астына да сезнең китапны куеп кинәнә. Малаебыз исә, китап әнисеннән бушаган чакта, аны уенчык машина итеп зыр бөтереп идәндә йөртә. Ул таш баш тәртип бозса башын шул китап белән җиңелчә бер сыйпап алабыз да, мәлгунь шундук шым була. Песиебез дә, чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, йокысы җиттеме, диван кырына куелган шул китапка бөкләнеп ятып рәхәтләнеп йокыга тала. Кыскасы, ул сезнең кирпеч китабыгыз гаиләбезнең иң кирәкле көнкүреш әйберләренең берсенә әверелде. Китабыгызны каты, калын кәгазьдән бастырып дөрес эшләгәнсез. Ни әйтергә теләвемне чамалыйсыздыр, бер битен дә әшәке хаҗәткә кулланучы юк.
Язучы әфәндем, кеше укырмы икән бу китапларымны дип һич кенә дә борчылмагыз, том – том шундый китапларыгызны чыгаруыгызны дәвам итегез. Акчасызлыктан тәмам нервылары какшап беткән халыклы бу илдә сезнең китапларга мохтаҗлык беркайчан да кимемәячәк. Аллаһы боерса, алар киләчәктә йокысызлыктан дәвалаучы иң арзан һәм иң ышанычлы әйбер булачаклар. Әлеге реклама гына җитми тора. Мин әйтте диярсез, килер бер көн, йокысызлыктан интегүчеләр китапларыгызны кырып – себереп алып бетерерләр. Шулай итеп елның иң күп сатыла торган китапның авторына әверелеп куймагаегыз. Фәкать шуны гына искәртергә рөхсәт итегезче, китапларыгызны мөмкин кадәр буталчык, аңлаешсыз итеп язарга тырышыгыз. Җиде калсс бетергәнгә ул капитал укыган кебек булсын. Бу ни бу дип күзләрен челт – челт йомып бер – ике җөмләсен укуга ук тәмам миңгерәсен, шундук мескенкәйнең йокысы килеп күзләре йомыла башласын.
Я ярар, хөрмәтле язучым, сезгә ничек язарга кирәклеге турында өйрәтеп гөнаһлы булып куймагаем. Языгыз, капчыклап акчасын алыгыз, әгәр тоттырсалар. Нобель премиясе үк булмаса да сезгә якын еллар да берәр премия алырга язсын.
Сезгә кайнар сәлам, тирән ихтирам белән Алдаргали Чеметкәлиев.

Үпкә белән яшәүчеләргә
(Юмореска)
Демократиянең шифалы йогынтысыдыр инде, тәнкыйтьләүчеләр бар илдә, юк түгел, аллага шөкер. Кемне тәнкыйтьлибез дисезме? Аптырамагыз, белмәмешкә салышмагыз. Кемне булсын череп баю дәрәҗәсенә җиткән, һаман да баю юлын дәвам иткән шул мәлъгун Әмирикә илен инде. Бездән хәер – фатиха сорап тормыйлар, әнә анда Иракны җимерәләр, башлары беткереләр! Рәсәй үз илендә чеченнәрне ипле генә тукмап ятканда бу башкисәрләр – оятлары аз гына да калмаган нәрсәләр Иракның кайсы төшенә телиләр шул төшенә бомба яудыралар. Кара син аларны, үз илләрендә берәр штатны пыран – заран китерәсе, аннан яңадан торгызасы урынга әллә кайда эт олаккан җирдә үз тәртипләрен кертергә маташкан булалар. Барып чыкмас ул иблисләрнең кара эшләре!
Ул Грузия президенты Соокашвилины ничек тәнкыйтьләмисең инде. Тәмам Әмирикә ягына авышып бетте бит. Җитмәсә Грузия җире дип Осетия, Абхазия халыкларын кысрыклап кысрыклый. Рәсәй кебек бүленмәс бербөтен Грузия ясамакчы, ягъни үзенең кече туганнарына мылтык төбәп көчләп яраттырмакчы була. Юк Грузия, Рәсәй кебек кыйланырга иртәрәк әле сиңа! Террорчы булып күренгән, тоелган һәр чеченны манчу – чиста Рәсәй варианты. Соокашвили – аферист бездән шуны чәлмәкче була. Журналист халкы үткер, шул чит илнекеләрне теттереп, тәнкыйтьлиләр, үзебезнекеләр турында гына ләммим. Мөгаен чүпне читкә чыгармаска өстән күрсәтмә бирелгәндер. Шулай булмаса борын астындагысын күрмичә читтә кызыксынып – тыкшынып йөрмәсләр иде. Безгә дә йөрәк урынына үпкә белән яшәүчеләргә шул шома журналистлардан үрнәк алырга кирәктер. Әйтик бездә барсы да яхшы, булдырабыз дип туктаусыз тәкьрарлап торган илбашын тәнкыйтьләгәнче чит төбәк губернаторларын сүз белән тәпәләп алсак тел кычытканы тиз басылыр иде. Үзебезнең район башлыгына тел тидерүдән дә Ходай саклый күрсен. Беткәнмени чит районныкылар! Өскә менми генә үз хуҗалыкларыбыз җитәкчеләренә килсәк тә, күз йомыйк без аларның кырын эшләренә, өтәләнмәсеннәр юкка. Эчтән генә аларның кыйланмышларына тәнкыйтьтән түбән дигән диагноз куйык та, авызны утыз җиденче еллардагыча йозакта тотыйк. Үзебезгә сүз килмәсен дисәк адрессыз тәнкыйтьләүләргә күчик, ягъни исем – фамилияләрне атаудан читтә торыйк. Ул чакта халык мәкалендәгечә бүреләр дә (түрәләр дә) тук, сарыклар да (без дә) исән булырлар.
Моны кемгә сөйли микән бу дип аңламамышка салышма. Сиңа сөйлим йөрәге урынына үпкә белән яшәгән замандашка. Тәнкыйтьләү өчен күпмедер дәрәҗәдә батырлык кирәк, ә ул синдә бөтенләй дә юк, шулай бит. Шулай булгач, үзенекеләрне тәнкыйтьләүдән берүк саклана күр, читтән эзлә тәнкыйть өрәген. Уңышлар сиңа үз күләгәсеннән үзе шүрләп яшәгән, мыштым җан!

Яшәсеннәр, бюрократлар!
(Юмореска)
Дөресен генә әйткәндә илдә бюрократлар ишәя дип һич кенә дә борчыласы юк. Үрчесеннәр. Аларның да гаиләләрен туендырасы, башка түрәләр кебек типтереп яшисе килә бит. Үзебезнекеләр! Алар үрчегәч илдә эшсезләр саны да кими түгелме? Нигә начар мени? Бер документ урынына унны сорап тинтерәтүләре, шулардан соңыннан гаеп тапкан булып утырулары ошамый инде аларның, әйеме? Район үзгенә бер урынына ун тапкыр барып кайту синнән башка кемгә зыян, эйт әле. Үзәккә синең кебекләр ешрак йөргән саен транспорт оешмасына күбрәк файда килгәнен онытма. Билгеле үзәккә баргач базарга сугылмый, ни дә булса алмый калмыйсың инде. Сизәсеңме сатучыларны да баетканыңны. Аннан ул ниемә дә кирәкмәгән кәгазь кисәкләре белән бер син генә йөрмисең бит. Районның ярты халкы йөри. Әгәр дә ул кәгазьләрнең барсын бергә җыйнасаң бәләкәйрәк кенә булса да тау өеме барлыкка килер иде. Ни әйтергә теләгәнне шәйләдеңме? Димәк бюрократлар яшәгәндә кәгазь җитештерү кимемәячәк, артачак кына дигән сүз. Кәгазьчеләр эш белән тәэмин ителәме? Ителә. Кәгазьнең агачтан эшләнгәнен исәпкә алсаң, урман кисүчеләргә дә төшемле эш табып сөендергәнебезне оныйтмыйк. Анда – монда кәгазь ташып тинтерәгән траспортчылар һәм алар белән бергә алыпсатарлар да рәхмәтле булырга тиешләр бюрократларыбызга.
Аннан бездә картлар пенсияләре такы- токы гына булу сәбәпле чит илләргә сәяхәт яки туризм белән шөгыльләнә алмыйлар. Ә менә шыпылдап тулган автобусларда этешә – төртешә басып торулар картларга ныклыкларын тикшереп карарга шәп урын, шулай бит. Ни әйтсәң дә, күңелсез уйларга бирелеп өйдә сызланып яткан ише түгел инде. Бездә бит нинди учреждениегә керсәң дә чират. Я нәчәльник каядыр чыгып киткән була, я эше күп ди сәркатибе, я синең чиратың килеп җиткәнче ашыгыч эшем бар дип, бүлмәсеннән түрә чыгып сыза. Нишлисең, йөрисең инде анда – монда, барыбер бер кабул итәрләр әле дип. Нәчәльниккә кирәкми, сиңа кирәк бит.
Уйлап карагыз әле, бюрократлар булмаса , министрлыкларда ул меңләгән инструкцияләр кемнәр өчен язылыр, Думадагы килде – китте законнар һәм бихисап сандагы төзәтмәләр кемнәр өчен чыгарылыр? Ярый, уйлап та тормасагыз була, бу илдә безнең өчен уйлаучы акыллы башлар болай да җитеп ашкан. Бәй, шулай булгач нигә илдә бюрократлар күп дип баш катырган булабыз соң әле? Арталар икән, арта бирсеннәр. Колорадо коңгызларыннан котылып булмаган кебек алардан да тиз генә котылып булмастыр. Берәүләре – бәрәңге кортлары, икенчеләре – кәгазьнеке. Соңгылары безнең җәмгыятькә шундый да яраклашканнар ки, хәтта агулап та бетерә торган түгел. Колорадо кортлары әмирикәнеке, ә болары – чын үзебезнекеләр! Шулай булгач тимик аларга, яшәсеннәр алар бюрократлар – үзебезнең братлар!

Үзебез дә җиткән
(Юмореска)

Клонлаштыруны, мәйтәм, белеп дин әһелләре кире кагалар. Чыннан да бик куркыныч нәрсәгә охшап тора әле ул. Әйтик өстән рөхсәт булып врачлар шул эшкә ныклап тотынды ди. Ниләр башланасын күз алдына китереп карагыз әле. Кемнең үзенең икенче минен күрәсе килмәсен инде. Ярар, күзәнәкләреңне җайлап приборкага салдылар да, Гәләветдиннең тылсымлы чүлмәгеннән җенне чыгарган кебек икенче минеңне тартып чыгардылар ,ди. Басып тора ул синең алдыңда. Кан да бер, җан да бер. Башта ышаныр ышанмас озак кына бер – берегезгә карашып торырсыз. Аннан тач мин икән бу дигән сөенечле уй башыгыздан үтеп китәр. Һәм ул сөенечтән мөгаен кочаклашып та алырсыз. Шул хөрмәткә бәлки икәүләп бу илаһи көнне билгеләп тә үтәрсез әле. Гадәтең буенча башлап эчәргә син кыстарсың, ул да синнән калышмас. Әйбәт кенә төшереп алырсыз. Уйла, тәмәке төтененнән, махмырдан сөрсегән баш, бу синең игезәгең генә түгел горазда якын кешең – икенче нөсхәдәге үзең бит. Син ни уйлыйсың ул да шуны уйлый, син ни эшлисең ул да шуны эшли. Синең икенче минеңне врачлар тартып чыгарып өеңә китереп куйганда (шактый гына сумма да түләү шарты белән әлбәттә) хатының балаларың белән әниләренә кунакка киткән иде ди. Хәзерге көчкә очын – очка ялгап яшәгән заманда әлбәттә алар анда озак тормаячаклар. Хатының әнекәччәеңнең хәлен белешер дә, төйи алган кадәр күчтәнәчләрен төяп балаларыгызны ияртеп икенче көнне үк кайтып килер. Сез ул вакытта икәүләп махмырдан хатыныңнан яшереп калдырган соңгы акчага бер яртыны бөкләп утырасыз. Керде хатының, керде балаларыгыз өйгә. Күренеп тора юлдан алҗанып кайткан хатының, балаларыгызның да йокылары туймаганга охшап тора. Ни дисәң дә – юл, арыткан. Бер – беренә ике тамчы судай охшаш ике кеше утыра. Җитмәсә кыланмышлары да бер төсле. Әнә хәләл җефетеңнең кулыннан сумкалары шапылдап идәнгә төшеп китте. Саклап кына алып кайткан тәм – томнарыңның банкаларда ватыласы ватылды, түгеләсе түгелде. Ә хатының һаман һушы алынып катып басып тора. Эченнән генә дөрес күрмим ахры голюсинация башланды дип сәерсенеп сезнең якка күз ташлавын дәвам итә. Ни уйларга да белми, тәмам аптыраган. Балаларда бу сәер тамашадан шым булганнар, әниләренә елышканнар. Ә сезнең аларда кайгы юк. Рюмкаларыгызны чәкештереп бер – берегезгә исәнлек теләп аракы эчүегезне дәвам итәсез.Инде сез исерү алдында. Фикерләрегез чуала башлаган. Беренче мин – син ни әйтәсең икенче мин – ул кабатлап әйтә. Син ни кыланасың, гаҗәеп төгәллек белән ул да шуны кабатлый. Менә сиңа хикмәти хода, ачулансаң ачулана, көлсәң көлә. Ә хатының (хәер хәзер синеке генә микән инде ул, белешергә туры килмәгәе әле) тәмам аптырашта. Алга – сезнең янга барырга, идәнгә беркеп калгандай, аяклары атламый. Шулай да әкренләп һушына килә башлады бугай. Синең теге вакытта бүлнискә үз клоныма заказ биреп кайттым дигән сүзләреңә ышанмый кычкырып көлгән иде бит. Хәзер еласын инде, күз яшьләре белән буылып. Әһә, ул чак исенә төште, хәлнең нидә икәнен аңлап алды. Әйтәм бит хатын -кызда эт сизгерлеге бар дип. Һөҗүмгә күчәргә әзерләнгән усал эт торышын алып уенда ырылдый да башлады:- Кара әле клонын ияртеп кайткан мөртәт! Ике эштә көн – төн эшләп монсын туендырган җитмәгән, инде клонын тыгындыру да минем өскә каламы?!? Әйтәм хезмәт хакының яртысын да өйгә кайтармады, бүлнискә шушы тере өрәге өчен түләп барган икән. Миннән мин-мингә әйләнгән бит ул, каһәр суккыры! Күр әнә, шул хөрмәткә өйдә пәри туе ясап утыралар. Берсеннән дә тәмам гарык булган идем инде хәзер икәүләп мине җикмәкчеләр, җан көекләре! Зәһәрләнә барган саен әлбәттә хатын һушына да килә, җан да керә. Әнә эһ дигәнче кухня ягыннан үзенең яраткан коралы – табагачны алып чыгып баш өстегездә селки башлый: «Бәреп үтергәнче чыгып ычкыныгыз, җеннән туган нәмәстәләр! Башка бу өйдә эзегез дә буламысын. Өчкә хәтле саныйм чыгып таймасагыз үзегезгә үпкәләгез, мәлъгуннәр!» Сезне әлбәттә бу көтелмәгән гауга айнытып җибәргәндәй итә.Өчкә кадәр санаганны көтеп тә бетермичә хатының әмеренә буйсынып ашыгып өйдән чыгып китәргә генә кала. Син, карт ахмак, икенче бу өйгә кайтып керермен димә. Күптән ачулы хатының сине куып чыгарырга җай эзли иде. Менә ул ниһаять теләгенә иреште. Өйдә бикләр, ачкычлар алышыначак. Син дә, клоның да бомжлар хәзер. Сизәсеңме илдә тагын ике хәерче артканын...
Инде тәмам аңлашылды туган, безнең ише көч – хәл белән генә көн күргән гади халыкка үзеңне дә туендыра алмаганда клоның турында уйлап баш вату пүчтәк нәрсә. Ә менә байлар алай уйламаячак. Бигрәк тә русиянекеләр. Инде баеп беттем дигәндә генә аларны кандаладай сыталар. Сытарлык та шул күпме кеше хакына кереп каннарын гына түгел җаннарын да эчеп шартларга җитеп кабарганнар бит. Эһ дигәнче урлап – талап миллионнарга гына түгел миллиардларга хуҗа булдылар. Менә шул туймаса тамаклар уйлаячак үзем үтерелсәм кырын эшләремне хет клоным дәвам итәр дип. Үлемсез булу өчен бер клонга гына түгел әйтик унга, охшап китсә хәтта йөзгә дә заказ бирәчәкләр. Ул чагында, билләһи, әкияттәге йөз башлы аҗдаһага әвереләчәкләр. Рэкитер батырлар аларның башларын кисеп төшерүдән тәмам ялкып туктаячаклар. Төшендеңме инде ни өчен Ходайга каршы барып кайбер иблис җанлы галимнәребез көн – төн клон тудыру эшендә икәненә. Боларны шул байлыкларын саклап калу өчен, байлар котырткан, яллаган булырга тиешләр. Акча – байлык өчен хәтта гомерләреннән дә йөз чөергән ул шайтани затларга клоннар бик ярап куячак. Ә безгә исә икеләтелми, өчләтелми генә үзебез булып яши алсак та җитеп ашкан. Ходай ничек яраткан шуңа килешик тә, әллә ниләр өмет итми генә яшик булмаса, әйеме туганым!

Эчке батырлык
(Юмореска)
Чалбар каешы гына ныклы була күрсен, хуҗалык рәисе җыелышта мактаныпмы мактана: «Менә иптәшләр, аеруча минем тырышлык аркасында, быел бөртеклеләрнең һәр гектарыннан илле биш центнер уңыш алдык. Әле бу безнең чик түгел, ди». Җыелган халык аның тормышка ашмаслык пүчтәк сүзләрен тыңламый да ахры, күбесе мәрткә киткән төсле күзләрен бер ноктага төбәп йокларга әзерләнеп утыра. Арада йокымсыраганнары да күренә. Ә мин исә иске гадәтем, эчке батырлыгым кушуы буенча уйда гына булса да бу шартлатанның сүзләренә ачуым чыгып адвот биреп утырам. Алырсың илле биш центнерны басуга ашламада кертмичә, запас җирләрен күп булмаса, катнаш азыкны сенажга саласы урынга суктырып алмасаң, янәдә аларга өстәп чиста пар җирләренә чәчмәсәң, иген басуларын күп еллык басулары итеп бутап отчетка бирмәсәң. Ашык – пошык суктырганнан соң җирдә калган бөртекләрне соңыннан мүк сыман куе уҗым булып шытып чыгуында исәпкә алсаң председательның ярты сүзенә су кушканлыгы бала-чагага да аңлашыла.
Прид сүзләренә ышансаң узган ел әкәмәт тә шәп эшләгәнбез инде. Әнә бер сыердан уртача еллык савымны алты мең литрга җиткереп күп хуҗалыкларның борыннарына чирткәнбез, имеш, ә быел исә җиде мең литрга сикереш ясаячакбыз икән. Ә мин исә һаман эчтән генә: халыкны бигрәкләр дә наданга саный инде бу прид дим. Көтүләре – көтүләре белән артык сыерлар барын, бу күрсәткечнең дә шар сыман кабартылып ясалуын кем белми соң! Кара син аны вәт шыттырып та тор инде! Прид Хуҗа Насыйртдин төсле үз алдавына үзе дә ышана башлады бугай. Әнә күзендә йоммый туры карап иптәшләр узган ел уртача бер эшләүчегә айлык хезмәт хакы ниһаять ун мең сумнан артып китте диюгә чак ура кычкырып җибәрмәде, күренеп тора бик канәгать ул бу ялганыннан да. Ә минем эчке батырлык моңа кискен протест белдерә: И придкәем, бу саныңны тавыкка сөйләсәң, тавык та ышанмаячак бит. Халык үзенең күпме алганлыгын синнән миннән яхшырак белә. Эшләүчеләр санын отчетта яртылаш киметеп күрсәткәннән генә туган хәрамчы сан бит инде бу. Ничек шуны оялмыйча халык алдына сөйләп торган буласың!
Приднең озак мыгыр – мыгыр бер төрле сөйләвеннән файдаланып халык йоклап рәхәтләнде дә соң! Ниһаять ялыктыргыч шома нотык тәмам. Шактый кычкырып: «Иптәшләр чыгышка карата нинди фикерләр, сораулар булыр?» – диюгә күзләр әкренләп ачыла башлады. Уянмаганнарны уянганнар кабыргаларына төртеп уяттылар. -Иптәшләр аңлаешлы сөйләдемме дигән була,- прид, гомер булмаганны, йомшак тавыш белән. Астан бер – ике кеше шунда аңлашылды, аңлашылды дип кабатлыйлар. Аңлашылды дигәне, сизелеп тора, ходаем,тагын өстәп сөйли генә күрмәсен инде, дип хәсрәт нотыкчыны туктатыр өчен генә.
Ә мин һаман эчтән придне сүгәм. Халыкны тач аңгыра сарык итеп күрә инде бу эт җан. Күзгә төтенне әйбәт җибәрде. Бөтенесе битараф. Бер мин утырам монда эчтән дулап, ярсып, җанны кыйнап. Кара инде кул күтәртә дә төшертә, кул күтәртә дә төшертә. Халыкны әйтәм, робот мени, бет җаннар белән атакага барып кара инде син! Сизәсездер, ә мин ялгызым эчтән генә канәгатьсезлектән тәмам ярсыйм: Бу прид мәлгунь алда да безне кәкре каенга сөяп тотачак бит инде. Үзенә булса, моның халык яшәешендә гүпчем гаме дә юк. Кыскасы, алыштырырга күптән вакыт бу аферистны!
Я егетләр, күңелдәгем тышка бәреп чыкмаса да, кем мине битарафлыкта гаепли алыр? Күрмисезмени, эчке батырлыгым белән сырттагы кандала приднең тетмәсен теттем. Үзем кебек эчке батырлыкка ия булган тарафдарларым булсын иде дә. Юк шул, юк күренми андыйлар. Тсс! Тышка бәреп чыкмасын. Әнә прид килә минем якка. Минем ни уйлаганны берүк сизә күрмәсен. А то ул явыз эштән алып атарга да күп сорамас. Күзенә чалынганчы лутчы читкә китәм. Яра җәмәгать, исән чакта ычкындым, моннан, бигайбә!

Бомж сөенече
(Юмореска)
Мин бомж хәзер. Үткәнем турында берни дә хәтерләмим. Кем мин, каян килгәнмен монда – барсы да караңгы. Менә бу шәһәр чүплегеннән актарынганда үзем кебек бомжлар табып алганнар мине. Тапканда трусиктан, майкадан гына булганмын. Тәндә ул кадәр яралар күренмәсә дә баш дигәне тишек булган. Тимер белән тондырганнар ахры. Бомж дусларым сиңа берәр ярамаган нәрсә эчертеп махсус хәтереңне җуйдырмаганнар микән дип шикләнәләр. Я акчаң күп булган синең, я берәрсенең юлына аркылы төшкәнсең дә шуңа үч алганнар дип тә өстиләр. Юк, моның хатыны явыз булган, шул махсус киллер яклап эшләткән моны. Пистолет тавышы чыгарудан куркып башына саллы берәр нәрсә белән тондырган да чүплеккә китереп аткан булырга охшап тора ди карты, бомжларның. Ничек булса да Ходай үзе генә белә минем алдагы тормышны. Бомж халкы миңа исем эзләп иза чикмәде. Беренче көннән үк «Исемсез» дип кенә эндәштеләр. Үземдә ияләшеп барам инде бу сәер исем –кушаматыма. Исемсез дип дәшүләренә үзем дә сизмәстән мин дип әйткәнемне сизми дә калам. Хәер, элекке танышларымның берсе очрап чын исемне әйтсә дә мин мөгаен борылып та карамас идем. Әйтәм бит хәтер чип – чиста итеп җуелган дип.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Юморескалар Һәм Скетчлар - Фанавис Давлетбаев - 2