LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Юморескалар Һәм Скетчлар - Фанавис Давлетбаев - 6
Süzlärneñ gomumi sanı 2666
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1605
35.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
47.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Шунан боргаланмый гына әйт инде син миңа – ирекле мәхлук булып ни кылансаң шул килешә торган кәкәй илдә яшисең киләме, әллә инде бай тоткын булып пес иткәнгә дә эзәрлекләнгән тәтәй илдәме? Барып җиттеме? Шулай булгач чит ил, анда тормыш шәп дип башка авызыңны да ачасы булма, кабак баш !
Күңел ачу
Мин Карга Тартай белән Аждаһадан бер ярты аракы алып урамга чыккан идек Чыпчык очрады. Шуны өчкә бөкләгәч без махмыр башларга зәһәр әйбәт булып китте. Шунда тинтерәп йөрүче Баканы күрдек. Акча бар икәнне сизенеп аны бер литрга кыстык. Эчеп бетергәндә бездән дә бәхетле кеше юк иде. Бирәм дигән колына чыгарып куер юлына дигәндәй шабашкадан баеп кайткан Торнаның кибеттән тулы сетка белән чыкканын күреп өлгердек. Ул дусның да юлын бүлергә туры килде. Өч тулы шешәсенә көч китердек. Шуннан мәзәкләнә башладык. Берсен берсе бүлдереп сөйләүче күп, тыңлаучы юк. Үртәшәбез, кешнәп көләбез, катлы-катлы итеп сүгенәбез. Диңгез тубыктан калгач үзебезне чын айнык итеп сизә башладык. Мин Карга каргылдыйм, Тартай тар-тар килә, чыпчык чыркылдый, Бака бакылдый, Торна әле авып бетмәсәк тә торыйк-торыйк дип аваз салырга тотынды. Тавышлар тәмам буталып бетте, мондый чакта, беләсез, һәркемнең үз тавышын гына ишетәсе килә. Эчтәге шайтаннар дәррәү кузгалдылар да китте авызга ямаш, колакка тондырыш, борын җимереш, егылганнарга тибеш. Кыскасы, хайван кушаматларына ия булган моңарчы татау бишлек бер-берсен өзгәләп ташлар ерткыч хәлгә керде. Соңрак кайсыныңдыр башка арттан каты гына тондырганы, күзләрдән көлтә утлар чәчрәгәне, яткан килеш томан эчендә йөзгәнне томанлы гына хәтерлим. Җирдә күпме яткан истә түгел. Әз-мәз һушка килгәндә җир өстендә бүрәнәләргә охшап аркылы-торкылы гәүдәләребез ята иде. Гырылдаган, ыңгырашкан авазларның ара-тирә ишетелеп алуы әлегә исәнлеккә өмет калдыргангамы кыймылдасы да килми. Башның ярылып авыртуын, авызда телнең тешләргә тими иркенләп йөрүен, иреннәрнең кабарып бүселүен, күзләрнең тараеп ярыкка калуын, колакларның шаулап торуын, кабыргаларның сулаган саен чәнчүен исәпкә алмаганда бар да тәртиптә кебек. Без моңа күнеккән. Хәл керә башлауга җанланырбыз, алла бирсә. Әлегә без тере мәетләр. Күңел ачкан өчен түләми булмый шул. Тфү, авызга өстән кайсыдыр нәрсәдер салып китте. Шул гына җитмәгән иде. Йә, ярар бетерәм сүзне. Бигайбә, җәмәгать!
Кунак
Ун көн алдан дустыннан кунакка чакыру алгач шатлыгыннан нишләргә белмичә үрле-кырлы сикеренде. Аны да онытып бетермәүчеләр бар икән бит әле бу дөньяда. Үзе бик чакырыр иде дә саранлыгы көчле. Шуңа ошбу хәбәр күңеленә сары май булып ятты. Ун көннең җидесен организмдагы әгъзаларны чистартам дигән сылтау астында су эчкәләп кенә үткәрде. Эчендә бүреләр туктаусыз улап торса да нишләсен түзде, мескенкәй. Кипкән балыкка ошап таякка калса калды, түзде бахыр, алда кунакка барасы хакына. Сынатырга ярамый бит инде. Бәхетенә чакыру вакыты соң куелганлыктан, шул сәбәпле кибетләр ябык булганлыктан туры барып җитеп лифтта күтәрелүгә соңгы көчен җыеп кнопкага басты һәм каурыйдай җиңеләеп калган гәүдәсе белән артык тавыш чыгармый коридор идәненә ауды. Шундук ишек ачылды. Җаны сизелмәгән гәүдә ял итү бүлмәсендәге диванга җай гына кертеп салынды. Йөрәк тибешен дусты озаклап колагын күкрәгенә куеп тыңлап карагач аның исәнлегенә сөенүенең чиге булмады. Җиңелчә генә чәбәкләп алгач таныш күзләр ачылып китте. Ниһаять кунагыбыз аңына килде. Өч көн, өч төн сыйланды ул дусты нигъмәтләреннән. Башта зыян килмәгәе дип сакланып, кыстаткан атлы булып азлап кына тотынган иде сыйланырга. Аннан дустының юмартлыгын белгәнгә (юмарт булмыйни, азык-төлек склады мөдире ич, өйгә көн саен сумкалап кына кайта) иркенләп туйганчы тыгынды. Тыгынган чагында үзе туктаусыз дустын күккә чөеп мактады. Кумак, үзенә генә бөтенесен ташый дигәннән гайрене ишетмәгән тегесенең сөенеченнән башы түшәмгә тия язды. Кыскасы , тулысы белән ашау эчүгә, мактауга көйләнгән мәҗлес икесе өчен дә хәтәр дә күңелле үтте.
Рәхмәтләр яудырып кайтып барганда кунагыбызның ике кулында шыплап тутырылган сумкалар иде. Гәүдәсенә дә ит кунып өлгергән, йөзенә чын байлар кыяфәте кергән булып чыкты. Кара син аңа, адымнары да чайкалусыз нык күренә, каһәрнең! Җитмәсә эченнән генә нидер мыгырдап-көйләп тә кайта бугай әле. Әйдә, комачауламыйк без аңа, өенә юлын дәвам итсен. Кәефе шәплеккә сөеник тә, аның белән хушлашыйк, булмаса ...
Бөкедә
Син кайда дип, кайда булсын бөкедә инде. Аңламадыңмыни ? Бәкедә дә түгел , сәкедә дә түгел, бө-ке-дә ! Ишетмисең бит , шуңа аз гына колагыңны тикшереп алдым. Юк әллә нәрсә булмаган. КамАЗ белән автобус чәкешкәннәр дә юлны бүлеп куйганнар шунда . Юк үтәрлек түгел . Тугарылып аркылы яталар юлда. Кабиналары, тәгәрмәчләре, кузовлары аерым. Кешеләрен җыештырганнар. Чебен сыман ГИБДД , милиция машиналары сырып алганнар . беркемне дә якын җибәрмиләр. Юлчылар нишләсеннәр, мобильныйга төшереп рәхәтләнәләр. Мин дә шул исәптән. Нәрсә эшләргә кала соң башка ? Барыбер көн бушка уза бит . Сәгате – минуты белән теркәп барам. Шеф алдында акланасы бар бит, эшкә баргач. Әйттем бит инде урамнан үтә торган тугел , юлда барикада дип. Чигенерсең. Артта шәһәр читенә кадәр сузылган бөке. Һаман арта гына тора. Әле монда юлны ачырга җыенучы юк. Бөке Казаннан Чаллыга кадәр сузылмагае. Куркытмыйм. Чыны шулай. Бүген кайталырсыңмы дип , каян белим мин, эшкә дә бармаган бит әле . Күрмисеңмени, ишеп кар ява, буран котыра башлады . Тәрәзәңнән үрел дә кара. Бүген төнгә өйгә кайтып җитә алсам, сөенерсең. Белгәннәреңне кат – кат укый тор . Ярдәме тими калмас . Эшкә шалтырартып, әйтеп куйдым бөкедә икәнлекне. Нәрсә дисеннәр. Я офиска каравылчылар бүлмәсенә күченеп яшә , я үзең теләп эштән китү турында бүгеннән үк гариза яз диделәр. Аларга синең бөкең кирәкми , эшең кирәк. Менә нишләргә икән дип уйланам әле. Вакыт җитәрлек . ашыгасы юк . Башкалар нишләсен , видеога төшереп ялыктылар , сүгенәләр , түрәләрне каһәрлиләр , урамнарның песинең арткы ягыдай тар булганына, чистартылмаганына . Сөенче алам , алда тагын әллә ничә бөке барлыкка килгән диләр . Әйе җаныкаем , дөрес әйтәсең ,чын мәхшәр монда . Ярый әле син бар көч биреп , юатып торырга . Белмим , алда берни дә күренми . Машинаны күптән кар күмеп китте . Эчтә инде , кайда булсын . Ягулык та бетеп бара . Ниндидер мотор ыңгырашып гүләгән , тимер шакылдап бәрелгән тавышлар ишетелә ишетелүен . Я ярар җаным мобильныйның да ние дә бетеп бара бугай . Очрашканга кадәр , Андый бәхет тәтесә ...
Юк, җыенмыйм эштән китәргә
Нигә пенсиягә чыккачтын да эшләгән кыяфәт ясап селкенеп йөрисең, җитмәгәнмени инде сиңа, яшьләр эш табалмый, син каз оясында бәбкәләрен саклаган каздай бүлмә тутырып бүселеп утырасың дип бәйләнепме бәйләнәләр кантурга килгән җыен хөрәсән-хәчтерүшләр. Әйтеп булмый бит инде ул аңгыраларга кесәм – акчалы, эшем- төшемле, куып кына чыгармасалар эшемнән китергә исемдә дә юк дип. Өйгә кайтып хуҗалык эшенә чумарга башка тай типмәгән бит әле. Монда ичмасам бар да үзебезнеке. Акчаны әйтәм. Тегендә-монда әвеш-тәвеш китерәсе дә сиздерми генә кесәгә саласы. Хуҗалыкта бер ел эшләп тапканны, ачуым да килмәгәе, монда бер көндә шалт кертеп була. Көлдермә әле, кем тикшерсен дә, кем тотсын, андый заман түгел бит хәзер. Утыз елдан артык хисапчы булып эшләп койрыгымны тоттырып торам ди, менәтрә, булмаганны! Эзне түгел җөен дә калдырмыйбыз. Тегесен-монсын биреп, сыйлап-нитеп тикшерүчеләрнең алдан ук авызларын йомдырып куябыз. Үзең беләсең бит инде, кул кулны, ике кул битне юа. Ришвәтсез булмый. Алалармы дип. Бирми генә кара, сорап түгел җайлап талап алалар. Җитә, аллага шөкер, аларга биргәннән соң да.Этне калҗа белән сыйлагач кайчан өргәнен күргәнең бар. Карга күзен карга чукымый дип юкка гына әйтмиләр, җаныем. Дөрес әйтәсең, көнләшәләр шул, акча сорап кантур юлын биш тапкыр таптаган теге әрсез җаннар.Үзебезгә дә җитмәгән акчаны әллә юмартланып аларга да өләшеп утырыйммы?! Тотсыннар капчыкларын! Менә кукиш аларга! Акча кемнең кулына керә - шуныкы – ничу бүлергә! Тегеләй дә, болай да җитми. Әз-мәз генә, ачтан егылып үлмәслек кенә биргәлибез инде хезмәт хакларын. Ризасызлык белдерүчеләр сирәк. Андыйлар гариза язып үзләре теләп эштән китә. Эш юк бит хәзер, бер җирдә дә көтмиләр. Киткәннәр күзләрен тондырып кабат килеп җитәләр.
Көнләшмәгәе нигә шартламыйлар шунда. Алар мырылдаганга гына эшемнән китәсем юк. Өйдә түгел, монда чын рәхәт миңа. Селкенсәм дә, селкенмәсәм дә акча барып тора. Җанга якын, күнегелгән эш. Язамын да, чутлыймын, кайтамын да йоклыймын. Зарланырлык түгел бер дә. Менә шул җаныем!
Таяклы карачкы
Гаишникны әйтәм, кара инде аның кыяфәтен, Берлинны алган диярсең, әтәч кебек, кукыраеп басып торган була. Кулында таяк җитмәсә. Шул шома күсәксез генә булмый микән ? Эш коралы дип. Корал кайсы ирдә юк соң ул ? Бу мактанчык гаишник сыман күрсәтеп кенә йөрмиләр. Кемне туктатырга белә тагын, таяклы карачкы. Бер дә текәләрнең, хәсрәт түрәләрнең юлын бүлми. Икенче көнне үк эшеннән чөярләр дип курка бет йөрәк. Кемнәрне булсын, машиналары янчелгән, тәгәрмәчләре шомарып пеләшләнеп беткән мескен авылныкыларны да, читтән исәнгерәп монда килеп чыкканнарны. Бәйләнергә барыбер сәбәп таба. Ашыкканны шундук чамалый. Буш берәүне дә җибәрми. Үзенең генә көче җитмәсә әнә теге юл читендәге машиналарына алып кереп эшкәртәләр. Күз алдында түгел. Анда акча төртергә уңайлы. Монда кереп капкач үзеңнең дөя түгеллегеңне исбатлап кара инде син. Юньле кеше гаишник белән бәхәсләшми, күрешкәндә кулына акча гына тамыза. Фокусчыга әйләнеп беткән бит инде ул. Акчаны тиз генә җиңенә шудыра да, сиңа туганыдай эчкерсез елмаеп, честь биреп, хәерле юл теләп озатып җибәрә. Сиңа да күңелле, аңа да. Акчаңны документ арасына кыстырып бирсәң дә бер дә каршы түгел. Әйтәм бит фокусник дип. Йөртү таныклыгыңны бер генә җилпеп куя, акчаң шундук эреп югала. Менә бит ул циркта эшләп үзенең күз буулары белән тамашачысын шатландырасы кеше монда үзен генә шатландырып канәгатьлек ала.
Җәмәгать, бөтен илдә керемнәрне ачып салу турында сүз куертыла түгелме соң? Фахишәләр булып фахишәләр шул яссылыкка әкеренлән күчеп баралар диләр. Ә нигә безнең гаишниклар алардан киммени?! Бәс, шулай булгач нигә аларны таяклы карачкы итеп юлга бастырып кую кирәк. Юлларда күзәтү камералары элеп чыгарга да, постларда банк кассаларын ачып акча җыеп тик утыр. Гашник туктата, юк бар сәбәп табып бәйләнә, үзенекен алмый калмый. Әллә соң мәйтәм һәр йөртүче үзе туктап шул кассага тиешле штраф-сәдәканы салып китсә, дини йортлардагы кебек, һәм түләү квитанцияләрен тәрәзәләренә ябыштырсалар яхшырак булмасмы диюем. Шулай җәмәгать, болай да акчасы юк хәерче халыкны талап таяклы карачкы гына баемасын. Җитте аларга, туеп сикерә башладылар эшем ияләре!
Ышан син ирләргә
Әй әтисе дим, ник шул кадәр тавыш куптарасын, кухняда ул савыт-сабаны шалтыратмый гына юып булмыймыни сон ? Вагонга ыргытып тимер-томыр тоягәндәй кыйланасың. Мин кычкырмыйм, кисәтәм генә, бәләкәчебез уянса узең карарсың. Эшкә ашыгам дип кеше йокысын качырып ул кадәр дөбер-шатыр килмәсәң дэ була бит инде, арбалы. Ничек йөрим дип, балакаең кадерле булса, аяк очыңа басып кына йөр. Алдан торгансың икән кеше тынычлыгын бозма, яме. Өйдә чебен очкан тавыш та ишетелмәсен. Юри йөрисең син дөп-дөп басып , үзең йокламагач башкалар да йокламасын дип . Баланы гына уятып кара, күрмәгәнеңне күрсәтәм әле мин синең !
Нәрсә чыҗылдатып пешерәсең анда табада. Фу, исе бөтен өйне тутырды! Майны пачкалап кына салган инде әллә? Әй ачык авыз , йомыркаң көя түгелме соң? Үзеңә генә пешермә бирән, миңа да калырлык булсын. Тормыйм, күрәсең бит мин бала белән.Рәхәт булса үзең карарсың, яме.
Анда ашап тыгындың бугай инде.Шартлый күрмә. Кикергәнең бу якка ишетелеп тора. Чиләктәге чүпне тышка чыгарып кер дә, таздагы бала чүпрәкләрен юарга онытма. Әйе, идәнне дә себерерсең инде, көндәгечә. Җитешәсең, җитешәсең. Әле эшең башланырга бер сәгатьтән артык вакыт бар. Тәпиләп атласаң да барып җитәрлек.Өйләнсәм синнән дә бәхетле кеше булмас дип үзең әйттең бит, авызыңа сугып әйттермәдем. Шул сүзеңә ышанып чыктым да инде мин сиңа кияүгә. Юк үтүкләмим. Үзең үтүклә күлмәк-чалбарларыңны. Мин синең хезмәтчең түгел. Балаңны карыйм. Хәзер үзеңне дә каратмакчы буласыңмы инде. Вәт бозык җан! Нинди кеше син, ә?! Гел тегене эшлә, моны эшлә дип төртеп күрсәтеп торырга кирәк. Йокымны качырганы җитмәгән, әле ризасызлык белдереп телләшеп торган була, уҗым бозавы! Ачуымны китермә дим, балаңны муеныңа асып кайттым киттем әнкәйләргә. Шулай булгач, кушканнарны тиз генә үтә дә сыпыр эшеңә! Инде бетердең дә мени? Нәрсә, нәрсә? Башка кайтмыйм? Син акылыңдамы? Кемгә ташламакчы буласың безне? Балаңны кем карар дип беләсең, тинтәк. Ах, син шулаймы, алимент түләттереп бөкереңне чыгарам әле мин синең. Әллә син юк дип бала табалмас дисең...
Китте явыз. Бала да, хатын да кирәк түгел моңа. Тәки җимерде тормышны. Бәхетле итәм дип, бәхетсез итте, алдакчы. Менә шуннан соң, малайкаем, ышан инде син ул кабәхәт ирләргә!
Сүз белән дәвалау
Җиңелчәрәк атлап кереп булмыймы? Идәннең сайгакларын сындырасың бит , албасты! Каян бу кадәр май җыйдың - корсагың тугыз айлык көмәнле хатынныкыдай тау кадәр булган. Мыскыл итмим, аз гына да көлмим дә. Ышанмасаң әнә яндагы көзгегә кара. Юк зурайтып күрсәтми. Чучканы күптән уздыргансың, бегемотны куып барасың. Арттырмыйм да, шыттырмыйм да. Күрмисеңмени гәүдәң көзгегә сыймый. Ишектән дә санитарлар төртеп кенә керттеләр бит үзеңне. Ничек чыгарсың, ансын белмим. Минем кул авырта, этеп чыгарыр дип өметләнмә дә. Я ярар, артык кайгырма, ничек тә җаен табармын. Менә бу кырык алтынчы үлчәмле ботинка синең белән бергә тумаган. Ишек янына барып әзрәк күтеңне туңкайтсаң ничек чыгып очканыңны сизми дә калырсың. Авыртса соң, үлмәссең әле. Нәрсә әллә тураклап чыгарганны көтәсеңме?! Монда безнең пычаклар күп, күршедә генә кемне турарга микән дип тилмергән хирурглар. Курык, курык, сиңа файдалы ул. Ябыгуны шуннан башлыйбыз да инде. Ышан, син менә дигән донор булачаксың. Йөзеңә чиртсәң каның чәчрәп чыгарга тора бит. Иң әвәл каныңны суырттырырга кирәк булыр, үлмәслек кенә калдырырбыз ансы. Ник калтырана башладың? Монсы иң рәхәте булып тоелыр әле синң өчен. Гафу дускай, бу тау корсагыңны болай калдырып булмый. Наркозсыз гына май катламын алып ташлаячакбыз. Бер дә борчылма, монда пычакны кайчыдан аера алмаган, блат белән эләккән практикантлар җитәрлек. Кирәк булса үзем дә булышырмын. Кара әле дускай, куркудан шыбыр тиргә баттың бит. Күрәм киемеңнең манма су булганын. Әйбәт бу. Астыңа гына җибәрә күрмә. Түз, эш урынын сасытма. Йот менә моны. Дару түгел, кечкенә видеокамера бу. Мондагы экранда синең ашказаныңны күрсәтеп торачак. Ябыгасың килсә бер атна су гына капкалап торачаксың. Аннан карарбыз, ач тору процедурасын озынайтыргамы, юкмы икәнен. Өйгә кайту юк, урын әзер сиңа бүлнистә. Әйтелгән, бернинди ашату да кертмәскә дип. Ниең түгел, түзәрсең. Түзмәсәң, тавышлансаң шундук пычак астына инде,бигайбә. Теге практикантларга синең өстеңдә тәҗрибә үткәрү, беләсеңме, ничек күңелле булачак. Тагын шыбыр тиргә төштең, савыгуга инде бу. Мин дөрес юнәлештә булып чыгам. Туктатырга вакыттыр дәвалауны. Әй санитарлар дим, алып чыгып бу авыруны бүлмәсенә урнаштырыгыз әле! Артыннан этеп чыгарыгыз, керткәндәге кебек. Ничек инде булмый?! Аһ анасын... Әле кылтаеп торган буламен? Хәзер ботинка белән мин аны! Ха-ха-ха! Бөкедәй атылды, булды бу!
Кил иркәм, кил инде
Әллү! Ишетәсеңме, китте теге шабашкага. Борчылма, тиз генә кайтмый. Ярты елга. Себернең дә иң читенә. Әйе , үз теләге белән. Анда синең белән яшәгәнгә караганда рәхәтрәк дигән була. Акча сорап йөдәткәнгә инде, шулай кыбырсына.Бетмәде, элеккесе банкта саклана. Күпме икәне ансы синең эшең түгел. Билләһи , өйләнәм сиңа дисеңме? Ашыкма, аны кая куясың? Ул юкта бөтен кәпризләреңне үтим, шул җитмәгәнмени инде сиңа! Ул алып кайткан акчаның яртысы болай да сиңа китеп бара, һаман канәгать түгелсең, җанкисәгем. Я ярар, үпкәләмә инде. Болай гына әйтүем. Сине яратмасам ул китүгә үк шалтыратыр идемме соң? Ярар ант иттермә инде. Аның акчасын гына яратам мин, үзен түгел. Онытма – ул булмаса безнең фортуна китә. Акчасыз син дә, мин дә яши торган кешеләр түгел. Алып кайтып тора бит әле. Ул эшләгәнгә без рәхәт чигәбез. Юк инде, сүз белән генә сыйларга уйламыйм. Тизрәк кил, аның китүе хөрмәтенә өстәл әзерләнгән. Син яратканның барсы да бар. Күптән җәелгән. Чумасың гына кала. Минем дә кан кыза башлады. Тагын нәрсә әзерлә дисең? Ә, акча? Тагын уйнап оттырдыңмыни ? Өйдә ун мең сум тирәсе бар, бирермен. Әстәгефирулла! Кабатла әле, күпме кирәк дисең? Йөз мең??? Акылыңнан шаштыңмы әллә? Каян табыйм мин сиңа ул кадәр акчаны? Банкта да ул кадәр үк юк. Алдашмыйм. Чынлап әйтәм. Нәрсә тагын? Элек икебез түшәктә ятканнарны видеога төшергән идем, шуны сатарга туры килер дисеңме? Нинди оятсыз син! Ничек, иргә дә күрсәтәсең? И мин сине чынлап ярата дип йөргән булам тагын. Ышан бу ирләргә! Тукта әле баш эшләми тора. Син нитмә, ул видеоны беркемгә дә күрсәтмә. Алып кил монда. Иртәгә банктан акчаны алып кайтырмын. Пычаксыз суйдың бит! Син әйткәнчә, йөзгә тутырырмын. Аһ, телефонны өзде кабәхәт җан! Вәт өтте бу! Мин хәзер моңа мәңгелеккә кармакта. Әйтәм аны, утны сүндерми иде. Менә нәрсәгә булган икән! Ирем белсә шундук бәреп үтерәчәк. Иң яхшы очракта да урамда калачакмын. Әйтә иде аны инәкәй ирләргә ышанма дип. Хак булган икән. Моңа кадәр бер сөяркәмнең дә бу кадәр төп башына утыртканы юк иде. Беркатлылыгым, сукырларча яратуым харап итте... Я яра, киләм диде бит әле. Кәефне бозса да сагындырды явыз. Ни булса шул булыр. Җырлап күңелне тынычландырыйм булмаса:
Кил, кил,кил,
Кил, иркәм,кил инде.
Кил, иркәм,кил инде.
Елмаеп көл инде,
Сагындым бәгърем сине!
Котылу җае
Этенмичә генә әйт әле, сиңа миннән ни кирәк? Акча? Алдан биреп куйган идең мәллә? Бирмәгәч соң ник сорыйсың? Башка җирдән эзлә! Эзләдем сорамаган кешем калмады, бирүче генә юк дисеңме. Алай... Кирәкле кеше түгел инде син беркемгә дә, шуңа бирмәгәннәр. Үзеңнеке бөтенләй дә юкмыни соң? Бар? Күпме? Илле сум. Сиңа бер шешәлек кирәкме? Тагын илле сум инде алайса. Юк шул дускай, юк. Менә минем үземә утыз сум гына кирәк тә, югыйсә. Нәрсәгә дип, аласы әйбер бар инде. Әллә теге илле сумыңны биреп торасыңмы дим. Ичмасам минеке булса да хәл ителер. Ул кадәр кысып тотма инде ул акчаңны, курыкма тартып алмам. Үзең дус итеп бирсәң генә... Тукта инде, тукта, кая ашыгасың?!? Аһ, шайтан, шөлләде ахры, акчасын алыр дип. Күр, ничек элдертә! Похмельдән дип уйламассың да. Әйбәт булды әле. Бу миңа баш төзәтергә акча сорап вряд ли килер. Юләр түгел, аңлады – сорауга караганда бирүнең никадәр авыр икәнен. Утырттым сәрхүшне төп башына, әй утырттым!

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
- Büleklär
- Юморескалар Һәм Скетчлар - Фанавис Давлетбаев - 1Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4281Unikal süzlärneñ gomumi sanı 231932.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.46.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Юморескалар Һәм Скетчлар - Фанавис Давлетбаев - 2Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4564Unikal süzlärneñ gomumi sanı 233931.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.45.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Юморескалар Һәм Скетчлар - Фанавис Давлетбаев - 3Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4557Unikal süzlärneñ gomumi sanı 240132.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.46.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Юморескалар Һәм Скетчлар - Фанавис Давлетбаев - 4Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4356Unikal süzlärneñ gomumi sanı 231030.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.45.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Юморескалар Һәм Скетчлар - Фанавис Давлетбаев - 5Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4559Unikal süzlärneñ gomumi sanı 246730.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.44.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Юморескалар Һәм Скетчлар - Фанавис Давлетбаев - 6Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 2666Unikal süzlärneñ gomumi sanı 160535.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.47.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.