Latin

Юксыну

Süzlärneñ gomumi sanı 939
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 627
49.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
71.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Нәсер
Кешеләр бер-берләренә карата мәхәббәт хисләрендә генә түгел, бәлки дуслык вә хөрмәт мәртәбәсе белән дә кадерлеләр. Хәер, моны ваклап аңлатып торасы түгел, боларны һәркем белә булыр!
Шәхсән мине тормыш шактый туздырды, бәгыремә үтеп аптыратты, ахрысы. Белмим, кешеләр ничек һәм ни-нәрсәдән көч таба торганнардыр, ә мин исә сине уйлап, и газиз туган җирем, гаҗизләнеп кенә калмыймча, бәлки яшәү көче белән җанымны да ныгыта идем. Дөньям шулай корылырга тиеш булгандыр инде. Сине уйлау гүяки шифалы яңгыр сыман җанымның чәчәкле бакчаларын сугара иде. Мин андый вакытларымда илдән китәргә мәҗбүр ителгән киленнәр хәлен уйлыйм. Элекке заманнарда “Кыз елату”, “Сыктау” дигән йолалар булган. Бигрәк тә Курган өлкәсе татарларында таралган ул. Күзләре яшьле халык яши анда, күңелләре боек. Кияүгә бирелүче кыз бала, әтисенә һәм әнисенә мөрәҗәгать итеп:
— Әллә миннән туйдыгызмы,
Ник бирәсез ятларга?
Сагынганда каерылып
Карыйм кайсы якларга? — дип җырлый торган булганнар.
Бервакыт шулай Курган өлкәсе татарларында булган идем. Алар гомер-гомергә шушы туфракларында яшәгәннәр. Сөйләшләре дә нәкъ безнең Казан татарлары телендә. “Сыктау җыруы”н ниндидер бер нәзек, нечкә һәм сузымлы-үксүле тавыш белән җырлап җибәрделәр, бәгырем өзгәләнеп, күз савытына тулышырга өлгергән яшьләремне ташып чыгудан чак тыя калдым.
Татарны башка, чит-ят кавемнәр нигәдер, хәйләкәр, диләр. Хәтта, мәкерле, диючеләре дә бар. Моның асыл сәбәпләрен беләм дә кебек. Татарлар шул алар, ни хикмәт, бүтәннәрнең мәкереннән һәм хәйләсеннән шактый явызлыклар татыганнар, шунлыктан аларда саклану тойгысы барлыкка килгән. Менә шул гына ул аларның йөзләренә бәреп чыккан хәйлә-мәкер пәрәнҗәсе.
Ә шулай да, киленнәр хәлен бәян итүгә әйләнеп кайтып, әйтергә теләгән фикеремне җөпләп-ныгытып куярга кирәктер! Хикмәт шунда ки, кызлар кияүгә китеп баралар да, йөрәк түрләренә җиде ят ирләрен кертеп утырталар, шуның белән туган туфракларын да оныталар, имеш. Моны мин шулай дип беләмдер сыман. Фәлсәфә гыйлеменнән хәбәрдар булган дусларым — алар да минем кебек ир-ат затыннан — шушы фикерне дәлилләп ничәмә бәхәс өстәле корганнары бар. Кайберләре хәтта тәҗрибә кылуларын да сөйлиләр. Әмма:
— Кайсы якка кунакка ешрак кайтасыз? — дип сорагач, үзләре:
— Хатын ягына икән шул! — дип җавап бирәләр.
Хәерлегә булсын инде бу гомер дигәннәрем, хисләремнең йөгәннәре бушый да куя, бушый да китә. Уйларым йөгерә дә йөгерә, иреккә чыккан колын кебек чаба да чаба.
Ә минем төрле чакларым булды, ләбаса! Авылдашларымның күремсезлеген дә аз татымадым, кыйнап та ташлаган чакларын хәзер дә оныта алмыйм, көнчелекләрен дә күтәрүе җиңел тоелмады. Әмма дә туган туфракны юксыну хисе йөрәктән китми икән ул. Тыелып, онытылып кына тора, аннары чишмә кебек кабат ургылып чыгып, уйларыма кушылып ага да ага. Сагышлы моң булып ага. Ә шулай да туган туфракка кемнәрнедер күрү өмете белән дә кайталар кешеләр.
Мөгаен аларны менә шул кемнәрдер:
— Әнә, киткән булганнар иде,— дип каршы ала торганнардыр?
Туган туфрагына сыенып яшәгән кеше үзен дөньяның кендеге дип уйлый инде ул, иркә бала кебек көйләтүчәнрәк һәм әллә-әллә кемчәрәк була. Аларның ничек һәм ни дип уйларга да хаклары бардыр инде. Арада җепләр өзелгәнче илгә кайткалап торасың инде ул.
Һәм беркөн җитә, юксыну хисе акрынлап тутыга-тутыга, гүяки юкка чыга. Аның урынын бүтән тойгылар алыштыралар. Ул вакыйгалар синең белән түгел, бәлки башка бер, бүтән синең кебекнең кичерешләре кебек тоела башлый. Монысы инде юксынудан да хәтәррәк, юксынудан да хәерсезрәк!
— Инде ул да торгандыр... Кичтән буран өеп үткән... Кар көртләрен бәлки көрәп тә куйгандыр? Әллә ире микән?
Ә беләсезме, ул минем бердәнбер яратып йөргән кешем иде. Сөюнең, мәхәббәтнең ни икәнлеген аңа кадәр белми дә идем, моннан соң да татый алдыммы икән? Бәлки таш, агач кебек тоеламдыр? Ярар, анысында эшем юк дип әйтәсем килми. Бары тик искәртеп үтәргә генә кирәктер дип беләм: “Кешенеке кешегә караңгы инде ул! Хәерлегә булсын!”
Мин бервакытта да әллә кемнәр булырга, зур мәртәбәләргә ирешергә теләмәдем. Алар үзләре килделәр һәм мине дулкыннарында агыздылар да агыздылар. Язмышыма үпкә белдерә алмыйм. Бәхетем камил булды, әмма...
— Инде ул да торгандыр...
Ә бүген кар яудымы икән соң?..
Безнең шәһәрне каплап китәр өчендер инде, төне буена иште дә иште. Ак кар тунының авырлыгыннан агачлар сыгылып төштеләр, юллар ябылдылар.
Ярны яр сагышка сала. Бездәге инешләр язларда гына тулышып, ярларны ярларга тоташтырып агалар.
Ярату хисен гомер буе яши, диләр. Әмма тойгылар да тупасланалар, алар да искерәләр. Мәңге саф булганнары өчен аларның үзгәреп торуы шарт. Ярату хисе сагыш белән янәшә йөри. Ә ул аны күп вакыт алыштыра да, ярату тойгысы сагышка күчә. Аннан соң сагыну хисләре белән байый, зурая. Кешенең яшәеше гүяки мәңгелек белән тоташа, хисләр дәрьясы аның күңелендә киләчәккә омтылыш, өмет уята. Ул яши, авыр һәм катлаулы, күтәреп булмастай тоелган хисләр эчендә яши, дөньялыкның һәр каршылыгын узып, ваклыкларына игътибар бирмичә яши. Ерак юлдан кайтып кергән баланың нинди авырлыклар аша узып туган йортына ирешүен әнкәсе беләме икән? Ә ул иртәгә тагын юлга чыгып китәчәк. Бер кичкә, бер күрешү өчен генә кайткан шул! И ана! Изге исемең хакына балаңа илтифатлы бул!
Ә сагышны көннәрнең берендә юксыну алыштыра. Мәхәббәт юксыну дәрәҗәсенә җитсә, бетми дә, сүрелми дә инде ул. Яну һәм көюләреңнең иге-чиге булмаячак.
Әмма кешедә сагыну һәм юксыну хисләре генә булырга тиеш түгел. Яшәү тулы канлы икән, хисләре дә җитмеш җиде төрле, җитмеш җиде ягын бердәй итеп кочып алалсын. Ә тулы канлы тормыш белән яшәү нәкъ шулаймы, әллә хисләргә ия була алу көчеме? Һәрхәлдә кешенең өстенлеге хисләре белән идарә итә алуында икәнлеген онытырга ярамый.
Хисләренә хуҗа була алмаган кешенең тойгылары үзеннән өстен чыгып, аны буйсындыралар, ахырда харап та итәләр. Шулай да онытырга ярамый, хисләргә бай кеше тормышны яхшы тоя, аңлый һәм төшенә. Әмма хис ул үзе генә, акылдан башка һични түгел, хис бары тик безнең гамәлләргә этәргеч бирү көченә генә ия. Хис-тойгыларыңны акылың дөрес аңламаса, ялгыш хәбәр буларак кабул итсә, син харап булачаксың, ягъни хакыйкатьне дә дөрес төшенмисең.
Юксыну! Сине йөрәгемнең түренә оялаган кош итеп күрдем. Яну-көюләремнең нәрсә икәнлеген үзем генә белдем. Көннәрнең берендә балаларың канат чыгарыр да, шулар белән бергә очып китәрсең дип көттем, сабыр иттем. Һәм шулай булды да, син — юксыну хисе, каядыр юкка чыктың, очтың да киттең. Ә күңелем буш калды. Бушлыктан да шыксызрак халәт юк икән ул. Буш җаннар бу дөньяда ничек яшиләр икән?
2000–24.03. 2001.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.