LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Иске Сәгать Дөрес Йөри - 8
Süzlärneñ gomumi sanı 742
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 492
53.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
73.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Искәндәр сәгатенә күз салды. Бу юлы ул стенага күтәрелеп карамады, ул инде үзенең поездда баруына күнегә башлаган иде. Үзе өчендерме, әллә Мотыйк ишетсен дипме, аһылдап әйтте:
— Бер сәгать кенә калган.
— Унбер тулдымыни?
Алар икесе дә, сагаеп, тын калдылар. Гүя шушы бер сәгать эчендә ниндидер зур вакыйга булырга, алар гомер буе көтеп килгән ниндидер бер нәрсә чынга ашарга тиеш иде.
Мотыйк ашыкмый гына рюкзагын иңенә элде, бүрек колакчыннарын чишеп яңадан бәйләде, бияләен киеп салды.
Аның нәрсәдер әйтәсе килә, ул нәрсәдер көткән сыман иде. Менә ул, башын аска иеп, купедан чыкты. Ишек төбендә тукталып калды. Искәндәр аның китәсе килмәгәнен бөтен җаны-тәне белән аңлады. Әйтерсең шушы поезддан төшеп калса, ул вакыт арбасыннан төшеп калыр, айларның, елларның исәбен югалтыр, болай да буталчык тормышының мәгънәсен таба алмыйча, мәңгелеккә китеп барыр кебек иде. "Вакыт арбасы, — дип уйлады ул эчтән генә. — Менә ни өчен бар дөньяга кул селтәп, шушы поездга ашыккан икән ул. Вакыт арбасы. Ул, дөнья мәшәкатьләре арасында буталып, хыялы артыннан җитешә алмый башлагач, вакыт каршына үзе чыгып йөгергән. Хыялын куып җитмәк булган. Күктәге кошлар — кешеләрнең җаны түгел, хыялыдыр алар. Хыялсыз кеше — канатсыз кош, дип юкка әйтмиләрдер. Кеше, дөнья ваклыкларына чумып, хыялын онытса, ул, аны ташлап, кош кыяфәтендә күккә очадыр".
Ул, хыялын капшап карарга теләгәндәй, күкрәгенә кулын куйды. Күкрәк читлеге эчендәге кош, күккә күтәрелергә теләгәндәй, тыпырчына-тыпырчына тибенә иде. "Димәк, ул хыялын куып тоткан. Бригадир Ибрай, Сәгыйдулла бабай, балта остасы Мотыйклар белән очрашмаган булса, бу ачышны ясый алыр идеме икән ул?" Искәндәр шунда гына Мо-тыйкның саубуллашмый-нитми чыгып киткәнен аңлады. Купе, тузгытылган кош оясы кебек, буш һәм шыксыз иде.
Мотыйк, ярты гәүдәсе белән ишектән кереп, проводница-га нидер сөйли.
— Бер нәрсәң дә юкмыни соң?
— Юк инде, юк. Миндә каян булсын? — дип аклана про-водница.
— Тап инде, нәрсәң булса да бардыр бит.
Искәндәр, тагын шәраб теләнә дип, йөзен җыерды. Нигә шулкадәр мескенләнә инде?
— Менә моны бир алай булгач.
— Нишлисең аның белән, юләр?
— Бир, дигәч, бир. Мә, ун тәңкә. Кызылын бир. Мотыйк купедан башын алды да Искәндәргә таба атлады.
Кулында проводницалар йөртә торган кызыл флагчык иде аның. Килеп җиткәч, кулын аның иңенә куйды, авыр итеп көрсенде.
— Яңа елга берәр нәрсә бүләк итәсем килгән иде. Алдан уйланылмаган. Очрашасын кем белгән аның. Менә сиңа кызыл флагчык. Моның белән каршыңа килгән теләсә кайсы поездны туктатып була. Теләгем шул: каршыңа бәхет килсә — уздырып җибәрмә, шушы флагчыкны күтәр.
Ул бүген беренче мәртәбә шулкадәр сөенеп елмайды, хәтта Искәндәрнең күзләренә яшь килде. Кулда йөри-йөри керләнеп, таушалып беткән флагчыкны күкрәгенә кысты да кат-кат бер сүзләрне кабатлады:
— Рәхмәт, Мотыйк абый! Рәхмәт, Мотыйк абый!
Алар, бер-берсенә сыенышып, буш коридорда икесе генә шактый озак басып тордылар. Мотыйк рюкзагын рәтләп куйды һәм:
— Килеп җиттем, — дип, тәрәзәгә таба ымлады да тамбурга таба китте.
Поезд туктауга, Искәндәрнең йөрәге дә тибүдән туктаган сыман булды. Аның тәне буйлап суык йөгерде, аяклары хәлсезләнде, керфекләре авырайды, куллары салынып төште. Ул вагон баскычына басты да, сикереп төшәргә җыенгандай, бар гәүдәсе белән алга — караңгы төн кочагына сөрлекте. Мотыйк берничә адым атлады да туктап калды.
— Сау бул, Мотыйк абый! Зәмзәмия апага сәлам әйт! — дип кычкырды Искәндәр.
Салкын җилдән Искәндәрнең йөзе уттай кызышты, чәчләре тузгыды. Җил җан ачысы белән сызгырды, үкси-үкси елады. Җиһан белән саубуллашучы иске елның хәсрәтле җиле аңа шулай үзенең соңгы серләрен сөйли иде.
— Төшеп каласың бит! Аннары җавап бир сезнең өчен. Проводница, Искәндәрнең иске елда төшеп калуыннанкурыккандай, вагон ишеген бикләп куйды.
Искәндәр кинәт кенә үзенең гәүдәсе җиңеләя башлаганны тойды, әйтерсең борчып, күңелен газаплап торган бар уйлары Мотыйк белән бергә шушы караңгы станциядә төшеп калганнар иде. Ул кулындагы флагчыкны әйләндерә-әйләндерә карады, ачык ишекле купе янына җиткәч, провод-ницага эндәште:
— Шушы нәрсә белән поездны туктатып буламы?
— Туктамый кая барсын ул?
Купе эчендә әле дә Мотыйкның җылысы саклана иде кебек. Ул сәгатенә карады. Унике туларга егерме җиде минут калган. Искәндәр сәгатен сыйпап куйды. Әйтерсең егерме җиде минуттан аның каршында бәхет капкасы ачылырга тиеш иде.
Ул купе почмагына сөялеп утырды да иске елның соңгы минутларын санап дөпелдәүче йөрәк авазын тыңлый-тыңлый оеп барганын сизми дә калды.
...Поезд, бар тәрәзәләре белән балкып, сөенеп Яңа елның ап-ак дәүләтенә килеп керде, шатлыгыннан кычкыртып җибәрде. Искәндәр моны сизмәде дә, ишетмәде дә. Ул, бар дөньясын онытып, изрәп йоклый иде.
Төшендә Яңа елның бәллүр капкасы өстенә эленгән галәмәт зур сәгать күрде. Әйе, бу аның өендәге сәгать, бабасыннан калган борынгы сәгать иде. Ул, бар дөньяны яңгыратып, төнге уникене суга башлады. Ләкин элеккечә буыла-буыла, гыжылдый-гыжылдый түгел, ә илаһи музыка авазлары таратып, ярсый-ярсый суга иде. Искәндәр бу илаһи музыканың сәгать сугуыннан түгел, үз күңеленнән агылып чыкканын аңлап, һушсыз калды. Күзләрен күккә төбәп, әкрен генә пышылдады: "Бабай сәгате терелгән. Борынгы сәгать терелгән. Иске сәгать дөрес йөри!"
Ул йокысыннан уянганда, поезд "Якты юл" станциясенә якынлашып килә иде.
Малеевка — Казан — Чаллы,
1981

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
- Büleklär
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 1Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4305Unikal süzlärneñ gomumi sanı 207938.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 2Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4261Unikal süzlärneñ gomumi sanı 217538.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 3Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4266Unikal süzlärneñ gomumi sanı 206838.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 4Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4124Unikal süzlärneñ gomumi sanı 205438.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 5Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4107Unikal süzlärneñ gomumi sanı 208038.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 6Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4136Unikal süzlärneñ gomumi sanı 206039.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.63.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 7Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4288Unikal süzlärneñ gomumi sanı 207539.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.64.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 8Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 742Unikal süzlärneñ gomumi sanı 49253.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.66.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.73.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.