Latin

Иске Сәгать Дөрес Йөри - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 4261
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2175
38.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
— Нәрсә, кәефең юкмы әллә? Кая, мин әйтәм, таң сандугачы чыгып киткәнче шалтыратып алыйм әле, дим. Ни эш кырып ята идең?
— Болай гына, буш күңелне музыка белән тутырып утыра идем...
— Синең эшләр хутта хәзер. Хөррият! Без генә монда бала-чага чүпрәге арасында әвәрә киләбез. Әле хатын белән чүт әйткәләшеп китмәдек. Салатка бәрәңге әрче, ди. Кичә кич буе кишер туратты, дөге чүпләтте, бүген тагын — бәрәңге...
Искәндәрнең кинәт кенә кухня өстәле артына утырып кишер кырасы килеп китте. Йөзенә, кетер-кетер кишер кимергәндәге сыман, рәхәт бер ваемсызлык төсмере чыкты. Ул арада телефонның тавышы кырысланды:
— Әллә берәрсе бармы анда?
— Юк ла, Робинзон кебек япа-ялгызым... Кая әзерләнәсез ул кадәр? Кишерне әйтәм, күп турыйсыз. Туй булмыйдыр ләбаса?
— Туй дип, безнең туган-тумача Чыңгыз хан чирүе кебек бит. Җыелып килсәләр, мирең белән корытырлар...
Искәндәрнең трубкалы кулы салынып төште, болай да базык гәүдәсе тагын да бөкрәебрәк, бәләкәйләнебрәк киткәндәй булды, диңгез төсендәге күзләре сүрәнләнә төште, соргылт кашлары бер-берсенә якынаеп кушыла язды. Трубкадан Интизарның туктамыйча сөйләгәне ишетелә. Искәндәр аскы иренен тешләп бераз торды да телефонга эндәште:
— Безгә килмәскә булдыгызмыни?
— Нәрсә? Ничек сезгә? Сөмбел китте түгелме соң?
— Октябрь бәйрәмендә үк килешкән идек бит... Яңа елны быел бездә каршы алабыз дип.
— Соң, туган, килешүче якларның сан һәм сыйфат ягыннан үзгәрүе сәбәпле, килешү шартларын үтәү дә һәр якның үз ирегендә кала. Чынлап әйтим, сиңа — ялгыз кешегә ничек итеп семья белән барып керәсең инде? Теге чакта, сөйләшкән чакта, Сөмбел дә бар иде бит.
— Ә мин?..
— Син — минем дус. Ләкин, дус дип, семьяны ташлап китә алмыйм бит инде.
— Нигә ташлап китәргә? Парлап чакырдык... чакырдым... бит мин сезне.
— Булмый инде, Искәндәр, ачуланма.
— һич югында, берәр генә сәгать утырырсыз да китәрсез.
— Булмас инде, булмас, гаеп итмә. Елга бер килгән олы бәйрәмне өйдә үткәрик инде. Ә син миңа үпкәләмә, аңла. Кешеләрне аңламасаң, ничек музыка язарсың син... Ярый, хуш иттек.
Интизарның тавышы өзелүгә, телефоннан, колакны үртәп, өзек-өзек авазлар ишетелә башлады: "Көт-көт, кит-кит, көт-көт, кит-кит", — дип кабатлый сыман иде телефон.
"Монысы читләп-сипләп тормады, кибетче малае икәне әллә каян күренеп тора, счет төймәсе тарткан кебек, сүзләрне чалт-чолт кына тарткалап куйды да — вәссәлам! — дип уйлады Искәндәр. — Димәк, бүгенге базарда минем бәя шактый төшкән икән. Ярый, бераз гына вакыт бирегез, кемнең күпме торганын күрсәтермен әле мин сезгә..."
Ул, шифоньерны ачып, үтүкләнгән күлмәк эзләргә тотынды. Актарына торгач, күлмәкләр арасыннан сары чәчле курчак кызы килеп чыкты. Зәңгәр күзләрен чекерәйткән дә туп-туры аңа карап тик ята. Искәндәр нигәдер бу карашны күтәрә алмады, күзләрен читкә борды. Курчак өстенә чүпрәк каплады да, күлмәк якасын төймәли-төймәли, көзге каршына килеп басты. Картаелган. Борын яфраклары яныннан ирен читләренә сызылып киткән ике сызык тагын да тирәнәя төшкән, элек алсуланып торган иреннәргә дә тутык кунган сыман, чигә чәчләренә тагын берничә ак төк өстәлгән, болай да биек маңгае башның яртысын диярлек яулап ала язган.
Картаела...
Өскә мул якалы кышкы пальто киеп, башны бүрек белән каплагач, гомер-рәссам утыз биш ел буе тырыша-тырыша ясаган рәсем-сурәтләр юкка чыккандай булды. Бары тик йөзендәге ике тирән буразна гына, мине беркая да яшерә алмассың, дигәндәй, астыртын бер көлү белән көлә.

* * *
Почта әрҗәсе шыгрым тулы иде. Гәзитләрне карап тормады, хатларны учлап кесәгә тыкты да иң элек открыткаларны укырга булды. Кинәт кенә аңа рәхәт булып китте. Күңел түрендә посып яткан, инде онытылып килгән горурлык хисе баш калкытып куйды. "Әле дөньяда мин дә бар, мин әле кемгәдер кирәк, минем турыда уйлыйлар, кайгырталар", — дия иде кебек ул хис.
Әнисе бәйрәм белән котлаган. Открыткаңны алдым, онытмавың өчен рәхмәт, дигән. Ерак җир түгел бит, бәйрәм арасында ник бер әйләнеп китмисез, дигән. Иң аска, хәрефләрне балаларча бөтерә-бөтерә, тигез юллар белән бер куплет шигырь язып куйган:
Кайтсаң иде кеше улы кебек, Япсаң иде лапас түбәсен. Өйләндең дә, көйләндең дә, ахры, Минем һаман килә күрәсем.
"Их, әнкәй, әнкәй, нигә шулкадәр беркатлы син, — дип уйлады Искәндәр. — Лапас кайгыларымыни соң минем башта? Акчасын җибәрермен, менә дигән итеп ябып куярлар. Әйе, кайтып әни кешенең күңелен күрергә кирәк, бик кирәк анысы. Ә вакытны каян алыйм? һәр көн эштә. Бәйрәмдә... дус-иш белән... җыелып утырасың. — Искәндәр авыр итеп көрсенде. Әнисенең йөзен күрергә теләгәндәй, күз карашы белән буш стеналар буйлап йөгереп узды һәм өендәге сыр-лап-бизәкләп эшләнгән борынгы сәгатьне уйлап тагын онытылды. Шушы борынгы сәгать аны үткәннәр белән: үзенең нәсел-нәсәбе, туганнары, туган җире, буыннан-буынга килгән гореф-гадәтләре, алай гына да түгел, бөтен дөнья белән тоташтырып торучы бердәнбер тьшсым булып тоелды. Борынгы сәгать вакытны гына күрсәтми, ә кешеләрнең кай-гы-шатлыгын, халыклар һәм илләр язмышын, тарих агышын күрсәтә, шулар хисабын да алып бара иде. Шулчак Искәндәрнең кулындагы сәгать каешы авырттырып беләзеген кыса башлады. Сәгатен салып аңа бераз карап торды да колагына якын китерде. Ул текелди, ул бары тик аның вакытын гына саный иде. Әйтерсең Искәндәрнең алдына: "Менә синең бөтен гомерең, аның белән теләсә нишли аласың", — дип, бер өем алтынсу бөртек куйганнар. Ә ул бүгенге көнгә кадәр шул бөртекләрнең әле берсен дә авыз итеп карамаган, тик шулай да көшел шактый кимегән. Алтын бөртекләрне тек-тек итеп көне-төне бер нәни генә карак кошчык — аның сәгате чүпли дә чүпли, чүпли дә чүпли...
— Бәйрәм, дуслар... — дип сузып-сузып кабатлады ул. — Шунсыз булмый, алар белән гомер итәсе, яшисе бар бит әле миңа. Арбадан бер төшеп калсаң, әйдә, утыр дип, кулыңнан тартып менгерүче юк монда. Авыл түгел бу. Егылганны торгызучы, абынганны юатучы юк. Их, әнкәй, әнкәй! Әйе, хәлеңне аңлыйм. Берьялгызыңа рәхәт түгеллеген аңлыйм. Чакырдым бит, монда яшәргә кил, дидем, риза булмадың, ата-баба нигезен ташлап китә алмыйм, дидең. Ә мин анда ике-өч көнгә кайтып нишли алам инде? Синең тәмле-томлыңны ашап, йөрәгендәге онытылып торган яраңа тоз салып кына китәм. Бер уйласаң, күрешмичә тору яхшырактыр да әле. Ни әйтсәң дә син анда үз нигезендә: күрше-күлән, туган-тумача бар. Ә минем монда кемем бар? Авыр чакта кемгә барып башымны салыйм мин? Шушы диңгез хәтле олы шәһәрдә бер йомычка шикелле бәргәләнеп йөрисең... Берәүнең абыйсы министр, икенчесенең туганы профессор, өченчесе әти-әни-се белән яши — тумыштан шәһәр егете. Ә мин бу шәһәрдә үги бала кебек. — Искәндәрнең күз алдыннан яшен тизлеге белән таныш елмаю чагылып узды. Сөмбелнең бераз мыскыл катыш кинаяле елмаюы иде бу. — Менә бүгенге дәрәҗәгә җитәр өчен генә дә күпме көч түгәргә туры килде миңа. Авылдан иске чемодан күтәреп килеп төшкән малай бит мин. Шәһәргә килгән беренче көнемне әле бүгенгедәй хәтерлим: урам уртасында калдым да, кая барырга белми, тик басып торам. Кузгалсам, як-якка агылучы машиналар изеп-сытып узар кебек. Ярты сәгатьләп торганмындыр, ниһаять, бер милиционер җитәкләп тротуарга чыгарып куйды. Машиналар бер хәл, аларына тиз ияләштем, тик менә кешеләргә ияләшү генә авырга туры килде. Чөнки минем беркемем дә, бернәрсәм дә юк иде бит, әнкәй. Минем һәр адымым, һәр уңышым крепость яулап алуга тиң иде. Институтка керү, мең бәла белән тулай торактан урын алу, имтиханнар тапшыру, үтүкли торгач көзге кебек ялтырый башлаган бердәнбер костюмны киеп кичәләргә йөрү, шунда Сөмбел белән танышу, өйләнү, туй ясау, диплом яклау, эшкә урнашу, фатир алу... Менә шуларны эшләү өчен генә дә күпме көч киткән, күпме җан кыйналган. Ә берәүләр тормышның бу өлешен, бу чорын бөтенләй үтеп тә тормый бит. Алар мин бүген басып торган урыннан, шушы биеклектән старт ала. Ә синең улың ошбу нәрсәләргә ирешкәнче ярты картайды.
Сөмбелне дә гаепләмим мин. Аның — үз фәлсәфәсе, минем — үземнеке. Бары шул гына. Ул — шәһәр кызы. Ул дөньяга аек акыл, якты күз белән карый. Институт тәмамлагансың икән, бик яхшы, аны азмы-күпме акылы булган һәркем тәмамларга тиеш, ди. Ә миңа институт тәмамлау илаһи бер нәрсә булып күренә иде. Дөрес, хәзер алай ук түгел инде. Ләкин барыбер аның битараф горурлыгына җитү өчен миңа күп кирәк әле. Бала туу да, фатир алу да аның өчен гадәти бер нәрсә. Чөнки ул — бөтен кеше дә эшли торган һәм эшләргә тиешле эшләр. Ә миннән һаман авыл чыгып бетмәгән, бала — минем өчен шәҗәрә агачының бер ботагы, нәсел дәвамы, Бикмурзиннар нәселен дәвам итүче, киләчәккә алып баручы. Ә фатир алу — йорт салып керүгә бәрабәр. Үзең беләсең, авылда йорт салу — егет кеше өчен иң зур, иң мәртәбәле эш. Егете нинди булса, йорты да шундый була. Сине яшәгән йортыңа карап бәялиләр. Ә монда нәрсә?.. Мең газаплар белән фатирга ирешеп, кош тоткандай, ордер күтәреп кайткач та исе китмәде Сөмбелнең. "Кешеләр, әнә, өчәр-дүртәр бүлмәлене дә алалар, исләре дә китми", — дип кенә куйды. Менә шул көнне беренче тапкыр аптырап, сәерсенеп озак карап тордым мин аңа. Инде фани дөнья мәшәкатьләреннән бераз котылдым, хәзер үз уйларым, үз хыялларым белән иркендә яшәрмен, эшли башлаган эшләремне төгәлләрмен, рәхәтләнеп иҗат итәрмен, күңелдә талпынып яткан көйләрне язармын дип кенә йөргәндә, канатларым янә салынып төште. Кайгыны ничек тә эчкә йотарга, авыздагы канны төкермичә түзәргә була. Ә менә синең сөенечең белән сөенүче, синең уңышларыңны күреп куанучы кешең булмавы бик авыр, гаҗәп авыр, әнкәй...
Хәзер мин дә нәкъ синең кебек ялгыз. Кайчагында, әллә авылга кайтып, клуб мөдире булып эшкә керимме, дип тә уйлап куям. Авылдашлар аңламас, институтларда укып йөреп тә бернәрсә майтара алмады, дип, әйтер кебек. Авыл халкы үзенә кирәк чагында бик зәһәр телле дә бит ул. Аннары, минем үз хыялларым бар бит, әнкәй. Гомеремнең мәгънәсе, бөтен максатым шул хыялга бәйле. Мин бу шәһәргә өйләнер-көйләнер өчен генә килмәдем. Мин музыка язарга тиеш. Авылның беренче баянчысы гына булып каласым килми минем. Нигә сиңа сөйлим әле боларны? Үз кайгың үзеңә җиткәнне дә беләм, югыйсә, бүтән сөйләр кешем булмаганга сөйлим. Шулай булмаса, борчып торыр идеммени? Аңласаң, мине бары син генә аңлыйсың. Сөмбел аңламады. Аңларга да теләмәде. Ул минем төннәр буе нота кәгазьләре белән утыруымнан, яңа көй яздым, дип, төн урталарында аны уятып, кеше ишетмәсен өчен, акрын гына пианинода уйнауларымнан көлде генә. "Ташла, җүләр, маташма юк белән. Бетховеннар, Чайковскийлар, Сәйдәшевләрдән соң нәрсәдер язарга, иҗат итәргә маташу — мәгънәсез эш. Әнә, берәр музыка мәктәбенә урнаш та балалар укыт. Җитәкчеләр белән телгә килмәсәң, юк-бар белән балаларның башын катырмасаң, ярыйсы гына укытучы чыгачак синнән. Үзеңә дә, кешегә дә файдаң тияр. Семьяң да тыныч яшәр. Күңелең утырса, бәлки, безне дә күрә башларсың. Юкса, хәләл хатыныңны да айга берничә мәртәбә генә күрәсең бит син. Кызыңның ничәнче класста укыганын да чамалап, яшен санап кына беләсең. Балага әти кирәк, хатынга ир кирәк, шуны аңлыйсыңмы син? Хыялый Камыр батыр түгел, авыр чакта таянырлык, эч сереңне уртаклашырлык чын ир кирәк миңа..."
Шулай, әнкәй, синең анда ялгыз башыңа — ялгыз кайгы. Бүгенгә көнең ул кадәр куанырлык булмаса да, искә төшереп юанырлык үткәнең бар әле синең. Карт кешеләргә шунысы җиңел, киләчәк турында уйлап артык баш катырмый алар... Ә минем нәрсә? Сабантуй алдыннан ике-өч атна ял биреп, ат чабышына алып чыккан яшь алаша кебек, нәселле юртаклар артыннан калмыйм, дип, тыным буылганчы чаптым-чаптым да хәлдән таеп туктап калдым. Миңа хәзер ял кирәк, миңа башымнан сыйпап сөюче, җылы сүз әйтеп юатучы кирәк. Кайда ул кеше? Сөмбел дә китте. Ул барда бөтен уңышсыз-лыкларымны аңа сылтый, бар кайгы-хәсрәтемнең сәбәбен аннан күрә идем. Аның китүенә бер ай вакыт узды, дөньям үзгәрмәде, күңелем баемады. Киресенчә, бушап кына калды. Хәтерлисеңме, син миңа бер әкият сөйләгән идең?.. Бер патша, дөнья тыныч вакытта да тик тормасыннар, дип, сугыш атларын тегермән әйләндерергә куя. Атлар, бер-бер артлы тезелешеп, айлар-еллар буе түгәрәк буйлап аркан тарталар. Шулай бер заман сугыш башланган хәбәр килә. Сугышчылар атларга менеп атланалар да дошманга каршы ташланмак булалар. Ләкин, ни гаҗәп, атлар алга чапмый, түгәрәк буйлап тик әйләнеп йөри икән. Билгеле, дошман боларны күз ачып йомганчы кырып кына салган инде...
Менә мин дә, әнкәй, үземне шундыйрак хәлдә итеп сизәм. Гомер буе өй — кибет — эш, өй — кибет — эш арасында йөгереп йөреп, шул тегермән атына охшап беткәнмен сыман. Әле Сөмбел киткәч тә шул түгәрәктән чыга алганым юк. Кирәксә дә, кирәкмәсә дә өйгә кайтам, эшкә йөрим, кибеткә барам..."

* * *
Искәндәр, милиция сыбызгысы чырылдавына сискәнеп, уянып киткәндәй булды. Караса, бер кулына открытка тоткан килеш, урам уртасында басып тора. Тирә-яктан, яңа сөреп ташлаган кара җир өстендәге кортлар сыман, төрле төстәге машиналар чаба. Ничек машина астына килеп кермәгән ул? Болай йөрсәң, коймак ясап куюлары да бар. Милиционер: "Бәйрәм көн булмаса, штраф чәпи идем, ярый, бу юлга калып торсын, миннән булсын яхшылык", — дигәндәй, елмаеп бармак янады. Искәндәр дә аңа каршы сүрән генә елмайды.
Вак-төякләр белән сумканы шыплап тутырып, ике шешә азәрбайҗан коньягы да алгач, тагын нәрсә кирәк икән, дип, кибет киштәләренә күз йөгертеп чыкты. "Ә-ә, шампанский! Шампанскийсыз Яңа ел Яңа ел була димени?!" Үз-үзенә яңалык ачкандай, ул ашыга-кабалана касса янына килде.
— Ике шешә шампанский сугып бирсәгезче, чибәрем.
— Беренчедән, мин сезнең чибәрегез түгел, икенчедән, шампанскийны әчетеп өлгермәдем. Яңа елның яңа елына, бәлки, әзер булыр, килерсез.
Кибетче кыз, бик тә үткен сүз әйткән шикелле, калын иреннәрен чәй тәлинкәсе хәтле җәеп елмайды да, алтын тешләрен балкыта-балкыта, бөтен гәүдәсе белән дерелдәп, тиз генә, ашыгыч кына көлеп алды. Озаклап көләргә вакыты юк, чөнки чиратта бүтән кешеләр көтә иде.
— Әнә, алма суы ал.
— Бәйрәм бит, затлырак әйбер кирәк иде.
— Кешедән артык җирең юктыр. Әнә, бар халык шуны эчә, өзелеп төшкән җирләре юк. Әйдә, әйдә, копченый колбаса шикелле сөрәеп торма, юлында бул, чират көтә.
— Кеше алдына моны куеп булмый бит инде. Алар бик нәзберек халык. Яхшырагын... Бер генә шешә булса да...
— Әллә бүген тудыңмы? — Сатучы, шаяруын онытып, чын-чынлап ачуланырга тотынды. — Юньле кеше бәйрәм хәстәрен ярты ел алдан күреп куя. Киләчәккә карап яшәргә кирәк... Үзең белмәсәң, хатының әйтергә тиеш иде. Дөнья хатын-кыз кулында хәзер.
Искәндәр, дәресен әзерләп килмичә "икеле" алган малай кебек, башын аска иеп чыгып китте. Чираттагы кешеләр аңа сәерсенеп карап калдылар. "Инде кибетчеләр дә ничек яшәргә кирәген өйрәтә башлады, — дип мыгырданды ул. — Кая барып кагылма, шунда акыл сата башлыйлар". Ныклап уйласаң, аларда да хаклык бар кебек анысы. Көне җиткәч кенә бәйрәмгә әзерләнә башламыйлар бит инде.
Сөмбел киткәч, ай буе үз-үзен кая куярга белмичә, ике тәрәзә арасына эләккән чебен сыман, арлы-бирле бәргәләнеп йөрде ул. Эшкә гадәттәгедән алдан килеп, сәгатьләр буе оркестрантларны көтеп утыра, ә алар, киресенчә, гадәттәгедән соңрак килә. Керә -керешкә үк чишенеп аталар да, ваемсыз гына кулга инструмент алып, эстрадага чыгып утыралар. Йөзләре чытык, әйтерсең музыка белән кеше күңелен күтәрергә түгел, ә суган әрчергә утырганнар. То-ра-бара йөзләре ачыла үзләренең. Башта, программа буенча, "Ай, былбылым"ны уйныйлар. Кайсы берсе, туктап торган арада, якындагы өстәл янына барып, кояшлы Грузия исәнлегенә чәкештереп тә килә.
Шуннан соң башлана "лезгинкалар", башлана юмарт табигатьле Кавказ ритмнары. Колагың гына чыдасын. Барабанчы Альфред соңгы чиккә җитеп шаша, Искәндәрнең пианино авазы тау елгасына килеп кушьшган кечкенә чишмә кебек югалып кала. Альфред аның саен котырынып эреле-ваклы барабаннарын кыйный, әйтерсең, шулай итеп, гомер буе җыелып килгән бар үч-ачуларын чыгара, шуның белән ләззәтләнә иде. Барабанчы булса да, нигәдер, башкаларга караганда саграк күңелле сыман ул. Искәндәр ансамбльдә бары тик аның белән генә уртак тел таба, кайтканда да аның белән янәшә булырга тырыша. Ә ул, Искәндәрнең үзен якын иткәнен сизепме, әллә чын күңелдәнме, программадагы көйләрне уйнап бетергәч, юмартланып киткән кунакларның заказларын да башкаргач, аңа баш кага. "Әйдә, Искәндәр, синең көйне уйныйбыз!" — дигән сүзе инде монысы. Аль-фредны ансамбль егетләре сүзсез аңларга өйрәнгән, аннары, Искәндәр боларын уйламый, ул залдагы ярым исерек кунакларны да, рюмкалар чәкешкән, кычкырып-кычкырып сөйләшкән тавышларны да ишетми, аның өчен хәзер галәмәт зур базарга охшаган шәһәр дә, адым саен ачы сүз кыстырып сөйләшә торган дус-ишләр дә, фатир да, Сөмбел дә — берсе-бер юк. Коңгырт чәчләре тузгып як-якка таралган, кашлары, очарга җыенган кош канаты сыман, өскә талпынган, күзләре — чиксез моң һәм дәрт тулы күзләре — кешеләргә түгел, ә эчкә, үзенең эчке илаһи дөньясына төбәлгән кебек. Ул беркемне дә күрми, бернәрсә дә ишетми. Ул гомере буе шушы мизгелне көткән, ул гомере буе шушы мизгел өчен генә яшәгән диярсең.
Көй тәмамлангач, ул башын кисәк кенә артка таба селкеп куя да, беренче тапкыр күргәндәй, залга карый. Башта берара аңышмыйча тора. Ул үзенең ресторанда икәнен оныткан, ул гүя сәхнәдә, меңләгән тамашачылар алдында. Искәндәрнең күз алдыннан бер-бер артлы нигъмәт тулы өстәлләр йөзеп китә, арадан сирәк-мирәк кенә кул чапкан тавышлар ишетелә. Ул ихтыярсыз торып баса да, гаепле кеше сыман, озак итеп баш иеп тора.
Урамга чыккач, Альфред белән озак кына сүзсез атлыйлар. Сүзне гадәттә Альфред башлап җибәрә.
— Туйдым... — була аның беренче сүзе. — Туйдым бу бака туеннан... Туйдым бу кабак җырчысы булып йөрүдән. Китәм. Иртәгә үк китәм!
Искәндәр аны тыңламый, чөнки көн саен кабатланган бу сүзләрнең төн үтүгә истән чыгасын, иртәгә кичке җидедә Альфредның барабан артына чыгып басасын, дүрт сәгать онытылып торганнан соң, кайтканда тагын шул ук сүзләрне кабатлыйсын яхшы белә иде ул.
— Китеп кая барасың? Бәлки, монда яхшырактыр да әле. Тикшергән, бәйләнгән кеше юк, тамашачы күңелле халык — нәрсә уйнасаң да ярый.
— Чын тамашачы алдында уйныйсым килә минем, Искәндәр. Гомеремдә бер генә тапкыр булса да. Батам, бетәм бит мин бу сазлыкта. Шушы ресторанга килеп эләкмәгән булсам, күптән консерватория бетергән идем бит. Мин хәзер кем? Сазлык бакасы. Кит син моннан, Искәндәр, яхшы чакта кит.
— Китеп кая барасың? Үз-үзеңнән качып булмый.
— Син талантлы бит. Менә дигән көйләр язасың, һич югында, өйдә ят, эшләмә. Музыка яз, иҗат ит. Бер заман танырлар, аңларлар.
— Дворян нәселеннән түгел шул мин. Бабайдан калган мирас та бик зур түгел — ике иске чабата белән бер кәрке шөшле генә. Эшләми яшәп булмый хәзерге заманда.
— Ә иҗат эш түгелмени?
— Эшен эш тә, аның белән тамак туймый шул.
— Моцартлар, Шубертлар, Глинкалар беркайда да эшләмәгән, шулай да менә дигән итеп яшәгәннәр, иҗат иткәннәр.
— Таптың чагыштырыр нәрсә...
— Дөрес, безнең чорны алар заманы белән чагыштырып булмый, бездә — иҗат иреге, бездә — хөррият.
— Салулама, егет, читкә каерма. Аңлыйм, тел төбеңне бик яхшы аңлыйм. Ботинкаң тар булганга, дөнья тар дип зарланма, ди торган иде безнең бабай. Башта эш күрсәт, аннан аяк терәп сөйләш, таләп ит. һәрбер чебешкә каз оясы ясап булмый бит инде. Әй, каз оясының нәрсә икәнен дә аңламыйсыңдыр әле син. Шәһәр малае... Мин шәһәрдә туып-үскән булсам, синең шикелле мәми авызланып йөрмәс идем. Үзебезнең авылда булсаммы? Билләһи, дип әйтәм, бу консерваторияләр, театрлар, концерт заллары безнең авылда булса, мин шуларда, ыштан балагы белән инештә маймыч тоткан кебек, үз малай булып үссәм, кем чыгар иде миннән! И-их! Камыры йомшак шәһәр кешеләренең, оеткысы төче. Авылда без кермәгән кыяр түтәле, без тузгытмаган карга оясы, без төшмәгән кар базы юк иде! Менә синең, Альфред, берәр тапкыр шәһәрдәге иң биек агач башына яисә иң биек өй түбәсенә менгәнең бармы? Юк шул, юк! Хәчтерүшләр сез.
— Нигә авылда гына яшәмисең соң? Кайт та Мәдәният йорты директоры булып урнаш. Оркестр оештыр, хор оештыр, ансамбль оештыр, үзешчәннәрне күтәр.
— Оештыру сәләте юк миндә. Минем бары тик музыка гына язасым килә. Кешенең үзе теләгән эшне эшләргә хакы бардыр бит...
— Ә нигә язмыйсың соң? Тот та яз, кеше башы катырып йөрмә.
— Ничек дип аңлатырга? Күңел тынычлыгы юк. Эштә, үзең беләсең... Өйдә — хатын-кыз. Аннары, Альфред дус, бу дөньяда мине аңлаган бер генә кеше дә юк. Аңларга теләүче дә күренми.
— Ә синең үзеңнең берәр кешене аңларга теләп караганың бармы соң?
— Белмим...
— Димәк, үтә чыккан эгоист син. Нигә дип бөтен халык сине генә аңларга тиеш әле? Һәркемнең — үз кайгысы, үз борчуы, үз дөньясы... Бәләкәй генә булса да — үз дөньясы.
— Син иҗат кешесе бит. Аңларга тиеш. Нечкә күңелле кеше. Менә хатын мәктәптән укытып кайтты, ди. Алты сәгать укыткан, ничәдер балага "биш"ле, кичәсенәдер "дүрт"ле, "өч"ле, "ике"ле куйган. Юк нәрсәне бар итеп, шуларны сораштырып утырыйммы инде аннан? Сорамыйча да шулай икәнен беләм бит мин аның.
— Ялгышасың, Искәндәр, бик нык ялгышасың. Мин дә элегрәк шулай уйлый идем. Хатын минем өчен йорт җәнлеге шикелле генә иде. Кер юа, ашарга пешерә, теләгән чакта, башыннан сыйпап куясың, теләмәсәң, җилкәң белән борылып ятасың...
— Урта гасырда яшәгәнсең бугай. Хәзерге хатыннар...
— Бүлдермә әле. Хатыннар кайчан да бер үк хатыннар алар. Матриархат чорында да үзләренең нәфислекләрен саклап кала алганнар. Менә син хатыныңа юри генә бер җылы сүз әйтеп кара әле. Юри генә башыннан сыйпа, юри генә иркәлә, назла.
— Юри генә булдыра алмыйм мин.
— Соң, агач түгелсендер лә...
— Ул мине аңламый, минем тормышның, минем хыялымның мәгънәсен аңламый. Минем нәрсәдер иҗат итә алуыма ышанмый.
— Ышанмый икән, ышандыр. Ышандыра алмасаң, син, димәк, иҗат кешесе түгел. Ә ничек итеп залдагы меңләгән тамашачыны әсир итә, ышандыра алырсың син? Тормыш, яшәү — үзе иҗат ул. Музыка язу гына иҗат түгел... Берәр көеңне уйнап караганың бармы соң аңа?
— Язган берсен уйныйм, ичмасам, ник бер чәч бөртеге кыймылдап карасын!
— Тагын яз, тагын уйна.
— Булмас, ахрысы. Без аның белән аерылышырбыз кебек.
— Юләр син, Искәндәр. Мин дә аерылыштым. Гомерем буе хыялланган хөррияткә ия булдым. Читлектә яшәргә өйрәнгән арысланга ирек зыянлы гына ул. Яши алмый ул иректә, һәлак була. Читлеккә кергәнсең икән, үзеңне шул читлектә ирекле хис итәргә өйрән. Синең фантазияң җитәрлек бит...
— Һе-һе...
— Аерылышсаң-бетәсең, малай. Бетәсең. Буының сыек синең. Үзеңнән дә кеше чыкмый, иҗатың да...
— Ә ул миңа барыбер иҗат кешесе дип карамый.
— Ә син аңа иҗат кешесе дип карыйсыңмы соң?
— Ул бит...
— Ул бит гади укытучы гына дисеңме? һәр эш — иҗат ул, Искәндәр. Ә дөнья — базар. Сату-алу, алыш-биреш... Син нинди товар бирсәң, шул ук бәяне кайтаралар. Дөньяның алыш-биреше бик гадел аның. Беркемне дә алдый алмыйсың. Син аңа бер яхшылык кылсаң, ул да сиңа шуның белән җавап бирә, син аңа бер җылы сүз әйтсәң, ул да җылы сүз таба, күңел төбеннән актарып, кырып-себереп булса да таба, бурычлы калмый. Менә шул нәрсәне колагыңа киртләп куй, Искәндәр.
Ул төнне алар таңга кадәр шәһәр урамы буйлап онытылып сөйләшеп йөрделәр. Бу вакытта борчып тормыйм, дип, Искәндәр өенә кайтмады, Альфредта йоклап калды.
Йокыдан уянганда көндезге өч тулып килә иде. Торып берәр чынаяк кофе эчтеләр дә, ул өенә кайтып китте. Кызы бу вакытта мәктәптән кайткан булырга тиеш иде. Гаепле кыяфәт белән, ишекне сак кына ачып, өйгә керде. Коридорда ук ул өйдә ниндидер үзгәреш булганын сизгән иде. Чишенмичә генә түргә узды.
Шифоньер ишеге шар ачык, элгечтә аның берничә күлмәгеннән башка кием-салым күренми, стенадагы икесе бергә төшкән портрет урыны аксылланып калган, түрдәге келәм урынындагы обой чәчәкләре, куптарып ташланган таш астындагы сыек яшел үләннәр сыман, яктырып тора. Бүлмә уртасындагы өстәлдә шакмаклы дәфтәр битендә эре-эре хәрефләр ярылып ята. Җинаять өстендә тотылудан курыккан кеше сыман, ашыгып язган.
"Искәндәр!
Сау бул! Рәхәт яшә. Без монда һәрчак артык булдык. Бездән башка иркенләп тормыш ит. Бәлки, кайчан да булса акылыңа килерсең әле. Без сиңа беркайчан да начарлык теләмәдек. Синең ордым-бәрдем сүзләреңә, җен алыштырган кеше кебек иләс-миләс йөрүләреңә күп түздек, күрмәмешкә салыштык. Ә син һаман безне гаепләдең, безнең һәр хәрәкәтебез сине чыгырдан чыгара иде. Имеш, без сиңа иҗат итәргә шартлар тудырмыйбыз, сиңа гел комачау гына итәбез. Әйдә, рәхәтләнеп иҗат ит әле бер. Атаклы композитор бултач, концертыңа чакырырга онытма. Иске дус итеп тыңларга, синең уңышларыңа сөенергә килербез. Хуш. Без поездга киттек... Безне эзләмә, безнең өчен борчылма, югалмабыз. Хәер, синең борчылганың да булмады инде. Ярый, хәерлегә булсын...
Сөмбел, Ләйсән".

* * *
Паровоз пошылдаулары чыгарып, бар бүлмәне гөрселдәтеп иске сәгать сугуга, Искәндәрнең күз аллары караңгыланып китте. Ул күзләрен чытырдатып йомды. Паровоз тагын, тагын уһылдады, кузгалырга рөхсәт биреп, ачы итеп сыбызгы чырылдады. Искәндәр, бөтен гәүдәсе белән суырылып, поездга омтылды. Менә гаҗәп: яшел вагоннар урынына рәт-рәт парталар тезелгән, һәр партада — аның Ләйсәненә охшаган балалар, ә иң алда, паровоз урынында — аларның борынгы сәгате. Сөмбел паровоз-сәгать тәрәзәсеннән кул болгады да поезд тавышсыз гына кузгалып китте. Ул, алга сөрлегеп, чак кына егылмыйча калды...
* * *
Азык-төлекне бушатып, кисеп-турап өстәлгә тезә башлагач, табынның бик ярлы икәне күренде. Бу табынга кеше чакырырлык түгел иде. Нәрсәдер уйларга, хәстәрен табарга кирәк. Искәндәр, маңгаен җыерып, күзләрен йомып, үзенең таныш-белешләрен хәтердән үткәреп чыкты. Монысы музыка училищесында укыта, тегесе — мәктәптә... Танышлар арасында аңа ярдәм итә алырдай кеше күренми. Туктале, Фиданны кафега склад мөдире булып урнашты дигәннәр иде. Шуңа барып карасам? Әйе, шунда барырга кирәк, ул борып җибәрмәс.
Кулына сумка тотты да ике-өч баскыч аша сикерә-сикерә урамга чыкты. Фидан искә төшүгә үк күңеле үсеп киткәндәй булды аның. Фидан егет кеше, ул институтта укыганда ук арада бөтенесеннән аерылып тора иде. Артыгын сөйләшмәс, кирәкмәгән җиргә тыгылмас, ә үз эшен барыбер эшләр. Дөрес, музыкага бер кәсеп итеп кенә карый иде ул. "Музыка — бәйрәм ул, ә бәйрәм көн саен килми. Көн саен аның кирәге дә юк! Кеше бәйрәм итәргә килми, яшәргә килә!" Музыка турында сүз чыкса, шушы бердәнбер фәлсәфәсен ярып сала да, миннән көлмиләрме икән дигәндәй, мәче елгырлыгы белән, астан гына һәркемне карашы белән сөзеп чыга.
— Сәлам, Искәндәр!
Башын күтәреп караса, каршында Рүдәл тора. Бүрек колакчынын төшереп куйган, күзлек пыялалары тирләп, йөзенә сукыр кеше кыяфәте керткән, бит очлары, кершән яккан кызларныкы кебек, уч төбе хәтле генә алсуланып чыккан.
— Кая юл тоту болай?
— Бәйрәм хәстәрен күреп йөрү иде әле... Берни табып булмый.
— Шаяртма. Беләбез сине. Ресторанга барып бер сызгырсаң, хәзер төяп китерәләр сиңа.
— Мин анда беркемне дә белмим бит. Музыкантларны гына...
— Шаяртма. Эшнең кәттәсенә урнаштың инде. Безнең шикелле тугыздан алтыга тигез була йөз дә егерме тәңкә мәсьәләсен чишеп ятмыйсың.
— Ә мин туксан сум алам...
— Шаяртма! Таммаса да, агуын ага инде анда. "Маэстро! "Лезгинка"ны җибәр әле! Шәмәхә кәгазь — бездән, музыка— сездән!"
Рүдәл, аяк очларына басып, кулларын кош канаты сыман җәеп, бер урында тыпырдап алды.
— Ташла шул кешедән көлүеңне.
— Туры әйткән туганына ярамаган, диләр. Мин бит гаеп итеп әйтмим. Нишлисең, тормышта — һәркемнең үз юлы. Талант булса, мин дә музыка факультетына керер идем. Колагыңа сыер типкән булгач, кая барасың — тарих факультетына. Сез бүгенге белән яшисез, ә без — үткәндә. Теге патша теге патша белән ни өчен сугышкан, бу патшаның күпме байлыгы булган, ыруглык чорында безнең бабаларыбыз нинди ыштан киеп йөргән, урта гасырда сөңге белән сугышканнар-мы, кылыч беләнме? Без менә шулар белән яшибез. Ә сезнең — көн дә бәйрәм, көн дә туй. Музыка, бис, браво, афәрин! Тормыш түгел, тоташ фейерверк!
Искәндәр теләмичә генә, аның сүзләренең дөреслеген шик астына алу өчен генә тырышып көлгәндәй итте. Тамак төбенә төер тыгылып, буыла-буыла ютәлләргә тотынды. Рүдәл шап-шоп итеп аның җилкәсенә сукты. Ул ничектер, кызганмыйча, үч алырга теләгәндәй, авырттырып суга иде.
— Дөрес сүзгә җавап юк! Бөтенегез җылы җирләргә урнашып беттегез инде, мин генә калдым бер кырыйда аксак чәүкә сыман. Хәмит — заводта цех башлыгы, Интизар — әтисенең җылы кочагында. Күр дә тор, кибет директоры булып урнашачак ул. Әле генә Фиданны күрдем, юньләп сәлам дә бирми. Нәрсә булган соң, мин әйтәм. Гомер буе бот белән ыштан шикелле яшәгән идек бит. Карасам, егетебез склад мөдире булып урнашкан икән. Кереп чык дип тә әйтмәде.
"Сине чакырсаң, бәладән башаяк, — дип уйлады Искәндәр. — Юкны бар итеп бөтен шәһәрне сасытыр идең".
— Ярый, мин ашыгам. Төш җитеп килә инде. Ә минем бернәрсә әзер түгел.
— Син дә эреләндең, кунакка да чакырмыйсың.
— Соң, үзең дә буйдак түгелме соң хәзер? Әллә Сөмбел кайттымы?
— Кунакларны без инде әллә кайчан, аның белән бергә чакырып куйган идек.
— Хәзер ул юк бит инде. Аның китүен, бәхетле, бәйсез көннәрең башлануын бәйрәм итмәкче буласыңмы?
— Яңа ел барыбер килә бит ул, Сөмбел китте дип вакыт туктамый. — Искәндәр, җиңен кайтарып, сәгатенә күз ташлады. Секунд теле, тегермән әйләндерүче миңгерәүләнгән ат кебек, түгәрәк буйлап җан-фәрманга чаба иде. Ул Рүдәл каршында сәгатькә карап торуына уңайсызланып көлемсерәде дә сүзен дәвам итте. — Вакыт поезд кебек бит ул, пассажирлар һәрберсе үз станциясендә төшеп кала, — ул бара да бара.
— Ә ул кая китте соң?
— Белмим, поезд белән киткән...
Рүдәлнең күзләре, кысылып, кара сызыкка әйләнде.
— Сөмбел төшеп калды, ә мин алга киттем димәкче буласыңмы?
— Киресенчә...
— Шаяртма. Ашыкмый тор. Бәлки, ул чыннан да алга киткәндер, ә син төшеп калгансыңдыр.
— Калсам калырмын, синең эшең түгел.
— Рестораның белән ерак китә алмассың, әнә, "Аҗаган" ресторанындагы шайканы да таратканнар. Директорына унбиш ел биргәннәр, музыкантлары да буш калмаган, ди. Кара аны, юкка чәбәләнәсең, егет. Койрыгыңа ут капкач, күрерсең, без дә кирәк булырбыз. Ул бәйрәмдә без түрдә утырырбыз.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Иске Сәгать Дөрес Йөри - 3
  • Büleklär
  • Иске Сәгать Дөрес Йөри - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4305
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2079
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Иске Сәгать Дөрес Йөри - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4261
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2175
    38.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Иске Сәгать Дөрес Йөри - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4266
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2068
    38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Иске Сәгать Дөрес Йөри - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4124
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2054
    38.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Иске Сәгать Дөрес Йөри - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 4107
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2080
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Иске Сәгать Дөрес Йөри - 6
    Süzlärneñ gomumi sanı 4136
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2060
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Иске Сәгать Дөрес Йөри - 7
    Süzlärneñ gomumi sanı 4288
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2075
    39.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Иске Сәгать Дөрес Йөри - 8
    Süzlärneñ gomumi sanı 742
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 492
    53.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    73.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.