Latin

Ышпиун

Süzlärneñ gomumi sanı 2057
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1204
35.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
48.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Сүгенмәсләр, көт!
Таптың сүгенми торган халык!
Дояркалар сүгенми генә сүләшә беләме соң инде?!
Алар кебек сәнәк белән каерып силос ташыса, сасы тиресне көрәк белән агач
Идәннән ферма буйлап кырып йөрсә, утыз баш сыерын көн саен өчәр кат савып, шул сөтне буран тутырган кар көртләренә бата-бата фермадан фермага, аннан трактор чанасына хәтле җилкәсенә күтәреп яисә өстерәп йөрсә, Мишәрстаннан Кәкере Вәлинеке түгел, Колорадо штатыннан фермер Фердерикнең хатыны да урысча сүгенергә өйрәнер иде.
“Чатан тәре” дигәннән башка авторитеты булмаган бригадир Вәлинең:
- Йәгез инде, кызлар, канәт кисәкләрем, беген генә булса да шул вапрусларыгызны кабартмыйчы тырыгыз сана! Праблимнар ришайт итергә зыелышмадык бит, Гаслимә апаны пинзыга ызатабыз тегелме сың, - диюенә игътибар итүче булмады – “пенсиягә озату тантанасы” гадәти җыелышка кайтып калды. Кычкыра-кычкыра нәчәлникләрне сүктеләр, телләрендә булган барлык запасларын кулланып сүгенделәр – шулай итеп бераз эчләрен бушаттылар, җиңеләеп калган кебек булдылар.
Унөч ел элек чыгасы пенсиясенә Гаслимә шундый “тантаналы” рәвештә озатылды. Юк, юк,
үпкәләми ул. Өйрәнелгән! Менә андый җыелышлардан башка, фермадан башка ничек яшәлер, ничек итеп һәркөн эшкә еремиче түзергә дә, яңы тырмышка эрәнергә - анысы бар!
Шундый моңсу да, күңелгә яшертен тынычлык та бирә торган уйларга чумып, Гаслимә ферма кырыендагы “Терлекчеләр йорты”ның “Кызыл почмагы”ннан чыгып китте. Фермадан, көндезге савым башланганны белдереп, мотор гүелдәгән тавыш ишетелеп калды.
Зур резин итекләрен ферма янындагы пычрактан чапыр-чопыр өстерәп, ике кыз узып бара.
- Исәнме, Гаслимә апа, Кәкере тәре андамы?
Алмаш! дип уйланып калды алар артыннан Гаслимә. Шылар да алмашка килә бит инде, ә?1
Шул маңка башлары белән бер елдан черетеп сүгенергә, сәнәк белән салам каерырга, шында ялгыш серлегеп егылганда йә карап тырган, йә хәтта келеп гибәргән Шымакай
Әсәтләрне, Кылый Исмайларны, Үгез Тәүхыйларын чиный-чиный ферма буйлап куып йерергә,
үз аналары яшендәге хатыннарны да узган саен капшап калырга маһир зоотех
Шәмдерәйләрне шланга белән кинарга һәм үз эшләренең тагын әллә нинди якларына эрәнәчәкләр бит инде!.. Ә бәлки фермалары да бетер әле аның, деньялар былай барса.
Анягынак, эшләргә кеше бетеп бара бит. Ызакка бармас, бетер фермалар, бетер...
Гаслимә, уйлый башласаң, мондый уйлар белән тилерергә буласын уйлап, “әй сәнә!” дип
үзалдына сукранып алды...
Шулай килеп чыкты: кичен Мәсәлимәләрдә утырганда да әңгәмә һаман шул фермада үткән тормыш турында барды. Дөрес әйтә Мәсәлимә: ничек кенә усал булынса да, хазерге хатьлек тәртипсезлек, бызыклык юк иде элгәре. Юк иде! Усаллык булды, телләр дә йымшак кына, назлы гына сүзләр сүләмәде, кайсыдыр катынның кайсыдыр ир белән ычрашуы турында гайбәтләрнең дә терлесе булгандыр, тик бегенге кебек!.. ачыктан ачык... чат саен!.. Юк, ю-ук, бызылды замана, бызылды гынамы сың!
Мәсәлимәләр капкасыннан чыгуы гына булды, Гаслимә артыннан ут та сүнеп калды. Озак утырылган! Кара инде, кереп кенә чыгам дип киткән кеше караңгыга хатьлек утырган икән бит! Кара инде мыны! Карт тилене! Гаслимә үзен тиргәде: и, карт тиле, кать инде хазер, караңгыда капшанып. Ләкин шул ук “әй сәнә”се белән бу коткыдан да котылды.
Булса сың! Кендезге кызудан сың бу салкынча һаваның рәхатен күреп калу булыр. Тагын качян утырасың әле мындый һаваны сулап? “Әй сәнә!” дип куйды ул тагын. Бу юлы пышылдап кына әйтелмәде бу девиз, чөнки оек башындагы тишектән чыгып, галош эчендә эчне пошыра башлаган бармак үзенең дөньяда барлыгын искә төшерде. Гаслимә аны, боргалый-боргалый селкеткәләп, оек эченә кертмәкче булып карады, ләкин бармак кермәде. Туктап, галошны салырга һәм әрсез бармакка оекны тартып кидерергә туры килде. Галошны кигәндә генә ул каядыр якында пышылдашкан тавышлар ишеткән кебек булды
Бу турыда Тетенсез Рагибларның яңа мунча бурасы булырга тиешлекне чамалап, Гаслимә якынрак атлады. Юк, яшьләр пышылдашканны тыңнап тыргысы келәми аның, алла сакласын!
Тик ул тавышлар бик ярсулы кебек тоела аңа. Шул гына колаклларны тырпайта.
- ... инде! Күпме әтергә була си... тук... кычкырма инде!
- Халюк, нишлис... нишлис... Кит дим, кермә ан... ан... да! Гибәр хазер үк!
Касе Халюк булыр бу, ә? Гаслимә нишләргә белмичә аптырап калды: кычкырыргамы, берәр нәрсә бәреп куркытыргамы. Әһә, курктылар ди сиңа! Былай гына калдырып та булмый бит инде. Ап-ачык бит! Күз алнында, кеше арасында бит! Авыл уртасында! Адәм мәсхаре!
Гаслимәнең аяклары Түбәночка атламады – катып калдылармыни.
Гаслимәнең авызында тавыш чыгарырга теле күтәрелмәде – ябышып каткан диярсең.
Гаслимәнең башы бернинди карар эшләп чыгара алмады – буталды да китте.
Хет ярыл, хет шартла!
Пышылдашкан тавышлар ара-тирә кычкыруга күчкәләде:
- Хазер, хазь…ха мына мында бу сәдәфләреңне генә...
- Халю-у-ук!
- Хазер... ха...
Гаслимәнең башы эшләмәде, эшләмәде һәм тагы бер кат эшләмәде. Ишетә, аңлый, уйлый, нәрсәдер кылырга икәнне дә белә кебек, ә эшләми. Кинәт башта әллә нинди бер оятсыз уй чагылып үтте. Тик, тьфү, алла сакласын! Ярыймы сың! Бу уй шул кадәр гөнаһлы һәм шул кадәр яшертен булырга тиеш иде ки, Гаслимә тирә-ягына каранып алды: аның уйларын кем дә булса күрмәдеме икән, сизмәдеме икән?! Өсләренә килеп чыгырга! Тытырга!
Гаслимә үзенең оятсыз уйларыннан кызарып чыкканлыгын сизде. Фу, тәүбә, тәүбә!
- Әтмә миңа алай1 Мин сиңа әллә праститут... ой!
Быларны урам уртасында шылай калдырып булмас бит инде! Алай дисәң, кеше балаларында ни эшекң бар инде? Ятсыннар, теләде нишләсеннәр!
- Әдә инде, Нәфи...
Бысы Нәфисә икән бит! Ах, чукынчык Халюк! Ах, тилебәрән ырлыгы ашаган нәстә, кабахат!
Яшендәй чатнаган шул уй белән ул бура бүрәнәсенә учы белән шап иттереп сугып җибәрде дә, булдыра алганча катырак кычкырып җибәрде:
- Халюк, дуңгыз, чык!
Үз тавышыннан үзе куркып китте.
Ләкин тынлык. Тавыштан соң кемдер чыгып йөгерергә тиеш кебек иде ләбаса!
Ыһы, чаптылар ди сиңа! Тын да алмыйчы яталдармы сың былар? Әллә бура астыннан чыгып качтылармы икән? Гаслимә, шул караңгыда караңгылыктан башка нәрсә күрмәсен белеп торса да, бура эченә үрелеп карады. Берни күрмичә, үзенең сүзен өстә калдыру теләге белән тагын өстәде:
- Чыгыгыз дим чукынчыклар!
Юк инде, тавыш та юк, чурт та юк! Ләкин сизә бит Гаслимә, белә бит: кемдер бар анда, бар! Аның киткәнен кетеп яталар. Кара син ул кыз кисәген, әле генә “кыткарыгыз” диеп ята иде, хазер тавышы да чыкмый. Әй сәнә! Чыкмасалар сана! Үзләренә карасыннар!
Китүен дә китте бура яныннан Гаслимә. Юлның каршы ягына табан атлавын да атлады.
Ләкин әлеге дә баягы эчке бер явызлык, җен көйләп куйган тавышсыз патефон тагын тынычланырга ирек бирмәде. Ах, шомлы теләк! Ах, гөнаһлы теләк! Гаслимә үзе шундый яшертен, катгый тыелган, пырдымсыз гамәл өстендә тотылган кебек, үзен шәрә тоеп, як-ягына каранып алды.
Шулай, балтырсыз сай галош эчендәге бармак белән әрәләшә-әрләшә, үз йорты турысына
җитте. Капкадан йортка керәсең, кешечә генә түгел – ике якта ике өй: сул яктагысы, искесе, Гаслимәнең үзенеке (шәхси үзенеке!), уң якта шәп-шәп наратлардан салынган
өр-яңасы – Шәфыйк белән киленнеке. Ишегалды уртак, каралты-келәтләр уртак, бакчалар уртак. Килеп тә керде йортка Гаслимә, капканы ябып кына куюы булды – күзе келәтнең тәрәзенә төште. Ут яна. Ниндидер калын, авыр әйбер элүен элгәннәр, әмма барыбер тонык кына булса да яктылык сизелә. Малайлар ут яндырып кәрт уняп утыралармы икән инде, дигән уй йөгереп узды Гаслимәнең башыннан.
Юк, оныклары артыннан шымчылык итеп йөрү түгел аның уенда, алласы сакласын! Ләкин оланнар турында белешеп-нитеп тыргаларга кирәк. Бетеннәй юлдан язганнарын күрми дә калырсың! Анягынак бура эчендә каседыр пырдымсызы нишләп ята бит!? Алар да кемнеңдер ышанычлы саналган балалары бит инде. Аларны да шылай иреккә ата-анасы чыгарып гибәргәндер. Үзеңнекеләр шылай булып чыкмасын инде, хыдаем!
Келәттән идән буйлап ниндидер авыр әйбер өстерәгән тавыш ишетелде. Мыш-мыш килеп нидер кайнашалар бугай, ләкин ләм-мим! Тыпыр-тыпыр күтәрепмедер, өстерәпмедер йөриләр бугай. Шул сәер, гайре табигый дыңгырдык тавышлар Гаслимәне тәрәзәгә якын ук китереп бастырды. Ниһаять, берсе телгә килде һәм шуннан Гаслимә келәттә, чынлап та, оныклары икәнне чамалады:
- Ай, әзи, бармакны кыстырдың бит!
Шуннан соң пышылдашкан да, чамалабрак кына сөйләшкән тавышлар да ишетелгәләде:
- Эстәлне мындарак алыйк әле... давай, давай! Ату арты күренми.
- Әдә, әдә... ну.. ну! Тагын әз генә!.. Булды!
- Ну тулькы кара аны, энем, берәрсенә әтсәң...
- Ыһы!
Радик белән Маликтан башка малай-шалай юк ахырысы – икәү генә сөйләшәләр. Ләкин шомлы уй тагын Гаслимәнең җанын боргалый башлады: болары да бит ниндидер яшертен эш кылып яталар.
Күпме әйтте Гаслимә Шәфыйкка да, килененә дә “балаларны келәттә йыклаудан биздерергә кирәк” диеп. Тыңныйлармы сың?! Кылакларына да элмиләр! Имеш, үзләре дә яшь чакларын печәннектә дә келәттә үткәзгәннәр. Нәрсәдән куркырга, янәсе, алар бит егетләр! Алар куркмаслар да бит, мына үзләре бүтәннәрне куркытып ери башласалар... Гаслимә, үзенең тагын бер гадәттән тыш ситуация шаһите булуын чамалап, тәрәзгә эленгән чаршауның берәр почмагында тишек күзләп карады. Юк шул! Күренми инде... Ләкин тавышлар яхшы ук ишетелә. Колакка зарланмый ансы...
- Артын яктыгарак бырыйк әле... Әһә, булды...
- Хазер салдырабыз, һ-ымы, әзи?!
- Ы-ы!
Гаслимәнең башында әле һаман бура янындагы очракның эзләре суынмаган иде, шуңа күрә монда да шуның кебегрәк хис аны ташламады.
- Әзи, мының исеме ничек сың?
- Әй, Сонимыдыр шында...
“Хыдаем, нинди Сания икән бу, - дип анализлап алды Гаслимә ишеткәннәрен. – Авылда беркемдә дә юк бит... Кунакка катькан бер кыз сәләмәседер инде, күрәсең”
- Әзи, тегесе Альфа идеме әле?
- Ы-һы!
- Безнекеләрне тишендерергә җиңелерәк бит әйеме быларга караганда?
- Да!
Шом Гаслимәне тулысынча бастырып катырды: “Хыдаем, быларның беренче генә кыз тишендерүләре тегел икән бит! Тәк, авылда Альфа диерлекләр кем бар: Буравай
Сәгайларның Әлифәсе бик кечкенәдер әле, Манный Әлфиясе үзе дә верзил, ире дә үгез кебек – быларның халеннән килерлек тегел”...
- Салдырып булмый әле мында! Тукта, мишәйт итеп тырмале, ягагарак китеп тыр!
Салдырып? Салдырып, ди бит! Ну, дуңгызлар! Үз оныкларыннан моның кадәресен көтәргә иртәрәк бит әле Гаслимәгә! Уза икән шул гомерләр, аһ, уза икән! Әзисенә быел кезен армиягә китәсе булса да, тегесе сың әле?.. Тегесе! Тугызны гына бетерде бит әле.
И-ех-эх! Тугызны бетерде шул инде! Ыланнар!..
- Күтәр дә салдыр инде!..
- Э-э, “күтәр дә салдыр” сиңа! Күтәрерсең! Бер тишегендә бырылмыйчы калган икән бит.
Инструментның ычы калынырак ахырысы – сыймый заразы.
- Каяле, мына бысын тыгып карыйк, мынысы кечкенәрәк. Мужыт сыймасмы әле...
Гаслимә бер кичтә икенче тапкыр телсез һәм хәрәкәтсез калды. Ул бер яктан мондый эшне һич кичекмәстән туктатырга кирәклеген дә аңлый, ләкин шул олылык бурычын үтәргә
үзендә көч таба алмый. Аннары, теге кисәтүләре дә дерескә чыга бит дигәнрәк яшертен тантаналы уй келәт эчендәге бозыклыкны һич булмаса киленгә фаш иттерәсене китерә иде. Ниндидер эчке бер тойгы, шундый сүзләрне ишетү, шул оятсыз күренешне күз алдына китерү, шулардан уңайсызлану, үз-үзен битәрләп тә әлеге яшертен хисләрне җиңә алмау аны баскан урынында келәт почмагына сөяп куйган тырма сабы кебек тота иде. Аның яшь чактан ук аңлавынча, ир-ат белән хатын-кыз арасында икәү генә белергә тиеш булган, анда да яшертен генә, пышылдашып кына сөйләнерлә торган сүзләрнең шулай ачык һәм оятсыз яңгыравы Гаслимәне миңгерәтте, куркытты, шикләндерде, оялтты.
- Нәстә, сыйдымы әллә синеке мының тишегенә?
- Сыйды, әзи! Булды бу!
- Бырып чыгар, давай! Карап карыйк мының тезелешен...
- О-һо! Нәрсә генә юк икән бит мында!..
Гаслимә бөтенләй аптырашта калды: нишләтәләр инде тагын? Икәүләшеп бер кызны тишендерүләре генә гитмәгән, тагын нишләтмәкчеләр инде?! Мына сиңа ыланнар!.. Бер карарга килгәндәй, кискен кузгалып, Гаслимә үз өенә түгел, яңа өйгә атлады. Зина кылышып ятсыннар әле мына! Белерләр, аталары чыгып күтләрен чыбыркы белән ярса.
Балаларының келәт тәрбиясе җимешләрен килен дә күрсен! Мең кат әтелде бит, балаларыгызны келәттән биздерегез диеп. Ут-күздән алла сакласын да, мында балаларның бүтән терле утка кереп барулары куркыта.
Үзенчә ашыга-кабалана веранда ишеген тартты. Ләкин ишек ачылмады – эчтә бикле булып чыкты. Менә бит, балаларны кереп ятырлар дип кетеп тә тырмыйлар мында, аллага тапшырганнар, рәхать эшләре! Кияүнең, завклуб булып эшләгәч, вакыты юктыр инде,
Сәлмәниясе нишләп ята диген?! Мәнсез! Тагын бер тартып карады ишекне – тегесе “чык” та итмәде. Шыпырт кына тәрәзәгә какты. Җавапка – тынлык. Тагын чиертте – тагын нуль!
Инде, ачуы килеп, кире борылган гына иде, тәрәзәдә ут кабынды. Озак та үтмәде ишектә
Шәфыйк күренде.
- Нишләп йерисең, әни, тен уртасында? – диде ул бер дә йокыдан уятылган кешегә охшамаган кыяфәт белән.
- Келәттә кемдер бар, карап кына чык әле, - диде аңа каршы анасы.
- Малайлардыр инде, кем булсын?!
- Алар гына тегел ахырысы, бар әле, бар!
- Әй, йерисең инде тен пәрие булып, әни. Пенсиега чыктым диеп тә инде аның хатьле...
Шулай дип әнисенә мыгырданса да, Шәфыйк, аягына, чүәкләр генә элеп, келәткә табан китте. Гаслимә көтте. Аталарының пыр тузганын, балаларның чыгып йөгергәнен көтте.
Чыр-чу көтте. Менә хәзер күрсәтер атагыз сезгә, келәткә алып кайтып, кызлар белән зина кылу тәмен татытыр. Хазер… Хазер… Тик ни галәмәт, Шәфыйк кереп киткән келәттән акырыш-бакырыш та ишетелмәде, малайлар да атылышып-бәрелешеп чыкмады. Йорт уртасында чапыр-чопыр күшәп яткан сыр гына авыр сулап көрсенеп куйды да, аңа терәлеп урнашкан сарык мыгырданып алды. Ниһаять, келәттән Шәфыйк килеп чыкты.
- Эшең беткәндер шул, әни, - диде ул анасы янына килеп. – Бар ят кереп. Садыйкларның иске телевизорын сүтеп яталар алар анда. Эчен тикшерәләр имеш, эрәнә тыралар ничек ремонтларга...
Күзләренә озак йокы төшмәде әле Гаслимәнең, кереп яткач та. Карапңгыда колак төбендә безелдәгән, шул безелдәве белән галәмәт ачуны китергән черкине тирги-тирги ул уйлары белән әле фермага, әле бүген көтүдән кайтмый калган кәҗә тәкәсенә, әле була эчендәге тавышларга, әле японский телевизорга барып чыкты. Черки Гаслимәнең пыф-пыф өрүеннән бер мәлгә тынып торса да, зыян күрмәде бугай, бераздан яңадан безелди башлады.
Гаслимә тагын өрә,, әллә шунысы ук, әллә икенчесе, безелди-безелди, биткә куна.
Гаслимә ачулы гайрәт белән үзенең битенә китереп суга. Черки беравык тагын югалып тора. Башка йокы керми... Пенсиягә чыккан көн имеш...
1992 ел
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.