🕥 33 minut uku
Ишәк-Житәкче - 1
Süzlärneñ gomumi sanı 4269
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2280
33.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
48.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Ишәк-Житәкче
Мәсәлләр
Сикергәндә уйла кайда төшәсеңне,
Таш атканда кемнең башын тишәсеңне.
Текә таудан шуып төшү жинел дә ул,
Ќаның сөйрәп, уйла, кабат менәсеңне!
ххх
Кемгә тансык мәсәлләр
- чәнечкеле әсәрләр?
Чучка булса патша
Үлгәч урманда соңгы Аю,
Үткәч яшь кою, моңаю,
Чучка утырды менеп тәхеткә:
- Эшләрмен, - дип, - бары сезнең бәхеткә!..
Бу чучка усал иде бик яман,
үзе надан,
Исеме дә гади түгел -
Кабан!
Үзенчә эш башлады патша:
Илдә ирек игълан итте башта,
Ә аннан...
дәүләт шурасын аттырды,
Каршыларны төрмәгә яптырды...
Куып бетергәч бар осталарны,
Үрләтте эштә гел чучкаларны.
Уңда да - чучка, сулда да - чучка,
Биеп тордылар хуќа ни кушса!
Берәүләр аңа хәмер ташыды,
Икенчеләр как тәнен кашыды,
Өченчеләр "Бәллү"не көйләде,
Дүртенчеләр вак гайбәт сөйләде...
Аракы югач хәтерен тәмам,
Барысына ышанды Кабан.
Буш вәгъдәдән ямь тапты,
Кара төн дә аңа булды яп-якты.
Ул арада -
хәстәрлек юклыктан,
ачлыктан, ялангачлыктан,
Урман ќәнлекләре эш ташлый,
Патшага сүз тидерә башлый.
Ә куяннар,
хәтта, карар кылган:
Аерымланып яшәргә булган.
Бу хәбәр килеп ќиткәч Кабанга,
Бирә ул шундый команда:
- Бандитларны ник жәлләп торырга,
Өннәрен туздырырга,
үзлерен кырырга!-
Чучкаларга куш кына андый эш,
Аларда - каты борын, үткер теш...
Әй, куптара болар зур гауга,
Ләкин үзләре эләгә ... ауга!
Ахырда, сүзләрем түгел һич ялган,
Бөтен ямь кача урманнан.
Аламы сабак моннан Чучка,
Үзгәрәме карашы тормышка?
Узгәрсә, чучка булмас иде,
Тәмам шашып котырмас иде.
Эләкке гадәтен дәвам иттерә,
Эшен эшләмичә, эчә, типтерә . . .
Урманны рәхимсез кырктыра,
Бар ќәнлекләрне ут йоттыра.
Моны күреп бүреләр шатлана -
Бөтен урманны басып ала.
Тик тимиләр үзенә патшаның,
Гадәте охшагач Чучканың.
Аның каравы бүтән хайваннар -
Тиеннәр, бурсыклар, куяннар...
Эләгә бүреләр тешенә...
Куркырсың, кермәсен төшеңә!
Ә патша?
Ул һаман тилерә!
Үзен тап Аллага тиң күрә.
ххх
Сүзем шул дошманга һәм дуска:
Тәхеткә якын килмәсен Чучка!
Бизнес
Көтмәгәндә Саескан китте чирләп,
Озак ятты ояда янып-тирләп.
Күзен йомса,
үлем белән саташты.
Күңелендә шик, хафа чиктән ашты.
Аптырагач,
Кәккүк янына китте,
Ахыры, дип, соңгы сәгатем ќитте.
- Дускай, - диде, - зинһар, хәлемә керче ,
Гомерем күпме калган, санап бирче...
Кәккүк әйтте,
исе һич китми генә:
- Күрәм, ут капкан синең итәгеңә.
Бүтән чакта сәлам да бирми идең,
Минем барлыкны гүя белми идең.
- Гафү ит, дускай, бүтән алай итмәм.
Алдыңда башым иеп ярдәм көтәм.
- Ярар, - диде Кәккүк, - мин каршы килмәм.
Тик, бел, хәзер бушның анасы үлгән.
Кирәк икән калган елларың саны,
Тәүдә алга сал син мең сум акчаңны!
- Кит - шаярма, аны алыйм мин кайдан?
- Бизнес заманы, хет менеп ал Айдан!
ххх
Сез сорарсыз: "Нишләгән?" - дип Саескан.
Ќанын сөйрәп, хәер сорарга очкан.
Ишәк – житәкче
Тәңкыйтьләнеп үткәндәге эш,
Урманда башлангач үзгәреш,
Ишәкне иттеләр ќитәкче,
Дан сүзе әйтеп үзе хәтле.
Чумды йомшак кәнәфигә Ишәк,
Үзенчә яшәү аның исәп.
Дүрт-биш киңәшмә була көндә,
Бер мәсьәлә көн тәртибендә:
Үләнне чәчәргәме – юкмы,
Әллә яшәргәме ачлы-туклы?
- Сөрәбезме акланны, ничек?
Әйтегез, - ди Ишәк,- кисеп...
- Сабан-тырма кайдан калырбыз,-
Поши мөгри, - оятка каларбыз.
- Шулайрак шул, - дип ќөпли Ишәк,
- Ул чакта минем башка - күсәк!
- Сөрергә, чәчәргә! Шул сүзем,-
Күзләре усал уйный Үгезнең.
- Чәчик соң,- ди янә Ишәк, -
Тик башкалар су капкан нишләп?
- Сөреп, дымсыз корыса жирләр, -
Кәжә мекерди, - тавык көләр...
- Бик дөрес, - ди Ишәк, - сүзең хак,
Шикләнер урын бар, уйлансак...
- Юк-к! - сүз ала Болан, - чәчик без,
Яңача эшлик, яшик без!
- Мин дә әйтәм шул, шулай кирәк, -
Ишәк елмая, - һәм жәһәтрәк...
Тик шунда Ат каршы төшә,
Ишәк аның белән килешә.
Сөйләнү Һаман дәвам итә.
Үскән үлән дә корып бетә.
ххх
Бәла - ќитәкче булса Ишәк,
Утырса гел ямьсез күшәп,
Уңаен-киресен ќөпләп,
Зыян китереп күпләп!
Карт әтәч кыйссасы
Беркөн шулай ихатада
Янгырады бер тавыш.
Нәрсә булган, нинди оран,
Бармы берәр буталыш?
Хәсби әби хайран калып
Шул якка карап торды.
Аннан кинәт, башын тотып,
Ќиргә чүгеп утырды.
Баксаң, аның, карт әтәче,
Кунган да ќил капкага,
Йолкыш канатларын ќилпеп,
Тирә-якка чаң кага.
- Әй, замана, - Хәсби әби
Укынып алды эчтән. –
Күпме еллар сизелми дә
Теге дөньяга киткән.
Яшь чагында бу әтәчкә
Тиңләшер кош булмады.
Дәртле булгач, тавыклар да
Аны сүзсез тыңлады.
Кешене түгел, кошны да
Таушалта икән заман.
Әтәчнең дә көче бетте,
Кикриге шиңде тәмам.
Тавыклар аңа бакмады,
Дәртсез ќан кемгә кирәк!
Мескен әтәч чак йөреде
Кипкән тәнен өстерәп.
Менә бүген...
Нинди хикмәт?!
Нәрсә булган дөньяга?
Яшь тавыкларны чакырып
Шушы үләт чаң кага...
Аптырады моңа карчык,
Ни уйларга белмәде.
Күпме яшәп ул бу хәлне
Беркайчан да күрмәде.
- Тилергәндер, - диде ахыр,-
Тавыштан башым бетте...
Тотты да бахыр әтәчне
Суярга алып китте.
Бераз баргач, туктап калды,
Кызганыч булды бик тә.
Әйтте: «Заманы шундыйдыр,
Теш тә үтми карт иткә...
XXX
Мәсәлемнең морале шул:
Әйтмимен һич тә көлеп,
Кайбер ирләр, картайдымы,
Була шул әтәч кебек.
Тәнкыйтьче Бурсык
Бөрчак әйтте ќыелышта Бурсык:
- Беттек бит тәмам бурсып,
Яңарыш бара бөтен ќирдә,
Сизелми ул бары бездә.
Күнектек юкка тел чарларга,
Бүтәннәр гаебен барларга.
Ә соң намус?
Ул кем иркендә?
Эшләргә теләми беркем дә.
Уйласаң, ни тора ояты,
Хайваннар шөһрәтен югалтты!
Нәрсә мисалмы? Пажалыста!
Ул, әнә, сезнең үрге очта.
Күпме ята юлда бер агач –
Урманда чын хуќа булмагач!
Шуннан йөри балалар.
Алар шуңа абыналар.
Куян кызы, хәтта, егылган,
Мескенкәй, аягын сындырган...
Бит түрәләр моны күрәләр
Һәм агачны...
урап үтелер.
Урсовет та безне кайгыртмый,
Агачны юлдан алып ыргытмый...
Шунда сүзне бүлдерде Керпе:
- Сөйләгәнең, Бурсык дус, көлке!
Ә үзең, юкмы кулың, көчең,
Агачны алып ташлар өчен!
- Гафү ит, нигә син түгел, ә мин?
- Юк инде, кай ќирем синнән ким?..
Китте ызгыш, кычкырыш!..
Таңга чаклы барды жыелыш.
Ә кайткан чагында һәр хайван
Урап узды агач яныннан.
ххх
Күпләр тәнкыйтьли хәзер
Туры карап күзеңә.
Эшкә килгәндә исә,
Кагылма тик үзенә.
Дуңгызга оят
Ятканда Дуңгыз күләвектә,
Пычракка чумып,
изрәп бик тә,
Янына нидер килеп төште -
Булды бомба шартлаган төсле.
Башын күтәреп бакса Дуңгыз,
Ни күрсен - бер хатын-кыз!
Мондый хәлне күргәнгә тәүләп,
Дуңгыз куйды, хәтта, аны жәлләп.
"Әллә бу, бахыркай, үлде инде!.."
Шул чак тегесе телгә килде.
Әйтте:
- Әй, син, эчергәң бармы? -
Үзе куллары белән пычрак ярды.
Аптырады Дуңгыз: «Бу төшме,
Кешегә соң шулай тиешме?»
Әйтте:
- Мин эчмим хәмер...
- Шулаймы? Ќаныңны теләм хәзер!..
Минекен күпме йоттың, алкаш!
Йә, бир чак кына, авырта баш...
- Мине кем беләндер бутама.
- Яртың кайда, йә бир, буталма!..
Тотынды сүгенергә бу хатын,
Телгә алды алдын,
артын...
Ахыр түзмәде Дуңгыз:
Шундый булмый, - диде, - хатын-кыз.
Синең белән ятып пычракта,
Калуың мөмкин тик оятка!
Һәм китте торып, көенеп,
"Асыл зат" калды
яман сүгенеп.
XXX
Нәрсә сөйли бу мисал сезгә?
Әйтергә кирәк карап күзгә:
Сүз юк, Дуңгыз ярата пычрак,
Бичәләр эчсә, уздыра һәрчак.
Эт һәм Мәче
Эт белән Мәче сугыша,
Нинди гайрәт, нинди көч!
Ә кешеләр кычкырыша:
- Тырна Мәче, Акбай, һөс-с!..
Акбай бозау буе булыр,
Мәче бәяләй зурлык...
Кемгә мактау булыр монда,
Һәм кемгә булыр хурлык?
Мәче сыртын кабарта да,
Басып арт аягына,
Алгысы белән ялпайта
Акбайның, яңагына.
Акбай берни эшли алмый,
Тырнаклар баткач биткә.
Тегесе, усал ысылдап,
Тиз генә ыргый читкә.
Этнең авызы ертылган,
Ќиргә тып-тып кан тама...
Үзе горур, өргән була,
Үзе һаман тукмала.
Ә кешеләр көтә, көлеп,
Эшнең тәмам гаќәбен.
Бу хәл күрсәтмиме икән
Бүгенге көн мәзәген.
ххх
Әй, укучы дустым, сиңа
Әйтер сүзем бер генә:
Фәќига - милләтләр калса
Эт һәм Мәче көненә!
Урман тәрбиясе
Урман мәктәбенең синыф ќитәкчесе
Аю, беткәнлектән ихтыяри көче,
Кайтарып ќибәргәч барлык балаларын,
Чакырып китерде аларның аталарын.
- Мин сезнең белән, - диде ул, - түгел таныш.
Үтенәм, зинһар, аңламагыз яңылыш.
Күбесенчә мәктәпкә аналар килә,
Укытучы аларны гына белә.
Ләкин,
бу безне белми,
дип куанмагыз,
Ягъни буш имезлек кабып юанмагыз.
Сезне беләм балаларыгызга карап,
Турысын әйткәндә, эшләрегез харап!
Улларыгыз тәртипсез,
нишләмә кирәк?
Элек андыйлар була иде бик сирәк.
Дәрескә әзерләнмиләр, эчәләр сыра,
Ә тәмәке - беренче урында тора.
Секс-мекс турында сөйләп тә тормыйм...
Моңа кем гаепле?
Сездән шуны сорыйм.
Нигә түбәнгә карыйсыз:
гажәпме?
Алар шулай кабатлый сезнең гадәтне!
Куян сүз алды:
- Мин малаемны тыям,
Үземне һәрвакыт үрнәк итеп куям.
Чөнки эчмим, тартмыйм, азгын түгелмен.
Сезгә аваздаш минем күңелем.
- Әһә, кем кимерде минең алмагачны?!
Син үзең, малаең! Кичә кич кем качты?..
Син, албасты!.. - Бүре йодрыгын төйнәде.
Куян бирешмәде:
- Үзең фәрештәме?
Эчкән, сүгенгән, сугышкан син түгелме?
Бу яктан улың узып китте үзеңне.
Бүген, явыз, минем малайны тукмаган,
Бөр тешен сындырган,
күзе чак чыкмаган...
- Туктагыз әле, талашмагыз, тилеләр!
Үзегездән тавык көләр, ишетсә әгәр, -
- Төлке гадәтенчә сүз әйтми түзмәде,
Шулай үзенә фикердәшләр эзләде.
Әмма бу һич тә ошамады Бурсыкка.
Әйтте ярып:
- Юхаланасың син юкка!
Күр, нинди булган, ә! Күз бумакчы!
Нәселегез сезнең хәйләкәр һәм
алдакчы...
Әй кыздылар болар! Аю бүлдерде:
- Һәр кайсыгыз үзе турында сөйләп бирде.
Тик булмады төзәлергә сүз бирүче,
Хаталары өчөн ихлас үкенүче...
XXX
Мәкаль әйтә: «Атадан күргән - ук юнган»,
Бу бөек хакыйкатъ килгән бик борыннан.
Тәрбиядә үзең булсаң шып-шыр надан.
Нәрсә көтәргә кала соң яшь буыннан.
Гади табышмак
Бөркен шулай ике егет,
Икесенә бер ат ќигеп,
Киткәннәр кара урманга,
Уртакка утын урларга.
Алганнар алар бер ярты,
Урманчыга - шундый шарты!
Аударганнар агачларны,
Каен һәм карагачларны...
Каравылчы күренмәгәч,
Өлешенә үрелмәгәч,
Шатлыкларыннан бу дуслар,
Әйтә-әйтә матур тостлар,
Шешәне тиз бушатканнар,
Моны бик нык ошатканнар.
Ләкин вакыт бик тиз үткән,
Йөк төяргә чират ќиткән.
Бәхәс киткән!
- Юан баштан
Син тот, ә мин тотам очтан!
- Мине тилегә санама,
син үзең булгач алама!
Сүзләр китергән ызгышка,
Ахыр чиктә кан тузышка.
Ат, утын да онытылган.
Бер "дус" жан биреп котылган.
XXX
Бу хәлгә кирәкми йомгак,
Үтә да гади табышмак:
Бурлыкка корылса дуслык,
Анда булмай намус, ныклык.
Кемгә нәрсә...
Сукыр тычкан, Кыр тычканы очраштылар,
Хәл-әхвәл сораштылар,
дуслаштылар.
Сукыр әйтте:
- Эшләрең ничек, замандаш,
Исәнме балаларың,
ќитәрлекме аш?..
- Эшләр шәп, - диде Кыр тычканы,- дускаем,
Минем бар тик үз мәнфәгатем, үз ќаөм!
Заманнар үзгәрде - безгә килде ирек,
Яшәү серләрен белүдә хәзер ирлек.
Карчыгалар оча иде элек күктә,
Безнең өчен алар булды яман бик тә!
Күпме тычканнарны тотып ашадылар!
Бәхеткә,
үзләрен кырып ташладылар.
Дөньябыз матурланды, рәхәткә чумдык,
Бөтен яклап та, замандаш, уңдык.
Әйтик,
игенче чәчә бодай, арыш...
һәр башак була, кимендә,
бер карыш.
Чыгабыз күмәкләп шуны урырга,
Икенче төрле әйтсәк - уңыш жыярга!
Беребез астан тешләп кырка сабакны,
Икенчөбөз бик тиз генә уа башакны,
Өчөнчебез бөртекләрне ташып тора...
Урак бетүгә келәтләр ташып тора.
һәр тычканга туплыйбыз ун кило азык,
Ярты уңыш безгә һич тә түгел язык...
Әй, мактанды Кыр тычканы,
күкрәк какты,
Азак дусын битәрләүне кирәк тапты.
- Синең урын, - диде, - һаман ќир астында,
Ятасың, сукыр килеш казынып шунда!
Безнең тычканнар сукыр килеш тә
Тик ятмыйлар,
ярыйлар эшкә...
Сукыр тычкан бер үпкәсез көлөп куйды,
Сүздән файда югын белеп, телен тыйды.
Әйтте бары:
- Мин ќирне йомшартып үтәм,
Бер рәттән явыз кортларны да юк итәм.
XXX
Яздым, бугай, аңлашылып торган хәлне,
Эшләмичә ашаучыга азык тәмле.
Эшләүчеләр аз сүзле һәм итәгатьле,
Күзле сукырлар ќибәрә ќирдә ямьне!
Гадәтме, мәзәкме?
Кәккүкнең бу гадәтен барыбыз да белә.
Күрәсең, бу гадәт бик борыннан килә.
Яз життеме,
ќылы яктан кошлар кайта -
Туып-үскән ќир шулай үзенә тарта.
Максатлары олы - балалар үстерү,
Табигатькә ямь һәм өстәмә көч бирү.
Кәккүктә дә юк түгелдер мондый хисләр,
Ул да
нәсел саклау өчен
күрә хәстәр.
Быел да ул гадәтенә тугры калды –
Йомыркасын чит кош оясына салды.
Шуның белән өстеннән төшерде йөкне,
Ялгызлыкта яшәүдән ак бәхет көтте.
Ахыр ,
бәхет килмәгәч,
хәтәр типтерде,
Тилерсә дә, шартына туры китерде.
Ә йомырка?
Аны таң тургае басты,
Таза, жылы, йомшак булды кошның асты.
Тургайның да үз йомыркасы бар иде,
Бәбәй күрергә ул зар-интизар иде.
Әй, куанды, бахыркай, балалар чыккач,
Ана булу дигән изге сәгать суккач.
Тик нәрсә бу?
Йөн чыкмаган ташландык зат
Урын өчен сугыш ачты - әйтү оят!
Ана азык табып ташый,
ал-ял белми,
Хулиганга һич тә бармак яный белми.
Аның саен котырына теге явыз,
Азык таптыра,
һәрвакыт ачык авыз!
Ќитмәсә, "әнисен" чукыштыра башлый,
Аның үз нәниен оядан чыгарып ташлый.
Ашарга, ашарга...
Ояга сыймый хәзер...
Аның өчен ана үләргә әзер!
ххх
Уйлап кара, әй, бәндә, бармы монда
Итәгатълек, шәфкатьлелек һәм дә әдәп?_
Әллә шулай кошларга да бала сөймәс
Хатыннардан күчте микән шушы гадәт?
Табан сурмас өчен
Бер кайгысыз, бер нужасыз
Исе китми бер нигә дә,
Ята иде бер көн Аю.
Урманда шәп күләгәдә,
Күреп калды: бер урыннан
Икенчегә күчә-күчә,
Төрле азык жыеп йөри
Ќирән Әрлән, иренмичә.
Үзе ќитез, үзе өлгер
Булса да бәлекәй генә,
Ару белми, талу белми
Ќирдән ризык чүпли генә.
Әйтте Аю:
- Әй, син, Әрлән,
Минем янга ятып ял ит!
Таш эрерлек эссе көндә
Эшләп жафаланасың ник?
Жавап бирде Әрлән:
- Әле
вакыт түгел ял итәргә.
Буранлы салкын кышны да
Калмады бит күп көтәргә.
- Ха-ха-ха! - дип көлде Аю, -
Миңа карап үрнәк ал син!
Фани дөнья тик бер килә,
Гамьсез, рәхәт яшәп кал син!
Әйтте Әрлән:
- Тиле генә
бу мизгелдә ташлар эшен.
Мин туплыйм азыкны, синдәй
Кышын табан сурмас өчен.
Тамчы
Зур дулкын бәргәндә ярга
Читкә очты да бер Тамчы.
Якында яткан зур гына
Чуерташ астына качты.
Иптәшләре әйтте аңа:
- Әйдә, безгә кушыл кабат!
Бездән башка ялгыз яшәү
Булмас сиңа, бел, бик ансат...
- Юк,юк, - диде горур Тамчы, -
Кабат кушылмам мин сезгә.
Ялыктырды бер туктаусыз
Йөрү ачык диңгездә.
Жил дә тими монда миңа,
Кояш үтми таш астына,
Селкенми дә, сикерми дә
Ятам рәхәт, тыныч кына...
ХХХ
Ќәйнең аяз көне иде,
Кызган иде диңгез ташы,
Дымга әйләнде дә очты –
Юкка чыкты бу фырт Тамчы.
Елга кәм баш?
Юлбарыска килде
Куян, киңәшкә:
- Елың узды. - диде, - мин тотынам эшкә.
Ләкин нәрсәдән башларга,
әйтче, зинһар,
Ел патшасы булуның нинди сере бар?..
Көлде Юлбарыс. тетрәп куйды тирә-як:
- Синме патша, әй, куркак ќан, салпы колак!
Мин булып мин елны чак тәртиптә тоттым,
Синең бит чикерткәдән дә оча котың!
- Соң нишләргә? Ел башланды,
юл юк артка.
Тәќрибәңне өйрәт, сүзне кире какма!..
Куян зары ошады Юлбарыска:
- Син бүрегә әйлән, ягьни яңа урыска.
Әмма үзеңне патшага санама,
Патшаларга хәзер караш алама.
Киеп ќибәр кызыл пинжәк,
кара ыштан...
Кыюлык өчен кесәңдә булсын пушкаң...
Усаллык кирәк - иң мөһиме шул.
Минем кебек каты куллы бул!
- Ә мир ни әйтер?
- Таптың сүз, тиле!
Узе нинди, шундый аның иле.
Мин бетердем "халык өчән" дигән сүзне,
Дөньясын кайгыртсын һәркем үзе!
Яшәү рәтен теләсә ничек тапсын,
Тик...түрәләр кесәсенә акча аксын!
- Тукта, бу бит гаделсезлек, шаярмачы!
- Ахмак, үзе шулай куша илнең Башы.
Шушы максатны үстерү - синең бурыч,
Моны булдыра ала тик Бүре - яңа урыс!
- Димәк, атыш, үтерешләр дәвам итә?
- Әй, кылый, сине дә шул хәлләр көтә.
Шуның өчен сиңа кирәк бүре булу,
кансыз булу, ќансыз булу,
кире булу...
Бу сүзләргә Куян тәмам аптырады,
Аптыраудан буыннары калтырады.
- Юк, - диде ул, - миңа кулай түгел бу эш!
Быелгы ел песигә хас, аңа тиеш.
Бүренеке кебек яна аның күзе,
Сырт кабартып,
тырнашырга оста үзе.
Кирәк чакта шаяра һәм уйный белә,
Иркәләнеп, койрыгын да болгый белә...
ХХХ
Әйтерем шул: Куяннан тик исем калды,
Ел тезгенен ата песи кулга алды...
Ниләр күрер газиз башлар аның белән,
Мәсәлемне өзеп торам шуның белән.
Үз үлчәме
Берчак Үгез азык эзләп йөри иде,
Тауга менеп килгән Кырмысканы күрде.
Һәм сорады аннан, бик нык өметләнеп:
- Тау астында үлән әйбәт үскәнме? - дип.
Ќавап бирде Кырмыска аңа:
- Ходай бирде.
Куе үлән күмеп китте бөтен ќирне.
Үзе яшел, үзе шундый тәмле исле,
Хәзер инде тездән биек булып үсте...
Бу хәбәрдән Үгез тәмам күңелләнде,
Түбәндәге акланга табан юнәлде.
Әмма... килгәч, ышанмады күзләренә:
Үләннәр тик яңа шытып килә генә.
Алданган Үгез бик нык ачуланды,
Үкерүгә бөтен дөнья калтырады!
Аңа очып килде шунда күк Күгәрчен
/Иң кыюы монда шул булган, күрәсең!
- Тукта, - диде, - кызма, дускай, син юк өчен,
Әйтте бит ул үлән хакында дөресен.
Ләкин, бел, һәркемнең була үз үлчәме:
Монда үлән бик биек...
кырмыска өчен!
Файдалы узгәреш
Үзгәреш башлангач Төлке
Тиз тапты ќүнен:
Тавык фермасы янына
Күчерде өнен.
Ул бит хәйләлеге белән
Дан тотмый юкка;
Кагылмый гына яшәде
Тәүдә тавыкка.
Бик игьтибарлап күзәтте
Ферма тирәсен:
Теләк булса, төннәрен дә
Күпне күрәсең.
Ачыклады һәр нәрсәне
Сузмый озакка.
Сарайлар бикләнми икән
Төнен йозакка.
Көндез хатын-кызлар килә
Кош ашатырга.
Кичен каравылчы килә
Эчеп ятырга,
Каралтылар тузып беткән –
Ачык та тишек.
Тавыклар ничек үлмидер
Кыш көне өшеп!
Ниһаять, ул тәвәкәлләп
Китте сунарга.
Уйларының дөреслеген
Эштә сынарга.
Беренче ау әйбәт үтте
Беркем күрмәде.
Хәтта, шунда аунап яткан
Эт тә өрмәде.
Шулай тавык ботларын ул
Көн дә кимерде.
Өненә сыймый башлады -
Хәтәр симерде.
Тора-бара ул бу эштә
Тәмам остарды.
Башка төлкеләргә тотып
Сатты кошларны.
Зурайтты, бизәде өнен,
«Кызлар» китерде.
Бүтәннәрне хайран итеп,
Эчте, типтерде.
Ә соң ферма?
Ферма яши.
Алмыйк көлкегә;
Аның кирәге бар хәзер
Бары төлкегә.
ххх
Бу мәсәлдә күз уңында
Тоттым мин кемне?
Яңа урыслар нәкь шулай
Талыйлар илне.
Юаш маэмай
Ул белсә дә үз милләтен,
Нәселе ниндилеген,
Анлата алмый иде һич
Бу дөньяда кемлеген.
Көчек чагында аны бер
Ир өйгә алып кайткан.
Күп тә үтми, юаш, диеп,
Чүплеккә илтеп аткан.
Шул көннән алып кешеләр
Аңа бары «эт» диләр,
"Якын китерә күрмәгез,
Өсте тулы бет!" - диләр.
Кайда нәрсә таба ала,
Шуның белән тукланып,
Яшәде ул төрле ќирдә,
Куылып һәм тукмалып.
Юкка-барга өрмәде дә,
Тешләмәде беркемне.
Мәрхәмәт күрсәтерләр, дип,
Өмет итте һәр көнне.
Олылар типкәләп куды,
Балалар үчекләде.
Кем гөнә аның өстенә
Пычрак сулар сипмәде!
Ниһаять, шуны аңлады:
"Болай ничек яшәргә?
Усал бәндәләрнең үзен
Кирәк икән тешләргә!"..
Уйланган уй - эшләнгән эш,
Ул ырылдап куркытты.
Кайчагында тешләп алды,
Сикереп ќиргә екты.
Инде бу бичара эткә
Башка исем таптылар.
- Котырган! - дип, бер иртәдә
Тоттылар да аттылар.
XXX
Укучым, син игътибар ит
Шушы гади мисалга:
Гел учекләсәң, әйләнә
Юаш эт тә усалга.
Уйлыйсы бар әле...
Белегез,
һич тә түгел көлке -
Бер көнне Куян белән Төлке
Очраштылар,
хәл белештеләр,
Бергә яшәргә килештеләр.
Дидөләр: "Әйткән сүз - аткан ук!.. "
Эшкә тотындылар шунда ук.
Икесенә оя кордылар,
Аны бизәп,
матурладылар...
Китте боларның эш гөрләп,
Күпләргә булырлык үрнәк!
Һәркем эшләде үзенчә,
Аллаһы биргән сәләтенчә.
Куян тырышып үлән ќыйды,
Төлкегә ашарга куйды.
Төлкө ауга йөреп
ит тапты,
Куян алдында йөзе булды якты.
Тик шунысы :
Куян - итне,
Төлке үләнне читкә этте!
Әй, үпкәләштеләр,
кысташтылар,
Соңыннан
кабат дуслаштылар.
Ахырда Куян ит "ашады",
Төлке үлән "чәйни" башлады.
XXX
Нәрсәдә язмамның морале?
Бу хакта уйлыйсы бар әле !
Шәп тамаша
- Гафу үтенәм, син түгелме Сакбай?
Үтеп барган эттән сорады Акбай.
Акбай булмаса да буйга бик зур,
Үзен тотты үтә дә фырт һәм горур.
Моның өчен сәбәбе дә бар иде,
Әйтерсең, аңа бу дөнья тар иде.
Чәч таралган, йоны тора емелдәп,
Муенына тасма ќибәргән бәйләп.
Йөреше нинди тагын – Тәүвис кошы!
Койрыгыннан югарырак башы...
- Син кем, без танышлар түгелбез шикелле?
Ул кимсетүле тавыш бөлөн көлде.
- Танымадың! Ә син минем хәтердә.
Мин - Акбай булам. Үстек бит без бер ќирдә.
Әнә, күрәм, сул колагың китек,
Уйнаганда тешләшкән идек кызык итеп.
- Син булсаң, нишләп бу хәлгә төштең?
Бетләгәнсең, карарлык түгел өстең!
- Исеңдәме, син шәһәргә киттең,
Мин, янәсе, туган якны үз иттем.
Колхозның мөлкәтен сизгер сакладым.
Үземә шуннан зур бәхет тапмадым.
Әйбәт идем ул чакта - яраттылар,
Колхоз таркалды, "иреккә" озаттылар.
- Ә пенсия?
- Анысы бар!
Бер кило сөяк алырлык.
Шуңа да түгелмендер мин танырлык.
Син соң калада ничек гомер иттең?
Ни рәвешле зур дәрәќәгә ќиттең?
- Тәүдә, яшермим, булды бик кыен.
Берәү әйтте "Син түрәлергә сыен!.."
Һәм мин сыендым, таптым ќылы урын.
Ит ашадым, сөякнең алдым зурын...
Кыскасы, сакладым депутат өен,
Көйләп яшәдем тик аның көен.
- Ә соң пенсия?
- Анысы минем мул!
Акчаны санап бетерә алмый кул!
- Ничек?
- Хуќам булгач дәүләт кешесе,
Димәк, мин дә дәүләт хезмәтчесе.
- Миңа ярдәм итсәң иде!
- Картсың инде.
Тешсез эт кызыксындыра кемне?
Мә, ун сум акча, бер сөяк алып аша!..
XXX
Кичә генә булды бу гыйбрәтле тамаша!
Маймыл һәм борчак
/Л.Толстойга ияреп/
Чындырмы, әллә буш сүзме -
Белмим: имеш, берчак
Юл өстенә кемдер коеп
Калдырган бераз борчак.
Бер маймыл моны күргән дә
Бик тиз генә ќыйган, ди.
Алтындай сары бөртекләр,
Нәкь учына сыйган, ди.
Бәлане ята, диләр бит,
Үз аягың астында.
Урман заты кайдан белсен
Бу хакыйкать хакында.
Көтмәгәндә абынган да
Егылмый калган чак-чак.
Шунда ќиргә төшеп киткән
Учындагы бер борчак.
Тиз генә күтәрмәк була
Маймыл шушы бөртекне,
Ләкин төшереп ќибәрә
Берне түгел, ундүртне.
Барысын ќыеп алырга
Ул ќиргәчә иелгән,
Инде борчакның күбесе
Тагын учтан сибелгән...
Моннан соң нишли соң маймыл?
Ачуы чиктән аша!
Бөртөкләрнең барысын да
Тота да ќиргә ата!
Һәм берчә борчакка, берчә
Ачуланып кулына
Маймылыбыз сикерә-атлап
Юл тота урманына.
XXX
Инде нәтиќәгә килик:
Дөрес булдымы бу эш?
Маймыл урынында кеше
Нәрсә эшләргә тиеш?
Тиен
Берчак яшь тиен күрде
Урман читендә кешеләрне.
Һәм ул
шул көннән башлап,
Яшәде гел шушында ашап.
Аны бик тә сөйделәр:
- Әй, матурсың да инде,- диделәр.
Холкын да мактадылар,
Ќилдән, яңгырдан сакладылар.
Онытты ул
туганнарын,
дусларын,
урманда яшәү кануннарын:
Ќитез йөрергә,
Агачтан-агачка сикерергә,
азык эзләргә,
үзенә яр күзләргә...
Булмады бу гадәт юкка:
Әйләнде тиен сорыкортка!
XXX
Әлеге хәл хәтерләтмиме -
Бездә дә бар шундый гадәт,
Куябыз кайчакта балаларны
Шул тиендәй тәрбияләп.
Черки
Шатлык балкыган кояшлы бер көнне
Бәхетсезлек көтте комсыз черкине.
Канга сусап шашынган бу кечкенә
Агулы ерткыч берәүнең битенә
Гайрәтле безелдәп очты да кунды
Һәм..
бармак астында калып сытылды.
XXX
Билдәле моральнең кайда барганы:
Чәчкә атканда ќирдә тыныч тормыш,
Сугыш факелен күтәргән һәркемне
Көтә булыр бары тик шундый язмыш!
РОБАГЫЙЛАР
(РУБАИ)
* * *
Эш арасында язам робагыйлар,
Башыма килгәндә тик шомлы уйлар.
Менә шулай җиңеләйтәм хәлемне –
Сафландырам җанымны һәм тәнемне.
* * *
Гомер бер адым, аны төрлечә үтеп була,
Аз яшәп тә исемеңне мәңгелек итеп була.
Күп яшәп тә дөньядан бер эзсез китеп була,
Тормыш серен, теләсәң, үзеңчә сүтеп була.
* * *
Күпме тирлә, таштан юкә суеп булмый,
Сыер менеп аргымакны узып булмый.
Табигатьтән бирелмәсә рухи сәләт,
Үзең теләп, бөек даһи булып булмый.
* * *
Бу җирне соң минме, әйтче, сөеп туйган:
Иген кыры, чыклы үлән, тып-тын урман...
Бал кортлары бер-бер артлы эштән кайта...
Агу чәчеп адәм шуны итә корбан.
* * *
Түбәтәйле һәр адәм дә егет булмас,
Кеше әйткән һәрбер киңәш үгет булмас.
Түбәтәйсез акыл белән җирдә яшәп,
Күңелдәге яманлыкны җиңеп булмас.
* * *
Киңәш бирү – түгел ишләп камчы үрү,
Әйттең – бетте, калганында юк бер эшең.
Камчы нәрсә, гәнаһ нәрсә, намус нәрсә!..
Буш сүздән бит синең һич тә төшми тешең!
* * *
Хак сүз әйткән өчен ник син сукранлыйсың,
Аннан кукыраймыйсың, сукыраймыйсың.
Туры әйткән, диләр, туганына ярамаган,
Хакыйкатьтән курыккан кеше рухи надан.
* * *
Мөселманга тиеш, ди дин, дүрт-биш хатын.
Ул түләргә тиеш аларның хакын.
Ала - куа, куа - ала, әйтеп талак,
Яшәгән гел ирләр шулай үзен талап.
* * *
Тормыш безгә буп-буш имезлек каптырды,
Йомшак сөйләп, каты урынга яткырды.
Шушы микән әллә иман дигәннәре,
Алдау булса, нәрсә карый пәйгамбәре?
* * *
Бер катлыбыз. Без - үгет, нәсихәт тулы.
Гыйбарәт ал, имеш, алкаш, укы угры...
Тик шунысы: мондый адәм актыклары
Укымый бит безнең язган китапларны.
* * *
Елганы бер җирдә ике кичеп булмый,
Бер үк суны ике тапкыр эчеп булмый.
Бу дөньядан оҗмахка да, тәмугка да
Намус күпереннән башка күчеп булмый.
* * *
Кайгы килсә сиңа, йөрәгеңне телсә,
Тартынма һич, күнелеңне бушат - ела!
Елаганда этлек уйлый алмый кеше,
Җаны, бала кебек, саф һәм ихлас була.
* * *
Ташка карыйм, аның да бит җаны бардыр,
Бәгыре каткандыр, эче тулы зардыр.
Гасырлар язмышын җыйган бит ул күңел,
Бер гомер яшәү дә безгә җиңел түгел!
* * *
Бабам яшәгән җәйләүдә, кымыз эчкән,
Таза булган, җитмешендә сораткан кыз.
Агуланган үлән ашап йөрегән малдан
Кем көтсен хәзер сихәтле, сап-саф кымыз!
* * *
Охшарга теләптер «яңа урыслар»га,
Киң балак киеп йөриләр яшьләр бар да.
Ни кызганыч, аңламыйлар белемнәре
Юклыгын һич чукырлык та ала карга.
* * *
Бу тормышның мәзәкләрен кемнәр аңлар?
Бәхетледер тик уйсыз яшәгән җаннар.
Төннәр буе күзләремә йокы йокмый:
Мескен халкым, тагын ниләр күрәсең бар?
* * *
Көзгедәге болыт яңгыр яудырмас,
Көзгедәге ут бер нәрсә яндырмас...
Сак бул, дус, хыялда туган буш уйлар,
Ышансаң, сине битараф калдырмас.
* * *
Төчкерсә дә «Алла!», кикерсә дә - «Алла!»,
Ничек түзә икән моңа Тәңре үзе?
Күп кабатлап бәндә гонаһ кына җыя,
Сүгенү сүзе түгел бит ул «Алла» сүзе.
* * *
Ахмакны өйрәтү - үлекне терелтү,
Буш нәрсә белән юк нәрсәне бер итү.
Ахмак та, акыллы да бара бер җиргә,
Иң яхшысы - тик үзеңчә гомер итү.
* * *
Кулын сузгач, бер карчыкка акча бирдем:
Тыныч яшәү телә, дидем, син җаныма...
Кичен күрдем, шешә кочып аунап ята,
Хәеремнән шулай килгән иманына.
* * *
Җир шарында берчак тормыш бетәр кебек,
Беткәч, яшәү чыганагы - сулар кибеп.
Тереклекне тергезер тик галәм җиле,
Чит йолдызга бездән калган көлне сибеп.
* * *
Шигьрият дөньясы нинди? Белми беркем.
Ул үзенә җыйган бөтен яшәү күркен.
Кереп батсаң шушы дарья агышына,
Үлгәндә дә үкенмәссең язмышыңа.
* * *
Тагын да бер ел китте теге дөньяга,
Ясин укыдык, ул начар булса да.
Фани дөнья, барыбер, күтәртте бокал,
Ул күз яше, нәфрәт белән тулса да.
* * *
Адәм күңеле шундый: аңа җитми киңлек,
Тишеп үттек җирне, Айга әләм элдек...
Нәрсә булыр ары, әйтү җиңел түгел,
Табигатькә бары телик без түземлек.
* * *
Булды чаклар: ач йөредек - урлашмадык,
Ялангачтан җәфа чиктек - юл басмадык.
Хәзер ач та, ялангач та түгел кеше,
Тик йортына байлык ташый әрлән төсле.
* * *
Бер катлылык, инсафлылык - әйбәт гадәт,
Бу гадәткә ия адәм, белсә әдәп.
Артык гади булу да бик тиз иңкетә:
Югала дан һәм горурлык, абруй бетә.
* * *
Гомер буе дус булмадым хәмер белән,
Яшәлде гел өстән килгән әмер белән
Кая, касә тутырып бир, эчәм әле,
Хәят дөньясына тик бер күчәм әле!
* * *
Тутырып мендәргә бар тормыш хәвефен,
Аптырап, салдым мин башымның астына.
Шикләнәм, йоклагач, бер-бер хәл булыр, дип,
Илемә, җиремә ят куллар хассына.
* * *
Җитте, бүтән язмыйм бер ни, арыдым.
Кемгә кирәкмен? Шул уйга тарыдым.
Тик ни хикмәт! Башымда шыбыр-шыбыр
Миемне изә генә яңа шигырь.
* * *
Имәнгә кара, нинди таза һәм яшь,
Ул да череп ава вакыты җиткәч,
Үшән җан бәхетле, күрсә дә газабын,
Уйламый яши гомернең азагын.
* * *
Сихри тормыш, оҗмах - барысы ялган!
Үлгәч, көтмә, рух кызы йөремәс алдан.
Әйдә, сөйләсеннәр гайбәт артыңда.
Оҗмах ямен җирдә күр син, тартынма!
* * *
Тәмам акылдан язды бу кешелек,
Өмет дигән ярлар бетте ишелеп.
Шулай була, эрен агулаганда
Сау-таза тәнне, яман шеш тишелеп.
* * *
Бел, тормышның гадәтләре бик яман:
Гайбәт, коткы, фәхеш йөри иң алдан.
Саклап булмастыр бер таплангач аңны,
Сал хәмер, юдырсын, булмаса, җанны.
* * *
Яшәмәдем елап, яшәдем җырлап,
Илне, кешеләрне, тормышны зурлап.
Шуңа микән: көннәр калгач таякка,
Артык җан, дип, тамга суктылар, хурлап.
* * *
- Эчү, көчләү, урлашулар, үтерешләр...
Яшьләрнең күбесе начар, килешәм.
Ләкин агачларның тамырлары белән
Ботаклары бергә бәйләнеп үскән.
* * *
Ул талантлы, ул акыллы зат, диләр,
Һәм өстиләр тагын шуны: бик зирәк!
Ә бит чын кеше, кешелекле булу -
Алла бәндәсенә тәүдә шул кирәк.
* * *
Айга мендек, галәмнең серен ачтык,
Башларда хыял, барыбер, тынмаган.
Зөһрә чибәркәй чиләкләрен тотып,
Безнең янга төшәр сыман бер заман.
* * *
Ачуланмыймын мин һич тә анама,
Өйрәтмәде ул мине аламага.
Хаталарым булса, түгел тумыштан,
Мәсәлләр
Сикергәндә уйла кайда төшәсеңне,
Таш атканда кемнең башын тишәсеңне.
Текә таудан шуып төшү жинел дә ул,
Ќаның сөйрәп, уйла, кабат менәсеңне!
ххх
Кемгә тансык мәсәлләр
- чәнечкеле әсәрләр?
Чучка булса патша
Үлгәч урманда соңгы Аю,
Үткәч яшь кою, моңаю,
Чучка утырды менеп тәхеткә:
- Эшләрмен, - дип, - бары сезнең бәхеткә!..
Бу чучка усал иде бик яман,
үзе надан,
Исеме дә гади түгел -
Кабан!
Үзенчә эш башлады патша:
Илдә ирек игълан итте башта,
Ә аннан...
дәүләт шурасын аттырды,
Каршыларны төрмәгә яптырды...
Куып бетергәч бар осталарны,
Үрләтте эштә гел чучкаларны.
Уңда да - чучка, сулда да - чучка,
Биеп тордылар хуќа ни кушса!
Берәүләр аңа хәмер ташыды,
Икенчеләр как тәнен кашыды,
Өченчеләр "Бәллү"не көйләде,
Дүртенчеләр вак гайбәт сөйләде...
Аракы югач хәтерен тәмам,
Барысына ышанды Кабан.
Буш вәгъдәдән ямь тапты,
Кара төн дә аңа булды яп-якты.
Ул арада -
хәстәрлек юклыктан,
ачлыктан, ялангачлыктан,
Урман ќәнлекләре эш ташлый,
Патшага сүз тидерә башлый.
Ә куяннар,
хәтта, карар кылган:
Аерымланып яшәргә булган.
Бу хәбәр килеп ќиткәч Кабанга,
Бирә ул шундый команда:
- Бандитларны ник жәлләп торырга,
Өннәрен туздырырга,
үзлерен кырырга!-
Чучкаларга куш кына андый эш,
Аларда - каты борын, үткер теш...
Әй, куптара болар зур гауга,
Ләкин үзләре эләгә ... ауга!
Ахырда, сүзләрем түгел һич ялган,
Бөтен ямь кача урманнан.
Аламы сабак моннан Чучка,
Үзгәрәме карашы тормышка?
Узгәрсә, чучка булмас иде,
Тәмам шашып котырмас иде.
Эләкке гадәтен дәвам иттерә,
Эшен эшләмичә, эчә, типтерә . . .
Урманны рәхимсез кырктыра,
Бар ќәнлекләрне ут йоттыра.
Моны күреп бүреләр шатлана -
Бөтен урманны басып ала.
Тик тимиләр үзенә патшаның,
Гадәте охшагач Чучканың.
Аның каравы бүтән хайваннар -
Тиеннәр, бурсыклар, куяннар...
Эләгә бүреләр тешенә...
Куркырсың, кермәсен төшеңә!
Ә патша?
Ул һаман тилерә!
Үзен тап Аллага тиң күрә.
ххх
Сүзем шул дошманга һәм дуска:
Тәхеткә якын килмәсен Чучка!
Бизнес
Көтмәгәндә Саескан китте чирләп,
Озак ятты ояда янып-тирләп.
Күзен йомса,
үлем белән саташты.
Күңелендә шик, хафа чиктән ашты.
Аптырагач,
Кәккүк янына китте,
Ахыры, дип, соңгы сәгатем ќитте.
- Дускай, - диде, - зинһар, хәлемә керче ,
Гомерем күпме калган, санап бирче...
Кәккүк әйтте,
исе һич китми генә:
- Күрәм, ут капкан синең итәгеңә.
Бүтән чакта сәлам да бирми идең,
Минем барлыкны гүя белми идең.
- Гафү ит, дускай, бүтән алай итмәм.
Алдыңда башым иеп ярдәм көтәм.
- Ярар, - диде Кәккүк, - мин каршы килмәм.
Тик, бел, хәзер бушның анасы үлгән.
Кирәк икән калган елларың саны,
Тәүдә алга сал син мең сум акчаңны!
- Кит - шаярма, аны алыйм мин кайдан?
- Бизнес заманы, хет менеп ал Айдан!
ххх
Сез сорарсыз: "Нишләгән?" - дип Саескан.
Ќанын сөйрәп, хәер сорарга очкан.
Ишәк – житәкче
Тәңкыйтьләнеп үткәндәге эш,
Урманда башлангач үзгәреш,
Ишәкне иттеләр ќитәкче,
Дан сүзе әйтеп үзе хәтле.
Чумды йомшак кәнәфигә Ишәк,
Үзенчә яшәү аның исәп.
Дүрт-биш киңәшмә була көндә,
Бер мәсьәлә көн тәртибендә:
Үләнне чәчәргәме – юкмы,
Әллә яшәргәме ачлы-туклы?
- Сөрәбезме акланны, ничек?
Әйтегез, - ди Ишәк,- кисеп...
- Сабан-тырма кайдан калырбыз,-
Поши мөгри, - оятка каларбыз.
- Шулайрак шул, - дип ќөпли Ишәк,
- Ул чакта минем башка - күсәк!
- Сөрергә, чәчәргә! Шул сүзем,-
Күзләре усал уйный Үгезнең.
- Чәчик соң,- ди янә Ишәк, -
Тик башкалар су капкан нишләп?
- Сөреп, дымсыз корыса жирләр, -
Кәжә мекерди, - тавык көләр...
- Бик дөрес, - ди Ишәк, - сүзең хак,
Шикләнер урын бар, уйлансак...
- Юк-к! - сүз ала Болан, - чәчик без,
Яңача эшлик, яшик без!
- Мин дә әйтәм шул, шулай кирәк, -
Ишәк елмая, - һәм жәһәтрәк...
Тик шунда Ат каршы төшә,
Ишәк аның белән килешә.
Сөйләнү Һаман дәвам итә.
Үскән үлән дә корып бетә.
ххх
Бәла - ќитәкче булса Ишәк,
Утырса гел ямьсез күшәп,
Уңаен-киресен ќөпләп,
Зыян китереп күпләп!
Карт әтәч кыйссасы
Беркөн шулай ихатада
Янгырады бер тавыш.
Нәрсә булган, нинди оран,
Бармы берәр буталыш?
Хәсби әби хайран калып
Шул якка карап торды.
Аннан кинәт, башын тотып,
Ќиргә чүгеп утырды.
Баксаң, аның, карт әтәче,
Кунган да ќил капкага,
Йолкыш канатларын ќилпеп,
Тирә-якка чаң кага.
- Әй, замана, - Хәсби әби
Укынып алды эчтән. –
Күпме еллар сизелми дә
Теге дөньяга киткән.
Яшь чагында бу әтәчкә
Тиңләшер кош булмады.
Дәртле булгач, тавыклар да
Аны сүзсез тыңлады.
Кешене түгел, кошны да
Таушалта икән заман.
Әтәчнең дә көче бетте,
Кикриге шиңде тәмам.
Тавыклар аңа бакмады,
Дәртсез ќан кемгә кирәк!
Мескен әтәч чак йөреде
Кипкән тәнен өстерәп.
Менә бүген...
Нинди хикмәт?!
Нәрсә булган дөньяга?
Яшь тавыкларны чакырып
Шушы үләт чаң кага...
Аптырады моңа карчык,
Ни уйларга белмәде.
Күпме яшәп ул бу хәлне
Беркайчан да күрмәде.
- Тилергәндер, - диде ахыр,-
Тавыштан башым бетте...
Тотты да бахыр әтәчне
Суярга алып китте.
Бераз баргач, туктап калды,
Кызганыч булды бик тә.
Әйтте: «Заманы шундыйдыр,
Теш тә үтми карт иткә...
XXX
Мәсәлемнең морале шул:
Әйтмимен һич тә көлеп,
Кайбер ирләр, картайдымы,
Була шул әтәч кебек.
Тәнкыйтьче Бурсык
Бөрчак әйтте ќыелышта Бурсык:
- Беттек бит тәмам бурсып,
Яңарыш бара бөтен ќирдә,
Сизелми ул бары бездә.
Күнектек юкка тел чарларга,
Бүтәннәр гаебен барларга.
Ә соң намус?
Ул кем иркендә?
Эшләргә теләми беркем дә.
Уйласаң, ни тора ояты,
Хайваннар шөһрәтен югалтты!
Нәрсә мисалмы? Пажалыста!
Ул, әнә, сезнең үрге очта.
Күпме ята юлда бер агач –
Урманда чын хуќа булмагач!
Шуннан йөри балалар.
Алар шуңа абыналар.
Куян кызы, хәтта, егылган,
Мескенкәй, аягын сындырган...
Бит түрәләр моны күрәләр
Һәм агачны...
урап үтелер.
Урсовет та безне кайгыртмый,
Агачны юлдан алып ыргытмый...
Шунда сүзне бүлдерде Керпе:
- Сөйләгәнең, Бурсык дус, көлке!
Ә үзең, юкмы кулың, көчең,
Агачны алып ташлар өчен!
- Гафү ит, нигә син түгел, ә мин?
- Юк инде, кай ќирем синнән ким?..
Китте ызгыш, кычкырыш!..
Таңга чаклы барды жыелыш.
Ә кайткан чагында һәр хайван
Урап узды агач яныннан.
ххх
Күпләр тәнкыйтьли хәзер
Туры карап күзеңә.
Эшкә килгәндә исә,
Кагылма тик үзенә.
Дуңгызга оят
Ятканда Дуңгыз күләвектә,
Пычракка чумып,
изрәп бик тә,
Янына нидер килеп төште -
Булды бомба шартлаган төсле.
Башын күтәреп бакса Дуңгыз,
Ни күрсен - бер хатын-кыз!
Мондый хәлне күргәнгә тәүләп,
Дуңгыз куйды, хәтта, аны жәлләп.
"Әллә бу, бахыркай, үлде инде!.."
Шул чак тегесе телгә килде.
Әйтте:
- Әй, син, эчергәң бармы? -
Үзе куллары белән пычрак ярды.
Аптырады Дуңгыз: «Бу төшме,
Кешегә соң шулай тиешме?»
Әйтте:
- Мин эчмим хәмер...
- Шулаймы? Ќаныңны теләм хәзер!..
Минекен күпме йоттың, алкаш!
Йә, бир чак кына, авырта баш...
- Мине кем беләндер бутама.
- Яртың кайда, йә бир, буталма!..
Тотынды сүгенергә бу хатын,
Телгә алды алдын,
артын...
Ахыр түзмәде Дуңгыз:
Шундый булмый, - диде, - хатын-кыз.
Синең белән ятып пычракта,
Калуың мөмкин тик оятка!
Һәм китте торып, көенеп,
"Асыл зат" калды
яман сүгенеп.
XXX
Нәрсә сөйли бу мисал сезгә?
Әйтергә кирәк карап күзгә:
Сүз юк, Дуңгыз ярата пычрак,
Бичәләр эчсә, уздыра һәрчак.
Эт һәм Мәче
Эт белән Мәче сугыша,
Нинди гайрәт, нинди көч!
Ә кешеләр кычкырыша:
- Тырна Мәче, Акбай, һөс-с!..
Акбай бозау буе булыр,
Мәче бәяләй зурлык...
Кемгә мактау булыр монда,
Һәм кемгә булыр хурлык?
Мәче сыртын кабарта да,
Басып арт аягына,
Алгысы белән ялпайта
Акбайның, яңагына.
Акбай берни эшли алмый,
Тырнаклар баткач биткә.
Тегесе, усал ысылдап,
Тиз генә ыргый читкә.
Этнең авызы ертылган,
Ќиргә тып-тып кан тама...
Үзе горур, өргән була,
Үзе һаман тукмала.
Ә кешеләр көтә, көлеп,
Эшнең тәмам гаќәбен.
Бу хәл күрсәтмиме икән
Бүгенге көн мәзәген.
ххх
Әй, укучы дустым, сиңа
Әйтер сүзем бер генә:
Фәќига - милләтләр калса
Эт һәм Мәче көненә!
Урман тәрбиясе
Урман мәктәбенең синыф ќитәкчесе
Аю, беткәнлектән ихтыяри көче,
Кайтарып ќибәргәч барлык балаларын,
Чакырып китерде аларның аталарын.
- Мин сезнең белән, - диде ул, - түгел таныш.
Үтенәм, зинһар, аңламагыз яңылыш.
Күбесенчә мәктәпкә аналар килә,
Укытучы аларны гына белә.
Ләкин,
бу безне белми,
дип куанмагыз,
Ягъни буш имезлек кабып юанмагыз.
Сезне беләм балаларыгызга карап,
Турысын әйткәндә, эшләрегез харап!
Улларыгыз тәртипсез,
нишләмә кирәк?
Элек андыйлар була иде бик сирәк.
Дәрескә әзерләнмиләр, эчәләр сыра,
Ә тәмәке - беренче урында тора.
Секс-мекс турында сөйләп тә тормыйм...
Моңа кем гаепле?
Сездән шуны сорыйм.
Нигә түбәнгә карыйсыз:
гажәпме?
Алар шулай кабатлый сезнең гадәтне!
Куян сүз алды:
- Мин малаемны тыям,
Үземне һәрвакыт үрнәк итеп куям.
Чөнки эчмим, тартмыйм, азгын түгелмен.
Сезгә аваздаш минем күңелем.
- Әһә, кем кимерде минең алмагачны?!
Син үзең, малаең! Кичә кич кем качты?..
Син, албасты!.. - Бүре йодрыгын төйнәде.
Куян бирешмәде:
- Үзең фәрештәме?
Эчкән, сүгенгән, сугышкан син түгелме?
Бу яктан улың узып китте үзеңне.
Бүген, явыз, минем малайны тукмаган,
Бөр тешен сындырган,
күзе чак чыкмаган...
- Туктагыз әле, талашмагыз, тилеләр!
Үзегездән тавык көләр, ишетсә әгәр, -
- Төлке гадәтенчә сүз әйтми түзмәде,
Шулай үзенә фикердәшләр эзләде.
Әмма бу һич тә ошамады Бурсыкка.
Әйтте ярып:
- Юхаланасың син юкка!
Күр, нинди булган, ә! Күз бумакчы!
Нәселегез сезнең хәйләкәр һәм
алдакчы...
Әй кыздылар болар! Аю бүлдерде:
- Һәр кайсыгыз үзе турында сөйләп бирде.
Тик булмады төзәлергә сүз бирүче,
Хаталары өчөн ихлас үкенүче...
XXX
Мәкаль әйтә: «Атадан күргән - ук юнган»,
Бу бөек хакыйкатъ килгән бик борыннан.
Тәрбиядә үзең булсаң шып-шыр надан.
Нәрсә көтәргә кала соң яшь буыннан.
Гади табышмак
Бөркен шулай ике егет,
Икесенә бер ат ќигеп,
Киткәннәр кара урманга,
Уртакка утын урларга.
Алганнар алар бер ярты,
Урманчыга - шундый шарты!
Аударганнар агачларны,
Каен һәм карагачларны...
Каравылчы күренмәгәч,
Өлешенә үрелмәгәч,
Шатлыкларыннан бу дуслар,
Әйтә-әйтә матур тостлар,
Шешәне тиз бушатканнар,
Моны бик нык ошатканнар.
Ләкин вакыт бик тиз үткән,
Йөк төяргә чират ќиткән.
Бәхәс киткән!
- Юан баштан
Син тот, ә мин тотам очтан!
- Мине тилегә санама,
син үзең булгач алама!
Сүзләр китергән ызгышка,
Ахыр чиктә кан тузышка.
Ат, утын да онытылган.
Бер "дус" жан биреп котылган.
XXX
Бу хәлгә кирәкми йомгак,
Үтә да гади табышмак:
Бурлыкка корылса дуслык,
Анда булмай намус, ныклык.
Кемгә нәрсә...
Сукыр тычкан, Кыр тычканы очраштылар,
Хәл-әхвәл сораштылар,
дуслаштылар.
Сукыр әйтте:
- Эшләрең ничек, замандаш,
Исәнме балаларың,
ќитәрлекме аш?..
- Эшләр шәп, - диде Кыр тычканы,- дускаем,
Минем бар тик үз мәнфәгатем, үз ќаөм!
Заманнар үзгәрде - безгә килде ирек,
Яшәү серләрен белүдә хәзер ирлек.
Карчыгалар оча иде элек күктә,
Безнең өчен алар булды яман бик тә!
Күпме тычканнарны тотып ашадылар!
Бәхеткә,
үзләрен кырып ташладылар.
Дөньябыз матурланды, рәхәткә чумдык,
Бөтен яклап та, замандаш, уңдык.
Әйтик,
игенче чәчә бодай, арыш...
һәр башак була, кимендә,
бер карыш.
Чыгабыз күмәкләп шуны урырга,
Икенче төрле әйтсәк - уңыш жыярга!
Беребез астан тешләп кырка сабакны,
Икенчөбөз бик тиз генә уа башакны,
Өчөнчебез бөртекләрне ташып тора...
Урак бетүгә келәтләр ташып тора.
һәр тычканга туплыйбыз ун кило азык,
Ярты уңыш безгә һич тә түгел язык...
Әй, мактанды Кыр тычканы,
күкрәк какты,
Азак дусын битәрләүне кирәк тапты.
- Синең урын, - диде, - һаман ќир астында,
Ятасың, сукыр килеш казынып шунда!
Безнең тычканнар сукыр килеш тә
Тик ятмыйлар,
ярыйлар эшкә...
Сукыр тычкан бер үпкәсез көлөп куйды,
Сүздән файда югын белеп, телен тыйды.
Әйтте бары:
- Мин ќирне йомшартып үтәм,
Бер рәттән явыз кортларны да юк итәм.
XXX
Яздым, бугай, аңлашылып торган хәлне,
Эшләмичә ашаучыга азык тәмле.
Эшләүчеләр аз сүзле һәм итәгатьле,
Күзле сукырлар ќибәрә ќирдә ямьне!
Гадәтме, мәзәкме?
Кәккүкнең бу гадәтен барыбыз да белә.
Күрәсең, бу гадәт бик борыннан килә.
Яз життеме,
ќылы яктан кошлар кайта -
Туып-үскән ќир шулай үзенә тарта.
Максатлары олы - балалар үстерү,
Табигатькә ямь һәм өстәмә көч бирү.
Кәккүктә дә юк түгелдер мондый хисләр,
Ул да
нәсел саклау өчен
күрә хәстәр.
Быел да ул гадәтенә тугры калды –
Йомыркасын чит кош оясына салды.
Шуның белән өстеннән төшерде йөкне,
Ялгызлыкта яшәүдән ак бәхет көтте.
Ахыр ,
бәхет килмәгәч,
хәтәр типтерде,
Тилерсә дә, шартына туры китерде.
Ә йомырка?
Аны таң тургае басты,
Таза, жылы, йомшак булды кошның асты.
Тургайның да үз йомыркасы бар иде,
Бәбәй күрергә ул зар-интизар иде.
Әй, куанды, бахыркай, балалар чыккач,
Ана булу дигән изге сәгать суккач.
Тик нәрсә бу?
Йөн чыкмаган ташландык зат
Урын өчен сугыш ачты - әйтү оят!
Ана азык табып ташый,
ал-ял белми,
Хулиганга һич тә бармак яный белми.
Аның саен котырына теге явыз,
Азык таптыра,
һәрвакыт ачык авыз!
Ќитмәсә, "әнисен" чукыштыра башлый,
Аның үз нәниен оядан чыгарып ташлый.
Ашарга, ашарга...
Ояга сыймый хәзер...
Аның өчен ана үләргә әзер!
ххх
Уйлап кара, әй, бәндә, бармы монда
Итәгатълек, шәфкатьлелек һәм дә әдәп?_
Әллә шулай кошларга да бала сөймәс
Хатыннардан күчте микән шушы гадәт?
Табан сурмас өчен
Бер кайгысыз, бер нужасыз
Исе китми бер нигә дә,
Ята иде бер көн Аю.
Урманда шәп күләгәдә,
Күреп калды: бер урыннан
Икенчегә күчә-күчә,
Төрле азык жыеп йөри
Ќирән Әрлән, иренмичә.
Үзе ќитез, үзе өлгер
Булса да бәлекәй генә,
Ару белми, талу белми
Ќирдән ризык чүпли генә.
Әйтте Аю:
- Әй, син, Әрлән,
Минем янга ятып ял ит!
Таш эрерлек эссе көндә
Эшләп жафаланасың ник?
Жавап бирде Әрлән:
- Әле
вакыт түгел ял итәргә.
Буранлы салкын кышны да
Калмады бит күп көтәргә.
- Ха-ха-ха! - дип көлде Аю, -
Миңа карап үрнәк ал син!
Фани дөнья тик бер килә,
Гамьсез, рәхәт яшәп кал син!
Әйтте Әрлән:
- Тиле генә
бу мизгелдә ташлар эшен.
Мин туплыйм азыкны, синдәй
Кышын табан сурмас өчен.
Тамчы
Зур дулкын бәргәндә ярга
Читкә очты да бер Тамчы.
Якында яткан зур гына
Чуерташ астына качты.
Иптәшләре әйтте аңа:
- Әйдә, безгә кушыл кабат!
Бездән башка ялгыз яшәү
Булмас сиңа, бел, бик ансат...
- Юк,юк, - диде горур Тамчы, -
Кабат кушылмам мин сезгә.
Ялыктырды бер туктаусыз
Йөрү ачык диңгездә.
Жил дә тими монда миңа,
Кояш үтми таш астына,
Селкенми дә, сикерми дә
Ятам рәхәт, тыныч кына...
ХХХ
Ќәйнең аяз көне иде,
Кызган иде диңгез ташы,
Дымга әйләнде дә очты –
Юкка чыкты бу фырт Тамчы.
Елга кәм баш?
Юлбарыска килде
Куян, киңәшкә:
- Елың узды. - диде, - мин тотынам эшкә.
Ләкин нәрсәдән башларга,
әйтче, зинһар,
Ел патшасы булуның нинди сере бар?..
Көлде Юлбарыс. тетрәп куйды тирә-як:
- Синме патша, әй, куркак ќан, салпы колак!
Мин булып мин елны чак тәртиптә тоттым,
Синең бит чикерткәдән дә оча котың!
- Соң нишләргә? Ел башланды,
юл юк артка.
Тәќрибәңне өйрәт, сүзне кире какма!..
Куян зары ошады Юлбарыска:
- Син бүрегә әйлән, ягьни яңа урыска.
Әмма үзеңне патшага санама,
Патшаларга хәзер караш алама.
Киеп ќибәр кызыл пинжәк,
кара ыштан...
Кыюлык өчен кесәңдә булсын пушкаң...
Усаллык кирәк - иң мөһиме шул.
Минем кебек каты куллы бул!
- Ә мир ни әйтер?
- Таптың сүз, тиле!
Узе нинди, шундый аның иле.
Мин бетердем "халык өчән" дигән сүзне,
Дөньясын кайгыртсын һәркем үзе!
Яшәү рәтен теләсә ничек тапсын,
Тик...түрәләр кесәсенә акча аксын!
- Тукта, бу бит гаделсезлек, шаярмачы!
- Ахмак, үзе шулай куша илнең Башы.
Шушы максатны үстерү - синең бурыч,
Моны булдыра ала тик Бүре - яңа урыс!
- Димәк, атыш, үтерешләр дәвам итә?
- Әй, кылый, сине дә шул хәлләр көтә.
Шуның өчен сиңа кирәк бүре булу,
кансыз булу, ќансыз булу,
кире булу...
Бу сүзләргә Куян тәмам аптырады,
Аптыраудан буыннары калтырады.
- Юк, - диде ул, - миңа кулай түгел бу эш!
Быелгы ел песигә хас, аңа тиеш.
Бүренеке кебек яна аның күзе,
Сырт кабартып,
тырнашырга оста үзе.
Кирәк чакта шаяра һәм уйный белә,
Иркәләнеп, койрыгын да болгый белә...
ХХХ
Әйтерем шул: Куяннан тик исем калды,
Ел тезгенен ата песи кулга алды...
Ниләр күрер газиз башлар аның белән,
Мәсәлемне өзеп торам шуның белән.
Үз үлчәме
Берчак Үгез азык эзләп йөри иде,
Тауга менеп килгән Кырмысканы күрде.
Һәм сорады аннан, бик нык өметләнеп:
- Тау астында үлән әйбәт үскәнме? - дип.
Ќавап бирде Кырмыска аңа:
- Ходай бирде.
Куе үлән күмеп китте бөтен ќирне.
Үзе яшел, үзе шундый тәмле исле,
Хәзер инде тездән биек булып үсте...
Бу хәбәрдән Үгез тәмам күңелләнде,
Түбәндәге акланга табан юнәлде.
Әмма... килгәч, ышанмады күзләренә:
Үләннәр тик яңа шытып килә генә.
Алданган Үгез бик нык ачуланды,
Үкерүгә бөтен дөнья калтырады!
Аңа очып килде шунда күк Күгәрчен
/Иң кыюы монда шул булган, күрәсең!
- Тукта, - диде, - кызма, дускай, син юк өчен,
Әйтте бит ул үлән хакында дөресен.
Ләкин, бел, һәркемнең була үз үлчәме:
Монда үлән бик биек...
кырмыска өчен!
Файдалы узгәреш
Үзгәреш башлангач Төлке
Тиз тапты ќүнен:
Тавык фермасы янына
Күчерде өнен.
Ул бит хәйләлеге белән
Дан тотмый юкка;
Кагылмый гына яшәде
Тәүдә тавыкка.
Бик игьтибарлап күзәтте
Ферма тирәсен:
Теләк булса, төннәрен дә
Күпне күрәсең.
Ачыклады һәр нәрсәне
Сузмый озакка.
Сарайлар бикләнми икән
Төнен йозакка.
Көндез хатын-кызлар килә
Кош ашатырга.
Кичен каравылчы килә
Эчеп ятырга,
Каралтылар тузып беткән –
Ачык та тишек.
Тавыклар ничек үлмидер
Кыш көне өшеп!
Ниһаять, ул тәвәкәлләп
Китте сунарга.
Уйларының дөреслеген
Эштә сынарга.
Беренче ау әйбәт үтте
Беркем күрмәде.
Хәтта, шунда аунап яткан
Эт тә өрмәде.
Шулай тавык ботларын ул
Көн дә кимерде.
Өненә сыймый башлады -
Хәтәр симерде.
Тора-бара ул бу эштә
Тәмам остарды.
Башка төлкеләргә тотып
Сатты кошларны.
Зурайтты, бизәде өнен,
«Кызлар» китерде.
Бүтәннәрне хайран итеп,
Эчте, типтерде.
Ә соң ферма?
Ферма яши.
Алмыйк көлкегә;
Аның кирәге бар хәзер
Бары төлкегә.
ххх
Бу мәсәлдә күз уңында
Тоттым мин кемне?
Яңа урыслар нәкь шулай
Талыйлар илне.
Юаш маэмай
Ул белсә дә үз милләтен,
Нәселе ниндилеген,
Анлата алмый иде һич
Бу дөньяда кемлеген.
Көчек чагында аны бер
Ир өйгә алып кайткан.
Күп тә үтми, юаш, диеп,
Чүплеккә илтеп аткан.
Шул көннән алып кешеләр
Аңа бары «эт» диләр,
"Якын китерә күрмәгез,
Өсте тулы бет!" - диләр.
Кайда нәрсә таба ала,
Шуның белән тукланып,
Яшәде ул төрле ќирдә,
Куылып һәм тукмалып.
Юкка-барга өрмәде дә,
Тешләмәде беркемне.
Мәрхәмәт күрсәтерләр, дип,
Өмет итте һәр көнне.
Олылар типкәләп куды,
Балалар үчекләде.
Кем гөнә аның өстенә
Пычрак сулар сипмәде!
Ниһаять, шуны аңлады:
"Болай ничек яшәргә?
Усал бәндәләрнең үзен
Кирәк икән тешләргә!"..
Уйланган уй - эшләнгән эш,
Ул ырылдап куркытты.
Кайчагында тешләп алды,
Сикереп ќиргә екты.
Инде бу бичара эткә
Башка исем таптылар.
- Котырган! - дип, бер иртәдә
Тоттылар да аттылар.
XXX
Укучым, син игътибар ит
Шушы гади мисалга:
Гел учекләсәң, әйләнә
Юаш эт тә усалга.
Уйлыйсы бар әле...
Белегез,
һич тә түгел көлке -
Бер көнне Куян белән Төлке
Очраштылар,
хәл белештеләр,
Бергә яшәргә килештеләр.
Дидөләр: "Әйткән сүз - аткан ук!.. "
Эшкә тотындылар шунда ук.
Икесенә оя кордылар,
Аны бизәп,
матурладылар...
Китте боларның эш гөрләп,
Күпләргә булырлык үрнәк!
Һәркем эшләде үзенчә,
Аллаһы биргән сәләтенчә.
Куян тырышып үлән ќыйды,
Төлкегә ашарга куйды.
Төлкө ауга йөреп
ит тапты,
Куян алдында йөзе булды якты.
Тик шунысы :
Куян - итне,
Төлке үләнне читкә этте!
Әй, үпкәләштеләр,
кысташтылар,
Соңыннан
кабат дуслаштылар.
Ахырда Куян ит "ашады",
Төлке үлән "чәйни" башлады.
XXX
Нәрсәдә язмамның морале?
Бу хакта уйлыйсы бар әле !
Шәп тамаша
- Гафу үтенәм, син түгелме Сакбай?
Үтеп барган эттән сорады Акбай.
Акбай булмаса да буйга бик зур,
Үзен тотты үтә дә фырт һәм горур.
Моның өчен сәбәбе дә бар иде,
Әйтерсең, аңа бу дөнья тар иде.
Чәч таралган, йоны тора емелдәп,
Муенына тасма ќибәргән бәйләп.
Йөреше нинди тагын – Тәүвис кошы!
Койрыгыннан югарырак башы...
- Син кем, без танышлар түгелбез шикелле?
Ул кимсетүле тавыш бөлөн көлде.
- Танымадың! Ә син минем хәтердә.
Мин - Акбай булам. Үстек бит без бер ќирдә.
Әнә, күрәм, сул колагың китек,
Уйнаганда тешләшкән идек кызык итеп.
- Син булсаң, нишләп бу хәлгә төштең?
Бетләгәнсең, карарлык түгел өстең!
- Исеңдәме, син шәһәргә киттең,
Мин, янәсе, туган якны үз иттем.
Колхозның мөлкәтен сизгер сакладым.
Үземә шуннан зур бәхет тапмадым.
Әйбәт идем ул чакта - яраттылар,
Колхоз таркалды, "иреккә" озаттылар.
- Ә пенсия?
- Анысы бар!
Бер кило сөяк алырлык.
Шуңа да түгелмендер мин танырлык.
Син соң калада ничек гомер иттең?
Ни рәвешле зур дәрәќәгә ќиттең?
- Тәүдә, яшермим, булды бик кыен.
Берәү әйтте "Син түрәлергә сыен!.."
Һәм мин сыендым, таптым ќылы урын.
Ит ашадым, сөякнең алдым зурын...
Кыскасы, сакладым депутат өен,
Көйләп яшәдем тик аның көен.
- Ә соң пенсия?
- Анысы минем мул!
Акчаны санап бетерә алмый кул!
- Ничек?
- Хуќам булгач дәүләт кешесе,
Димәк, мин дә дәүләт хезмәтчесе.
- Миңа ярдәм итсәң иде!
- Картсың инде.
Тешсез эт кызыксындыра кемне?
Мә, ун сум акча, бер сөяк алып аша!..
XXX
Кичә генә булды бу гыйбрәтле тамаша!
Маймыл һәм борчак
/Л.Толстойга ияреп/
Чындырмы, әллә буш сүзме -
Белмим: имеш, берчак
Юл өстенә кемдер коеп
Калдырган бераз борчак.
Бер маймыл моны күргән дә
Бик тиз генә ќыйган, ди.
Алтындай сары бөртекләр,
Нәкь учына сыйган, ди.
Бәлане ята, диләр бит,
Үз аягың астында.
Урман заты кайдан белсен
Бу хакыйкать хакында.
Көтмәгәндә абынган да
Егылмый калган чак-чак.
Шунда ќиргә төшеп киткән
Учындагы бер борчак.
Тиз генә күтәрмәк була
Маймыл шушы бөртекне,
Ләкин төшереп ќибәрә
Берне түгел, ундүртне.
Барысын ќыеп алырга
Ул ќиргәчә иелгән,
Инде борчакның күбесе
Тагын учтан сибелгән...
Моннан соң нишли соң маймыл?
Ачуы чиктән аша!
Бөртөкләрнең барысын да
Тота да ќиргә ата!
Һәм берчә борчакка, берчә
Ачуланып кулына
Маймылыбыз сикерә-атлап
Юл тота урманына.
XXX
Инде нәтиќәгә килик:
Дөрес булдымы бу эш?
Маймыл урынында кеше
Нәрсә эшләргә тиеш?
Тиен
Берчак яшь тиен күрде
Урман читендә кешеләрне.
Һәм ул
шул көннән башлап,
Яшәде гел шушында ашап.
Аны бик тә сөйделәр:
- Әй, матурсың да инде,- диделәр.
Холкын да мактадылар,
Ќилдән, яңгырдан сакладылар.
Онытты ул
туганнарын,
дусларын,
урманда яшәү кануннарын:
Ќитез йөрергә,
Агачтан-агачка сикерергә,
азык эзләргә,
үзенә яр күзләргә...
Булмады бу гадәт юкка:
Әйләнде тиен сорыкортка!
XXX
Әлеге хәл хәтерләтмиме -
Бездә дә бар шундый гадәт,
Куябыз кайчакта балаларны
Шул тиендәй тәрбияләп.
Черки
Шатлык балкыган кояшлы бер көнне
Бәхетсезлек көтте комсыз черкине.
Канга сусап шашынган бу кечкенә
Агулы ерткыч берәүнең битенә
Гайрәтле безелдәп очты да кунды
Һәм..
бармак астында калып сытылды.
XXX
Билдәле моральнең кайда барганы:
Чәчкә атканда ќирдә тыныч тормыш,
Сугыш факелен күтәргән һәркемне
Көтә булыр бары тик шундый язмыш!
РОБАГЫЙЛАР
(РУБАИ)
* * *
Эш арасында язам робагыйлар,
Башыма килгәндә тик шомлы уйлар.
Менә шулай җиңеләйтәм хәлемне –
Сафландырам җанымны һәм тәнемне.
* * *
Гомер бер адым, аны төрлечә үтеп була,
Аз яшәп тә исемеңне мәңгелек итеп була.
Күп яшәп тә дөньядан бер эзсез китеп була,
Тормыш серен, теләсәң, үзеңчә сүтеп була.
* * *
Күпме тирлә, таштан юкә суеп булмый,
Сыер менеп аргымакны узып булмый.
Табигатьтән бирелмәсә рухи сәләт,
Үзең теләп, бөек даһи булып булмый.
* * *
Бу җирне соң минме, әйтче, сөеп туйган:
Иген кыры, чыклы үлән, тып-тын урман...
Бал кортлары бер-бер артлы эштән кайта...
Агу чәчеп адәм шуны итә корбан.
* * *
Түбәтәйле һәр адәм дә егет булмас,
Кеше әйткән һәрбер киңәш үгет булмас.
Түбәтәйсез акыл белән җирдә яшәп,
Күңелдәге яманлыкны җиңеп булмас.
* * *
Киңәш бирү – түгел ишләп камчы үрү,
Әйттең – бетте, калганында юк бер эшең.
Камчы нәрсә, гәнаһ нәрсә, намус нәрсә!..
Буш сүздән бит синең һич тә төшми тешең!
* * *
Хак сүз әйткән өчен ник син сукранлыйсың,
Аннан кукыраймыйсың, сукыраймыйсың.
Туры әйткән, диләр, туганына ярамаган,
Хакыйкатьтән курыккан кеше рухи надан.
* * *
Мөселманга тиеш, ди дин, дүрт-биш хатын.
Ул түләргә тиеш аларның хакын.
Ала - куа, куа - ала, әйтеп талак,
Яшәгән гел ирләр шулай үзен талап.
* * *
Тормыш безгә буп-буш имезлек каптырды,
Йомшак сөйләп, каты урынга яткырды.
Шушы микән әллә иман дигәннәре,
Алдау булса, нәрсә карый пәйгамбәре?
* * *
Бер катлыбыз. Без - үгет, нәсихәт тулы.
Гыйбарәт ал, имеш, алкаш, укы угры...
Тик шунысы: мондый адәм актыклары
Укымый бит безнең язган китапларны.
* * *
Елганы бер җирдә ике кичеп булмый,
Бер үк суны ике тапкыр эчеп булмый.
Бу дөньядан оҗмахка да, тәмугка да
Намус күпереннән башка күчеп булмый.
* * *
Кайгы килсә сиңа, йөрәгеңне телсә,
Тартынма һич, күнелеңне бушат - ела!
Елаганда этлек уйлый алмый кеше,
Җаны, бала кебек, саф һәм ихлас була.
* * *
Ташка карыйм, аның да бит җаны бардыр,
Бәгыре каткандыр, эче тулы зардыр.
Гасырлар язмышын җыйган бит ул күңел,
Бер гомер яшәү дә безгә җиңел түгел!
* * *
Бабам яшәгән җәйләүдә, кымыз эчкән,
Таза булган, җитмешендә сораткан кыз.
Агуланган үлән ашап йөрегән малдан
Кем көтсен хәзер сихәтле, сап-саф кымыз!
* * *
Охшарга теләптер «яңа урыслар»га,
Киң балак киеп йөриләр яшьләр бар да.
Ни кызганыч, аңламыйлар белемнәре
Юклыгын һич чукырлык та ала карга.
* * *
Бу тормышның мәзәкләрен кемнәр аңлар?
Бәхетледер тик уйсыз яшәгән җаннар.
Төннәр буе күзләремә йокы йокмый:
Мескен халкым, тагын ниләр күрәсең бар?
* * *
Көзгедәге болыт яңгыр яудырмас,
Көзгедәге ут бер нәрсә яндырмас...
Сак бул, дус, хыялда туган буш уйлар,
Ышансаң, сине битараф калдырмас.
* * *
Төчкерсә дә «Алла!», кикерсә дә - «Алла!»,
Ничек түзә икән моңа Тәңре үзе?
Күп кабатлап бәндә гонаһ кына җыя,
Сүгенү сүзе түгел бит ул «Алла» сүзе.
* * *
Ахмакны өйрәтү - үлекне терелтү,
Буш нәрсә белән юк нәрсәне бер итү.
Ахмак та, акыллы да бара бер җиргә,
Иң яхшысы - тик үзеңчә гомер итү.
* * *
Кулын сузгач, бер карчыкка акча бирдем:
Тыныч яшәү телә, дидем, син җаныма...
Кичен күрдем, шешә кочып аунап ята,
Хәеремнән шулай килгән иманына.
* * *
Җир шарында берчак тормыш бетәр кебек,
Беткәч, яшәү чыганагы - сулар кибеп.
Тереклекне тергезер тик галәм җиле,
Чит йолдызга бездән калган көлне сибеп.
* * *
Шигьрият дөньясы нинди? Белми беркем.
Ул үзенә җыйган бөтен яшәү күркен.
Кереп батсаң шушы дарья агышына,
Үлгәндә дә үкенмәссең язмышыңа.
* * *
Тагын да бер ел китте теге дөньяга,
Ясин укыдык, ул начар булса да.
Фани дөнья, барыбер, күтәртте бокал,
Ул күз яше, нәфрәт белән тулса да.
* * *
Адәм күңеле шундый: аңа җитми киңлек,
Тишеп үттек җирне, Айга әләм элдек...
Нәрсә булыр ары, әйтү җиңел түгел,
Табигатькә бары телик без түземлек.
* * *
Булды чаклар: ач йөредек - урлашмадык,
Ялангачтан җәфа чиктек - юл басмадык.
Хәзер ач та, ялангач та түгел кеше,
Тик йортына байлык ташый әрлән төсле.
* * *
Бер катлылык, инсафлылык - әйбәт гадәт,
Бу гадәткә ия адәм, белсә әдәп.
Артык гади булу да бик тиз иңкетә:
Югала дан һәм горурлык, абруй бетә.
* * *
Гомер буе дус булмадым хәмер белән,
Яшәлде гел өстән килгән әмер белән
Кая, касә тутырып бир, эчәм әле,
Хәят дөньясына тик бер күчәм әле!
* * *
Тутырып мендәргә бар тормыш хәвефен,
Аптырап, салдым мин башымның астына.
Шикләнәм, йоклагач, бер-бер хәл булыр, дип,
Илемә, җиремә ят куллар хассына.
* * *
Җитте, бүтән язмыйм бер ни, арыдым.
Кемгә кирәкмен? Шул уйга тарыдым.
Тик ни хикмәт! Башымда шыбыр-шыбыр
Миемне изә генә яңа шигырь.
* * *
Имәнгә кара, нинди таза һәм яшь,
Ул да череп ава вакыты җиткәч,
Үшән җан бәхетле, күрсә дә газабын,
Уйламый яши гомернең азагын.
* * *
Сихри тормыш, оҗмах - барысы ялган!
Үлгәч, көтмә, рух кызы йөремәс алдан.
Әйдә, сөйләсеннәр гайбәт артыңда.
Оҗмах ямен җирдә күр син, тартынма!
* * *
Тәмам акылдан язды бу кешелек,
Өмет дигән ярлар бетте ишелеп.
Шулай була, эрен агулаганда
Сау-таза тәнне, яман шеш тишелеп.
* * *
Бел, тормышның гадәтләре бик яман:
Гайбәт, коткы, фәхеш йөри иң алдан.
Саклап булмастыр бер таплангач аңны,
Сал хәмер, юдырсын, булмаса, җанны.
* * *
Яшәмәдем елап, яшәдем җырлап,
Илне, кешеләрне, тормышны зурлап.
Шуңа микән: көннәр калгач таякка,
Артык җан, дип, тамга суктылар, хурлап.
* * *
- Эчү, көчләү, урлашулар, үтерешләр...
Яшьләрнең күбесе начар, килешәм.
Ләкин агачларның тамырлары белән
Ботаклары бергә бәйләнеп үскән.
* * *
Ул талантлы, ул акыллы зат, диләр,
Һәм өстиләр тагын шуны: бик зирәк!
Ә бит чын кеше, кешелекле булу -
Алла бәндәсенә тәүдә шул кирәк.
* * *
Айга мендек, галәмнең серен ачтык,
Башларда хыял, барыбер, тынмаган.
Зөһрә чибәркәй чиләкләрен тотып,
Безнең янга төшәр сыман бер заман.
* * *
Ачуланмыймын мин һич тә анама,
Өйрәтмәде ул мине аламага.
Хаталарым булса, түгел тумыштан,
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.