Latin

Ир Җылысы - 4

Süzlärneñ gomumi sanı 1255
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 837
44.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
— Ай-яй, кояшы шәп бүген! Күзне ничек чагылдыра! — дигән булды Сәкинә, күзләрен кыскалап. Үз йомшаклыгына җаны үртәлеп, кинәт кенә башын чөеп җибәрде дә, дәртле, шаян тавыш белән җырын дәвам итте:
Әй Наласа, Наласа ла,
Наласаны су баса,
Наласаның кызларына
Кияү чыкмый лабаса ...
... Сәкинәнең гармунда уйнавын авылдагы бүтәннәр түгел, хәтта Хәйдәре дә белми, сизми калды бугай. Бу шөгыль бары тик ир-егетләргә генә хас дип күңеленә беркеткән хатын тальянында гомер-бакый кача-поса гына уйнап килде. Хатын-кызга, бигрәк тә әни кешегә, гармун тартып җырлап утыру ниндидер оят бер эш кебек тоелып, бу һөнәре барлыгын сер итеп шактый озак саклады ул. Тик газиз баласы Әнвәрдән генә яшереп кала алмады.
... Кичен бәрәңге бакчасы аша уеннан кайтып килгән Әнвәр көтелмәгән хәлдән каушады да калды ул чакта. Мунчадан көй агыла иде. Малайның коты очты. Кояш баегач, кара мунчада җырлап-биеп утырган җен-пәриләр турында аның әллә никадәр әкият ишеткәне бар иде. Мөгаен, шулардыр! Ул — җиргә сеңде. Буразналар арасына посып, мунчадан ишетелгән серле хикмәтне шактый озак тыңлап ятты. Кара, кара! Җеннәр дә татар көйләрен белә икән бит! Әнисе җырларга яраткан «Баламишкин», «Арча»ларны сиптерәләр генә!
Куркуы бераз басыла төшкәч, бисмиллаларын укып, тәрәзәсеннән күз салырга да батырчылыгы җитте. Мунча эче кап-караңгы һәм берни дә күренми иде. Кинәт, көтмәгәндә, ишеге шыгырдап ачылды да, аннан ... әнисе килеп чыкмасынмы!? Җеннәрнең кеше кыяфәтенә кереп, зыян салып йөрүләре турындагы имеш-мимеш хәтерендә яңарып, малай чырылдап кычкырып җибәрде. «Җен» кисәк борылды да әнисе тавышы белән аңа дәште:
— Кайттыңмы, улым? Нигә шулай кычкырасың? Әйдә, ашатам үзеңне, карының ачкандыр, — дип, Әнвәргә атлады.
Малайның йөрәге бугазына ук килеп бөялде.
— Җеннәр... Мунчада... Бииләр... җырлыйлар... — дип, тотлыга-тотлыга сөйләнде дә сөйләнде.
Сәкинә, төенчеген чишеп, тальян гармунын күрсәткәч кенә малай бераз тынычлана төште, аннан:
— Уйна! — дип, анасына сарылды.
Буразналар арасыннан сак кына «Әнисә», «Әпипә»ләр агылды ...
Ана белән баланың уртак сере барлыкка килде. Икәвесе генә аулакта калган чакларда, теге тальян да сандыктан чыгарылып, Сәкинә Әнвәрне гармунда өйрәтә башлады. Тик сугыш башлангач, бу шөгыль үзеннән-үзе онытылды.
Тальян гармун янә сандыкка бикләнде ...
* * *
Шәләңгер дигәннәре илле-алтмыш йортлы кечкенә генә авыл икән. Иң башта Нуранияләр өенә сугылырга булдылар. Күрше килене әти-әнисенең хәл-әхвәлен белешүләрен бик үтенгән иде. Алар килгәч, өстәлгә самавыр менде, тирләп-пешеп бер-ике чыныяк кишер чәе чүмерделәр, мичкә тәгәрәткән бәрәңгеләре телеңне йотарлык тәмле иде.
Почмак яктагы сәкедә ятучыга Әнвәр баштарак игътибар да итмәгән икән. Тегесе торып утыргач, сәер күренешкә аптырап, малай бөтенләй телсез калды. Аяксыз-кулсыз уң ягына авып китүдән курыккандай, сул кулы белән сәке читенә чытырдатып ябышкан егетне күргәч, Сәкинә үзе дә бермәл аптырап торды, тиз генә һушын җыеп, исәнләшергә ашыкты:
— Нихәл, Нури, тереләсеңме?
Егет, ябык, ак чыраена бер дә туры килмәгән көр тавыш белән аңа җавабын бирде:
— Ә-ә-ә! Наласалар килгән икән! — дип, галәмәт олы, зур учын Әнвәргә сузды.
— Оһо-һо! Я, егет, кызлар озата башладыңмы инде? — дип, аның аркасын шапылдатты.
italki
Аннары сәке астыннан үрелеп таягын тартып чыгарды да, җитез генә күтәрелеп, әле чатанлап, әле тыраклап-титаклап ишеккә таба юнәлде. Тәрәзәдән күзләп торган Әнвәрне шаккатырган тагын бер хәл булды: Нури, ялт кына күлмәген салып атып, аркасын, күкрәген, битен, уч-уч кар алып, уа, ышкый башлады.
Юк, мескен түгел иде бу егет! Көч-куәте һаман да ташып торган яралы арсланнарга тиң ниндидер тыелгысыз күтәренке рухка, эчтән ургылып чыккан дәрт-дәрманга ия иде ул.
Ниһаять, чират гармунга да җитте. Аны тотып кайсы йортка барып керергә, авылдагы кемнең бәрәңгегә алмаштыру мөмкинлеге булуы турында хуҗалар белән киңәшләшү киткәч кенә, Нури, никтер, сүзсез торды, соңрак, кыюсыз гына, тамак кырып куйды.
Аннары:
— Әни, гармун миңа калсын әле, — дип, өмет тулы сагышлы күзләрен әнисенә төбәде.
Бар да тып-тын калды. Әллә нинди уңайсыз, читен бер тынлык иде бу.
... Ике капчык бәрәңге салынган чананы тартып Наласага таба атлаганда да шул җайсыз тынлыктан арына алмадылар алар. Әнвәр еш-еш борынын тартты, мыш-мыш килеп, дәшми-тынмый гына чананы этте дә этте.
Ана белән улны тоташтырып торган теге уртак сер дә иртәнге томандай таралды, эреде, юкка чыкты кебек ...
* * *
Көннәр, төннәр, айлар, еллар үтте дә китте ...
Әнвәр үсте, башта — егет, аннан ир дә булды. Сугыш хатирәләре дә акрынлап онытыла, хәтердән җуела барды. Тик теге гармун, ике капчык бәрәңгегә алмашкан тальян гармун мәңге-мәңгегә күңел түрендә калды аның. Кызганыч иде ул, бик-бик кызганыч иде! Кулсыз солдатның шүрлегендә ята-ята, мөгаен, әллә кайчан телләре күгәреп, тавышлары карлыгып беткәндер инде аның. Сәкинәнең чанага утырып уйнаган теге көе дә ул гармунның иң соңгы җыры, соңгы сулышы булган, ахры.
Шунысы гаҗәп: әнисе бервакытта да тальянны исенә төшермәде, сагынып хәтергә дә алмады. Ничек шулай бик тиз оныта алды соң ул аны? Әллә йөрәген әрнетмәс өчен, уйламаска тырышуы гына булдымы?
Шулай да, авырып урын өстенә егылгач, ябыгып, бөрешеп беткән карчык Әнвәргә соңгы теләген җиткерде:
— Гармунда уйныйсым килә!
Әнвәре сикереп торды.
— Хәзер табып китерәм, әни!..
Сәкинә, күзләрен йомып, хәлсез бармакларын хәрәкәтләндерә башлады, күңеле белән ниндидер көй бормаларын исенә төшерергә тырышты, тик бармаклары, кирәкле гармун телен таба алмагандай, һаман эзләнде, буталды, ялгышты, аннары бөтенләй хәрәкәтсез калды.
— Теге гармун булмагач... Кирәкмәс инде ...
Әнвәр уянып киткәндәй булды.
Табарга! Табарга кирәк ул гармунны! Тальянга җан керсә, әнисе дә терелер дигән хыялый уйлар бөтен аңын биләп алды да аны юлга чыгарга этәрде.
... Күршедәге килен инде күптән калада яши иде, хәтта төс-кыяфәте дә хәтердән җуелып беткән. Әнвәр берәүдән дә сорашмады, җыенды да Шәләңгергә таба юл алды, андагы кайбер танышларын исенә төшерергә тырышып атлады да атлады.
... Наласа мәктәбенә, бишенче сыйныфтан башлап, ел саен бер-ике Шәләңгер укучысы өстәлеп килә иде ул чакта. Барысы да озын буйлы, көчле, таза малайлар иде. Физкультура дәресенә тезелгәндә, стройда беренче булып шулар торыр иде. (Шәләңгердә әллә кызлар бик сирәк туганмы, алары, никтер, юньләп хәтерендә дә калмаган аның.) Уку ягыннан әллә ни алдынгылардан булмасалар да, чаңгы-шахмат ярышларында Шәләңгерләрне җиңгән берәр кеше булды микән? Юк, хәтерләми Әнвәр. Аз сүзле, сабыр, эшчән малайлар иде алар: Миндияр, Габдуллаҗан, Рафаэльләр ...
...Сәкинә теге чакта гармунда уйнаган урынга җиткәч, Әнвәр туган авылына борылып карады.
Әнә ул — Наласа! Куе яшеллек арасында калай түбәле төзек йортлары ничек кукраеп утыра аның. Әнә, авылдан читтәрәк, Рәбига чишмәсе... Чәберкә елгасыннан башланып киткән Югароч урамнарындагы җанлылык моннан ук күренеп тора. Болайрак — Балтай чишмәсе, тагын да арырак — Аю тавы, аннан түбәнрәк — зыярат... Барысы да якын, бик-бик кадерле икән бит!
... Әмма Шәләңгерне тапмады ул . Бакчалары, җимеш агачлары исән, читтәрәк зыяраты шаулап утыра... Тик авыл — юк. Авыл таралган иде. Габдуллаҗан, Рафаэль, Миндиярларны таш шәһәр үзенә суырып алган ...
Шәләңгер дигән авыл ерак-ерактагы үткәндә генә калган ...
* * *
Гармун тавышы Әнвәрне урамга әйдәде.
Йа Хода! Мондагы җыр, шаян сүз, дәртле биюләр! Тальян тавышы бөтен Казанны әсир итеп, иң туң йөрәкләрне дә үзенә буйсындырып өлгергән икән бит. Ул, шул җыр-моңга кушылып йөзгән халык агымына ияреп, шәһәр үзәгенә дә килеп чыкты.
Кабан күле, Театр мәйданы янында гармун моңы тагын да үсте, тагын да көчәйде. Кинәт ... бер мизгелгә генә дөнья тынып калды кебек ...
Куәтле микрофон тавышы бөтен Казанга хуҗа әнә:
— «Уйнагыз, гармуннар!» дип исемләнгән халык талантлары концертын дәвам итәбез!
Әнвәр дә сәхнәгә якынрак килде. Шулчак милли киемдәге гармунчылар арасыннан күкрәге орден-медальләр белән тулган берәү аерылды да, шактый гына аксый төшеп, сәхнә уртасына чыкты. Конферансье егет аңа урындык тәкъдим итте, бик җитез кыланып, алдына гармунын да китереп куйды.
Кемнәрдер канәгатьсезлек белдереп пышылдашып алды: егет картка тальянны дөрес ягы белән тоттырмаган иде. Әнвәр дә борчылды.
— Телле ягы — уңга, бакасы — сулга булырга тиеш! — дип, әздән генә кычкырып җибәрмәде.
Әмма карт тыныч иде. Ул, ашыкмый-кабаланмый гына, сул кулы белән уң җиңнән күренеп торган тимер башлы ниндидер ыргакны гармун каешына беркетеп куйды.
Әнвәр тынсыз калды — картның уң кулы юк иде.
Менә ул, шаян елмаеп, халыкка карап күз кысты да тальянын тартып җибәрде. Гармун күрекләре арасына сыеша алмыйча ташып чыккан илаһи, моңлы аһәң, күзгә күренми торган ниндидер серле дулкыннарга уралып, әле күккә күтәрелде, әле кояш нурлары белән үбешеп, киредән җиргә сибелде:
Өздереп гармун уйныйлар
Наласа авылында-а-а,
Сагнуларым, сагышларым
Бу моңлы җырларымда ...
Халык тантана итте, үзләре дә сизмичә, кулсыз гармунчының көенә кушылып җыр сузды:
Наласаның күлләрендә
Тезелеп йөзә аккошлар.
Үсеп җиткәч, чит җирләрдә
Йөртә безне язмышлар ...
Мәйданда патшалык иткән шушы моң агышында әнисенең тавышы да яңгырап-яңгырап киткәндәй тоелды Әнвәргә ...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
  • Büleklär
  • Ир Җылысы - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4361
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2270
    34.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ир Җылысы - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4443
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2361
    34.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ир Җылысы - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4299
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2341
    33.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ир Җылысы - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 1255
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 837
    44.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.