🕙 1 minut uku
Йорт хуҗасы
Süzlärneñ gomumi sanı 69
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 63
61.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
69.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
78.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Кем ул анда, иртүк торып,
Әнисенә булыша,
Өйдә булган һәммә эшне
Эшләшергә тырыша?
Көрәген тотып чыккан да
Иорт тирәсендә йери.
Тәнлә явып киткән карны
Ял итә-итә көри.
Әнисе утын ярганны
Күреп, авыр сулады...
Утынын да ярыр иде,
Көче җитми шул әле.
Кем ул шулай һәммә эшне
Әйбәтләп эшли белә?
Укуда алган билгесе
Һәрвакыт «биш»ле генә.
Безнең күрше малае ул —
Үскәч, чын ир буласы.
Әнисенең куанычы —
Йортның кече хуҗасы.
Әнисенә булыша,
Өйдә булган һәммә эшне
Эшләшергә тырыша?
Көрәген тотып чыккан да
Иорт тирәсендә йери.
Тәнлә явып киткән карны
Ял итә-итә көри.
Әнисе утын ярганны
Күреп, авыр сулады...
Утынын да ярыр иде,
Көче җитми шул әле.
Кем ул шулай һәммә эшне
Әйбәтләп эшли белә?
Укуда алган билгесе
Һәрвакыт «биш»ле генә.
Безнең күрше малае ул —
Үскәч, чын ир буласы.
Әнисенең куанычы —
Йортның кече хуҗасы.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.