🕙 1 minut uku

Йокысызлык

Süzlärneñ gomumi sanı 83
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 75
55.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
67.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Һәркем шигырь яза.
  Һәм Тукайга
  Мөрәҗәгать итә чор аша.
  Һәр кешенең үз Тукае!
  Мин дә үз Тукаем белән очрашам.
  
  Ял итмидер. Килә.
  Ләйсән булып
  Тәрәзәмә минем сибелә.
  Таң йолдызы булып кайчагында
  Күзен сала бүлмәм төбенә.
  
  Кыен чакларымда чакырам аны.
  Даһиларга сыгыну оятмы? —
  Бәгырь бит ул безнең... Әрнүләре
  Йокламаска, ахры, уятты.
  
  Ят итмидер,
  Тик шунысы менә:
  Ул ризамы бездән?
  Белмәссең...
  Мин ялварам аңа: һәммәбезгә
  Бөек йокысызлык теләсен!
  
  Таң беленгәч, ул кузгала акрын,
  Хушлашулар әле соңыннан.
  Кем өчендер малай. Миңа — абый!
  Шуңамы мин ныграк сыгынам.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.