🕥 32 minut uku

Игезәкләр - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 4176
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1738
37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Әмма бу тынычлык күпкә бармады. Авылга Мосавир кайтып төште. Мосавирны укучы әле онытып бетермәскә тиеш. Ул, хәтерләсәгез, моннан 6-7 ел элек авылдан чыгып качкан иде. Мосавирның кайда, кайсы якларда тау менеп һәм тау төшеп яшәвен без ачыкларга вәгъдә иттек. Ә хәзергә аның авылга кайтуын гына сөйлик. Чөнки Мәснәви яшәгән йорттагы гаугага нәкъ менә аның кайтуы да сәбәп.
  Кайтты Мосавир, бик күп күчтәнәчләр алып кайтты. Өйдәгеләрне куандырды. «Мосавир баеп кайткан!» дигән хәбәр авылга бик тиз таралды.
  Ул елны, ни гаҗәп, сайлаулар бик ешайды. Көн саен булмаса да, авыл ел аралаш бер-бер сайлау үткәреп тора иде.
  Табында ашап-эчеп ааыгач, Мосавир үзенең сәяси яктан өлгергәнлеген күрсәтте:
  - Мин торган җиремнән справка алып кайттым, шуны күрсәтеп, сездә генә сайлап китәрмен, - диде. Ләкин Мосавир сайларга өлгермәде, аны табын яныннан ук йокларга яткырдылар.
  - Ярар, улым, барып йөрмә, синең урынга абыең гына сайлап кайтыр... – Әтисе Миргалимнең ияләшкән гадәт буенча әйткән бу сүзен Мосавир ишетми калды.
  Ике сәгатьтән уянды. Сәгатенә күз салды.
  - Минем сайлауга барасым бар икән бит әле, - диде ул, баш төзәтеп куйгач.
  - Бер дә борчылма, улым, абыең икегез өчен дә сайлап кайтты инде, - диде элекке гадәтен онытмаган Мәймүнә. Менә шунда инде Мосавир, иртәрәк өлгергән яралгы буларак, аңлап-тоеп алды: ул үзенең энесе Мәснәвигә әле һаман да «абый» дип эндәшергә мәҗбүр икән?! Мосавирның электән җыелган бар рәнҗүе, бар зары, бар өянәге берьюлы калкып чыкты.
  - Как так?! – дип кычкырды ул, әтисе Миргалимнең үз сүзен кабатлап. – Минем паспорт белән?.. Минем справка белән?! Минем өчен сайларга кемнең хакы бар?!
  Тавыш шулай башланды. Мосавирның рәнҗүе чиксез иде.
  - Бар, энекәш, - дип кычкырды ул Мәснәвигә. – Син бер «ярты» алып кайт. Син минем сүзне тыңларга тиеш. Син үзең миңа энекәш әле, бик беләсең килсә. Кара син аны, минем паспорт белән, минем депутатны. Мин доверенный лицо булып йөргән кандидатны?!
  Мәснәви үпкәләмәде. Чоланнан бер ярты алып керде. Энесен, дөресрәге, карындагы абыйсын сыйламакчы булды.
  Ярар инде, Мосавир, - диде. – Туганнар бит инде без, синең өчен сайлаган икән, аның ни гаебе бар? Икебез дә бертуган, бер карыннан...
  Нәкъ менә шул соңгы сүз барысын да хәл итте. Мосавир карында чакны, үзенең абый булган чагын искә төшерде. Мәснәви алып кергән «ярты»ның бөкесен каерып ачты, стакан тутырып эчте, туп-туры сайлау участогына китте. Барды, әйтте:
  - Мин менә шушы кандидатның доверенный лицосы булган кеше. Минем өчен чит кешене сайлаткансыз. Бу – судимый эш, мин бу хәлгә управ табам, - диде.
  Шулай итеп, сайлау бюллетеньнәрендәге хата-ялган фаш булды. Мәснәви дә, Хәдичә дә, Миргалим һәм Мәймүнә дә Мосавирның бу кыланышын аңлап бетерә алмадылар. Алар моны салмыш баштан дип кенә уйладылар. Әмма бу кыланышның төп сәбәбе бу гына түгел иде. Мосавир, чыннан да, әлеге дә баягы кандидат-депутатның ышанычлысы булып, шушы берничә ел эчендә галәмәт хәлләр аша үткән, ул инде Мәснәвигә түгел, шактый дәрәҗәлерәк кешеләргә абый дип йөрер хәлгә җиткән иде. Ә хәзергә Мәснәвиләр өендә тавыш купты, Мосавир авылдан икенче көнне үк китеп барды. Бер карын балалары судта очрашырга тиеш булып чыкты. Бу йортка шул гына җитмәгән иде. Хәдичәнең орден алу мәсьәләсе тагын хәвеф эчендә калды. Шул сәбәпле әйткәләшкән-чәкәләшкән ир белән хатынны Мәймүнәгә янә өркетеп туктатырга туры килде: «Нәрсә, кышлык бозаусыз каласыгыз килә мени?..» – диде.
  Хәдичәнең ордены хәзергә һавада эленеп калды. Хәер, аның каравы Мосавирның кандидаты Мәскәүдә депутат булды. Орден мәсьәләсе аларны очраштырачак иде әле...
  
  6. МӘСНӘВИНЕҢ ОҖМАХКА КЕРҮЕ
  Вакыйгалар, чыннан да, куерып китте. Ельцин әлеге дә баягы Думаны куып тараткач, дөньялар вакланды. Партияне дә тараталар икән кебек сүзләр йөри башлады. Менә шундый бер чакта күпләр партиядән качты. Моңарчы түрә булырга кызыгып йөргән бик күп «акыллы башлар» исә, эшнең нидә икәнлеген аңламыйча, парткомнарга, райкомнарга сайланырга ризалык бирделәр.
  Мәснәвинең абыйсы (бәлки, энесе) әнә шундый кешеләрнең берсе иде. Аны нәкъ менә үзенең депутаты Маһиров чакырып алды һәм әйтте:
  - Син, Мосавир иптәш, - диде, - безнең оешманың партоешма секретаре булырга ризамы? – диде.
  - Риза! – диде Мосавир. – Бу игелегегез өчен сезне, иптәш Маһиров, мәңге онытмам!
  Менә шулай итеп, Мосавир зур бер оешманың парторгы булды. Булды да, ниһаять, авылына – колхоз рәисе Сәләховка хат язды: «Мин, - диде, - хәзер парторг булдым. Сез анда, иптәш Сәләхов, минем нәсел-нәсәбнең хәленә кереп яшәгез инде. Утын, печән, бодыйдан мәхрүм итмәгез», - диде. Шәп итеп имзасын салды.
  Менә шуннан соң колхоз рәисе Сәләхов Мәснәвине чакырды (Мәснәви ул чакта Сәләховның шоферы булып эшли иде).
  - Мәснәви туган! – дип башлады сүзен Сәләхов. – Синең энең Мосавир, әй лә, абыең Мосавир хәзер бик зур кеше булган бит! Син, давай, Казанга юл тот. Минем «Волга»га запчастьләр алып кайт. Мосавирдан сора, ул ярдәм итәр, үтенеп сора, - диде. Аннан соң, уйлап торгач, тагын әйтте:
  - Хәдичәңне дә алып бар, аңа теге Ленин ордены, әй лә, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һаман кайтып җитмәде бит әле, шуны да белешмәс микән? - диде.
  Мәснәви иске «Волга»га Хәдичәсен утыртып, Казанга таба юлга чыкты, Хәдичәгә әйтте:
  - Тотынып утыр! – диде.
  Мәснәви очынган иде. Аны Сәләхов запчасть алырга җибәрде. Үзе! Абыйсы, әй лә, энесе янына!
  Юлда аны ике мәртәбә туктаттылар. Тизлекне арттырган өчен. Югыйсә, Мәснәвинең сәгатенә 60 тан арттырганы юк иде. ГАИга башта, беренчесендә, 40 сум штраф түләде, икенчесендә – 80 сум. Өченчесендә болай булды.
  ГАИ сержанты Мәснәвине туктатып штраф сорап торганда, яннан гына бер «иномарка» узып китте. Сержант ГАИ хезмәткәре аңа сыбызгысын сызгыртты, таягын күтәрде.
  «Иномарка», зур тизлектә тукталып, артка чигенеш ясады – тизлеге сәгатенә 90 чакырым иде. Килеп туктады да, сержантка әйтте:
  - Әгәр миңа тагын бер сызгыртсаң, шушы кулыңдагы таягыңны һәм сыбызгыңны күтеңә тыгам, шуннан соң сызгыртырсың, - диде. – Чего тебе надо?!
  Сержант честь бирде, үрә катып әйтте:
  - Извините, честь имею, - диде. Мәснәвине дә штраф түләтмичә җибәрде.
  Дүртенче мәртәбә Мәснәвине Казанга җитәрәк туктаттылар. Штраф сорап. Тизлекне арттырмаган да иде. Ну, тикшерделәр. Мосавирга, аның хатынына күчтәнәчкә дип, мәк салынган күмәч алганнар иде.
  - Наркотик?! – диде, шуны сумкадан актарып тапкан сержант. – Под суд пойдешь!
  Мәснәви шундук, адвокат Сафинны, теге «Чего тебе надо?! дигән «иномарка»лы малайны искә төшерде. Ярсыды. Бер - Хәдичәсенә, икенче сержантка акаеп карады да бар ачуы белән ярсып әйтте:
  - Кулыңдагы сыбызгыңны күтеңә тыгам, чего тебе надо?! – диде.
  - Извините, честь имею, - диде сержант.
  Шуннан соң Мәснәви Казанга тикле сәгатенә 160 чакырым тизлек белән куды. Юлда аны туктатучы булмады. Ләкин, туктатмасалар да, юлда очраган милиция постларына, хәтта хәрби кием кигән кешелргә дә Мәснәви: «Чего тебе надо?!» – дип кычкырып барды. Бу – Мәснәвинең тагын бер гадәткә өйрәнә баруы иде.
  Кешедән кычкырттырма, үзең кычкыр икән!
  Оҗмах икән ул - кешегә кычкыру... – диде Мәснәви Хәдичәгә. Ул шулай диде, юлда штраф түләмичә, исән-имин генә бару аның өчен оҗмах булып тоелды. Ләкин Мәснәвине көткән чын оҗмах - әле алды иде. Чөнки әле Хәдичәнең Хезмәт Кызыл Байрагы ордены турында сөйләшүләр дә алда, шактый алда иде.
  ***
  - Бәхетле булу өчен ни кирәк? – дип сорады аннан Мосавирның хуҗасы Маһиров.
  - Теләк кирәк, теләк, - дип җавап бирде Мәснәви.
  - Дурак! – диде Маһиров. – Аракы ясау өчен, мәсәлән, теләк кенә җитми. Ким дигәндә – чүпрә кирәк, шикәр кирәк, су кирәк!
  Менә шул хәлләрдән соң Мәснәви оҗмахка керүнең ни икәнен чынлап торып аңлады. Ләкин аның абыйсы (энесе) Мосавир белән ничек, ни рәвешле очрашканын, Маһиров белән ничек танышканын без алдагы юлларда сөйләрбез.
  
  7. МОСАВИРНЫҢ КУНАК ИТҮЕ
  Әйе, әнә шулай итеп, колхоз «Волга»сына хатыны Хәдичәне дә утыртып, Мосавир фатирына барып керде Мәснәви. Энеле абылы бу игезәкләрнең очрашу шатлыгын бүлешик тә, ике куллап күрешик. Һәрхәлдә, Хәдичә әнә шулай күреште. Мосавирның җәмәгате исә, иреннән 8 яшькә өлкәнрәк булып, Маһировның – әлеге дә баягы депутатның - ерак туганы, дөресрәге, ерак бер туганының кияүгә чыга алмый тилмергән кызы иде. Әле Маһиров Мосавирны үзенә якынайтып, ышанычлы бер кешесе итеп йөргән бер вакытта, Мөһимә атлы бу туташ Маһиров җитәкләгән оешмага эшкә урнашкан иде. Маһиров аның белән шактый чиләнде, ерак туганының кызына эш кенә түгел, фатир да, ир дә кирәк иде. Менә шундый чакта Мосавир үз депутатын тагын бер кат коткарды: Маһировның тәкъдименә шатланып риза булды, үзен дә фатирлы-хатынлы итте.
  Менә шундый фатирга килеп керде Мәснәви белән Хәдичә.
  - Ничек килеп җиттегез? – дип сорады Мосавир табын янында. Әллә күрешү шатлыгыннан, әллә бүтән бер сәбәпле «Мәснәви абый...» дип ычкындыра язды. Монда, әлбәттә, шуны онытмаска кирәк: игезәкләрнең кайсысы «абый», кайсысы «эне» икәнлеге әле һаман ачыкланмаган көннәр иде бит.
  - Оҗмахтагы кебек персидәтел Сәләхов «Волга»сында, - дип җавап бирде Мәснәви үзе алып килгән, дөресрәге, персидәтел Сәләхов биреп җибәргән коньяктан һәм авыл күчтәнәчләреннән авыз иткәч, аның бераз мактанып аласы килә иде. Тик ул шуны да онытмады: Мосавирга әле ялынырга һәм Сәләхов үтенечен Мосавир аша эшләргә кирәк булачак. Мактанып китәргә, артыгын ычкындырырга аңа хатыны Хәдичә ирек бирмәде:
  - Персидәтел машинасы - бер хәл әле ул, сезнең өйгә килеп кергәч, оҗмахка килеп кергәндәй булдык, - диде. Хәдичә, белгәнегезчә, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены мәсьәләсен онытып бетермәгән иде.
  «Оҗмахны күрсәтәм әле мин сезгә», - дип уйлап алды Мосавир, бүген Маһировның дачасына кунакка чакырулы икәнен искә төшереп. Чыннан да, Мосавир бүген кунакка чакырулы иде. Ә анда бу авыл гыйбадларын ничек алып барасың? Менә шуны уйлап кына утырганда, Мәснәви аңа әйтәсе гозерен әйтеп өлгерде: персидәтел Сәләхов Мосавирның хатын алган, аның зур оешмада партоешма секретаре икәнлеген белеп шатланган, машинага запчасть табуда ярдәм итә алмасмы дигән, аннан соң тагын шул: Хәдичәнең дә теге одены кайтып җитмәгән...
  Нәкъ менә шушы орден мәсьәләсе барысын да хәл итте: Мосавир үзенә килгән кунакларны Маһиров бакчасына алып барырга булды.
  - Минем ... энекәш... бертуган, - дип таныштырды Мосавир, бераз гаҗәпләнеп калган хуҗаларны. Дөресрәге, хуҗаны һәм аның бакчасына җыелып өлгергән кунакларны. Чөнки соңгы вакытларда, Мәскәүдә депутатларны куып, атып, артларына тибеп таратканнан бирле бу бакчага чит-ят кеше чакырылмый иде. Әлбәттә, бу нечкәлекләрне аңлап-белеп яшәмәгән, персидәтел Сәләхов йомышы буенча килгән һәм дә Хәдичәнең ордены турында гына уйлаган Мәснәви янә эчтән үпкәләп куйды: «Кара син, ә, барыбер энекәш дип әйтергә тырыша брат!... Вәйт сиңа туган, вәйт сиңа энекәш...»
  Бакчадагы хәлләрне-сөйләшүләрне Мәснәви һич тә аңлый алмый, төшенеп бетә алмый интекте. Хәтта ул үзе өчен моңарчы бик гади булып тоелган нәрсәне – хатыны Хәдичәгә орден бирү-бирмәү мәсьәләсеннән көлүләрен дә аңламады. Ничек инде?! Мосавир хәзер бик зур урында, партоешма секретаре. Сизүенчә, аның белән монда, Маһиров бакчасында кунакта утыручылар да, һич тә кечкенә адәмнәр булырга охшамаган. Ким дигәндә, болар инде райком секретаре хәтле генә түгел. Ә теге вакытта, Хәдичәне колхоз җыелышында тикшергән чакта райком секретаре үзе әйткән иде:
  - Ярар, иптәшәр, колхозчы Хәдичә иптәш Ленин орденына лаек түгел икән, без аны Хезмәт Кызыл Байрагы орденына гына тәкъдим итәрбез. Чөнки документлар әзерләнгән, Казанга җибәрелгән. Ә аннан аларны Мәскәүгә озаталар, - дигән иде.
  Менә шуны искә төшереп, Мәснәви Маһировның сүзен аңламады.
  - Ярар, персидәтел Сәләховның язуын бирерсең, «Волга»га нинди запчастьләр кирәген карарбыз, - дип, янәшәдәге дусларына күз кысып көлде Маһиров. – Ә орден мәсьәләсендә... Ленин орденын да алып бирербез. Аның хәзер барыбер беркемгә дә кирәге юк...
  Мосавир, мөгаен, орден мәсьәләсен моңарчы Маһировка гына әйткән булгандыр – Мәснәви шуай уйлады. Чөнки кунаклар арасында иң өлкән яшьтәгесе – аның монда Маһировтан да зуррак хуҗа булуы аңлашылып тора иде – кычкырып ук көлде:
  - Ленин ордены?! Кемгә кирәк булган ул Ленин ордены?
  Табындагы нигъмәтләрдән Мәснәвинең башы болай да нык кына әйләнгән иде. Әле моңарчы нидер аңлап утырган башы мондагы сүзләрнең энәсен-җебен тотып торырга тырышса да, соңыннан берни дә төшенми башлады. Тукта, Ельцин партияне куып таратам, дип әйтеп әйтә димени? Тукта, Мосавир әле күптән түгел генә шундый зур кеше булып үскән иде бит. Инде хәзер тагын нәрсә булыр? Персидәтел Сәләхов нишләр? Ул бит... чын-чынлап партийный персидәтел иде. Менә шулай уйлап борчылды Мәснәви. Шулай уйлап борчылды да – эчте, эчте дә янә борчылды. Әмма ул тагын шуңа гаҗәпләнде: Мосавирның да, Маһировның да, әлеге дә баягы өлкән яшьтәге пеләш башлы адәмнең дә йөзендә бернинди борчылу әсәре юк иде.
  - Ничек инде, Мосавир?! – диде Мәснәви, бу юлы энесе рюмкасына үзе аракы салып. – Ә партиясез нишләрбез?
  - Капкалап утыр, энекәш! – диде Мосавир, Мәснәвинең борын төбенә каклаган кызыл балык кисәге төртеп.
  Мәснәви инде ашап-эчеп туйган иде. Мосавирның «энекәш» дип әйтүе һәм моны башкалар алдында юри төрттереп әйтүе аның күңелен болгатты, җен ачуын чыгарды.
  - Син үзең миңа энекәш! – дип кычкырды ул, урыныннан сикереп торып, - партия булмаса, син үзең нишләрсең?! Персидәтел Сәләхов нишләр? Менә болар, - Мәснәви кулы белән табындагыларга ишарәләде. – Менә болар нишләр? Беләсең килсә... Беләсегез килсә...
  Мәснәви үзенең колхозда ничек эшләгәнен, урлашмаганын, тырыш һәм намуслы колхозчы саналганын, хатыны Хәдичәнең дуңгыз караучы булуын, моннан ике-өч ел элек инде Ленин орденына тәкъдим ителгәнен. Әлеге орденны Хезмәт Кызыл Байргы ордены итеп алыштырган булуларын , шул орденның әле һаман кайтып җитмәгәнлеген. Әгәр дә Мәснәви Казаннан персидәтел Сәләхов кушканнарны алып кайтса, үзенең дә партиягә керәчәген, чөнки персидәтел Сәләховның шулай дип әйткәнен бер сулышта көр тавыш белән сөйләп бирде.
  
  8. МӘСНӘВИНЕҢ ОЗЫН ЮЛЫ
  - Запчастьләр табылыр, - диде Мосавир. – Ә менә орден турында оыт. Ни пычагыма ул орден синең хатыныңа?! Хәзер орден турында түгел, акча турында, капитал турында уйларга кирәк. Элек кенә ул... орден кирәк ие...
  Персидәтел Сәләхов сораганнарны табачакларына тәмам ышанып бирде бу сорауны Мәснәви:
  - Маһиров кем ул? – диде. Мосавир болай җаваплады:
  - Менә синең үзеңнең өй салып кергәнең бармы? – диде. – Юк бит. Һаман әти салып биргән йортта яшисең. Үзеңнең җүләр хатының белән. Юк, ачуланма, җүләр түгел ул, орден артыннан йөрүенә генә гарьләнеп әйтүем. Бу заманда! Ә Маһиров... Маһиров ул, беләсең килсә, миңа әти дә салып бирмәгән йортны салып биргән кеше! Менә шул, бик беләсең килсә.
  - Бу йортны ул салдырдымыни?.. – дип аптырады Мәснәви, башыннан кичәге «пары» чыгып бетмәгәнен аңлап, өстәлдәге чәркәгә үрелде. Аннан соң кинәт исенә төшерде: рульдә юлга чыгасы бар. Тик менә запчастьләр таблылганнан соң гына. Шуны уйлап, янә кабатлады. – Бу тиклем йортны салдыргач, персидәтел Сәләхов сораганны таба тек табы инде ул.
  - Ахмак син, энекәш! – диде Мосавир һәм «энекәш» сүзенә янә басым ясап әйтте. – Йортны салдырмады, шушы йорттан менә шушы квартирны алып бирде ул миңа, аңладыңмы? Әти дә салып бирә алмаган йорт салып бирде, значыт! Мин аның өчен утка керергә дә разый, шуңа күрә...
  Кичкә таба хатыннары кайтып керде. Хәдичә кинәнгән: килендәше аны базар буйлап йөрткән.
  - Кая барсаң – мал, кая карасаң – мал, карап күз ара, - авылдан килгән хатынның, фермадагы дуңгызлардан башканы белмәгән Хәдичәнең күзе, чыннан да, ут яна иде.
  - Акчаң булса, хәзер барысы да бар, - диде Мосавирның хатыны. Масаеп әйтте. – Кытайларныкына да алып бардым хатыныңны, вьетнамнарныкына да, - монысы Мәснәвигә әйтелгән сүз иде.
  Мәснәвинең кинәт ачуы чыкты, сиздермәде генә. Кара, әллә кем булганнар болар тәки! Авылдан чыгып качкан, зимагурлыкта йөргән Мосавир димәссең. Анысы да артыгын кылана, юри «энекәш» дип ычкындыра. «Абый» дип әйтмәсә әйтмәсен, хет исем белән дәшсен. «Брат» дип җибәргән булсын, ни әйтсәң дә, игезәкләр бит әле алар...
  - Персидәтел Сәләхов биргән акчаны тотып бетердеңме? – диде ул хатынына, үзенең дә юк-бар кеше булмавын искәртергә теләп. Чыннан да, персидәтелнең шоферы бит әле ул, аның йомышы белән йөргән кеше!
  Маһировтан кеше килде. Ул «Волга» машинасына запчастьләр җибәргән, колхоз техникасына кирәклеләрен сөйләшкән, алар турында соңыннан Мосавир аша хәбәр иттерәчәкләр икән. Менә шундый хәлләрдән соң, кичне авызга эчемлек-мазар капмыйча уздырып, таң алдыннан юлга кузгалырга булды Мәснәви. Иң мөһиме, «Волга» запчастьләре бар иде, Сәләховның күңеле булачак.
  - Иртән таңнан ук кузгалсаң яхшы, - диде ул. – Чаллы юлында машина аз йөри иртән. Юл иркенрәк...
  Казаннаы чыгып,олы юлның эзенә төшкәч, кәефе яңадан күтәрелде, хатыны алдында мактанасы итте:
  Ярар, - диде. – Орден турында сөйләшеп бетереп булмады булуын, анысын без Сәләхов белән яңадан кузгатырбыз. Анаң каравы, запчастьле булдык, энекәшне күреп киттек, - диде. Хатыны әйтте:
  - Кума шулхәтле машинаңны, өлгерерсең! – диде. Аның үз үртәлүе иде. Әнә, Мосавир ничек яшәп ята. Кем диген? Авылдан чыгып качкан Мосавир! Ә менә Хәдичә ни күрде? Ферма белән өй арасын таптады. Мәснәвинең юлдан-ызаннан тапканына шөкер итеп яшәде, яши. Әле ярый, базардан чүпрәк-чапракны күпләп сатып алды. Тотылган акча жәл түгел: мондагы базарларда әйбер күпкә арзан икән, фермадагы хатыннар аны ике бәясенә сатып алып бетерәчәк. Шулай уйлап юанды Хәдичә. Ферма хатыннарының күзе ут булып яначагын белеп сөенде.
  Мәснәвинең үз уе иде. Казанга йөрүче шоферлардан ишеткәне бар: юлда кул күтәреп торучылар бихисап. Хөкүмәт автобусларына билет кыйбат. Шуңа күрә халык гел попуткага чыга. Юлчыга да отышлы, шоферларга да әйбәт: бензин хакы кире урап кайта, өстәмәсе дә керә.
  Тик, ни хикмәт, Мәснәви өмет икән юлчылар Чаллы юлының кыл уртасында, Мамадыш янында гына килеп чыкты. Мәснәви Казанга барышлый ук шәйләгән иде: монда авыл хатыннары өчпочмак, кыстыбый ише әйбер сата. Хөкүмәт автобуслары шунда туктый. Бәдрәф ише нәрсәләре бар. Чыннан да, күреп китәргә кирәк, кайткач, ни-нәрсә күргәнне колхозда шәпләп сөйләрлек булсын!
  - Әллә туктап, чәйләп алабызмы? – диде ул хатынына.
  - Мин дә кысталдым, - диде Хәдичә. Шулай туктадылар. Хәдичә бәдрәфкә барырга читенсенде, кыстыбый гына ашап алды.
  Инде яңадан кузгалырга торганда, аларның «Волга»сы янына бер ир белән хатын килеп җитте. Яшь хатынның кулында юрганга төрелгән бала иде.
  - Безне Чаллыга кадәр генә алып кайтмассызмы, бик ашыгабыз, акчаны жәлләмәбез, - диде хатын.
  Мәснәви шатланды. Акча янга кала иде.
  Кузгалып киттеләр. Күпмедер баргач, ир белән хатын пышылдашып алды. Ир кеше Мәснәвигә итагатьле итеп эндәште:
  - Абзый, ни бит... Хатынны әйтәм, куаклык төбенә генә кереп чыксын инде, аңлыйсыздыр?..
  Ничек инде аңламаска? Бала үстермәгән, андый-мондый хәлләрне күрмәгән кешеме Мәснәви?!
  - Мин дә кереп чыгам, - диде Мәснәви хатыны да.
  - Баланы миңа калдырып тор, - диде ир кеше яшь хатынына. Аннан Мосавирга әйтте: - Абый, сез дә озата керегез инде, урманда ни булмас...- диде.
  Мәснәви хатыннарны урман эченә озата китте. Хатынының эчкәрәк узганын бер читкә китеп күзәтте: һи, авыл хатыны шул, авыл җебегәне. Әнә, теге яшь хатын урман читендә үк чүгәләде...
  Алар юлга ашыкмый гына чыктылар.
  - Күпме бирерләр икән? – диде Мәснәви. – Күпмене сорыйм?
  - Сорама, үзләре белеп бирсәләр, күбрәк тә төшә әле ул! – диде хатыны
  Юлга чыккач, икесе дә бер мәлгә тын калды. «Волга»дан җилләр искән иде.
  - Кая? Кайда? Машина кайда?! – дип кычкырды Мәснәви. Һәм бернәрәс дә әйтә алмый торган хатынының муенына тондырды. – Сигәк!
  Хатыны – аның моңа чаклы елак хатыны, бу юлы бер дә еларга уйламады, иренең күз төбенә менеп төште:
  - Имгәк! Ник утырттың ул каракларны?!
  Алар ничек кирәк шулай итеп авылга кайтып җиттеләр. Өйгә кайткач, тагын сугыштылар.
  Персидәтел Сәләхов аларның хәлен күршеләре аша бик тиз ишетте, йөгереп килеп җитте. «Волга»ның урлануына ышанмады, ышанырга да теләмәде. Районнан милиция чакыртты.
  - Ул, - диде, - минем «Волга»ны энесе Мосавирга сатып җибәргән! – диде.
  Мәснәвигә хөкем эше шулай кузгатылды.
  «Волга»ның югалуына әле Мәснәвинең хулиганлык эше, хатынын тукмаганлыгы да өстәлде. Суд Мәснәвине гаепләп карар чыгарды. Аны яклар өчен бу юлы инде адвокат чакырып тормадылар. Мәснәвинең тагын бер олы, озын юлы шулай башланды.
  Түбән Камадагы төрмәгә килеп эләккән Мәснәви персидәтел Сәләхов «Волга»сының да нәкъ менә шушы якка таба куылганын белми иде...
  
  9. МӘСНӘВИНЕҢ АМНИСТИЯГӘ ЭЛӘГҮЕ
  Шулай итеп, персидәтел Сәләховның «Волга»сы Мәснәвине таш капчыкка илтеп тыкты. Моңарчы уйламаган уйларын уйлатты, моңарчы сүгенмәгән сүзләрен әйттерде. Хәер, «карантин»да чакта ук Мәснәви үзе дә моңарчы ишетмәгән, ишетсә дә, төбенә, асылына төшенеп җитмәгән бик күп сүзләрне ишетте. Шуларның берсе амнистия дигән сүз иде.
  Камерадагылар сораштыра торды, Мәснәви үз кайгысына үзе йотылып, монда ничек, ни өчен килеп эләккәнен сөйләп бара бирде. Казанга запчасть алырга баруын да, энесе Мосавирның бик шәпләп кунак итүен дә, аның анда бик зур кеше булуын да, кайтканда колхоз рәисе Сәләховның «Волга»сын урлап китүләрен дә, шушы «Волга»ны урлаткан өчен утыртуларын да сөйләде – берсен дә яшермәде. Ә менә хатыны Хәдичә белән сугышуларын, аның өчен аерым статья бирүләрен соңыннан гына әйтте. Алты кешелек камерадагы «Профессор» аңа әйтте:
  - «Волга» өчен чурт та булмас иде, амнистиягә дә эләгер идең. Бүген властька каракларны хөрмәт иткән кешеләр килә. Амнистия булачак, - дип үз сүзен җөпләде Профессор. – Ә менә хатыныңа сукканың өчен... Анысы икенче статья, анысы өчен амнистия көтмә.
  Мәснәвинең кайгысы, бу камерадагылар өчен, әлбәттә, үз кайгыларын-борчуларын уртаклашыр өчен бер сәбәп-сылтау гына иде. Алар – Мәснәви моны үзенең томана, әмма сизгер акылы белән әкренләп-әкренләп аңлады – алтын-көмеш белән эш итүчеләр иде. Чистайдагы сәгать заводыннан - цех башлыгы, Казаннан теш протезы куючы врач, каяндыр Эстония ягыннан – ювелир һәм, менә Шаман белән Профессор. Мәснәви тагын шуны да белде: болар инде судның барысын да узган, Казандагы Югары судны да, Мәскәүдәге Югары судны да узып бетергән, хәзер Президент Ельцинның үзенәме, әллә шунда Думагамы жалоба язганнар, шуның нәтиҗәсен көтеп ятулары...
  - Юк, син амнистиягә эләкмисең, - дип кабатлады Профессор, бераз уйланып яткач. Аннан соң тагын да ышанычлырак итеп әйтте: - Хатын-кыз белән сугышкан өчен амнистия юк.
  Мөгаен, амнистия мәсьәләсе боларны күптән кызыксындыра, бу хакта инде сүз күп булган, әмма әлеге өметле сүз һәммәсенең күңелен кытыклап-уйнаклап тора.
  - Ә безгә булыр дисеңме? – теш врачының бу соравы өметсез-кинаяле чыкты.
  - Булыр, булырга тиеш, - диде Профессор, тагын да ышанычлырак итеп. «Ни өчен?» дигән сорауны көтмәде, әйтте: - Чөнки без – эшлекле кешеләр. Эшмәкәрләр сыйныфыннан. Ә властька кемнәр кмлә? Эшмәкәрләр килә. Бер генә сыйныфның да әле үз сыйныфы җинаятьчеләрен рәнҗеткәне юк. Әнә, дворяннарны гына ал...
  - Причем монда дворяннар?! – дип кызды Ювелир. – Дворяннар алар икенче, алар затлы нәселдән...
  Профессор «затлы нәсел» дигән кинаягә игътибар итеп тормады:
  - Әнә, декабристлар патшаның үзенә каршы чыкканнар. Үзенә каршы бунт! Уйлап кара, нәрсә эшләткәннәр аларны? Шул, куркыту өчен генә бер-икесен асканнар. Ә калганнарын? Себергәме? Алар Себердә дә ким-хур яшәмәгән. Хатыннары белән бергә, типптереп. – Прфессор ятагыннан ук торып утырды һәм үз-үзенә тагын да ышаныбрак әйтте: - Әнә, Ульянов-Ленин! Аның абыйсы да патшага бомба ыргыткан. Үзе дә баш күтәргән, студент башыннан... Ә менә синең туганың патшага берәр этлек эшләп карасын әле, нәселеңне корытырлар. Ә монда – юк. Болар затлы нәселдән, дворяннар.
  - Ә-ә! – дип кинәт кенә талпынып кычкырды Ювелир. – булдым мин бер тапкыр ул Кокушкинода! – Җәннәт! Үшнә буе... андый урында гомер буена сөргендә яшәргә риза мин!..
  - Менә шул-шул, - дип канәгать елмайды Профессор. – Һәр сыйныф үз сыйныфының җинаятьчеләренә мәрхәмәтле була. Бу – әлеге сыйныфның эчке законы, үз-үзен саклау законы. Ә менә коммунистлар шуны аңламады...
  - Ничек аңламасыннар! – дип кырт кисте сәгать заводының цех начальнигы. – Алар да үз сыйныфын яклый белде. Ул чакта да, әгәр партиядән чыгармасалар, утыртмыйлар иде. Менә мин үзем партиядә чакта...
  - Шул-шул менә, - диде Профессор. – Синең койрыкка партиядә чагыңда басканнар. Ә хәзер син бүтән партиядә – эшмәкәрләр, эшлекле кешеләр партиясендә... булырга тиеш. Властька алар килә. Алар үз сыйныфын якларга тиеш. Амнистия дә була, димәк. Коммунистлар алар төрмәдә утыручылар санын үз әгъзалары саныннан арттырып җибәрделәр. Унҗиде миллионнан... Менә шул. Ә болар алай ук акылсыз булырга охшамаган. Алар өчен без – җинаятьче түгел, эшмәкәрләр! Әз генә ялгышып куйган эшмәкәрләр. – Профессор Мәснәвигә төртеп күрсәтте. – Менә бу да эшмәкәр: колхоз рәисенең «Волга»сын урлаган. Аның өчен чуртым да булмас иде, ну ул хатынына да суккан.
  - Юк, абзый, амнистиягә эләкмисең син, болай булгач... – дип үчекләде Шаман Мәснәвине.
  Ләкин алтын-көмеш карагы Шаман ялгышты. Хәер, ул күрәзәче түгел, нәкъ менә шул минутларда Казанда Мәснәвинең туганы Мосавир белән Маһиров арасында нинди суйләшү барганын ул каян белсен?
  Ә эш болай килеп чыкты.
  Мосавир, игезәк туганы Мәснәвинең төрмәдә булуын ишетеп бик нык хурланган Мосавир, көннәрдән бер көнне, Маһиров янында булган бер мәҗлестә, Түбән Камадан килгән кунаклар авызыннан ишетеп калды: «Әйе, Чаллы юлында... «Волга» машинасы... Ничек итеп туктатканнармы? Ничек итеп булсын! – үзләре туктаганнар. Кулда – бала юрганына төрелгән чүпрәк-чапрак. Кулда «бала» булгач, кем ышанмасын да, кем туктамасын?! Авызын ачып калган теге авыл гыйбады... Һа-һа. Хи-хи!..»
  Тәмәке тартырга чыккан ирдән шуны ишетеп кергән Мосавир бернинди тавыш чыгармады, боларны мыегына гына чорнап куйды. Ә аннан соң инде, мәҗлес тузаннары-томаннары узгач, туп-тур Маһиров янына китте. Һәм әйтте:
  - Теге паразитлар минем Мәснәви энекәшне утыртканнар бит, - диде. Һәм Чаллы юлында булган хәлне үзе аңлаганча төп-төгәл итеп аңлатып бирде. Маһиров өчен Мосавир хәзер чүп-чар түгел, элекке Мосавир гына түгел иде инде. Юк, ул каушамады, авыр итеп көрсенде:
  - Ишкәннәр икән ишәк чумарын!.. – диде ул, кинәт ярсып. Кемнең ишәк, кемнең чумар булуын Мосавир аңламады. Әмма шуны аңлады: Мосавирның энесе Мәснәвине Чаллы юлында нәкъ менә Маһировның әшнәләре төп башына утыртуын Маһиров төшенеп алган иде.
  Маһиров телефонга үрелде. Кем беләндер озаклап кына сөйләште. Аннан соң Мосавирга әйтте:
  - Моны эшләү өчен шәп адвокат кирәк булыр, синең ул энекәшне йолып алырга кирәк төрмәдән, - диде.
  - Ничекгрәк? – дип аптырап-каушап сорады Мосавир. – Мужет, персидәтел Сәләхов белән сөйләшеп карарга кирәктер?..
  - Адвокат Сафин нишләргә икәнен үзе белә! – дип кырт кмсте Маһиров. Аннан соң төймәгә басып бухгалтерын чакырып кертте. – Акча кирәк булыр, - дип, аңа язулы кәгазь сузды. Маһировның бухгалтеры – мул күкрәкле, таза бәдәнле хатын саран һәм сак кеше иде.
  - Нәрсәгә ул кадәр акча? – дип гаҗәпләнде.
  Маһировның ачуы басылмаган иде әле:
  - Нәрсәгә, нәрсәгә?! Колшәриф мәчете төзелешенә өстәргә! – дип кычкырды ул, урыныннан сикереп торып.
  Әйе, мондый сөйләшүне теге төрмә камерасында яткан Шаман каян белсен?
  - Юк, абзый, амнистиягә эләкмисең син, хатыныңны да тукмаган булгач. «Волга» гына урлаган булсаң, бер хәл ие...
  Ләкин, әйткәнебезчә, Маһировның сүзе хак иде: адвокат Сафин нишләргә икәнен үзе белә!
  Менә шулай итеп, камерадагы «философларны» шаккатырып, Мәснәви амнистиягә алардан да иртәрәк эләкте: яңадан суд булып, иреккә чыкты. Мәснәви исә үзенә янә бер акыл җыйды: әйе, Профессор дөрес әйтә: бер сыйныф та үз сыйныфы җинаятьчеләрен рәнҗетми, ташламый, бер генә партия дә үз партиясендәге җинаятьчеләрне таптап изми...
  Үзенә карата әллә нинди, моңарчы күренмәгән бер хөрмәт сизде Мәснәви. Төрмәдә ике генә ай булырга өлгерсә дә, «мужиклар» белән сөйләшкәндә сүз арасында ычкындыргалады:
  - Без тегендә чакта... Без пахан белән сөйләшеп утырганда... – кебек сүзләрне әйткәләде. Әйткәләде һәм янәдән сизде: үзенә булган хөрмәт арта барды. Һәм Мәснәви теге камерадагы Профессорның сүзенә тагын һәм тагын бер кат ышанды: партиядәшләр бер-берсен ташламый...
  Һәм чыннан да шулай булып чыкты: Мәснәвине районга чакырттылар. Персидәтел Сәләхов аркылы. Әйттеләр:
  - Син безгә кирәк, - диделәр.
  Мәснәвинең таудан менә башлавы шунда иде.
  - Минем шоферым булырсың, - диде пеләш башлы бер юан түрә. Аннары, бераз карап торгач: - Телохранитель дә... – дип өстәде.
  Нигә сакламаска бу кадәр мул тәнне? Шатланып риза булды Мәснәви.
  - Мин хәзер депутат, бырат... – диде түрә. – Мине сакларгы кирәк!
  Кич белән Мәснәвигә Мосавир чылтыратты.
  - Ничек хәлләр, энекәш? – диде.
  Бу юлы Мәснәви энекәш дигәнгә үпкәләмәде. Мосавир көчле, сүзе үтә, ә көчле кеше абый булмыйча кем булсын?
  - Син хәзер ответственное лицо, - диде Мосавир абый, - алдыңда горизонтлар ачылды, чеши да чеши... Сиңа хәзер тауга менәргә кирәк. Замана безнеке!
  Мәснәви аякка басты, көр тавышын телефонга юллады:
  - Честь имею! – диде.
  Тауга менәргә ул әзер иде. Машинасы гөрләп тора, юл такыр, нигә менмәскә?! Бөтен кеше шунда үрмәләгәндә, ул гына тау итәгендә утырып калмас бит инде!
  Игезәк туганнар Мосавир белән Мәснәвинең менәсе һәм төшәсе таулары алда иде әле...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.