Latin

Язмышның Туган Көне - 3

Süzlärneñ gomumi sanı 4376
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1901
42.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Дөресен генә әйткәндә, Зөһрә аның кем икәнлеген белә. Язмыш коткарды аны. Ләкин ул шуны да белә: Алла гына күзгә күренми яши. Ә Язмыш — кешеләр кебек үк! Зөһрә моны тоя! Кешеләр кебек сөйләшә, яза, укый… Кешеләр кебек яши. Яисә өши… Зөһрәнең әле дә хәтерендә: аны күтәреп барган Язмышның нурлы күзләре, карлы-бозлы керфекләре, мыегы бар иде. Хәтта бүреге, туны бар иде! Ул чын кешеләр кебек киенгән иде!.. Ул хәтта кемгәдер бик охшаган да иде!.. Тик менә кемгә?
Ул үзен коткарган Язмыш хакында әнисеннән тагын бер мәртәбә сорап карарга булды. Ләкин, күпме генә батырлыгын җыеп йөрсә дә, өздереп кенә сорый алмады. Бер әйтте бит инде: “Әйбәт кеше коткарды”, — диде. Тагын ни кирәк? Нигә әллә ничә мәртәбә сорап интектерергә? Әйбәт кеше дигәннәре шул Язмыш буладыр инде… Их… Зөһрәнең бик тә күрәсе килә ул Язмыш дигәннәрен! Аның йөзенә, күзенә карыйсы килә! Күзенә карап, рәхмәт әйтәсе килә. “Видик” өчен дә, хисап дәресләре өчен дә, гөл өчен дә, дусты Руслан өчен дә…
Руслан дигәннән, беркөнне ул, Зөһрәне коридорда туктатып:
— Сине әтиең коткарган, диләр, дөресме шул? — дип сорады. — Миннән сәлам әйт, яме, — дип тә өстәде.
Зөһрә, әлбәттә, берни дә аңламады. Каян килеп әтисе булсын ул аның?! Элегрәк тә: “Классный әтиең бар!” — дип әйтә иде… Юри әйтәдер, әтиең кебек кешең бар, димәк­че буладыр…
Зөһрәнең дә кызыгып куйган чаклары бар иде: их, шундый әтиең булсын икән, ә?! Әнә ул нинди көчле, батыр, акыллы булыр иде! Аның андый әтисе юк шул, юк… Булса, мондый аянычлы хәлләргә тарымас та иде… Чана шуарга да әтисе белән чыгар иде…
Ә Язмыш… Язмыш шундый нәрсә инде — бүген бар, иртәгә юк… Иртәгә булса, берсекөнгә юк… Ул бар да, юк та… Күренә дә, күренми дә… Әти кеше һәрвакыт янда, ул гел синең белән, гел янәшә. Язмыш кыен чакта гына ярдәмгә килә, әти кешеләр, әниләр кебек үк, үз гаиләләре белән тату, тигез гомер кичерәләр. Дөрес анысы, әти булмаганда, Язмыш та ярап тора. Шуңа күрә Зөһрә бик бәхетле, чөнки аның ярдәмчесе, дусты, яраткан кешесе бар. Кыскасы, Язмышы бар. Барыбер рәхәт. Әти үк булмаса да, рәхәт…
Чынлап та, Язмыш дигәннәре үзен кыш буе белгертеп, сиздереп торды. Бервакыт, Зөһрәнең чаңгысы сынгач, өр-яңа чаңгы китереп бирде ул аңа. Мәктәптән кайтып кергәндә, ишекләренә сөялеп куелган иде. Чын әкиятләрдәге кебек… Нишләп кеше алып китмәгән дә, каян белгән ул Зөһрәнең нинди чаңгы яратканын?
Берсендә Зөһрә Гөлсинә апасын алдады. Гомерендә булмаганча, беркөнне ул өй эшен эшләмичә барды. Әлеге дә баягы “видик” гаепле инде.
Менә бервакыт Гөлсинә апалары, парталар арасында йөреп, һәр баланың дәфтәрен тикшерә башлады. Әнә озакламый Зөһрә янына да килеп җитәчәк… Шуңа аны корт чаккан кебек булды. Ул парта өстендәге дәфтәрен кискен генә тартып алды да аскы шүрлектә яткан портфеле астына кыстырып куйды. Янәшәсендә басып торган Гөлсинә апасына:
— Мин барысын да эшләгән идем, дәфтәремне өйдә онытып калдырганмын, — дип ялганлады.
Шул ялганыннан соң Зөһрә, Гөлсинә апасының күзләренә туры карый алмыйча, бик озак йөрде. Аны җир тишегенә кереп китәрдәй итеп оялтучы да табылды. Бердәнбер көнне аның язу өстәлендә сәер хат кисәге пәйда булды. “Зөһрә акыллым! Бүтән болай ялганлама, яме, — диелгән иде анда. — Ялганлап, бәхетенә, максатына ирешкән кешене күргәнем юк әле минем. Ялган — бәхетсез һәм көчсез кеше эше. Тагын шуны онытма: ялганның олысы, кечесе юк. Кечкенә ялган да олы хыянәткә илтергә мөмкин. Моннан соң бер дә ялганлама. Килештекме? Синең Я.”.
Быелгы Яңа ел бәйрәме дә Зөһрәнең хәтерендә мәңге калырлык булды. Иң элек ул бик сәер хат алды. Хат та түгел, конверт эченә салынган сызым иде ул. Сызымга Зөһрәләрнең йорты, ишегалды, күршедәге агачлык, яр-чокыр буйлары төшерелгән, кибет, балалар бакчасы, мәктәп күрсәтелгән. Агачлык белән яр арасында йөз адымлап ара бар. Шуның уртасында чыбыклары өзелеп беткән ялгыз телеграф баганасы кукраеп утыра. Сызымда да бар ул багана. Нәкъ әнә шул багана төбенә кызыл әләм сурәтләнгән. Бер читкә “Кыш бабай бүләге” дип язып та куелган.
“Әһә, Кыш бабай үзенең алып килгән бүләген шунда күмгән икән”, — дип, өлгер генә уйлап алды Зөһрә. Ләкин шул минутта ук бүләк артыннан чыгып йөгермәде. Яңа ел җиткәч, Кыш бабай килгәч кенә чыгып алырга тиешлеген белә бит ул. Бәйрәмнең шарты, йоласы шундый.
Бәйрәм шаулап-гөрләп үтеп китте. Яңа ел сәгате, төнге уникене сугып, икенче меңьеллыкның икенче елы тууын белдерде. Инде менә ничә көн буе Зөһрәнең күңелен кытыклап торган Кыш бабай бүләген эзләп табарга да вакыт җитте. Ул шунда ук: “Әнием, әйдә чыгыйк инде, алып керик Кыш бабай бүләген”, — дип, әнисенә ялына-ялвара башлады. Күрше-күлән гөрләшеп урамдагы чыршылар тирәсенә чыга башлагач, Зөһрәләр дә кузгалдылар, тиз-тиз генә киенеп, урамга чыктылар.
Кыш бабай калдырган бүләкне шундук табып алдылар. Әнисе каян белгән диген — туп-туры барды да казып чыгарды. Бер матур тартмага әллә күпме тәм-том белән бергә Зөһрәнең кулына бик килешеп тора торган көмеш йөзек салынган иде. И сөенде инде Зөһрә! Беренче мәртәбә ул йөзек киеп йөриячәк! Андый затлы йөзек сыйныфтагы әтиле кызларда гына бар. Ә хәзер Зөһрәдә дә булачак! Рәхмәт инде Кыш бабайга! Кыш бабайга микән? Зөһрә кайсы төше беләндер сизә — бу бүләкне дә Кыш бабай исеменнән Язмыш, аның игелекле Язмышы калдырган булырга тиеш! Шуңа күрә ул, өйләренә кайтып җиткәнче, Кыш бабай белән бергә Язмышка да рәхмәт укып кайтты.
11.Туган көн
Зөһрә үзенең һәр туган көнен түземсезлек белән көтеп ала. Быелгы туган көне аеруча истәлекле булачак. Укырга кергәч беренче тапкыр бәйрәм итә бит. Өенә үзенең сыйныфташларын, Гөлсинә апасын чакырачак ул. Руслан керәчәк...
Тагын бер кеше бар барын… Бик чакырыр иде, ләкин Зөһрә аны ничек чакырырга икәнен белми. Хәтта аның кем икәнен дә, кайда, ничек яшәвен дә белми. Язмышның кайда яшәвен беркем дә белми шул. Иясен үзе килеп таба Язмыш. Ым гына, ишарә генә булсын…
Бу юлы да шулай булды. Туган көненә ике атна кала, аның язу өстәлендә бер хат барлыкка килде. Гадәттәгечә: “Зөһрә акыллым! — дип башланган иде ул. — Туган көнең белән котлыйм, матур якты киләчәк, бәхетле гомер телим! Соравым да бар: бәйрәмеңә нинди бүләк җибәрим? Иң-иң теләгән әйбереңне әйтеп яз, яме! Синең Я.”.
Зөһрә сөенеп бетә алмады. Онытмаган икән аны, онытмаган! Аның Язмышы кайдадыр шунда гына, якында-янәшәдә генә! Ул һәрдаим Зөһрәне күзәтеп тора, аңа яратып, үз итеп карый!..
Үзе дә сизмәстән, Зөһрә як-ягына каранып алды. Бүлмәдә беркем дә юк иде. Әллә бармы? Бар да кебек, юк та кебек… Кемдер карап тора шикелле, тирән итеп, уфтанып сулыш ала кебек, хәтта яши кебек. Әнә йөрәге дә дөп-дөп тибеп тора… Ә, юк ла, стенадагы сәгать икән ул. Йөрүе дә башкача — дөп-дөп, дөп-дөп… Әллә икесе дә бер үк нәрсәме: язмышны вакыттан, вакытны язмыштан аерып карап булмый бит… Әллә Язмышның яшәгән урыны сәгатьме? Үзе яшәмәсә дә, бәлки, аның җаны шунда яшидер?
Зөһрә, сәгатькә якынрак барып, озак кына карап торды. Сәгатьнең дә йөзе, күзләре, кашлары, теле һәм… йөрәге бар икән! Ул үзе дә йөрәккә охшаган икән! Әлбәттә инде үзе дә йөрәккә охшагач, аның эчендә җан да булырга тиеш. Зөһрә, нәни учлары белән үрелеп, сәгатьне иркәлә­мәкче, сөймәкче булды. Ләкин кагылмады… Рәнҗетермен, туктатырмын дип курыкты. Кабат өстәле янына килде. Язмышның хатын тагын бер мәртәбә укып чыкты. Өстәл тартмасыннан ап-ак кәгазь бите алды. Иң матур каләмен сайлап, Язмышка хат язарга кереште:
“Исәнме, Язмыш!”
Хатны башлау гына җиңел шул. Иң кыены — аннан соң. Нәрсә сорарга икән? Зөһрәгә кирәк әйберләр күп лә ул. Ат сорасаң инде?.. Зөһрә үлеп ат ярата бит. Авылга — әбисенә-бабасына кайткач, атлар-колыннар яныннан керми дә ул. Нәселдән киләдер бу шаукым. Бабасы да атлар караган, гомере буе атта йөргән. Зөһрә әтисенең ат яратканын-яратмаганын белми, ул әтисен бөтенләй дә белми, ә менә “ат җене” дигәннәре бабасыннан йогып калган булырга тиеш. Әбисе дә шулай дигән була. Юк, атлар турында болай гына уйлап куйды ул. Чөнки белә: шәһәрдәге фатирларына ат кадәр ат сыймаячак. Башка берәр нәрсә сорарга кирәк.
Зөһрә үзалдына елмаеп куйды. Ул тагын бер әйбергә кызыгып йөри йөрүен… автобус тукталышындагы киоск тәрәзәсендә бик матур бер муенса эленеп тора. Яшелле-зәңгәрле, көмешле-күкле төймәләрдән тезелгән бу муенса бик тә серле, тылсымлы булып тоела Зөһрәгә. Сатып алмаса да, тотып кына булса да карыйсы иде!.. Автобус килгәнче, озак итеп шул муенсага карап тора Зөһрә. Әнисе көчләп сөйрәп диярлек алып китә аны киоск яныннан.
Нәрсә сорарга соң? Зөһрәнең Гөлинәнеке кебек “велигы” да, Алсуныкы кебек затлы кара күзлеге дә юк. Тагын бик күп нәрсәләре юк аның. Кайсын сорарга соң? Кайсын гына сорама — Язмыш барыбер шуны калдырып китәчәк. Чөнки аның Язмышы үз сүзендә тора белә.
Тик… Нәрсә генә бүләк итсә дә, үзе килмәячәк ул. Зөһрәнең туган көне Язмыштан башка гына узачак… Их, үзе килсен иде! Туган көнгә шундый шәп бүләк булыр иде!.. Ләкин… килмәс шул. Ул бит Язмыш! Кешеләргә изгелек эшләп йөрсә дә, үзе бик күренәм дип тормый. Күренә торган булса, түзмәс иде, Зөһрәсе янына әллә ничә мәртәбә килеп китәр иде инде.
Шулай да Зөһрә Язмышны туган көненә чакырып карарга булды.
“Бернинди бүләк тә кирәк түгел миңа, — дип язып китте ул. — Минем бөтен әйберем дә бар. Әтием генә юк… Ләкин әтиләрне Язмыш та алыштыра алмый — шуны беләм. Әни шулай ди… Әти кеше һәркем өчен берәү генә була. Миңа бернинди бүләк тә кирәк түгел. Үзең кил. Шул минем туган көнемә зур бүләк булыр. Мин сине бик көтәм! Көтәм! Әни дә көтә! Үзе әйтми, әмма мин моны төгәл беләм. Хәзергә сау бул, Язмыш. Авырма, яме. Сәлам белән Зөһрә”.
Зөһрә хатын язып бетерде дә, конвертка салып, баш астындагы мендәренә кыстырып куйды. Йокларга иртәрәк иде, әнисе янына да чыгасы килмәде, ул, мендәренә башын куеп, моңлы кешеләрдә генә була торган тирән уйга калды. Төрле иде аның уйлары. Матур иде аның уйлары. Ниндидер якты, сихри бер могҗиза алдыннан гына була торган уйлар… Мондый уйлар балалык чорында гына булырга мөмкин. Чөнки алар сафлыктан, самимилектән туалар һәм кешенең, шәхеснең асылын тәшкил итәләр. Бу уйлар хакында кычкырып сөйләшергә ярамый, хәтта бөтенләй дә сөйләшергә ярамый. Шуңа күрә бу юлы сигез яшьлек Зөһрәнең күңел дөньясына кереп тормыйк, аны туган көненә кадәр үзе уйлап чыгарган матур, якты һәм үтә дә серле уйлары белән калдырып торыйк…
Бәйрәм ял көненә туры килде. Кунаклар яктыда ук җыела башладылар. Беренче булып Алсу белән Гөлинә ишек шакыды. Алар, бүләкләрен тапшыргач, Зөһрәгә өстәл әзерләргә булыштылар. Гүзәлия кухняда пешеренде, ә кызлар көлешә-көлешә табын тирәсендә бөтерелделәр. Озакламый Зөһрәнең калган сыйныфташлары да килә башлады. Өй — чәчәк исе белән, Зөһрәнең бүлмәсе бүләк белән тулды.
Менә бервакыт кыенсынып кына Руслан килеп керде. Ул иң элек Зөһрәгә ап-ак роза чәчәге бүләк итте, кыюсыз гына үрелеп, кызның бит очыннан үбеп алды, аннары кулындагы төргәкне сузды.
— Нәрсә бу? — дип сорады Зөһрә.
— Сиңа кирәк әйбер…
— Ой, кызык син, Руслан… Ә нәрсә соң ул?
— Бокс бияләе…
— Нәрсә-ә?
— Сиңа бокска йөрергә кирәк. Малайлардан тидертмәс өчен.
— Шулай дисеңме? Бүләгең өчен рәхмәт, Руслан.
— Үзеңә рәхмәт…
— Ә миңа нигә?
— Мине бит… беркем дә туган көненә чакырмый… Ә син чакырдың… Шуның өчен рәхмәт.
— Алар бит синең нинди икәнлегеңне белмиләр, Руслан. Ә мин беләм.
Русланнан соң Гөлсинә апалары килде. Шуның белән чакырылган кешеләр җыелып бетте. Ләкин Зөһрәнең әнисе кунакларны өстәл янына чакырырга ашыкмады. Аптырагач, Зөһрә кухняга үзе йөгереп чыкты.
— Әнием! Барысы да килде, утырабызмы инде?
— Аз гына көтик, кызым, тагын бер кунак кына киләсе калды.
— Кем ул, әнием? Мин беләмме аны?
— Беләсең, кызым… Килгәч күрерсең, хәзергә сорама, яме. Бар, кунакларың янына чык, ямансулап утырмасыннар.
Зөһрәнең шатлыктан мөлдерәмә тулы күңеленә ниндидер җылы дулкын йөгереп керде: “Кем булыр ул серле кунак? Зөһрә аны белә дә, белми дә булып чыга…” Әнисе чакыргач, әйбәт кунактыр. Зөһрәнең туган көненә дә килгәч, тагын да әйбәтрәктер…
Шул вакыт ишек катындагы кыңгырауга җан керде. Зөһрәнең әнисе каушап китте, әле бер якка, әле икенче якка омтылды, алъяпкычын салып, көзге янына барды, чәчләрен төзәткәндәй итте. Моннан соң да әле ишекне ачарга җыенмады. Зөһрә янына килеп, аркасыннан сөйде, бит очыннан үбеп алды, аннары гына ишек ачарга китте.
Ишектән беренче булып олы чәчәк бәйләме күренде. Бер кочак чәчәк! Әнисенең дә, Зөһрәнең дә иң яраткан чәчәге — розалар! Руслан ап-ак бер роза алып кергән иде инде, ә монда исәпсез-хисапсыз кызыл розалар!
Зөһрәнең күз алдында гаҗәеп күренеш барлыкка килде: ишектән бер кочак розалар кереп килә, ә аның артында беркем дә юк! Нинди серле могҗиза бу? Әллә?.. Зөһрәнең күңелендә нәни генә өмет чаткысы калкынып куйды: әллә Язмыш килгәнме? Әнә бит үзе күренми, чәчәкләре генә кереп килә. Кеше заты булса, күренер иде, ә бу күренми… Әйе, алган ул Зөһрәнең хатын, аның сүзен тыңлаган, килгән… Хәзер күрәчәк Зөһрә үзенең Язмышын. Күрмәсә, тоячак…
Әмма бер кочак роза артыннан ишектән әнисенең элекке танышы Ясир абый килеп керде. Килеп керде дә, елмаеп-балкып, Зөһрәгә таба атлады, аны җәй исләренә аңкытып торган чәчәкләр белән күмде…
— Туган көнең котлы булсын! — диде ул, йөзендәге матур елмаюын сүндермичә. Һәм түш кесәсеннән яшелле-зәңгәрле, көмешле-күкле муенса чыгарып, аны Зөһрәгә кидерде… Аннары, чәчәге-ние белән күтәреп, кочагына кысты:
— Бәхетле бул, Зөһрә акыллым! — диде. Кыз һушын-акылын җыеп бетергәнче, аның гаҗәпләнүдәнме, кыенсынуданмы алсуланып киткән битеннән үбеп алды…
Зөһрә барысын да аңлады. Бүген аның туган көненә чып-чын, чып-чын Язмышы килгән иде! Ул моны Ясир абыйсының куенына килеп керү белән тойды. Теге вакытта, буранлы төндә, нәкъ шушы кулларда, шул кочакта кайтты бит ул! Зөһрә бу кулларны башка бер генә кул белән дә бутамаячак. Шул ук күзләр, шул ук йөз, елмаю, мыек…
Нәрсә ди бит: “Зөһрә акыллым!” — ди. Нәкъ хатында язганча… Хатын тәмамлаганда да: “Синең Я.” — дип куя иде. Бу “Я” дигәннәре Ясир абыйсы икән бит! Язмыш — Ясир… Ясир — Язмыш… Нинди матур могҗиза бу… Быел Зөһрәгә туган көне менә шушы матур могҗизаны бүләк итте!..
Ясир абыйсы кыяфәтендә килеп кергән Язмыш куенында утырган Зөһрәнең күз алдында, шушы бер мизгел эчендә, ярты еллык гомере якты балкыш кебек чагылып киткәндәй булды. Ниндидер могҗиза булып хәтерендә калган “видик” та, зәңгәр чәчәкле гөл дә, күрше подъезд­да яшәүче Руслан исемле малай белән дуслашып китүе дә, “Догалык” китабы да, буранлы төн дә, ишек төбендәге чаңгылар да, Кыш бабай бүләкләре дә, ялганы өчен шелтәләп язылган хат та — барысы да шушы көләч, матур, акыллы, игелекле Ясир абыйсының эше икән!
Зөһрә, бу матур ачыштан, дөресрәге, серле-могҗизалы төштән уянырга теләмәгәндәй, күзләрен чытырдатып йомды, аннары, алга омтылып, Ясир абыйсы кыяфәтендә килеп кергән Язмышын, газиз әтиләрне-әниләрне кочаклаган кебек, кысып кочаклап алды, һәм, ниндидер бик мөһим сер әйткәндәй, ул гына ишетелерлек итеп, серле пышылдады: “Килүең өчен рәхмәт… Мин сине бик-бик яратам!..”
…Кунаклар таралгач, алар өчәүләп чәй эчтеләр. Бу юлы да Ясир абыйсы күбрәк әнисе белән сөйләште. Әмма Зөһрә аңа бер тамчы да үпкәләмәде. Чөнки ул төгәл белә: Ясир абыйсы — әнисенеке генә түгел, Зөһрәнеке дә. Бәлки әле иң элек Зөһрәнекедер, аннан соң гына әнисенекедер?
Әнә ул нинди — Язмыш… Чибәр! Акыллы! Шаян! Әйбәт! Аның белән рәхәт, тыныч… Руслан белән дә дуслар. Бу бик мөһим. Чөнки Зөһрә киләчәктә Руслан белән бик якын дус булачак. Бәлки… бергә дә яшәрләр… Моны белеп тору Зөһрәне бәхетле итә… Бүген Руслан тәмам аптырады: “Ясир абый синең әтиең түгелмени?” — дип сорады. Зөһрә аңа ничек җавап бирергә дә белмәде. Зиһене каушап төшкән бер мәлдә, Зөһрә өчен аның күңеле, йөрәге әйтте: “Әтием түгел, ләкин ул минеке!” — диде.
Әнә ул нинди — Ясир абый… Игътибарлы, игелекле, мәхәббәтле… Тагын… бәхетле! Аның белән әнисе дә бәхетле — күптән болай көлеп-елмаеп утырганы юк иде… Сөйләшүләре дә аңлаешлы…
— Яз җитә, Гүзәлия. Салкыннар бүтән булмас инде…
— Шулай шул, быел кыш бигрәк салкын булды, буранлы булды…
— Бөтен дөньяга җылы кирәк…
— Безнең барыбызга да җылы кирәк, Ясир…
— Кешегә кояш җылысы гына җитми шул, аңа җан җылысы да булсын.
— Җылыга җылан да җылыша, диләр бит… Безнең кояш та җылыны сизде. Ясир, ишетәсеңме?
— Ишетәм, Гүзәлия, ишетәм.
— Теге агачтагы кошка карале, тәмам күңеле булды бугай… Сине ничек үз итте… Теге агачтагы кошны әй­тәм…
— Беләм. Минем өчен дә газиз бер җанга әверелде ул… Дөресен генә әйткәндә, мин хәзер аңардан аерыла алмыйм инде… Ничек хәл итәсең соң, Гүзәлия?
— Мин күптән хәл иттем, Ясир, үзең беләсең. Хәзер инде кызыбыз хәл итсен. Аның чираты…
“Кызыбыз” дигән сүзне ишеткәч, кәнфит кәгазьләре белән уйнап утырган Зөһрә кискен башын күтәрде, “Сүзегездә миңа да урын бармыни?” дигәндәй, гаҗәпләнү һәм сорау тулы күзләре белән бер әнисенә, бер Ясир абыйсына карап алды. Аннары, ярый, үзегез беләсездер әле дигән кебек, тыйнак кына елмаеп куйды да фантиклы уенын дәвам итте…
— Кызыбыз белән күптән сөйләшеп куйдым инде мин, Гүзәлия.
— Йә-йә?
— Ул риза!
— Нишләп мин берни дә белмим?
— Беләсең-беләсең…
— Зөһрә кызым, Ясир абыең дөрес әйтәме? Син аны яратасыңмы?
Зөһрә бераз оялыбрак, әмма эчке бер ныклык, ышаныч белән җавап бирде:
— Яратам. Моннан соң мин аны беркая да җибәрмим!.. — Аннары Ясир абыйсына кырт борылып сорап куйды. — Китмисең бит, Ясир абый?
— Китмим, Зөһрә, китмим…
12. Соңгы сүз
Менә шулай матур тәмамланды бу тарих. Тәмамланды микән? Бәлки, олы, бәхетле тарихның башы гынадыр бу?
Һәр кешенең үз вакыты, үз сәгате бар, диләр. Шул сәгать суккан вакытка туры китерә алса, кешегә бәхет капусы ачыла. Бүген генә сигез яшен тутырган Зөһрәнең дә сәгате сукты. Аның тормышы бөтенәйде.
Ләкин без барыбыз да беләбез: бу нәни кыз үз гомерендә беренче сынауны гына үтте. Алда мондый сынаулар күп булыр. Тагын да авырраклары булыр…
Зөһрә генә түгел бит әле. Аның белән бергә бу яңа тормышка, яңа сынауларга Гүзәлия дә, Ясир дә керә. Моңа кадәр хыял белән сабырлык — аларның гомер юлдашы булды. Алдагы тормышларында да Ходай Тәгалә бу матур парны шушы рухи кыйблалардан читләштермәсен иде.
Язмыш — таң кебек: башы бар, ахыры юк… Безнең күз алдында өр-яңа Язмыш туды. Язмыш һәрвакыт бәхет булып туа. Безнең геройларыбыз да аны шул бәхетле килеш сакласыннар иде, тормышның бормалы юлларында әрәм-шәрәм итеп бетермәсеннәр иде.
Руслан… Үзе бер дөнья… Миңа бик кызык тоела аның Зөһрә белән дуслыгы. Хәтта сәер… Бу дуслык Русланны яхшырак итәчәк, ә Зөһрәнең күңеленә ныклык бирәчәк…
Миңа, язучы буларак, Зөһрәдән аерылу бигрәк тә кыен. Дөресен генә әйткәндә, шушы кыска вакыт эчендә якын, газиз булып киткән бу бәгырь кисәгеннән аерыласым да килми. Ул минем дә күңелемдә, язмышымда калды. Үзенең якты хыялы, күңел сафлыгы һәм горур батырлыгы белән мине дә әсир итте, тәрбияләде, кешелек асылыма кайтарды, кырыс вакыт җилләрендә уңа башлаган матур сыйфатларымны уятты…
Менә Зөһрә хакындагы әсәремне язып тәмамладым да уйга калдым. Мин бу кызны сагына да башлаганмын икән… Ә САГЫШ ул, ЯЗМЫШ кебек үк, таңны хәтер­ләтә — аның башы бар, ахыры юк…
Гыйнвар, 2002








ОЧА ТОРГАН КЕШЕЛӘР, ЯКИ
Иясез язмышлар хакында бәян
Кешенең иң бәхетле чагы — бала чагы.
Үлемнән иң ерак чагы бит аның…
Әнкәй сүзләре
1
Поезддан төшкән бу кешегә беркем дә игътибар итмәде. Гадәти юлчылардан берни белән дә аерылмый кебек иде ул: күп киелүдән күркәмлеген җуйган, төсе уңа башлаган яшел костюмнан, шакмаклы күлмәктән. Аның өстенә иске фасондагы галстук таккан. Кулында күп ышкылудан, бәрелүдән почмаклары кырыла башлаган кара чемодан… Шулай да нәрсәсе беләндер башкалардан нык аерылып та тора ул. Нәрсәсе белән аерыла соң? Ә! Аңлашылды… Үтә дә гамьле-борчулы, хәтта кайгылы иде аның йөзе. Юк–юк, бәла-каза яисә үлем-китем кайгысы түгел бу. Ниндидер эчке моң, эчке гамь-сагыш бәреп чыккан иде аның йөзенә. Җыйнак кына мыек җибәргән, тыйнак кына, әмма ыспай итеп чәчен кистергән бу юлчыга кырык биш яшьләр чамасы булыр. Үзе укымышлы-зыялы кешегә охшый — ак, чиста йөзен бизәп торган яшькелт-зәңгәр күзләре читендәге берничә җыерчыктан кала картаю чалымы күренми. Бу күзләр җирән чәчләренә ай-һай килешеп тора тагы… Бераз сәеррәк йөри: берничә адым атлый да җилкәсен сикертеп куя, атлый да сикертеп куя. Әйтерсең аркасында авыр йөк бар, ул шул йөкне ара-тирә рәтләп, җайлап куя… Аның иңендә канатлар бар кебек, гүя ул бара-бара да шул канатларын барлап ала. Очар иде — очалмый, нидер аска, җиргә тартып, басып тора. Ниндидер авырлык бар аның иңендә. Ә бәлки, күңелендәдер?
Бөтен, имин, әйбәт тормышта яшәгән булырга тиеш ул. Шулай да аның йөзенә чыккан теге моңсулык, сагыш-гамь күңелгә тынгылык бирми: нидер борчый бу кешене, нәрсәдер аның күңел тынычлыгын алган, шушы “нәрсәдер” җанын туктаусыз бимазалап, изалап тора, йөрәген әрнетә… Бәхет белән өмет — кардәшләр, әмма өмет белән сагыш та — туганнар. Шуларның өчесеннән язмыш туа. Бу кешенең язмышы да гади-гадәти түгел, ахры. Рухы арыган кешеләр белән гел шулай була — бөтен кыяфәтләре сәламәтлек, пөхтәлек бөркеп торса да, андыйлар башкалар күзенә бәхетсез булып күренәләр…
Әмма кеше үзе теләгән кадәр генә бәхетле була!
Бәхетнең кардәше — өмет.
Рух нык булганда гына кеше күңелендә өмет туа һәм яши ала. Өмет бар икән, әгәр дә чын икән, ихлас икән, ул бервакытта да кешене алдамый.
Авыл юлына төшкән бу бәхетсез Хода бәндәсенең һәр ым–хәрәкәтендә әнә шул чын, ихлас өмет нуры бөркелеп тора иде…
Бу юл аны кая алып бара? Бәхетенәме, бәхетсезлегенәме? Бәхеткәдер… Бәхеткә, бәхеткә! Бәхеткә алып баручы юл — үзе бәхет инде. Чынлыкта бәхет үзе юк, бәхеткә илтүче юл гына бар.
Әйе, бәхет эзләүче бәхетледән дә бәхетлерәк…
Ярар. Укучы ихтыярын башкача сынамыйм. Бу гамьле кешенең исеме — Сәүбән. Ул ерак каладан туган авылына кайтып бара. Унсигез ел кайтмаган ул туган нигезенә. Менә хәзер кайтып бара. Ялгызы гына кайта. Юк-юк, әллә ниләр уйламагыз. Гаиләсе бар аның: хатыны, үсеп җиткән малае бар. Бу хакта бер сөйләр әле ул сезгә. Ә хәзер аның вакыты юк. Ул борчылып уйлана. Шулай борчылып, тәүлек буе поездда кайтты, менә хәзер дә — авыл юлына төшкәч тә — күңелен җыеп ала алмый, уйлана да уйлана, сызлана да сызлана…
Уен эшмени — унсигез ел бит!.. Авылдан чыгып киткәндә үсмер бала гына иде әле ул. Борынына ис, күңеленә хис керә башлаган малай иде. Кайда калган ул чаклар — бала чаклар — бал чаклар?!
Кайсыдыр изге китапта әйтелгән бит: “Алла безгә биргән рухны нык сагына”, — дигән. Әйбәт, изге җанлы, күркәм рухлы кешеләрнең Аллаһы Тәгалә катына бик иртә китеп баруы шуның белән аңлатыла булса кирәк. Яман ниятле явыз бәндәләрдә рух бик тиз тузып-таушалып бетә икән — ни гаҗәп! Андыйлар гайрәтне чигәрерлек дәрәҗәдә озак яшиләр. Туган җир белән дә шулай. Изге җанлы, саф рухлы балаларын Туган җир һәрвакыт сагынып яши, үзенә чакырып, ымсындырып тора. Кызык, балачак белән дә нәкъ шулай икән. Балачак та гел сагышта, гел гамьдә. Кеше алдагы тормышында ниләр генә эшләмәсен, аның бөтен ният-хыяллары, кылган эш-гамәлләре һәм, әлбәттә инде, эчке рухияте дә бала чагы ихтыярында кала. Ничәмә-ничә мәртәбәләр сыналган фал — кеше үзенең туган җирен, туган нигезен, бала чагын сагынмый башлый икән, дөресрәге, аны туган җире, туган нигезе, бала чагы сагындырмый башлый икән, димәк, аңа нидер булган, ул үзенең рухи орбитасыннан ычкынган, бала чагыннан ук килгән гомер юлыннан читкә тайпылган, кыйбласын югалткан, Иблис коткысына бирелгән…
Сәүбән белән дә шулай булды, ахры. Ул кайдадыр, кайчандыр ялгышты. Гомер юлының бик мөһим бер борылышында читкә каерылып кереп китте дә… юлдан язды, сукмагын югалтты… Бөтен көчен, сәләтен салып тырышса да, әллә ни кыра алмады: эше җиңел бирелсә дә, хезмәтендә зур уңышларга ирешмәде, гаилә тормышыннан канәгать булса да, бәхеткә бөтенәймәде. Менә хәзер ул, гаиләсен, яшәгән йортын һәм күпьеллык хезмәтен ташлап, авылына — туган йортына, газиз ялгыз әнкәсе янына кайтып бара.
Озак еллардан соң балачакка кайту рәхәт тә, кыен да икән. Хәтта… куркыныч та! Чөнки кеше бала чагына ике очракта гына кайта: нәрсәдәндер качканда яисә бик мөһим бер әйберен эзләгәндә… Сәүбән кистереп кенә әйтә алмый: качып кайтамы ул, әллә күңеле теләгәнне эзләп кайтамы? Бу, бәлки, ул чаклы мөһим дә түгелдер. Иң мөһиме — ул кайта. Кайтмаска ант итеп киткән җиренә кайта. Бәхиллек алмыйча киткән нигезенә кайта. Саубуллашмый-нитми киткән әнкәсе янына кайта… Ни өчен кайтамы? Моның сәбәбе бар. Ул авырды, үлемнең күзенә карады… Шул үлем әҗәле аңа туры карап әйтте: “Кайт бар, авылыңа кайт, гомер, нәсел йолдызыңны рәнҗетергә теләмәсәң, нәселеңне югалтасың килмәсә, кайт, кайт!” — диде.
Юк, башта ук үлемне искә алып, укучының нәзберек, нәзакәтле күңелен өркетмим әле. Сәүбәннең гомер таңында матуррак хатирәләр дә булган бит. Нигә шулар хакында сөйләмәскә?!
Әй ул чаклар! Әй ул тиле чаклар!.. Нәрсә генә булды соң әле ул вакытта? Хәзер инде хәтергә дә төшереп бетерә алмассың…
Артыграк яратты шул ул Сәвиясен. Баштарак бөтенесе дә әйбәт, матур иде. Төннәр буе озатышып йөрүләр дисеңме, татлы үбешүләр, онытылып сөешүләр дисеңме… Сөеп үбешкәндә җаннар алмашына, диләрме әле? Мәхәббәт мөнбәренә басып, алар бер мәртәбә генә “җан алмашмадылар”. Җан белән бергә иң кадерле, иң газиз серләр дә, ант-вәгъдәләр дә алмашынды…
Ләкин болары кызык түгел әле. Болары — һәр гашыйк пар белән була торган хәлләр… Сәүбән белән Сәвия бер-берсенә тартылган көннән алып мавыктыргыч шөгыль уйлап таптылар: бер-берсе белән йолдызлар аша сөйләшә башладылар. Ничекме? Сарманай авылыннан бер чакрым ераклыкта Кала-тау бар. Ә-ә-әнә ул. Бу тау итәгендә юкәләр үсә. Шул юкәләрнең берсен сайлап алалар да, икесе ике ягына сөялеп басып, күктәге йолдызларга багып “сөйләшәләр”... Бигрәк тә Чулпан йолдыз аша тиз “аңлашалар”…
— Сәүбән, син кем булыр идең?
Сәүбән дәшми, бары тик йолдызга карап җавап уйлый.
Сәвия аның җавабын үзенчә юраган була:
— Очучы буласыңмы?
— Әйе! Белдең…
— Сәүбән, синең хыялың бармы?
Үзе тагын йолдызга карап юрый:
— Бар, бар синең хыялың!.. Синең хыялың… Синең хыялың… Җиргә, менә шушы Кала-тауга, өстән, күк катыннан карыйсың килә, шулаймы?
— Юк, белмәдең… Минем сине үбәсем килә!..
— Ә син хәрәмләшмә! Дөресен әйттемме, дөресме? Йә инде…
— Дөрес-дөрес, үпкәләмә яме, мин бит шаяртып кына…
— Сәүбән, ә син кемне яратасың?
Сәүбән дәшми. Сәвиянең карашлары төнге күктә. Ул килештереп уйланган була. Белмәгәнгә салыша. Аның юри белмәгәнен Сәүбән дә сизеп тора. Шуңа да юри ашыктыра:
—Йә инде, әйт инде.Чулпан йолдыз берни дә сөйләшмиме әллә?..
— Чулпан әйтә… Чулпан әйтә… Ул берни дә әйтми, Сәүбән…— Кинәт Сәвиянең тавышы каядыр убылып төшеп китә.
Сәүбән барыбер ышанмый. Көлә, шаяра. Ә Сәвия шаярудан узган. Аның йөзе инде көлми, күзләре дә көлми. Алар төнге күктә, шомланып карап торалар.
— Чулпан дәшми, Сәүбән…
Сәүбән Сәвиянең шаярмаганын аңлый, качып торган җиреннән чыга.
— Ничек инде — дәшми?..
— Дәшми…
— “Сәвия” дип тә әйтмиме?
— Әйтми…
Сәүбән аны үзенең киң кочагына ала, яңакларыннан, чәченнән назлап сөя, маңгаеннан үбеп ала.
— Ул бездән көнләшә, Сәвия. Безнең бәхетебездән көнләшә…
— Әйдә, кайтып китик, үпкәләмик без аңа. Янсын шунда ялгызы гына, шул кирәк аңа…
Инде кайту юлына төшкәч, Сәвия, Сәүбәннең каршына ук килеп, капыл сорап куя:
— Сәүбән, син мине яратасыңмы?
— Яратам, Сәвия…
— Чынлапмы?
— Чынлап… Миңа сине ярату җиңел, чөнки син искиткеч чибәр, Сәвия!..
Ул төнне Чулпанның дәшмәве юкка булмаган икән.
Озакламый аларның тормышында бөтенесе дә буталды, өмет-хыяллары чәлпәрәмә килде, күңел савытлары томаланып, карашлары төссезләнеп, яшәүләренең яме, назларының тәме бетте… Сәүбәннең сөю-мәхәббәтеннән дә ачыну катыш әрнү генә, рәнҗү генә торып калды; ул гомер йомгагының очын, язмышының иясен югалтты…
Ул көнне Сәүбән кичке уенга соңрак чыкты. Авиация институтына барырга әзерләнә иде ул. Казанда яшәүче Хөрмәт абыйсы бик кирәкле китап табып җибәргән, шуның белән мавыгып, вакыт узганын сизми дә калган.
Сарманай авылы яшьләре иртә яздан башлап көз ахырына кадәр инеш буендагы Сабантуй яланына кичке уенга чыгалар. Элегрәк мондый уеннар һәр татар авылында булган. Ә менә сарманайлылар бу матур йоланы бүген дә онытмаганнар.
Яр буенда хәтфә кебек җәелеп яткан җете яшел чирәмлектә очып-очып биеп китәләр!.. Башта ялгызаклар чиратлашып бии, аннары парлы биюләр китә… Ахырдан уен күмәк биюләр белән тәмамлана…
Күмәк биюләрнең иң кызган вакытында төшеп җитте Сәүбән инеш буена. Төшүен төште, әмма Сәвиясен таба алмады. Ян-ягына каранып эзләнгән арада, Зәлифә исемле күрше кызы аны җилтерәтеп түгәрәк эченә алып кереп тә китте, ике кулыннан тотып, үз тирәсендә әйләндерергә кереште. Сәүбән каршы килмәде, көне буе өйдә утырып ойый башлаган аякларын үз иркенә җибәрде — бию дигән тылсым ихтыярына тапшырды…
Бөтерелеп, дәртләнеп күпме биегәннәрдер, кайсыдыр бер мизгелдә Сәүбән тагын Сәвиясен исенә төшерде. Ул инде түгәрәктән чыкмакчы да булган иде, әле ярый бию тукталып калды, яшьләр таралыша башладылар.
Сәүбән Сәвиянең юклыгын нәрсәгә юрарга да белмәде. Бу юлы да уйланып, аптырап озак торырга туры килмәде, Зәлифә аны тагын култыклап алды да сөйрәп диярлек авылга алып кайтып китте.
— Әйдә кайтабыз, булмаган Сәвияңне көтеп торма,— диде ул.
— Булдымы соң ул бүген?
— Анысын инде үзеннән сора, күршекәем…
Шулай икәүләшеп кайтып киттеләр. Зәлифә җәһәт кенә Сәүбәнне култыклап алды. Егет читкә тайпылып караган иде дә, кызый аның беләгенә тагын да ныграк ябышты. Дөресен генә әйткәндә, Сәүбәннең үзенә дә яшьлеге ташып торган, дәртле, чая күрше кызының кайнар беләген тоеп бару рәхәт иде…
Тел бистәсе буларак даны чыккан Зәлифә озак көттермәде:
— Борыныңа чиерттеме Сәвияң?!
— Нигә алай дисең?
— Кайда соң ул, йә әйт, кайда?
— Кайда булсын, кайтып киткәндер…
— Китте ди сиңа!
— Йә, башны тинтерәтмә әле, болай да көне буе формула ятлап чиләнгән баш ул.
— Чиләнәсе көннәрең алда әле…
— Әллә ничек сөйләшәсең син бүген, Зәлифә, ичмаса, син дә үртәмәле җанны…
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Язмышның Туган Көне - 4
  • Büleklär
  • Язмышның Туган Көне - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4421
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1749
    44.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    69.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Язмышның Туган Көне - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4320
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1943
    41.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Язмышның Туган Көне - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4376
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1901
    42.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Язмышның Туган Көне - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4363
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1932
    40.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Язмышның Туган Көне - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 4271
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2040
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Язмышның Туган Көне - 6
    Süzlärneñ gomumi sanı 4359
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1951
    40.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Язмышның Туган Көне - 7
    Süzlärneñ gomumi sanı 4340
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1975
    40.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Язмышның Туган Көне - 8
    Süzlärneñ gomumi sanı 1555
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 909
    49.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    71.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.