🕥 34 minut uku

Язмышка Юл - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 4471
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1835
40.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Газизә апам сыер саварга чыгып китте. Мин дә тынып утырам. Мәче һаман мине котыртып маташа. Теге йомгакны йөгерә-йөгерә тәгәрәтә. Ә минем уйныйсым килми. Мин уйланам. Хәзер безнең йортта нишлиләр икән? Мулла белән мөәзин тавык боты кимерәләрдер, мөгаен. Беләм, миңа тавык боты эләкмәс. Юк, борчылмыйм. Аның каравы, минем Гөлдерием исән калды. Рәхмәт Мингазый абыйга...
  Менә Газизә апам да өйгә керде. Өстәлгә бер чиләк сөт бастырып куйды. Чиләктә сөт күбекләре мәж-мәж итеп сөйләшәләр иде кебек.
  — Эчеп җибәр әле, балакай,— дип, апам миңа сөт
  салып бирде.— Җылы сөт бик шифалы,— диде.
  Мин бер-ике йоттым да савытны кире өстәлгә куйдым.
  — Нәрсә булды? — диде Газизә апам.— Нигә эчми
  сең?
  - Әллә нигә эчәсем килми...
  - Син әле шушы яшеңнән башыңны сагышка салып йөрисеңме, малай актыгы?! Кара син аны, әнисе кияүгә чыга, имеш, ә моның йөрәге яна, тамагыннан калган, янәсе...
  Мин башымны түбән салып эндәшмичә генә утыра бирдем. Ә апам кыза-кыза сүзен дәвам иттерде:
  - Әллә әниеңне өйгә бикләп куеп, ишек төбенә үзең гп булып ятар идеңме? Килгән һәрберәүгә вау-вау дип өреп торыр идеңме? Минем әниемә тимәгез, минем внием минеке генә дип әйтә торыр идеңме?
  
  Мин бу юлы да эндәшмәдем. Дөресрәге, мин болай итеп сөйләшә белми идем әле...
  Шулчак чыбылдык артыннан әбием тавышы ишетелде. Без аны йокыдан уяттык бугай.
  - Кем бар анда, кемне шулкадәр орышасың, кызым
  Газизә? — диде әбием.
  - Кемне булсын, синең сөйкемле оныгыңны, бил
  геле...
  - И балам, Сабир килгәнмени безгә? Кил әле, кил,
  улым, үз яныма,— дип, әбием мине чакырып алды.
  Газизә апам чыбылдыкның бер ягын аз гына тартты да:
  - Бар, әбиең сине сагынган әнә,— диде. ~Мин чы
  былдык артына кердем. Әбием инде миңа ике кулын да
  сузып тора иде. Мин шул ике кул арасына ташландым.
  Әбием мине туп тоткан шикелле кочып алды.
  - Бик сирәк килә башладың, сагындырып кына.
  Ә мин сине көтә-көтә арып бетәм, балакаем...
  Әбием минем учларымны үз кулларына, тотып алып йөзенә куйды. Ул шулай үзе дә бала шикелле иркәләнергә тели иде, күрәсең.—• Кулларың ныгып килә, эшкә ярый башлагансың инде,— диде.—Бик әйбәт, улым, ир балага эш килешә...
  Аннан соң әбием йөземне капшап чыкты, бер кулы белән башымнан алып аякларыма кадәр гәүдәм буйлап шудырып төшерде.
  — Тагын бераз килми торсаң, мин сине бер күрүдә
  генә таный да алмас идем әле,— диде,— буйга тартыл
  гансың, җилкәләрең әнә нинди, бәхетең генә була күр-
  сең, балакай...
  Газизә апам да сүзгә катнашып китте.
  - Бәхете булыр аның, булыр. Ата кулына керә. Менә
  дигән кеше кулына.
  - Әйе,— диде әбием,— Хәйрулла минем күз алдым
  да үсте. Аның турында андый-мондый сүз әйтә ал
  мыйм...
  Газизә апа әбине сүзеннән бүлдерде:
  — Кичке аш вакыты җиткән, әнкәй,— дип сөйләнә-сөйләнә, савыт-сабалар шылтырата башлады.
  Минем аңлавымча, апам карчыкка: «Телеңә күп салынма»,—дип тә кисәтте бугай.
  Кичке аш узды. Тора-бара өй эченә караңгылык ябырылды. Мин урамга карадым. Кап-караңгы. Бер генә тәрәзәдә дә ут чаткысы җемелдәми. Сугыш башланганнан бирле гел шулай, өйләрдә чыра да яндырмыйлар. Инде егетләр дә гармун уйнап урамда җырлап йөрмиләр.
  Ә малай-шалайлар кайда соң? Кайда булсын, алар да, кич булдымы, өйләренә кереп посалар. Нишлисең, кая гына барсаң да я елыйлар, я кайгырып ниндидер илләр, җирләр турында сөйләшәләр. Кемдер үлгән, кемдер яраланган. Кая ул мондый чакта уен-көлке!..
  Мин һаман тәрәзәдән карый-карый нәрсәдер күрергә телим. Караңгы бушлык. Әйтерсең безнең авыл да җир йөзеннән югалган. Тик менә шушы, без яшәгән кечкенә генә йорт әле яшәп тора, әлегә исән калган сыман. Менә шушы караңгы өйдә без, өч кеше, бер-беребезне күрмичә, бер сүз дә эндәшмичә утырабыз. Без ниндидер могҗиза көтәбез шикелле. Нәрсәдер булырга тиеш кебек.
  һәм ул — без көткән могҗиза минем күз алдыма килде. Кинәт кенә безнең тәрәзәләр яктырып китте. Өй эченә зәңгәр нур тулды. Болытларны аерып-ерып ай калкып чыкты да нәкъ безнең өй турысында туктап калды.
  Шулчакта күрдем: сәке өстенә җәелгән алсу түшәктә ап-ак күлмәк кигән бер яшь кенә хатын утыра. Изүләрен чишеп түшен ачып куйган. Чәчләре дулкын-дулкын булып иңбашына агып төшкән. Колак алкалары ялтыр-йолтыр килеп очкын уйната. Фәрештәләр дә шундый ак киемдә булалар, имеш, дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар иде. Юк, бу фәрештә түгел, бу минем Газиза апам иде.
  Мин сокланып аңа карыйм. Бер генә сүз дә әйтә алмыйм. Телем алынган кебек булды. Хәтта катырак суласам да, ул фәрештә куркып очып китәр сыман иде. Әнә бит ул нинди гүзәл минем Газизә апам. Э(чтән генә мактанган булам. Бу матур хатын минем әниемнең сеңлесе бит, дим. Димәк, миңа да туган тиешле. Безнеке ул Газизә апа, безнеке!
  Ә Газизә апа әкрен генә ике кулын да авызына китереп куйды. Нишли? Көтәм. Менә бервакыт чың-чың итеп моңлы бер тавыш яңгырап китте. Тынып торды,, тагын чың-чың-чың... Белдем, апам кубыз чиертә.
  Менә ул бик авыр итеп сулады да тагын кубызын чыңлатып ниндидер бер көй уйный башлады. Ишетәм, әбием дә сыкрана. Ул да йотылып тыңлый, күрәсең. Матур җыр кемне генә сагышландырмый?
  Апам көйнең ахыры итеп:
  Төнлә тешләремдә күрәм, Көндезендә кайда син? —
  дип җырлап та әйтте.
  Аннан соң ул мендәргә башын салып үкси-үкси елый башлады. Мин аның янына килдем. Башыннан сыйпадым.
  — Нигә елыйсың? — дидем.— Нигә?
  Шунда әбием тавыш бирде:
  — Еласын, еласын,— диде.—Йөрәк янулары басылыр. Мәхәббәт яндыра да ул, көйдерә дә...
  Нинди мәхәббәт, нәрсә яндыра, нигә көйдерә? Мин бу сүзләрне бөтенләй аңламыйча тордым.
  — Заһирымны сагынып елыйм,— диде апам,— Заһи
  рымны...
  Төшендем, мәхәббәт ул әнә нәрсә икән. Заһир ул Газизә апамның ире. Аны сугышка алдылар. Теге вакытта, әтием үлгән көнне, әтиемнең йөзенә карап:
  — Киттеңмени, Хәсән абый,— дип әйткән мыеклы
  абый шул Заһир абый үзе иде. Исемә төште. Ул:—Менә
  без дә китеп барабыз, кайтырбызмы? — дип тә әйткән
  иде. Күрәсең, озакка китеп бардылар алар...
  Миңа да моңсу иде бу вакытта. Мин нәрсә беләм дә, нәрсә әйтә алам соң апаема? Мин аның кочагына кердем. Ә ул мине кочып алды. Аркамнан чәбәкләде.
  - Я, йокла инде, балакай,—диде.—Йокла, үсә төш-коч барысын да аңларсың әле...
  Шуны гына көткән шикелле, әй эче тагын караңгыланды. Әллә ай китеп бардымы, әллә минем күзләрем Йомылдымы?..
  ХӘЕРЛЕ ИРТӘ
  Мин уянганда инде кояш безнең әй түбәсен? узып урам якка чыгып җиткән иде. Әбием сизеп алды:
  — Уяндыңмы, улым? — диде.— Бик тәмле итеп йокладың...— Ул тагын да нәрсәдер сөйләнеп утырды, ә мин аны ишетмәдем дә шикелле.
  Тәрәзәдән йортка карадым. Анда апам тавыкларга җим сибеп йөри иде. Кинәт минем Гөлдерием исемә төште. Ул нишли икән? Мингазый абый аңа ашарга бирде микән? Мине сагынып беткәндер инде мескенем...
  Кинәт җилкапка ачылып китте. Йортка бик матур итеп киенгән бер хатын килеп керде. Кем бу? Танымый торам. Чәчләрен як-якка үреп салган, иңбашында чуклы ап-ак шәл. Күлмәге чәчәкле алан төсле. Кәвешләре җем-җем ялтырый. И-и, бу минем үз әнием ләбаса, үз әнием!
  Мин йортка атылып чыктым. Кочаклаштык. Нинди матур икән минем әнием. Мондый хатынны мин беренче кабат күрдем шикелле. Йөзе алма шикелле алсу. Күзләре миләүшә чәчәге шикелле зәп-зәңгәр. Кашлары сызып кына куйган. Шундый матур әниемне ят кешегә* бирергә мөмкинме соң, мөмкинме соң?
  Мин әниемә сыенып елап җибәрдем. Моннан соа опием минеке түгел, кемнеңдер әллә кеме булып калыр, мине онытыр кебек тоелды миңа.
  — Борчылма,— диде әнием,— борчылма, мин әтиеңнең васыятен үтәдем. Хәзер инде киреләнергә соң. Никах укылды. Халык алдында көлкегә калдырма мине, улым...
  Шул арада апам килеп җитте.
  
  
  - Өйгә керегез, чәй эчеп китәрсез,— диде.— Бала
  'бит, әле йокысыннан гына торып килә, карны ачкан
  дыр...
  - Юк,— диде әнием.— Рәхмәт. Без үз өебезгә кай
  тыйк инде. Анда безне яңа әтиебез көтә калды...
  Монысы минем өчен иң авыры иде. Тиздән миңа ул 'бәрәңге борын белән йөзгә-йөз килеп очрашырга, аңа «әти» дип әйтергә туры киләчәк бит. Нишләргә? Мин өзләгәндем.
  Киттек. Апам безне озата калды.
  - Бәхетле булыгыз! — диде.
  Ул нинди сүз тагын? Ничек бәхетле булалар сон? Әниең ят .кешегә иргә чыгыпмы? Шул ят кешегә «әти» ,дип әйтү бәхетмени ул? Бусы миңа берничек тә аңла-. •шылмады.
  Менә без үз өебезгә җитеп киләбез. Капка төбендә ,әле мин күрмәгән бер ир безне көтеп тора.
  Башында кап-кара түбәтәй. Ап-ак күлмәк өстенә җиңсез камзул киеп җибәргән. Аякларында ялтыравыклы итекләр. Авызы колагына җиткән. Бу бәрәңге борын ич, әйе, ул үзе. Менә кемгә миңа әти диясе.
  Әнием әкрен генә пышылдап:
  — Берүк әдәпле бул,— диде.—Ул начар кеше түгел,
  хәтерен калдырма...
  Үги әти елмая-елмая безгә таба атлады.
  - Исәнме, саумы, улым,— дип сөйләнә-сөйләнә,
  мине кочакларга теләп кулларын җәйде. Мин елан ши
  келле бөтерелеп читкә тайпылдым.
  - Мин синең улың түгел,— дидем.
  - Дөрес, дөрес,— диде үги әти.— Ә моннан соң ми
  нем улым булырсың.
  Белмим, ул тагын нәрсә әйткән булыр иде икән. Ки->нәт бөтен йортны ду китереп минем Гөлдерием йөгереп килеп җитте. Ул канатларын җәеп минем тирәмдә әйлән-тәләде дә өстемә очып менеп кунды.
  Мин үзем дә шатлыгымнан шул әтәч шикелле гөлдерәдем.— И, минем дустым, син исән-сау, дип аны башыннан, күкрәгеннән сыйпадым. Ә Гөлдери үзенчә, үз
  телендә нәрсәдер мыгырданып маташты кебек. «Сагындым сине, бик, бик сагындым»,— дип әйтә иде шикелле. Әнием дә, үги әти дә көлештеләр. Йөзләре җәелеп китте.
  — Шундый чибәр әтәчне туйга булса да суярга ярый
  мы соң? — диде үги әти, әниемә карап.— Әнә бит алар-
  нинди дуслар. Дусны дустыннан аеру бик зур хата бу
  лыр иде...
  Мин сагайдым. Әтәчнең әле кичә генә суелырга тиешлеген каян белеп алган?
  Әтәчне кулларымнан очырып җибәрдем:— Бар, яшәг синең бәхет басты!
  Үги әти тагын көлә-көлә сөйли башлады:— Әле генә Мингазый абыең кереп чыкты. Сезнең үзара бик зур серегез булган икән,— диде.
  «Их, Мингазый абый,— дидем мин эчтән генә,— ер1-тык авыз икәнсең, ирләрчә сөйләшү шулай буламыни? Гөлдерине дә әнә китереп ташлагансың».
  Әнием дә сүзгә катнашты:
  — Ярый әле, улым, синең акыл җиткән, югыйсә әтә
  чебез әрәм буласы икән. Хата эш килеп чыга язды шул.
  Әнием мине кочаклап алып кысты.
  — Әйдәгез, өйгә керәбез,— диде.
  Өйгә кердек. Биредә кичә генә әле туй мәҗлесе булган шикелле дә түгел иде. Бар нәрсә дә үз урынында. Ә сәкедә шакмаклы ак эскәтер өстендә тәмле-тәмле ризыклар өелеп тора. Самавыр пых-пых итеп җырлап кай-. нап утыра. Болар мине, күрәсең, бик шәп сыйларга җыенганнар, туй ашыннан мине дә авыз иттерергә уйлыйлар булса кирәк.
  Их, башка вакыт булса мин күзләремне йомып, ун-иы-сулны белми ашый башлар идем. Ә бу юлы нигәдер күңелем тартмады. Ни өчендер хәзер мин дә бу өйгә читтән килгән кеше кебегрәк булып калдым сыман.
  Өчебез өч якта сүзсез генә утырышып т'орабыз. Күрим, әнием кәефсезләнә. Әле бая гына кызлар, шикелле елмайган әнием бөтенләй моңаеп китте. Үги әтинең дӘ! йөзеннән баягы елмаюлары югалды. Шактый вакыт
  шулай узды. Хәтта самавыр да сүнде. Хәзер инде ул да >баягы шикелле ялтырамый иде шикелле... Кинәт әнием сүзгә кереште:
  - Менә шулай, улым,— диде.— Безнең өйгә ят кеше
  килде. Әмма ул кичә генә ят иде, ә хәзер ул минем ирем
  *булды. Моннан соң син аңа әти дип әйтерсең...
  - Әйтмим, әйтмим,— дидем мин.— Әйтмим! Минем
  әтием Хәсән исемле иде...
  Өйдә тагын тынлык булып алды.
  Менә бервакыт миңа әти буласы кеше — әлеге шул Хәйрулла исемле кеше әкрен генә, тыныч кына сүз башлады:
  — Ярар,— диде,— син миңа әти димәссең. Абый дип
  әйтсәң дә мин бик риза. Ә мин сине барыбер улым ди
  ми хәлем юк. Әниең минем хатыным икән, син дә минем
  үз балам буласың, улым. Моның һичбер нинди гаебе
  дә, языгы да юк.
  Әнә ул инде хәзер үк улым диде мине. Эндәшмәдем. Улым дисә ни дә, энем дисә ни? Барыбер ул минем әтием түгел...
  Әнием миңа күзләрен тутырып карады. Аның йөзе бик җитди иде. Ул менә тагын икенче төсле булып китте. Күз карашлары чәнчеп-чәнчеп ала кебек. Кашлары өскә тартылган, маңгаена җыерчыклар сызылган. Мин куркам. Нәрсә әйтергә җыена ул? Һәм әнием әйтте:
  - Бер-беребезгә арка биреп утырырга ярамас бу
  чакта,—диде ул.— Без бит бер генә көнгә очрашма
  дык, гомергә! Беләсеңме, гомергә? Бернинди «абый»
  түгел,— әти! Мир алдында никах белән ярашкан без.
  Ояты да, хурлыгы да юк. Беркем дә тел тидерә алмас...
  - Дөрес әйттең, Җамалия,— диде үги әти, сүзгә
  катнашып,— мин чит кеше түгел сезгә. Мин бит үзем дә
  бу авылда туып үстем. Синең әтиең,— диде ул тагын
  сөйли китеп,— Хәсән минем ахирәт иде. Бала чагыбыз
  да бергә узды. Солдатта да бергә-бергә йөреп кайттык.
  Шахталарга .китеп тә бергә күмер чапканыбыз булды.
  Шәп кеше иде синең әтиең, шәп кеше иде...
  Үги әти шулай сөйли тора. Ә мин маңгай астыннан гыиа күзәтәм. Тукта, нигә мин моңа бәрәңге борын дип .шттем икән? Аның борыны әнә бик гади борын лабаса. 1>срнидни шеше юк. Хәтта бераз матур да кебек. Каш-1,1 ры да гап-гади. Дөрес, алар киң, куе, әмма ямьсез түгел ләбаса. Күзләре дә нәкъ башкаларныкы шикелле. Килгәндә.чаткылар кебек ялтырап китәләр...
  Үги әти һаман сөйли, үзе нигәдер йотлыга, иреннәре к;п"[чак калтырап куя. Кулларын күкрәк тирәсендә йөртеп ала. Аңа биредә бик эссе шикелле, ул сусый кебек. - Әтиең үлгән хәбәрне ишеттем дә тизрәк кайтып тиштем. Мин әйттем, дусымның улы Сабирулла ятимлектә әрәм була күрмәсен, дидем. Үз улым итеп карармын, кеше итәрмен дигән идем бит мин сине. Ә син, әнә, керпе шикелле икәнсең, улым...
  Әнием әллә әтиемне искә төшерепме, әллә болай борчылыпмы, тагын елый башлады. Мин аның кочагына сыендым.
  — Елама, әнием, елама,— дидем.— Мин риза!
  Шул минутта әнием яңадан матураеп китте. Бер
  миңа, бер үги әтигә карый-карый, елмайды.
  — Рәхмәт, улым,— диде.— Үскәнем минем! Без бә
  хетле булырбыз...
  Үги әти курка-курка гына безнең яныбызга килеп утырды. Икебезне дә ян-яннан алып кочаклады.
  — Әти дисеңме, абый дисеңме, мин риза, улым. Тик
  мине әниең белән тиң сана,—диде,— мине җәберләмә.
  Күңелем боекмасын...
  Тукта, ни булды? Күрәм, үги әти күзләреннән эре-эре< тамчылар йөгерешеп чыктылар да йөзе буйлап тәгәрәшеп төштеләр. Үзе еламый да кебек, ә күз яшьләре ага.
  Әнием аңа матур итеп карады. Минем дә җаным җылынды. Белми идем, шатлыктан да кеше елый икән.
  Минем күңелемнән ниндидер бер авыр нәрсә төшеп китте кебек. Нәрсәдер бетте, нәрсәдер килде шикелле...
  Табын тирәсенә утырыштык. Әнием чәй ясарга ке-рпнте. Нәкъ шулчакта минем Гөлдерием тәрәзә каршы-и;| килеп бөтен көченә кычкырып җибәрде.
  — Әнә синең Гөлдериең ничек матур итеп кычкыра.
  Чыннан да гөлдери икән, әтәч кенә димәссең үзен,— диде үги әти, минем башымнан сыйпап. Ә мин рәхәтләнеп көлдем. Бу минем өчен хәерле иртә иде.
  ИРЛӘРЧӘ СӨЙЛӘШҮ
  Кичкә таба әнием Газизә апаларга китте. Без үги әти белән икәүдән-икәү генә калдык.
  Башта озак кына сөйләшми утырдык. Мин нәрсә әйтә алам соң? Ул миңа нәрсә сөйли ала? Без бит әле ят кешеләр. Бер-беребезне беренче кабат кына күрәбез....
  Үги әти әледән-әле миңа күз төшерә, йөземә, өс-башыма .карый, «Бу нинди малай икән», дип уйлана булса кирәк.
  Әйдә, карый бирсен. Әллә ни исем китми. Минем үз уйларым бар. Тагын безнең өйдә нәрсә булыр? Яңа әти килде, әмма аның белән безгә бернәрсә дә килмәде. Без һаман шул иске, кечкенә генә өйдә яшәп калдык, Без әле ике генә кашык идек, ә хәзер өчәү булдык. Ничек яшәрбез?
  Менә ничек килеп чыкты бит. Мин әле болай итеп беркайчан да уйлаганым юк иде. Ә хәзер сагышланам...
  Үги әтинең дә йөзе бик җитди. Ул сизә, мин аңардан нәрсәдер көтәм. Ә ул сүз башларга куркып утыра кебек. Әллә бу тынлыкны бозар өченме, идән буйлап арлы-бирле йөреп алды. Аннан соң минем яныма килеп утырды.
  — Я, улым,— диде ул.— Нигә башыңны салып уты
  расың? Әйдә, сөйләшик әле. Безгә бит бергә-бер гомер
  -итәсе...
  Мин башымны күтәреп аңа карадым. Ә үги әти сөйләп китте.
  — Беләсеңме, улым,— диде,—бу яклардан бик ерак
  ларда Кавказ дип аталган бер ил бар. Ул җиргә барып
  аяк басуың була, күз алдында гына кар башлы тауларны
  күрәсең. Үзләре якында гына кебек, бара калсаң, алар-
  га җиткәнче көннәр-төннәр уза. Ө барып җитсәң —
  диңгез ярына килеп чыгасың...
  Мин әле тауларның нәрсә икәнен дә белми идем. Диңгез дигән сүзне дә беренче кабат ишетеп торам. Исем китеп тыңлыйм. Үги әти сөйли:
  — Ул якларда,— ди,—• кыш бөтенләй булмый дияр
  лек. Анда кайбер агачлар беркайчан да саргаймыйлар,
  яфракларын да коймыйлар. Чәчәкләр әле шиңеп тә өл
  гермиләр, яңадан яз килеп җиткән була. Кая гына ка
  рама, бакчалар, бакчалар. Алма, чия, хөрмә дисеңме
  тулып ята...
  Алма бакчасын мин инде белә идем. Безнең авылда бары мулла абзыйларда гына андый бакча бар иде. Без, малайлар, кып-кызыл алмаларына кызыга-кызыга шул бакча яныннан узып йөри торган идек. Узган саен бакча эчендә эт өреп кала. Өзгәләнә-өзгәләнә коймага ташлана иде. Бәлки, ул якларда андый усал этләр асрамыйлардыр. Бәлки, анда алманы теләсәң күпме ашап була торгандыр...
  Мин шундый уйларга биреләм. Ә үги әти һаман
  сөйли:
  — Анда әле карбыз да үсә,— ди.—-Беләсеңме, үзе
  түм-түгәрәк, алам дисәң — кочакка сыймый. Пычак бе
  лән тияргә дә өлгермисең, урталай ярыла да китә. Үзе
  ширбәтле, татлы, эченә бал салганнар диярсең. Үзендә
  кар да, боз да бар шикелле. Үзе салкын да, җылы да
  кебек. Эчәсең килсә — сусауны баса, ашыйсың килсә —
  тамагың туя...
  Юк, мин моны аңлый алмыйм. Нинди нәрсә икән ул? Үзе карлы, бозлы да, имеш, үзе бал салган шикелле татлы да? Әллә үги әти алдашамы? Шундый матур яклар дөньяда бармы икән ни?
  Мин гаҗәпләнәм, нәрсә әйтергә дә белмим. Ә үги ;>ти миңа карап елмая. Тагын нәрсәләр сөйләр?
  Әмма ул тынып торды. Бераз гына уйга бирелде. Аннан соң минем җилкәмә кулын куйды да:
  — Менә, улым, мин шушы якта яшим,— диде.—
  Берничә көннән соң без шул җирләргә китәчәкбез...
  Кинәт өстемә салкын су койдылар кебек. Авылдан китәргә? Нишләргә соң хәзер миңа, нәрсә әйтергә? Башымны түбән идем. Күзләремә яшь тулды. Сизәм, үги әтиёнең дә кәефе шәптән түгел. Китү — ул бит авыр эш. Моны мин әле бик яшь булсам да инде белә идем. Әнә кешеләр сугышка китә торалар, һәр көнне диярлек кемнеңдер капка төбендә елыйлар. Кемнедер озата торалар. Инде безгә дә авылдан китәргә чират җиттемени?
  Үги әти авырсынып калды. Күңелсез генә тирә-якны күзәтеп чыкты. «Бу яртылаш җимерек өйдә яшәп буламы соң?» дип хәсрәтләнде бугай. Ул безне моннан, шушы .кечкенә генә, инде җиргә батып бара торган өйдән дөньяның иң матур җирләренә алып китәргә чамалый.
  Үги әти миннән җавап көтте. Ә мин әле уйланам. Әнием нәрсә әйтер икән? Бәлки, ул китәргә теләмәс...
  Үги әти мине кочып алды, йөземнән сыйпап иркәләде.
  — Китмичә булмый, улым, булмый,— диде.— Мин
  бит анда хезмәт итәм. Бер мөселман баенда көтүче бу
  лып эшлим. Вакытында кайтып җитәргә кирәк...
  — Әниемне дә алып китәбезме?
  — Әлбәткә,— диде үги әти,— әлбәттә, әниеңнән
  башка без ничек яшәрбез соң?
  Күрәм, үги әти шатлана. Мине тагы да катырак коча, башымнан үбә.— Мин бит шуның өчен генә килгән идем дә, улым,— ди.
  - Ә Гөлдерине калдырабызмы?
  - һич юк, Гөлдерине калдырырга ярыймы соң?
  Шундый матур әтәчне. Ул синең дустың ич. Үзебез
  белән алып китәбез. Без әле аңа анда менә дигән та
  выклар да табарбыз. Яшәрләр гөрләшеп...
  Без икебез дә бер-беребезгә карашып көлештек. Ләкин икебездә дә ике төрле уй бар иде. Үги әти: «Яхшы булды әле, бу малай актыгы кәҗәләнеп маташмады», дип шатлангандыр. Минем бит әле китмибез дип карышуым да мөмкин иде. Ә мин: «Әтәчне дә үзебез белән алып барырга моны күндердем», дип шатланып көлә идем...
  Әнием кайтып керде. Кулларына берничә капчык тоткан иде. Ул, безнең йөзләребезгә карап, биредә әле
  генә ниндидер бер кызык булганын сизеп алды. Әмма сүз әйтергә өлгермәде, мин чатнап аның каршына чыктым да:
  — Әнием, китәбез,— дидем,'—китәбез!
  Әнием исе киткән кебегрәк итеп:
  — Кая китәбез икән соң? — дигән булды. Янәсе, ул
  ;>ле бернәрсә дә белми, беренче ишетүе.
  Мин тезеп киттем:
  таулар иленә.
  — Алма, чия, хөрмә пешкән якларга
  Анда баллы карбыз да үсә икән...
  Үги әти дә әйтә куйды:
  - Без бит әле Гөлдерине дә үзебез белән алып ки
  тәргә булдык, әнисе...
  - Бик шәп,— диде әнием,— бик шәп, мин риза. Улым
  кайда булса мин шунда! Әйдә, Гөлдери дә барсын!..
  Мин бераз гаҗәпләндем: ничек әнием болай тиз генә күнде әле? Бу хәбәрне ишеткәч инде елап җибәрер диеп көткән идем. Ә ул әнә елмая гына. «Хәерлегә булсын,—• ди,— юлыбыз уңсын»,-1-ди.
  Димәк, алар инде бу турыда алдан ук сөйләшеп куйганнар. Әнием ул чакта еламыйча калмагандыр. Беләм, елагандыр, Сабирулла авылны ташлап 'китәргә теләмәс дигәндер. Ә мин менә авыз ерып торам. Әнием шуңа шатлана. Бу юлы гауга чыкмады.
  Китәбез икән китәбез!
  ХУШ, ГӨЛДЕРИ!
  Китү көне дә җитте. Юлга аласы әйберләрне иртән үк йортка чыгарып куйдылар. Газизә апа да биредә кайнаша. Тыз-быз йөгереп кенә йөри. Үзе китә диярсең. «Юлга чыгасыз»,— ди. Эшне тиз тотарга кирәк, әле көн буе барасыгыз бар, имеш.
  Мингазый абый да, күрше-коланнар да булышырга килгәннәр. Беркем дә көлми дә, елмаймый да. Тагын бер чпттәрәк кыз-хатыннар җыелышкан. Тын гына карап торалар. Әледән-әле күз яшьләрен сөртәләр. Без китәбез бит, китәбез. Я кайтырбыз, я кайтмабыз. Кем белсен...
  Үги әти белән Мингазый абый өйгә кереп идәннәрне, түшәмнәрне, мичне карап чыктылар. Мингазый абый түбәгә менеп морҗаны таш кисәкләре белән дынгычлап каплап куйды. Өстән калай белән дә япты. Шулай кирәк, күрәсең. Бездән соң морҗага җил дә кереп йөрмәс.
  Аннан соң үги әти әниемә әйтте:
  — Бар, Җамалия, өйгә үзең дә кереп чык,— диде.—
  Тикшер, барысы да тиешле рәвешчә каламы?.. Соңыннан
  үкенергә туры килмәсен...
  —.Дөрес, дөрес,— диде кемдер.— Хатын-кыз яхшырак күрә. Озакка китәсез бит...
  Әни минем кулымнан җитәкләп алды.
  — Әйдә, улым, туган йрртыбыз белән бәхилләшеп,
  саубуллашып чыгыйк. Бусага үксеп калмасын...
  Без әкрен генә өйгә кердек. Ә өй эче шәп-шәрә иде. Нигәдер миңа биредә бик, 4>ик салкын булып тоелды. Мич тә әллә нишләп киткән кебек. Яп-ялангач, кабыргалары тырпаеп тора сыман. Бу юлы ул үзе дә, ох, өшим, ух туңам, дип калтырана кебек.
  Ярык-мырык стена бүрәнәләре әллә нинди тавыш чыгарып ыңгырашалар төсле. Өйдә бушлык. Үзе кечкенә генә булса да хәзер ул зураеп калган. Бу өйдә беркем дә тумаган да, беркем дә тормаган шикелле. Тып-тын. Морҗада инде җил дә уламый. Куркып киттем. Без биредә ничек яшәдек икән?
  Әнием почмак саен тукталып-тукталып узды. Бүрәнәләрне сыйпаштыргалады. «Җанашларым, каласыз бит, «аласыз»,— диде. Исем китә, шундый ямьсез бүрәнәләрне дә әнием өзелеп ярата икән. Әнә бит, җанашларым, ди...
  Аннан соң әнием казан янына килеп туктады. Капкачын ачты, япты. Учак астын карады. Тәрәзә өлгеләрен дә сыйпап иркәләгән кебек итте. Аларга да авыз эченнән генә нәрсәдер әйтте. Ә йортта кемнәрдер балталар белән казыклар кагалар. Койманы ныгыталар. Без киткәч инде бу йортка беркем дә аяк басмасын, диләр, күрәсең. Анда Мингазый абый: «Тизрәк, тизрәк!» — дип кычкыра тора. Кемнәрнедер ашыктыра.
  Әмма әнием ашыкмады. Ул иңбашыннан мамык шәлен алып сәкегә җәеп салды. Кәвешләрен бер читтә кал-. дырып, сәкегә менде, шәл кырыена килеп басты.
  — Улым,— диде,— кил, син дә яныма кил. Мин хәзер дога кылырмын. Ә син тып-тын гына тыңлап тор. Әтиеңә истәлек булыр...
  Мин әнием янәшәсенә бастым. Аның шикелле итеп кулларымны күкрәгемә куйдым. Әнием моңлы гына көйләп укырга кереште. Тукт.ап-туктап авыз эченнән генә тагын нәрсәдер әйткәләде.
  Аннан соң билен бөгеп, бик түбән итеп башын иде, тезләнеп утырды. Мин дә тезләндем. Әниемнең күзләреннән яшь тамчылары тәгәрәде. Минем дә күкрәгемне нәрсәдер кысып алды сыман. Иреннәрем калтыранды. Еларга телим — юк, елый алмыйм. Янам, янам гына төсле. Шул яну минем яшьләремне күзләрем эчендә үк киптереп тора кебек...
  Әнием кинәт алга омтылып карады. Ул анда кемне-дер күреп алды шикелле.
  — Хәсәнем, ХЗсәнем,— диде,— җаным, кадерлем, хуш, без китәбез. Үзебез теләп түгел, язмышыбыз куша, Хәсәнем...
  Әтием исемен ишетүгә минем дә күзләремнән яшь бәреп чыкты. Шул чакта әтием каршыма килде дә: «Хуш, улым, хуш,— дип әйтте сыман.— Юлларыгыз пакь булсын...»
  Әнием үкси-үкси яңадан әтием исемен кабатлады. «Син,— диде ул, әтиемне күз алдында күргән кебек,— син мине дә, улыңны да гафу ит. Без сине, кайда гына булсак та, онытмабыз, онытмабыз, Хәсәнем. Кабер туфрагың һәрвакытта җиңел булсын. Алла бирсә, кайтырбыз әле, кайтырбыз...»
  Без бер-беребезгә башларыбызны биреп тынып калдык.
  Йорттан үги әти тавышы ишетелде:
  - Тизрәк булыгыз,— диде,— ишекләрне кадаклап куясы бар.
  Әнием амин тотты. Мин дә аныңча битемне сыпырдым. Бу, безнең туган өебез белән соңгы саубуллашуыбыз иде...
  Без йортка чыкканда инде безнең капка төбенә җигүле ике арба килеп туктаган. Болар безне алып китәргә килгән олаучылар иде.
  Берсе безнең үз авылыбыздан — Гафур абый. Икенчесен дә таныдым — ул күрше авылдан, тимерче Степан дәдәй иде.
  Әйберләрнең инде күбесен арбаларга төяп бетереп киләләр. Үги әти мине үз янына чакырып алды.
  — Я,— диде ул,— инде Гөлдериеңне дә тотып алып кил. Башка эшләребез бет;,еп бара бугай. Ашыгырга кирәк, кояш әнә кая менгән...
  Вакыт җитте. Бу йортта безнең соңгы минутлар. Өйнең ишекләре бикләнгән, тәрәзә капкачлары ябылган. Өсләреннән аркылы-торкылы такталар кадакланган. Газизә апа әйтмешли, өйдә хәзер тычканнар гына бикләнеп калгандыр... Ләкин мин моңа ышанмыйм. Бездә мәче дә юк иде, малыбыз да юк иде тычканнарга кимерергә. Тычкан юләр түгел ул, теләсә кая ояламый...
  Үги әти бик вакытлы әйтте. Мин: «Гөлдери, гөлдери!— дип кычкыра-кычкыра йорт буйлап йөгерә-йөгерә әтәчне эзләп киттем. Ары бардым, бире килдем. Лапасны карап чыктым. Бакча якларын күзәтеп уздым. Үзем һаман:— Гөлдери, Гөлдери! — дип кычкыра тордым. Әмма минем сөекле әтәчем бер кая да күренми иде.— Гөлдери, Гөлдери!—дип кат-кат эндәштем.— Тизрәк, тизрәк килеп җит,— хәзер китәбез...»
  Юк, Гөлдери күренми. Мин кинән куркуга сабыштым. Әнә бит олаучылар инде атлары тирәсендә чуалалар. Китәргә әзерләнәләр. Әнием арба янында басып тора. Әледән-әле күз яшьләрен сөртә. Аны ахирәтләре үгетли. Нәрсәдер әйтәләр аңа. Әйе, бу соңгы минутлар. Өебезгә күз ташладым. Ул ничектер моңланып түбән иелеп, тып-тын булып калган иде.
  Мин ашыга-ашыга тирә-ягыма каранам. Минем дә күзләремә яшь тула. Тиздән мин дә елап җибәрермен, ахрысы. Нигә мин баярак Гөлдери турында кайгыртмадым соң? И ачык авыз, ачык авыз... Безне озатырга килүчеләрнең берсе:
  — Әтәч кенә димә, туган авылыннан китәргә бик
  ашыкмый, күрәсең,— дип сөйләнә-сөйләнә көлеп куйды.
  Шулай, нишләргә дә белми аптырап торган арада үз йортыннан Мингазый абый килеп чыкты. Карасам, ни күрим, аның кулында минем Гөлдерием түгелме? Әйе, әйе, ул үзе — минем Гөлдерием! Нигә. ул аны тотып алган? Нишләтмәкче була?
  Мин аңа каршы йөгердем.
  — Нигә минем дустыма тиясең? — дип Мингазый
  абыйга барып бәйләндем.— Бир, бир минем әтәчемне! —
  дип җикерендем.
  Ә Мингазый абый тыныч кына:
  — Тукта әле дим, тукта, Сабирулла, ирләрчә сөй
  ләшик әле. Нигә шулкадәр кызасың? Ипләп кенә ки
  рәк, энем...
  Аңладым, бу юл.ы да ул, теге вакыттагы шикелле, минем дусымны инде миннән яшереп куйган булган. Эш әнә ничек икән.
  Мин кычкырып елап җибәрдем. Бер генә сүз дә әйтә алмыйм. Йөрәгем дөп-дөп сикерә. Тыным кысыла кебек. Бу бит юкка түгел. Ниндидер сер бар биредә.
  Шул арада безнең янга әнием дә, үги әти дә килеп җитте. Тагын кемнәрдер җыелыштылар, безне тирәләп алдылар. Алар хәзер мине дә, Мингазый абыйны да хөкем итәргә җыеналар кебек.
  — Елама кеше көлдереп,— диде' Мингазый абый,— елама. Уйлашыйк әле. Кая алып китәсең син Гөлдерине, кая? Ә безнең турыда оныттыңмы? Гөлдеридән башка авыл ничек яшәр?
  Авыл ничек яшәр? Белмим...
  —| Беләсең килсә,— диде Мингазый абый,— Гөлдери бит ул бөтен авылныкы, бөтен авылныкы!..
  Кызык, ничек инде ул безнең әтәч бөтен авылныкы булсын ди? Мин тәмам аптырадым. Безне урап алган мчнсләр каршында сүзсез катып торам. Әнием дә ичмасам бер генә сүз дә әйтми, үги әти, минем эшем юк, дигән шикелле, иренен дә селкетми. Янәсе, әтәч сезнеке, үзегез хәл итегез...
  — Дөрес, дәрес,— диде таякка таянып торган бер ба
  бай,— дәрес әйтә Мингазый. Иртә таң белән синең Гөл
  дери бер кычкырып җибәрдеме, әнә Хәсән әтәче уянды
  инде, дип куям. Димәк, урыннан торырга вакыт җиткән
  була...
  — Ә сезнең үз әтәчләрегез әллә телсезләрме? — дидем мин сүзгә кушылып.— Нигә алар кычкырмыйлар?..
  — Бөтен эш тә шунда шул, улым,— диде тагын теге
  бабай.— Безнең әтәчләр синең Гөлдери кычкырганны
  гына көтеп яталар. Синең Гөлдери безнең әтәчләрнең
  атаманы ул...
  Тирә-юньдәге кешеләр көлештеләр. Аларга кызык,
  «үрәсең. Ә миңа кайгы, ни әйтәсең аларга? Мин бер
  әниемә, бер үги әтигә карадым. Ә алар әле һаман авыз
  ларына су капкан шикелле тынып торалар. Башкаларга
  да күз ташладым. Юк, барысы да телләрен тешләгәннәр
  кебек. ^
  — Әнә ишеттеңме? — диде Мингазый абый.— Ишет
  теңме, нәрсә ди Фәхри бабай, Гөлдери кычкырган саен —
  Хәсән әтәче, дип әйтә торабыз, ди бит. Хәсән әтәче!..
  Кинәт бу сүзләр әле мин онытып торган уйларны исемә төшерделәр. Чыннан да, бу әтәчне минем әтием каяндыр үзе алып кайткан иде. Ул чакта Гөлдери йодрык кадәр генә бер йолкыш чеби иде. «Чибәр әтәч буласы бу,— дигән иде әтием.— Гайрәтле буласы»,— дип мактаган иде. Сүзләре дәрес булып чыкты. Тиз үсте ул. Көзен инде башын югары күтәреп, канатларын җәеп кычкыра да башлады...
  Бер уйласаң, бу әтәч авыл эчен әтием истәлеге ләбаса. Ә мин аны алып китмәкче булам. Таңнар атар, ә Гөлдеринең матур тавышы ишетелмәс. Авыл кешеләре: «Безнең җырчыбызны алып китте бу малай», дип мине үпкәләп искә алырлар. Тора-бара әтием исемен дә онытырлар. Әтием тын кабердә бер ялгызы кала ич...
  Мин авыдашларга хәзер башымны күтәреп карарга да оялам. Йөзем кызарды.
  — Телисеңме,— диде тагын сүз башлап Мингазый
  абый.— Телисеңме, мин синең бер Гөлдериең өчен ике
  әтәч бирәм, ике тавык та т,отып алдыңа китереп салам.
  Әмма Гөлдерине безгә калдырып кит...
  Мин эндәшми тордым. Газизә апам да сүзгә кереште.
  — Әтәч җене кагылган аңа,— диде.— Аңламаса да
  аңламас икән сүзне...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.