Latin

Язмыш Сикәлтәсе - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 2680
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1372
40.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
— Хатын, үзең дә беләсең бит, әгәр дә фәнне сайласалар, башка кандидатура була алмый, мәгәрем ки Фәннәр Академиясенә фән кирәк булмаса, фән тирәсендә йөрүчеләрне үз күрәчәкләр!
Сүзләре озынга сузылып, гүяки әүвәле кәгазьгә язылып ятланганча итеп әйтелделәр. Болай ук туры һәм усал булып килеп чыгулары Гамир Мәүләтовичның үзен дә каушатты. Әмма ул кемлеген сиздереп алуның башка төрле чарасын башына китерә алмый калган иде.
Зарифә ханым, юри булырга кирәк, иреннән бу сүзләрен кабатлатырга, тагын тәэсирле итеп җөпләтергә теләп:
— Ничек инде?— дип сорады.
Бу аның үзенә күрә кечкенә генә хәйләсе дә иде: ире үз кемлеген һәм ничек уйлавын хәләл теле белән ныгытып әйтеп бирсен, ялынып тормасын!
— Болай да аңлашылды бит инде...— диде Гамир Мәүләтович, хатынына җавап бирмичә, Илбәк Чураевның кыяфәтендәге үзгәрешләрдән авыр тойгылар алып.
«Уик-энд»тан кайтып баручылар бик ашыгалар икән. Инде вакыт та кич, эңгер куера башлады. Хушлашып, хатыны белән Илбәк Дансөярович үз сарайларына таба җылы адымнар белән китеп тә бардылар. Хатыны янында аларны озатып калган Гамир Мәүләтович, артларыннан карап калганнан соң, бераздан телгә килде һәм:
— Рәхмәт, хатын, академикның котын алдың!— диде. Сүзләрендә авыр мыскыллану да, җиңел көлү дә бар иде.
Зарифә ханым китүчеләрнең актан-карадан бер сүз дә әйтмәүләренә тәмам гаҗәпсенеп һәм кәефсезләнеп калды. Илбәк Чураевның катлаулы кеше икәнлеген инде ул да аңлый башлаган иде булса кирәк. Таяндыра торган кеше түгел! Ә Гамир Мәүләтович өчен бу яңалыкмы? Илбәк Чураевның булмаганны бар итеп күрсәтә белү осталыгы белән бергә, үз файдасын алда тотып кына эш йөртүен, депутатлыкта да халык мәнфәгатен күзләмәвен хәтерләп-исәпләп йөргән кешеләрдән иде ул. Менә хәзер аның хакында ачык нәтиҗәсен дә чыгара ала!

IX
Фәннәр Академиясендә сайлаулар җәй уртасына кадәр соңартылдылар. Моның сәбәбен болай дип аңларга була иде: газиз башларның уртак фикергә килүләре өчен дә вакыт кирәк бит! Мондый мәртәбәле сайлауларны ашык-пошык кына башкарып чыгып булмый. Академиклар да кеше һәм нинди генә кешеләр әле: барысы да шәхес! Аларда сүзләр ничек үлчәнеп сөйләнелә, кем белән ни рәвешле сөйләшеп басып торуың, утыруың кебек, көндәлек булып узучы вак-төяк детальләр дә исәптә алына. Кагылучы-сугылучы-читләштерелүче кеше янына юри генә дә барып басу юк. Хикмәт үз мәртәбәләре өчен куркудан гына да түгел, абруйның һәр мыскал берәмлегенә кадәр исәптә булуын искәрүдән шулай!
Гамир Мәүләтовичка сайлаулар көнен шалтыратып әйтүче булмады. Һәрхәлдә ничәмә кат белмичә калмаячаксыз дип ышандырсалар да! Шуңа күрә ул көтте. Газеталардан да кандидатурасы сайлауга куелу хакында укыды, дүрт көндәш арасында икәнлеге дә аңа яхшы мәгълүм, кайбер актан караны аера алмаучылардан ничәмә тапкыр тәбрикләр дә кабул иткән иде. Хәтта завхоз хезмәтендә торучы бер танышы:
— Сезнең кандидатурагызны хуплап Академиянең президентына шалтыратам әле. Без бит аның белән «не разлей вода» дуслар, мунчага да бергә йөргән кешеләр,— дип, мактану катыш хәерхаклык белән әйтеп тә салган иде. Аның чете кара кечкенә нугай күзләренә карап Гамир Мәүләтович ул вакытта сәерсенеп торды да:
— Ярар, мин каршы түгел!— диде.
Ә андый кешеләр бер ул гына булмады. Элекке министрлардан тагын ике кеше, үзләре теләп:
— Фәннәр Академиясе президенты белән безнең танышлык шәп!— дип мактандылар.— Аңа сезнең кандидатураны яклап әйтербез! — диделәр, һәрхәлдә сорамаган-көтмәгән җирдән шулай ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр.
Заманында әүвәле берсенең кул астында, аннары икенчесенең җитәкчелегендә Гамир Мәүлитовичка эшләргә туры килде. Үзе хакында аларның кайгыртуы, уңай фикердә булулары сөендерерлек фал иде. Гомумән дә баштан ук бу әгъза-мөхбирлек мәсьәләсе хәзрәт фатихасы белән булган кебек уңышлы, каршылыксыз «тәгәрәп» кенә барды. Дөрес, канга тоз салырга тырышучы кешеләр дә табыла ул, әмма андыйларның ни үзләрен, ни сүзләрен Гамир Мәүләтовичның җитдигә алганы юк иде.
Һәм менә иртәгә сайлаулар икән. Көне-сәгате белән диярлек соңарып булса да шалтыратып әйттеләр. Менә монысы сәер хәл иде. Моңа кадәр гүяки Кодрәт иясенең ак җәймәсеннән генә атлап барган кебек тоелган икән шул. Гамир Мәүләтовичның җаны ниндидер авырлык барлыгын сизенде, күзләре караңгыланып алдылар, язмыш арбасының тәгәрмәче, гүяки ташка барып менеп, сикертеп куйды. «Бәлки элегрәк эзләгәннәрдер, тапмаганнар гынадыр?»— дип уйлап куярга мөмкин иде. Ул нәкъ шулай эшләде дә. Әмма кесә телефоны гадәти күренеш булган заманда эзләп тә таба алмаулары мөмкин хәлме?
Тормышта кешеләр һәммә якны да уйлап, аңлап, исәпләп эш итәргә тырышалар. Юкса гамәлләре, көч түгүләре бушка китәсен беләләр. Ният белән генә дә түгел шул әле ул! Күпләрне өмете урынына теләге йөртә!

X
Көннең эссе буласы иртәнге кояшның әрсезлегеннән үк сизелә иде. Фәннәр академиясе урнашкан бинага барып кергәнендә Гамир Мәүләтовичның йөзенә салкынлык бәрде. Соңгы елда гына диярлек тәмам заманча итеп төзекләндерелгән һәм затландырылган шушы йорт элекләрне коммунистларның Өлкә Комитеты партконференцияләре өчен махсус төзелгән, урамга карап торган дивары тәмам пыяладан булган сарай иде. Гамир Мәүлитовичның йөзенә сәерлек белән катнаш елмаю да йөгерде. Әгәр дә, укучым, төрек язучысы Сәбәхетдин Галинең «Пыяла сарай» дип аталган аллегорик әкиятен укыган булсагыз, күңелегездә бу йорт белән анда сурәтләнгән вакыйгалар арасында аналогия туып, сез үзегез дә аның кебек сәер тойгыларга бирелер идегез.
Дустанә мөнәсәбәт белән каршы алмаулары Гамир Мәүләтовичны аптырашка төшермәде. Кеше язмышын хәл итәргә җыенучылар үзләрен әллә кемгә куялар андый вакытта, затларына сине чит-ят итеп күрсәтергә тырышалар: янәсе, дуслыкка-танышлыкка бу очракта урын юк! Протокол шулай таләп итә.
Әмма ул ялган халәт кара битлек кию белән бер. Алар күптән инде аерым карарга килгән, тамашаның сценарие язылган, аны зәвыклы итеп уйныйсы гына калган. Моны да аңламаскамы?
Һәм уен башланып китте. Академик һәм әгъза-мөхбирләрнең, җыелган галим-голамәнең үз-үзләрен тотышы ук тамашаның әлегә тәүге пәрдәсе генә булуы хакында сөйли иде. Гамир Мәүләтович тә шушы «уен» вәкиле. Әмма аның аңа башаяк чуммыйча, тамашачы буларак кына да катнашу мөмкинлеге бар иде. Бу уенның хикмәте — уенчылар үзара аңлашып-белешеп, бер-берсен рухландырып һәм сүзләрдә кыздырып, шуның белән сәхнәдә гармония тудырырга омтылалар. Үзара теләктәшлек юк икән, уйлары барып чыкмаячак билгеле. Тамашачаның күзенә «төзеккә» караганда «китек» тиз күренә. Ул гүяки шуны гына көтеп утыра кебек. Ә аннары: «Уйный да белмәделәр!»— дип сөйләячәк әле!
Гамир Мәүләтович тамашачы ролен менә шуңа күрә дә хуп күрде. Үзенә карата тәнкыйди карашы саклансын өчен дә кирәк иде бу рәвеше. Чөнки шушы уеның бер персонажы гына түгелмени ул?
Галимнәр алар сүлпән халык. Иртәгә дөньяны су басмаячагын, давыл кубып, пыран-заран китереп ташламаячагын беләләрдер сыман үзләрен тоталар. Хәер, дөньяны су басса да, галимнең хәсрәте артамыни ул?
italki
Утырыш ашыгусыз-кабаланусыз башланып китте. Үз кандидатураларын академиклыкка тәкъдим итүчеләргә башлап сүз бирелде, аннары әгъза-мөхбирләргә. Һәммәсе дә үзләренең фәнни эшләренә отчет-йомгак ясап, гыйлем диңгезенә никадәр тирән чумуларын дәлилләп, әмма озынга сузмыйча сөйләделәр. Арада хезмәтләрен тәкрарлаучы видео-стендлар әзерләп килгән, мәсьәләгә кирәгеннән артык «җитди» караганнары да бар иде.
— Болар — күз буяу!— диде кемдер.
Гамир Мәүләтович шул якка борылып карады. Ул ялгызы гына утырган урындыклар рәтенең артында аерым урын алып бер «зур галим» саналучы әфәнде җәелгән иде. Бу кадәр кечкенә гәүдә дә шушы хәтле киңәя ала икән! Куллар як-якка җәеп салынган, башы күкләргә ашкан. Егет шәп күренә. Әмма кырымсак чәчләре генә йөзенә килешеп бетми. Нечкә вә озын борынын тагын да юкартыбрак күрсәтә.
Гамир Мәүләтович конкурентларыннан берсе буларак әгъза-мөхбирлеккә сайлану өчен исемлеккә кертелгән шушы Хәшәп Хөрмәтов исемле әфәндене шулай ук студент чакларыннан ук белә иде. Бер чор кешеләре диярлек аларны. Гомергә Хәшәп Хөрмәтов теләк-омтылышлы булып, лаекмы ул аңа, түгелме — боларын исәпкә дә алып тормастан, үз дигәненә хәтта тешләшеп һәм талашып та ирешә алды. Тик аның ни сүзенә, ни үзенә ышанырга ярамый иде. Һәм менә бүген аның белән дә Гамир Мәүләтовичның тәкәләре сөзешәчәк!
Хәшәп Хөрмәтов, тыңкыш танау, черки кебек безелдәп шул ук ачылы-төчеле сүзләрен берничә кат кабатлады. Аннары кинәт сикереп торды, чыгып китте. Кабат керде, кабат ишеккә таба юнәлде. Тәмам сабырлыгы беттеме, әллә инде кесә телефоныннан сөйләшкәләп алу өчен шулай кирәк таптымы — болары ук аңлашылырлык түгел, ишарәләреннән сизелми иде.
Чираты җитеп, менә аңа сүз бирделәр. Хәшәп Хөрмәтов трибуна-мөнбәргә менеп басты һәм, кечкенә елгыр күзләре белән галим-голамәне «сез кемнәр әле монда» дигәндәй айкап бәяләп чыкты. Авызы, нечкә иреннәрен җыйнаса да, мыскыллы елмаю белән тулы иде.
— Сез минем кем икәнлегемне яхшы беләсез!— дип, тәмам котларны очырырлык мәртәбәдә, үз кемлегенә аерым басым ясап башлап китте ул. Бу аның фәнни-гыйльми эшләренә йомгак-бәяләмә, үз анализ бирүе иде, протокол шуны таләп итә.— Мин — танылган бөек галим, хезмәтләрем инглиз, рус, төрек һәм дә башка телләрдә басылып чыгып тора... Сезнең бу сайлаулар — уен, тамаша гына!..
«Мин инде сайлаган, зур галим булып дөньяга танылган!»— дигән сүзләре иде болар.
Һәм ул мөнбәрдән төшеп тә китте. Килеп, көтмәгәндә Гамир Мәүләтович янына утырды. Төртеп-төртенеп тә алды. Ярый әле шунда Гамир Мәүләтовичның үзенә сүзне бирделәр. Трибунага ул менде һәм, теленә бер дә артык сүз сөйләргә ирек бирмичә генә, конкрет атап барып, барлык гыйльми эш юнәлешләрен санап, ачыклык кертеп аңлатып, күрсәтеп бирде. Бу инде нәкъ протокол таләбенчә иде.

XI
Тәнәфестә үзара котлашып кул кысышулар башланып китте. Барча диярлек академикларның, әгъза-мөхбирләрнең, галим-голамәнең атап Гамир Мәүләтовичка килүе һәм, яшермичә:
— Барлык бүген сөйләүчеләр арасында иң яхшы, чын галим булуыгызны күрсәткән фәнни чыгыш сезнеке булды!— дип, кулын кысып, уңышлар теләп, җилкәсеннән сөеп-кагып әйтелгән сүзләрне аның конкурентлары бердәй ишетеп тордылар. Җаннары коелды. Гамир Мәүләтович үзен сабыр тотты, эреп китмәде, мондый тәбрикләүләр башкаларга тәтерме икән дип көтте, күзәтте, әмма аларга котлаулар яуганы күренмәде. Бу инде зур җиңү иде. Хәшәп Хөрмәтовның һаман сүзләр кылычы уйный бирде:
— Алдан сөйләшенгәннәр болар! Сайлап куйганнар! Хәзер театры гына бара!
Тәнәфестән соң тавыш бирүләр башланып китәргә тиеш иде. Төшке аш вакытында, әллә кайларда ашханә эзләп йөрмичә, Гамир Мәүләтович академикларның буфетына гына керде. Анда чират зур иде. Ул иң артка, ахырга килеп басты.
— Сезнең чәчләрегез һаман элеккечә куе һәм кара икән!— диде таныш тавыш.
Гамир Мәүләтович аңа борылып карады. Ә-ә, күптәнге белеше, кыяфәтенә күрә «Чечен» дип йөртелүче педагогия академигы Сәләхиев Җаббар икән! Гамир Мәүләтович та шаяртасы итте:
— Буем да озын, борыным да нык утыра һәм тотрыклы!..— диде. Бу инде дустының кыяфәтенә шаяртулы ишарә иде.
Алар көлештеләр. Җаббар Сәләхиев хакында «җил иләп кеше булып йөри» дигән сүзләрне сөйләмәгән һәм ишетмәгән кеше юк иде соңгы елларда. Шул базыкый гына хәйләкәр мишәрнең дә кайда да үз дигәнен эшләп йөргәнлеген уйласаң, дөньяның хәтәр бер хәлдә булуына аның шәхесе аерым бер дәлил икәнлеген төшенүе авыр түгел. Һай уйната моны дөнья! Ә ул, әлбәттә, үзем уйнатам дип белә. Ахырында башкаларга авырга килмәгәе! Ике ел элек кенә әгъза-мөхбир иде, инде былтыр академик исемен дә алды, ә фәне — юк. Ничек шулай булдыра алалар кешеләр? Инде президиумга сайланмакчы, диләр.
Сайланачак та. Моңа кадәр ничек үз дигәнен итте, моннан соң гына башкача булырмы? Юк! Башкача булырга иртәрәк әле! Аңа язмышы башка сценарие әзерләгән. Уены дәвам итә. Ахыры хәерле бетәргә ошамаган! Менә бит ул нәрсә! Сине сайламыйлар икән — сайламыйлар, вакыты җитмәгән, Ходайның бирмешеннән өлеш алмагансың, димәк!
Гамир Мәүләтович уйланган арада уртакул Сәләхиев китеп тә югалырга өлгергән иде. Аның каравы кафега башка галим-голамә дә кереп тулды. Академик һәм әгъза-мөхбирләрнең күбесе Гамир Мәүләтович янына җыелып, аның белән дустанә әңгәмә кордылар, аны хөрмәтләүләрен күрсәттеләр. Әмма шул ук кафеда якынаерга теләмәгән, үзләрен еракта йөртүне хәерлерәк күргән якын танышлары да бар иде. «Мөгаен сайлауда бирәчәк тавышларын кемнәргәдер вәгъдә иткәннәр, үземә сорармын дип шикләнәләр булыр! Аңлашыла!— дип уйларга да,— бәлки «тавышларын» миңа бирергә теләп, башкалар моны сизмәсеннәр дип сакланалардыр»,— диярәк тә фикер йөртергә мөмкин иде.
Моны ук, соңгысын өмет итү сәеррәк тоелды. Андый ук миһербанлык күрсәтерләренә Гамир Мәүләтович ышана алмады, шулай да өмете куш иде. Ничек башкача булсын ди? Академиклар бит алар, фәнне яклаучылар, фән дип, фән өчен дип яшәүчеләр! Әгъза-мөхбирлеккә генә түгел, хәтта академиклыкка лаеклы түгелмени Гамир Мәүләтовичның гыйльми эшләре, фәнни ачышлары? Кулларын тәбрикләп кысып шулай дип әйтмәделәрмени? Әйттеләр! Кат-кат әйттеләр! Җиңү Гамир Мәүләтовичта булачак!
— Җитдирәк булыгыз, егетләр!
Гамир Мәүләтовичның бу сүзләре шушында, барлык галим-голамә буфетка җыелган җирдә, барысына да ишетелерлек итеп кычкырып әйтәсе килде. Ул белдерүе сайлау хакында, академикларга һәм әгъза-мөхбирләргә аталырга тиеш иде. Әмма әйтелми калдылар.

XII
Тәнәфестән соң сайлаулар узды. Гамир Мәүләтович һаман да үзен үтә сабыр тотты. Башкалар белән артык сүзләр алышмады. Ишеткәнен йота барды. Конкурентларының күз алмалары аңа төбәлгән иде. Моны һәрдаим сизеп торды. Алардан әле җитмәсә: «Сез нәрсәгә өметләнәсез?»— дигән сорауны да, «Ни өчен барысы да сезне генә тәбрик итәләр?»— дигән ачулы һәм өметсез карашларны да тойды. Галим-голамәнең чыннан да эче тулы вәсвәсә иде. Гамир Мәүләтович ни өчендер ихласлыкка ышанып җитмәде. Бу да уенның бер шарты гына булырга тиешлеген онытмады һәм, тамашачы сыйфатына керергә тырышып, мөмкин кадәр үзен драма караучы халәтендә тоюда булды. Аның башында даими бер уй бөтерелде: «Әгәр дә минем кандидатурамны яклап берничә генә академик тавыш бирсәләр дә, алар беренче булып килеп котларлар! Бу да сөенеч булыр!»
Болай уйлавы аңа рәхәтлек бирде. Йөзенә ышанычлы елмаю йөгерде. Ә Сәхи Моратов үрле-кырлы йөренә торды. Хәшәп Хөрмәтовка исә, тәртипне бозып, сайлаулар алдыннан тагын да сүз бирделәр. Бу юлы да ул үзенең чын һәм бөек галим булуын кабат тәкрарлап сөйләде. Җитдирәк булырга чакырдылар. Әмма нәрсә әйтсен? Һаман да шул ук икән: хезмәтләре башка телләргә тәрҗемә ителгән, ул күптән халык мәхәббәтен яулап алган чын академик, әгъза-мөхбир генә дә түгел!
Бу яктан Гамир Мәүләтович мактана аламы соң? Юк, әлбәттә! Кая ди ул Америка кадәр әллә кайдагы Америка галимнәренә танылу? Әле татарның үзе дә аның бер-ике хезмәтен белүдән узмаган. Фән, дибез, гыйлем, дибез, ул халык өчен кирәк, дибез. Ә халыкның анда эше юк, белемнән башка да, казанышлардан файдаланып, рәхәт кенә яши бирә. Аның әле кайбер галим дип аталганнары да шул дәрәҗәдә генә түгелләрме соң? Юк-юк, юктыр! Алай гына булулары һич мөмкин түгел! Әнә бит, Татарстанда гына түгел, Башкортостан галимнәре арасында да танылган Сәхи Моратов бар, башкалар! Бәлки Гамир Мәүләтовичның да фәнни ачышларын беләләр, аңлыйлар, югары бәялиләрдер? Әнә бит, чыгыш ясавына, бер-бер артлы килеп, ничек тәбрикләп кулын кыстылар, котладылар. Бу сайлауларда җиңү һичшиксез Гамир Мәүләтович кулында булачак!..
Ул тынычланып өлгерде. Тагын күңеленә рәхәт уйлар тулды.
Әмма сайлау нәтиҗәләре Гамир Мәүләтовичны хәйран иттеләр: аның Фәннәр Академиясенә әгъза-мөхбирлеккә куелган кандидатурасын яклап бер генә уңай тавыш та бирелмәгән иде. Телгә алырлык кына булса да, хет бер генә тавыш, бер тавыш! Юк бит! Димәк, алар барысы да аңа каршы. Һәм бары тик аның кандидатурасы белән генә шушы хәл!
«Хәзер мин болар хакында да уйларга тиеш түгел!— дип тукынды аның акылы.— Мин барысын да аңладым! Миңа барысы да аңлашылды! Минем кандидатурамны беркем дә якламады!»
Гамир Мәүләтович урыныннан торды. Бу вакытта ул биек манарадыр сыман үзен тойды, залда утыручыларга күз ташлады. Уңай тавышлар җыйган Сәхи Моратов тантана итә иде. «Шулай шул, аның кандидатурасын яклаучылар трибунадан торып сөйләделәр, эшләренә һәм шәхесенә соклану сүзләрен яудырдылар... Менә бит ул ничек! Трибунадан аларның кайсысы сине яклап сүз әйтте?»— Гамир Мәүләтович инде уйламый, бәлки хәтерен генә тәртипкә китерә иде.
Чыгып барган уңаенда беренчеләрдән булып теге юлы мактап кулын кыскан академикларның берсенә очрады. Ничектер шулай килеп чыкты — куллар сузыштылар. Гамир Мәүләтовичның йөзеннән һичбер хәбәрне укып булмый идеме, әллә академик үзе ялгыштымы:
— Мин сезнең өчен тавышымны бирдем!— дип әйтте дә салды.
Моңа каршы елмаймый һәм җавап бирми калдыру мөмкин түгел иде. Гамир Мәүләтович, кистереп, әмма тыныч күңел һәм саф вөҗдан белән:
— Әйе! Каршы тавыш биргәнсез!— диде.— Чөнки минем кандидатурамны яклап бер генә дә уңай тавыш чыкмаган!
Академик, ни гаҗәп, хәйран итте, аптыраулы күзләрен акайтты һәм әйтеп тә салды:
— Алай булуы мөмкин түгел! Мөмкин түгел! Бу нинди хәл!
Аңа менә хәзер: «Агай, кыландырмагыз! Берәр уңай тавыш бирелгән булса — бер хәл!»— диясе иде, әмма Гамир Мәүләтович алай эшләмәде, бәлки:
— Рәхмәт сезгә!— дип, аның җилкәсеннән баласытып какты һәм китеп барды. Ул бу вакытта гүяки: «Рәхмәт сезгә, миннән чын йөзегезне, кемлегегезне һичничек яшерә алмавыгыз өчен!»— дип әйткән кебек иде.
Ә нигә, чыннан да шулай түгелмени? Гамир Мәүләтовичның каршысына килеп хәзер аларның кайсы бер-бер сүз әйтергә батырчылык итәчәк? Оятлары булмауны күрсәтсеннәрмени? Ул бит аларны хәзер үтә күреп тора. Менә бүген чын йөзләре генә түгел, нинди галим булулары да ачылды. Алар фәнне сайладылар бит. Гамир Мәүләтович түгел, бәлки үзләре аның каршында «ялангач» калдылар! Аның рәхмәте — ул бит мыскылланган кешенең рәхмәте! Ә хаксыз мыскылланган кешенең рәхмәте рәнҗешнең дә рәнҗеше ул, рәнҗетүчеләргә Аллаһы тәгаләнең каһәрен китерәчәк рәнҗү сүзләре бит ул!
Гамир Мәүләтович кирпеч-кирпеч итеп салып тезелгән таш урам буйлап атлады. Мондый вакытта иң якын кешең генә хәсрәтеңне уртаклаша ала. Шунда Гамир Мәүләтович кесә телефонын алды, аны кабызды һәм хатынына шалтыратты.
Хәбәрне ишетүгә:
— Кит аннан!— дип, хатыны тәмам хәйран итте.
— Борчылма!— диде аңа Гамир Мәүләтович.— Шулай язган булгандыр инде! Борчылма! Барысы да тәртиптә. Мин хәзер, университетка кереп чыгам да кайтып җитәм. Чәйләреңне яңарта тор!
Таш урам, көннең эсселеген йотарга теләп, чиксез гаҗәпләнү катыш елмая, аның саен ташлары катылана барадыр сыман иде. Гамир Мәүләтович үзен әле Илбәк Чураевның тәнәфестә ничек итеп мактап сөйләп торуларын, тәбрик белән кулын кысуларын, башка академикларның да зурлап үз итүләрен, сайланган Сәхи Моратовны да, һичшиксез президиум әгъзасы мәртәбәсенә ирешәчәк Җаббар Сәләхиевны да, башкаларны да исенә төшерә-төшерә уйланып барды. Ә менә Хәшәп Хөрмәтовның сүз кылычлары ничек уйдыр бит?
Юк, академикларны Гамир Мәүләтович ачуланмады, ул аларның берсенә дә мыскал кадәрле дә үпкәләмәде, хәтта рәнҗемәде дә. Бары тик:
— Рәхмәт сезгә, рәхмәт! Яхшы сабак бирдегез!— диде.
Әмма мәгърурланып та:
— Моннан ары мин сезгә фәндә зур ачышлар ясап кемлегемне күрсәтәчәкмен әле!— димәде.
— Кирәгегезне бирәчәкмен!— дип тә янамады, бәлки һаман да:
— Рәхмәт сезгә, рәхмәт!— диде.
Ул бу вакытта сикәлтәдә сикертеп куюдан автобуста уянып киткән юлчыны хәтерләтә иде, гүяки бүген генә күзләре ачылган, сәерсенеп, як-ягына каранып, аңашып өлгергән.
Ә бу чыннан да язмыш сикәлтәсе генә иде.
Сентябрь-октябрь, 2007, Казан.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
  • Büleklär
  • Язмыш Сикәлтәсе - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4425
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2164
    36.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Язмыш Сикәлтәсе - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 2680
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1372
    40.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.